Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 21 июня 2020 г.

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)

 Кавказ эзе 
       Таң тишегеннән кизү бүлеге хәбәр ала, «төн уртасында «Алексеевский» совхозы идарәсе бинасындагы касса бүлмәсен басканнар, тимер идәнгә эретеп ябыштырып беркетелгән сейфны кубарып алып чыгып киткәннәр». Сәгать үттеме икән, барча хезмәткәрләр «кызыл почмак» атлы, стена буйлап Брежнев һәм башка Политбюро әгъзалары портретлары урнашкан җыелышлар залында утыра идек инде. Болай да бәләкәй буйлы башлыгыбыз Марсель Гыйбатыч тагын да кечерәеп калган. Биш минут саен министрлыкның төрле бүлекләреннән шалтыратып: — Җинаятьне ачтыгызмы әле, нинди чаралар күрдегез, нинди версияләр калкыттыгыз, — дип йөдәтеп бетергәннәр. Безгә ярдәмгә политбүлектән бер хезмәткәр киләчәк, аны аэропортта каршыларга тиешбез икән. Җыелдык, сөйләштек, таңда ук җинаять кылынган урынга укталган оператив төркем кайтып җитеп, аның җитәкчесе Хәлил Әмиреч хәлгә ачыклык кертте: — Йөз мең сум эш хакы кайтасы булган, әмма банкта акча җитмәү сәбәпле, буш борылганнар. Сейфта ун мең сум тирәсе акча сакланган (заманы өчен зур сумма). Җинаятьчеләрнең акча кайтудан хәбәрдар булулары, хәл үзгәрүен искәрергә өлгермәүләре мөмкин. Сейфны кубарганда каравылчы урында булмаган, көндәгечә чәй эчәргә кайтып киткән. Әле ярый киткән, безгә мәет кенә җитми иде. Каравылчы һәм кассир безнең белән кайтты, алар белән Фәһим Рәшитеч шөгыльләнә. Сейф авыр, өч, яки дүрт кеше күтәреп алып чыккан булырга тиеш. Идарә янында туктап торган ике тәгәрмәч эзен гипс ярдәмендә төшереп алып кайттык. Эзләр комбайн тәгәрмәченеке булып чыкты. Совхоз механигы, «Нива»га да шундый тәгәрмәчләрне куйгалыйлар, ди. ГАИ егетләре райондагы комбайн тәгәрмәче куйган «Нива»ларны барлый башлады. Күрше районнар белән әлегә элемтәгә чыкмадык. Икенче көнне политбүлектән Мәмлиев Әнвәр Зиннурович атлы капитан килеп төште. Элегрәк комсомол комитетында эшләгән, өстенә бер җаваплылык та алмый, кирәкмәгән төшкә кысылмый, гомуми сүзләр белән генә сөйләшә торган, шома битле чибәр кеше икән. Кичен янә «кызыл почмак»та җыелдык. Мактаныр нәрсә юк иде. Беркемнән төпле сүз яки тәкъдим ишетелмәгәч, мөнбәргә башлыгыбыз Марсель Гыйбатыч чыгып басты. — Менә өч көн чабабыз, оперативниклар йокыны онытты, тикшерүче кабинетында йоклый, ә җинаять ачылмый. Политотделдан кеше ебәрделәр, ә толк юк. Менә Фәйзи абый син биредә иң өлкән кеше, милициядә эшли-эшли сыртың саргаеп беткән, ать (Гыйбатыч дулкынланганда үзенең мишәрчәсенә күчә иде), күзгә бәреп ать, мин кайда ялгышам и нәрсә эшләп җиткермибез? Фәйзи агай урыныннан торды һәм бер авык гадәтенчә уйланып, дәшми торды. Аннары тамак кырды һәм сөйләргә кереште: — Марсил Гыйбатыч, иң элек сезнең политбүлектән кеше килүдән файда юк дигән сүзегез белән килешмәскә рөхсәт итегез. Бик толковый иптәш килде. Төрлесен күргән бар, Казаннан килеп, эшкә аяк чалып, югары җитәкчелектә безгә карата тискәре мөнәсәбәт тудырып, бутап йөрүчеләрне дә күргән булды служба дәверендә. — Сез хаклы, иптәш партия оешмасы секретаре. Әмма ары таба сүзеңне милиция майоры буларак дәвам итсәң иде. — Әйтәм. Әгәр бу эш артыннан опергруппа гына йөрсә, эш чыкмаячак. Чөнки җинаятьчеләр тәҗрибәле, паспортларын төшереп калдырмаганнар. Хәзер уголовный розыск егетләренә тегеләр калдырган тәгәрмәч эзенә термометр куеп карап, эзләр суынган икән дип әйтергә генә калган. — Фәйзи агай, син әллә кая кереп киттең түгелме? — Хәзер, иптәш начальник, әз генә сабыр итегез. Әмма җинаятьне ачып була! — Менә шуны сөйлә син. — Була. Тик бу эштән беребез дә читтә калмаска тиеш. «Мин балалар белән эшлим», «минем эш паспорт тикшерү», «мин янгынга каршы көрәшәм»нәр булмаска тиеш. Барыбызның да конкрет эше бар. Хәзер һәркемгә берәр авылны бүлеп бирәбез, һәм барыбыз да урыннарга барып һәр кешедән рәсми кәгазь тутырып аңлатма алабыз. Кәгазь боткасы алдашулар булмасын өчен кирәк. Шунсыз булмый, чөнки барыбыз да юрист, алдашырга өйрәтәсе юк, һәммәбез дә һушлы, сораштым, нәтиҗә юк дип рапорт сырлап котылу бер нәрсә, ә бер пачка аңлатма төяп кайту буладыр чын эш. Иманым камил, әгәр райондагы һәр кешене сорашып чыксак, нәтиҗә булмый калмас, бер йә ике шаһит тапмый калмабыз. Марсель Гыйбатовичның караңгы чырае яктырып китте һәм ул: — Фәйзи ага тәҗрибәле кадр, дөрес сукалый, хәзер Хәлил Әмиреч һәммәгезгә эшне бүлеп бирә, сезгә вакыт бер тәүлек, иртәгә шушында төштән соң җыелабыз, «вакыт китте», — диде. Әлеге «җәтмә салып сөзү ысулы» нәтиҗә бирде, шул төнне, дөресрәге таң алдыннан мәхәббәттә аңлашып авыллары урамыннан йөрүче кыз белән егетне бәрдерә язып ак «Нива» узып киткән. — Машина тулы кеше иде, йөкләре авыр булгандыр, күпергә кергәндә юл чокырына төбе бәрелеп алды, — дигән күрсәтмә бирде гашыйк егет. Мондый мәгълүматтан соң янәшә-тирә райондагы ак төстәге «Нива»ларны барларга керештеләр һәм күрше районда җылы яктан килгән шабашчыларның да ак «Нива»лары барлыгы ачыкланды, җитмәсә ике тәгәрмәче комбайнныкы. Чагыштыру нәтиҗәсендә гипста сакланган эздәге һәм әлеге тәгәрмәчләрдәге аерымлыклар шактый охшаш булып чыкты. Шабашниклар туганнар иде, «берсен кулга алсак җитеп торыр, болар бер-берсен калдырып кача торган халык түгел», — дигән фикерне Хәлил Әмиреч әйтте. Әмма Казан белән киңәшкәч, икесен кулга алу хакында карар чыгарды. Кулга алынучыларның яшьрәге, Муса исемлесе, озын буйлы, гел мускул һәм сеңгердән торган егет ярты кирпеч салып корылган утын сараебыз дивары яныннан үтешли кинәт сикереп тибеп куйды һәм җимереп төшерде. Кизү бүлмәсендә дә капылт сикереш ясап түшәмгә түфлие эзен калдырып, һәммәбезне шаккатырды. Конвоир сержантлар моны саклап йөрткәндә кобурада көнбагыш түгел, ә Макар пистолеты булырга тиешлеген төшенеп, көрсенделәр... Сорау алулар нәтиҗә бирмәде. Берсен Казанга алып китеп карадылар. Тик болар сүзләреннән чигенмиләр, сейф турында берни белмиләр, ә кайдадыр тәгәрмәч эзе калдыруларын расламыйлар һәм кире дә какмыйлар. Имеш Муса «Нива» белән авыллар аша йөргәләгән. Рульдә йөрергә өйрәнү өчен төнне сайлаган. Осталыгы чамалы булу сәбәпле як-ягына бик игътибар итмәгән, күбрәк юлны күзәткән. Казанлылар да эш чыгара алмагач, башлыгыбызга: — Сейфны эзләгез. Сейф табылмаса боларны азат итәсе була, — дигәннәр. Тагын «кызыл почмак»ка җыелдык. Башлыгыбыз бу юлы да акыл эстәп Фәйзи агайга мөрәҗәгать итте. — Йә, Фәйзи абый, инде нәрсә дисең? Чыгарып җибәрәбезме җинаятьчеләрне, гафу үтенеп? — Андый нәрсә булырга тиеш түгел. — Ә сейфны каян табабыз соң? — Соң аны болар әллә кая куймаган, суга томырган инде. Паспорт өстәле башлыгы капитан Фарук Зиннәтовның чәрелдек тавышы яңгырады: — Җәмәгать, сизәсезме, Фәйзи агай бөтенесен дә белә! Үзе катнашкан ул сейфны урлаганда! Марсель Гыйбатыч дөртләп кабынып китте һәм Зиннәтовны «матур» сүзләрне мул кулланып сүгеп ыргытты. Фәйзи агай исә башлыкның тынычланганын сабыр гына көтеп алды. — Һе, суга ташлаганнар, — дип авыр сулады Гыйбатыч. — Бездә бит судан күп нәрсә юк, күлләр, буалар, җитмәсә «Ык». — Иптәш начальник, болар моны буага да, күлгә дә илтми, чөнки сейф әкәмәт зур, яр кырыеннан ташлый башласаң, күренеп, чыгып калырга мөмкин. Болар моны «Ык»ка томырган. — «Ык» та озын бит. — Ярдан төшерсәләр шулай ук чыгып кала торган була. Күпердән аткан булырга тиешләр, ә алар бездә ике. — Ике шул. — Аның берсе әнә генә. Анда өзлексез машина йөреп тора. Җәяүлеләр дә тик тотмый. Ә Сагындык авылы янындагысы аулак, агачтан ясалган, тәбәнәк. Болар бит безнең районга шул күпер аша килгән булырга кирәк. «Ык»ның агымы көчле, астанрак эзлисе булыр дип чамалыйм. Икенче көн әбәд вакыты җиткәндәрәк әлеге күпердән егерме метр чамасы аста эзләгән сейф табылды