Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
воскресенье, 10 октября 2021 г.
ОНЫКЛАР ҺӘМ ХОЛЫКЛАР....
Быел җәйне оныкларым белән уздыру насыйп булды. Ә алар – алтау, һәм алтысында алты холык. Төркиядән кайтканнары бар да ак чырайлы, чәчләре дә аксыл бөдрә, ә Казанныкылыр киресенчә . Кечкенә Мостафа әле сөйләшми диярлек, бары тик тупка типкәч “гооллл!” , дип кенә елмаеп-балкып куанычын белдерә. Ә калганнарының “сайраулары” тыңлап туйгысыз... Иртә, көндез , кич табынга кай көн унике кеше җыелабыз. Төркиядән, Истанбулдан кунакка кайткан оныкларым Әмирхан, Нурбикә, Иделбикә саф татар телендә, ят телләрдән һичбер катнаштырларусыз сөйләшә. Ә бит аларның төрекчәләре дә бар. Әмирхан исә инглизчә дә иркен сөйләшә, русчасы да төзек. Ул, зонтикны кулчатыр дигәч, төрекчәсе шулай мәллә, дип кызыксынсам, юк икән. Канадада яшәүче ханым чит илдә яшәүче татар балалары өчен оештырган онлайн-мәктәп шулай өйрәтә булып чыкты.
Узган ел Татарстандагы “Сәләт” лагерендә илдәш балалар русча, ә чит илләрдән килгәннәр, үзара укмашып татарча аралашкан. Бу вәзгыять чит илдән килгәннәргә ошамаган , кыргыйлык булып аңлашылган. Һәм үз даирәләрендә зарланышканда, оештыручыларны судка бирү кирәклеге турында фикер дә әйтелгән. Әмирхан, алай эшләсәк безгә мондый җыелу бүтән мөмкин булмас , бу юл белән мәсьәләне хәл итеп булмый, дип әлеге омтылышны сүрелдергән. Хактан да, юл чыгымнарын түләп чит илләрдән татар балаларын китертеп Татарстанда яшәүче милләттәш яшьтәшләре белән очраштыру , бер түбә астында яшәтүләре өчен Татарстан җитәкчелегенә дә, оештыручыларга рәхмәттән гайре ни дисең..Хәзер Татарстан авылларында да балалар русчага күчте, кулларындагы телефон шуңа каулый...
Казанда яшәүләренә карамастан, оныгым Наиләнең дә, энесе Сөләйманның да Камәрия Зиннур кызы күп еллар җитәкләгән , оештырган атаклы, бердәнбер саф татар гимназиядә укулары сәбәпле татарчалары ярыйсы гына. Әбисе Наиләне, төртелеп тормый кызып-кызып әллә ниткән темаларга кереп сөйләгәне һәм скрипкада да уйнаганы өчен “Наилә -FM “, дип тә атап шаярткалый. Ә Сөләйман салмак, балалар бакчасы тәрбиясе үтемле булган күрәсең , татарча әңгәмәне гел рус теленә күчерү корылышында. Әмма аны өлкән оныгым, тэквандо көрәше буенча көньяк Кореядән кара билбау алуга ирешкән , ә алты яшендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бәйгедә Тукай шигыре укып гран-при яулаган Әмирхан оныгым “”Татарча сөйлә!” дип һаман-һаман туры юлга каулый. Дүрт яшьлек Иделбикә дә, Сөләйман абыйсы аңа берәр гаебен табып әйтә башласа, “татарча сөйлә!”, дип аны сүрелдерүне җайлады... Ишегалдында ике командагы бүленеп туплы уйнаганда татарча камил сөйләүчеләр командасын “татарраклар”, ә катнаш телгә каеручыларны “русрак”лар дип тамгалауны гадәт итү дә гаилә атлы дәүләттә туган тел өстенлеген тәэмин итүгә чүт кенә булышты.. Алай да теләгәненә ирешү өчен төрле вариантлар, чишелешләр эзләүгә маһир Сөләйман, ныкълык күрсәтеп вакыт-вакыт барыбызны да урыс теленә күчергәләп куя...Хәлбуки, үзенә кирәк булганда татарчасын тиз искә төшерә һәм,
- Әбием, матурым, миңа конфет бирче, -дип , хәләл җефетемне чарасыз калдыра.
Сөләйманның холык-фигылен ача торган бер - ике мисал китерсәк, даирәбездә татар телен уздыруда нинди көчле каршылык торуы аңлашылыр. Элегрәк булды монысы, йортыбызда ремонт ясалган җәйдә су торбаларын алыштыручы бригадир, Сөләйманнан, ә аңа ул чакта өч яшь кенә , “үскәч кем буласың”, дип сорагач, “мужчина!” , дигән җавап ишетте. Пилот, шофер, врач сыманрак җавап көткән ир-ат аптырап, сүзсез калды, аннары,
- Нинди ахмак мин. Әлбәттә шулай. Син хәзер үк ир-җегет, Сөләйман. Бир әле бишне, -дип кулын кысып, аркасыннан какты.
Нәрсәнедер ватканы өчен ,әнисе орыша башлагач ул ,
- Во первых , мин тугел, а во-вторых, мин случайно, -дип акланып маташкан.. Икенче тапкыр нәрсәнедер ваткач, “ник ?” , дигән сорауга,
-Потому что всегда вот так вот бывает, - дигән җавап күндергән.
