Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
пятница, 27 января 2023 г.
НИ ТЫҢЛАРГА КҮҢЕЛ МОҢЛАНГАНДА, НИ УКЫРГА ЙӨРӘК СЫЗЛАНГАНДА?
Саба урта мәктәбе укытучысы, инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, Тәлъгат ага Фатиховның 1978 нче елны укытучылар бүлмәсендә, коллегаларына , физикадан укыткан Гөлзар апа партия взнослары җыйган мәлдә , ә аңа кадәр үзе аңлы санаган укучыларына, «КПСС таралачак, СССР таркалачак» дип әйтүләрен, "укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатих Әмирханнан соң аңа аристократ килгәне юк, ә пләбәйләр шәхескә югары таләпләр куймый", дигән киңәшен хәтерләүчеләр әле дә юк түгел...Үзгәртеп кору чорында кинәт кенә сәясмәнлектә авышкан гуманитар белемле татар галимнәре матбугатка чыгып, уздырыштан , Мирсәет Солтангалиев - милләт көрәшчесе, баһадиры, кахарманы, дип раслап торганда, ул, баш мөхәррире Айдар Хәлим булган "Аргамак" журналында, Мирсәет Солтангалиев -татарның хыянәтчесе иде, дип язып чыкты. Янә шунда ук аның Төркия җитәкчесе Таңсу Чиләргә ачык хаты дөнья күрде. Анда , Төркиянең, азат ил буларак коммунист Мостафа Сөбхине хаинлектә гаепләп җәзага тарта алуына тукталып, Ринат әфәнде Мөхәммәдиевнең коммунист җитәкче Мирсәет Солтангалиевне данлап язган "Сират күпере" романы өчен әлеге ил исеменнән бүләкләүне татар халкын мыскыллау, әгәр Татарстан хөкүмәте Мостафа Сөбхине данлап язган Төркия язучысын бүләкләсә, бу да төрекләрдән көлү булыр иде, дип ассызыклады. Кызганыч ки, бәгъзе мөхәррирләр, бастырырга өметләндереп үз кулыннан алып калсалар да, аның миңа укыткан "Муса Җәлил-социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы» исемле үзенчәлекле мәкаләсен бастырырга базмадылар. Ул чакта инде "Аргамак" төкәнеп Айдар ага Хәлим мөхәррирлектән киткән иде... Гегель иҗатына гашыйк, үтә чыккан атеист әлеге агайны даһилыкка чыгарырга да, казах шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Олҗас Сөләймановның "әгәр җүләр булса, дөресен әйтер", дигән җөмләсенә сөрлектергә дә җыенмыйм. Ни генә булмасын,аның фикерләре үзенчәлекле, бәхәсле,кызык иде, һәм укучы игътибарына лаек, дип өметләнәм.
Тәлгат ага Фатихов фин йортында ялгызы яшәде. Саба мәчете имамы сыйныфташым Илдар Яхин аны дин юлына тартырга омтылыш ясаганы, йортына иман нуры керсен дип ике рикагать намаз укыганы, Тәлгат аганың, элеккеге укучысының намаздагы хәрәкәтләрен пырх-пырх килеп, карап торганы истә... Әйе, ул үзсүзле, үз сукмагыннан тайпылмый торган риясыз, ихлас зат иде... Диндә, тәмугъның беренче каты гөнаһлы мөселманнарга ,ә соңгы, түбәндәге җиденче каты риялы, иманын чорга, илдәге «һава торышы"на карап, шәхси файда эстәп, ансат алмаштыра торган монафикъларга диелә бугай.
Бер тапкыр хәлен белергә килгәч, ул өеннән озата чыгып, машинам кабинасына кереп утырды: нинди музыка тыңлавым белән кызыксынды. Мин, соңгы чирек гасыр дәвамында татарча саналучы җырлар тапшыра торган каналны табып бирдем. Анда инде татар моңыннан җәяүләп качкан, "сагыш, ялгыш, язмыш " белән баскан һәм изгән, авылдашлар әйтмешли «эт сөяккә бара", "мәче багана башына бер менә, бер төшә" корылышындагы ," унитаздагы су агышы" озатылышындагы "хит"лар яңгырый башлады. Тәлъгат ага , миңа кызганган караш ташлап, "син ничек боларны җирәнмичә тыңлый аласың?" дип кызыксынды. "Башка төрлесе юк бит үзебезчә", дип аклануыма, "классик музыканың милләте юк, классика тыңла", дигән киңәшен бирде. Үзе көн саен мәгълүм бер вакытта һәм аралыкта радио аша кайсыдыр дулкыннан даими тапшырыла торган шундый концерт тыңлый икән...
