Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 23 декабря 2019 г.

Төшерелеш һәм күтәрелеш



Көндәлек тормышта түбәнсетү очраклары белән адым саен очрашып торыла һәм беркем дә аның тегермәне ташларына эләкмәм дип әйтә алмый. Әйтик, бер танышымның кызы Төркиягә баргач, кемгәдер бүләккә дип хушбуй сатып алган. Казанда, самолеттан төшкәч, таможня хезмәткәрләре хушбуйлы флаконны ачтырганнар, тикшергәннәр. Бер ачылганны бүләккә биреп булмавы аларны борчымаган. Яшерен-батырын түгел, Конституциядә дәүләт өчен иң кыйммәтле зат дип әйтелгән илебез гражданинына, төрле сәбәп табып, “мин начальник, син дурак” уенының кырыкмаса кырык төрлесен уйнатырга мөмкиннәр. Интернетта моңа мисаллар бихисап. Ә төрмә һәм армия тормышына кагылышлылары, гомумән, буа буарлык. Хәер, мәктәптә, хәтта балалар бакчаларында да сабыйларны түбәнсетә торган җан өшеткеч хәлләр булып тора. Түбәнсетүне мәгълүм бер социаль киселештә югарыдагыларның түбәнрәк социаль баскычта торучыларга карата үз-үзләрен тоту моделе дип тә нәтиҗә ясарга җирлек бар. Хәер, вазыйфа башкаручы чиновник теләсә-кайсы гражданинны социаль статусына карап тормый төп башына утыртырга сәләтле һәм шуннан тәм табарга мөмкин.

Мин хезмәт юлымны юл төзү ремонтлау оешмасыннан башладым. Мастер, баш инженер, оешма җитәкчесе булып эшләгән дәвердә төрле дәрәҗәдә кимсетергә омтылуларга юлыктым, башкаларны ничек кыерсытканнарын да җитәрлек күрдем. Даими тукмалучы роленә күнүчеләр дә, шундыйга риза-бәхил булучылар да очрап торды. Янә килеп, түрәләр каршында үз-үзләрен искиткеч оста, түбәнчелекле иҗади якын килеп тоту аша “яши белүче” хезмәткәрләр белән дә юллар киселешкәләде. Шул хисапка алар эш урыннарын саклый алды, тормыш иптәшләрен җылы урын бе­лән тәэмин итте, аннары балаларын да ипиле урыннарга урнаштыра алды. Шәхси мәнфәгать хакына вакыт-вакыт тез йөгенүләр, баш июләр үзен аклый ди “акыллы” кешеләр. Күрәләтә утка керү — ахмаклык дип тә өс­тиләр. Әмма үзен әлләкем санаучының борынын аска тарту да күңелле матавык, андый чакта матди югалтуларны, карьераңа зыян китерүеңне уйлап тормыйсың. Үз борыныңны тартсалар гына кызык түгел. Анысы да ерак йөрми.
Сабада, аннары республикада җаваплы вазыйфа башкарган, инде мәр­хүм Фәргать Нурулла улы турында мондый истәлек бар. Имеш, ул Татарстанның элеккеге беренче җитәкчесе белән гәпләшкәндә: “Алга-артка төшеп, бөгелә-сыгыла култык асларына кереп йөргән сөтле борын малайларны әллә кемнәр итеп күтәрәсез дә, алар икенче көнне үк минем белән “исәнме, Фәргать” дип кенә күрешә башлый. Аннары, сәбәбе чыгып, урыннарыннан очы­расыз да, инде шулар әллә кайдан ике кулларын сузып йөгереп килеп “исәнмесез, Фәргать Нурулыч” дип янә иске эзлә­ренә төшәләр”, — дип сукранган. Ә тегесе моңа: “Фәргать, буш башак кына тырпаючан була”, — дип җавап күндергән. Тук башакларга иелгәнлек хас, ягъни мәсәлән.
