Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
среда, 16 августа 2023 г.
ӘДӘБИЯТ БАКЧАСЫ ҺӘЙ , АГЫП ТОРА АКЧАСЫ ...
Күз алдына китерик ,заводта, конвейрда килгән продуктка бәяләүче комиссия беренче әйләнештә брак тамгасы сала, шул ук продукт икенчеләй килгәч, өченче сортлы, дип бәяли, ә өченче уралышта югары сортлы, дип келәймә суга...Алай булмый, дияр мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре. Һәм ялгышачак. Мисал өчен, бәгъзе әдипләребезнең иҗади эшләнмәләре Тукай бүләгенә өчәр тапкыр тәкъдим ителә һәм номинант, ике тапкыр кире кагылганнан соң, өченчесендә лауреат, дип табыла... Ягъни, бер кандидатны өчәр тапкыр "күрсәтү", "син миңа мин сиңа кагыйдәсеннән карыш та тайпылмыйча, бары тик үз кешеләрне лауреатлыкка уздыру әмәле...
Ирекле , "Безнең гәҗит" кебек үз көнен үзе күрүче "Татарстан яшьләре" газетасының 2022 ел 20 гыйнвар санында Марат Исхаковның тулы бер биттә басылган "Конкурс" атлы мәкаләсендә әдәби бәйге матавыкларына карата җитди һәм җиткелекле анализ бирелгән. Ошбу темага кагылышлы язмалар, үз көнен үзе күрүче "Безнең гәҗит" битләрендә дә "Гаделсез ярыш аяусыз һәм мәгънәсез була", "Сезнең бәйге бәйгемени, вәт безнең бәйге бәйге ", "Үткәрлекме?Үткәрдек!" кебек мәкаләләрдә чагылыш тапты. Хәлбуки, "йөк" "Чуртан, аккош һәм кысла" мәсәлендәгечә - әлегә үз урынында....
Ирекле матбугат чараларыннан аермалы буларак үз - үзен асрый алмау хәленә төшеп, дәүләт химаясында, һәм китапханәләргә яздыру ярдәме аша тереклек итәргә сәләтле әдәби гәҗит-журнал хадимнәренә соңгы елларда тираж , укучыларын арттыру зарурлыгын инде кирәкми дә шикелле? Сер түгел, укучылар азайган саен ни - нәрсәләр чыгарып ятуларын абайлаучы, аңышучылар кими бара һәм азлар хәбардарлыгыннан файдаланып, лаеклыраклар хакында бөтенләй “онытып”, оядашларның "шедеврларын”а гына юл ачу җае куәтләнүендә, солдат тормышына бәйле, "үлмәсен дә, кайтмасын да , килеп торсын акчасы" дигән халык әйтеменең әдәбиятыбыз язмышына турылануында кемнең ни эше бар? "Кайтмасын" дигән әйтелештә 19 гасыр башында татар әдәбиятында туып, 20 гасыр азагында җуелган фантастика, фәнни фантастика жанрлары язмышы абайлана... ИТ (Интертат) газетасының 2020 ел 4 март һәм 24 октябрь саннарында Рузилә Мөхәммәтова мәкаләләрендә бу хакта шактый тәэсирле һәм үтемле язылган. Әллә соң мәгълүм затларга әдәби конкурслар аша ниндидер бүтән төр хезмәтләр өчен дә түләнә түгелме, дип тә фаразлаучылар табылуына җирлек юк түгел сыман... Һәрхәлдә , аларны үзара бүлешү нияте рухландырадыр, дип гөманлап, гөнаһка керәсе килми. Социаль челтәрләрдә, 2019 елның 30 октябрендә, соңрак чит ил агенты, дип танылган Азатлык Радиосы сайтында : “Язучылар берлеге танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булуын 2014 елда игълан иткән иде. Әсәрләрне Ркаил Зәйдулла (Кол Шәриф)Ләис Зәлкәрнәй (Дәрдмәнд), Рөстәм Галиуллин (Ялчыгол), Галимҗан Гыйльманов (Бабич) , Айгөл Әхмәтгалиева (Волжская) язачагы билгеле булды.Ул чактагы Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан әйтүенчә, һәр авторга әсәр язу өчен бер ел вакыт бирелгән һәм 400 мең сум күләмендә гонорар түләнгән булган. Әлегә, Рафис Корбан әйтүенчә Рөстәм Галиуллин белән Айгөл Әхмәтгалиева гына алган йөкләмәләрен үтәгән...” дигән хәбәрне укыганым булды. Кайбер авыл сабантуйларында, тәкә ятларга китмәсен дип, башка авылдан яки төбәктән килгәннәрне көрәшкә кермиләр иде. Шуның сыман, заказ белән акча алу кемнәр арасында гына баруы( әйтик , яхшымы-яманмы язучылар берлеге әгъзасы мин фәкыйрьгә андый форсат чыкканы булмады), заказны үтәмәгәннәреннән акча эзләп алынганмы, үтәлгәннәре укырлыкмы- түгелме ,моны кемнәр хәл итә, ары таба ачыклау булмады..