һәм аның эченнән бер эшченең ертык иске киеме, ә киеме кесәсеннән шабашчыларның адресы, исем-фамилиясе язылган конверт һәм хат та табылды. Дөрес, бераз җебегән иде алар, әмма экспертлар укырлык иде. Хәлил Әмиреч, судья белән прокурорны йә сатып алулары, йә куркытулары мөмкин, җинаятьче өендә тентү узмауны сылтаулап, эшне кире бормасыннар өчен кемгәдер анда барып, формаль булса да тентү ясап кайту кирәк дип белдерде. Фәһим, тиз арада шул төбәкне урап, шәпләп кунак иткәннәр үзен, алар бер дигән халык, дип кайтты. Эш судтан шома узсын өчен шаһит булуы отышлы, дип Хәлил янә үз линиясен бөкте. Һәм Мусаны бар гаепне үз өстенә алырга, ә туганнан туган абыйсын шаһитлык итәргә күндерде. — Ике кеше төркем чутлана, төркем белән китсәгез срок күбрәк эләгә, болай син ансатрак котыласың. Аннары син яшь, таза, авырлыкларга түзәрлегең бар, ә абыең кайта да алмаска мөмкин, — дип инандырган ул аны. Муса, берсүзсез ризалашкан һәм җинаять эше суд аша, Хәлил теләгәнчә, терекөмеш кебек тәгәрәп үтте. Дөрес, тикшерүче, шабашчылар белән башка шартларда вәгъдәләшкән диючеләр дә булды. Хәер, тел ни сөйләмәс. Ә эшнең уңышлы төгәлләнүе уңаеннан макталуга һәм бүләкләнүгә лаек хезмәткәрләрне тәгаенләгән хатны мин әзерләдем һәм имза салдыру өчен башлыгыбызга алып кердем. Гыйбатыч, иртәгә Казанга үзем барам дип алып калды. Катлаулы җинаять ачу өчен ярдәмгә җибәрелгән Мәмлиев тә искә алынган иде хатта. Озак та үтми министрлыктан приказ кайтты. Барыбызны да зурлаган министр. Тик нигәдер Фәйзи агай гына онытылып калган. Күрәсең, акыллы киңәшләре белән коллектив алдында уңайсыз хәлдә калдыруын Гыйбатыч гафу итмәгән, фамилиясен сызып аткан...                          Халык үч алучысы 
             Фәйзи абыйның кабинеты ифрат тар, Достоевскийның мәшһүр романында тасвирланган, табутка охшаш Раскольников фатирын хәтерләтә. Анда бер тимер сейф, бер өстәл һәм аның баш башына ике урындык сыйган. Тагын бер урындык өченче кеше өчен, анысы ишек катында. — Кемнедер көтәсез ахры. — Әнә кереп килә, — ди Фәйзи агай тәрәзәдән тышка ымлап. Мин сине хәзер бер дус белән таныштырам. Сиңа да Дәет Дарифулыч киләчәктә андый дусларның кирәге чыгар дип уйлыйм. Бу настояшший опер. Халык оперы... Капылт ачылган ишектән базык гәүдәле, бөдрә чәчләренә көмеш йөгергән мөлаем йөзле ир кеше килеп керде. — Шакып тормаган өчен гафу итегез, эш сәгатендә кәрт сугып ятмыйсызмы дип тикшерәсе иттем, сездәге кайбер сотрудниклар, бикләнеп шул уен белән мавыгалар, дип ишеткән бар. Исәнмесез?! — Гомерең озын булыр, Габделхак, синең хакта сөйләшә идек, бу безнең яңа зам — Дәет Дарифулыч. — Бик әйбәт. Менә синең өстән шикаятемне белдерим әле үзенә. Фәйзи картайды. Мин язганнарны рәтләп тикшерми, һәм хөрдәләп кенә җавап бирә. Түгәрәкләндермә күзләреңне, район башлыкларының Башкортстаннан май ташып, районның сөт планын үтәүләре хакында әйтүем. Куркасыз. Куркасыз егетләр беренче секретарьдан. Ә үзегез коммунистлар. — Синең мөмкинлекләр бер, безнеке — икенче. Фәләнкем әйтте дә, факт расланды дип нәтиҗә ясап булмый. Аннары синең жалобаң миңа килеп җиткәнче итәк-җиңне җыештырырлык вакыт үтә. — Сезнең хәлне дә аңлыйм. Фәйзи, әйт, тагын каян ташый алар ак майны, сөт планы һаман үтәлә бит. Ә Башкортстанга чыгып йөрүләр, минем сигналдан соң чикләнде кебек. — Шуны да белмисеңме? Чаллы ягында, «Круглое Поле»дәге склад белән элемтә урнаштырдылар... — Алайса шунда барып бер засада оештырмый булмас. Фотога төшерәм үзләрен. Ә син, төлке, тикмәгә генә ычкындырмадың бу информацияңне... Первыйны минем һөҗүм астында калдырып, берәр эре балык каптырырга җыенасың ахры? Прокурор яшь, яңа кеше, артык басым ясый алмый билгеле... — Син аның белән таныштыңдамы? Әллә өстәл дә суктың? — Сайлаулардан соң кереп чыктым. Өстәленә дә суктым. — Сарык булып яшәмим, арыслан булып үләм дидең инде?.. — Әйттем кәнишне. Энекәш, минәйтәм, син яшь кеше. Хезмәтеңне хыянәттән башлама. Узган атнада безнең сайлау участогында закон боздылар, кузгат эш, менә сиңа минем исемнән гариза! — Абый, аңлатып сөйләче, — ди бу, йомшара башлап. — Безнең участокта сайлауларда «беренче»гә 100% тавыш бирелде дип район гәзите язып чыкты. Менә гәҗит! — дим. — Шуннан ни? — ди бу. — Мин һәм гаиләм каршы тавыш бирдек, минәйтәм. — Сайлау комиссиясе эшендә хилафлык тапмыйм. Бәлкем сез хәзер генә шулай тыпырчынасыздыр? — дип карыша прокурорым. — Комиссиядә минем алдынгы комбайнчы улым утырды. Кыскасы, безнең участок рәисе районныкына шалтыратып: «Бездә ЧП, первыйга алты кеше каршы тавыш биргән», — дип әйтә. Ә «беренче»нең алтылы чыбыгы Дифгать Сираевның коты ботына төшә, артык бюллетеньнәр бармы, — дип сорый. Бар, ди рәис. Сал шуларны. Ә бозыкларын яндыр, юк ит, ди. Агаебыз үзе сөйләгәннәренең эффектын чамалар өчен әле миңа, әле Фәйзи абыйга текәп карый һәм дәвам итә: — Менә шундый хәлләр, Фәйзерахман. Прокуратурадан чыккач, шул тирәдәге каен ышыгына посып торам. Ярты минут та үтмәде, закон сакчысы атылып чыкты, як-ягына каранды һәм райкомга төбәп йөгерде. — Синең шикаятең буенча эш ачылмаячак, — диде Фәйзи агай көлемсерәп. — Бигрәк тә шәп. Миңа Үзәк Комитетка язар өчен җай ачыла. Бар бит КПСС Үзәк Комитетының «Гражданнарның хатларына, үтенечләренә игътибарлы мөнәсәбәт» турындагы карары. Шуның нигезендә мин теләсә кайсы инстанциягә хат язам һәм алар миңа мәгълүм срокларда җавап бирергә тиешләр, кулларын «по швам» куеп, миңа Хөрмәтле Фәлән Фәләнеч дип, түбәнчелек белән...              ГКЧПга алхәбәр 
         Телефон шалтырый. Райкомның хокук органнары белән эшләү йөкләтелгән инструкторы Гуляемҗанов кушаматлы Мөнәвир Гыйлемҗанов икән. — Карале Зәет, әле генә сыра кайткан. Синсез арткы ишектән кереп булмый. Тимерҗан абыйның да бик барасы килә, бәлкем шул тарафка шуышырбыз? — КПСС карарына каршы чыгу булмасмы соң? Хәмер эчәргә ярамый бит халыкка. Ә коммунистларга бигрәк тә. Указда, беләсеңме, ни дип әйтелгән? — Ташла әле юләр сатуыңны. Әйт, барабызмы, юкмы? — Фәйзи абыйны ияртүгә каршы түгелсездер бит, арт ишекләрне ул тагын да ансат үтә. — Сез икенче каттан төшеп, урамга чыкканчы, без килеп җиткән булабыз! Хактан да, киенеп урамга чыксам, Мөнәвир белән Тимерҗан абый килеп баскан. Тәмам сусаганнар, коргаксыганнар ахры. — Сәлам! — Сәлам! Кая Фәйзи абый? — Әз генә сабыр итик, хәзер чыгып җитәр. — Уф, егетләр, сезгә ияргән мин карт җүләр. Эш сәгатендә сыраханәгә баруыбыз Сәет Хәйриевичкә ишетелсә, бетте баш. Көн төшкә авышкан, караңгылы-яктылы мәл, һәм ябалак-ябалак кар ява. Урам уртасыннан ике исерек бара. Кочакланышканнар, авырдан атлыйлар. Минем формадан икәнне дә аңларлык хәлдә түгелләр. Безнең яннан узып, бераз киткәч, тазарак гәүдәлесе кырт туктый. Ә юкасы әлеге көтелмәгән манёвр нәтиҗәсендә сөрлегеп тезләнә һәм, ташбакага охшап, аркасына әйләнә. Әмма хәле бар икән әле, ничек кирәк, алай аяклана. — Апайлар, бу Болынкырмы? — дип сорый тазарагы. — Әйе. — Әйттем бит, — ди бу, юлдашына терсәге белән кизәнеп. Ә тегесе дәшми. Болар юлларын дәвам итәләр, әмма базык гәүдәле кабат туктап, юкасы кабат карда аунап ала. — Иртәме, кичме? — Кич. — Әйттем бит! — ди базык гәүдәле һәм юлдашына тагын терсәген күтәрә. Болар ничек кирәк, алай юлларын дәвам итәләр. Әмма озакка түгел. Ике-өч адым китүгә, инде юкасы туктый һәм инде көррәге карга барып кадала. — Стоп! — ди чандыр гәүдәле ир, бармагын иреннәренә куеп. — ГКЧПланды... Шаккаткыч хәл, әлеге әңгәмә ГКЧПга бер ел кала булды.   