Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 2 ноября 2015 г.

ҺӘР СҮЗНЕҢ ҮЗ ТАМЫРЫ


                Автор буларак укучыларымның миңа белдергән дәгъваларыннан хәбардармын. Иң еш ирештергәннәре – “иске сүзләрне еш кулланасың, язмаларыңны бер кат укып кына аңлап бетереп булмый...” Күптән түгел бер ханым, каяндыр кәрәзле телефонымның номерын юллап табып, ветеринария институтын тәмамлаучылар адресына моннан байтак еллар элек саксызрак ычкындырган фикерләремә карата, өч көн узгач исәнмесез, кодагый, дигәндәй, ризасызлыгын белдерде... Янә бер танылган, исем-титулларга ия язучы әфәнде редакцияләрдә мөхәррирлек вазифасындагы каләм ияләренә карата шәрехләмәләремне типкәләү дип бәяләде. Нәрсә дим, зинһар, кичерегез, мөхтәрәм укучыларым... Мин белдергән фикер минеке генә, аны кире кагу да, тәнкыйтьләү дә сезнең ихтыярда... Үзен тау башында тоеп, шуннан торып халкыбызны “татар башын татар ашый” дип сүгеп, аңа нишләргә кирәген өйрәтеп утыручы “штаттагы милләтпәрвәрләр”дән аермалы буларак, мин һәркем белән тигез шартларда аңлашу, бәхәсләшеп хакыйкатьне аныклау ягында. Бәхәстә кем җиңүе мөһим түгел, газета мәнфәгате өчен беренче чиратта аның укучылар күңелен җәлеп итүе кыйммәт... Алай да, санга сугып, миңа карата әйтелгәннәр уңаеннан укучыларымны җавапсыз калдырсам, хөрмәт итмәү булып аңлашылуы мөмкин дип санап, хәл кадәри акланмакчы һәм ачыклык та кертмәкче булам. Элегрәк дөнья күргән (1991 ел, “Аваз” газетасы) “Фәһем шкаласы” исемле бер мәкаләмдә инглизләрдә, сүз запасларыннан чыгып, түбән, уртача һәм югары фәһемлеләргә аеру булуын, өч меңгәчә – түбән, өч меңнән ун меңгәчә – уртача һәм ун меңнән күбрәк сүз запасына ияләр – югары фәһемле саналуын һәм пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның “кто разговаривает кое-как, тот и мыслит кое-как” дигәнен искәртеп узган идем. Һәм шундый керештән соң, бәгъзеләребезнең сөйләм теленә дә тукталдым шикелле...              Мәгълүм ки, әйтергә теләгән фикерне төгәл җиткерү өчен тиешле сүзләр эзләргә туры килә. Әйдәгез, моны мисал китерүдән башлыйк. Җөмләдән, ни хакындадыр язмакчы булдым, ди. Әлбәттә инде, иң әүвәле үзәккә куйган вакыйганы яки хәлне, үзең өчен генә булса да, ни-нәрсә дип атау, аңлау алгы планга чыга. Әйтик, прецедентмы ул, рецидивмы, әллә инцидентмы? Инцидент булса, күңелсез очрак, эш барышында аңлашылмаучылык, мисал өчен, ил чиге буенда бәрелеш. Прецедент дигәне, бүгенге гамәлләрне нигез буларак ассызыклаучы моңарчы булган очрак, вакыйга... Рецидив исә, инде бер булган хәл яки гамәл, вакыйганың кабатлануы... Янә бер мисал китерик: берәү ниндидер хәлгә тара. Дучар буламы ул, мәхкүм, яки мәҗбүр буламы? Татарда “сукыр тавыкка бар да бодай” дигән әйтем бар... Татарча басмаларда утыручы каләмзатлар әйтеп үтелгән вариантларны синонимнар (төрдәш сүзләр) дип карап, гавәм өчен аңлаешлырагын сайлауны кулай саный кебек... Район гәҗитләре, дәүләт химаясындагы басмалардагы язмалар шулай фаразларга киң җирлек калдыра...Мин фәкыйрьнең гуманитар түгел, ә техник белем алган, вузда ике ел югары математика фәне үзләштереп чиләнгән кеше буларак, фикер сөреше үзгәрәк. Мәкаләдә яки әсәрдә ниндидер фактны яки эпизодны бәян иткәндә тиешле сүз сайлый башлагач, аның берсе мәгънәне – 60 , икенчесе – 70, өченчесе – 90, ә кайсыдыр 100 процент ача булып аңлашыла. Укучы өчен иң гади, аңлаешлырагы беренчесе, дип фараз кылыйк. Әгәр шул аңлаешлылык юлы белән китсәк, тора-бара ахыргы нәтиҗә, сөземтә, ә математикадан хәбәре барларга ул шартлы рәвештә тапкырчыгыш булып та тоелырга мөмкин, дөреслектән, минем карашка шактый ерак китә... Хөкем эшләрендә дә бер сүз барысын да хәл итеп куйгалый, дип саный юристлар. Чөнки фикерне бер төрле белдерсәң, ул, әйтик, яла ягу булып кабул ителә, һәм сине җавапка чакырырга мөмкиннәр, ә башкачарак бәян иткәндә, хәтта андый астыртын ниятең булган тәкъдирдә дә, гаепләргә җирлек калмавы ихтимал... Кыскасы, эстәгән белемнәрең, тормыш тәҗрибәң төгәлрәк сүзләр сайларга мәҗбүр итә икән, моның нәрсәсе гаҗәп?