Әнисе, бер айлык Мостафаны көйли-көйли, хәзер ыштанны алмаштырабыз чиста күлмәк киябез, аннары мәммәм ашыйбыз, ди-ди, тагын нәрсәләрдер сөйли –сөйли аны елаудан туктатырга азаплана, күңелен таба икән. Сөләйман әнисе тезмәсен бераз тыңлап торган-торгач,
- Дай ему сказать! –дип куйган...
Сөләйманның биш яшьлек чагы, минем бүлмәгә кереп,
-Бабай, бир компьютер, -дигәне истә.
- Юк, бирмим, -дип карышам.
Сөләйман , бер сүз әйтми чигенә һәм чирек сәгать чамасы каядыр югалып тора да, янә ишектә пәйдә була.
-Бабай, бир компьютер, -ди ул янә һәм тырналып беткән кулын суза.
Баксаң максатына ирешү өчен бакчага чыгып бер уч крыжовник җые кергән икән онык...
Миңа, бүлмәмне аңа калдырып китүдән гайре башка юл калмый...
Шул елны әтисен кызык итүе дә онытылышлы түгел. Әтисе аны бакчадан җитәкләп алып кайтканда, бу бер кибет янында туктап,
- Әти , әйдә монда керик, әле. Мадарин алыйк. Син бит мандариннарны бик яратасың, - ди.
Болар кибеткә керәләр. Бер кило мандарин сатып алгач, әтисе чыгу якка ашыга.
Шунда Сөләйман, кибеттәге барча гавәм ишетелерлек итеп.
- Аааа! Үзенә мандарин алды. Ә миңа! Миңа нәрсә! Миңа бернәрә дә юкмыни? –дип тавыш кубара.
Сатучылар һәм сатып алучыларның капылт игътибарыннан тәмам югалып калган әти кеше Сөләйман әйткән тәмнүшкәләрне тизрәк сатып алу җаен карый...
Дүртенче сыйныфта укучы Наилә , җәйне ничек уздырдым дигән темага инша язарга тиеш икән, ә укытучысы Фагыйлә Гафаровна (исем үзгәртелде) артык кырыс, имеш. Ул, беренче сыйныфта укучы энесеннән , нәрсә языйм , язмасам “она меня убьет”, дип хәленең катлаулылыгын аңлатып, киңәш сорый.
Сөләйман бераз уйланып тора да, җитди тонда
- Делала уроки, дип яз. Ей понравиться , -ди...
Моны ишетеп алган Истанбул кунагы Ильшат,
- Бу бит укытучының хатын-кыз булуын истә тотып, ир-атларча киңәш бирә. Миндә мондый акыл утыз яшьтә дә булмагандыр, - дип, күзләрен очкынландырып, баҗасының улына соклану белдерә.
Сөләйман, беренче сыйныфта укый башлаган көннәрнең берсендә, иртән, чак кына соңарып килгәч, ул керәсе сыйныф бүлмәсе кайдалыгын онытып җибәргән. Вахтада торучы ханым, яннарыннан узып баручы Фәгыйлә Гаффаровнаны туктатып, малайның проблемасын җиткергән. Фәгыйлә ханым Сөләйманга, эзләгәнен табарга табыша. Аерылышканда, Сөләйман югалып калмаган,
- Говорили вы такая строгая , оказывается вы такая добрая, - дип, булачак укытучысы белән җылы мөнәсәбәт урнаштырып та куйган. Тегесе иелеп , бәләкәч егетне аркасыннан сөйгән, әле битеннән “пәп” тә итмәде микән... Һәрхәлдә, вахтада торучы өлкән яшьтәге ханым, Сөләйманны алмага килгән әнисенә шундый фараз тәгәрәткән. Үзе дә Сөләйманны үз итә имеш, чөнки малай аңа тоткарлыкка тарган телефонын көйләп биргән...
Тукайның, “Сүз башым бит Шүрәле”, дигәне сыман, сүзем оныклар белән җәйне уздыруыбыз турында иде, ләбаса. Әйткәнемчә кай көн табынга уникешәр кеше җыелабыз. Аш-су әзерләү хатын , ә табындагыларның күңелен күрү минем җилкәдә. Кайсы көнне телләрне татарча чарлау юнәлешендә “буриме” ягъни шигырь оештыру уенына керешәбез. Менә Наиләнеке :
Ашыйк әле ботка, таммас микән ботка,
Әгәр тамса ботка, әрәм булыр ботка....
Әмирхан Төркиядә яшәсә дә татар теле дәресләрен Канадада яшәүче ханым оештырган онлайн мәктәптә татарча да белем алу сәбәпле, урынлы төзәтмә ясый:
Ашыйк әле ботка, таммас микән ботка...
Әгәр тамса ботка ботка, әрәм булыр ботка....
Уенны башкалар күтәреп ала . Нурбикә менә мондыйларны тәгәрәтә “
“Ашыйк әле чөгендер,
Аңа кунган чебен бер....”
Аңа җавап рәвешендә мондый вәзенле юллар яңгырый”
Ашыйк әле кыяр, ул авызга сыяр...
Ашыйк әле помидор, ул авызга сыймый. Зур...
Янә:
Ашыйк әле кишер,
Ул авызны тишер...