Мичкәләр арасында Ул арада Фәйзи агай да чыгып җитте һәм без урам тутырып сыраханәгә таба ашыктык. Райкомда парткомиссия рәисе вазифасындагы Тимерҗан агайның кылтаясы килеп китте ахрысы: — Нәрсә, егетләр, исерекләргә карата чара күрү әллә беттедәме? Сез бит форма кигән кешеләр, битарафлык күрсәтергә оялмыйсызмы? — дип сайрый башлады. — Борчылма, Тимерҗан Мирхафизәнеч, бу исерекләрне безнең сержантлар әллә кайчан тәрәзәдән күрде инде. Милиция бүлеге турыннан алып керү яхшы түгел, райком тирәсенә җиткәннәрен көтәләр булыр... Сыраханә мөдире мине күргәч балкып ук китте. Егетне сырага су кушканы өчен җавапка тарта башлаган булганнар. Шуның бертуган апасы минем уң як күрше. — И, Зәет абый. Яхшылыгыңны ничек кайтарыйм дип йөри идем. Менә әйбәт булды. Сез складка үтегез, хәзер яңа мичкә ачам, — дип өтәләнә егеткәй. — Әлбәттә, яңаны ачасың, әнәңне эт җыккыры малай. Дәү абыйларыңа су кушканын эчертмәссең бит инде, — дип сукранып куйды Фәйзи абый. Кара аны, икенче кат эләксәң, Дәет Дарифулыч әйтте дип тору юк, ишетсен колагың! Складның тимер рәшәткәле бәләкәй бердәнбер тәрәзәсеннән яктылык әллә ни төшми икән. Тезелеп киткән мичкә рәтләре арасыннан түргәрәк узып, шакмаклы ашханә өстәле тирәсенә урнашабыз. Ул арада сыраханәче егет алдыбызга икешәр бокал сыра китереп куя. — Сыра өчен акча алам, ә бу ярты — күчтәнәч, — ди ул һәм өстәлебез уртасына тантана белән бер шешә «Столичный» чыгарып утырта. Без карышып тормыйбыз, хәзинәдә барыннан җитешеп, тотасын тотып бетергәч, караңгы һәм шыксыз бүлмәдән тизрәк яктыга чыгарга омтылдык. Тимерҗан абый белән Мөнәвир сигарет кабызды һәм без салмак кына кайту якка атладык. Райпо идарәсенә җитәрәк барыбызны да уртак фикер биләве ачыкланды. — Егетләр, аракы Дәлифә складында. Тик ул аны райпо рәисе язуыннан башка җибәрми, — диде Фәйзи абый. — Кабинетында ут бар, сугылып чыгыйк булмаса, — диде Тимерҗан агай, кет-кет көлеп. Хозурына тезелешеп, берсеннән-берсе хәтәр ир-егетләр килеп кергәч, рәис каушап калды. — Бер-бер хәл бар мәллә? — дип ысылдады, кинәт тавыштан өзелеп. — Әлегә юк, — диде Тимерҗан абый. — Әмма безнең гозерне үтәмәсәң, дөнья хәлен белеп булмый. — Рәхим итегез, нинди гозер? — Безгә хәзер үк ике, юк, ике аз булыр, өч ярты кирәк. Рәис калтыранган кулы белән числолык битен йолкып алып, нәрсәдер сырлады һәм Фәйзи агайга тоттырды...   Исәнме, Мәүҗидә апа! Текә, тар баскыч буйлап икенче каттан төшеп барганда, Зәлифә очрап тора. Ул тулы гәүдәсе белән һәммәбезне рәттән стенага сылап уза. — Дәлифә, чәк кенә сабыр ит, үскәнем. Кая бик хәтәр ашыгасың? — дип эндәшергә өлгерә Фәйзи агабыз. — Түрә чакырта, — ди Зәлифә, дәү мут күзләрен уйнатып һәм райпо рәисе кабинеты ишегенә ымлый. Аннары калку күкрәген хәрәкәткә китереп тирән итеп бер көрсенә дә, юрамалый хафалы кыяфәткә кереп, аты-юлы белән, — и, Ходаем, тагын фәлән итәргәдер инде, — дип өсти һәм, чәк кенә түзегез, хәзер чыгам, — дип, кабул итү бүлмәсенә йөзеп кереп китә... Бернишләр хәл юк, көтәбез. Мөнәвир ниндидер мәзәк очрак турында сөйли. Шаркылдап көлешәбез. Тимерҗан агай гына көлми. — Сезгә рәхәт, — ди ул. — Сез котылдыгыз. — Соң, нәрсә аптырап торасың? Син дә барып кил койма буена. — Шту син. Әгәр берәрсе күрсә? Сәет Хәеричкә барып ишетелсә? Койманың теге ягында Мунча Мәүҗидәсе яши бит... Мәүҗидә дигәч, сискәнешеп куябыз. Хактан да хәтәр хатын. Ике бите кып- кызыл булып, кызышып, эссе бәреп, ә шәле астыннан саргылт чәчләре ташып чыгып, тузгып тора. Урамда узып барганда, теләсә кемне тәк дуамал туктатып, син фәләннәрнең кызын боздың, җирбит, төгән юньсезлекне эшләгән идең, анаң тегеләй, атаң мондый иде дип бөтен урамны сасытырга, кем булуыңа карамастан, йөзеңне җыртырга күп сорамый. Райпо складлары тирәсендә дә уралырга ярата: «Фәлән кемнәргә итәк астыннан нәрсә озаттыгыз, миңа да бирегез», — дип теләгән-теләмәгән әйберен алмый калмый. Ә Зәлифә чыкмый да чыкмый. Тимерҗан агайның да сабыры төкәнде, күрәсең, ул да без юешләгән такта коймага барып капланды... Тик маңгае белән койманы озак сөзеп тору насыйп булмаган икән, Мөнәвир, ап-ачык итеп: — Исәнме, Мәүҗидә апа, — дип куймасынмы? Тимерҗан абый «ә» дигәнче чалбарын төймәләп, безнең якка «ялт» борылып, тураеп басты. Әле бер, әле икенче якка каранды. Баксаң, Мөнәвир шаярткан гына, Мәүҗидә апа һич кайда да күренми булып чыкты. — Әле ярый беткән иде, — дип куйды Тимерҗан агай, сүрән генә. Ниһаять Зәлифә дә күренде. Шешәләр һәм закускага дип бер пачка печенье алып, мәдәният йорты артындагы бакчага киттек. Шундагы агач диваннарның берсенә чүмәшеп, мәҗлесебезне яңартып җибәрдек. Башта агач диван утыру өчен салкын сыман тоелган иде, ике шешә бушагач, зыянын тоймый башладык. — Егетләр, сезгә мине күтәреп алып кайтырга туры килмәгәе, — дип куйды парткомиссия рәисебез, уңайсызланып кына. — Сез нәрсә инде, Тимер абый. Бу суыкта моның белән генә кем исерсен? — Минем монда балак катты. Менә бу тәре, — Тимерҗан абый бармагын Мөнәвиргә төбәде, — менә бу җүнсез... Дурак. Тотлыга торган булып калсам шунда...             Кувалдин 
           Ул көн, каядыр тоткарланып, эшкә соңарып килдем. Бусаганы атлап узганда, иртәнге җыелыш тәмамланган, ә бер төркем хезмәткәрләр, таралырга ашыкмыйча, кизү бүлмәсе янында таптанып, мине көтеп торалар иде. — Егетләр бер-бер хәл булды мәллә? Кайда Марсель Гыйбатыч, машинасы күренми? — Ул прокурор белән бергә ашыгыч рәвештә Казанга китте. — Ә ник җыелып торасыз? — Дәет Дарифулыч, сед Кувалдинны белә идегезме? Беднең якташ. Чаллыда яши иде? Бик чибәр нәселләр инде, сеңелләре дә күд явын ала торган, музыка укытучысы. Кылт итеп ике-өч ай элек кенә ГАИ хезмәткәре, чи урыс егете Сергей Кувалдин белән саф татарча сөйләшеп торуыбыз искә төште. — Син өйләндеңме әле? — дигән соравыма: — Әй, б... к... марҗа алдым инде шунда, — дип биргән җавабы хәтергә килде. Егетләрнең кыяфәтләре шактый сүрән иде. — Кувалдинга ни булган? — Асылынган. — Китсәнә! Тиздән әти булам дип торганда. Ничек алай... — Алабуга-Чаллы юлында бер лихачны эзәрлекли. Теге буйсынмый. Ахыр чиктә тәгәрмәчләренә ата. — Һәм теге шофёр җан-тәслим кыламы? — Пычак та булмый. Машинасыннан йолкып чыгарып, Кувалдин моны бүлеккә алып кайта, беркетмә тутыра. Беркетмәгә кул куяр өчен ике пүнәтәй кирәк бит, үдегез беләсез, беддә генә шундый валакита. Японнарда андый нәрсә юк дип укыдым. Кувалдин ике удгынчы хатынны пүнәтәйлеккә күндереп алып керә. Чибәр, ягымлы бит, хатын-кыдга сүде үтә торган. Әлеге ханымнарның берсе корсаклы да икән. Беркетмәне ядып бетереп, теге хатыннар кул куя башлагач, теге лихач сикереп торып көмәнле хатынның корсагына тибә. Һәм Кувалдин, үден тыеп кала алмый, моның ияк астына сылый. Ияк чатный. Баксаң лихач дигәне бик дәү түрәнең малае икән. Кувалдинга прокуратурада да теш кайраучылар булган, аларның дусларын да правасыз калдыргалаган чөнки, үтенечләрен санга алмаган. Әнә беддә эшләп китте бит, Илсурның хатынына бәйләнгән Җамалыев. Шул анда өлкән тикшерүче икән хәзер. Кувалдинга әйткән бу: — Гаебеңне танысаң, судка кадәр иректә калдырам, югыйсә хәзер үк яптырырга кыҗрыйлар, — дигән. Кувалдин гаебен танып кул куйган да кайтып асылынган... Бүген күмәләр. Менә без, берничә хезмәткәр коллегабызны озатырга бармакчы булган идек, Гыйбатыч рөхсәт бирмәде. Асылынып үлүче солдатларны да төнлә күмәләр, андый үлем белән китүчегә хөрмәт юк ул, ди. — Прокурор барында шулай дидеме? — Әйе. — Ә нишләп ул барында сорадыгыз. — Нишлик соң, Дәет Дарифулыч? — Барыгыз. Марсель Гыйбатыч — мәнле егет, прокурор катында гына шулай әйтергә мәҗбүр булгандыр... Соңгы вакыйгадан соң әллә нишләп озак дәверләр кулга каләм алынмаган. Ихтимал, мин дә үзгәргәнмендер. Үзең өчен отышлы булмаган хәлләрне язасы да килми бит ул. Әмма, стаж тулуга пенсиягә аткарылгач, язмаларыма кабат әйләнеп кайтылды... Йомгаклый торган өлешкә тотындым. Моңарчы язганнарымда чынлыктан бигрәк шаярту күбрәк. Милиция мәктәбендә ул фәнгә дә өйрәтәләр бит. Ә менә бусы, соңгысы — чын... Бары чын гына...

