Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 4 августа 2020 г.

Нинди җорлык җанга нур?



Танылганраклар даирәсеннән булган язучыларыбызның авыл клубларында халык белән очрашулары турындагы истәлекләрендә үзләре, чордаш каләмдәшләре авызыннан чыккан, еш кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән гыйбарәләре, залдан бирелгән “көтелмәгән” сорауларга шаян яки тапкыр санаган, шулай тоелган җаваплары юмор дип тәкъдим ителә.


Сүз дә юк, соңгы елларда нык үрчеп киткән “йолдызлар” катнашкан концертларда сәхнәгә яки телеэкранга чыгып көлдерергә азапланучылар мә­тәштергән “сәнгать җимешләре” янәшәсендә мондый иҗатка да урын бар сыман тоемлана. Хә­ер, авторларның үзен һәм тирәсендәге иштәшләрен үтә акыллы, зирәк итеп таныту, инандыру нияте булу-булмавын укучы тоймый калмый. Һәм бәян ителгән теге яки бу кыйсса елмайтса яки көлдерсә дә, аның күңелендә даирә­дәшләренә яраклашып тырышкан авторга карата әллә ни теләктәшлек уянмый. Ә менә каләмзат үзе­нең көлке, кызганыч хәлләрдә калуын курык­мыйча, төсле буяулар кулланып бәян итсә — анысы икенче мәсьәлә. Андый ихлас ачылулардан соң әдипкә хикәятләренең башка төрлеләрен укучы күңеле түренә уздыру да ансатлаша. Юмор кырык­маса кырык төрле, бар җылысы, тозлысы, тоссызы, шырпылысы һ.б. Бәгъзеләрне түбәнсетү, рәнҗе­тү хисабына, кемнәрнеңдер күңелен күтәрү дә юмор саналгалый башлады, һәм ни гаҗәп, сәхнәләр, телеэкраннар аша да андый “нигъмәт” кәшә­ләнә. Әйтик, чукча турындагылар моңа якты мисал. Ә чын, хакыйкый, затлы татар юморында татар моңы, татар рухы ярылып ята, татар тәвәккәлләге һәм үткенлеге чагылыш таба. Мөхәммәт Мәһдиевтә бу бар иде. Һәм ул халыкчанлыгы, таланты, үзенең көлкегә калган чак­ларын да ихластан, тәмләп тасвирлаудан өрекмәве, шундый уңайсыз мәлләргә таруларын укучысын дус, тиң санап уртаклашуы белән меңнәр күңелен яулады. Ихтимал, затлы нәсел вәкиле булу әтрәк-әләмнәргә хас шә­бәеп кукраюларга, бүксә кагуларга ихтыяҗ калдырмый бугай.

“ТЯ”ның элеккеге баш мөхәррире Исмәгыйль әфәнде Шәрәфиев тә, әлеге әдипнең теләсә-кайсы китабын, кай турыннан ачсаң да онытылып укып китәсең ди иде. Мондый үзенчәлекне ул авторның миллилегендә, белеме тирәнлегендә генә түгел, ә нәселе җепләренең затлы тамырга барып тоташуында да дип санады һәм газета битләрендә аның әсәрләреннән өзекләрне әледән-әле бирә килде.

Ә бит көлкегә калдыруларга адым саен юлыгыла һәм, тормыш булгач, беребез дә андый “күчтә­нәч”­ләрдән коры калмый. Мине дә читләтеп узмый андый матавыклар.

Дүрт катлы гомуми йортта яшәгән чагым шулай. Җиңелчә ремонт ясау максатында, хатыным бе­лән стенадагы обойларны кубардык. Шуларның һәм­мәсен матрас зурлы­гындагы иләмсез полиэтилен капчыкка тутырып, урамга, чүп түгәргә дип чыксам, подъезд аша күршем Рафил очрады. Ул күзләрен мөлдерәтеп сә­лам бирде дә, ипләп кенә: “Рөстәм абый, әллә сез фатирдан чүпне елга бер тапкыр гына чыгарасызмы?” — дип кызыксынды.

Янә бер очрак. Микроавтобуста Казанга, ида­рәбез буйсынган “Таттрансгаз” берләшмәсенә барабыз. Салонда ир-атлар һәм хатын кызлар. Арабызда иң яше — керәшен кызы, буфетчы Таня. Сүз иярә сүз чыгып, хатын-кызны нык тоту зарурлыгы темасына кереп кителгән. Мин дә әңгәмәгә тартылып: “Тезгенне тарткалап тормасаң, алар әллә кая сикерергә мөмкиннәр”, — дип ычкындырганмын. Таня ягымлы елмаеп минем тарафка борылды да: “Рөстәм абый, гаиләдә бер кеше тормоз була инде ул!” — дип ябыштырды.

Бер елны “Бәкер” курортын урадым. Кайткач, анда ялны ничек уздыруым белән хезмәттәшләр кызыксына башладылар. Мин ике кешелек бүлмәгә, кайсыдыр шәһәрдә котельныйлар белән җи­тәкчелек итүче Йолдыз исемле ир-ат белән урнашуымны, күршемнең “без­гә инде яшь чибәркәйләр карамый, картлары кирәк түгел, шуңа күрә һәр кичебезне бик яхшы шәраб алып бизик” дигән тәкъдимен кабул итүемне җиткердем. Шулчак төзелеш мастеры Илдар Галимов күзләрен очкынландырып елмайды да: “Рөс­тәм Зәетеч, ялгышмыйсызмы? Хатын-кыз түгел идеме ул? Йолдыз дип әйтәсез бит”, — дип мине көлкегә калдырды.

Мондый мисалларны тагын да дәвам итеп була. Шәхсән үзем дә бу мәсьә­ләдә бурычлы булып калмыйм ахрысы. Язучы Тәл­гат Нәҗми “Саба мәзәк­ләре” исеме астында чыгарган китапларында минем белән булган гыйб­рәтле очракларга да урынны мулдан биргән иде, мәрхүм.