Акыллы әйтте, тиле йөгерде, дигәндәй, мин, моңарчы әз-мәз генә колакка чалынган Бетховен, Вивальди, Моцарт, Шопен, Штраус, Шостакович, һ.б талант ияләренең биографияләре һәм тылсымлы әсәрләре белән ныгытып ук танышырга керештем.. Наздан тукылган көйләр язган, чыгышы белән француз булган поляк композиторы Шопенны 12 яшендә үк «Варшава могҗизасы», дип атаганнар икән .. Һәм ул эпелепсия чиреннән интеккән.. Бетховен 27 яшендә чукраклана, шул хәлендә үлемсез иҗатын дәвам итә. "Кармен" операсы премьерасын Париж тамашачысы кабул итмәвенә гарьлектән композитор Д. Бизе Сена елгасына ташлана. Аны коткаралар, әмма талант иясе бик каты салкын тидерә һәм 36 яшендә якты дөньядан китеп бара...Ә "Кармен" операсы, ул якты дөньядан киткәч данга күмелә...Тәлъгат ага иң бөек композитор Бетховен, калганнар аннан кайтыш, дип саный иде.. Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, үзем исә Чайковский дөм талантсыз , дип санаган немец копозиторы Иоганес Брамс иҗатына, бигрәк тә аның 3 нче симфониясенең өченче өлешенә мөкиббән, шуны, җай чыккан саен кайта-кайта тыңлаштырам...Әлеге композиторның "Мәскәү виртуозлары" оркестры башкаруындагы "Венгр биюе" дә күңелләрне кузгату хасиятенә ия. Хәзер бит бик уңай, радиодан ниндидер тапшыру көтәсе юк, компьютер аша теләгәнеңне табу «ә" дигәнче хәл ителә. Күпчелеккә классик музыка кирәкми, дигән фикер белән килешмим, хикмәт аны ничек тәкъдим итүдә, ахрысы. Әйтик, Австрия композиторы һәм дирижеры Андре Рьеның иң зур, иң атаклы залларда, мәйданнарда уза торган классик музыкаль әсәрләр тукылышындагы чын мәгънәсендә тылсымлы тамашалары илләр -җирләр яулый..Аның оркестрындагы берсеннән берсе якты йөзле гүзәл музыкант хатын-кызлар төрле төстәге матур, җете киемнәр киеп, сәхнәләрне нурлап утыралар, ә ир- ат музыкантларын исә һич тә мужикантлар, дип булмый, алары әкият принцларына иш һәм төс. 2014 нче елны, Истамбулга баргач, һәркайда Андре Рье концерты афишаларына юлыктым. Концерт барышында, халыкара классик әсәрләр рәтендә төрекчә "Сөюеңне хәтерлә " дигән җырга чират җиткәч, тамашачыларның дәррәү кубып, җырлый башлавы могҗизага тиң. . Интернеттагы роликта, Анде Рьеның Мехико каласында оештырган концертында оркестры " La Paloma (Күгәрченкәй) атлы испанча җыр башлагач, шулай ук берсеннән берсе затлы киенгән, карашларыннан бәхет саркыган тамашачыларның хисләнеп җырга кушылулары таң калдыра....Интернетка эленгән ул язманы 50 миллион тапкыр ачканнар!...Кайчан да булса бу оркестр, әйтик 30 август көнне Казанга килер һәм башка әсәрләр рәтендә халкыбызның иң асыл берәр җырын башкарыр һәм милләттәш тамашачылар аңа кушылып җырлар, ә бәхет белән мөлдерәмә күзләрдә яшь тамчылары җемелдәр, дип өметләнәм....
Әлбәттә, интернет аша җырдагы уңышлар белән танышу зарур шәй. Төрек "йолдызы" Тарканның "Дуду" исемле җырын интернетка кереп ачучылар саны 199 миллион чиген узган... Казах җырчысы һәм композиторы Ахан Атыншыевның Шу буенда исемле (руслар елга исемен "Ык" ны "Ик" дип үзгәрткән ысулда "Чу" дип тәгаенләгән) җырын тыңлаучылар саны да дистәләрчә миллионнар белән үлчәнә. Кыргызларның "Буй-буй" дигән җырлары да дөньякүләм киң танылуга ирешкән...
Инде, кем әйтмешли, үзебезнең былбылларга әйләнеп кайтыйк... Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Ренат Еникеев язганнар гына түгел, ә оркестр озатылышында иң затлы җырчыларыбыз башкарган борыңгы татар халык җырлары да дөнья сәхнәләре күрке булырлык классик әсәрләр дип саныйм.. Кызганыч ки, интернетта тәкъдим ителеше өзек-төтек, аннан моннан һәм роликлар артык примитив, кайберләре шөкәтсез үк булганга микән, татарча язмаларны караучылар нигездә бик аз. Күп кенә җырчылырыбызның язмаларын карау саны берничә йөз, яки 2-3 мең арасында тирбәлә. Һәр төр титул, бүләккә ия, халык әдибе дип тәгаенләнгән авторларыбыз сүзләренә язылган күп кенә җырлар белән кызыксынучылар саны ташка үлчим. Күпчелеге интернетка эленмәгән дә...