Ихтимал, мондый сөземтәдә дә хаклык юк түгелдер. Ләкин иеләсе килми. Йөз суы түгәсе килми. Алай гынамы, һич көтелмәгән тарафтан оруларыннан сакланып, күңел һәрвакыт каршы торуга әзерлек сызыгында, сугышчан халәттә тора. Мөслимдә, вуз тәмамлагач эшләргә тиеш өч елым үтте дигәндә, Түбән Камадагы юл оешмасы җитәкчесе Комиссаров фамилияле керәшен дәдәе, ике бүлмәле фатирга кызыктырып, мине баш инженер вазыйфасына эшкә чакырырга ниятләгән. Шул ук вакытта Сабада юл оешмасына җитәкче вазыйфасына райбашкарма рәисе Габделхак Мәү­лә улы да дәште. Мөслим райбашкарма җитәкчесе Гариф Хафиз улы белән саубуллашырга кергәч: “Туган якта кайчак тормыш барып чыкмый торган була, алай-болай уңышсызлыкка тарсаң, оялып торма, кайтасың, фатир да, эш тә була”, — дип, хәер-фатихасын биреп озатып калды. Әкәмәт кырыс холыклы бу җитәкче әллә нәрсәсенә миңа хәерхаклы булды, кайчак, дәшми уздырасы урында телне тыймавыма да артык күтәрелеп бәрелмәде, “Зарыйпов, уен кагыйдәсен бозасың” дип кенә искәрткәне булды. “Уттан ялкынга керү” дигән әйтем бар. Шулай итеп, мин Мөслимне дер селкетеп торган Гариф агай карамагыннан “Сабаны тетрәтүче” Габделхак Мәүлә улы кул астына үз теләгем белән барып эләктем. Шәһәрне сайламавымның сәбәбе кайсыдыр таны­шымның “химиягә якын барма, трактордан ерак кач” дигән киңәше аркасында булды ахрысы. “Талканы коры” Габделхак агайның һәртөрле утырышларда, җыелышларда байтак җитәкчеләрне эттән алып эткә салып сүккәненә шаһит булдым. Күпләр өнәмәгән әлеге җитәкчедән, миңа, ни хик­мәт, җил-яңгыр тимәде. Бер тапкыр районның төрле оешма башлыклары катнашкан җыелыш барышында мине ут астына куярга маташып карау омтылышы булды, әмма өзек-төтек аңлатмаларымны ул төпченми генә, хаклы санап кабул итеп, ярсуын бүтән тарафка юнәлт­те. Шундый икенче бер җыелышта аның Теләченең “Сельхозтехника” бүлекчәсе җитәкчесен утлы табага бастырганы онытылмый. Кызган кул астына эләгүченең турыдан-туры җитәкчесе, берләшмә башлыгы, райком бюросы әгъзасы Бернард Мөбарәк улы ипләп кенә: “Габделхак Мәүлович, бигрәк каты куырасыз без­нең егетне, бәлки җитеп торыр, ул бит коммунист кеше, аңлагандыр”, — дип арага керде. “Бумы коммунист? Бездельник бит бу!” — дип кырт кисте Габделхак агаем бер сүз дәшми, каршы сүз әйтми, һәр әйткәнне буена сеңдерүче, әмма сынмаучы, сыгылмаучы тарафына ымлап.
Шунысы кызык, нәкъ менә шул агай тора-бара район хакимият башлыгы булды, аннары Казанга җаваплы эшкә күчте. Сабада нәкъ менә ул эшлә­гәндә юллар, урамнар рәткә керә башлады.
Бер танышымның җи­тәкчесеннән “тәмам котырына башлады, беркемгә көн күрсәтми” дип зарланганын хәтерлим. “Әллә эштән китәргә микән” дип киңәш сораганы да булды. Аңа Казанда мануаль терапия белән шөгыльләнүче табиб туганы, беркая кысылмый шыпырт кына бераз түз, хәл үзгәрмәсә тагын киңәшербез”, — дигән. Чыннан да, җае чыгып, әлеге табибка туганын җәберләүче җитәкченең түрәсен дәвалау насыйп булган. Табиб аңа золым күрсәтүченең этлекләре турында тезәргә ниятләгән. Ләкин туганы: “Түрәләрне кул астындагы түрәкәйләрнең гөнаһлары да, башкаларга эшләгән этлекләре дә борчымый, әле ул моны хупларга да мөмкин, чөнки әшәкелекне ятлар кулы белән эш­ләтеп үзең тәти калу күпкә отышлы. Син аны дәү агайның саруын кайнатырлык дәрәҗәдә макта”, — дип киңәш биргән. Һәм табиб, дәрәҗәле пациентына массаж сеансларында мыдыр-мыдыр килеп, шул юнәлештә борчак сибәргә керешкән. Берсендә: “Аны якташлар бик ихтирам итә. Халык арасында китсәгез-нитсәгез сезнең урынга аны куялар дип тә сөйлиләр хәтта”, — дигән куык ычкындырган. Һәм “ук” төбәлгән ноктага кадалган, зур түрә түзмәгән: “Кем куйсын ул дуракны!” — дип акырып җибәргән. Нәтиҗәдә, дәү абзый үзенең кул астында эшләүче әлеге җитәкченең эшчәнлеген контрольгә алган, җае чыккан саен аны коллегалары алдында суганлап-борычлап сүккән. Үзенә тукмаклар ява башлаган агай, ахыр чиктә, акылына килгән.