Мәгълүм ки, бар гавәм теле, бар әдәби, бар терминнарны эченә алган фәнни һәм бар рәсми эшләр йөртү теле. Кайчан гына аларның һәркайсы теге яки бу кимәлдә гамәлдә иде. Ә менә “суверенитет” яулаганнан соңгы елларда хәл үзгәрде, татарча басмалар, татарча радио-теле тапшырулар бары тик корама гавәм теле белән эш йөртүгә, туган көннәр, мәҗлесләр уздыручы шабашчы тамадалар теленә каулана бара шикелле. ...Бер танышым, анекдот сөйләсәң, бүген күпләр аңламый, дип зарлана. Тормыш авыр заманда яшәгән бер килен тамагы туйганчы ашаткач көлә башлаган, имеш: баксаң узган ел кемдер әйткән кызык сүзне исенә төшергән... Әмма бу бүтән очрак, безнең тук чорга ябышмый. Бүген юморга ис китми башлауның сәбәбе сүз кадерен җую, аны урынлы-урынсыз, теләсә ничек, әйдә, ярар дулкынында куллану ахрысы... Элек кешеләр җандашлык тоеп аралаша, ихлас серләшә, мәҗлесләрдә кара-каршы, берсеннән берсе үткенрәк җаваплар таба-таба җырлаша торганнар иде... Хәзер, мәҗлесләрдә җырлашу түгел, үзара сөйләшергә дә әллә ни җай чыкмый. Тамада тын алырга да бирмичә теленә килгәнен сиптерә... Менә бер мәлне акча салынган конверт бирү мәҗбүриятеннән, урыннан кубып, “бәхетле булыгыз”, “фәлән итегез”, “төгән итмәгез” сыман игезәк эчтәлекле чыгышлар башлана... Туй булса, “ике якны да тигез күрегез”, “бер-берегезгә юл куегыз”, “әти-әниләрегезне онытмагыз”, һ.б.ш.и. Шабашчы алып баручылар өчен шәп инде бу, байтак вакытны ала торган мәрәкә, сару кайнаткыч такылдауларыннан үзләре дә ял итә, кунаклар колагын да тынычлыкта калдыра... Алай да , бер танышым уздырган мәҗлес уртак калыптан тайпылышлы булуы белән истә калды... Юбилярны котларга теләсәң аерым бүлмәгә кереп, кинокамерага сөйләү мөмкинлеге хәл ителгән иде анда. Ялгызың керәсең дә, берәүне дә ялкытмыйча такылдыйсың... Ул мәҗлескә өч кешегә генә тост әйтү каралган булып чыкты: эш буенча иң югары җитәкчесенә, коллегалары исеменнән хезмәттәшенә һәм хоббие буенча (ул көрәшче) җитди бәйгеләрдә җиңү яулаган сөлгедәшенә...Калган вакыт үз көебезгә ашап-эчеп, фикер алмашып, артистларның концерт номерларын караштырып хозурландык... Тәнәфестә юбиляр янәшәсенә басып фотога төшү мөмкинлеге бар иде... Хушлашып, таралышканда ул фотоларны алу бәхетенә дә ирештек...
Минемчә, татарча туйлар, мәҗлесләр , сабантуйлары, башка бәйрәмнәр оештыруның мәдәни җирлекле милли йөзе булырга, ул хакта гыйльми эшләнешле әтрафлы китаплар, кулланмалар сәүдә нокталарында чыгарылырга тиеш... Киң кулланышта булган рус телле бәйрәм сценарийларының мескен чагылышы булып чыкмасын иде алар, үз йөзләренә ирешсеннәр иде... Бу өлкәдә хезмәтләр язып бастырып, төрле исемнәр алган галим-голәмәләребез дә бар бугай лабаса безнең... Хәер, мәдәният белән бәйле вазифалылар, мандатлылар моны кирәксенми икән, димәк, шулай шәп... Кем әйтмешли, күрәсең, ул шулай куелгандыр...
