Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 30 июля 2025 г.

Җиңүләрдән – җиңүләргә...

1.04.2014 "Т Я" “Җиңүләрдән-җиңүләргә алып бара партия”... Шулай дип тә җырлыйлар иде заманында. Кайсын теләсәң, катыгын аша дигәндәй, тыңкыш бер җырчы башкаруында аның “җигүләрдән җигүләргә” булып ишетелгәнен дә хәтерлим кебек. Ул чакларда газеталарда елның-елында “Дуңгызчылык – табышлы тармак”, “Икмәк булса, җыр да була” атлы мәкаләләр дөнья күрүе истә калган. Аларның төп максаты – республикабызда мул уңыш үстерүдә һәм дуңгыз ите җитештерүдә халкыбызны яңадан-яңа уңышларга җилкендерү иде кебек. “Суверенитет” елларында матбугатыбызны бөртеклеләрдән гектарыннан 60-70 центнер уңыш җыеп алынуы хакындагы рапортлар бизәде. Дуңгызлар санын миллионга җиткерү бурычын гамәлгә ашыру хакында да хәбәрдар булып тордык. Хикмәти Хода, узган атнада район газетасы кушымтасыннан укып, бәяләр төшү сәбәпле, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының дуңгыз үрчетүне киметергә, ә мөгезле эре терлек асрау һәм каз үрчетүгә игътибарны арттырырга дигән киңәшенә тап булдым. Баксаң, республикабызда каты борыннар саны шактый кимеп, дүрт йөз мең чамасы гына калган икән инде. Сандугач сайравын чучка чинавына алмаштыру җәһәтеннән яулаган үребездән 2013 елда ук бишенче урынга тәгәрәгәнбез... Дөрес, бу тәгәрәүне, бик теләгәндә, кыйбла табу, иманга кайта башлау, ягъни җиңү дип тә гөманлап була... Икмәк һәм тамаша! Шуларны даулаган борынгы римлеләр. Ә бит бүген дә адәм баласына шул кирәк. Һәм илебез хакимиятенә ошбу җәһәттән үпкәләр урыныбыз юк шикелле. “Тамак тук, өс бөтен, үбәбез марҗа битен”, – дип мактанып язган, имеш, читкә киткән бер татар егете әти-әнисенә юллаган хатында. Шул зимагур шәрехләвенә аваздаш түгелме бүген хәл-әхвәлләребез? Ә тамаша дигәннәре исә, гомумән, тын алырга да бирми башлады кебек. Дәреслекләрдән билгеле: борынгы Римда гладиаторлар аренада чын корал тотып сугышканнар. Җан кыюларны тамаша кылган гражданин үзенең җиңүче кавем вәкиле булуын тоеп, бер хозурланса, күңеленә хуш гладиатор өчен җан атып, ул өстен чыкса, җиңү хисенә тиенеп тә хушланган. “Җиңү”, “җиңелү”ләр әйләнеше канны сафландыра, яу кырында булачак чын орышларга әзерлек сызыгында тота. Бүген хоккей, футбол матчлары да, ат, машина узышы, спортның башка төрләре дә меңнәрне җиңү хисе белән туендыру мәшәкатендә, миңа калса. Әвәлерәк мин фәкыйрегез миллионнар алучы уенчылар, тренерлар тоткан командаларны бюджет хисабына асрау, хакимият вәкилләре һәм аларның туган-тумачалары булган хәтәр акционерлар кесәсенә акча аксын өчен генә дип уйлый идем... Әмма максатның олысы – гавәмне җиңү хисе белән исерткәләү бугай. Әлбәттә, һәр проектның экономик нигез өлеше була һәм бу матавыкта матди файда күрүчеләр дә бар, билгеле... Тормыш тоташ җиңүләрдән генә тормый һәм аны тикмәгә генә буй-буйлы зебрага тиңләмиләрдер... Җиңүләр холыкны ныгыта, рухны үткенли һәм чарлый. Ә менә гел-гел җиңелеп кенә яшәү бик