Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 27 июня 2011 г.

Сагыналар аны авылдашлар...

             Саба урамында бер   ханым,
- Исәнмесез, Рөстәм абый, -дип дәшеп туктата.  Ул  заманында авылыбызның гына түгел, ә тирә-якның атаклы көрәшчесе булган Фарук абый кызы икән. 
           ...Яшь чак, җүләр чак, кич клуб тирәсендә яшьтәшләр Тимергазиз , Рәфыйкъ һәм Равиль, өчәүләп мин фәкыйрьне тукмарга мәтәләнә.  Бильярд,  домино сугарга дип кич чыккан  өлкәнрәк ир-атлар да тәмәке тартырга болдырга чыккан, этеш- төртеш, әйткәләшүебез ни белән төкәнәсен кызыксынып күзәтәләр. Мәһабәт гәүдәле Фарук абый да биредә, һәм минем якага үрелүчеләрнең берсе сыйныфташым Рәфыйкъ  шуның туганы. Беткән баш беткән дип, иң әвәле Рәфыйкъ яшьтинең ияк астына кундырам.   Шулчакны Фарук абыйның  көр тавышы төнне ярып яңгырый,
-          Һай, рәхмәт  төшкере, булдырдың ! Бирешмә,  син аларга гына торышасың !

воскресенье, 26 июня 2011 г.

ХАН ТУНЫ

       Җинаятьләр эзләү бүлеге хезмәткәре өлкән лейтенант Зәбит  Шәвәлиев өстәлендә кизү бүлеге белән турыдан туры ялганыштагы телефон чылтырады:
      -      Теге калай әтәчне   кайчан китерик?  
-       Хәзер.
             Зәбит , тимер сейфын ачып ,  “эш” дип язылган папка тартып чыгарды һәм шуны актарып  ашык-пошык укыштырырган  арада ишекне   шакыдылар .

суббота, 25 июня 2011 г.

ХӘТЕР - ХӘТИРӘ...





БОРЫННЫ  КОЯШКА   ТУРЫЛАП

        Авылдашым Фәесхан абый озак еллар юл оешмасында Т-100 тракторында эшләде.Аның борыны нәкъ башкаларныкы сыман ике күз арасыннан башланып, бер кавым юл узгач нәни генә сикертмә ясап, янә дәвам итә. Төркиянең төсле бер журналында  “Бөек борын –чук гүзәл” дигән баш астында дөньякүләм мәшһүр шәхесләрнең һәм дә төрекнең  үз ир-ат һәм хатын-кыз йолдызларының фотолары белән бизәлгән язмага юлыкканым булды. Арада Италия актрисасы Софи Лорен да бар иде. Фәесхан абый фотосы да болар арасына эләксә һич тә ким-хур күренмәс иде. Бермәлне аңа  Лесхоз бистәсенә баручы юлда машина  әрҗәсенә тезелеп баскан танышлары очрый. Фәесхан абый тегеләрне күрмәмешкә салышып, башын тракторының кабинасы ишеге тәрәзәсеннән тышка чыгара да, юл читендә тезелгән чыршыларга ихласын салган атлы кылана. Ә теленә шайтан төкергән берсе трактор һәм машина гөрелдәвен басардай яңгыравыклы тавыш белән :
-       Фәесхан! Борының агачка эләгә бит, -дип кычкыра.