Тукайның күп кенә тирән мәгънәле гүзәл шигырьләрен бүген аңлап бетереп булмый...Гәҗит-журнал теленең гавәм теленә омтылуын халыкка якынаю дип аңлату артында рия ята. Татарның әдәбият, фән һәм дин тәгълиматлары өчен чиксез мөмкинлекләргә ия, бай, гүзәлләрдән гүзәл телен ясалма рәвештә ярлыландыру, аннан, табигый рәвештә фарсы, гарәптән кергән алынма сүзләрне катлам-катлам алып ташлап, өлешчә русча һәм русларның Көнбатыш Европа халыкларыннан кергән сүзләргә алмаштыру, татарның тел гыйлемен филология дип атап, үз-үзен татарча аңлата алмау хәленә калдыру белән килешмәү ята бугай минем “аңлаешсыз” телдән баш тарта алмавымда. Һәр сүзнең үз урыны! Шушы җәһәттән Батулла язган Коръән тәфсирен генә алыйк. Ул анда яратты (сотворил) сүзен яралтты (зачал) дип алмаштыра... Ә “Фатиха” сүрәсендә Хак Тәгалә хакында “тумады”, “тудырмады” диелә... Адлер Тимергалин бер мәкаләсендә, шушы уңайдан “яратты”ны яклап, моңарчы татарның барча дин галимнәре “яратты” дип тәгаенләвен һәм Тукайның да “шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббесе” дип язуын искәртә... Күренә ки, бер ялгыш сүз куллану да тулы программага вирус кертү сыман хәтәр нәрсә...Дин тәгълиматында Хак Тәгалә юктан бар итә диелә икән, димәк, яралтты (зачал) аның нигезенә каршы төшә, дип тасдыйкълады мөхтәрәм Адлер агабыз...
Инде ветеринария институты, аның шәкертләре хакындагы фикеремә тукталыйк. Мин бу темага Татарстанны төбәкләр арасында дуңгызлар үрчетү юнәлешендә Русиядә беренчелеккә чыгару проектын, туган җиребездә былбыл сайравын чучкалар чинавына алмаштыру дип санап, каты борыннарның кайсы регионда күпме баш саны булуларына кадәр тәгаенләп, берничә тапкыр язганмын... Иң беренчесе “Мырыкчылар хакимияте” дип атала (1996 ел, 10-20 февраль, «Аваз» газетасы). Хәлбуки, үз профессиясенә тугры ветеринарларга дәгъва юк ул язмаларда. Туганнарым, дусларым арасында бу профессия кешеләре очраштыра. Арада үз һөнәрләре буенча Русия дәрәҗәсендә мактаулы исемнәргә ирешкәннәре дә юк түгел...Язучылар арасында иң яраткан әдипләремнән берсе ветеринария фәннәре галиме Атилла Расих, аның шушы профессия кешеләренә багышлап язган “Ике буйдак” романы әдәбиятыбыз ирешкән биек үр, югарылык дип саныйм. Әле эшчәнлеген шушы профессия белән башлаган Гөлзадә Сафиуллина бар. Ул башкарган “Сөялдем сөяннәргә” җырын (Риф Гатауллин көе, Фәнис Яруллин шигыре) күңелем түрендә йөртәм. Шул сәбәпле, шундый исемле хикәя дә язганым булды...
Аннары, нинди дә булса вузга карата дәгъва белдерү, кайсындыр югары, кайсын түбән санау, бүген имтиханнар, зачетлар гына түгел, дипломнар, фәнни исемнәр акча ярдәмендә хәл ителгән, фәнни исем алу өчен плагиатлык (караклык) фаш ителү очраклары матбугат аша белдерелеп торган заманда, тәҗеллеген җуйды, дип санарга да рөхсәт итегез...
Язмамны күңеллерәк нотада тәмамлыйсы килә. “Җыр язмышы – ил язмышы” исемле язмама җавап итеп кемдер, берәр язучы танышым ахры, шаяртып, образга кереп, исемен, адресын тәгаенләми генә түбәндәге эчтәлекле хат юллаган:
             “Парламентта парландык, гимн юк дип зарландык, Рамазанның* шәп җырыннан кулай текст чарладык... Нәтиҗәсе шул булды, гонорары мул булды. Бердәм Рәчәй фиркасе, булдык шуның иркәсе, 309 нчы закон кабул итте безнең токым, хәерлегә юрадык, Кырымын да урадык. Коелса да комыбыз, ел да чыга томыбыз. Состык бүләк, исем, ат, бүртте чырай, үсте арт. Парламентта тамырлангач, эш урыныбызны иттек мирас, рас кәрт төшеп тора мач: бала газиз, куансын, блач тоеп, юансын! Яшәү рәхәт, күңелле, әллә шулай түгелме? Ниемә моң татарга, аны кырып атарга! Милләткә кирәк такмак, тыпырдый бирсен, ахмак, ә без ашыйк күрәгә, баш орып дәү түрәгә!”