Мин соңгы егерме өч ел хезмәт куйган магист­раль газ үткәргечләр ида­рәсендә, газчылар көненә багышлап, һәр төр хезмәт башкаручы төркем тарафыннан (алар бик күп: төзелеш, автоматика, электр, элемтә хезмәтләре, компрессорлар белән эш­ләүчеләр, сантехниклар, магистраль торбаларны тәртиптә тотучылар, автотранспорт, торак йортларга хезмәт күрсәтүче ТКХ, балалар бакчалары, клуб, һ.б.) үз стена газетасын чыгару гадәте бар иде. Оешмабызны беренче казык кагудан диярлек җи­тәкләгән Ришат әфәнде Нурисламов, кемнеңдер киңәшен тотыпмы, шундый һөнәри бәйрәмебез җитәрәк, кабинеты ишегенә әтисе исемен сызык аша Габдел-Ихсанович дип төзәттереп яздырды. Һәм төзелеш белән бәйле хезмәтебез чыгарган газетада эреле-ваклы кабинет ишекләре урын алды. Бер ишек сурәтендә идарә урынбасары Гаврюхинның фамилиясе Гав-Рюхин дип тәгаенләнде, баш инженер Мингазовныкын Мин-Газов дип, ә магистраль торбаларны кайгыртучы Сәүбән кордаш Шәрәфиевнекен Голиков дип тәгаенләдек. Имеш, “шәрә”­дән тәрҗемә... Идарә баш­лыгы аны-моны әйт­мәде, әмма кабинеты ишегендәге исем-фамилияле күрсәткече икенче көнне үк элеккеге, сызыкчасыз хәленә кайтты. Сәүбән дускай да үпкә-сапкы сиздермәде, ләкин аның диспетчер булып эшләүче хатыны телефоннан: “Олы кеше бит инде сез, Рөстәм Зәетеч, балаларны урамда үчекли башладылар анда, шул да булдымы шаярту?!” — дип оялтты һәм миңа “бүтән алай эшләмәм” дип гафу үтенүдән гайре чара да калмады.

Идарә җитәкчебез Башкортстан вәкиле булуын истә тотып, бер кергәнемдә “һаумыһыгыд” дип сәлам бирдем. Исәбем “һау” дигән җавап ишетү иде. Ришат Габделихсан улы, ниятемне аңышып, күзен тутырып карап, баш чайкап кую белән генә чикләнде. Ул инде лаеклы ялда, мактасам да, шәт, ялагайга чыгармаслар, оешмабызның һәр тармагын энәсеннән җебенәчә белә, һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнен дә чамалый, һәм эшне, асылын төшендереп, вакытын тө­гәл билгеләп, булдырырдай күләмдә генә йөкли иде. Егерме елдан артык бергә эшләү дәверендә аның кемгә дә булса сүгенгәнен, тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Әлбәттә, юмор хисеннән мәхрүм түгел, уяулыгыңны җуйсаң, җор сүз ябыштыруы да бик тиз. Бер мәлне, туган көненә турылап ахрысы, аңа үземнең “Тамчы гөл” атлы китабымны бүләк иттем. Татарстан китап нәшрияты чыгарган әлеге китапның тышлыгында Казан үзәге урын алып, шундагы биналар ниндидер дини плакатлар белән бизәлгән һәм урамда бомжга тартым бәндә бөкшәеп басып тора. Ул сурәт уңаеннан Тәлгат Нәҗми дә “котсыз, эчтәлеккә туры килми” дип бер тешкә тигән иде инде. Ә Ришат Габделихсан улы, китапны кулына алып әлеге рәсемгә бераз текәлеп карап торгач: “Рөстәм Зәетеч, бу үзең түгелме соң? Безгә эшкә килгәндә шундыйрак идең бугай”, — дип яңгыратып көлеп җибәрде.

Әйе, юморның бар төрлеләре. Элегрәк, СССР чорында Мөслимдә булган хәл дип сөйләделәр. Бер гадиерәк җитәкченең кечкенә улын сөннәткә утырт­тыруы хакында КПСС райкомына хат килеп төшә. Моны райком бюросына куеп тикшерәләр. Анысының тәртибе болай: райкомның беренче секретаре кабинетында “т” хәрефе белән тезелгән өстәлләрнең аркылы башын район хуҗасы били, ә әлеге хәреф сабагының як-ягында район дәрәҗәсендәге 7-8 җитәкче — райком бюросы әгъзалары утыра. Ә “т” хәрефенең сабагы төбе белән ишек каты арасында гаепләнүче, хөкемгә таручы басып тора. Һәм аны чиратка салып, әллә кайчангы гаепләрен казып чыгарып, кай җире кычыта “тәрбияләү” башлана, чыдап кына тор. Менә шундый күргәзмә суктыру иң кызу, иң биек ноктасына җиткәндә, кабинет ишеге ачылып китә һәм аннан әлеге экзекуциягә мәхкүм җитәкченең зур гәүдәле әнисе килеп керә. Әни кеше артыннан ияреп кергән секретарьша ханым, коты алынган хәлдә, кабинеттагыларга әлеге чакырылмаган кунакны тоткарлый алмавын аңлатырга азаплана. Гайрәтле ана түрә­ләрне башын чайкаштырып күздән кичерә һәм тамак кырып: “Әй, эш кырган кеше сыман утырган буласыз да инде, ә!” — дип үз хөкем карарын те­зә башлый. “Имеш, кечкенә малайны сөннәткә утыртканнар да, дөнья җимерелгән. Бер бүксәсе улымны шуның өчен партиядән чыгарырга кирәк дип остара, икенче оны­гымның әтисен эшеннән кумакчы! Менә “тот” ите ашагыз! Яле, чыгарып салыгыз барыгыз да менә шушы кызыл ябулы өстәлегезгә. Карыйк, күрик! Барыгызныкы да кистерелгән ләбаса! Утырган буласыз әлләкемнәр булган булып, ачуым беркилмәгәе...”