Татар мәдәниятен пропагандалау вазифасындагылар тиешенчә эшләп җиткерми, дип фаразларга да урын бар сыман?... Ә бәлки моны, исем, титуллар алып та бәгъзеләребезнең "бөеклек" тестын уза алмавына саныйсыдыр? Шөкер, һәммә интернет күрсәткечләре дә гарьләнерлек түгел. Әйтик Динә Гарипованың "Ай, былбылым" җыры белән 200 мең тапкыр кызыксынганнар. Алсуның "Сандугач" җыры 268 мең, Салават башкарган "Юлчы" җыры( көе минеке, сүзләре Эдуард Мостафинныкы) 78 мең, "Бүре"(көе һәм сүзләре мин фәкыйрьнеке)51 мең чиген узган...
Әлбәттә,җырлар гына түгел,әдәби әсәрләр, шигырьләр, публицистик язмалар сыйфатын һәм кыйммәтен дә интернет мөмкинлекләре чагылдыра ала. Шәхсән үземнең нигездә публицистик язмаларым тупланган шәхси блогыма (блог рустема зарипова) мөрәҗәгать итүләр 110 мең чиген узды... "Казан утлары" сайтына "Автор яңалыклары. Рөстәм Зарипов" дип кереп "Милициянең йөз кызыллыгы", "Әниләр" исемле бәяннарым һәм "Үзгә юлда" исемле хикәям белән танышучылар да аз түгел. Янә килеп , "Рөстәм Зариповның утлы шигырьләре", "Огненные строки Рустема Зарипова" дип эленгән соңгы елларда татарча һәм русча язган тезмә әсәрләремне укучылар да әз-мәз өстәлеп тора... Боларны тәсфилләвемнең сәбәбе шул, әсәрләре Тукай бүләге, башка төр премияләргә, исем, титулларга тиендерелгән авторларның язганнарын да интернетка эләсе һәм шуларны ябырылып укучылар саныннан чыгып, иҗатларына гадел бәя бирәсе иде ...Шәт, барысы да банкротлыкка чыкмас, дип өметләник...
Тукайның "сүз башым бит Шүрәле", дигәнен истә тотып, язмабызның җыр турында башлануына һәм Тәлъгат агайга әйләнеп кайтыйк әле. Әлеге шәхеснең, Чаллыда нәшер ителгән газетада басылган Фәридә Кудашева иҗатына ихлас сокланулы мәкаләсе истән чыкмый Руста , зәвыклар хакында бәхәсләшмиләр, дигән әйтеме бар. Аяныч, ки, соңгы елларда татарча радиолардан композитор һәм музыкант Бәхти ага Гайсин уйнавы озатылышында Фәридә Кудашеваның аһәңле тавышы инде яңгырамый. Хәер, Ильһам Шакировның яшь чагында, тавышы искиткеч матур, чыңлы чагында башкарган халыкыбыз һәм асыл композиторларыбыз иҗат иткән җырлар да ишетелми. Сөләйман Йосыпов, Гали Ильясовлар онытылу сукмагында...Мөнирә Булатова, Зилә Сөнгатуллина, Усман Әлмиев, Габдулла Рәхимкулов,Гөлзадә Сафиуллина һәм башка танылган җырчыларыбыз да эфирга чыгудан туктады шикелле? Чын татар җыры ниндилеген онытмас, оныттырмас өчен атнага, яки айга бер тапкыр гына булса да, мәгълүм бер вакытта атаклы, затлы җырчыларыбыз башкаруында татарның классик әсәрләре теземгә салынган концерт тыңлау, карау мөмкинлеге тудыру көн кадагына менмәдеме икән? Заһидулла Яруллинның "Тукай" маршын татарча радиоларыбызның "Тукай" елында да яңгыратмавын ни дип аңларга да белмим? Көннең бер вакытында Тукай һәйкәле янында аны көн дә бер яңгыратып алу да артык булмас иде, югыйсә.....Татарстанның беренче президенты указы белән Болгар радиосы оешып, көнебезне "Казан сөйли" дип башлый торган "Татарстан радиосы" бинасына кереп урнашкач, элгәренең кыйммәтле фонды хуҗасыз калып, юкка чыкмадымы икән, дип борчылам. Ул фондка минем Буа балалар ансамбле башкарган "Алфавит" исемле җырым (сүзләре Кави Нәҗминеке),Хәмдүнә Тимергалиева, Вадим Усманов җитәкләгән инструменталь ансамбль озатылышында башкарган "Тамчы гөл" җырым, Празат Исәнбәт, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев укылышында "Аууу!" һәм "Сабан туе" исемле хикәяләрем бар иде... Миңа калса әлеге артистлар башкарган, укыган һәр әсәр, алар катнашкан һәр спектакль язмалары күз карасыдай саклануга лаек. Мин тәмамлаган Казан төзүче инженерлар институтының "Идель" инструменталь ансамбле ( бас һәм соло гитараларда бертуган Сабитовлар. барабаннарда Рөстәм Галиев, ритм гитарада һәм синтезаторда Вадим Усманов уйный иде дип истә калган)филорманиягә, Ильһам Шакиров карамагына күчкәч, шул озатылышта башкарылган җырларның язмалары да кайдадыр сакланып калмадымы икән?... Бәлки , әлеге фондка рухи байлык сыйфатында сайлап алынган җырларны, әсәрләрне, тапшыруларны, спектакльләрне шәхси коллекционерларга мөрәҗәгать итеп эзләү, юллау, өлешчә булса да табып туплау һәм халкыбызга даими рәвештә кире кайтаруны хәл итәседер?