яман, чөнки һаман-һаман изелү, тапталу һәм шуңа күнү рухи бөкрелекка китерә, битарафлыкка турылый, хурлыклы бетүгә якынайта. Үлгән балык агым уңаена гына йөзә, дигән әйтем бар. Бәгъзе шагыйребез әйтмешли, балык белән халык рифмалаша. Миңа калса, кешелек тарихында туктаусыз барган сугышларның асыл максаты байлык талауга гына кайтып калмаган. Каннарда инстинктлар куәтен яңарту бурычын да хәл иткән бугай алар. Өстәвенә сугышлар –биниһая тамаша да бит әле.. Ә тамашаның иң тәэсирлесе – үзең катнашканы. Миллионнар – гладиаторлар ролендә. Ахырдан бер өлеш җиңдек дип тантана итә. Ихтимал, мондый афәтләрне хөҗерләнеп тамаша кылучы замана “римлеләр”е дә бардыр. Бүген дөнья игътибары Сүриядәге канлы “тамаша”да иде, инде Украинадагы хәлләргә төбәлгән. Сценарий кайда, кем заказы белән языла – безгә нәмәгълүм. Кырымның диңгез юган яры буенда мул нефть запаслары да табылган бугай. Кайсы як җиңә яки җиңелә, яки ике як та оттырамы – белгән юк. Кораб батканда, аннан күселәр беренче булып кача диләр. Кораб капитаны бортны соңгы кеше булып кына ташлый ала. Шундый алтын канун. Ә бу күпчелек очракта капитан өчен исән калу форсатын калдырмый. Мондый кагыйдәгә тугры калу да – җиңү! Ил корабы өчен дә бу шулай, әлбәттә. Виктор Януковичның купкан корт оясы хәленә төшкән илен ташлап качуы үзе өчен ничектер – анысы караңгы, ә менә украин халкы өчен хурлык. Сүз дә юк, карусызлыкка, коллыкка күнү бәндәнең иреген һәр күзәнәгеннән сыпылдыра. Ә рухсызлар көтүе, аңлашылса кирәк, азмы ул сан ягыннан, күпме – барыбер халык, милләт дип хисаплана алмый. Кырымдагы өч йөз мең кырым татары – минемчә, милләт тә, халык та! Аларның рухи ныклыгын, егәрен, корычтай ихтыярын дөньякүләм таныйлар, хисаплашалар. Ә интернетка эленгән җырлары нинди! Башкаручыларның киенүләре дә зәвыклы, төс-кыяфәт һәм буй-сыннары да соклангыч, үз-үзләрен тотышларыннан затлылык бөркелә, башкару осталыклары искиткеч, дөньяның иң мәшһүр сәхнәләрендә дә йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр. Кардәшләребезнең сөргеннәрдән ватаннарына кайтып урнашулары, әлбәттә, искиткеч җиңү. Аларны Хак Тәгалә яңа бәла-казалардан саклый күрсен иде. Русия, Татарстан президентлары аларга ирештергән вәгъдәләрендә торырлар дип өметләник. Кеше яшәү ямен тойсын өчен аңа ватаны, милләте, туган теле, әти-әнисе, сөйгән яры, торыр урыны, яраткан эше булуы кирәк. Ә булмаса? Ул очракта тормышка ябышып яшәр өчен өмет кала. Ә аны сүндермәс өчен һичьюгы вак-төяк булса да җиңүләр ярап тора. Коры куаныч дәрәҗәсендәгеләре дә, домино сукканда – кәҗә, кәрттә дурак калдыру, шахмат-шашка уенында өстен чыгулар да үзенә күрә җиңүчекләр ләбаса! Гаилә кору, туй, юбилейләр уздыру, йорт җиткерү, машиналы булу, кәттә уку йорты тәмамлау, ару эшкә урнашу. Мактау кәгазьләре, орден-медальләр алу, мандатлы булу, исем-титулларга лаек булулар да шул исемлектә. Җан сату, җинаять кылу аша ирешкәннәрне дә җиңүләр исемлегенә кертү, анысы инде, аңлашылса кирәк, зәвык