Иң бөек шагыйрьләрдән Гомәр Хәйам - астроном һәм математик булган. Саба урта мәктәбендә математикадан укыткан, фронттан ике аяксыз кайткан , протезларда йөргән, кичәләрдә вальс биергә яраткан укытучыбыз Бари ага Ишалин үз фәненнән йомшак укучы кызларны Мокытдисә, малайларны Мокытбай дип ирештерә иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Аның ул билгеләмәләре белән килешеп бетмәсәм дә, татар әдәбиятына математикасы бар, техник белемле, фантастика һәм фәнни фантастика жанрын тергезерлек затлар да килүе мөһимлеген бүген татар әдәбиятын, редакция урындыгы -кәнәфиен иярләгән, нигездә грамматика белгечлегенә ия затлар аңламаска, аңларга теләмәскә, аңлап җиткермәскә дә мөмкин, дип санарга рөхсәт итегез...
Зарурсызлыклары сәбәпле булыр-булмас тиражлары китапханәләргә яздыру ярдәме аша котайтылган басмаларда "конкурс" оештырып, җиңүче ясап, 500 мең сумлык премияләргә тиендерү, арзан хакка да сатылу перспективасы шәйләнмәве сәбәпле, кибет киштәләрен уратып уздырып, сукмаклары әллә ни тапталмаучы китапханәләргә урнаштырылган, тагылган дияргәдер бәлки, китапларга, китапханәчеләрдән алган белешмәләр нигезендә,( ә алар китап укымыйлар дип язсалар, бу үзләре утырган ботакны кисү булыр иде) "бәйге " корыштырып, саллы премияләр оештыруларны йөрәклелек, тапкырлык үрнәге, егетлек дип саныйсы микән әллә?Сәхнәгә менү перспективасы гел юк сәхнә әсәрләренә, тиражы җилгәрелгән басмада "конкурс" уздырып, җиңүче ясап премияләргә тиендерүне дә оятсызлыкның аргы ягына чыгу , дип түгел, ә зирәклек галәмәте,яисә ни чарадан бичара дип аңлыйсы микән? Тагын кай төбәкләрдә, өлкәләрдә күзәтелә икән мондый елгырлык? Андый "ярыш"лар оештыру мантыйгы нигезендә нәрсә ята икән соң. Күсегә, әрләнгә хас инстинкт түгелдер лә?.. Төп сәбәп математикадан, пропорциянең ни икәнлеген чамалаудан ерак тору булмагае? Янә килеп, иҗатына китап кибетләрендә дә, китапханәләрдә дә сорау зур Зифа Кадыйрованы, китабының тиражлары зурлыгы белән Форбс китабына кергән Гүзәл Яхинаны "конкурс"тан читтә калдыруны, җитмәсә, әлеге ике авторны матбугатка чыгып күмәкләшеп дөмбәсләргә маташу матавыгын кояш астында яшәргә урын даулау мәрәкәсе, дип аңларгамы?... Таш гасырыннан сакланып калган көтү булып яшәү истәлеге, дипме?... Ничек кенә булмасын, "син миңа мин сиңа кагыйдәсе", янә килеп мәнфәгатьләр каршылыгы азу ярмасын, дигән очракта, әсәрләрнең сыйфатын бәяләүне, бүләккә терсәк тырпайтып чират торучы каләмзатларга түгел, ә халык хуҗалыгында, төгәл фәннәрдә, медицинада, хокук сагында, хәрби хезмәттә һәм башка тармакларда үзләрен раслаган китап сөючеләргә тапшырасы иде...Янә килеп беркем дә кызыксынмаслык әсәрләрне күрәләтә җиңүчегә чыгару ихтималыннан аралау хакына бәйгене зарурлыгы шикле тиражы ташка үлчим мәйданнарда түгел, ә интернет киңлекләрендә уздырасы иде.....Янә бер хыялым, исемле титуллы премияпәрвәр авторларның әсәрләрен интернетка элеп, зарурлыкларын аныклау...Араларында язганнары гомумән укылмаслык авторлар табылыр да, исем-титул, премия өләшүчеләр кызганыч хәлдә калмагайлары, дип шөлләмәсәләр, кем белә, бәгъзеләр өчен исән чакта ук андый имтиханга да чират җитүе дә бик ихтимал...