Ул арада райкомның башка бүлекләрендә хезмәт куючы ханымнар кабинетка үтеп, әлеге әбине үгетләп, дәрәҗәле кабинеттан кабул итү бүлмәсенә этә-тар­та алып чыгуга ирешеләр. Бюро җыелы­шы да шуның белән тәмам була, җитәкчегә ул моментта җәза бирү максатка ярашлы дип табылмый. Чөнки эш зурга ки­тәргә, мондый гаярь хатынның Казанга яки Мәс­кәүгә барып, авыртмаган башка тимер тарак төше­рүен дә көтәргә була.

Сер түгел, журналистиканы да, әдәби иҗатны да, андагы юморны да иң биек югарылыкка затлылык менгерә. Төптәнрәк уйлаганда, затлылыкны тәэмин итүгә эчтәлек кенә түгел, газета-журнал редакцияләренең матди хә­ле, нинди бинада, кайсы катта урнашуы, нинди мәй­дан биләве һәм тәрә­зәләре кая каравы да мө­һим. Аларны, әйтик күтә­реп булмаслык почта чы­гымнары һәм аренда хакы басымы аша изеп, бомж хәленә турыласаң, язганнары да шуның төсле булачагын, тиражларның көннән-көн төшәсен көт тә тор. Бүген, татарча һәм русча газета-журналларыбызның шул чорда уртак йортлары булган, Декабристлар урамы, 2нче йорт адреслы 14 катлы затлы бинага, маңгаена язылган язуына караганда, “Татмедиа” хуҗа ителгән. Анда сыену тапкан һәр оешманың аренда хакы түләве табигый. Милек хуҗасы хакны күтәрә дә, төшерә дә ала. Ягъни анда кайсы редакцияне, яки хуҗалык итүче субъектны калдыру-калдырмау аренда хакы ярдәмендә көйләнә ала. Һәм, ни үкенеч, мин һәм башка каләмдәшләр байтак еллар ансат кына кереп-чыгып йөргән күп кенә редакцияләр инде анда юк. Кайсы кая таралышканнар. Яраткан газетабыз “Татарстан яшьләре” дә әлеге комплексның газета-журналлар басу белән мәшгуль цехлар, склад хуҗалыклары урнашкан блогындагы бер комрыкта яши. Анда үтү өчен вахтада дежур торучыга документ калдыру гына аз, редакциянең кайсыдыр хезмәткәре эшеннән бүленеп, алтынчы каттан төшеп, озын коридорлар аша, урау юллар үтеп чыгарга һәм сине җитәкләп алып кереп китәргә, киткәндә яңадан шунда төшереп куярга тиеш. Менә шундый юмор... Т.Я. 2.07.2020


Хурлык, гарьлек, гомерлек...


Коронавирус турында төрле фикерләр яңгыраштыра. Яраткан газетабызның бер авторы шул афәтне Гүзәл Яхина романы һәм шуның буенча төшерелгән фильм тирәли купкан шау-шу белән янә­шә куйды.


Югыйсә телеканалларда исәпсез-хисапсыз сериаллар өзлексез бара, тик аларны энә күзеннән уздыру модасы юк, җитешсез җирләренә бе­рәүнең дә исе китми. Бу роман һәм аның буенча төшерелгән сериал тирәсендә гауга кубару гавәм өстендә ниндидер яңа манипуляция матавыгына кайтып калмыймы икән? Русия Конституциясендә “нүлләштерү” дигән исем алган үзгәрешләрне, пенсия яшен озайту, нефть бәясе төшү, доллар курсы арту яссылыгында кибетләрдәге товар бәяләре кыйбатлану кебек нәрсәләрне күпмедер вакытка күләгәдәрәк калдыру, оныттырып тору максатында мәсәлән? Гавәмне әлеге шаукымлы агымга җәлеп итү ничек барып чыкты соң? Мәсьәләнең төбенә төшәр өчен нәни генә лирик чигенеш ясыйкчы.

Этләр ярдәмендә аю аулау нечкәлекләре хакында русның атаклы классик язучысы бәяны кызыклы. Этләр, өер белән булсалар да, никадәр өстерсәң дә аюга ташланмыйлар, чөнки куркалар икән. Әле алга омтылып, әле артка чигенеп өрүен өрәләр, әмма “чик”не чыкмыйлар. Лә­кин мәкерле аучының җи­ңе эчендәге кечкенә, әмма әкәмәт явыз, үтә зәһәр кечтеки эте барысын да хәл итә. Башлап, чинап-чәңгелдәп аюга ул ыргытыла. Калганнар, автомат рәвештә, көтү инстинктына буйсынып, аңа иярә­ләр. Әлбәттә, эре этләргә кыенга туры килә, кайсы имгәнә, кайсының гомере дә өзелә. Ә тегесенә пычак та юк, ул “җыр”ны баш­лап биреп, хуҗасы әмерен үти, аннары аның башмагы ышыгына кайта һәм яңа җиңүләргәчә тынычлыкта калып, тук, рә­хәт, имин тормыш кичерә. СССР белән дә шулайрак килеп чыкты сыман. Аны, шартлы рәвештә аю дип күзалласак, беренче чиратта “җиң эчендәгеләр” ташланып, үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.

