Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 27 февраля 2018 г.

Кәҗә бистәсенә сәяхәт

          Михаил Львов тәхәллүсе белән рус шагыйре буларак танылган милләттәшебезнең, «татарны яратам, татарны сөям мин, башыма таҗ итеп түбәтәй киям мин» дигән юллары күңелемнән китми. Автор, руска сабышып, «олы абзый» исеменнән милләтебезгә мәхәббәт белдергән. Үзенчәлекле сарказммы бу,  аптыраган үрдәкнең күлгә чумуы дулкынындагы иҗатмы, аңламассың. Әллә нәрсәсенә, өченче юлда шагыйрь «тач», дип язып, мөхәррир каләме шуны «таҗ»га төзәтмәде микән, дигән шик тә тынгы бирми.
Шундый уйлар-гоманнар өермәсендә адашып торганда кесә телефоным чылтырый. «Казан утлары» журналыннан Камил әфәнде Кәримов: «Дустым, килүегез мәҗбүри», – дип, 2015нче елның 27нче ноябрь, җомга көн, көндез сәгать 1дә башланачак кыска бәяннар конкурсына йомгак ясау белән бәйле чарага чакыра. «Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәяным өч ел элек (2014), төп әдәби журналыбызның җиденче санында басылып чыккан иде. Яңа баш мөхәррир Илфак әфәнде Ибраһимов, дистә ел чамасы чират торуын да искә алып, ташлама йөзеннән микән, аны кыска бәяннар конкурсы кысасына турылаган булып чыкты. Изге хәдистә, «чакырган җиргә барыгыз», диелә. Һәм мин электр поездында Шәмәрдән бистәсеннән Казан каласына чыгып киттем.
Үзем яшәгән Шәмәрдән бистәсенә якын Бөрбаш авылының мәшһүр имамы Җәлил хәзрәт бер әңгәмәбездә, әйтәсе фикерен нигезләргә җирлек сыйфатында, көнбатыш классикасына караган әсәргә мөрәҗәгать итте. Анда егет кызга гыйшык тота. Ә анысы икенче берәүне сөя. Кыскасы, гадәти мәхәббәт өчпочмагы. Бер мәлне гашыйк егет көндәшенә кемнеңдер ук төбәп җәядән атарга җыенуын күрә һәм үз күкрәге белән каплап, көндәшен үлемнән аралый. Соңгы сулышларын алганда кыз аңардан: «Ни өчен алай эшләдең», – дип сорый. «Ул үлсә, син бәхетсез була идең», – була егетнең соңгы җөмләсе. Һәм хәзрәт, шушы романга таянып, кайбер популяр саналучы авторларыбызның тузга язмаган, сихер-михер ише юк-барлар, күрәләтә гайбәт, җенси мөнәсәбәтләрдә хөҗерләнү, талашу-ызгышулар тукылышыннан гыйбарәт дип санаган әсәрләр язуын телгә алып: «Ни өчен безнекеләрнең геройлары, кагыйдә буларак, киресенчә, бу яр башкага түгел, миңа гына булсын, дип чапалана икән?» – дип үртәлүен дә белдерде.
 – Затлы язучылар тудырган затлы әдәбият каһарманнары – затлы, ә әтрәк-әләм рухлыларның каһарманнары шулай ук үзләренә иш, башкача була алмый? – дип җавап күндердем шикелле…
Хуш, тантана җомга көн, көндезге 1дә башланачак….Хәлбуки, акылы камил мөселман кешесенә җомга көнне санга сукмау ярый торган эш түгел… Язучыларыбыз да иманнан язмагандыр, бераз гына соңарудан ука коелмас, дип, Кол Шәриф мәчетенә юнәлдем.