Танылган акыл иясе, мәшһүр политолог, ислам белгече, инде мәрхүм Гейдар ага Җамал бер интервьюсында Русия АКШ, Европа белән даими багланышта, СССР заманында да, аңарчы да һәм хәзер дә шуларның уен кагыйдәсе буенча яши һәм шул ук вакытта даими рәвештә өзлексез алардан зарлана, сукрана дип белдергән иде. Ә гаеплене читтән эзләү, сукрану матур түгел, түбәнсетә торган сыйфат дип тә өстәгән иде шикелле. Чыннан да, телеканалларда андый аһ-ухлар тынып тормый. Гәрчә көнбатыш илләрен орышучыларның күбесе шунда күчемсез милекләр сатып алган, виллаларга тиенгән, балалары шунда укыса да. Ихтимал, мондый сайраулар эчке кулланыш өчен, “уңышлыларның” түбәндә, ил байлыгыннан мәхрүм­рәк калучыларның күзләренә төтен җибәрү, шул хәлләре өчен гаепне үз өсләреннән төшереп ятларга күчереп арканлау әмәледер. Хәер, мондый төр сукранулардан беребез дә коры калмаган. Зарланырга яратабыз. Кемнәребез кем булуына карамастан.
Ислам тәгълиматы зарлануны хупламый, уңышсызлыкка юлыкканда гына түгел, бәлагә тарган очракларда да “әлхәмделиллаһ” дияргә ку­шып, әтрәк-әләмлектән аралый, затлылыкка өнди. Кеше­ләрне түбәнсетүне тыю да шул максатны күздә тота. Гыйбрәтле риваятьләр аша да кисәтә ул моны. Шуның берсен искә алыйк әле. Имеш, бер патша ил халкына карата аяусыз булган. Ә үзе бик дини икән, күп мәчетләр салдырган. Шуңа карамастан, моның башына әледән-әле бәла-каза явып кына торган. Шуннан бу ялгызы далага чыгып намаз укыган да, Хак Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, “мин шундый-шундый изге гамәлләр кылуыма карамастан, нишләп һаман бәла-каза яудырасың?” дип сораган. Һәм “син минем колларымны җәберлисең” ди­гән җавап ишеткән. Баксаң, һәркемне, патшаларны, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәрне дә Аллаһның колы дип игълан итүдә тирән мәгънә яшерелгән икән. Җете кызыл атеистлар кешеләрне Аллаһ колы дип тәгаенләү, аларны кол дип атау — түбәнсетү һәм кимсетү дип аңлатсалар, асылда нәкъ киресе килеп чыга. Рас һәркем Аллаһның колы, димәк, һәркем Аның милке һәм бар да тигез. Патша да, көтүче дә Аның колы. Ди­мәк, патшаның яки эреле-ваклы түрәләрнең кул ас­тындагы кешеләрне тү­бәнсетүе, җәберләве, тез йөгендерүе — Аллаһ милкенә кул сузу, ягъни Күк­ләр җәзасына лаек гамәл.