          Укучыларым килешер дип уйлыйм, хат шактый тактсыз, тупас шәкелдә язылган....Нәзакәтлелек ягы такыр чыккан.
     ...Инде килеп язучы мөхәррирләр эшчәнлегенә карата каты кагылуга килсәк, анысы Тукай кирәкле шәй санаган тәнкыйть жанрын яклау ихтыяҗыннан булып аңлашылсын...
* шагыйрь Рамазан Байтимеров

вторник, 15 сентября 2015 г.

Баскыч

Тукайның “Баскыч” дигән шигырендә өстәге басмалар астагыларга түбәнсетеп карый. Менә беркөнне берәү килә дә, баскычны әйләндереп куя һәм астагылар – өстә, өстәгеләр аста кала. Ни хикмәт, теләсә-кайсы җәмгыять иҗтимагый корылышка, иерархиягә ия. Кемнәрдер күктә тилпенә, кемнәрдер чүптә казына, кем әйтмешли, ул шулай куелган...
“Т.Я.”ның бер санында ифрат кызыклы мәгълүмат белән таныштым. Анда Русиядә ничә миллион кеше эшкә яраклы яшьтә, ничәсе төрмәдә утыра, күпмесе наркоман, эчкече, күпме чиновник, күпме кеше полициядә, армиядә хезмәт итә – бәйнә-бәйнә язылган иде. Баскыч аска да төшерә, өскә дә күтәрелү мөмкинлеге бирә. Кемнәрдер эчүгә, наркоманлыкка бирелә, бомжлыкка чыга, ягъни төпкә төшә. Кемнәрдер гади генә эшкә тиенеп, агым уңаена яши. Кемнәрдер югары белем алып, иҗтимагый тормышта югарырак баскыч яуларга тырыша.
Соңгы вакытта социаль лифт дигән төшенчә еш кулланыла башлады. Анысы тиз арада һәм көч түгүләрсез генә өскә яки аска алып китү үзлегенә ия. Әйтик, эчкечелеккә, наркоманлыкка бирелү, бозык компаниягә иярү нәтиҗәсендә яшь кеше бик тиз төпкә төшсә, атасы генераль директор икән, баласын сүз чынлыгы, автобиографиясендә үсеш иллюзиясе хасил итү хакына тиз-тиз берничә вазыйфада тукталыш ясатып алалар да, генераль директор кәнәфие бушауга өлгергән җимеш сыйфатында шунда утырталар. Схема һәр өлкәдә дә якынча шушылай. Хәтта мәктәп, китапханә мөдире дә улын йә кызын үз урынына әзерли һәм бу гадел гамәл булып тоела.
Безнең илдә мәктәп тәмамлап, БДИ тапшырганнан соң иң текә, иң зур конкурслар юристлыкка, пиарчылыкка, дизайнерлыкка, икътисадчылыкка. Акчалыракларга баганалы юл шушы тарафта. Гадиләргә техник белем алу мөмкинлеге калдырылган. Чит илләрдә бездә әзерләнгән юристларга һәм телгә алынган башкаларга ихтыяҗ юк, ә менә техник белемлеләр анда үзләрен раслый тора. Кайчандыр илебезнең зур түрәләре төгәл фәннәрдән нигезле белемгә ия булган. Революциягә кадәрге Русия җитәкчеләреннән Сергей Витте һәм Петр Столыпин – математиклар, СССР чорында Алексей Косыгин – инженер, ә НКВД җитәкчесе Лаврентий Берия техник белемгә ия булган һәм ул илнең атом энергетикасына нигез салуга һәм атом-төш коралы булдырып, илне калканлы итүдә хәлиткеч роль уйнаган. Ә менә СССРның беренче җитәкчесе Ленин һәм соңгы җитәкчесе Горбачев – юристлар. Кем ничек фәһемлидер, миңа калса, үзгәртеп кору чорыннан соң техник белемлеләргә иҗтимагый баскыч вә лифтларда урын шактый тарайтылды сыман. Бер генә мисал китерик: бүген илебез хәрби промышленносте һәм космонавтикасы өчен хөкүмәттәге җаваплы кеше Дмитрий Рогозин Р авиаконструктор түгел, ә журналист.
Ни өчен Татарстанда Русиянең бүтән төбәкләренә караганда эшләр күпкә уңышлырак бара? Минемчә, Президентыбыз инженер-механик, ягъни техник белемгә ия зат – хикмәт шунда. Урыннарда техник белемле кешеләр булмау, менеджменттан хәбәрсезлек, стратегик фикерли белмәү теләсә-кайсы өлкәне бетенкерәүгә юнәлтә.