…Көндезге сәгать 12дә намаз уку залы шыгрым тулды. Мөәзин азан яңгыратты, һәм көтмәгәндә залны ярып түргә узучы дүрт кешелек төркем пәйдә булды. Алдан атлаучысының алтын белән чигүле куе яшел чапаны итәкләре күн итекләренең кунычына пөхтәләп тыгылганга, ул үзенчәлекле униформа кигән атчабар сыман тоелды. Түшендә ниндидер түгәрәк металл эшләнмәләр дә эленгән. Ә озын, чал чәчле башында мех кырлы, кызыл өслегендәге бәллүр нигезгә ярымай беркетелгән баш киеме ниндидер таҗ төре булып аңлашылды.
Мөнбәргә күтәрелүченең йөзе таныш сыман. Голливудның кино йолдызы, «Джуманжи» фильмында баш рольдә уйнаган Робин Уильямс түгелме тагын? https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=6b56ce562b1bc0f0ed9abb11ffcb13cb&n=13Алай дияр идең, Робин Ульямс гакылына хилафлык килә башлагач, үз теләге белән алтмыш өч яшендә якты дөнья белән хушлашкан, дип укыган бар… Вәгазь әз-мәз, тәм кертү өчен генә рус сүзләре белән аралаштырып, татарча яңгырый башлагач, ахмак гоманым өчен ихластан оялып куйдым… Ходәвәндә, бу бит үзенчәлекле киенергә яратуы өчен президентыбыз Рөстәм әфәнде Миңнеханов «креатив» дип соклану белдергән мәшһүр мөфтиебез ләбаса!
Ә ул күңелгә хуш сүзләр яудыра. «Илебездә ислам дине көннән-көн куәтләнә, кыска гына вакыт эчендә җиде мең мәчетебез сафка баскан. Мәскәүдә тиздән фәлән гектар җир алынып, анда янә бер бик зур яңа мәчет салыначак, аның кырында фәлән мең квадрат метр сәүдә үзәге корылып, эшли башлаячак һәм шуннан алынган табыш хисабына авыл имамнарына аена 22 мең, каланыкыларга 50 мең, могътәсибләргә 70 мең сум эш хакы түләнәчәк…» «Авызыңа бал да май, дип хупларгамы әллә», – дип көяләнеп утырганда, янымдагы күршем телгә килеп: «Бу ният яңа түгел бит инде, фәлән мөфти дә Казанда кибет ачып, назәрәтне мантытабыз, дип куык очырып йөрде-йөрде дә, кибет салынгач, фикере үзгәрде дә куйды», – дип, җомга көн дип тә тормый гайбәт чәпчерәтте…
– Иншаллаһ, Тәлгать әфәнденеке үзгәрмәс, күңелеңне киң тот, – дидем мин моңа.
    Ике рәкагать фарыз намаз тәмамлануга, мәчеттән атылып чыгып, метро тарафына йөгердем. Анда, башына таҗ итеп, формасы кушкан ике япьле сәмругъ кош беркетелгән бүрекле полиция хезмәткәре минем артык каударлануымны күреп, уяулык күрсәтте рәхмәт яугыры, туктарга боерды, кая баруым белән кызыксынды.
 
– Кәҗәләр бистәсенә, – минәйтәм.
     Капылт бирелгән сораудан каушап, берлек сандагыны күплек санга аударганмын.