эше. Диндә Хак Тәгалә миңа гына табыныгыз, миңа гына коллык итегез дигәннең тәрҗемәсе бер бәндәгә дә – патшамы ул, түрәме, гаскәр башымы, кем генә булмасын, табынмагыз, коллык итмәгез, намусыгыз, вөҗданыгызны бүтән бер кеше ихтыярына тапшырмагыз, рухыгызны, иманыгызны саклагыз, аннан Аллаһы ясамагыз дигәнне аңлата. Баксаң, бәндә өчен җиңүләрдән җиңүләргә баруны дин үзенчә җайга салган түгелме? Көненә бишвакыт намаз уку – җиңү. 30 көн ураза тоту – җиңү. Хәләл хезмәт белән яшәү – җиңү. Хәләл тапканың белән хаҗ кылу – җиңү. Иң зур җиһад – нәфесеңә каршы сугыш, фәхештән, рибадан, исерткечләрдән, буш сүз сөйләүдән, кеше хакына керүдән тыелу. Иң зур җиңү – нәфесеңне иярләү. Ул сине иярләсә – беттең, бу – җиңелү. Гомерең өзелгән мәлдә акылың камил хәлдә булып, Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлебезне телгә алу да җиңү. Безнең илдә сканворд, кроссвордлар елдан-ел популярлаша бара. Шулардан гына гыйбарәт матбугатның гомуми тиражы 56 миллионга җиткән, имеш. Алар татар матбугатына да үрмәли. Мәгълүм ки, болар белән вакыт үтерү өчен шөгыльләнәләр. Примитив сораулардан торган “башваткыч”ны чишәсең дә, үзеңнең акыллылыгыңа шаккатасың, син – җиңүче. Әле бит, компьютерга җаны белән берегеп, пенсионер әби-бабайлары белән бәхәсләшеп, талашып гомер уздыручы яшьләр күпме? Яраткан һөнәре барлар, хакыйкый иҗатка, фәнгә бирелгәннәр, чын эшкә, бизнеска кереп киткәннәр, ягъни хакыйкый җиңүчеләр, уңышлылар өчен шундый әмәл белән вакытны үтерү, гомерне заяга туздыру – ахмаклык. Тик әтрәгәләмнәрне һәм мескеннәрне дә аңлап була, ихтыяр көчләре нүлгә төшкәннәрнең дә күңелләре кечтеки генә булса да җиңүчекләргә мохтаҗ... Ни хәл итмәк кирәк, яшәү – җиңү. Яшәүдән баш тарту – тар-мар булу. Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре № 37 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9449

четверг, 5 июня 2025 г.

ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ (Чаян, июнь)

ИЗГЕ  БУРЫЧ (Безнең гәҗит, июнь, 2025 (АТКАЗАНГАН   КАРТ ГРАФОМАННЫҢ ӨМЕТЛЕ   ВАРИСЛАРЫНА АТАЛАРЧА КИҢӘШЕ) Әдәбият дәрьясында , агым уңаена йөзеп, титул, мандат, премия алып тору өчен сөзеп,төркемдәшләреңә таян,  ялгызың син тик  йомычка. Бары үзара булышып ирешү мөмкин  уңышка,уздырыштан, бер-береңнең чүп-чарларын мактый- мактый, талантлыларның иҗатын таплый-таплый,  таптый, таптый..            Безнең буын сынатмады, үз дигәнебезне бөктек, Диас Вәлиевне сүктек,Нәкый Исәнбәтне теттек... Гүзәл Яхинга романы сүз дә юк, бераз өркетте,  күп телләрдә, кыйбат хакка таралышы дер селкетте.Зарур китапар басылу безнең арт шәрифкә борыч;  Шуңа күрә талантларга юлны ябу –  изге бурыч!   КИҢӘШ (май, 2025) Күз алдыңа китер: әйтик,син шыр надан, ә математикадан гомумән бум-бум. Һәм кулыңнан өч тиенлек тә эш килми, такылдарга яратасың, телең озын...