СССР чорының үз кимчелекләре бар иде, әлбәттә, ләкин иң караңгы авылда укыганнардан да техник белемле, дөнья таныган академиклар чыкты. Бүген текә түрә балаларының, аларның туганнарының белемнәре булса-булмаса да иң җылы урыннар биләве берәүне дә гаҗәпләндерми. Тиешле белемле, тәҗрибәле, урыс, татар һәм инглиз телләрен камил белгән бер шәхесне дәү түрәнең тән сакчысы малаенамы, туганынамы урын кирәк булган өчен эшеннән бушатулары хакында “Звезда Поволжья” газетасында “Думы на пороге” (29.05.2011 ел) дигән мәкалә дә язган идем. Соңрак белдем, бәгъзеләрнең намусы өлешчә чиста калган: үзләре чакырып китергән егеткә урамга чыгып кит дияргә үк яхшысынмыйча, самавырчы малай вазыйфасы сыманрак бүтән эш тәкъдим иткәннәр. Рас ошатмаган, кабул итмәгән икән, димәк, үзенә үпкәли. Күренә ки, лаеклы эш урыны түрә балаларына, аларның туганнарына гына түгел, тән сакчыларына, шәхси шоферларына, секретарьшаларына, мунчада арка ыш-кучыларына һәм тагын башка шундыйларга гына тәти булып чыга.
Әлеге кыйссаны үзәккә куеп, чорыбызны чагылдырган әсәр язарга ниятләдем. Һәм мин аны кыскача болайрак тәмамламакчы идем. Бүре билеты тоттырылган егет югалмаган, ул бүген ниндидер чит ил фирмасында эшли һәм Татарстанга кайткалап йөри. Аны әнә бара юлың дип куалаучының карьерасы да уңышлы барып чыккан: иң әһәмиятле “тән” тирәсендә ярдәмче дәрәҗәсендә бөтерелә. Һәм бу икәү очраклы рәвештә республика бәйрәмендә Болак ярында очрашалар. Текә түрә, берни булмагандай, теге ир-егеттән хәлен сораштыра, янәшәсендәге хәләл җефете, балалары белән сүз алмашырга да онытмый һәм үзенең язмышы катлаулылыгыннан зарланып алырга да җай чыгара. Буасы ерылган, кайчандыр үзе “игелек кылган” гаиләдән аерылып китә алмый, такылдый. Нәрсә төчеләндерә соң аны? Намусы уянмагандыр ич? Эшендә уңышсызлыклар чыгып, “астына су йөгергәнме”? Хәлбуки, рияданмы, ихластанмы, чәчелеп сибелүен аңлый торган түгел, чөнки йөзе күптәннән йөз булудан узган.
Әдәби журналларның кайбер саннарын күздән кичергәч, хикәяне редакциягә юлларга ашыкмаска булдым. Күпләр хәтерлидер, мәктәп елларында уку елы башында “Мин җәйне ничек уздырдым” дигән темага инша яздыралар иде. Менә шундый дулкында кайбер язучылар кайсыдыр районның кайсыдыр авылына каләмдәшләре төркемендә баруларын чиратка салып, әдәби журналда дүртәр һәм күбрәк саннарга җәелешле клон-истәлекләр язуга махсуслашкан. Менә шундый азагы күренмәгән проектны еллар буе гамәлгә ашырып яткан мөхәррирләрне юк-бар хикәя белән ничек борчымак кирәк?
“Т.Я.”да басылган мәкаләләремдә 7 мең кеше яшәгән Шәмәрдән бистәсеннән Америкага, Германиягә китеп урнашучылар булуы хакында искәрткән идем. Хәтта бүген нибары бер гаилә яшәгән Түлешкә авылыннан китеп, Америкада һәм Австралиядә яшәүчеләр булуы хакында да яздым шикелле. Нигә китәләр? Бу сорауны күпләр бирә бүген. Авылдан – район үзәгенә, аннан – калаларга, калалардан – башкалага һәм чит илләргә. Акылы, белеме бар кеше үзенә лаеклы урынга омтыла һәм моңа ирешү өчен аңа бердәнбер юл – китү, ахрысы.
Кайбер татар халык әкиятләрендә патша кызына өйләнеп, ярты патшалыкка тиенү, аннары тәхеткә ирешү сурәтләнә. Ягъни, никах ярдәмендә карьера ясап булуы күрсәтелә аларда. Ләкин мондый “бәхет” сирәк тәти һәм карьера хакына гаилә коруның азагы күңелсез бетәргә мөмкин. “Мәхәббәтсез яшәү ярамый” дип кисәтә халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бер шәп җырында. Һәм аның ул җырындагы әлеге сөземтә “яратыгыз туган илегезне, яратыгыз туган җирегезне, бернигә дә карамый” дигән теземнән соң белдерелә.