Погонлы, урыннан купмаска боерды һәм кесәсеннән телефон тартып чыгарып, миңа күзенең агы белән карый-карый, кемнәндер, үзе эшләгән оешмадан, ахрысы, Кәҗә бистәсендә полиция бүлекчәсе бармы-юкмы, дип белеште… Тавышы чыңлап тора, аңа әйтелгән җавап та аерым-ачык ишетелә, Ходайның хикмәте. «Анда каләмзатлар», – дигән урысча җавап ишеткәч, йөзе яктырып китте һәм миңа, «китә аласың», дип ымлады…
       Кремль белән Кәҗә бистәсе тукталышы арасы якын, әмма барыбер соңардым. Залда җыелыш башланган, чакырылган каләмдәшләр, җомга намазы, дип һич хафаланмаганнар, урындыкларны әйтелгән вакытта иярләп, карашларын президиумга текәгәннәр. Иелә-сыгыла, журналист Рәфыйк Юныс кырындагы буш урынга укталам. Президиумдагы җитәкчеләр, галим-галимәләр сөйлиләр, аңлаталар, залдагылар – тыңлый, баш кага һәм арада сакал селкетүчеләр дә юк түгел. Баксаң, кыска бәяннар бәйгесендә егерме әсәр катнашкан, өч авторга, шул исәптән мин фәкыйрьгә дә кызыксындыру премиясе тәти икән. Аннары чират өченче урынны яулаган ике ханымга җитте. Беренчесе – Тукай бүләге лауреаты Нәбирә Гыйматдинова, ә икенчесе «Звезда Поволжья» газетасында, булачак татар тәнкыйтьчеләре мөгаллимәсе, дип телгә алынган Рифә ханым Рахман булып чыкты. Соңгысы, бүләкне кабул итеп алгач, өченче урын премиясе алуына рәхмәт йөзеннән биш студентына «Казан утлары» журналына яздыру максаты белән, баш мөхәрриргә, пакетка салынган акча сузды. Беренче урынны алсам, күбрәк шәкертләремне яздыртасы идем, дип тә белдерде. Баш мөхәррир, көн тәртибендә каралмаган матавыктан гаҗиз калып, гәүдәсе белән артка авышты, бухгалтериягә кереп, тиешле формада хәл итү мөмкинлеген төшендерергә тырышты. Хәлбуки, мөхтәрәм ханым, вакыты тарлыгын сәбәп итеп, пакетын журналның техник хезмәткәренә сонуга иреште…
Өченчесе сыман, беренче һәм икенче премияләр дә, ни хикмәт, яшьләргә һәм яңаларга да түгел, ә нәкъ халкыбызның «атлар су эчкәндә, тайлар боз ялый» дигән зирәк әйтемендәгечә, Тукай бүләге лауреатлары, мондый конкурсларда бүләкләрне һаман-һаман ала килүче Батулла һәм Зөлфәт Хәкимнәргә язган булып чыкты. Хәтерем алдамаса, соңгы «Татар пьесасы» (2014нче ел) бәйгесендә Зөлфәт Хәким берүзе өч номинациядә өч премиягә лаек булган иде… Бу җәһәттән Батулланы да төшеп калганнар рәтенә  кертеп булмый. Ике гаеттән дә олы изге җомга көннәрендә, кире тәгәрәтеш матавыгына тармадыммы тагын, дип аптырабрак торганда, каршыма елның фасылына карамастан, һәрвакыт таҗ сыйфатында көяз каракүл бүрек йөртүче халык язучысы, Коръән тәфсире язып, дин әйдәре булып та мәшһүрлек казанган Батулла әфәнде килеп, уңышка ирешүем белән котлый. Тагын кемнәрдер дәшә, сәләмли. «Ә мин торам кулларымны сузып, аты туарылган арба кебек»… дигән, кемнеңдер шигъри юлы искә килә… Ул да булмый, рәссам Зөлфәт Хәйруллинга охшаган берәүсе яннан узып китә… Ул булса, күрешми калмас иде, ул түгел иде, ахры. Яшерен-батырын түгел, рәссам-карикатурачы Зәлфәт Хәйруллинның шаржларына битараф түгелмен. Каләмзатларны бигрәк тә коеп куя, егылып үлмәле. Бердәнбер җитешсезлеге – әдипләрнең кул чугына игътибары җитми. Бармак суыра-суыра яза торгач, каләмзат бармакларының тәмам җепкә генә калуын әлегәчә шәрехләгәне юк…
"Безнең гәҗит"

суббота, 9 декабря 2017 г.

БӨРБАШ МӘЧЕТЕНӘ ЧИРЕК ГАСЫР



                   
          
                                                                 Кайчак еракларга китмәк булам,
                                                                 Алып ялгыз башым, бер башым;
                                                              ...Мөмкин түгел, мөмкин түгел,
                                                                 Синсез калу газиз Бөрбашым...