Интернетка эленү, шәп исәбендә түш яки бүксә кагып йөргән бәгъзе "клссик" авторларыбызның әсәрләре укырлык та, укымлык та түгеллеге ачыкланса, нишләрбез, дигән сорау туарга мөмкин. Татар теле дәреслекләренә китаплары кибетләрдә ару хакка күпләп сатылып яки ""интернет тесты" аша зарурлыгы расланган авторлар гына үткәрелсен, , дигән карашта торам... Күптән түгел, дүртенче сыйныфта укучы оныгым дәреслегендә , бер ир хатынына ир– бала тап, кыз бала алып кайтсаң суга салам, дип янавыннан башлана торган хикәягә тап булдым... Андагы башка әсәрләрдән дә күңел әллә ни хушлык тапмады Элек бит дөньякүләм танылган әсәрләр татарчага тәрҗемә итеп тә басыла иде..Колумбияле Гарсия Маркесның "Ялгызлык" романы йөз мең тираж белән басылып "ә" дигән сатылып бетте. Решат Нури Гүнтекиннең "Чалы кошы" романы татар телендә китап булып ике тапкыр нәшер ителде. Тәрҗемәләр дәүләт химаясындагы әдәби журналларда да дөнья күрде. Тәрҗемәче хезмәтен лаекле бәяләп, шул традицияне кабат торгызу мәгъкүл, тиражлар дөм җилгәрелмәсен өчен.. Ә дәреслекләрне тулыландыру өчен көнчыгышның даһи шагыйрьләре Гомәр Хәйям, Алишер Навои кебек гигантларның татарчага тәрҗемәләре бар, дип беләм. Проза әсәрләреннән Тукайның гаҗәеп "Хаҗи" хикәясе онытылмасын иде! Ул интернетка рус телендә эленгән һәм аны русча рәхәтләнеп тыңлыйлар, ә татарчасын, берәр танылган артистыбыз укуында, затлы музыка озатылышында тәкъдим итү һаман юк... Паола Коэльлинең "Алхимик" романы,. Иерусалим профессоры Ной Харариның "Кешелекнең кыскача тарихы" да татарчага тәрҗемә итүелүгә лаек Нобель бүләге лауреаты Орхан Памукның "Минем исемем Кызыл"(Бәнем адым Кырмызы) романы ис китмәле әсәр. Шул ук Гүнтекиннең "Яфрак явымы"" бәяны да көн кадагына суга торган.. Әлеге төрек язучылары әсәрләрен мин Минск шәһәрендә басылган сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итеп укыдым. Алар рус теленә дә аударылган...
Кем эшләргә тиеш икән соң бу тәҗел эшләрне? Кем җитәкләгән оешма, ниткән комиссия? Соңгы чирек гасыр дәвамында ошбу сорауларга җавап таба алганым юк.
"Безнең гәҗит" январь, 2023 ел, 23 гыйнвар
вторник, 27 декабря 2022 г.
ТУЛЫ БӘХЕТ
Казанга йөри торган электр поездының тиз йөрешле, экспресс атлысы гадәттә тыгызланып тула. Кеше өстендә кеше дип тормый бар да шунысына эләгергә омтыла. Чөнки,гадәтиләрендә иркенләп ике сәгать чамасы тирбәлеп барасы булса, монысы КАзанга сәгать ярымда илтеп җиткерә. Җомга көнне мәчеттә сөйләнгән вәгазьләрдә вакытның адәм баласына аманәт итеп бирелүе һәм кеше һәр минутының кадерен белергә тиеш, дип тукыла. Сер түгел, бик күпләр, кайда гына булсалар да, хәтта электр поездларында да телефон азаплап яки компьютер экраны каршына утырып гомеренең кадерле минутларын исраф итү, вакытны үтерү белән мәшгуль...Әмма барысы да түгел.