"Татарстан яшьләре” нең 2022 ел ,10 март санында (интернетта, Т.Я сайтында бар ) мәрхүм Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Язучы һәм тәнкыйтьче” атлы язмасы дөнья күргәч, әдәбиятыбызда оядашлыктан калыккан “филологлар монополиясе” мәсьәләсенең яңа яклары ачылып куйды... Талантлы әдипнең оригиналь иҗатын “төзәтеп”, уртак калыпка каулап, авторны өер белән төрлечә хәкарәтләп, мыскыллы тупас шәрехләмәләр кулланып, иҗатының индивидуаль йөзен боздырту укталышлары хакында сүз бара , үз чорында басылмый калып, байтак еллар рәнҗү –сызланулар саркытып яткан, кызы Гәүһәр ханым дөньяга чыгарган әлеге мәкаләдә... Мөхәррирләрнең үз - үзләрен кашка тәкә, әдәби мәйдан түре хуҗалары, ә авторларны, синдәй миндәй "үги"сетелгәннәрен генә түгел, әле үз ояларыннан булганнарны, хәтта остазларын, ихлас халык мәхәббәте казанганнарын да тупсада таптанучы хокуксыз гозерчегә санап, самавырчы малай дәрәҗәсенә куеп, тәкәллефсез кыланулары күптәнге “матур” гореф-гадәт икән, ләбаса...Якташларым, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов, үзенең ялкынлы мәкаләләре, язучы Рашат Низамиев, документаль романнары аша , музыкабызны Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллиннардан кемнәрнең ничек “коткару”лары турында белдергәннәре үрнәгендә, әдәбиятыбызны хакыйкый талантка ия каләм ияләреннән, шул исәптән Мөхәммәт ага Мәһдиевтән “тазартырга” маташучыларны , Нәкый Исәнбәттән арындырырга көчәнүчеләрне дә колакларыннан тотып, “бездән көнләшәләр”, “татар башын татар ашый” кебек , күп кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән “дәлилләре” белән чәбәләнүләренә игътибар итмәстән, кояшка чыгару сәгате сукмадымы икән ?... ИТ (Интертат) сайтында Рузилә Мөхәммәтованың "Татар башын татар ашар". Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турындагы әсәренә бәя бирде» (https://intertat.tatar/news/tatar-bashyn-tatar-ashar-yazuchylar-rinat-m-h-mm-dievne-donoschy-n-kis-turyndagy-s-ren-b-ya-birde) исемле кызыклы язмасы дөнья күрде.. Гаделлек хакына әйтми булмый, исемле-титуллы әдипләребез өчен бердәм рәвештә кемнәрнедер гаепләү(Нәкый Исәнбәт, Гүзәл Яхина, Диас Вәлиев, Миңнәхмәт Сәхапов, һ.б.) генә түгел, ә кемнәрнедер аклау корылышы да хас. Рашат Низамиевның "Утта янган былбыл" әсәрендә бөек композиторыбыз Фәрит Яруллинга карата «игелек» кылучы хөкүмәт сөеклесе булган иҗатчы һәм вазифалы шәхес турында искәртеп узуга "Казан утлары" журналы битләрендә исемле титуллы әдип тарафыннан кискен ризасызлык белдерү күзгә чалынды . Нәкый ага Исәнбәт хакында үзе җитәкләгән журнал битләрендә тискәре бәяләмәле мәкалә бастырган Рафаэль Мостафин да Гурий Тавлинның "Афәт” атлы романы аша конкрет шәхескә( Аяз Гыйләҗевкә) белдергән, әләкчелектә гаепләвен җиңеләйтергә тырышып, архивларда ниндидер материаллар булуын телгә алып, әмма аларның фотокүчермәләрен тәкъдим итми генә, яклаучы буларак мәкалә бастырды. Кемне аяу, кемне буяу ниндидер әмергә буйсыну аркасында түгелдер, дип өметләник..