            Җәлил хәзрәт олы башын кече итеп  туган авылы Бөрбашта мәчет төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан узачак бәйрәмгә чакырды... Тантана 2 декабрь шимбә көн ике катлы мәдәният йортында уза булып, фойеда килүчеләрне кайнап торган самавырлар, төрледән төрле чәй ашлары , тәм-томнардан сыгылган  өстәлләр каршылады.  Биредә хезмәт күрсәтүче мөселманча киенгән туташ вә ханымнар бик  тә җитезләр, һәркемне табынга дәшеп сыйлау хәстәрендә, табадан гына төшкән  кайнар коймакларын да  күз ачып йомган арада   китереп  куялар... Читтән килгәнме син, шул авылныкымы, кемнең кем булуын тикшерү, кеше аеру юк, бар да кардәш, үз һәм якын...
         Тамаша залында алдагы ике рәт килгән кунакларга  дип тамгаланган, ә калган барча урыннар авылдашлар өчен.  Беренче сүз мөфти хәзрәткә бирелеп, ул әлеге истәлекле җыенның  Мәүлид аенда, Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. туган көнен зурлау  үрелешендә узуын искәртте, мондый  бәйрәм уздыру  зарурлыгына  дәлилләр китереп, һәммәбезне  дә сәламләде һәм тәбрикләде. 
        Русия мөселманнары дини мәҗлесе    мөфтие Әлбир Крганов чыгышы аеруча тәэсирле булды. Ул динне –гүзәл әхлак, дип тәгаенләп, дөреслекнең, хакыйкатьнең  барыбер өстенлек алуын дәлилләү өчен, Мөхәммәт пәйгамбәр г.с. нең үз эшчәнлеген дүрт метрга биш метр мәйданы булган балчык өйдә яшәп башлавын, ә шул чорда Византиядә, Римдә  биек таш колонналы сарайлардагы хакимнәр  үз инануларын таратуын искәртте, һәм   ислам тәгълиматының  җиңүчән табигатенә, һәрдаим үсештә  булуына  басым ясады... Аннары сүзне  Ханты Манси автономияле округы мөфтие, Татарстан мөфтиятенең беренче баш казые Габделхак   хәзрәт Саматовның  улы  Таһир хәзрәт алды. Ул  , әтисененең, үз вәгазьләрендә җырларга, шигырьләргә мөрәҗәгать  итәргә яратуына тукталды, һәм артык коры эчтәлекле,  ялыктыргыч дини мәҗлесләрнең татарларга хас булмавын  искәртте...  
         Җыеныбызда танылган журналист,  дини календарьлары белән  дә танылу алган Фәния Хуҗәхмәт, президент аппараты һәм район хакимияте вәкиллләре дә чыгыш ясап, һәркайсы Җәлил хәзрәтнең дини  эшчәнлегенә югары бәя биреп, киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр, яңадан яңа казанышларга ирешүен  юрадылар... Дин юлында активлык күрсәтүче өлкән яшьтәге  авылдаш гүзәл затлар исеменнән чыгыш ясаучы   бер ханым, Җәлил хәзрәт белән аралашу безне унсигез яшьлек  чакларыбызга кайтара, дип  тә, әйтеп салды... Мондый ихлас белдерүне җор телле могътәбәр хәзрәтебез җавапсыз калдырмады әлбәттә,
-  Минем генә әбиләребез белән аралашканда бер дә унсигез яшьлек чагыма йөгереп кайтасым килгәне  булмады, - дип , залда утыручыларның күңелләрен күтәрде...
          Аннары, дини эшчәнлектә аерата тырышлык күрсәтүче авылдашларны бүләкләүгә чират җитте. Иң әвәле мәчетне сызымсыз проектсыз ифрат күркәм гәүдәләнештә төзүгә ирешкән алтын куллы  ир-ат сәхнәгә чакырылды.... Бөрбаш авылы мәдрәсәсен гөрләтүчеләрне бүләкләү чираты җиткәч, Җәлил хәзрәт кереш сыйфатында   мәзәк тә сөйләп алды. “Имеш, ниндидер бина җимерелгәч, кирпечне, комны һәм цементны кулга алып суд каршына бастырганнар . Шунда, цемент,
- Мине азат итегез, мин бу төзелештә гомумән катнашмадым,-дип күрсәтмә биргән. Шуның сыман, - дип дәвам итте хәзрәт, - боларның мәдрәсене ал да гөл эшләтүендә минем  катнашым юк, үзләре тырыша, ә миңа мактанып йөрергә генә кала...