Сөләйманның да әйтер сүзе бар икән, ул
Ашыйк әле конфит,
Ул бит була манфит, -дип куя..
-Сөйләйман, андый сүз юк, -дип кырт кисә апасы Наилә.
- Конфет дигән сүз бар, - дип җавап күндерә Сөләйман , тыныч кына.
Кечкенә Иделбикәнең дә әйтәсе килеп тора икән. Ул, башкалар әйткәндә калган тар аралыкка “Ашыйк әле сабын!” - дип үз вәзенен турыларга ашыга. Һәм , күрәсең , җөмләне әйткәч мәгънәсен аңлап алып, сүрән генә, “Ул тәмле булмас”, дип тәмамлый...
Иделбикә әбисен бик ярата, аңа кош-корт карарга да булыша. Бәрәңгене бакчадан кирәк саен гына казып алып керә торган эссе көннәр бу...
- Әнә , бабаң бәрәңге казый, -дип әбисе әйткәнгә, Иделбикә,
- Казый инде, син кушкач, -дигән җавап күндереп, минем хәлне шәрехләгән....
Әбисе, үз йомышы белән Казан каласын урап кайткач, икенче көнне аңа,
- Кичә, бик күп йөрдең. Бүген өйдә генә тор! - -дип кисәткән...
Иделбикә спортзалга йөреп гимнастика белән шөгылләнә, һәм безгә кайткач та җае чыккан саен күнегүләрен кабатлый. Тренировкадан әнисе белән машинада кайтканда, юл буе,
-Әни ресторанга керик, минем шунда ашыйсым килә, -дип аптырата икән.
Нурбикә дә , абыйсы сыман тэквандо белән шөгыльләнде. Ни кызганыч, пандемия зәхмәте сәбәпле ул спортзалны япканнар. Истанбулда кунакта чагымда аны каршыларга Босфор ярына урнашкан мәктәпләренә барып йөрдем. Аның артыннан гел бер төрек малае калмый иярә, аксыл бөдрә чәчләрен ошата күрәсең. Берсендә, арттан килеп кочмакчы булган иде, Нурбикә борылып та тормый, тэквонда ысулында аягы белән малайның ияк астына кундырды. Җегеткәй , кискән агачтай ауды. Аннары кагына-кагына урыныннан торып, моңаеп басып калды...
- Кызым ник алай итәсең? -дигәнемә,
- Борчый ул мине , -дигән кырыс җавап ишеттем.
Нурбикә аш-су әзерләргә , сеңлесе Иделбикәнең көен көйләргә дә әнисенә булыша. Бик таләпчән.Табынны җыештырганда валчыклар , чәй , яки аш тамчылары күрсә,
-Нишләгәннәр монда?! -дип ризасызлык белдерә, өстәл чүпрәге белән юешлекне тиз сөртеп ала. Абыйсы белән бәхәс чыкса , әйтәсен әйтеп бетерә. Хәлбуки, һәр сүзен уйлап сөйләшүче мәктәптә укуы өстенә институтка йөреп ( ул бу хокукка имтихан тотып, йөз мөмкинлектән йөз балл җыеп иреште)программистлыкка да өйрәнүче абыйсын бәхәстә җиңә алмагач, турсаеп, әнисе килеп дәшкәнче сөйләшүдән шып туктый.
--Кызым, ни булды?-дигән сорауга,
“Булды монда хәлләр!” яисә “Ачуымны чыгардылар!” кебегрәк җаваплар күндерә.
Әмирхан, бер мәлне татарча әдәби әсәрләр укып мавыкты. Хәтта Казанда нәшер ителүче балалар журналында “Тутый кош хәбәре» исемле фантастик хикәясен дә бастырды. Ә бер сөйләшүебездә,
-Алар (ягъни ул укыган татарча әсәрләр) барысы да бер алгоритмда, -дигән фикер тәгәрәтте.
Ахири дустым, Мөслимдә яшәгән Мөдәмилнең дә ,инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, мин мактаган замандаш татар шагыйрьләренең ниндидер уртак калыпта иҗат итүләрен искәртеп, аларга оядашлык хас”, дигәне бар иде. Аның белән дә бәхәскә керелгән идем, онык фикере белән дә килешәсем килмәде. Әмма Әмирханның минем дәлилләргә исе китмәде һәм ул,
- Бабай синдә мантыйк ( ягъни логика) юк икән, -дигән кырыс хөкемен тәгәрәтте...
Мин гаҗиз калып, янәшәбездә торган Нурбикәдән,
- Кызым, миндә мантыйк юкмыни? -дип сорадым.
-- Бар,бар, бабай. Әзрәк мантыйк бар синдә, -дип тынычландырды анысы...
Озын сүзнең кыскасы , барлы -юклы мантыйк илә оныкларым турындагы бу язмамны Укучы Галиҗанәпләре гаеп итмәсен иде, дигән теләктә калам...”Эт картайса коерыгын сөйрәр, кеше картайса үткәнен сөйләр”, дигән әйтем бар. Тик җөмлә тәмамланмаган ахры, минемчә аңа “һәм киләчәк турында уйланыр”, дигән азак җитми...
суббота, 24 апреля 2021 г.