Җитештерү, иҗат итү эргәләрендә генә түгел, хезмәт базарында да административ ресурсның хәлиткеч роль уйнавы, бер даирәдә дә ирекле конкуренциягә җирлек калдырылмау без яратырга тиеш ил үсешенә һәр тармакта торгынлык тудыра. Карт җитәкчеләр, мандатлылар кәнәфиләренә ябышып ята, яңаларга, яшьләргә урын, юл бирергә теләмиләр, китмиләр. Сталин чорында кадрлар алмашынуын НКВД тәэмин иткән. Илдә Сталинны сагынулар артында социаль лифтлар торгынлыгы проблемасы ята кебек. Тукайның “Баскыч” шигырендә дә гаделсезлеккә чик бер кеше тарафыннан, аның ихтыяры белән куела...
Рәсемдә: Берлинның Инвестиция банкы каршына куелган «Карьера баскычы» һәйкәле.(Т.Я. сент 2015 ел)

Кайда син, бәхет?

Заманча татар җырыннан
Көлә инде тавык.
Селкенеп тыңларга шәп ул,
Бераз куйгач кабып!

Кеше концерт-театрга бара, китаплар укый, газета-журнал актара... Эше юкмы? Могҗиза, әкият, гаделлек яки кызык эзлиме ул? Үзенә сәхнәдән, экраннан яки китап-газета битеннән теләктәшләр, рухташлар тапмакчымы? Көндәлек сорылыктан арынып, моңзарларын кырыйда калдырып, бүтән яссылыкта яшәп алыргамы исәбе? Нияте барып чыгып, әйтик, артистлар күркәм, ә тамаша, андагы җыр-бию-моңнар күңеленә ятышлы, яисә китап авторы акыллы, яки журналист куркусыз йөрәкле һәм үткен каләмле булса, вакытлыча кешечә яшәү минутлары кичерү аша ял эзлиме ул янган яки пыскыган йөрәгенә? Әллә соң минем хәлләр ару икән әле дигән коры куанычка омтылу ихтыяҗы этәрәме аны моңа? Минемчә, ул бары тик бәхет эзли... Һичьюгы читтән булса да аны күрергә омтыла. Әсәрдә бәхет пәйда булып, андагы тормыш нурга күмелсә яки ул, гаип булып, бар да җимерелсә дә – аерма юк: бәхетнең барлыгын хыялда булса да тою кыйммәт.
Соңгы вакытта кайдан туры килсә шуннан бәхет йолкыштырырга омтылганнар интернетка капланды. Ул шул тартмадан әллә ниткән сорауларына җавап таба, коммуналь чыгымнары өчен акча түли, кирәк товарларга заказ бирә, ерак араларны бар дип тә белмичә якыннары белән элемтәгә керә, аларны күреп, әңгәмәләшә. Һәм, тели икән, юл газабы кичерми, диваныннан артын кубармый гына Париж, Мәккә, Рим, Истанбулларны гизә. Тели икән, иң яхшы фильмнарны карый, иң кызык китапларны табып укый, телләр яки догалар өйрәнә ала. Әллә кемнәр белән аралашу, бәхәсләшү форсаты да бирә тартма. Әллә ниткән уеннар да уйный, иң затлы музыканы иң яхшы башкарылышта күрә, тыңлый ала. Һәркем – ялгыз дигән караш та бар бит әле. Ә бу әкәмәт аны оныттыру күәсенә ия ахрысы. Шундый тылсымлы тартмасы бар бәндә, ниһаять, бәхетлеме соң? Кистереп әйтүләре кыен. Шунысы бәхәссез: ул аңа ияләшә, бәйлелеккә дучар була һәм тора-бара тартма белән ул түгел, ә тартма аның белән идарә итә башларга мөмкин. Алай да, кешелекнең аннан үз теләге белән баш тартмаячагы да бәхәссез, чөнки бүген инде ансыз – дөнья сансыз.
Алдану вакытлыча бәхет китерә икән, нигә алданмаска? Французларның “Тол хатын Кудер” фильмында юк бәхетнең шәүләсе хакына, гомере кадерсез көннәр чылбырыннан гыйбарәт хатын шул шәүлә китерүче белән үзе теләп бергә һәлак була. Ул рольне инде олыгайган, яшьлегендәге сылулыгын җуйган, йөз алсулыгы уңган, әмма күңелендәге яктылык ташкыны ургылырга торуы һәр хәрәкәтендә, карашында чагылган бөек актриса Симона Синьоре башкаруы гап-гади детективны тиңдәшсез югарылыкка ирештерә...