             Сәхнәдә мөнәҗәтләр укуда мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм мәктәп яшендәгеләр сынашты... Балалар , чыгыш ясап чыгып барышлый, хәзрәтнең, “сезгә күчтәнәчләр булачак” дип пышылдавын , алгы рәттә утырганга күрә, ишетеп калдым. Минем артта утырган чапанлы  дүрт биш  кунак хәзрәтнең үзара русча чыш-пыш сөйләшеп утыруын исәпләмәгәндә, кичә  саф татар телендә барды. Ни хәл итәсең, хак булса, мөфти хәзрәтнең мәчетләрдә вәгазьләрнең татар телендә генә узуына фәтва биреп торуына карамастан,   “туган телемдә,  татарча, йөрәкләргә үткәзеп сөйли белмим”, диясе урында, “русча сөйләмәсәң, мәчеткә йөрүче калмый”, дип чыгымчылаучы хәсрәтләр ( хата минеке-Р.З.) дә   дәгъвәт итә  имеш  Казан каласында...
             Минем  бер төгем булган җирдә үзем булган кебек тоярсыз, дигән сүзе булган пәйгамбәребез. г.с.нең, өйлә намазыннан  чәч бөртеген күрү бәхетенә ирештек. Аны , Әлбир  хәзрәт Крганов матур сандыкта алып килгән.    Аннары, янә  аш-су мәҗлесенә дәштеләр. Янәшәмә туры килгән  яңа танышларым “Татарстан яшьләре”н  генә алдырабыз, әгәр бу очрашуны язып чыксаң  тик шунда җибәр, дип колагыма киртләделәр.  Бер, агай,  мәкаләләреңне калдырмый укыйм, “үлгәнче  күреп каламмы шул кешене, юкмы, дип йөри идем,  тәки  морадыма ирештем”, дип аркадан да каккалады...  Юк - юк та   язганыңны укыштыручылар очраштыруы күңелле хәл инде ул... Танылган язучы  Фоат Садриев та, моңарчы алдырмый идем “Татарстан яшьләре”н, синең язмаларны укыйм дип кенә язылдым, дип телефоннан шалтыратып әйтүе  күңелгә хуш килгән иде...          
           Китешли, Җәлил хәзрәтне ничек табып рәхмәт әйтергә икән дисәм, ул инде кунакларны озатырга дип әллә кайчан урамда тора... Чапаннарны  җилтерәтә торган  җилле  иде ул көн.  Вакыт-вакыт урамны тутырып тузан өермәләре дә купкалады.  Әмма  авылдагы бәйрәм  рухына  хилафлык килмәде, карашлар якты, күңелләр шат, күтәреңке булды....