Арттырып җибәрү сәбәпләрен әллә кайлардан эзләргә, серле кыяфәт чыгарып, Мәскәү тарафларына ишарәләргә кирәкмәстер. Яшьләрне , яңаларны үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә тар даирә ялмап баруы, һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме үз-үзләрен “зыялы” дип белдерүче әдәби өлкәдә “танылган”нарыбызның әхлакый портретларын?...Айдар ага Хәлим, “Кырык тартма” исемле 2014 елны Чаллыда басылып чыккан китабында җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия шундый бер мөхтәрәмебезнең “Гамил Афзал исемендәге” район дәрәҗәсендәге премияне дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә бәян итә. Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр, премия хуҗасы үзе исән чагында әлеге лауреатны, автор раславына караганда, бөтенләй өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән дә кыенсыну кичермәгән, булып чыга премияпәрвәр әкәбез... “Кырык тартма” гыйбрәтле китап, аерылып китеп булмый укыла. Аена ун мең сум түләү каралган “халык язучысы” исемен булдыру аша кемнәр кайгыртылуы да онытылып калмаган... Мин фәкыйрь, иң әвәле андый исемне татар фантастикасы жанрын тергезүче һәм яшәтүче Адлер ага Тимергалинга бирерләр , диеп көткән идем дә, тот капчыгыңны!.... “Кырык тартма”да конкрет исем-фамилияләр атала, нәкъ Тукайча уклар, кемнең кемлеген аяп тормый оча, очкыннар чәчрәтеп кадала. Авторыбыз, чордашлары Зәки Зәйнуллин белән Минтимер Шәймиев турында әсәр язган, аңа Ленин биләгән урынга , Ирек мәйданында ат мендереп һәйкәл салырга өндәгән халык язучысы титулына ия, язганнары дәреслекләргә узган шәхескә дә(Батуллага) ташлама ясамаган, депутат әдипләр , җөмһүрият җитәкчеләре , дин әһелләребез дә өлешсез калмаган...
Әдәби мәйдан бүлүдәге һәм әдәби бәйгеләрдәге тәртипкә карышып азаплану үзеңә генә кәкре суга, дип кул селтәү , минемчә,ялгыш фикер. Мондый очрак өчен көрәшнең үтемле юлы атаклы совет дессиденты Владимир Буковскийның “И возвращается ветер” әсәрендә җиткелекле һәм тәсфилле бәян ителгән. Иректән мәхрүм шартларда да мәхбүсләр төрле-төрле инстанцияләргә, хәл итә алу-алмавына карап тормастан, әле шундыйракларга күбрәк басым ясап, көненә ким дигәндә утызлап заказлы хатлар яудыралар... Аңлашылса кирәк, бер-ике омтылыш белән генә боз таулары бөялешен кузгату мөмкин түгел, чөнки мәсъәләне гадел хәл итәргә тиеш чиновникларны “валлаһи җавап”(отписка) язарга өйрәтәсе юк. Ә икенче әйләнештә хатларда мәсъәләне хәл итмәүчеләргә шикаятьләр яңгыры шәкелендә дәвам чираты җитә... Кем әйтмешли, тамчы ташны тама-тама тишә. Архимед, бирегез таяну ноктасы һәм мин дөньясын әйләндереп каплыйм , дигән. Ә андый таяну ноктабыз бар, ул - Конституциябезнең икенче маддәсе : анда илебезнең һәр гражданы иң югары кыйммәткә ия зат( высшая ценность), диелгән. Иң югары кыйммәткә ия зат мөрәҗәгатен бер чиновник та җавапсыз калдыра алмый... Ә әдәбиятыбызны яшәтәсе иде ..
Бакчадан кәҗәләрне пыраклатмасаң, түтәлләрнең асты-өскә килә.. Ә сакалбайларны тынычлыкта калдырып, инде киртә аша сикереп керә алмастайларына да махсус җимлекләр булдырып, шунда яшәүләрен кайгырту, мантыйк киртәсенә сыймый. Сыймый, асыл максат бакчаны харап итеп, зарурсызга калдырып, урынында башка берәр алмаш калкыту күздә тотылмаган тәкъдирдә. Әдәбиятыбыз бакчасы язмышына да кагыла әлеге юллар. Безнең гәҗит,16.08 2023тә Габит хәбәр итте.