Ә татарда чын артистлар бармы? Керәбез интернетка, карыйбыз һәм аныклыйбыз: халыкара дәрәҗәдә танылганнар арасында иң якты йолдызыбыз – Рудольф Нуриев. Аның турында 9 серияле фильм да эленгән. Фильмда мәшһүр шәхесләр, коллегалары, остазлары аның татарлыгын адым саен искә төшерәләр һәм тиңдәшсез биюче генә түгел, ә бөек артист та иде диләр. Рудольф Нуриев үз юлыннан тайпылмый максатына баручы, заманыбызның иң популяр әдибе Пауло Коэльо язган атаклы “Алхимик” романы каһарманының рухи игезәге булган лабаса. Фильмда күпчелек вакытны бию остасының сөйләве ала. Балачагы, әти-әнисе, укытучылары, туганнары, Уфадагы, Санкт-Петербургтагы һәм аннан соңгы тормышы турында истәлекләрен ул сәйләндәй тезә дә тезә. Инглиз телендә бәян иткәннәре русчага тәрҗемә ителә. Күренә – йөзеннән, кыяфәтеннән, сүзләреннән, хәрәкәтләреннән нур ташый. Фильмны сихерләнеп, аерылып китә алмый карыйсың.
Милли моңнарыбыз ышыгында иҗат итүчеләрдән Таһир Якупов, Рәшит Ваһапов, Рафаэль Ильясов, Әлфия апабыз, Зилә Сөнгатуллиналарыбыз бар, шөкер. Театр артистларыннан Шәүкәт ага Биктимеров, Хәлим Җәләлев, Ирек Баһманов һәм Рәшит Шамкай... Ринат Таҗетдинов хакында “Звезда Поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов: “Жан Габен югарылыгындагы артистны авыл шамакае ролендә изалыйлар”, – дип әрнеп язды бер мәкаләсендә.
Чын артистның йөрәгеннән ташыган нурлар сәхнәне тутыра да, аннары залдагылар йөрәгенә юл саба. Һәм тамашачыларның керфекләренә бәхет тамчылары эленеп, алар карашларында барлыкка килгән бәхет нурларыннан җем-җем килә. Хәер, Сәхнә Галиҗәнапләре аурасы исәпкә бар санга юк артистларны нур таратучы сыйфатында күрсәтеп алдый еш кына. Динамикларны акырту да тамашачы акылын бутый. Ләкин шундыйга мах-суслашкан “йолдызлар” катнашында, үз ишләреннән булган режиссер табылып, нәфис фильм төшерелсә, аларның җаннарының бушлыгы, күңелләренең нурсызлыгы милли фаҗигабез дәрәҗәсендә ачыла. Мәгълүм ки, байтак “йолдыз”ларның репертуарлары хәмерле мәҗлесләрдә “балку”ны күздә тотып сайланган. Алар әрсезләнеп сәхнәгә менәләр, аннары эфирны дөңгечлиләр. Җаныннан яктылык ташымаган башкаручы тамашачыга кечтеки генә дә бәхет китерә алмый! Халтурачылар өчен бәхет тамашачы акчасы белән үлчәнә. Бу акчаны гына түгел, ә тамашачыны да кесәгә салу. Әдәбиятта да шундыйрак хәл.
Әхмәт Фәйзи атлы шәп язучыбыз булган безнең. Аның китаплары 40-50 мең тираж белән басылган һәм таралган. Ул язган “Тукай”ны китап булып чыккан дәверендә укымаган татар калмагандыр. Әлеге роман күкләргә ашкан биек тау сыман. Тукай турындагы аннан соң язылган чәчмә әсәрләр ниндидер шикле өемнәрне генә хәтерләтә сыман. Кем әйтмешли, ни өчен чөнки, Тукай турында яңа мәгълүмат дигәннәре аны дошман күргән вак-төяк замандашларыннан мирас булып калган гайбәтме, компроматмы шунда. Андый “җим”гә чиртүчеләр узган гасырда җим ташлаучыларның рухи варислары ахры? Тукайны үзләре дәрәҗәләреннән дә түбәнәйтеп, “бөек”лек яулаумы исәпләре? Телевидение күрсәткән татарча бер фильмдагы «Тукай» ролен һәр әйткән җөмләсе белән акыллы булып күренергә җан-фәрман көчәнүче көйсез кияү, урысча әйтсәк, “капризуля” булып гәүдәләнә. Мондый Тукай милләтебезгә нигә? Әлбәттә, актер әсәр эчтәлеген үзгәртә алмый торгандыр. Ә менә Симоне Синьоре (кабатлануым өчен гафу үтенәм) юк кына әсәрне роль уйнавы белән тәмам тылсымлаган, бөегәйткән, көнбатышның классик фильмы дәрәҗәсенә ирештергән. Тукай темасына алыну өчен татар моңын һәм татар телен бөтен нечкәлекләрендә аңлау һәм тапшыра алу сәләтенә ия булу шарттыр. Мин бала чагымда Әхмәт Фәйзинең төрки легендаларга нигезләп язган “Аучы мәргән һәм болан кыз әкияте”н таң калып укуымны оныта алмыйм. Һәм көннәрдән бер көнне могҗизага юлыгам, баксаң кыргыз кардәшләребезнең җырлы-биюле “Биймерген” атлы тамашалары шул әкияткә нигезләнгән икән. Башлап җырлаучы – гүзәлләрнең гүзәле Айҗамал Кабылова.