          Җәлил хәзрәт, йомгаклау чыгышында үз чиратында кунакларга , зурлап килүләре өчен рәхмәтләрен әйтеп,  Балтачта өч мәчет гөрләп эшли, тиздән дүртенчесе файдалануга тапшырылачак , дип сөенче алды. Онытып торам икән, анда миңа да сүз бирделәр... Сәхнәгә күтәрелгәч, үзем яшәгән Шәмәрдән бистәсендә  ике мәчет эшли, Мәүлид бәйрәмнәре аш-су мәҗлесләре белән  бездә дә үрелеп уза , ә мин яшәгән йорттан нибары  биш өй аркылы өченче өр яңа мәчет сафка басып килә , эчке эшләре генә  калды, дип мактанасым килде. Соңгы тапкыр  Җәлил хәзрәт,Шәмәрдән бистәсендә халык белән очрашуга килгәч,  бер ханым  аңа, залны яңгыратып иңглиз телендә сәлам бирүен һәм ул да  аңа инглизчә җавап күндерүен, ә сәлам бирүченең аны  мәктәптә инглиз теленнән укыткан  бистәдәшем  Алсу ханым  Әпсәләмова  булуын, тагын әллә ниләр тезәсем килде.... Әмма, Бөрбаш авылына багышланган, Җәлил хәзрәт заказы белән минем тарафтан иҗат ителгән җырны җырларга чыгып басканнарын күргәч, күп  сөйләп залдагыларны ялкытырга яхшысынмадым, хәзрәт китереп тоттырган истәлекле бүләкне алып, аңа һәм бөрбашлыларга рәхмәт әйттем дә, урыныма ашыктым...   Җыр ошады, хәлбуки, минеке икәне искәртелмәсә, көен  танып җиткермичә, кем язды бу матур җырыгызны,  дип сорашкан булуым да  ихтимал иде...Т.Я. 7.12.2017 (тулы версия)

воскресенье, 19 ноября 2017 г.

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз...

 Борынгы заманнардан бирле кешеләр үз-үзләрен аңларга тырыша, галимнәр, фикер ияләре, әдипләр бу теманы аркылыга-буйга «сөрә», хәлбуки, уртак ноктага киленми, фикерләр һәм нәтиҗәләр төрле һәм аларның ниндиләре генә юк. Кеше хакында интернетта да кайнар бәхәсләр бара һәм кайсыдыр форумда хәтта «җирдәге барлык дәүләтләр дә караклар һәм җинаятьчеләр тарафыннан, бөтен байлыкны үзләштерү ниятеннән чыгып төзелгән. Шул сәбәпле, кешелек һәм табигать деградация кичерә» дигән рухтагы язма да күзгә чалынды.
“Татарстан яшьләре”нең 5 октябрь санында Рашат Низаминың шул дулкында “Без кем? Кешеме...” исемле мәкаләсе басылып чыкты. Анда автор кешелек тарафыннан табигатькә салына торган зыяннардан керешеп, илләр арасындагы сугышлар, атом-төш коралы уйлап табу, аны куллану, акчага табыну, ил хөкүмәтләренең киләчәкне кайгыртмавы турында күңелендә җыелганнарын бәйнә-бәйнә бушата һәм “кибәнен” “кеше сүзен баш хәрефләр белән язарга яратабыз, минемчә, ул моңа лаек түгел” дигән хөкем карары белән очлый. “Быз” дип күплек санда әйтеп, ул социалистик реализм ысулына тугры калган каләмдәшләрен күздә тота ахрысы.

Кайбер язучыларыбыз авызыннан язганнарына мөкиббән китмәүләренә, бәян иткән “дөреслекләре”нә битараф калуларга гаҗизлектән – “татар уянмый”, ә әсәрләрен тәнкыйди күздән уздыруларга каршы – “миннән көнләшәләр” һәм “татар башын татар ашый” дигән универсаль җаваплар ишеткәләгән, мәкаләләреннән шул рухтагы игезәк сөземтәләрне укыштырган бар иде. Олпат саналучы бер язучыбызның кайчандыр бер газетада “мин милләтебезне аранда озак торгач басуга иреккә чыккан бозауларга охшатам” дип тә кукрайганы булды. Ә кайбер каләмдәшләр, бәласеннән баш-аяк дип шыкаеп, шүре җибәреп микән, конкрет рәсми шәхесләрнең милләткә зыян салучы гамәлләрен тәфсилләп тормый гына, барысы өчен дә тулаем халкыбызны гаепләп “кыюлык” күрсәтергә махсуслашты. Ни гаҗәп, Рашат әфәнде Низами да бу язмасында шул алгоритмда “кеше”не оялтырга алынган ахрысы.