Бүген матбугатта, интернет киңлекләрендә әлеге фильм хакында әллә кемнәр ни дип кенә авыз чайкамый. Үзенчәлекле фамилияле хәрби тарихчылар, аналитиклар романны да, фильмны да, актерлар уйнавын да җиз иләктән или. Әйтергә кирәк, “җен”не чүлмәктән үзебезнекеләр чыгарды. “Азатлык” радиосы сайтында АКШта яшәүче Сукаев фамилияле милләттәшебезнең Хаматовага каршы татарча, әмма хаталы язу күтәреп пикетка чыгуы фотосы белән бергә бәян ителгән иде. Әлеге кешенең бу гамәле бәгъзеләребез тарафыннан шамакайлык дип түгел, ә фидакарьлек үрнәге буларак кабул ителде. Штаттагы “милләтпәр­вәр­ләр”гә үзләрен формада тоту, “көрәшче” булуларын оныттырмау өчен яңа “фронт” ачу көн тәртибенә менде шикелле.

Узган көз интернеттан бер мәгълүмат укыдым: Татарстан Язучылар берлегенә танылган татар шәхесләре турында әсәрләр яздыру өчен дәүләттән мөрәҗәгать булган икән. Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Таҗетдин Ялчыгол, Шәехзадә Бабич, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина кебек шә­хесләргә багышланган әсәр­ләр язу берничә язу­чыга бүлеп бирелгән һәм аларга бу эшләре өчен 400 мең сум гонорар билгеләнгән. Күпмесе үтәлгән аның, үтәлгән кадәресе ни дәрәҗәдә, сыйфат ниндидер — билгеле түгел. Ни гаҗәп, милләт хадимнәре сыйфатында хөкемдарлыкка, кем нәрсә язарга тиешлеген билгеләргә дәгъва кылучы төркем, 400 меңәр сум алып татарны күтәрергә тиешле романнар язарга алынучы подрядчы каләмзатлардан исәп-хисап таләп итми, татар тормышыннан яхшы кино төшерү таләбен Татарстан милке белән миллиардерлыкка ирешкән түрәләргә куймый, аларны гаепләми, үпкә дә белдерми. Таләп, үпкә, гаепләү Татарстаннан бер тиен ярдәм алмый дөнья укучысы игътибарын җәлеп иткән Гүзәлгә һәм фильмда уйнаган актрисага. Асылда кем соң таләп куючыларыбыз? Ни алгысыта аларны? Әллә чыннан да, интернетта кайбер язышучылар фаразынча, уңган-булган крестьяннарны талап, илдән сөрешүче әт­рәк-әләмнәрнең нәсел оч­ларымы? Яки күршеләре, хезмәттәшләре өстеннән әләк яудыручыларга барып ялганамы боларның шәҗәрәсе? Ә бәлкем бу матавыкны оештыручыларның асыл максаты киң җәмәгатьчелектә үзара капма-каршылык тудырып, ике лагерьга бүлеп, ил тормышындагы кайбер күңелсез, негатив нәрсә­ләрне вакытлыча гына булса да оныттырып торудыр? Бу проектның тәэсире кими төшкәч, икенчесе хутка җибәреләчәктер?

Монысы бер. Ә икенчедән, үзеңне тәти итеп хис итү, үпкә-ачуларыңны канализацияләү, булдыксызлыгыңны, милләтең, халкың өчен өч тиенлек тә гамәл кылмавыңны, кылганга сабышып “театр куеп” йөрүеңне аклау өчен дошман образы булу бик кулай. Большевиклар барысы өчен дә гаепле итеп патшаны, дворяннарны, алпавытларны, завод ху­җаларын билгеләгән. Аннары уңган-булган барлыклы крестьяннарны кулак, подкулачниклар дип тамгалап, шул төркемгә бө­гәрләп тыккан. Совет чоры дәреслекләрендә Русиянең артка калуын “татар иго”­сына сылтап аңлаттылар. “Кызыл” хакимият аны абсолют явызлык өлгесе итеп танытып, үзләре кылган, сугыш, ачлык, талау, илдән сөрү, ГУЛАГлар бе­лән истәлекле гамәлләрен шуның карачкысы белән ышыклый килделәр. Демократлар исә, дәүләт терроры, ачлык афәтләре оештыруда Ленинны, Сталинны гаепләде. Соңгыларының тарафдарлары илне таратуга Горбачевны, Ельцинны гаепле дип тапты. Кая бакма, уңда да, сулда да тарихның буеннан-буена гаеплеләр тезелеп киткән.

Интернет киңлекләрендә В.Путин турында да бүген ни генә язмыйлар. Ә һичкем үзенә карата тәнкыйть күзлегеннән карамый. Мин ни кырдым соң әле бу дөньяда башкаларның тырнак астыннан кер эзләргә, кемнәргәдер таләп куярга хакым бармы дигән сорауларга җавап эзләми. Бер генә даирәдә дә бу күзәтелми, бар да үзләрен тәтигә чыгарып, гаеплене читтән юллый, чөнки шулай отышлы. СССР таралуына, латин әлиф­басы кайтмавына, татар мәктәпләре ябылуына, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең камил булмавына, Тукай яшәгән йорт җимертелүенә, Сара Садыйковага чүплектә һәйкәл салына башлап, чүплек файдасына туктатылуына, татар матбугаты редакцияләренең Бауман һәм Декабристлар урамындагы төп йортларыннан китүләренә, татар җырын һәм әдәбиятын моңнан яздыруга һәм башка шундый күп нәрсәләр өчен тамчы да шәхси җаваплылык тоймыйбыз. Ни аяныч, Татарстанда күптәнге хыял булган татар университеты ачылмады, ә менә дуңгызчылыкта зур уңышка ирешү, баш санын миллионга җиткерү проекты гамәлгә куелды. Әле тагын “Болгар җилләре” атлы милләт тарихына бәйле фильм булдыру хәстәренә алыну булды. Татарстан акчасы тотылды, әмма ниятнең анысын тормышка ашыру барып чыкмады, җилләр башкача истерелде. Һәм, матбугатта, интернетта барган шау-шуга караганда, боларның барысы өчен дә Гүзәл, Чулпан, фильм төшерүчеләр гаепле. Ә кемнәрдер санап үтелгәннәр өчен бөтен җавапчылыкны ансат кына, ул хакимиятне кабул итеп алганга кадәр “җиң эчендәге көрәшчеләр” белән берлектә ирешелгән “ка­занышлар”га күзне йомып, Татарстанның бүгенге җитәкчесенә күчереп арканламакчы. Ирексез­дән, Татарстанның тыйнак мөмкинлекләрен тагын да чикләү нияте “җиң эче” көрәшчеләребезне янә алгы сызыкка чакырды ахрысы дигән шик-шөһбә борынлый.