среда, 26 июля 2023 г.
КОРЫЛЫШ ҺӘМ ЧАКЫРЫЛЫШ
(Безнең гәҗит", 26.07.2023ел.)
Юл төшеп кая гына барып чыкма , көтмәгәндә таныш-белеш очрап куандырып куя. Гомерең, халык хуҗалыгына караган оешмаларында эшләп узгач, әлбәттә, кырыкмаса кырык вазифага, шөгыльгә багълы эш кешеләре белән аркалар кагышасың. Тормышыңның төрле борылышларында аралашкан табиблар, хокук сагында торучылар, тагын әлләкемнәр белән дә ихластанмы , рияданмы, елмаеп-балкып күрешәсең. Казанга бер килүемдә өйлә намазын укыйм , дип мәчеткә сугылгач, студент чакта бергә вагоннар бушатып йөргән, тора-бара язучы булып танылган ахир дуска юлыктым...Намаздан соң, якындагы хәләл кафега кереп тамак ялгарга булдык. Бер күрешү - бер гомер диләр бит, сүз арты сүз чыгып, вакыт узганы сизелмәде дә калды..
-Безнең балачак һәм яшьлек еллары китапның кадере бар заманга туры килде , -дип , башлап китте дускай әңгәмәбезне. - Үзгәртеп корылышка кадәрге дәвердә каләм ияләре, Тукайның ,"Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә, шул юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкка түзмәккә!" шигарен канун санап, хәл кадәри халкым, дип яши, кап-йотларга, аларның нәсел ыруына дан җырлаучы мәдхияләр тәпәләүгә омтылыш тоймый иде. Язучы булып танылу ул чорда, табыннарыннан "калҗа" эләктерүгә өмет багълап, түрәләр аяк астында буталу форсаты табу түгел, ә олугъ дәрәҗәгә ирешү, халкың хакын хаклау, түрәләр золымыннан аңа яклаучы булып, дөреслек сагына басу саналды...Мин фәкыйрь дә, җаным-тәнем белән шул сукмакка кереп киткәнмен...Яшь чакта шигырь язмасаң, табибка күрен, дигән канатлы гыйбарә йөрде ул елларда. Син дә чос идең бит ул мәсъәләдә. Шул безне якынайткандыр да . Син сырлаганнар бар да мәхәббәт турында иде, дип истә калган..
- Кызларга ошый иде , тагын нәрсә кирәк, -дип , акланангандай иттем. – Һәркемнең үз планы, программмасы. Аның каравы синең алым зур иде, тулаем татар халкына акыл өйрәтергә мәтәләнүләрең истә.
-Чоры шундый иде.Дөньяны үзгәртәм! - дип әтәчләнүчеләр янәшәсендә, мин әле тыйнак кыланганмын.. У, ул чактагы матавыклар... Хөкүмәт сөеклесе булып , яшьтән күп бүләкләр , исемнәр җыйган, мандатка тиенгән, премияләр соскан, ипили урынга тиенгән бер каләм иясенең, олыгайган көнендә сексуаль кәртиңкәле иҗатка кереп китеп, шуны зур батырлык , хөр фикер йөртү санап әтәчләнүләре, кем әйтмешли үзе бер роман....
- Олыдан кубып, бераз "ычкынгаламасаң" язучы булып булмыйдыр да ул?-дип сүз кыстырам.
- Иң мөһиме, сырлаганнарың матбугатта күренү,– дип фикерләрен теземнәргә сала башлый дускай. - Аннары үзеңне язучы саный башлыйсың, һәм хыял канатларыңда бөек булуга тилпенүләргә дә ерак калмый...Китабың нәшер ителеп, язучылар берлегенә әгъза итеп алсалар, фикер иясе булуыңа үзең генә түгел, башкалар да ышана башлый. Аннары инде һәртөрле бүләк премияләр алырга чиратка басасың. Андый сафка кереп кысылу өчен иң әвәле хөкүмәт асрамасындагы берәр гәҗит яки журналның, юк кәнәфиенә үк димим , анысы соңрак, ишек катындагы табуреткасына булса да артыңны төртүгә ирешү тәҗел. Аннары үз ишләреңне җиңелчә тәнкыйтьләгән чыгышларыңда, мәкаләләреңдә исемле, титуллы, мандатлы каләм ияләренә,уңай үрнәк мисалында авыз суыңны корытып, шуларга тез йөгенәсең...