Тимер юл станцияле бистәдә яшәүчеләр өчен гадәти хәл, Казан белән ике арада уралучылар җитәрлек, кем эшкә барып кайту хәстәрендә, кем уку йортларына ашыга, хастаханә юлында киләп сарып йөрүчеләр дә шактый... Ә электричка бик уңайлы транспорт чарасы, утырдың киттең, бардың- кайттың. Билет бәясеннән биш тапкыр югары хакка бензин салып шәхси машинаңда җилеп тә вакытны отуың суга сәнәк белән язылган. Өстәмәсенә ,ГИБДД хезмәткәре туктатып сәлам бирер, дип тә дулкынланасы юк... Электричкада йерүнең бердәнбер уңайсыз ягы шунда, радио -элемтә аша бертуктаусыз юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтәләр, федераль законнар нигезендә нинди җавапка тартулары мөмкинлеге хакында кат-кат кисәтәләр, шомлы тавыш белән балаларны һәлакәттән саклау кирәклеген өзми-куймый колакка киртлиләр. Бер станцияне узып китәсең дә, уф дисең, әмма такылдаулардан котылулар юк икән, радио аша кисәтү тукулар кабатлана... Моннан тыш бер төркем кондуктор кат-кат билет тикшереп йөдәтә. Ә аннары шул билет сатучыларның үзләрен тикшерүчеләр төркеме килеп кереп, пассажирларның йоклаганнарын уятып, уяуларын, үзара әңгәмәләреннән бүлдереп тинтерәтәләр, теңкәләрен корыталар...
Кыскасы, юл сәяхәте күңелле матавык. Вагон гөж килә, ә уртада сукмак калдырып як -яклап өчәр пассажир утырышкан кара- каршы эскәмияләрдә баручылар, бермәлне төркемчекләр булып оешып, һәркайчы үзләренчә уртак темага кереп сайраша башлый... Хәлбуки, әңгәмә оешканга кадәр бер- ара тормыштан зарлану, хакимияттә утырганнар өлешен күпсенү булып ала. Кемдер, хәзер юньле табиб калмады, алар аптекалар белән бер мафия, алар юит кешеләрнең сәламәт булуыннан түгел, ә чирләвеннән игелек күрә , дип куык очыра. Икенчесенә шул гына кирәк, үлгәч тә алардан котылу юк , йөзгә җитеп кәкерәйсәң дә бүксәңне ярырга пычаклары кайраулы, дип ябыштыра. Вузга, кемдер булам, дип хыялланучылар түгел, ә акчасы бар булыр-булмаслар керә, шуңа шулай, дип чәпчүчеләр бар. Кайберәүсе, хәзер мәктәпләрдә белем бирү тукталды, чөнки вузда акчаң булмаса укый алмыйсың, зачет, имтиханнарның үз тарифы, май ягылган ипили итә торган урыннарга таныш белешлек аша гына урнашып була, дип тә шыңшый башлый... Түрә кәнәфие атасыннан тинтәк малаена кала хәзер, акыллы кешегә анда менүләр, юк, дип нәтиҗә чыгаручы табыла...Зарланам дигәнгә сәбәп җитәрлек бит ул. Юл буе менә шундый булмачаларның чәчелеп сибелүләрен тыңлауга мәхкүмсең. Әмма арада юк - юкта уртак дулкынга чапырыш фикердәге кешеләр да очраштыра. Бер баруымда түрә кәнәфиен мирас итү турында сүз кызып кына барганда шундый үзгә зат табылып, тәрәзәгә карап, байтак ара тешен агартмый барган җирдән, төксе генә,
Алай гына түгел әле ул егетләр, ташлагыз бу гадәтегезне, -дип ычкындырды..
Һәм алты кешелек "оя"быз бер мәл сүзсез калды.. Алай да , мәктәпләрдә белем бирү бетте, дип остарып утырган юлдашыбыз, ысылдык тавыш белән,
Нинди гадәтне? – дип кызыксына алды.
Читтән гаеп табып, үзеңнең пешмәгәнлегеңне аклап утыруны!
Ничек шулай әйтергә телегез әйләнә?– дип карышасы итте дәү күзлекле, пеләшен түбәтәй каплаган , җыйнак сакаллы юлдашыбыз.– Хәлләр бит җырдагыча хәзер :уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк!
Үзеңнең булдыксызлыкны башкага аудару иң җайлысы... Кулыннан өч тиенлек эш килмәүче өчен әлбәттә бердәнбер вариант.