БҮЛҮ ТАБЛИЦАСЫ КЫСАСЫНДА
Татарның мәшһүр дин белгече Муса Бигиев язган “Коръән тәсфире”нә карата татар җәмәгатьчелегендә узган гасыр башында купкан шау-шу дулкынында Габдулла Тукайның шундый юллары бар:
Арыслан белән юлбарыс
Яратылган бер каннан;
Безнең Муса , һич тиктормас,
Ялгыш тапкан Коръәннән..
Инде бу шигырьне бүген чак кына үзгәртеп, “ялгыш тапкан исламнан”, дип Франция президенты Эммануэль Макронга күчереп арканлау да урынлы булыр төсле...
Социаль челтәрләрдә Эммануэль Макрон исеме телләрдән төшми. Әлеге шәхескә карата катгый фикерләрнең кәттәләрен дәрәҗәле илдәшләребез, шул рәттә атаклы көрәшче дөнья чемпионы чечен егете Хәбиб Нурмөхәммәдов та яңгыратты. Ә ислам дәүләтләрендә аның портретын яндырдылар, сүрәтен аяк астына түшәделәр, ризасызлык белдереп, ташкын булып урамнарга чыктылар, кайбер илләрдә француз товарларына байкот игълан ителде. Нәтиҗәдә интернетта “французчадан мин әйткәнне дөрес тәрҗемә итмәделәр”, дип акланулы “Макрон тәүбәсе” дә пәйда булды. Татар политологы саналуга омтылышлы Руслан Айсин интернет киңлекләрендә ошбу җәһәттән үз сүзен әйтеп, Франциядә исламга каршы купкан шаукымда шундагы сәяси куәткә ия әрмәннәр лоббие кулы уйнавы ихтималын искәртте. Франция тарафыннан, Әзербайҗан мәнфәгатләренә чапырыш Карабах мөстәкыйллеген тану, аның уд фикерен куәтләде кебек. Хәлбуки, Франция дәүләте җитәкчесенә карата үтергеч сатираны Русиянең танылган режиссеры Тигран Кесоян үзенең “Халыкара пилорама” атлы гаярь программасында интернет киңлекләрендә яңгыраткан иде. Дөрес, ул катгый фикерләрен Мөхәммәт пәйгамбәргә карата карикатураларны сүз ирегенә ышыкланып хуплауга ризасызлык белдереп түгел, ә Русия матбугатына карата Эмануэль Макронның В.В. Путин хозурында тискәре бәяләмәсеннән соң җиткерде... Шул яссылыкта Рәҗәп Тайип Эрдоган әфәнденең алты миллион мөселман яшәгән илдә Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. гә карикатура ясауны хуплаган Эммануэль Макронга психикасын тикшертү кирәклеге турындагы фикерен президентның президентка дусларча киңәше, дип кенә санау гадел булыр иде сыман?..Әмма , көнбатыш илләре әһелләре башкача уйлый булып чыкты . Аны Франциядә укучы балаларга Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. гә карикатуралар күрсәтүе аша бәлагә тарган укытучыны ихтирам итмәүдә гаепләделәр?!. Ихтимал, аның, цивилизация учагы буларак танытылучы Евросоюзының асылда, христианннар берлеге икәнен конкрет мисалларда тәгаенләве дә онытылмагандыр. Кем әйтмешли, турысын әйткән, туганына ярамаган. Әлеге укытучының гомерен өзүчене чечен малае, дип ассызыклау исә Русиягә кәкре сугуны да күздә тотты. Демократиягә ышыкланып итәк астыннан ут йөртүгә маһир Европа сәясмәннәренә кемлекләрен ниндилекләрен кистереп әйтә алучы Русия һәм Төркия илләре, һәм президентлары ошап бетми бугай. Андый талпынышларның экономик җирлеге булуын, мал бүленеше өчен көн-төн көрәш баруын да онытмыйк. Шуңа да бәгъзеләр, көн туды исә Русиягә каршы санкцияләрне тагын да арттыру хәстәрендә һәм Төркиягә карата да охшаш чаралар күрү турында тәкъдимнәр яңгыраштырыла. Нефть, газ сатуда, аларны транспортлау өчен торбалар сузуда төрле тоткарлыклар, каршылыклар оештырып илебез экономикасын какшатуга төрле дәүләтләр, шул исәптән ислам илләрен дә җәлеп итү кайгыртыла. Русияне демократия һәм берочтан ислам дошманы итеп таныту омтылышы да көн тәртибендә кала бирә. Русия җитәкчелеге исә Франция укытучысы гомерен өзүне, сүз ирегенә ышыкланып “Шарли Эбдо” журналында дини хисләрне мәсхәрәләүче карикатуралар бастыру белән бер сызыкка куйды, һәм мондый номерларның безнең илдә узмавын һәм узмаячагын ассызыклады. Ислам диненә каршы чираттагы тәре походы оештыруга кыҗраучыларга, аларның мәкерле уенына карата мөнәсәбәтен Русия президенты В.В. Путин Коръәннән кешеләрне яхшылык эшләргә өндәгән аятьләр укып белдерде. Ә Русия мөфтиләр шурасы башлыгы милләттәшебез шәех Равил Гайнетдиннең илебез мөселманнары исеменнән Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 тулуны 2022 елда дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турындагы тәкъдимен кабул итеп кенә калмыйча , аны лаеклы уздыруга вәгъдә биреп, бәгъзеләрнең Русиядән ислам илләре дошманы образы әвәләүгә өметләрен сүрелдерә төште. Шушы урында тын алып, Казанда , әле моңарчы бер мәчет тә булмаган Авиатөзелеш районында беръюлы ике мәчет төзелә башлавын искәртү урынлы булыр сымак...