Акны – ак, караны кара дип тәгаенләп, асыл хакыйкатькә хилафлык китермичә, татарның бөек композиторлары Салих Сәйдәшев һәм Фәрит Яруллиннарның катлаулы язмышын чагылдырган, хакимият сөеклесе булуга ирешкән иҗат кешеләренең аларга карата тискәре гамәлләрен документларга таянып раслап, аларның конкрет исем-фамилияләрен атап, тәфсилле бәян итүле китаплар язган һәм моның өчен хөкүмәт бүләкләренә түгел, ә төрле дәрәҗәдә ризасызлык белдерүләргә тарыган якташ язучы Рашат әфәнде тоткан юлыннан тайпылмаска тиеш иде кебек. Аның татарның өченче олпат композиторы, нәсел тамырлары Саба районы, Шыңар авылына тоташкан Рөстәм ага Яхин турында да китабы чыгуын мин генә көтмимдер дип уйлыйм...
“Кеше” сүзе зур хәрефләр белән языла дип тәкрарлау, аны камил, кимчелексез иҗтимагый корылышка ирешәчәк зат дип санау, кешелекнең хәзерге буыны коммунизда яшәр дигән белдерүләр “иң алдынгы тәгълимат”ны алга кәшәләүче коммунист җитәкчеләрнең һәм шуларның һәр җил чыгаруына “ярхәмикалла” дип торучы кызыл каләмзатларның җилпенүләренә барып тоташа. Бу җәһәттән шушындый күренеш күз алдына килә: чукча үзе утырган һәм йөк төялгән чанасына җиккән этләрне балык эленгән озын колга белән алга баруга рухландыра. Этләр алларында бөтерелгән, әмма куып җитеп булмый торган җимгә алданып, дилбегә тотучы теләгәнчә борыла-сырыла “алга” баралар. Ягъни, коммунизм турындагы әкият – чукча чанасына беркетелгән колгадагы алдавыч. Гавәмчә әйтсәк, халява. Аңа ихлас омтылганнар үз көенә җилдерсә, асыл хәлне аңышкан һушлыракларының сыртына кыен төшкәләү аларын да уртак ритм кысасына турылый һәм күнектерә...
“Син бөек”, “син каһарман” дип үсендерүләр, хаким даирәләрнең тар мәнфәгатьләре хакына кешеләрне утка-суга кертү – үз-үзләрен алар рәхәте өчен ахмакларча хезмәт иттерү, хәтта корбан иттерү өчен үтемле әмәл. “Чанада җилдерүчеләр” миллионнарны таякка эшләтүләрен, аларга сугыш һәм ачлык афәтләре татытуларын, ГУЛАГ газабы чиктерүләрен, физик җәзага тартуларын, җәза психиатриясе куллануларын, илдән сөрү, дәрья-дәрья кан һәм күз яшьләре агызулы барча җинаятьләрен “бөек максат хакына” дип аңлаталар һәм акланалар. Кешене “бөек” дип дәлилләүләр өчен әледән-әле ясалма, ялган геройлар уйлап чыгарыла. Соңгы вакытта интернет мөмкинлекләре ачылу аркасында, моңарчы батыр, мәрхәмәтле, гадел, талантлы, бөек дип тәгаенләнгән байтак шәхесләрнең адәм актыклары булуы фаш ителде. Иң кискен фаш итүләрдә журналист А.Невзоровның өлеше шактый. Ул хәтта атаклы полководецлар дип танытылган Суворов, Кутузовларны да аямады. Әмма Александр Глебович бөек, шәп саналучы байтак шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләреннән китергән үтергеч фактларына таянып, кешелекне дә, кешене дә гаепләми, ә конкрет “нокта”ларга гына бәрә. Шушы дулкында үзебезнең татар матбугатында да кызыклы фактлар яктыртылгалый. Мәсәлән, Егоров белән Кантария тарафыннан “хосусыйлаштырылган” батырлык турында да ярыйсы гына үзенчәлекле язмалар басылгалап тора.