Дөрес шул, - дип әңгәмәгә кушылып китте , гәҗиттән кроссворд чишеп барган юлдашыбыз, бөдрә чәчле дәү башын күтәрә төшеп һәм тиорән көрсенеп. -Менә мин бывшый тарих укытучысы. Пенсиягә чыкканчы Россиянең артка калуын монгол-татар изүенә сылтап еллар буе балаларның миен черетүче... Инде, татарны гаепләү модадан чыккан диләр, ихтимал башканы тапканнардыр? Хәтерләсәгез,илдә үзгәртеп кору матавыгы башлангач, үзләрен милләтпәрвәр, дип бүксә кагучылар пәйда булып, бер мәлне бар гаепне Иван Грозныйга сылтап кинәнделәр. Ил казнасын, янә килеп Сөембикә ханбикәне Мәскәүгә әсирлеккә озаткан милләтебезнең шул чордагы "югары катлам"ы вәкилләренең "тапкырлыгы" вә үзләренең булдыксызлыклары өчен ул гаепле булып чыкты. Ә бит шул чордагы "тапкырлыгыбыз" бер кая да китмәде...Башканы гаепле , үзен тәти күрсәтү корылышы маргиналларга хас.. Большевиклар заманы әтрәк-әләмнәре патшаны сүккән, алпавытларны, поплпрны, муллаларны теткән. Имеш, шулар булмаса коммунизмга чыгыла. Демократларның Ленинны, Сталинны аямавы шаһите булдык. Тора бара чират Горбачевка җитте.. Навальный тирәсендәгеләр бүгенге башлыкларны төрләндерә... Ә бит бар да бер иш, гаепле сыйфатында кем генә сайланса да бу токым үзләрен судан ак, сөттән пакь саный.....Ник хет берсе Маркс хөрмәт иткән монах Мартин Лютер сыман "мин гаепле" (Mio kulpa) , мин үзгәрмәсәм бер нәрсә дә үзгәрмәячәк, дисен?...
Бер мәл сүзсез калдык. Тик озакка түгел. Әңгәмә җебенә пеләшен түбәтәй каплаган юлдашыбыз ябышасы итте.
Шулаен шулайдыр да, -дип куйды ул тел шартлатып- Ә барыбер яхшы эш урыннарына лаеклылар түгел, ә арттан этү аша гына хәл итүе белән нишләргә? Мондый сайланыш илне дә, халыкны да юньлегә итмәс бит...
Барыбызның да балаларны шәп урынга менгерәсе килә.Булдыра аламы ул аны юкмы, анысын уйлап тормыйбыз...Һәркем , үзе биләгән кишәрлек үзен патша санап, урынын баласына калдыру корылышында. Кая карама шул хәл. Без менә шундый затлар.
Шул мәлне әле үз сүзен бер дә кыстырырга өлгермәгән юантык карсак гәүдәле бәрхет тавышлы юлдашыбыз , тамак кырып куйды һәм зур түрә булып киткән танышы аша улын "зур" кеше итәргә мәтәләнүе хакында ашык-пошык бер кыйсса сөйләп ташлады. Егет чакларында булачак дәү абзый белән ул бер төркемдә дәрәҗәле дус саналып йөргән, бергә кызлар артыннан чапканнар. Ул агай гармунда уйнарга һәм җырларга һәвәс булгач, мәҗлесләренең күрке саналган. Олыгая төшкәч тә аны дәү түрә булып киткән чордашлары онытмаган...Ул үзе дә төшеп калганнардан булмыйча, җыйнак кына бер оешмада җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән. Үзгәртеп кору заманында ул җитәкләгән оешма төкәнә язып, хезмәт хакы да шактый курачлангач , дусларыннан ярдәм сорамаган. Тегеләре, "сорамаган балага имезлек каптырмыйлар" дигән кагыйдәгә тугъры калуны хуш күргәннәр. Ел саен яшьлек дуслары белән җыелышкан бер мәҗлестә утырганда , инде эше бар, шәхси машина алып җибәргән, хезмәт хакын турыдан туры да, конвертка да салып түли торган оешмада тырышып эшләп йөргән малаена тагын да шәбрәк булсын,дип ул шул дәү түрә танышына "малайны кеше итик әле" дигән гозерен җиткерә. Тегесе, "хәл ит" дип, фамилиясе әллә " г" хәрефенә башлана торган ярдәмчесенә күрсәтмә бирә. Һәм егет , түрәләргә текә эш хаклары билгели торган федераль саналган яңгыравыклы исемле оешмада эшләп китә. Ай узгач, акча ведомостенә кул куйганда күзләре маңгайга менә, гаҗиз калып әтисенә телефоннан чылтырата – "Әти, син мине кая китереп тыктың, монда түләү әвәлге эшемә караганда өч тапкыр ким! Сине бит мыскыл иткәннәр, ә казасы минем сыртка төшкән. -ди. Әти кеше , мең бәла белән яшьлектә бер сукмакта йөргән әлеге дәү түрә белән элемтәгә чыга. Нәтиҗәдә моның хезмәт хакы печтек