Төптән уйлаганда беренче бөтендөнья сугышы көнбатыш илләре берлегенә торышырлык ике куәтле империяне, госманлылар һәм Русия дәүләтен таркату чарасы да булды. Шул ук көчләр бүген Русия белән Төркияне чәкәштерүне янә кайгырта сыман? Социаль челтәрләрдә шушы ике илне бер берсенә ыскыту максатында чиратка салып әле бер якны хуплап, әле икенче якны түбәнсетүле язмалар агымы туктап тормый... Нәкъ шул дулкында татарча сайтларда аноним авторларның татар проблемалары өчен бар гаепне конкрет вазифалы шәхесләргә , яки ниндидер төркем, клан, лоббиларга түгел, ә уптым илаһи русларга, Мәскәүгә аударуларга кытлык юк... Миллионнар күңелен яулаган Гүзәл Яхина романы белән көрәшеп үзенең барлыгын гавәм исенә төшерү җае тапкан Фәүзия ханым Бәйрәмованың Чаллыдагы ниндидер дини төркемгә ярдәм эстәп Төркия президентына хат юллавы да макрончылар тегермәненә су коя кебек? Чөнки, беренчедән, Татарстаннан мондый хат китү Татарстан президентына очко өстәми, һәм Русия югары даирәләре белән Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртып эш йөрткәндә безгә хәерхаклы булмаган кемнәргәдәдер тәгәрмәчкә таяк тыгарга җай чыгара, җирлек тудыра. Икенчедән, Карабахта сугыш барган, ике ил өчен дә үтә катлаулы чорда, ат дагалаганда бака ботын кыстырмыйрак торуы да хәерле. Әрмәнстанда хәрби базасы урнашкан Русиягә дә, Әзербайҗан белән тыгыз бәйләнешле Төркиягә дә өстәмә каршылыклардан фәтва юк, үз хәсрәтләре башларыннан ашкан. Хәлбуки, ике ил арасында мөнәсәбәтләр кискенләшүдән руслар да, төрекләр дә, татарлар да отмый.
Русия гражданины буларак, минем руслардан татар буларак зарар күргәнем, дошманлык тойганым юк. Татарларны руслар үз итә, дип тә саныйм. Мисал өчен милләттәшебез Алинә Заһитова өчен ут йотучылар арасында да руслар күпчелекне тәшкил итте һәм алар үз сүзләрен дә үтемле җиткерде: атаклы тренер Тарасова ханым адресына, “без Женя Медведева җиңүен теләдек” дигән сүзе өчен социаль челтәрләрдә саф рус ысулында ниләр генә яумады. “Голос” җыр бәйгесендә татар кызлары җиңүен дә руслар һәр очракта гадел санап, үз итеп, хуш күреп кабул иттеләр. Кемдер, шушы уңайдан Татарстанда татар-төрек лицейлары язмышын искә төшерер. Алар да руслар ихтыяры белән ябылмады, дип уйлыйм. Аларны ябуны кайгыртучы төркемнең кемнәрне тәшкил итүен, нинди милләттән булуларын, шәхсән, кем заказын үтәүләрен аныклыйсы урында, шулар мәнфәгатен кайгыртып эзне яшерү булып чыга, гаепне тулаем русларга, Мәскәүгә аударуга әлбәттә әллә ни акыл да, кыюлык та, үҗәтлек тә, фидакарьлек тә кирәкми. Наданлык, яки икейөзлелек җитеп аша... Тукай яшәгән йортны ишүдә дә, татар гәҗит-журналларының үзләре биләгән затлы бинадан колак кагуларында да Мәскәү ихтыяры шәйләнмәде... Милләттәшләр бердәм карышкан “Саклаучы” атлы куркыныч, шөкәтсез һәйкәлне торгызырга маташуларга да Мәскәү ярдәмгә итмәде... Татарстанның татар авылларында миллион баш чучка асрау проекты да суверенитет алу белән “үсепеснең мырыксистлар” тарафыннан гамәлгә куелды....