Димәк, тел белгечелегенә укып чык та,яула берәр редакция урындыгын. Асрамадагы гәҗитләр һәм журналлар андыйларны якын күреп, бирә урын... "Дуңгызчылык -табышлы тармак" рухында сырла саллы очерклар, мәкаләләр; Ялагайлан, әнә текә түрәләр дә тик тук башак баш ия , дип акланалар...Авылым, дип, әнием дип шигырьләр яз,аннары поэма, повесть, романга күч. Аларны беркем укымый, дип гарьләнмә, асрамадагы басмага шундыйлар төс... Балет өчен яз аңлатма (либретто) ахыр чутта, андыйга да миллионнар тама бүген...Плагиатта тотсалар , җавап шушы: -Адәм баласы хатадан хали түгел... АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП (май, 2025) ( Татарстан Язучылар Берлегенең соңгы елларда булмый калган съездларында ясалмый калган чыгыштан өзек. ) ...Әдәбиятка китерде безне татфак атлы каек, акыл саек түгел иде, салмаганда булдык аек . Әдәбиятка керештек, нүлдән, ягъни булып солдат, генераллыкка ирешү - сайлау кичеп алгач мандат. Исем-титул, премия сосар өчен каләм бордык, озак бирми тилмертсәләр, башыбызны ташка ордык...Үпкәләтәсе килмәде үзебез яшәгән чорны, мәгарәләрдә казындык, яулар өчен текә үрне.Тырышлык бушка китмәде,троглотид, дип шаярттылар,сайрый белеп сайрадык та, түрә итеп кабарттылар... Рәхәткә була ул түзеп , агым уңаена йөзеп, сүзебез әйтелә өзеп, матур-матур җөмлә төзеп...... ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ (Чаян, июнь) (АКЧА эчәкләр турында кечтеки роман) Шәмәрдән-Казан поезды алга чаба, кем кунакка, кем укырга, эшкә бара,кем телефонын азатлап шатлык таба, контролерлар әрле-бирле киләп сара... Бер әңгәмә игътибарны җәлеп итә,такылдаучы вакыт-вакыт кызып китә. Кемгә дә кызык тоелыр кебек, шул зат түрәсенә биргән характеристика : " Атнасына бер көн эштә күренә дә,кабинетта әрле-бирле йөренә дә,безне, эш атларын җыеп сорау ала : йөзне ерта, тешкә тия йөзе кара...Ә инде калган көннәрдә ошбу абзый, гаилә бизнесын ярсып алга каулый. Җитмәгән бер җире дә юк, аннан калмый : барысын да эләктерә, соса, ялмый... Хикмәт шунда-дәү абзыйга сүзе үтә,ялый-ялый, ярый-ярый гомер итә. Гозерен җиткерә аңа өркә -өркә,күз карашын уңга сулга йөртә йөртә... Күптән түгел сөяркәсен рәнҗеткәннәр, ике йөз мең сум окладын киметкәннәр... Йөз егерме меңгә калган - ничек түзәр?Көне- төне елый икән инде гүзәл.... - Ул-шәхси табибым, мине дәвалый,-ди. - Энә кадый, массаж ясый, әвәли, -ди. - Ә Фәләнов ул биләгән кәнәфигә үз чәчбиен утыртырга чамалый-ди... ...Әлләкемнәр әләлләкемнәр булды бүген, ару талу белми комнан бау ишәләр...Аларны иркәли казна хисабына, вазифалы атказанган фәхишәләр.... " Тагын берсе үз моң зарын тезеп сала: - Күз кабакларым йомыла, менә бәла...Уколга даруны үзем сатып алам, кадаганга аерым хак түләп барам..Биш йөз тәңкә каердылар башлаганда,инде хәзер алты меңгә җиткерделәр , -Энәгез алтынмы әллә? -дигән идем, -Ул акча безгә түгел!-дип җикерделәр... Аннары сүз ала янә бер пассажир...