Их, төймә, төймә, төймә
Төймә була унсигез...
Татар халык җыры
Татарның җелеген корыткан ,җанын кыл өстенә куйган 1921 нче елгы мур кырылышында , агяһ булу зарур, ярдәмгә АКШ килә. Әниемә дә эләгә ул илнең паеклары. Ул чакта шулар коткарды ач үлемнән ди торган иде Бөек Ватан сугышы ветераны әнием –мәрхүмәкәй... 1921нче елгы ачлык котырган, татарлар, башкортлар һәм казахлар чебен урынына кырылган чорда Русия - Төркия багъланышлары бик тә кызыклы. Бу хакта мәгълүматны 1995 елны Русия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты тарафыннан расланган Юрий Николаевич Розалиевның “Мостафа Кемаль Ататөрек , тормышы һәм эшчәнлеге очеркы” исемле китаптан табарга була. Мәгълүм ки, 1нче бөтен дөнья сугышында җиңелгән Төркиянең шактый биләмәсе союздаш илләр тарафыннан оккупацияләнә. 1920 нче елның 10 августында Франциянең Севр каласында, бер яктан солтан Төркиясе, ә икенче яклап Бөекбритания, Франция,Италия, Япония, дашнак Әрмәнстаны ,Бельгия, Греция,Польша, Португалия,Румыния һәм Чехословакия кул куйган килешү буенча Төркиянең көньягында “Бәйсез Көрдестан” оешырга тиеш була, шактый киң биләмәләр дашнак Әрмәнстанына бирелә, Истанбул каласы һәм кала яны биләмәләреннән гайре Европадагы өлешне Төркия югалта, Измир каласы һәм шул тирә биләмәләр грек мәнъфәгәтләре зонасы дип тәгаенләнә һәм киләчәктә ул җирләрне Грециягә кушу күздә тотыла, көньяк- көнбатыш тарафлар Италия тәэсире аствында калса, көньяктагы биләмәләр Франция юрисдикциясе карамагына тапшырыла.