Ватанпәрвәрлеген яуларда һәм тыныч тормышта кат-кат раслаган татар халкын руска, русларны татарга каршы куючылар йоклап ятмый. Татарга каршы тискәре гамәл кылучылар руслар яки татарлар булган очракта да заказчыларның кемлеген, ара бозуның кемнәргә файдалы булуын, кемнәргә тәти күренергә җай чыгаруын ачыклау зарур... Әйтик, татар теле дәресләре санын киметүгә җирлекне үзебезнекеләр, кануни җирлектә билгеләнгән санны югары инстанцияләр белән килешенми арттырып тудырды ләбаса? Моның тискәре нәтиҗәгә җирлек тудырачагы Мәнди анасына да аңлаешлы булырга тиеш иде. Барча предметларны русча укыган шартларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре телне камил белүне тәэмин итмәве дә аңлашылса кирәк. Ярар иде ул дәреслекләр укучыларны мөкиббән итү хәсиятенә ия булса... Юк бит. Имля кагыйдәләре түгел, ә грамматика дип аталучы, үз - үзен татарча аңлата алмаучы, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон җөмләләрдән корыштырылган предметны саф татар телен камил белүче дә ансат кына төшенә торган түгел. Ә әдәбият дәреслекләренә классиклар сыйфатында әллә кемнәр, шул исәптән беренче чиратта “Единая Россия” фиркасы әгъзалары , депутат язучыларның язганнары дөңгечләп тутырылган. Матди хәлләрен котайтуны кайгыртып, булса кирәк. Ул дәреслекләрне рус кына түгел, татар балалары да, аларның ата-аналары да өнәми. Һәм бу фактны җөмһүриятебезнең Рафаэль Хәкимов кебек тирән белемле, фән даирәсендә абруй казанган шәхесләребез дә икърар итте. Интернетта быел Динә Гарипова башкаруында “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кат кат яңгыраган “Ай былбылым” җыры аерым эленгән һәм аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны инде миллионга җитеп килә. Җырны руслар да бик ошата һәм татар теле нинди матур икән, нинди чисталык, нинди сафлык, дип тә сокланучылары да җитәрлек...Татар теле дәреслекләре дә әнә шулай соклану уятырга, үзенә тарту хәсиятенә ия булырга тиеш, ләбаса! Һич югы анда татар укучысы күңелен яулаган тәрҗемә әсәрләр, әйтик төрек әдибе Ришат Нури Гюнтекиннең дөнья бестеллеры булып киткән “Чалы кошы” романы, А.П.Чеховның искиткеч хикәяләре, Тукай татарчалаштырган рус классик шагыйрьләре әсәрләре дә урын алсын иде. Әлбәттә Тукайның туган телдә язганнары беренче планда! Озын сүзнең кыскасы, гаепне башкаларга турылауга кадәр үз борын астыбызны тикшерү урынлырак түгел микән?...
Мисал өчен быел (2020) ИТ (Интертат) газетасының 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтованың “Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” һәм “Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” исемле тирән анализлы тәҗел мәкаләләрендә татар әдәбиятын бетемсезлеккә һич тә Мәскәү түгел, ә үзебезнең “танылганнар” турылавы ике икең дүрт дигән дәрәҗәдә аныкланган. Бу җәһәттән, яраткан газетабызда мин фәкыйрьнең дә “Кем тәртипкә чакырыр?” һәм “Яшен җепселләреннән тукылган иҗат”, исемле язмаларым (“Татарстан яшьләре”, 23 апрель 2020ел, 22 октябрь саннары) басылган иде. Хәлбуки, тәртипкә чакырулар әлегәчә күзәтелми... Татарча матбугат чараларында, интернет челтәрендә бүген татарча җыр, дип сәхнәгә күтәрелүче, эфирга турыланучы эшләнмәләр турында да тозлы-борычлы фикерләр тынып тормый. Элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан уң як күршем аларны,” теләсә нинди сүз тезмәләренең унитаздагы юдыртучы су агышы белән кушылмалары”, дип саный.. Ә автобус йөртүче сулъяк күршем, “з” авазын “д” белән бутаучы җырчы йолдызкайларның “Ай кудемнең карасы”, “Кудләрем тик сине эдлиләр”, “Кудемә кара яратып”, дип боргаланып җырлауларына зар-интизар... Татар җырының шундый шәрехләүләргә тап булуын да Мәскәүгә аударып була, бик теләгәндә. Гәрчә бу үсепеснең даһилар вә йолдызлар һәм шуларга киң юл ачучы мандатлы –мандатсыз милләттәш вазифалыларыбыз казанышы. Миңа калса, сул як күршем чагыштыруын бишәр йөз мең сум алып, беркем дә сатып алмаячак, китапханәләргә мәҗбүри тагылучы китапларның эчтәлегенә дә турылап була. Алар бит нигездә бар да бер чыбыктан сөрелгән, “Габделбөкенең күргәннәре” яки “Әсмабикәнең өшкерелгәннәре” тематикасында әбәләнә. Жанрлар такырайган, Тукайлар чорында тернәкләнгән фантастика, фәнни фантастикага караганнары инде гомумән урын юк. Кыскасы, мөхәррирләр нинди, жанрлар шундый... Әле бит шундый мөхәррирләргә сөйкемле күренүче премияпәрвәр төркем миллионнар яратып укыган , сериалын миллионнар яратып караган “Зөләйха күзләрен ача” романыннан “ялгыш” табып, ду кубып, өер белән авторын гаепләргә, хөкем итәргә маташты... Яхшыны начар дип орышып, чүп-чарны премияләүчеләрнең чакырылышы әлбәттә әдәбиятыбызны үстерүне күздә тотмый. Искиткеч фильм төшергән, татар җырының, теленең гүзәллеген татар түгел илдәшләргә дә таныткан, яраттырган хакыйкый иҗатчылар бакчасына да ташлар томырылды, талантлы актриса Чулпан Хаматованы “оялтырга” маташулар да булды... Һәм ни гаҗәп, Франция президенты Эммануэль Макрон ысулында кыландылар... Әмма әлегәчә Макрончарак булса да тәүбә итәргә генә җыенучы күренми... Әгәр, “Шарли Эбдо” журналыннан берәрсе ИТ (Интертат) дөньяга чыгарган Рузилә Мөхәммәтова мәкаләләрен укыса, шуның нигезендә үтә кызык карикатуралар туасын көт тә тор...