кенә арттырыла, әмма баштагысын куып тотарга ерак кала.. Бер ел уза, ике, өч... Ә йөк барыбер урынында. Улына, төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең хатыннары урнашкан оешма һавасы ошамый, аннан тизрәк котыласы килә. Эзләнә торгач, Казаннан ерак түгел бистәдә урнашкан ниндидер Әлиф Банк филиалында адәм рәтле хезмәт хаклы эш таба, сөйләшү , тикшеренүләрне уңышлы уза, эшкә чыгу көне билгеләнә. Бу, нужага төшергән "туклыклы" эш урыныннан азат итегез, дип гариза яза. Ә турыдан туры җитәкчесе имза салмый, сине югарырыдан урнаштырдылар, башыма бәлә аласым килми әле,ди. Малай , үз сүзеннән чигенмәячәген әйтеп, үзен эшкә урнаштырган фамилиясе "г" га башлана торган әфәнде белән элемтәгә керә. Анысы, турыдан туры җитәкчең белән сөйләштек, "эш хакыңны ике мең сумга арттырабыз диде", китмә, олы абзый игелеген санга сукмау була китүең, дип тукый. Бездә андый тәртип юк, дип тә өсти. Егет күнмәгәч, кайдан эш табуы белән кызыксына. Казаннан читтәрәк урнашкан филиалга керәчәген белгәч, үзәктәге төп офиска бар, сине шунда алырлар, дип ышандыра. Егет, моның сүзенә алданып барса, анда аны көтмәгәннәр буып чыга. Филиалга барып карый, анда да тискәре җавап, "син кичә килмәгәч, икенче кеше алдык инде", диләр. Егет "яхшылык эшләүче агайга шалтыратырга мәҗбүр. Ә тегесе, без куйган урыннан китсәң сиңа Татарстанда гомумән эш булмый, ди дә, элемтәне өзә. Егет, әтисенә әйтеп тормый гына, чөнки тагын бер "булышлык" итмәгәе дип шөлли, тиз арада элекке эшендә алган машинасын ярты хакына сатып, Татарстаннан читкә, Санкт Петербургка чыгып китә. Ярыйсы гына түләүле эшкә дә урнаша...Әмма фатир хаклары да бик югары икән анда... Аннары пандемия башланып, китә илдә бәяләр үзгәрә һәм ул машинасын саткан хакка инде аның тәгәрмәчен дә алып булмавын аңлый...
Кыскасы танышлык аша улын әлләкем итәргә азаплану, газизен җәяүгә калдыра... Ләкин әти кеше һаман өмет өзми, исәбе һаман улына "күтәрелергә" булышуда, әллә ниткән урау юллар аша аңа кайчандыр чордаш,табындаш булган дәү түрә белән август ае азагында янә элемтәгә чыгу насыйп була. Дәү түрә, "ярдәм булыр бераз сабыр ит", дип киңәш бирә. Русларда вәгъдәне өч ел көтәләр, дигән мәкаль бар. Өч ел уза, ә нәтиҗә юк . Баксаң ул даирәдәге алтын кагыйдә буенча, гозергә тискәре җавап бирмиләр, бары тик үтәмиләр генә икән...
Хикәя тәмамлангач, кем авыр, кем җиңел сулап куйды. Ни дип әйтергә дә белгән юк. Алай да дәү күзлекле арык гәүдәле юлдашыбызның бу уңайдан үзенчәлекле фикере бар булып чыкты...
-Тулы бәхеткә ирешү өчен текә Мерседеста җилдерүең аз, күршеңнең "Запорожец"ы баганага бәрелеп чәлпәрәмә килүе дә кирәк , -диде ул тел шартлатып.-Димәк ки ул танышыңа үзен тулаем бәхетле итеп хис итүе өчен текә урындыкка атлануы гына аз тоелган, аңа синең каршысында иелүең һәм төп башына утырып калуың да мөһим булган... Т Я 2022 ел
Тез чүгү системасы
Яшь чакта булган хәл. Сабакташ һәм авылдаш, әкәмәт горур, сабантуйларда шәп көрәшче булып танылган бер дускайны, инженер-механик булып эшләп йөргән җиреннән райкомга, инструктор вазифасына дәштеләр. Үз оешмаларында комсомол секретаре булуы да исәпкә алынгандыр дип фаразлыйм. Яңа эшендә ике атна чамасы казынгач, юллар кисешеп, сөйләшеп алдык. Яңа эшкә күнегүе белән кызыксындым.
– Әй, парин, арт сөртү системасы икән анда, – дигән иде дускай, авыр сулап һәм районның беренче җитәкчесенең Казаннан килгән Татпотребсоюз башлыгын, әле уң якка, әле сул якка янтаеп чүгә-чүгә, әле уң, әле сул кулын болгый-болгый, йөзенә тилемсә елмаю кунган хәлдә озатуын, аннан үзенең һәм андагы хезмәттәшләренең, үзен үз оясында күркәдәй кукыраеп тотучы «первый» түрә алдында ничек бөгелергә тиешлеген бәйнә-бәйнә тезде...