Гүзәл Яхина халкыбызның татар тормышына кагылышлы фильм турындагы хыялын, яхшымы-яманмы, тормышка ашыруы белән бәгъзе эшем ияләребезне уңайсыз хәлдә калдырды шикелле. Фильм күрсәтелсен өчен Татарстанның матди өлеш кертә алуын да кимчелек түгел, ә егетлек дип саныйм. Шуңа да илебезнең үзәк телевидениесе аны иң яхшы вакытта атна дәвамында күрсәтте дә. Әлбәттә, томнары, китаплары өч тиенгә дә сатылмаган, “танылган”, исемле- титуллы, үзара макташулар нәтиҗәсендә “көрәшче” даны иярләгән әдипләрнең Гүзәлгә, һәм берочтан Чулпанга дәгъва­лары булуы табигый: шә­бәргән тавыклар хәлендә калу кемгә ошасын.

Әлбәттә, депутат әдипләребез инициативасы белән татар язучыларына дәүләт хисабына китап чыгару форсаты бирүне казаныш дип тә санап булыр иде. Булыр иде, әгәр андый мөмкинлек үзләре һәм әшнәләре өчен генә түгел, ә әдәбиятка яңа килүчеләргә аякка басар өчен терәк буларак кулланылса, үткәндә йолдыздай балкып алучыларны оныттырмауны кайгыртса, яки мондый мөмкинлектән һәр язучы тигез, гаделлек шартларында файдаланса. Татарстан китап нәшриятын Дамир Сираҗиев җитәкләгәндә бюджет хисабына китабыңны чыгарабыз дип, Язучылар Берлегендә әгъза торучы минем дә газета-журналларда басылган кайбер әсәрләремне соратып алганнар иде һәм мин аны шул нәшриятта әле дә җаваплы вазыйфа башкаручы, күптән түгел шигырьләре Англиядә дөнья күргән өметле шагыйрь Ленар Шәехка калдырып киткән идем. Акты сулар, узды еллар, вәгъдә сәгате сукмады. Һәм сукмаячагын да оялып кына телефон аша ирештерделәр. Анысы бер хәл, “Идел” журналы баш мөхәррире “Кукуруз чәкәне” исемле хикәямне апрель санында басабыз, сиңа хикәя басылган 20 данә журнал калдырабыз дип электрон почта аша хәбәр салгач, озак та үтми, кемнеңдер, әсә­ремне өтеренәчә укып, аның максатка яраксызга чыгарылуы хакында шул ук адресаттан янә хат алдым. Шаккаткыч хәл, Нәкый ага Исәнбәткә кара күләгә төшерелә торган әсәре, максатка ярашлы саналып, төп әдәби журнал түренә үтә, дәүләт хисабына грантлар алган авторның Русияне “п...россия” дип тәгаенләгән китабы да әдәби журналда саллы мәйданда икенче әйләнештә басыла. Иңгә автомат аскан хәлдә ватанга тугры булу анты биргән ир-егетләргә илебезне болай мәсхәрәләү һәм мәсхәрәгә мәйдан бирү төс түгел, бу ни әхлак, ни канун киртәсенә дә сыймый. Нинди контингент билгели икән соң әдәби әсәрләрнең максатка ярашлы булу-булмавын — тәмам аптыраш.

Минем “Кукуруз чәкәне” хикәясенең бер каһарманы — әдәби журналның баш мөхәррире. Ул исә “бер басылган гел басыла” дияргә ярата. Әлеге хикәянең соңгы минутта “максатка яраксыз”га чыгуы әсәрдәге шушы геройның эшчәнлеге җиңелчә юмор белән шәрехләнүе аркасында булып аңлашылды.

Ошбу шыңшу, сыкрануларга тартым чәчелеп түгелүләремдә, әлбәтттә, бернинди яңалык та юк. Айдар ага Хәлим инде күптән бер газетада басылган “Кече юлның тузаны” исемле мәкаләсендә иҗатыма шактый югары бәя биреп, минем сыман “үги” авторларны күрмәскә тырышуга, аларга әдәби мәйданга юл ачмау проблемасына әрнүен яшермәгән иде.

Анысы да монысы, бүген дөньякүләм дәрәҗәдә беренче номерлы гаепле итеп әлегә коронавирус тәгаенләнә. Аның таралуына АКШ Кытайны сә­бәпче дип саный. Кыскасы, тормыш дәвам итә, яңадан-яңа гаеплеләр тарихи аренага чыгу өчен чиратын көтә. Шунысы куанычлы, татарларны “иго” өчен табалауның куллану срогы чыкты. Хәер, ир-атлары хатын-кызларга ки­зәнүгә корылышлыларның нәсел җепләре “иго” тәэмин итәргә сәләтле гаярь яугирләргә барып чыгуына ышанып һәм ышандырып та булмый башлагандыр. “Өч йөз ел буе изелгәннәр” статусы да бөеклеккә дәгъва кылучылар өчен отышлы була алмый. Саба районы, Югары Шытсу мәктәбе укытучысы Гарәпшә агайның, “хурлык, гарь­­лек, гомерлек” дигән бәяләмәсен ил язмышына мәңгелек келәймә итеп сайлауга бәрабәр. Шул мәктәптә җитмешенче еллар башында берара укыткан апам әйтүенә караганда, ул әлеге сүз тезмәсен үтә ялкау укучыларына билге куйганда “берлек” дип башлап кулланган.