Минем Сабада яшәүче Зөфәр атлы бер дус бар. Шуның,
- Рөстәм абый, тапкырлау таблицасын лүбей дурак белә, бүлү таблицасын белүчеләр ару яши, - дигәне һич истән чыкмый.
Тәмам аптыраган, мәкаләдә телгә алынган хәлләрне бәгъзеләрнең бүлү таблицасын шәп белүе тәэмин итә микәнни?... Янә килеп, ниткән лобби ышыклый икән әлеге, чүп-чар язып, яки язып та тормый бишәр йөз меңләп сосуны җайга салган олы яшьтәге премияпәрвәр аләмзатларны?....
Рузилә Мөхәммәтованың аналитик язмаларында җитди финанслар тотылуга карамастан халык күзенә чалынырлык әсәрләр бер дә тумавы тасдыйкълана. Монысына да руслар, Мәскәү гаепле, дип сакал селкетеп утырырга мөмкин, әлбәттә…Иң ансат, оттырышсыз юл... Кем әйтмешли, “флаг кулларына”, дияргәдер, бәлки...
БОРЫН АСТЫНДАГЫНЫ НИК КҮРМИБЕЗ?
2020 елны ИТ (Интертат) газетасының 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтованың “Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре” һәм “Әдәби бәйге: үзем уздырам, үзем катнашам һәм акчасы да үземә була” исемле кискен мәкаләләрендә ни канун, ни әхлак кагыйдәләренә сыешуы икеле хәлләр, һәм ахыр чиктә татар әдәбиятын бетемсезлеккә һич тә Мәскәү түгел, ә үзебезнең “танылганнар” турылавы бәян ителә. Әгәр мәкаләләрдә бәян ителгәннәр дөрес булмаса, тәнкыйтькә таручылар шул ук интернет газетада нинди дә булса җавап урнаштырыга тиеш иде, дип фаразлыйм. Бу җәһәттән мин фәкыйрьнең дә “Кем тәртипкә чакырыр?” (“Татарстан яшьләре”, 23 апрель 2020ел) һәм “Яшен җепселләреннән тукылган иҗат” (“Татарстан яшьләре”, 20ел, 22 октябрь 2020 ел) исемле мәкаләләре дөнья күрде. Хәлбуки, тәртипкә чакырулар әлегәчә күзәтелми... Татар телендә язылган язмаларга хокук органнары, җитәкче органнар, хәтта татар иҗатчылары оешмалары да игътибар итми, дип аңларга микән ошбу хәлне? 2019 елның 30 октябрендә интернетта , Азатлык Радиосы сайтында халкыбызның танылган шәхесләре халык хәтерендә нүлләнмәсен өчен күрелгән чара хакында мәгълүмат урын алган : “Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда игълан иткән иде. Ул вакытта Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина исемнәре яңгырады. Бу шәхесләргә багышланган әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф)Ләис Зәлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич) , Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...”
Татарча матбугат чараларында, интернет челтәрендә бүген татарча җыр, дип сәхнәгә күтәрелүче, эфирга турыланучы эшләнмәләр турында да тозлы-борычлы фикерләргә кытлык юк. Элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан уң як күршем аларны,” теләсә нинди сүз тезмәләренең унитаздагы юдыртучы су агышы белән кушылмалар”, дип “зурлый”.. Ә янә бер танышым, “з” авазын “д” белән бутаучы җырчы йолдызкайларның “Ай кудемнең карасы”, “Кудләрем тик сине эдлиләр”, “Кудемә кара яратып”, дип боргаланып җырлауларына зар-интизар... Татар җырының шундый шәрехләүләргә тап булуын Мәскәүгә аударып була, бик теләгәндә. Гәрчә бу үсепеснең даһилар вә йолдызлар һәм шуларга киң юл ачучы мандатлы –мандатсыз милләттәш вазифалыларыбыз казанышы. Миңа калса, сул як күршем чагыштыруын бишәр йөз мең сум алып, беркем дә сатып алмаячак, китапханәләргә мәҗбүри тагылучы китапларның эчтәлегенә дә турылап була. Алар нигездә бар да бер чыбыктан сөрелгән, оядашлар үзләштергән уртак алгоритмда, “Габделбөкенең күргәннәре” яки “Әсмабикәнең өшкерелгәннәре” тематикасында әбәләнә. Жанрлар такырайган, Тукайлар чорында тернәкләнгән фантастика, фәнни фантастикага караганнары инде гомумән юк. Әле бит шундый мөхәррирләргә сөйкемле күренүче премияпәрвәр төркем меңнәр яратып укыган , сериалын миллионнар яратып караган “Зөләйха күзләрен ача” романыннан “ялгыш” табып, ду кубып, өер белән авторын гаепләргә, хөкем итәргә маташты... Яхшыны начар дип орышып, чүп-чарны премияләүчеләрнең чакырылышы әлбәттә әдәбиятыбызны үстерүне күздә тотмый. Искиткеч фильм төшергән, татар җырының, теленең гүзәллеген татар түгел илдәшләргә дә таныткан, яраттырган, комрьютер шомартмаган чын, матур тавышлы Динә Гарипова бакчасына шактый ташлар томырылды, талантлы актриса Чулпан Хаматованы “оялтырга” маташулар да булды...