Милициянең йөз кызыллыгы (дәвамы)

. Честьне кайчан бирәсе? 
            Казаннан фәрман килеп төшкәч, өч айлык әзерлек курсларына китеп бардым. Производстводан милициягә рекрутланучылар байтак икән һәм һәммәсе дә диярлек буйчан, эре гәүдәлеләр. Кайчак шыкаеп та куям, бу әзмәверләр җәберли башласа нишләрмен, дим. Спортзалда дәресләр башлангач кына шик-шөһбәләрем җилгә очты. Байтак курсташлар биредә дөм бөрешеп калды, кайсы-берсе турникта бердән артык тартыла алмый. Ә ике потлы гер хозурында иң тазаларның да әлләкем түгеллекләре фашланды. Мин уң кул белән унбиш, сулы белән уникене чөеп, герне идәнгә куйгач, башта аю гәүдәле Мәскәү асты урысы килеп арканы какты, тумышы белән Бөгелмәнеке булуы исенә төшкән: — Молодец, земляк, татарча көрәш белән шөгыльләнгәнең әллә каян күренеп тора, — диде ул, һәркемгә ишетелерлек итеп. Аның артыннан Ульян ягыннан килгән мишәр егете дә шатлыгын белдереп, — Рәхмәт, туган, нацию поддержал, — диде. Ә алдагы көндә генә шушы егет, аркама каяндыр йоккан тузанны кагып: — Не позорь нацию, — дип киткән иде... Ай ярым укыгач, кандидатлык срогым тулды һәм, өйгә кайтып, партиягә кереп килдем. Кайтышлый, райкомның пропаганда һәм агитация (коткы һәм үгет) бүлеге мөдире Фәләх абзый очрап, каян кайтуым белән кызыксынды: — Хатының беләме кайтып килүеңне, телефоннан хәбәр бирдеңме? — дип кызыксынды. — Юк, — дим. — Ара тар иде. — Ялгыш эшлисең, егет, — ди бу, көлсу бөдрә чәчле юка башын чайкаштырып. — Әнә Сәгыйдулла да хәбәр итми-нитми кайтып кергән иде, неудобный положениедә калды... Алай ярамый, юл бүлегенә кереп булса да башта шалтырат, аннары өеңә керерсең, — дип киңәш бирә бу авызын беткәнче ерып. Менә укулар төгәлләнде. Погонга тиешле йолдызлар да кунды. Октябрь бәйрәме көн, парад киемнәремне киеп, тәртип сакларга чыктым. Башлыгыбыз безне төрле урыннарга билгели, мин Фәйзи агай янәшәсенә туры килдем. Октябрь бәйрәмен һәркайдагы кебек безнең райүзәктә дә матур уздыралар. Кызыл комачка төрелгән «ГАЗ-53» машинасы әрҗәсенә район җитәкчеләре менеп баскан һәм Кызыл мәйдан хуҗаларыннан ким кыланмыйлар. Анда райком, райкомол сәркатипләре, военком, прокурор, судья һәм бер-ике гади хезмәт алдыңгысы. Ә безнең башлыкны, яңа гына бу вазифасында эшли башлаганга яшьсетеп микән, югарыга алдыруны әлегә зарур санамаганнар. Ул аста, әлеге «президиум» итәгендә басып тора һәм аның пеләшләнә башлаган башы тегеләрнең башмагы югарылыгында... Котлаулар, матур теләкләргә кадәр гимн тыңлыйсыбыз бар икән әле, аны мәктәп оркестры башкара булып чыкты. Күршем Фәйзи агайдан: — Честь бирәбезме? — дип кызыксындым. — Һи, Дәет, — диде Фәйзи агай һәм, трибунага ымлап. — Әнә аннан торып, матур гына честь биреп торсаң, алай начар чыкмас иде дә, ә биредә, ыгы-зыгы килгән гавәм арасында, терсәк тырпайтып... Хәер, үзеңә кара. Як-якка күз салам, начальниктан гайре беркем дә честь бирми. Ул, башын бормый гына безне барлый, гимнга хөрмәт күрсәтмәвебездән хәбәрдар. Әмма укучы малайларның гимнны, кайтарып-кайтарып, татарча бормалар кушып уйнаулары аның безгә ябырылуын тоткарлый. Ниһаять, көй төкәнде, башлыгыбыз йодрыкларын йомарлап, күзләрен шарландырып, безнең якка ыргылды һәм иң әүвәле миңа акырынырга тотынды. Акланырга сәбәп тапмый, тик торам, башны аска иеп. Мине «урыныма» куйгач, чират Фәйзи агайга икән... — Фәйзи Сәгыйтеч! Ярый, Мирзануров әле генә укып кайтты, ул белеп бетермәскә мөмкин, өлкән, акыллы остазга чутлап, сездән үрнәк ала торгандыр. Синең бит инде сыртың саргаеп беткән милициядә эшли-эшли. Син пачыму гимн уйнаганда честь бирмисең?! — Гимн булды микәнни соң ул? — дип үтә гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды Фәйзи ага. — Мин бит аны татарча бию көе диебрәк тыңлаган идем... Марсель Гыйбатыч мондый җаваптан гаҗиз калып, ни дияргә белми буылып торганда, безнең яннан җинаятьләр эзләү бүлеге оперативнигы Фәһим Рәшит улы узып бара иде. — Фәһим! — Тыңлыйм, иптәш начальник. — Син нишләп честь бирмәдең? — Честьне бит аны гимн уйнаганда гына бирәләр! — Соң гимн уйналды бит? — Гафу итегез, иптәш майор, мин ишетмәдем, — диде Фәһим, гөнаһсыз күзләрен мөлдерәтеп. Начальник әле беребезне, әле икенчебезне утлы карашы белән «ашап» торды- торды да, кулын кисәк кенә селтәп, яныбыздан китеп барды. Фәһим һәм Фәйзи агай, бер-берсенә көлемсерәгән караш ташлап, җилкәмнән кактылар: — Үрәнерсең әле җавап бирергә, тормыш үрәтә ул, — диде Фәйзи агай, Фәһим яныбыздан китеп баргач. — Күрдеңме уголовный розыск хезмәткәрен. Боларның «исәнме» дигәненә дә ышанырга ярамый... Настаяшшый опер! Мин тирән итеп сулап куйдым. — Кая, кемнәр арасына эләктем бит, шайтан алгыры...   
         Участковый Илсур
           Илсур — чибәр милиционер. Үзешчән сәнгать йолдызы. Милли киемдә оча-оча «һавадан чирәм йолкып» кем бии дисәгез, ул булыр. Бер дигән спортчы. Баскан урынында мәтәлчек ясый торганы. Көләч йөзле булгангамы, аны бөтен кеше ярата. Әмма кайчагында онытылып китә, «салгалый» торган гадәте бар. Сүккәнне бер дә күтәрми. Бүлегебез башлыгын бермәлне чак кына тәрәзәдән ыргытмаган, ярты гәүдәсе тышкы якка чыгып асылынган булган, имеш. Әлбәттә, түрәбез теленә хуҗа булмаган, Илсурның канын катырырдай нәрсәләр ычкындырган күрәсең, ә ул саф күңелле, ихлас зат, теләсә нәрсә әйткәнне йотып барырга күнекмәгән. Инде эше буенча гаепләп, «соңгы вакытта исерекләргә беркетмәләр төземисең», дип каезлый башласалар, үзе белән бергә сыйланган «иптәшләрен» дә аямый, «кер, алкаш!» дип, сүгә-сүгә бүлеккә алып кайта һәм протокол төзеп, айнытып, өйләренә озата. Илсур биләмәсенә бару чираты җитте. Ул мине «чик буенда» каршы алды һәм моның белән икәү, узган-барган машиналарны туктаткалап, тикшергәләргә керештек. Гаеп тапсак та, эшне артык катлауландырмыйча, кисәтү белән генә чикләнәбез. Ул да булмады, Илсур катында әллә ничә егет кайнаша башлады: кайсы безгә эштә булыша, ә кайсылар юлдан ерак түгел елга буенда шашлык пешерә, бүтән сый-хөрмәтне кайгырта. Мин Илсурдан: — Болар кем соң? — дип кызыксынам. Ә ул канәгать кыяфәттә, елмаеп-балкып: — Болар минем правый рукалар! — дип белдерә. Баксаң, ярдәмчеләребез шушы тирә колхоз-совхозның урта буын белгечләре икән. Илсурның хатыны күз явын алырлык чибәр иде. Моңа прокурор урынбасары да игътибар иткән, ничектер җаен туры китереп: — Син интегәсең бер исерек белән, мин туры килдем бер җәфага, әйдә болардан арыныйк та, китик минем белән Чаллыга, эш тә, фатир да хәл ителә, — дигән. Әмма хатынның күңеле эремәгән, арада булган сөйләшүне Илсурга тишкән. ...Илсур ул көнне туган көне уңаеннан бераз ял итәргә дип күл буена дәшкән иде. «Правый рукалар» һәм аны якын иткән хезмәттәшләре учак янына җыелыштык. Ә дустыбыз юк та юк. Менә бер мәлне иске ак Жигули күренде. Илсур машинасыннан төшеп, елмаеп-балкып, барыбыз белән дә күрешеп чыкты. Кабинада арткы рәттә утырган танышыбызга сәлам бирмәкче идек. — Егетләр, хайван ул, — дип дустыбыз тегенең ягына терсәге белән кизәнгән хәрәкәт ясап алды, — утыр урыныңда гына! — дип җикерде. Булачак прокурор шыпырт кына сеңеп кабинада кала, ә без мәҗлесне башлап җибәрәбез. Бераздан Илсурдан көндәшен гафу итүен сорыйбыз. — Әйбәт кешеләр сез, бөтенегез дә, — ди Илсур. — Ну фәләнемне дә аңламыйсыз. Ярар, кайтканда өе янында калдырырбыз, утырсын әле без ашаган- эчкән чакта төкереген йотып. Җәза шул аңа...   