Французларның “әгәр хатын-кыз хаксыз икән, аннан гафу үтен” дигән әйтеме бар. Безнең очракта Чулпаннан, Гүзәлдән, аның ачы язмыш кичергән Зөләйхасыннан гафу үте­нүләр булмастыр. Зур тиражлар белән бастырып сатылган, илнең иң югары өч әдәби премиясенә лаек булган, 34 телгә тәрҗемә ителеп дөньякүләм танылган романга, телевидение күрсәтүе өстенә интернет аша да миллионнар караган фильмга, талантлы кызларыбыз Гүзәлгә һәм Чулпанга ятларның кайта-кайта үчегүләре дә мине гаҗәпләндерми. Мәрхүм шагыйрь Роберт Миңнуллин әйтмешли, “ул шулай куелган”. Ә менә үзләрен шәп санаучы, үзара макташуда азу ярган милләттәш асыл егетләрнең, үзебезнең кызларны, хәтта үз каланчаларыннан торып аларны хаксыз санаган очракта да, барыбер, бернигә карамый яклыйсы, ятларның агулы нәфрәтеннән ышыклыйсы, аралыйсы урында, шуларны да уздырып, артларына ут капкандай чәч-баш туздырып, күз акайтып иле­рүләре, бетереп таш­ларга омтылулары, укытучы Гарәпшә агайның (инде күптән мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) әнә шул “хурлык, гарьлек, гомерлек” гыйбарәсен искә төшереп, җанны талкый, сары сагышларга сала. Аларның “җиң эче” вазыйфасында икәнлекләрен күңел кабул итми. Ә бәлки мин ялгышамдыр? Шулай гына булса ярар иде...   Т.Я. 21.05.2020

Яшен җепселләреннән тукылган иҗат



“Казан утлары” журналының май ае санында Айдар ага Хәлимнең “Өч аяклы кеше” исемле үзенчәлекле әсәре басылып чыкты. Мин олпат язучыбыз һәм аның иҗаты бе­лән СССР исән чакта Вильнюста рус телендә җитди тираж белән басылган “Книга печали или записки аборигена” исемле ил дәрәҗәсендә резонанс тудырган китабын бер тында укып чыкканнан соң кызыксына баш­ладым. Аның “Убить империю!” атлы рус телендә, шулай ук Татарстаннан читтә басылган икенче китабы да рухи галәмебезне дер селкетте һәм хөкем органнарын да битараф калдырмады бугай. Алай да бу соңгы “Өч аяклы кеше” әсәре, минемчә, бөтен иҗатына финал аккорды сыманрак яңгырый. Әйтерсең, Айдар ага үзе әле өч аяклы кеше, яки өч аяклы ат булып милләтебезнең барлык бәла-казасы, каргышлы ачы язмышы, сары сагышлары өеп төялгән арбага җигелгән дә, бернигә карамый, үҗәтләнеп, аның рухи зурлыгын гәү­дәләндерүче югарылыкка, тауга омтыла.

Өч аяклылык темасын әдип төрле яклап яктыртып, иге-чиге юк билә­мәләргә, басу-кырларга, урманнарга, елга-күлләргә, исәпсез-хисапсыз казылма байлыкларга ия, уңган-булган талантлы халыклар яшәгән илнең өч аякка, таякка калу фаҗигасен аерым кешеләрнең бер-берсенә охшамаган ачы язмышлары аша бәян итә һәм ахыр чиктә төп проблемабыз гомер сөргән илебездә бер генә чорда да кешегә кадер булмавында дип китереп чыгара. Төптән уйлаганда, аның телгә алган рус телендә басылган китапларында да илебездә җан асраучы күп кенә халыкларның һәм әлбәттә татар халкының өч аякка калу фаҗигасе бәян ителгән. Әсәрдә, аяксыз калган ифрат шөкәтсез полиция подполковнигы турында кыйссасы, авторның үзе аралашу тәҗрибәсеннән чыгып ахрысы, хокук сагында торучыларыбызга “дусларча” шарж гына түгел, ә шактый мәр­хәмәтсез карикатура булып чыккан. Ә биш яшеннән атасыннан өйрәнеп тәмәке тарта башлап, никотин норкоманына әйләнеп, аяксыз калган рус агае бәхетсезлеге империячел сөремнең нәселдән нәселгә күчүенә һәм аның котылгысызлыгына ишарә сыман. Черек аягын үҗәтлек белән кистерми җәфа чигеп яшәгән сугыш ветераны тормышы әдәбиятыбызның һәм җырыбызның бүгенге хәлен шәрехли кебек. Суыкта өшеткән аякларын чык сулары белән еллар дәвамында өмет өзми дәвалаучы Минетдиндә саф күңелле, түземле халкыбыз язмышы тоемлана. Әсәрне кем ничек аңлау укучы ихтыярында, әлбәттә. Мин исә тормыш тәҗрибәм, алган белемнәрем, хезмәт практикам җирлегендә үзем аңлаганча бәян иттем.