Рузилә Мөхәммәтованың аналитик язмаларында җитди финанслар (дүртәр-бишәр йөз мең сум ) тотылуга карамастан халык күзенә чалынырлык әсәрләр бер дә тумавы тасдыйкълана. Ә таләпне әлеге премияпәрвәрләр һәм шуларның оядашлары налог түләүче кесәсенә керми китабы зур тиражда , кыйммәт хакка (600 сум чамасы) сатыла торган һәм тәрҗемә ителеп 20 илгә таралуга ирешкән романга куялар...
Русия гражданины буларак, минем руслардан татар булганга күрә генә зарар күргәнем, дошманлык тойганым юк. Татарларны руслар үз итә, дип тә саныйм. Мисал өчен милләттәшебез Алинә Заһитова өчен ут йотучылар арасында да руслар күпчелекне тәшкил итте һәм алар үз сүзләрен дә үтемле җиткерде: атаклы тренер Тарасова ханым адресына, “без Женя Медведева җиңүен теләдек” дигән сүзе өчен социаль челтәрләрдә саф рус ысулында ниләр генә яумады. “Голос” җыр бәйгесендә татар кызлары җиңүен дә руслар һәр очракта гадел санап, үз итеп, хуш күреп кабул иттеләр. Кемдер, шушы уңайдан Татарстанда татар-төрек лицейлары язмышын искә төшерер. Алар да руслар ихтыяры белән ябылмады, дип уйлыйм. Аларны ябуны кайгыртучы төркемнең кемнәрне тәшкил итүен, нинди милләттән булуларын, шәхсән, кем заказын үтәүләрен аныклыйсы урында, шулар мәнфәгатен кайгыртып эзне яшерү булып чыга, гаепне тулаем русларга, Мәскәүгә аударуга әлбәттә әллә ни акыл да, кыюлык та, үҗәтлек тә, фидакарьлек тә кирәкми. Наданлык, яки икейөзлелек җитеп аша... Тукай яшәгән йортны ишүдә дә, татар гәҗит-журналларының үзләре биләгән затлы бинадан колак кагуларында да Мәскәү ихтыяры шәйләнмәде... Милләттәшләр бердәм карышкан “Саклаучы” атлы куркыныч, шөкәтсез һәйкәлне торгызырга маташуларга да Мәскәү ярдәмгә итмәде... Татарстанның татар авылларында миллион баш чучка асрау проекты да суверенитет алу белән гамәлгә куелды кебек....
Ватанпәрвәрлеген яуларда һәм тыныч тормышта кат-кат раслаган татар халкын руска, русларны татарга каршы куючылар йоклап ятмый. Алар руслар яки татарлар булган очракта да, заказчыларның кемлеген, ара бозуның кемнәргә файдалы булуын, кемнәргә тәти күренергә җай чыгаруын ачыклау зарур... Әйтик, татар теле дәресләре санын киметүгә җирлекне үзебезнекеләр, кануни җирлектә билгеләнгән санны килешенми арттырып тудырды ләбаса? Моның тискәре нәтиҗәгә җирлек тудырачагы Мәнди анасына да аңлаешлы булырга тиеш иде ләбаса. Барча предметларны русча укыган шартларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре телне камил белүне тәэмин итмәве дә аңлашылса кирәк. Ярар иде ул дәреслекләр укучыларны мөкиббән итү хәсиятенә ия булса... Юк бит. Имля кагыйдәләре түгел, ә грамматика дип аталучы, үз - үзен татарча аңлата алмаучы, азагына җиткәндә башында ни хакында сүз барганын оныттыра торган тимер-бетон җөмләләрдән корыштырылган предметны саф татар телен камил белүче дә ансат кына төшенә торган түгел. Ә әдәбият дәреслекләренә классиклар сыйфатында әллә кемнәр, шул исәптән беренче чиратта “Единая Россия” фиркасы әгъзалары , депутат язучыларның язганнары дөңгечләп тутырылган. Матди хәлләрен котайтуны кайгыртып, булса кирәк. Ул дәреслекләрне рус кына түгел, татар балалары да, аларның ата-аналары да өнәми. Һәм бу фактны җөмһүриятебезнең Рафаэль Хәкимов кебек тирән белемле, фән даирәсендә абруй казанган шәхесләребез дә икърар итте. Интернетта быел Динә Гарипова башкаруында “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кат кат яңгыраган “Ай былбылым” җыры аерым эленгән һәм аңа мөрәҗәгать итүчеләр саны инде миллионга җитеп килә. Җырны руслар да бик ошата һәм татар теле нинди матур икән, нинди чисталык, нинди сафлык, дип тә сокланучылары да җитәрлек...Татар теле дәреслекләре дә әнә шулай соклану уятырга, үзенә тарту хәсиятенә ия булырга тиеш, ләбаса! Һич югы анда татар укучысы күңелен яулаган тәрҗемә әсәрләр, әйтик төрек әдибе Ришат Нури Гюнтекиннең дөнья бестеллеры булып киткән “Чалы кошы” романы, А.П.Чеховның искиткеч хикәяләре, Тукай татарчалаштырган рус классик шагыйрьләре әсәрләре дә урын алсын иде. Әлбәттә Тукайның туган телдә язганнары беренче планда!
Подписаться на:
Сообщения (Atom)