Әлеге даирәдә аның колхоз рәисе булырга лаекмы, түгелме икәнлеге хакында сүз чыккач, кайсыдыр берсе, «ул вазифага ирешкәнче әле аңа биш пот тоз ашарга кирәк, дип ычкындырган. Минем дус, шунда катнашкан, мәсьәләне уңай хәл итәрдәй агайны телгә алып, «ул нәрсә кушса, шуны ашыйбыз» диясе урында, «тоз ашаучылар юк монда, аракы ашаучылар күп монда», дип ябыштырып, аны үзенә каршы куйган... Ә бит бу системада судагы балыктай йөзеп уңышка ирешүчеләр буа буарлык. Хәтта иҗади өлкәләрдә дә. Асрамадагы басмаларда мәйдан тотучы әдипләр, журналистлар да кимен куймый бүген, тез йөгенүле мәкаләләр, мәдхияләр туа тора, калын-калын китаплар да калыплана бугай...
Хәлбуки, тез чүгү системасының тамырлары тирән... Үзенчәлекле әдип, элеккеге хәрби очучы, егерме биш китап авторы Локман ага Закировның (аңа инде 94 яшь, соңгы, узган ел нәшер ителеп миңа ирешкән китабы «Мнение» дип атала) «Әйләнеп кайтып булмый торган нокта» (Точка невозврата) китабында да бу хакта үтә гыйбрәтле бер очерк урын алган. Шул кыйссаның каһарманы – армия хезмәтенә яраксыз, күз кабаклары ябышып кала торган зат, ул аларны бармаклары белән каерып ачарга мәҗбүр. Җитмәсә, төс-кыяфәте шөкәтсез, (авыл җирендә андыйларны «кашың – арыш башагы, күзең – ..., авызың – бала бишеге, борының – әрлән тишеге» сыман такмазалар белән ирештергәннәр ул заманнарда. Кыскасы, бичаракайга кияүгә чыгучы табылмаган. Ә менә сугыш чыгып, авыл ир-атларсыз калгач, райком аны ВКП(б) сафларына кабул итә һәм колхоз рәисе итеп билгели. Һәм әлеге шәхес үз карамагындагы карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалардан гыйбарәт җәмәгатькә кемлеген таныта: юл кырыендагы үләнне урган яки чапкан сабыйларны акырта-бакырта кыйный, уракларын, чалгыларын сындыра, ә эштән арып кайтучы хатыннарны шәхсән тенти һәм җавапка тарттыра. Ә бер көнне ул күптән түгел генә иренең һәм улының һәлак булулары хакында хәбәр алган хатынның куеныннан ярты кило орлык таба. Нәтиҗәдә, аның ихтыяры белән әлеге хатын төрмәгә озатылып шунда вафат була. Ә аның унсигез яшьлек кызы әлеге адәм актыгына кияүгә чыгарга дучар була... Кызның әнисен ул төрмәгә максат куеп, кызына өйләнергә комачауламасын өчен озата. Әлеге колхоз рәисе лаеклы ялга зур хөрмәттә озатыла, ә некрологында аны намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге дип зурлыйлар... Аннан калган балалар, оныклар карьера ясауда, матди мөмкинлекләргә ирешкән уңышларында бабаларының саллы өлешен күреп һәм танып, хөрмәт белән искә алалар. Һәм нинди шәп кеше булуы хакында, түрәләргә җаннары-тәннәре белән бирелүчән, «арт сөртү системасы»нда лаеклы урыннарын тапкан каләмзатларга заказ биреп, матур образын ассызыклаучы китаплар яздырсалар да ни гаҗәп? Һәр як ота... Һәм үзләренә иш, оядаш тәнкыйтьче исәбендәгеләрдән дә андыйларга җил-яңгыр тими... Локман ага бу язмасында каһарманының кемлеген, кайсы төбәктән икәнен тәгаенләмәвен варислары рухына травма ясамау хакына дип аңлата... Сталин җитәкчелек иткән кырыс дәвердә андый колхоз рәисләре теләсә кайсы районда да азу яргандыр, ихтимал. Әлеге каһарманны ул шуның гына нәсел очы, моның токымы башы, дигән фаразлар ишетергә туры килде. Һәр район вәкиле «юрганны» үзенә тарту корылышында... Әни Саба районы Урта Саба авылы , әти Актаныш районы Әҗәкүл авылы тумасы, үзем байтак еллар Мөслимдә эшләвем сәбәпле, төрле төбәкләрдә яшәүче танышларым җитәрлек, дип искәртәсем килә...
16 март 2022 ел, Безнең гәҗит.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)