“Казан утлары”нда мон­нан шактый еллар элек “Безнең заман герое” дикуссиясе кысасында Айдар Хәлим “Сез беләмсез кая барганны?” дигән публицистик язмасында ук татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен, аларны гамәлгә куйган филологларны тәнкыйть утына тоткан, туган телебезне өч аякка калдыруга керткән күпкырлы өлешләрен конкрет мисалларда бәян иткән иде. Татарстан мәгарифе даирәләренең вакытында тиешле нәтиҗәләр ясамавы тора-бара туган телебезне мәктәптә укытуны чикләүгә китерде һәм яраксыз дәреслекләрдән гаҗиз руслар гына түгел, ә татар ата-аналары һәм балалары да бу югалтуга әллә ни пошынмады. Әлеге язмасында ул заманыбызның байтак кына язучылары әсәрләрен җиз иләктән иләп, аталарча кырыс бәяләмәләрен дә яңгыраткан иде. Телгә алынган дискуссиядә мин дә катнашып, өч мәкалә бастырдым һәм аның “Тозсызны күзсез дә күрә” дигәнендә язучының татар телендә язылган детектив әсәрләрне мактавы белән килешмәвемне дә җиткерергә җөрьәт иткәнмен. Хәзерге акылым белән уйлыйм, ихтимал, соңгы елларда фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм калган татар әдәбиятының инде ул жанрдан да мәхрүм калуын теләмәгәнгә генә, аванс тәртибендә мактагандыр күңелемә хуш килмәгән әсәрләрне. Һәм, гаҗәп хәл, Айдар ага, күпчелек каләмзатларыбыз сыман тәнкыйтькә каршы ярсулы дулау белән түгел, ә матбугат аша, тыйнак иҗатыма югары бәя белән җавап бирде. Дөресен әйтим, язучыларыбыз арасында кемнең дә булса андый адым ясый алуына бик үк әзер түгел идем, аптырабрак тордым. Чөнки юк кына тәнкыйть өчен дә, кагыйдә буларак, кә­җә тизәгедәй чәчелүләр җавап була туган телебездәге матбугат чараларында.

Социаль челтәрдәге репликалардан, матбугатта басылган кайбер мәка­ләләрдән чыгып хөкем йөрткәндә, каләм ияләре арасында мине өнәмәүчеләр җитәрлек. Бәхеткә, якын итүчеләр дә юк түгел. Әйтик, туксан ике яшен узган Локман ага Закиров үзенең чираттагы китабын да “якын дустым Рөстәм Зариповка” дип язып бүләккә юллады. Аннан алда, “энем, бүген язучылар берлегенә барган идем, бер акыллы кеше дә очрамады, аптырагач сиңа шалтыратам” дип телефон аша элемтәгә кергәне дә онытылмый. Айдар ага Хәлимнең дә ике китабы, көйләр язылган шигырьләре җыентыгы һәм “Кырык тартма” атлы ачыдан-ачы сатирик шигырьләре тупламы да, сәламе вә яхшы теләкләре канатында, почта аша килеп иреште. Һәм әле мин әдәбиятыбыз “гулливеры” Адлер ага Тимергалин белән телефон аша әңгә­мәләр корып кала алуыма да чиксез шатмын. Ни өчен Тукай премиясе аны читләтеп узуы хакында соравыма ул тамак кыргалап, көлеп кую белән генә чикләнде, теманы куертасы килмәде. Сер түгел, бүген дә бит “миңа премия бирмәү — татар язу­чылары битенә төкерү” ди-ди матбугатта, интернет сайтларында дау кубаручы номинантлар кү­ренгәли. Айдар агай да ялкынлы иҗаты өчен премия дип тә күтәрелеп бәрелми һәм йөз суы түгеп теләнми дә. Быел ул, гомумән, гамәлдәге шартларда Тукай бүләге өчен “ярыш”тан баш тартам дип белдерде. Аңлашылганча, әдибебезне мондый адымга елның-елында этик һәм эстетик яктан җитлекмәгән язмалар бүләкләнүе этәргән.

“Казан утлары” журналы оештырган “Безнең заман герое” атлы дискуссия хакыйкый әдәбиятыбызны Айдар ага Хәлим кисәткән бәла-казалардан аралап, коткарып калуның соңгы омтылышы булды ахрысы. Ник дигәндә, изге ниятләр күбесенчә сүз­дә калды, асылда татар әдәбияты язмышы Хәсән Сарьянның “Нокталы өтер” романы персонажы Чәмәткә өлге булган затлар һәм шуларның шә­кертләре кулына калды дип саныйм.

Мәсьәләнең җитдилеген аңлау өчен төп әдәби журналда соңгы елларда басылган әсәрләрнең бер өлешен күз уңыннан уз­дыру да җитә. Марат Әмирханның “Казан ут­лары”нда басылган “Ир-Мамай” атлы тарихи романыннан бер ләүхә: “Ыш­таннарыгызны төшерегез”, — дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!” Күренә ки, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы бе­лән тиңләштерелә. Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез, тулаем халкыбыз нинди булып чыга инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хө­кемдарлар булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән дип раслау түгелме бу? Тохтамышның шан­лы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә үк алып барып чыгармыймы язучының әлеге фантазиясе? Ә милләтебезнең хан заманындагы затлы катламы СССР чорындагы авыл хуҗалыгы районындагы партхоз номенклатурасын хәтерләтә. Шул ук авторның “Гәүһәршад” атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз: “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады”. Әлеге авторның Тайдулла ханбикәне “ана үрдәк сыман алпан-тилпән килеп йөри” дип сурәтләвенең дә каян сут алуы аңлашылмый. Шәхсән үзем Алтын Урда дәүләте язмы­шында фа­җигале роль уйнаган әлеге шәхесне күз явын алышлы гүзәл, зи­һенле, үткен фикерле, югары даирәдә сүзе үтә торган тәвәккәл ханым булгандыр дип күзаллыйм. Сафагәрәй ханның хатыны Сөембикәне урлау ихтималын кисәтү йөзеннән сарай сакчылары өчен өйрәнү уздыртуы турындагы хыял җимешен укучыларның кайсы кө­лемсерәп, ә кайсы чырай сытып йот­кандыр дип фаразлыйм. И.Сираҗиның төп журналыбызда басылган “Күкләр никахы” хикәясендә мәчеттә җомга намазы вакытында яшь мулланың Коръән укырга өйрәнергә килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе тасвирлануын укыгач та без татарларның дини җитәкчеләре шундыйга да сә­ләтле, тәмам барып җиттек микәнни дип исәңгерәп торуым истән чык­мый. Алай да Тукай бүләге иясе Батулла “Сөембикә” романы бе­лән мондыйларның һәммәсенең борынына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп, аның кочагына кермәкче була.