Сафин 
       Милициягә эшкә кеше кодалау ай-һай кыен иде ул елларда. Әйтик, юл хәвефсезлеге буенча хезмәткәребез Хәким күрше районныкы, алты ел элек безгә кунакка килгән җиреннән җирле егетләр белән кызлар өчен сугышып китеп, милициягә эләккән. Ә начальник өстәлендә милиция уку йортына озату таләбе язылган хат ята. Моңа әйтә шеф: — Яки эш кузгатабыз, яки укырга китәсең. Бу укырга китә. Инде менә, кайтып, юлларда тәртип саклый. Спорт буенча техникум тәмамлаган Сафин Әнвәр исемле егетне гади милиционер сыйфатында эшкә алган идек, бик тиздән бу кешегә конвоир вазифасын тапшырып булмавы ачыкланды. Ул кушылган эшне оныта икән. Начальник әлеге хәлдән чыгуның оригиналь юлын тапты. — Әйдә без моны дежур-офицер итеп күтәрик, кырыенда акыллы сержант булганда, бәлкем өч көнгә бер кизү бүлегендә зарар салмый утыра алыр? –диде ул пеләшен сыпырыштырып... Кайвакыт, хезмәткәрләргә пистолет бирүне чикләү турында югарыдан фәрман килә. Башлык урынбасары Сафинны фәрман белән таныштыра. Ул да булмый, Чаллыдан ниндидер хулиганнар төркеме кайсыдыр авылга килүе хакында хәбәр алына. Инде урынбасар Сафинга шунда барачак хезмәткәрләргә пистолет бирергә куша. Сафин кушканны үтәүдән баш тарта, кемдер бирмәскә кушты, кем икәнен оныттым, — ди. — Соң, мин кушкан идем бит, — дип өзгәләнә урынбасар. Сафин ышанып бетми, начальник әйтмичә биреп булмый, — ди. Теге тузына башлагач «сына». — Сез замнач, ә мин бәләкәй кеше, ул-бу булса, сезгә җавап бирәсе, миңа түгел, — дип кораллар бүлмәсенә кереп китә. Бер елны Бөгелмә төрмәсеннән зеклар качуы, шуларның берсе, безнең район кешесе булуы хакында хәбәр алынды. Тиз арада төркем оештырып, әлеге качкынның авылы башына поскын куйдык. Ягъни иске Жигули кабинасында өч хезмәткәребез гражданский киемдә сыйланган кыяфәттә юл уртасында «ял итә». Төне буе утырып чыксалар да, теге качкын авылына кайтмаган. Ә участковый Сәгыйть, эч пошканнан пистолеты белән уйный торгач, «уймак чыккан», кабинада ату тавышы яңгыраган. Пуля уйнаучының учын тишкән, ә сержант Хөснетдиновның беләген сыдырып узган. Табиблар тиешле ярдәм күрсәтте, берсенә дә гариплек янамый дип тынычландырдылар, әмма бу хакта министрлыкта белсәләр безнең баштан сыйпамаячаклар иде. Мин яраланучыларның өйләренә юл тоттым. Сәгыйть хатыны хәбәрне тыныч кабул итте, ә Хөснетдиновныкы акырып елап ук җибәрде. — Хатының сине бик ярата ахры? — дигәнемә Хөснетдинов: — Яратмаска. Бер кич тә борчымый калмыйм бит мин аны, — дип мактанды. Эшебезне тикшерергә тиздән комиссия киләсе иде, инцедентны йомдык, югарыга җиткермәдек. Егетләрнең яралары тиз төзәлде, ә Сәгыйть йодрыгы ныклыгын сынап карарга да өлгерде... Көзге пычрак вакыт иде. Бик хөрмәтле укытучы апаны Жигулига утырган егет аламасы баштан-аяк пычрак белән коендырып узып киткән. Моны күреп торган Сәгыйть тиз генә матаена атланып тегене эзәрлекләгән һәм каршына чыгып, юл читенә кысып туктаткан. Янәшәдә беркем юклыктан файдаланып, кабинасыннан чыгарга кыймыйчамы, иренепме утырган егетне тартып алган да, сулагайлап колак төбенә сылаган. — Аңладыңмы нәрсә өчен икәнен? — Аңладым. — Син әле минем өстән жалоба юлларсың? — Юк, абый, юлламам. — Алайса, бар ычкын, карабрак йөр, әгәр тагын бер тапкыр берәрсен коендырсаң, болай ансат котыла алмыйсың! Бу кыланмышы өчен начальник нык орышты Сәгыйтьне. Кул озайту аркасында бүлегебез элегрәк ике тәҗрибәле хезмәткәрен югалткан булган инде, шуны искә алды. Прокуратура бик тырышкан егетләребезне батырырга. Баксаң, нәкъ шуларның берсе прокуратура тикшерүчесен броконьерлыкта шик астына алып, кешесен әйтми генә, атылган поши факты уңаеннан җинаять эше кузгаткан булган. Арага райком җитәкчесе кереп, эшне йомарга куша. Ә тегеләр үч саклаган, форсат чыгу белән эш кузгатып, аны күрше районга биргәннәр, ә болары калага ук күчереп арканлауга ирешкәннәр. Һәм бу юлы райком секретаре берни кыра алмаган, егетләребезне хөкемгә тартканнар... ...Менә комиссия килде, эшләребезне тикшерде. Спорт ярышлары уздырып, тиешле нормативларны да үтәдек. Башлыгыбыз боларга көн дә сый- хөрмәт оештырды: балыгын да тоттылар, шашлыгын да куырып кимерделәр. Тикшерүнең соңында кызыл почмакка җыелдык. Комиссия рәисе эшләребездән канәгать икән, кайбер хезмәткәрләребезне мактады да. Шулай матур гына утырганда кинәт ату тавышы яңгырамасынмы?!. Начальник, үткен кеше, — Кизү бүлегендә сейф ауды. Күчерергә кушкан идем, — дип аңлатма бирде. Рәис моның белән килеште күрәсең, сүзен дәвам итте. Әмма кинәт ишек ачылып, анда йөзе ап-ак булган Сафин күренде. — Әнә, — диде ул, шомлы тавыш белән. — Теге дурагыгыз тагы атты! Баксаң бүлектә кизү ярдәмчесе булып утырган Сәгыйть янә пистолеты белән шаярган. Бәхетенә, бу юлы һичкем яра алмаган. — Ничек тагы атты? Моңарчы кайда аткан иде ул? Һәм комиссия рәисе без йомганны ансат кына казып чыгарды. Нәтиҗәдә, башлыгыбыз әлеге «кунакларны» тагын бер көн сыйларга мәҗбүр булды. Ходай саклады, тикшерүчеләр юньле егетләр булып чыкты, эшне олыга җибәрмәделәр.  
 Профилактика 
         Тикшерүче Хәлил белән ОБХСС инспекторы Фәйзи агай, әлеге дә баягы сарыга буялган Урал матаена утырып, каяндыр кайтып барганда, арбасына азык чөгендере төягән «Белорусь» тракторы очрый... — Кая аппара бу чөгендерне? — дип аптырый Фәйзи агай. — Бу якта ферма фәлән юк, ә халыкка әле берни дә өләшенмәде, тукта, бу бит теге атаклы звеновод Илдар Билалов. — Билалов бугай шул, — дип килешә Хәлил. — Быел да узган елгы кадәр уңыш алсаң, сиңа бүләккә җиңел машина — «Москвич» бирәбез дип беренче секретарь уңыш бәйрәмендә шушыны котлады бит инде. — Үзе үстерә. Колхозныкы булса да үзенеке саный инде ул чөгендерне. — Әйдә туктатабыз. Һәм Хәлил, ГАИ хезмәткәрләреннән алып торган таягын болгап, Билаловка туктарга боера. Билалов, шактый ара китеп туктый, иренеп кенә кабинасыннан төшә? — Нәмәгә кирәк булдым апайлар? — Кая алып барасың чөгендерне? — Өйгә. — Колхоздан сатып алганга язуың бармы? — Пред рөхсәт итә, мин бит көне-төне гел шушы эштә, үз хуҗалыгым дип бүленә алмыйм. Первый үзе әйткән, бөтен шартларны тудырыгыз дип. — Хәзер барабыз да чөгендереңне үлчәү аша уздырып, силос чокыры янында бушатабыз. — Сез үзегезне кем дип белдегез соң. Мин хәзер Исмәгыйль Вәлиевичкә шалтыратам. Ул сезгә эш кешесеннән көләргә ярамаганын тиз төшендерер. — Ә безгә ул карак тотарга, чөгендерне, икмәкне саклауны йөкләде. Рәхим ит, шалтыратырсың, авто-үлчәгечегездә телефон бар ич сезнең. Агай, үлчәнергә кергәч, телефон аша «беренче»не эзләп карый, әмма тегесе ашыгыч рәвештә Казанга киткән икән, ә бу форма кигән кешеләр аның китүеннән хәбәрдар ахры, каһәр суккырлары, әшәке итеп тәк елмаялар. Нәтиҗәдә, чөгендерне үлчәтеп кире тапшырталар, аннары колхоз бухгалтериясенә кереп, касса кенәгәсен күтәртеп, агайдан акча кермәвен тәгаенлиләр, акт төзиләр һәм әле генә рекорд уңыш үстерәм дип канатланып йөргән колхозчыны, хезмәт кешесен милиция бүлегенә алып кайтып, камерага ябып куялар. Кылынган җинаяте уңаеннан Җамалыев эш кузгата да Бөгелмәгә шалтыратып, агайны шундагы КПЗга озату хәстәрен күрә, вазифалы сабакташыннан «бүген алып китмәсәгез, первый кайту белән азат итеп, эшемне бракка чыгара, зинһар булыш», ди. Бер атнадан агайны алып кайталар, ә эше инде судта. Моны, сүз чынлыгы өчен нәни генә җәза билгеләп суд залында ук азат итәләр. Фәйзи агай белән бергә шул колхозның рәисенә колхоз бәясеннән бал сорап барган идек. Рәис, план үтәү зарурлыгы аркасында бераз шикәр комы өстәгән идек дип боргаланды. Фәйзи агай папкасыннан химик карандаш алып, балга манды, язып карады, «бер утыз пронсит томыргансыз икән», диде. Баксаң, бал саф булса, каләм үзәге җебеп, кәгазьгә буяу таралмый икән. Менә шул балны алып, кассага акча түләгәч, колхоз рәисе белән бераз гәпләшеп алдык. Теге агайга вәгъдә ителгән бүләк бирелмәгән. Үзе исә, бер атна югалып торган җиреннән кайткач: — Миңа чылбырлы трактор бир, балчык урламам әле, — дигән. — Камерада утырганда ике яшүсмер белән туры килүен, үзен төрлечә каһәрләүләрен сөйләгән. Иртән торуга моңа әле берсе, әле икенчесе атланып ала да касыгына тибә-тибә чаптыралар, ара-тирә фәлән тукталыш, төгән тукталыш дип әйттерәләр икән. Арып егылгач та тынычлыкта калдырмаганнар, мәлгуньнәр... — Тәҗрибә юклык. Әгәр тукталыш исемен әйткәч кәничний дисә, ул уенны туктаткан булырлар иде, — дип куйды Фәйзи ага. — Их, Фәйзи ага... Менә сезнең тырышлык нәтиҗәсе... — Алай димә, Дәет Дарифулыч, — диде Фәйзи агай каударланып. — Бу настаяшший прафилактика. Урлашмагыз дип лекция уку чепуха ул, аннан бер файда да юк. Ә монда безгә бер-ике ел килми йөрсәк тә була хәзер.  