Һәм хөкүмәт сөеклесе булуга ирешкән тар даирә әдипләр синең үз тирәләрендә ышкылып йөрүеңә күнә, ниндидер әдәби чараларга дәшә, каядыр ияртә, сиңа карата җылы сүзләр дә ычкындыргалый башлыйлар. Язучы мөнбәренә үрмәләүче шома яшьрәкләр шул "җыр"га җәһәт кушыла һәм сиңа, дәртләнеп, ильһамланып, кем әйтмешли, кәҗә тизәгедәй чәчелүеңне дәвам итәргә генә кала.. Беркөнне , район үзәгендәме, Казанда ук булса тагын да шәп, иҗатыңа багышланган кичә оештырыла. Оештырасың. Анда, сәхнә уртасына чыгып, оештыручыларың алдан әзерләгән, кемнәр беләндер килештерелгән сорауларына "кыю" һәм "акыллы" җаваплар тотасың. Менә сиңа "бөек" булу юлында беренче чирканчык...Язучының максаты ни? Үзе чамалаган һәм аңламаган чакырылышы нәрсәдә? Ни дип ул шигырьләр, хикәяләр, бәяннар, романнар яза соң? Асыл омтылыш ни? Милләтне дөрес сукмакка турылаумы? Аны инкыйраздан коткару ниятеме? Туган телне яклаумы? Редакция кәнәфиен иярләп, язучылар берлегендә төшемле вазифага тиенгәч бүселә төшкән эчеңне бушату, чәчәк төшерелгән "хуш"исле трусигыңны гавәм алдында җилфердәтү ихтыяҗымы? Кемнәргәдер янап йодрык селкүме?..Шыңшумы? Үксүме? Теш шыгырдатумы? Аһаһайлап көлүме? Йә, әйт, синеңчә ничек?
-Һәркемгә үз экскременты чиста булып тоела, -ди торган иде минем бер хезмәттәш прораб, -дип сүз кыстырырга җөръәт итәм.
-Инануымча, асылда без барыбыз да манипуляция корбаны, безне туганнан бирле программалыйлар, дрессировкалыйлар, һәркем төрлечә эшкәртелә, - дип, үз туксаыны туксанлвын белә, дускай.....- Син кемнәрнедер, һәм сине кемнәрдер үзгәртү корылышында. Хайваннарны кеше ихтыярына турылау бишенче урында, башта андый тегермәндә кеше тартыла....Һәркемнең, нинди вазифа биләвенә карамастан, шул исәптән язучының да язмышы уртак. Язучы асылда үзе, белем алам дип уку йортында тарган программага буйсынып язарга керешә. Шуңа да бер оядан канат ярган язучыларның язганнары уртак калыпка буйсына. Юк, алай гына да түгел. Сабый дөньяга килүгә дрессировка башлана, аны калыплау әти-әнисе, әби-бабасы тарафыннан , аннары ясле, балалар бакчасында, мәктәптә, аннары вузда, халык хуҗалыгында дәвам итә. Һәркайда һәркемне төрлечә бөклиләр, кызыксындыралар, орышалар сукмакка кертәләр, эргәгә турылыйлар. Кирегә юл юк. Эштә , армиядә, яки төрмәдәме, барыбер, ниндидер режимга өзлексез каулыйлар, кемдер этеп-төртеп керткән кәлиядән кәшәләнәсең. Премия биреп, мидәл тоттырыпмы, күлмәкне күтәртеп эчкә, яки чалбарны төшертеп артка тибепме , аерма юк...Соңгы вакытта азу ярган мошенниклар да, каршыңа чыгып кына түгел , телефон аша да, үз программаларына турылап, кесәңне чистарту хәстәрендә.... Телефон дигәннән, һәркемгә телефон тоттыру да зур бер программа чарасы... Телефон синең кайдалыгыңны "әйтә", новигатор ролен үти. Сабыйларның телефонга бәйлелеге үзе зур бер афәт...Шуның ярдәмендә татар балалары татар авылларында да татарча сөйләшүдән, туган телдә аралашудан ваз кичте. Шуның өстенә барыбыз да төрле баскычта, дәрәҗәләрдә хәл кадәри үзенә күрә эреле-ваклы программачы һәм программаланучы, кемнәрдер өстә, кемнәрдер уртада , кемнәрдер баскычның аскы, түбәнге өлешендә шул "эш"тә мәтәләнә. Корылыш һәм чакырылыш уртак ....Гади тел белән әйткәндә югарырак урында утырган Гайфулла тарафыннан программаланган Сәйфулла, Кәримулланы, анысы үз кул астындагы Галимулланы әфирли һәм чылбырның очы -кырые күренми...Чукчалар озын таякка балык бәйлиләр һәм этләр җигелгән чанага беркетәләр. Балык алда, этләр күз алдында тирбәлә. Аларны шуңа каратып ашкындыралар һәм йөк ташыталар...Коммунизм идеясе дә чукчалар ысулына иш..Фашизмныкы да шул. Ә футбол? Миллионнар, хәләл акчаларын түләп әлеге тамашаларны хәрәкәткә китерә. Дөресрәге әлеге тамашалар миллионлаган кешеләрне, миллиардлаган акчаларны хәрәкәткә китерә... Эстрада да халык ташкыннарын атланып иярли. Кино сәнгате күптән шул мәрәкәдә ...