Кыскасы, дәүләт химая иткән төп әдәби журналда җенси мөнәсәбәтләрне киң алымда җиң һәм балак сызганып тасвирлаулар үзмаксат төсмерен алу күзәтелә. Гүя мө­хәррият максатка ярашлы дип бастырган әсәрләрдәге фикер сайлыгын шул юл белән каплаштыруга мәхкүм.

Моннан шактый еллар элек “Татарстан яшьләре” газетасында журналист Р.Юнысның “Фәйзуллин шартлаткан бомба” атлы мәкаләсендә үзләреннән алда иҗат иткән язучыларның 30лап китапларын яндыру аша кайбер ка­ләмзатларның “обойма”га эләгү матавыгы бәян ителә. Айдар Хәлимгә исә беркайчан да “обойма”га эләгү янамый, тынгысыз, күкерттәй кабынучын холкы белән ул ялгыш кына килеп эләксә дә, анда оялаганнарны шартлатачак. Депутат мандатына ирешү хакына аның мәгълүм партиягә керүен күз алдына да китереп булмый. Хәер, әгәр Айдар агай тора-бара ниндидер могҗиза белән әләгеп, “обой­ма”дагы әдипләр белән бер комиссиягә теркәлгән булса, гимн кабул итү белән бәйле хәлләр бөтенләй үзгә юнәлеш алыр иде. Сер түгел, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеров белән Рөстәм Яхинның уртак милке булган, ил сәхнәләрендә Ренат Ибраһимов яңгыраткан “Туган ягым” җырыннан көен гимнга чыгару аша аны җыр булудан туктату, ягъни мәрхүм фронтовик шагыйребезнең рухын рәнҗетү “обойма”дагыларны хафага салмады. Гимн буларак кабул ителгән көй өчен мәшһүр композиторыбызны инвалидларга бирелә торган “Ока” машинасы белән бүләкләүнең символик мәгънәсе һәм милләтебез өчен хурлыгы да сискәндермәде. “Туган ягым” җырыннан Рамазан Байтимеров сүзләрен читләштереп, 200 мең сум бүләк билгеләп, 182 шигырь катнашачак яңа текстка бәйгегә хут ачуның кануный гына түгел, әхлакый ягы да борчымады. Кем белә, бәлки шул даирәдән кемнедер автор буларак тарихка кертәчәк текст алдан хәл ителеп, алыначак акчаны шул вакыйганы зурлап билгеләп үтүгә тоту күздә тотылгандыр. Алай ук булмаганда да мәрхүм фронтовик шагыйрьне, бәйге игълан итеп, интеллектуаль милкеннән читләштерү нияте дә җитди юридик нәтиҗәләргә җирлек тудыра кебек. Башкаларны чынлапмы, статистлар сыйфатындамы җәлеп итеп гөнаһка кертүләре дә этик һәм юридик яктан караганда шактый күңелсез нәтиҗәләргә салулый шикелле. Рамазан аганы кырыйда калдыра башлау белән, минем тарафтан ризасызлык белдерүле “Тарихка күз салсак” ди­гән мәкаләмне “Татарстан яшьләре” газетасы бастырып чыгарды. Һәм, озак та үтми, Рамазан аганың кызы Гөлшат Кушелкова да әтисенең интеллектуаль милкенә коллектив тыкшынуга ризасызлык белдерде. Интернетта исә, гүя кемнеңдер әмеренә буйсынып, әлеге ханымны “оялтырга” керешүче ка­ләмзатлар табылды! Ихтимал, алар конкурска җә­леп ителеп 200 мең сум бүләккә өмет баглаучылар сафыннан булгандыр. Көтелмәгән һөҗүмнән гаҗиз калган Гөлшат ханым мәсьәләгә үзгә тарафтан якын килгән өчен миңа ихлас рәхмәтен җиткерде. Шушы хәлләр уңаеннан кайчаннан бирле инде тәҗрибәле юрист бәялә­мәсен ишетергә хыялланам. Һәм андый көн ки­ләчәк дип ышанам.

...“Казан утлары” журналын әнием һәм Револь атлы туганнан туган абыем, затлыга санап, өзеклек кертми күп еллар, гомерләре азагынача алдырып килделәр. Үзем дә кайда яшәсәм дә әлеге журналдан байтак еллар аерылмадым. Талантын фәнни фантастика жанрында да раслый алган, тарихи романга да куәте җиткән (аның Казан ханлыгы язмышын чагылдырган “Хыя­нәт” атлы әсәре урнашкан китабы 70 мең тираж җыйды һәм яшен тизлегендә сатылып та бетте!), лирик бәяны бе­лән дә күңелләрне яулаган Флүс Латыйфи җаваплы сәркатип вазыйфасын үтә­гән чорда үзем дә языштым. Журнал белән Илфак Иб­раһимов җитәкчелек иткән кыска гына арада аңарчы ун ел чират көтеп яткан “Милициянең йөз кызыллыгы” исемле бәяным һәм аның артыннан “Үзгә юлда” исемле хикә­ям һәм “Әниләр” исемле җыйнак әсәрем дөнья кү­реп өлгерде. Кыскасы, татар әдәбиятын таякка калдыруда елның-елында дүртәр санга җәелешле эпопеялар бас­тыручылар белән чагыштырганда, ми­нем өлеш әллә ни түгел дип үз-үземне юатам.

11.06.2020