 Башын да ашыйбыз, ашын да
           Минем Фәрих атлы дусны баш инженерлыктан башлык итеп күтәрделәр. Озак та үтми моның өстеннән шикаятьләр яварга тотынды. Шул шалтырата: — Бүген кич, эшеңнән кайтышлый кагыл әле, — ди. Барып керсәм, дус табын әзерләгән, матур гына сыйланып утыралар. Фәрих кызып ук алган: — Урлавын урладым, әмма тота алмыйсың, койрыкларым җыелган минем, — дип шапырына. Мине күреп алгач: — Ооо, нинди кешеләр! Әйдүк, түрдән уз, — дип кыстарга керешә. Мәҗлесне өчәүләп дәвам итәбез. Ике көн узгач, Фәрих тагын шалтырата: — Теге мәлгунь, бер көн калмый сыйлавыма да карамастан, һаман казына, — дип зарлана. Иртәгесен Фәйзи агадан сораштырам: — Йә, эшләр ничек. Алай көн дә кунак булгач, һаман актарыну кыен түгелме? — Кайгырма, Дәет Дарифулыч! — дип тынычландыра хезмәттәшем. — Ашын да ашыйбыз без аның. Башын да!

Милициянең йөз кызыллыгы (бәян)

Беренче бүлек 
ИГЕЛЕК ҖИРДӘ ЯТМЫЙ 
Кереш 
           «Кешене каторга җәзасына тартасың килсә, көндәлек язарга куш», — дигән Марк Твен. Андый җәзага түзәрлек ихтыяр көчен үземдә юк дип санап, тормышымдагы кайбер вакыйгаларны урык-сурык булса да теркәп бару белән канәгатьләнергә булдым. Уку — энә белән кое казу икән, язу да иләк белән су ташу кебек буш эш ахры... Тик, ни хикмәттер, язасы килү ихтыяҗы хәтсез, ә каторжан буласы килми... Чын язучы өчен үз-үзеңне буйсындыру, җиңү зарур, әмма минем ише каләм тибрәтүчегә артык кырыс шартлар кабул итүнең зарурияте юк дип исәплим... Роман сырларга алынмыйм лабаса, исәбем, тормышымдагы кайбер гыйбрәтле хәлләрне истәлеккә генә калдыру. «Түшәм»ем шулай гына булды бугай, мәгълүм биеклектән өскә таба миллиметр да артык «үстермиләр». Дөнья рәхәте чигеп, тормышның артына тибеп яшисе килә, ә көн дә җигәләр, сүгенеп каулыйлар, булдыксызлыгымны фашлап, чырайга чәпиләр. Түрә булсам, кемне ничек биетергә мин дә бик беләсе, кул астымдагыларның әле берсен, әле икенчесен чиратка салып, тиле калдыру әмәлен тиз табар идем кана... Әйтик, иртәнге планёркада бәгъзе белгечеңә шомлы тавыш белән: — Әйбәт кенә эшли идең, үзгәреп киттең, син бит мондый түгел идең?! – дисең. Яки: — Егетләр, әзрәк башыгызны да эшләтегез, һаман утыра торган төшегезгә авырлык китерүдән туктарга вакыт... Һәм башкалар, һәм шуның ишеләр. Бүтәннәрне көн дә «тәрбияләү» барышында үзеңнең, якыннарыңның тормышын көйләү җаен чыгарасың. — Юк, болай булмый, мин әйтәм, «КПСС карары — фәләнемә ярады», дип сафсата сатудан туктарга вакыт... Ә партиягә югары белемлеләрне алырга ашыкмыйлар икән... Әмма төшенкелеккә бирелергә кирәкми, максатка ирешү юлы «әнә» генә. Сатучылар үтемле товарга үтемсезен, әйтик, дефицит хәлвәгә җете тозлы кильки балыгын таккан заманда яшибез, димәк, миңа да һич югы ике-өч эшчене фиркә куенына өстерәтергә яки мәсьәләне җиңел хәл итәрдәй зат белән дуслашырга кирәк. «Дәрт иткән җиңгәсен үпкән», диләр, абзагыз, җәйге ял вакытында шабашкага чыккач, райкомның оештыру бүлеге мөдире фатирына сыйфатлы ремонт уздыру насыйп булды. Игелек җирдә ятмый икән, әлеге агаем бердәнбер көнне: — Син нишләп партиядә түгел? — дигән сөаль бирә... — Лаеклы микән соң мин ул бәхеткә? — Лаякыл! — диде абзыкай, кет-кет килеп. Кем уйлаган шушындый очсызлы гына шаярту кәефне шулкадәр күтәрер дип. Ихластан кушылып көлдем. КПСС сафларына кандидат булып теркәлеп күп тә үтмәде, бер кичне ишегемне форма кигән әфәнделәр какты.   Нәкъ синдәй безгә кирәк Әлеге икәүнең озынрагы, пожарниктыр дип чамалаганым Эчке эшләр министрлыгының кадрлар бүлегеннән булып, икенчесе районыбызның милиция җитәкчесе иде. Үзләренә кодалыйлар, хәзерге эш хакым белән кызыксыналар. — Өстәмәләре белән йөз алтмыш биш сум, — дим. — Ә бездә ике йөз утыз. Хәрби дәрәҗәң нинди әле. Сезнең институтта хәрби кафедра булгандыр ич? — Запастагы өлкән лейтенант. — Менә бит. Мин сержанттан башладым, ә син өлкән лейтенант, ә бәлки капитан булып ук керешәсең. Ә иң мөһиме — партияле булуың. — Мин бит әле кандидат кына. — Зарар юк. Райком белән килешенгән. Район үзәгенә толковый участок инспекторы кирәк. Тора-бара урынбасар да булып куярсың. Райком синең турыда бик уңай фикердә. Йә, килештекме? Син безнең таләпләргә туры киләсең. — Бераз уйларга, туганнар белән киңәшергә вакыт бирерсез бәлки. — Әйдә, иртәгәгә кадәр. Казаннан килгән иптәш белеп китсен, югыйсә сиңа дигән штатны кире алулары бик тиз. Хатын да, әни дә, туганнар да минем яңа эшкә китүемне хупламадылар. Әмма чорыбызның «Свияга» атлы иң кәттә суыткычы ике йөз утыз тәңкә торган бер заманда, шуны ай саен сатып алу мөмкинлегеннән баш тартырга аңа бит тай типмәгән...   Үзгәрерсез Яңа урындагы хезмәттәшләр ят итми: мөнәсәбәтләр дустанә, ә өлкәнрәкләр бик теләп минем белән эш тәҗрибәләрен уртаклаша. Беркөн шулай бүлегебез коридорында университет белемле тикшерүче Хәлил Әмирович очрый, бик канәгать кыяфәттә кулларын уа, сул йодрыгының өслегенә уң кулының учы белән шапылдатып сугып та куя һәм елмая. Сәламемне алгач, шатлыгының сәбәбе белән кызыксынам. — Әле генә берәүне кулга алдырып, камерага озаттым. — Эшли башлаганда да мондый хәлләргә куана идегезме? — Юк. Беренче тапкыр берәүне кулга алгач, камерасы тирәсен өч тапкыр урадым. Мин аны судка кадәр иректә дә калдыра ала идем, дөрес эшләдемме икән, дип борчылдым. Ә хәзер, күреп торасыз, шатлыгым эчемә сыймый. Ничава, Зәет Зарифулыч, сез дә үзгәрерсез. Безнең начальник та: — Маймылдан милиционер ясап була, милиционердан кеше ясап булмый, — ди әнә.   Беренче чирканчык Курсларда укырга киткәнче башкалар тирәсендә өйрәнә торырга куштылар. Тәүге эш көнемне участковый Ногман агай белән башладык. Каяндыр Бөгелмәдән бер совхозга торба урлап ташыганнар. Ташучы шофёр да билгеле, әмма ул дөресен әйтмәячәк икән. Менә шуның телен чишәргә кирәк. Шофёрга карата эш кузгатып, кулга алып, камерага япканда, әңгәмә нәтиҗәлелеге артырга мөмкин, әмма прокурор рөхсәт бирми, дәлилләр сыек дип киресенә каткан, имеш. Совхоз үзәгенә урнашкан авыл советы бинасындагы участковый бүлмәсенә киләбез. Коридор тулы халык, көтәләр, теге шофёр да шунда. Ногман агай, исереп эшкә чыкмаган, хатынын тукмаган, күршесе белән низаглашкан һәм башка шундый агай-түтәйләр белән шактый кырыс кылана, ә мин, мыегыма урап, милициячә сөйләшергә өйрәнеп, шыпырт кына бер почмакта утырам. Менә чират теге шофёрга җитте. Ул таза гәүдәле, ир уртасы кеше,үзен тыныч, ипле тота, бер дә кабаланмый. Алай да: — Ногман абый, рейска чыгасы бар бит, бик кирәгем булмаса тоткарламагыз әле, — дип, үз чираты җиткәнче, без утырган бүлмәгә алдан пеләшләнә башлаган башын тыгып алырга өлгергән иде. — Сабыр ит, апаем, — диде аңа Ногман агай. — Без дә бит монда юкны чәйнәп, су эчеп утырмыйбыз. Инде чираты җиткән, керде, тора бер урында таптангалап. — Менә бу иптәш Минзәләдән килде, — ди Ногман ага, минем якка ымлап. — Син өченчекөн төштән соң моның ике сарыгын бәрдереп качкансың. Машинаңның төсе килә, номерың шул. Бик әтәч кыяфәттә кердең дә керүен