Радио-телевидениедән “татарча җырлар”, “ретро татарча җырлар” дип тапшырылган, әмма нигездә такмакчыл эшләнмәләр мин фәкыйрьгә татарча дип тә, җыр да, ретро да, модерн дип тә тоелмый. Аптырагач, үзебезнең моңны тансыклап, әлеге дә баягы интернетка мөрәҗәгать иткәлим. “Кытайны елаткан монгол малае Удам” башкарган әнисе турындагы җыр миңа татарныкы булып аңлашыла. Кырым татарларыннан Эльзара Баталова чыгышлары да рухыма ятыш. Башкортстаннан Руслан Сәйфетдинов башкаруында “Күз нурым” җырын таң калып тыңлыйм. Туфан Миңнуллин сүзләренә Фоат Әбүбәкеров язган көйдән туган “Мине танырсыңмы” атлы җырны Камал театры артисткасы Фирая Әкбәрова башкаруында тыңлаганда тамашачының карашы яктырмый кала алмый дип саныйм. Хикмәти хода, кыргыз җырлары да татар рухына ятыш моң белән баскан һәм изгән икән ләбаса. Җитмәсә ханым вә туташларының буйсыннары зифа, төскыяфәтләре чибәр һәм зәвыклы киенә дә беләләр. Әдәбиятларында Чыңгыз Айтматов, кинематографларында Тәлгат Нигъмәтуллин мәйдан тоткан халыкның җырлары да начар була алмый. Милли моңсыз милли әдәбият та юк шул. Айҗамал Кабулова катнашкан “Биймерген” Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән һәм болан кыз әкияте”н җырда тергезә. Җыр клибы ике яссылыкта, борынгыны һәм бүгенгене тасвирлый. Һәм ул бәхет турында. Айҗамал Кабулованың “Әгәр дә булса чын сөю” җыры да күңелгә татарча аһәңле булуы белән хуш килде. Кыргыз кызларының “Кыз бурак” ансамбле башкарган “Практикант агай” клибыннан да якты хисләр, гүзәлләк һәм бәхет ташый. Җырның анысы үзебезнең Асаф Вәлиев башкарган “Их, сез, матур кызлар”га охшаган һәм ул аңа җавап сыманрак яңгырый. Ләкин кыргызлар башкаруында музыкантлар, җырчы һәм аның тирәсендәге биючеләр төркеме “Аккош, чуртан һәм кысла” мәсьәлендәгечә түгел. Сюжет болай: бер төркем югары класс укучы кызлары практикага – укытырга килгән егеткә гашыйк һәм, ни хикмәт, барысы да бәхетле, бары тик кызларга кызыгып йөрүче егетләрнең генә борыннары салынкы.
Гаяз Исхакыйның Җан Баевичы сыман, менә без нинди текә дип, Кол Шәриф мәчете хозурында уздырылган, чал Кремль диварларын калтыраткан, Сөембикә манарасын тагын да авыштыра төшкән, шунда һәлак булган урыс һәм татар яугирләре рухларын эссе табада борчак урынына сикергәләүгә мәхкүм иткән колак яргыч рок концертлар халкыбыз тамашачысы өчен бәхет гәүдәләнеше булудан ерак иде шул. Милләтебезнең затлы һөнәри композиторы Хөснулла Вәлиуллиннан (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) бер интервью алганда, “Сез ул тимерләр таккан курткалар кигән, гитаралар аскан озын чәчле җырлаучы егетләргә карата нинди фикердә?” дигән сорауга ул: “Алар миңа автоматлар аскан фашистлар булып тоела”, – дигән җавап әйткән иде...
Ә бит бәхет гәүдәләнеше саналырлык тамашалар да бар дөньяда. Узган ел мин Истанбул каласында Андре Рье оркестры чыгышына тап булдым. Менә ичмасам тамаша! Сәхнәдән дә бәхет ташый, меңнәрчә тамашачылар карашларыннан да! Юри генә интернетка кереп “Андре Рье, Бонд, Виктория” яки “Энтони Хопкинс, Андре Рье, вальс” дип җыеп, бу кешенең дөнья буйлап калаларда ачык мәйданнарда меңнәр өчен бәхетнең ни икәнен ничек танытуы белән танышу мөмкинлеге бар. Сайлауларда Рөстәм Нургали улы җиңеп чыкса, аның тамашасы Казанга да килер бәлки дип өметләнәм. Кем әйтмешли, Татарстан халкы, дөньяның күп халыклары сыман, андый бәхеткә лаек, сусаган һәм ул аны озак көтте.(Т.Я. сент 2015)