Ислам дине өйрәтүенчә, адәм баласы Аллаһның зәгыйфь колы, һәм ул хатадан хали түгел, димәк ки, камил җәмгыять төзергә сәләтсез. Ә идеаль җәмгыять бу дөньяда түгел, теге дөньяда гына булуы мөмкин. Һәм кешеләр ихтыяры белән дә түгел, тик Хак Тәгаләнең рәхмәте илә. Һәм анда, коммунистлар өйрәтмәсеннән үзгә буларак, һәркем кертелми, лаеклылар, изге гамәл кылучылар гына сират күпере кичеп уза ала. Лаек түгелләр кылган гөнаһларына карата тәмугның төрле катларында урынлаша, иң төпкә – җиденче катта мөнәфыйклар өчен урын каралган. Мөнәфыйклар дип икейөзлеләр, әманәтләренә хыянәт кылучылар тамгалана. Әйтик, коммунизм турында илдәшләренең генә түгел, Җир шарының байтак халыкларының башын бутаган коммунист җитәкчеләребезнең СССРны таратулары, гомумхалык байлыгын үзләштереп үзләре каргаган капиталистлар дөньясы кочагына атылулары мөнәфыйклыкның моңарчы күрелмәгән асыл үрнәге булып аңлашылды.
Әлбәттә, бөтен җаваплылыкны үз җилкәңнән төшерү, яраткан халкыңны судан ак, сөттән пакь күрсәтү хакына, гаепне башкаларга сылтарга корылыш адым саен очрый. Кемнәрдер дөньядагы бөтен юньсезлекне инглизләргә, немецләргә, яһүдләргә, татар изүенә яки русларга сылый. Гитлерны, Сталинны, Ленинны һ.б. җитәкчеләрне элеп алып селкеп салулар дәвам итә. Матбугатта АКШны яки Русияне фаш итүләр, “ваһһабитлар”ны, “ислам экстремистлары”н каргаулар тынып тормый. А.Невзоров мондый матавыкны, ОМОН хезмәткәрләре резина күсәкләрен болгаган сыман, информация сугышы солдатларының телләрен болгавы дип бәяли.
Кешелеккә бәя кую яки үпкә белдерү әдипләрдә очраштыра торган шәй. Дин тәгълиматлары кешеләрне гаепләүне тыя, ислам динендә бу – изге хәдисләрдә, христианнарда исә “не судите, да не судимы будете” дигән вәсыять-кагыйдәдә чагылыш таба. Медицина да хупламый андый күңел талпынышларын: кемне дә булса гаеплисең икән, димәк, күңелең аны юк итү корылышына күчә дип саный психиатрия табиблары. Тулаем кешеләрне гаепләргә, хөкем итәргә алыну, диндарлар фикеренчә, бәндәләрне үзенең коллары, ягъни милке сыйфатында бар иткән Хак Тәгалә вәкаләтләренә кизәнүгә кайтып кала. Ахырзаманнын котылгысызлыгы кисәтелгән изге китапларда Хак Тәгалә тарафыннан кешелекне инде бер тапкыр гаепләп, су астында калдыруы искә алына. Бик аз кешеләр һәм пар-пар җәнлекләр Нух пәйгамбәр төзегән корабта шул афәттән исән кала.
Әлбәттә, кешеләр кырыкмаса кырык төрле. Бар сәламәтләре, чирлеләре, батырлары, куркаклары, акыллысы, ахмагы, ак якалы хезмәттәгеләре, хәләл көче белән көн күрүчеләре, бар закон кысасыннан тайпылмаучылары һәм тайпылырга дучар яки шуңа һәвәсләре, диндарлары яки атеистлары... Кешене уртак ваклаучыга китереп хөкем итү коллектив җаваплылык тәртибе урнаштыруга корылышлы тоталитар режимга хас.
Дөрес аңлашылсын, Рашат Низами мәкаләсенә карата шәрехләмәләрем шәхси фикерләремнән чыгып язылды. Авторны гаепләргә дә, яки ахыргы дөреслеккә дәгъва кылырга да ниятем юк. Барлык татар язучылары да бер калыптан сугылган, бер чыбыктан сөрелгән дигән ялгыш фикер борынламасын тагы дип кенә чапалануым...