Аның кызы декрет ялга чыккан булган. Бер - бер артлы ике онык алып кайткан. Эшкә чыккач, күз керфегенә яшь тулган... Баксаң вакыт күп узды ,дип ,яшь ананың котегориясен түбән төшергәннәр. Хезмәт хакын минимумга калдырганнар,ятлар түгел, үзебезнең мөселманнар... Уңышлылар әйтер: "-Юк, юк, булмас, булмас, дөрес нәрсә түгел синең ишеткәннәр.".. -Болары баласы гына, бик азы ,-дип, чатакама килер җаны күшеккәннәр... Тәрәзәгә карыйм, электричкабыз Биектауга җиткән, шуны кичеп бара.... ...Берәүнең дә күңеле буш түгел ахры, әрнеми тора алмый җаннарда яра.... *** ЯҢА " АЛМАГАЧЛАРЫ " *** Мең тугыз йөз унҗидедә калыкты әтрәк -әләм, таҗлы вирус тантанасы шуннан мантыйкый дәвам.... “Вак син, ә!”не аңлатамы, вакцина” дигәннәре? Ваклык сынавы узабыз, кадалсын, энәләре!.... Күп нәрсәне аңлап булмый татар теленнән гайре,әллә ниткән аталышлар тик аңа гына бәйле...Әйтик, "кутерьма" сүзенең чишмә башы -"арт - өрмә";тюрьма дигән төшенчәнең асыл мәгънәсе -төрмә. “Каторга”, димәк – катырга, “колхоз”да баш иҗек –кол, Сибирь дигәннәре –Себер, Байкал дигәне - бай күл .Ковчег – капчыктан баш ала “түш”тән ясалган “тушка”, Клеопатра –Көлия батыр, Көлиядән – Золушка? ..Гөлбикәгә Көлбикә, дип, дәшкәнме үги ана?... җәбер -золымның төрлесен татый ятимә бала... “Отец” - әтисе дигән сүз, ә “баламут” – мут бала “балабол” –бала булудыр?Безнең эз, сүз һәркайда....Көләч, бул, дип кушылгандыр, Көлия атлы исем дә,Клеопатра - Көлия батыр, патша булган Мисырда Кремль" дигәннәренең, татарчасы -"керемле",“теремок”,дигәннәре дә  аңлата күк “төрем”не... Исемендә  үк кисәтү«алма», атлы җимешнең,"яблоко"ның  төп чыгышы- ябулык , -дип ишеттем.Оҗмахта булмый шул калып,“алма” дигәнне алып, ялгыштырганмы милләтне әллә Иблис атланып. Безнең кавемгә каныгу җирдә  еш кабатланган,  алмалы туган телебез,белмим, ничек сакланган?…        Милләт язмышы чагыла куштырнаклы сүзләрдә, “ээәх, алмагачлары! “, - дип, җырлау язган безләргә...Әле тагын бер халык та, аны үзенчә суза “эх, яблучко”, -дип әйттерә,тыпырдап, кыза-кыза... 17 нче елдан бирле таҗ кия әтрәк-әләм,таҗлы вирус шул бозымнан ялкынлы кайнар сәлам.... ВӘЗГЫЯТЬ Елга бер генә татар язучысын әгъзалыкка кабул итәләр Башкортстанда... (социаль челтәрдән) Елга бер язучы – ул бик күп бит, йөз елга бер туса, була таман....Язучы саналган графоманнар,бертуктаусыз үрчи тора һаман... Гади халык рәхәтләнеп укый Зифа Кадыйрова романнарын, исемле, титуллы лауреатлар утиыралар учлап мандатларын.... Һәммәсенең уртак калыплары , күпчелеге тәмамлаган татфак, артист булалмаган арт исләр бар, башларында түбәтәй, йә калфак... Беркем укымагач, китапларын,милләт уянмый дип акланалар, печтек тиражлы гәҗит –журналда үзара макташып шатланалар...Зифаның уңышы шашындыра,ташланалар аңа көтү белән, иҗатына киертмәкче булы тимер авызлык һәм каеш йөгән... ...Язучылар колхозында кайгы, 300 әгъза чирек гасыр тудырганны, тираж , чит илләргә чыгу җәһәтеннән сырт төшергән Яхинаның бер романы... Елга бер язучы –ул бик күп бит, чын язучы берәү-икәү бездә,лауреат, титуллы, исемлеләр кичкән “диңгез” тирәнлеге- тездә ....

четверг, 15 мая 2025 г.

ӘБИ ИРЕ БУЛУЫҢНЫ ОНЫТКАНДА...