апай, давай яхшылык белән сарык бәясен түлә, хакын килешегез, и эшне шуның белән бетерәбез. Шофёр, көтелмәгән яңалыктан аптырап калды. — Кайчан дидегез? — Саңгырау түгелсеңдер бит? — Мин таптаттыммы, инәңне сигез-тугыз тиен? — ди бу миңа, ыжгырып һәм якама үрелә. — Күрүчеләр җитәрлек анда. Тузаннар туздырып качтың, сбулыч. — Бездә хулиганлык өчен дә маддә бар энекәш, үзеңне ипле генә тот, ярыймы, — ди Ногман ага, тавышын күтәрә төшеп. — Боларның Минзәләсенә утырмага китмәгәең. — Ногман абый, валлаһи, таптатмадым. — Хәзер, ышандым. — Өченчекөн дидеңме? Соң ул көнне мин бит Бөгелмәдә идем. — Әкиятеңне әбиеңә сөйлә, нишләп соң путёвкаңда Минзәлә тора алай булгач? Диспетчерың да шулай дип чата-кама килә. — Башта Минзәләгә дигәннәр иде, аннары директор Бөгелмәгә ычкынырга кушты. — Барып, буш кайттым дисең инде? — Нишләп буш, торба төяп. — Мә кәгазь. Кайчан чыгып киттең, кайчан кая барып кердең, кем төяде и кайчан кайтып кердең? Язганнарың расланса, котыласың. — Ничек котыла? — дип, ярсып, моның каршына ук килеп басам. Түләсен ике сарыкны, әле берсе аның буаз иде! — Абый, валлаһи, мин түгел. — Бөгелмәдә минем энекәш торба заводында эшли, хәзер очына чыгабыз, бармадың син анда! — Бардым. — Кем төяде? Кранчы кем иде? — Торбаны заводтан түгел, аннан ерак түгел ПМК ихатасыннан төяделәр. Кранчы Сергей исемле, сары чәчле урыс малае. Арага Ногман агай керә: — Ярый, энекәш, әйткәннәреңне тиз генә сырла да рейсыңа ычкын. Кем төяде анда, кем эләктереп торды, кайчан и кем бушатты? Шофёр миңа каш астыннан караштырып язарга керешә, ә мин телефонга тотынам, «Бөгелмә»гә шалтыратып, Сергей атлы егет хакында белешкән атлы кыланам. Шофёр киткәч, Ногман агайның авызы ерылды: — Чуваш әйтмешли, пулты пу, — дип куйды. — Калганын Хәлил Әмиреч хәл итеп бетерә моның, — дип, кеткелдәп көлде һәм — Милиционер чыга синнән болай булгач, — дип мине купайтырга да онытмады.   Фашистларча җәфалау Прокуратурага район чигендәге авылда яшәүче ханымнан көчләнүе хакында гариза кергән. Урынга чыгарга төркем оешып, прокурор урынбасары Җамалыев, җинаятьләр эзләү бүлегеннән оперативник Галявин һәм мин, яңа кеше, шунда укталабыз. Тегеләрнең кыяфәт шәп, зифа буй-сын, кара мыек, күзләр майлы, кыскасы, хатын-кыз игътибарын җәлеп итәрлек ир-атлар. Мин генә әллә кем түгел, сап-сары калын каш, сипкелле аксыл йөз, әле тегеләр сыман уклау кебек тырпаеп та тормыйм. Зыян күрүче ханымның өен тиз таптык, ире, дүрт баласы бар, ә олысы армиядән кайтып, тракторга утырырга өлгергән. Хатын хәлне сөйли, юлдашларым алмаш-тилмәш уңайсыз сораулар биреп, мәгълүмат сыгалар. Өйдә дүртебез генә, Галявин башкаларны ихатада бер-бер эш эшли торырга кушып озатты. Сораша торгач, шул ачыкланды: хатын инеш буендагы мунчаларына су ташыганда, бергә фермада эшләүче терлекче егет килеп чыга һәм моңа бәйләнә. — Карышуыма карамастан, ул мине мунчага алып кереп, башымны тупсага салып, чатлы багана ясап, фашистларча яфалады, — ди хатын. — Килеп ябышкач, кычкырдыгызмы? — Әллә нәрсәсенә кычкырасы итмәдем. — Киемнәрегезне ертмагандыр бит? — Юк. — Бу аның сине беренче тапкыр көчләве идеме, әллә элек тә көчләгәне булдымы? — Әллә ничә тапкыр яфалады инде ул мине. Егетләр, күзгә-күз карашып, елмаешып куйдылар һәм тәфтишләүләрен дәвам иттерделәр. Аннары, хатынга сөйләгәннәрен үз кулы белән кәгазь битенә яздырдылар һәм имзасын куйдырдылар. Аңлатма Галявин папкасына кереп урнашкач, опер кинәт кырысланды, хатынның күзенә батырып карап: — Син нәрсә бер гаепсез малайны төрмәгә тыгарга азапланасың?! — дип җикерде. — Шакир бит, — диде хатын, тәрәзә тирәсендә кайнашкан ире ягына ымлап, һәм шул мәлдә аның күзләре ялтырап, керфекләренә яшь тамчылары эленде, — тукмап яздыртты. Менә бу төшләрем кара янып чыкты...   Йөгерттереп кенә барып кайтсын мәллә? — Бүген, Дәет Дарифулыч, сез минем карамакта. Көмеш чәчле милиция капитаны ОБХСС инспекторы Фәйзи агайның сарыга буялган «Урал» матаенда Кырынтау авылына юнәләбез. «Кыдыл бодау» диалекты белән сөйләшергә яратканын белә Зәет Зарифулла улы, шуңа үпкәләми... Матайны совхоз идарәсе каршында калдырып, бинаның караңгы болдырына, аннары эчкә үтәбез. Директор чирләп хастаханәгә эләккән, баш бухгалтер район үзәгенә киткән, кассир белән терлекчелек бухгалтеры гына эш урыннарында иде. Фәйзи агай боларны әйбәт белә: — Сәрия сеңел, бар йөгерттереп кенә директорыгызның шофёрын чакырып кил, кая торганын беләсеңдер, — ди. — Әнә генә, — ди Сәрия, тәрәзәдән күренеп торган диварлары зәңгәргә буялган фин йорты тарафына төртеп күрсәтеп. — Өендә булса кирәк, әле генә ихатасында кайнашадыр иде. Сәрия чыгып киткәч, бухгалтер ханымның да теле ачылды: — Әллә утын урлады дип язганнармы? — Бар инде. Ниндирәк егет ул Мәсгуть, әти-әнисе исәнме? — Бригадир ярдәмчесе булып та йөрде, заффермылар да булып эшләп алган Гыйсметдин малае инде. — Хатыны почтадамы? — Әйе. — Бу егет кайда иде соң үзе? Бер дә күзгә-башка чалынганы булмады? — Себердән баеп кайтты. Жигулигә утырып. Аннары лесникка ялланды. Ярты ел чиләнде микән, директор чакыртып, өр-яңа «Нива»га утыртты, иске директордан калган фатирны, әнә шул фински йортны бирдертте. Моннан көнләшүче күп инде хәзер. Үзенең абыйсының катыны сырламады микән әле хатны, бер дә тормышларының рәте юк. — Алайса, юкка йөрисез дисең инде син? — Тагын нәрсәләр язылган суң? — Утын дигән дә икмәк дигән. — Безнең лесник Сәлахтан рәҗе игелек күреп була. Икмәген ни дияргә дә белмим. Әңгәмә шушы урында өзелде: ишектән Сәриягә тагылып диярлек, борчылуы чырена чыккан, чандыр гәүдәле Мәсгуть килеп керде. Аны күрүгә, Фәйзи агай. — Һи, моның ише чикләвекләрне «вату» берни түгел дигән кыяфәт чыгарып, миңа борылып елмайды һәм күз кысып куйды. Аннары, кырыслана төшеп: — Мәсгуть Гыйсметдин улы Гыйльметдинов син буласыңмы? — дип сорады. — Әйе, абый. Бер-бер хәл бар мәллә? — Укы. Синең өстән язганнар. — Һәм Фәйзи ага анонимканы Мәсгутькә тоттырды. Егетнең куллары калтыранды, кәгазь бите дер-дер килде. Ниһаять, язылганнарның очына чыкты ахры, тамак кыргандай итте, һәм: — Абый, биш йөк имән утынын лесник үзе бирде, хезмәтемне утынлата бәхилләтте, язуы бар, — диде. — Утынны оныт. Сәләхи сиңа түгел, миңа да утын арттыра торган адәм түгел. Күзе очлы. Бәк вакчыл. Син эпи турында сөйлә. — Өй әнә, күз алдыгызда. Абыйлар, пожалысты, кай төш кирәк, әйдәгез, ачам да күрсәтәм. — Һмм... Бик кыю сүләшәсең бит әле син. Димәк, эпи синең өйдә түгел... Әйдә. Кабыз «Нива»ңны, әтәңнәр ихатасына урап киләбез. Машина, капка төбенә җитеп туктагач, егетебез бар кыюлыгын учына җыеп димме, сорау бирергә батырчылык итте: — Абый, сезнең өйгә керергә санкциягез бармы соң? — Ә-әә-ә, — дип сузды Фәйзи агай, сары керфекле ачык зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп. — Сиңа капылт кына санкция кирәк булдымыни? Үзеңнең өйгә чакырганда кирәк түгел иде бит... Ярар. Менә бу абыең ихатагыз янында калып торыр, ә без, синең белән икәү