-Акыллырак мокытракларга юл күрсәтсә, моның нәрсәсе начар?– дип куям.
-Андый гарантия юк, дип кырт кисә ду. - Мокыттан мокыт туган, мокыт белән дөнья тулган. дигән татар халык мәкален кая куясың?... Йә, әйт, шәп урыннарына, кемнәр, ниндиләр, ничек утыртыла? Алар сатыла түгелме, дустым?
-Кешене кеше программалау кайчан башланган , синеңчә? -дип сорау тәгәрәтәм, аптыраганнан.
-Бик күптәннән, -дип җавап күндерә дустым.-... Европа колонизаторларының, үзләрен цивилизацияле, илләре-җирләре яуланган халыкларны кыргыйга санап , аларга карата вәхши гамәлләр кылырга үзләрен хокуклы санап, геноцид аша үз программаларын көчләп тагулары -бу әле яңа тарих...Кешеләр мәгарәләрдә оешып яшәгән чорларда ук әлеге мәрәкә тулы куәтенә эшләгән...
12 нче гасырда яшәгән Әль Газали хәзрәтләре Иракта , хәзерге телдә әйтсәк премьер министр вазифасын башкарган. Һәм көннәрдән бер көнне дәрәҗәле эш урынын, бар байлыгын калдырып, гап гади җөббә киеп бер тиенсез дәрвишлеккә чыгып китә һәм ун ел ачлы-туклы шул хәлендә йөргәннән соң үзенең үлемсез китапларын яза. Аны Европа илләрендә Альгазаль, дип беләләр. Кайсыдыр Рим Папасы, ул язганнарны укыгач, мондый тәкъдим ителештә мин дә ислам динен кабул итәргә әзер, дип белдергән...Дин белгечләре Әль Газали хәзрәтләрен ислам динен фәлсәфи нигезгә салучы , дип таный.. . Менә ул, нинди генә вазифа биләмә, син үзеңнән өстәгеләргә яки астагыларга, аларның фикерләренә бәйле һәм андый шартларда хакыйкатькә ирешеп булмый, дип санаган. Һәм хакыйкатькә ирешү хакына зур дәрәҗәле вазифасыннан, бар байлыгыннан баш тарткан һәм һәр тарафтан һөҗүм итүче дрессировка, манипуляция афәтеннән арынып ,искитмәле китапларын язган ... Ул , галәм өчен үтә кечкечтеки кеше, масштаблар аермасы чиксез булу сәбәпле галәмнәрне яраткан Хак Тәгаләнең барлыгын да юклыгын да исбат итә алмый, шул сәбәпле "акылы бар кеше динне тотарга тиеш, чөнки Аллаһ юк икән, ул бер ни югалтмый, ә бар икән,бөтенесен дә югалта", дип кисәткән...
-Тукта! Синеңчә язучы булу программачылык кына ?Манипуляция төре? Димәк, иҗат синеңчә фикция, үз-үзеңне яки башкаларны алдау? -дип куям.