*** Җан сөйгәнеңнең тискәрелеге Күңелеңне хушлап, елмайта... Сулыш алуыңны иркенәйтә, Холык- фигылеңне кылтайта.. *** Сүз-бозау имезә,- диләр, Тиңлиләр аткан укка, Сүз боткасы , диләр тагы..... Аңа чик куя нокта.... *** Хисләреннән гөлләр үрә Шагыйрь - шөгърә; Үзе укыса, ияртә Моңлы мөгърәү... *** Китап- кыйммәтле бүләк!,-дип, Кайчандыр тукыганнар... Аларны яндырганнар да... Күрәсең, укыганнар... *** Курку хисе тамыр, сеңгерләрдә... Чорлар буе сеңгән халыкка... Өннәрен алып, каулап ярыкка, Кемнәрнең кемлеген таныта. Мин дип яши, изә, таптый, Беркемне дә тормый жәлләп... Гөнаһка баткан түрәгә Җирдәге тормышы - җәннәт... *** Кеше чәчәкләрне яратканга Сабагыннан өзә, бәйләм ясый... Кошларны да сөя, шул сәбәпле Аларны читлеккә ябып асрый... *** Акыллы, зиһенен раслар өчен Күп сүз сарыф итә.. Ахмакка, акыллы күренергә Дәшмәве дә җитә... *** Кайсы җырчы, сәхнәгә чыга да, Шигырь сөйли башлый, нотык тота; Такылдавы озаккарак китсә Сару кайный башлый һәм укшыта... *** Эгоист тик үзе белән генә мәшгуль, Гәүдә төз,борын югары, горур атлый, Ә башкалар аның өчен беркем түгел, Шуңа күрә күп сөйләшми, гайбәт сатмый ... *** Мәктәпләрдә балаларны укыталар Тормыш кормыш өчен түгел, ЕГЕ өчен... Укытучы халкы түзем, егылмыйча Сарыф итә бар белгәнен , дәртен, көчен... *** Армый-талмый түбәнлекләр кылып, Үрләр яулый адәм актыгы, Мазлумнарның күз яшьләре белән Сугарылган һәрбер шатлыгы... *** ...Гел дөрес сөйләргә өндәп Кем ул безне котырта? Башкаларны фаш иткәндә, Нигә үзен оныта?... *** Риялылар эшне коры тота, Киеп тормый гына битлекне; Намуслылар , намус саклап микән, Җиренә җиткерми этлекне... *** Эштә бушлай билет өләштеләр, Концертка юнәлде бар гавәм... ... Кайбер йолдызларны алкышладык, Җырын иткәне өчен тәмам... *** Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен, Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда. Бабай булу хыялларыңа чик куймый, Әби ире булуыңны онытканда... *** Кемдер түбәнлекләр кылды, Күтәрелде, «кеше» булды! Кем аның күк кыланмады, Кеше булып кала алды... *** Түрә булсам, хезмәткәрләремә Сеңдерәчәкмен, чыкмый чиктән : -Хөрмәт итүегез кирәк түгел, Миннән курыксагыз, шул җиткән... *** Кызган баштан, нидер әйтеп ташлап, Күпме күңелләрне чатнаттык... Иярләде аңны ул мәлләрдә Тәкәбберлек белән ахмаклык.... *** Талантлы - юк-бар өчен дә борчылучан, Кыю - авызлыклый алмый, кискенлеген... Ә акыллы - адым саен икеләнә, Мокыт - горур, атлый тоеп өстенлеген... *** «Утын пүләне" дисәләр, һич борлыкма, "Буратино" әкиятен дә онытма, Артистларга ансат кына килми уңыш, Остаң ышкыламый таммый сольдо - көмеш... *** Сызган җиңең, оемасын дисәң күңел, Чәчел, түгел, сибел ...Җиң, йә җиңел... Бар да булыр...Тик бер мәлдә түгел. Бер ни килми җиңел генә...Җигел... *** Милли көрәшләрдә болгандык, Татарлыкны җиңде болгарлык. Болгар радиосын тыңларбыз, Безнең күңелгә хуш булгарныс... __________________________________________________________________ *** Бар да шайтанны гаепли,ә бит Аның алдында да сызык тора; Ул бер бәндәне дә мәҗбүр итми, Бары тик котырта, кызыктыра... *** Нинди матур гөл дә бер мәл сула, Тора-бара , вакыт-вакыт, гел... -Бу да бетте,үтте -дип, борлыкма, -Бу да булды , – диеп, елмай, көл... *** "Бөркетләргә япа-ялгыз очу уңай, Бәрәннәргә көтү булып яшәү кулай..." Язучылар җыенында, алай-болай, Шул хәлне аңышмабызмы, кушып Ходай.. *** Тәк дуамал акча түләмиләр, Бер нишләр хәлең юк, эшлисең... Бармак селкетәсе килмәгәндә, Кул селтисең, ирен тешлисең... *** Бик күп нәрсә аңлашылмый. Әмма, Нидер сизенәбез, чамалыйбыз ... Кемнәрнедер үтереп, мактыйбыз, Аннары, эш узгач, яманлыйбыз... *** -Сезне , гел "юк!" дию яклы диләр? -Моңа минем җавап булыр : "Әйе!" -Йокыдан торгач, нәрсә эчәсез? -Эшкә бару - бармавыма бәйле... *** Балалар бакчасы сине төзи башлый, Аннан мәктәп корыштыра, институт; Тапшыралар эксплуатациягә... Башлана футбол уены . Син анда туп...