прокурорны урап килербез... Егет сүзсез калды. Әмма дәшми озак түзә алмады. — Абый, урлаган идем, — диде ул, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. — Шулай диген аны, әнәңне эт җыккыры малай. Атаң хәтле абзаңны алдап торасың. Сүлә. Нәрсә алып кайттың? Кая урнаштырдың? — Арпа. Базга бушаткан идем. — Берәр тонна бармы? — Артыгы белән. — Тәк. — Фәйзи агай кесәсеннән каләм алып, язып, нидер чутлады һәм җинаять эше кузгатырлык күләмдә, ягъни илле бер сумлык арпаны төяп, амбарга илтеп, үлчәтеп тапшырырга кушты. — Калганы белән нишлим? — Тапшырган кадәрең җитеп торыр. Егет, каяндыр дус-ишләрен табыштырып, әйтелгәнне үтәде һәм арпа тапшырылуы хакындагы язуны Фәйзи агайга кайтарып тоттырды. Ике ай чамасы вакыт узгач, шул материалны «эш» итүче тикшерүче Хәлил, Фәйзи абый белән икебезне бергә туры китереп: — Егетләр, күреп торасыз, эшләр муеннан, утыра торган җиргә кыл да сыймый, үз материалыгыз буенча эшне хезмәт коллективына җиткерергә, җәмәгать гаепләүчесе яки яклаучысы сайлатырга кирәк, профилактика буенча эш планы шуны таләп итә, зинһар иренмәгез, — ди. Янә сары матайда совхозга укталабыз. Таныш конторга керүгә, безне зурлап каршылыйлар, директор кабинетына уздыралар, кабинет хуҗасын һәм шофёрын рация аша эзләү хәстәренә керешәләр. Алар табылганчы дип «эш» белән танышырга керешәбез. — 89 нчы маддәнең өченче чәстен кулланган бит бу! — дип кычкырып куя Фәйзи ага. — Нәрсә каралган инде өченче кисәктә? — Ювелирный магазин басучы белән тигезләгән Мәсгутьне безнең Хәлил. Иң киме өч ел моңа. — Ничек алай? — Күрәсезме, протоколда ничек язылган. Ул аннан урысча беләм дип кул куйдырткан да статьяны бәхәссез тегеп булырлык итеп җавап бирдерткән. «У менә в голове зародился умысел» дигән җөмлә дә бар монда хәтта. Өстәвенә «үтеп керү» теккән. Ә үтеп керү өчен какраз өченче чәс. Хактан да сорау алу беркетмәсендә «безнең ындыр табагы әйләндереп алынган, мин бикле коймадан үтеп, арпаны үз машинама төяп урлап алып чыктым һәм әтием яшәгән йортның базына бушаттым», диелгән иде. — Дәет Дарифулыч, бу бит үз машинамда, дигән. Димәк, җинаять чарасы буларак машинасы конфискациягә эләгә. — Инәңнең койрыгы, — дип куйдым мин, аптыраудан гаҗиз калып. — Себерләрдә бөкресен чыгарып алган машинасын алалар, үзен төрмәгә тыгалар, көл-талкан килә бит егетнең тормышы! — Хәлил Әмиреч артыграк тырышкан. Ул кадәр зурга җибәрү пычагымамы? «Үтеп керү» дигәне артык монда. Югыйсә беренче бүлек чәпәрләр дә иң күбе ике ел дәвамында айлыгыннан 20% тотып барырлар иде һәм вәссәлам. Телефонга ябышам. Бәхеткә Хәлил урынында икән. — Син нәрсә кешене шул кадәр колагыннан батырасың? — дигән соравыма аның артык исе китмәде. — Урлашмасыннар! — диде ул кыска итеп. — Беренче бүлек кенә җитми идеме? — Мин элек судка сез әйткән төсле җибәргәләдем. Ә анда тагын да йомшарталар да эш бракка чыгып куя. Шуңа күрә гер тагам хәзер. Юкка хафаланмагыз, ул ахырдан таман гына булып кала. Мин трубканы куям да аптырап Фәйзи агайга текәләм. — Барып кайтсын, йөгерттереп кенә, — ди өлкән хезмәттәшем. Аңа җавап табарга өлгермим, директор, аңа тагылып шофёры килеп керә. Күрешәбез. — Эшләр кай тирәдә инде безнең? — дип кызыксына директор. Хәлнең хөрт булуын аңлатам һәм Фәйзи агай ярдәм итәргә алынса гына яктылык күренү мөмкинлеген төшендерәм. — Дәет Дарифулыч, туктагыз әле. Бәлкем бу мәсьәләгә Рәхим Сабирычның карашы бөтенләй үзгәдер? — Шәхси шофёрымны утыртулары миңа абруй өстәр дип уйлыйсызмы? Егетләр, пожалыста. Берни вәгъдә бирмим, ОБХСС кешеләреннән үзем дә шикләнәм. Ә сездән, Фәйзерахман абый, бигрәк тә. Сезне бит, артыгызда аты-юлы белән «туры фәлән» дип сүгәләр, хәтта абзарыгызның стеналары да юкә кабыгыннан, шул кабыкларның аскы, бер метр чамасы өлеше зәңгәргә буялган имеш. Дөресме? Бетермик егетне. — Урамда торган йөк машинасыннан урлау бер нәрсә, ә биләмәгә үтеп кергән өчен закон каты. Тәк, энекәш... Кил әле монда. Утыр, директор абыең белән минем арага һәм борыныңа киртләп бар. Мәсгуть, дер-дер килеп, күрсәтелгән урынга кысылды. — Судта прокурор әйтер, энем бу бит ап-ак, дияр. Син дә аның ак икәнен күрерсең. Әмма, юк иптәш прокурор, бу кап-кара, диң. Чигенәсе түгел, аңладыңмы? — Э-э. — Синең яшь бәрәннәрең бармы? — Ә? Нәрсә? Сарык бәрәннәреме? Өчәү. — Яхшы. Судта болай сөйлисең: минем өч яшь бәрәнем бар. Аларга көн дә яшел үлән чабып алып кайтам. Шуның өчен кабинада кыска саплы чалгы йөртәм. Директор сүгә, машина утыргычын яшелләтәсең, ди. Шуннан мин үзем белән капчыклар йөртә башладым. Сиздеңме аерманы? Капчыкларны урлау нияте белән түгел, ә үлән тутыру өчен йөртә башладың. Директор сүккәнгә! Рәхим Сабирыч, сез дә аңышып барасызмы? — Таныйм, сүктем. — Урып-җыю ничек барды быел? Комбайннар ватылып бик интектермәдеме? — Һәй, Фәйзерахман туган. Ватылмаган кайларда... Берсе-бер калмый кырылган көннәр булды. — Бик хуп. Әнекәш, киртлә колагыңа. «Ул көнне без әбәд алдыннан басуга сугылдык. Бөтен комбайннар ватылып туктаган иде. Директор миңа кайтып ашарга һәм зернотокка менеп көтәргә кушты. Үзе, комбайннар эшли башлагач, беренче олау белән кайтырмын, диде. Мин кайтып әбәдне ашагач, зернотокка машинам белән кереп, аны күләгә урынга куеп, көтәргә керештем». Аңышып бак, бернинди үтеп керү юк, син директор кушканга кергәнсең! — Мин куштым! — дип куя Рәхим Сабирович. — Син кергәндә биләмә ачык булган. Эпи һаман кайтмагач, ындыр табагы эшчеләре өйләренә таралган. Ә син, урып-җыю вакытында рәтле йокы күрмәвең сәбәпле, мәмрәп йокыга талгансың. Уяндың, директорың һаман кайтмаган. Аннары анда кунып булмый ич, кайтырга җыендың. Ә бәкәйләргә печәнең чабылмаган. Капчыклар буш кайтмасын дип тоттың да көшелдән арпа тутырдың. Арпа авыр ул, күп керә. Ну шуннан зерноток капкасына эленгән ялганчы йозакны алып куеп, чыгып киттең. Ул бикле түгел иде. Аның нинди икәнен хәзер эт тә исбат итә алмый. — Мин бит тикшерүчегә бүтәнчә сүләдем. — Син аңа русча беләм дип кул куйгансың. Ә судта, мин русча начар беләм, әрмиядә дә, Себердә дә йөреп кайткач, белмим дип әйтергә яхшысынмадым, тикшерүче кырыс иде, курыктым, һәр әйткәненә аңламыйча риза булып тордым һәм кул куйдым, дисең и прокурор күпме кысса да чигенмисең. — Әле бит моның машинасы конфискациягә эләгә. — Анысын болай. Мин үзем йөрткән совхоз машинасын үземнеке дип йөрим. Авылда да аны Мәсгуть машинасы, диләр. Аннары үз Жигулиемне жәлләмичә ничек аның белән йөк ташыйм, яңгырдан соң безнең урамга «Нива»сыз кереп тә булмый дисең һәм фәләнеңнән ассалар да сүзеңнән кире чигенәсе түгел. Бер ай чамасы вакыт үткәч, кабинет ишегемне кемдер кыюсыз гына шакый. Ачсам — Мәсгуть. — Абый, суд булды, сез әйткәнчә 20% түләү ясадылар, инде миңа нишлисе? — Бар, бер ярты алып кил, Фәйзи агаеңны кичә генә майор дәрәҗәсенә күтәрделәр, котлыйк үзен. Мәсгуть йөгерттереп кенә кирәк-яракны алып килде. — Бүтән урлашып йөрмә, әнәңне эт җыккыры малай, — дияргә онытмады Фәйзи ага, кабарга дип печеньегә үрелгәндә.