-Алай ук түгел, ди дускай.- Бар чын, асыл талантлар. Аларга андый сәләт күктән иңгән.Алар ниндидер әҗер эстәүне күздә тотмый гына иҗат итә. Һәрхәлдә матди кызыксыну алгы планда тормый. ..Ә акылы бар уртакуллар, графоманнар башка, алар иҗат өлкәсендә кайнашып, байлык, дан, милек юллый. Шулар тырышлыгы белән иң-иң талантлылар эт типкесенә турылана.
-Син дә шул исемлектә түгелдер бит, алай-болай?– дим,һәм күз кысам
-Аллаһ сакласын.Ул яклап караганда минем хәл алай ук өметсез түгел. Бар да кешечә, вак-төяк бүләк, исем-фәләннәр рәттән алгалап торам,-ди дускай.
-Хатының һаман министрлыкта казганамы?-дип кызыксынам.
-Шунда әбәләнә,
-Өйгә кайткач та кемнең баш, кемнең түш булуы онытылмый интектерә дисең инде?....
-Үкчә астында яшәүнең дә үз плүсләре, дустым...
-Мин синең шырдан шыр шигырьләр язган бәхетле чакларыңны хәтерлим. Ә хәзер тәмам керпе тунлы фәйләсуф булып куйгансың...Җитдирәк иҗади уңышлар теләргә рөхсәт ит, диясе килә..
-Авызыңа бал да май.
Шушы очрашудан соң , ел да үтмәде, дустымның ниндидер яңа әдәби конкурста җиңү яулап , саллы гына премия алуы хакында ишетеп, куандым, аның өчен горурландым. Аннары Тукай бүләге алганы колакка чалынды. Халык шагыйре исемен дә эләктерде... Нәрсә дим, хагы шул, үкчә астында яшәүнең , үкчәнең, үкчәләрнең кемнеке, кемнәрнеке булуына карамастан үз плүсләре....
четверг, 20 июля 2023 г.
Яңа “Алмагачлары!”
("Безнең гәҗит" 17 июль)
Мең тугыз йөз унҗидедә
Калыкты әтрәк -әләм,
Таҗлы вирус тантанасы
Шуннан мантыйкый дәвам....
“Вак син, ә!”не аңлатамы,
Вакцина” дигәннәре?
Ваклык сынавы узабыз,
Кадалсын, энәләре!....
Күп нәрсәне аңлап булмый,
Татар теленнән гайре,
Әллә ниткән аталышлар
Тик аңа гына бәйле...
Әйтик, "кутерьма" сүзенең
Чишмә башы -"арт - өрмә";
Тюрьма дигән төшенчәнең
Асыл мәгънәсе -төрмә.
“Каторга”, димәк – катырга,
“Колхоз”да баш иҗек –кол,
Сибирь дигәннәре –Себер,
Байкал дигәне бай күл
Ковчег – капчыктан баш ала,
“Түш”тән ясалган “тушка”,
Клеопатра –Көлия батыр,
Көлиядән – Золушка?
..Гөлбикәгә Көлбикә, дип,
Дәшкәнме үги ана?....
Җәбер -золымның төрлесен
Татый ятимә бала...
“Отец” - әтисе дигән сүз,
Ә “баламут” – мут бала
“Балабол” –бала булудыр?
Безнең эз, сүз һәркайда....
Көләч, бул, дип кушылгандыр,
Көлия атлы исем дә,
Клеопатра - Көлия батыр,
Патша булган Мисырда!
Кремль" дигәннәренең,
Татарчасы -"керемле"
“Теремок”, дигәннәре дә
Аңлата күк “төрем”не...
Исемендә үк кисәтү
«Алма», атлы җимешнең,
"Яблоко"ның төп чыгышы
Ябулык , -дип ишеттем.
Оҗмахта булмый шул калып,
“Алма” дигәнне алып,
Ялгыштырганмы милләтне
Әллә Иблис атланып?
Безнең кавемгә каныгу
Җирдә еш кабатланган,
...Алмалы туган телебез,
Белмим, ничек сакланган?…
Милләт язмышы чагыла
Куштырнаклы сүзләрдә,
“Ээәх, алмагачлары! “, - дип,
Җырлау язган безләргә...
Ватандаш урыс халкы да,
Аны үзенчә суза,
“Эх, яблочко”, -дип әйттерә,
Тыпырдап, кыза-кыза...
.....17 нче елдан бирле
Таҗ кия әтрәк-әләм,
Таҗлы вирус шул бозымнан
Ялкынлы кайнар сәлам....
Подписаться на:
Сообщения (Atom)