Ихтимал, шуңа да ислам дине дөньяда киң таралыш аладыр. Шуңа да үзләрен дөнья цивилизациясе чыганагы дип та­нытучы Европа илләре “яшел­ләнә”, ягъни аларда ислам дине тотучылар саны көннән-көн арта торадыр. Интернетта язылганча, Англиянең байтак кына шәһәрләрендә ислам дине тотучыларның саны 20 процент чиген узып киткән. Бу илдә соңгы унбиш елда 423 мәчет калыккан, хәтта шәригать судлары да эшли башлаган. Ә бит шәригать законнары ифрат коры, әйтик, караклык өчен анда кулны кисү каралган ди­ләр. Инглиз сенаторларының мондый шәригать судларын рөхсәт итеп кул күтәрүләрен, үзләре яки якыннары чулак яисә ике кулсыз калудан курыкмаулары, моңа сәбәп юклыгы дип аңлыйсы микән? Кызык, бездә мондый закон инициативасы ничек кабул ителер иде икән?
Ни генә булмасын, ислам дине илебездә дә югары дәрәҗәдә, кадер-хөрмәттә һәм үсештә. Күптән түгел Чечняның Шәле шәһәрендә Европада иң зур, таң калдыргыч гүзәл мәчет ачылды. Ул бәйрәмгә байтак мөселман илләреннән кунаклар килгән, анда президент В.Путинның тантана белән котлап язган телеграммасы укылган. Кемнәрдер бу казанышны кечерәйтергә, нефть сатучы илләр белән мәнфәгатьләр уртаклыгына гына кайтарып калдырырга азапланыр. Әлбәттә, һәр зур вакыйганың матди, икътисадый һәм сәяси ягы булмый калмый. Әмма хикмәт анда гына түгел, хикмәт илебездә ислам диненә карата мөнәсәбәтнең уңай якка үзгәрә баруында, дөньякүләм ролен танып, аның белән иң югары дәрәҗәдә хисаплашуны дөньяга күрсәтүдә. Ислам диненә каршы ачыктан-ачык дошманлык сәясәте алып баручы илләр, аларның җитәкчелеге өчен дә уйланырлык вакыйга бу. Кайберәүләр, аерым тө­бәкләрдә мәчет салуга каршылыкларны искә алып, омтимизмга артык урын юк дияргә дә мөмкин. Ләкин без бит, Изге Китап искәрткәнчә, азагын белмибез. Кайдадыр тү­бәнсетергә омтылыш кү­тәрелешкә китерергә дә мөмкин. Кайбер яһүд аналитиклары фикеренчә, аерым киртәләр исламның барышын берничек тә туктата алмый һәм алмаячак.
Ни аяныч, Татарстан Язучылар берлеге уз­дыр­ган җыеннар, иҗади бәйгеләргә йомгаклау чаралары кайчаннардан бирле изге җомга көненә туры килә. Ә бит акылы камил һәр иманлы мөселман җомга намазын калдырырга тиеш түгел. Ихтимал, күпчелекнең, яки өс­тәге актив өлешнең социалистик реализм ысулына тугрылыгы аркасында үзеннән-үзе шулай килеп чыгадыр.
Ислам дине күтәрелештә, ул нык адымнар бе­лән алга, киләчәккә атлый һәм милләттебезгә аның арбасыннан төшеп калу янамый дип уйлыйм.

Үзешчән сәнгать йолдызлыгы


Заманында район үзешчәннәре райондагы барча авылларда ел дәвамында халыкның күңелен күтәреп йөрделәр, ә чәчү һәм урып-җыю чорында колхоз-совхозларның ындыр табакларында “ут өертеп”, тәнгә сихәт, җанга рәхәт өләштеләр. Авылныкылар да шул үрнәктә күрше-тирә хуҗалыкларны урап кайткалауны гадәт итте. Җыр, нәфис сүз, биюләрдән тыш, спектакльләр дә күрсәтә иде авылыбыз йолдызлары. Атнага бер тапкыр эшли торган район үзәге радиосыннан мәгълүм бер вакытта, җирле артистларыбызның иң-иң осталары катнашында тансык концерт тапшырыла иде. Сабаның атаклы җырчысы Илгиз Закировны бигрәк тә үз итеп, яратып тыңлый идек. Аннары Сатыш авылында туып-үскән Нәкыйп Солтанов халкыбызның моңлы җырларын чын һөнәриләрчә башкарып кинәндерде. Аны республикабыз дәрәҗәсендәге сәнгать җитәкчеләре күреп алып, хорда башлап җырлаучы сыйфатында татар филармониясенә эшкә дә алганнары булды. Ул чорда, Казан радиосы гынамы, районныкылар да бары тик затлы җырларга, зәвыклы башкаручыларга гына юл ачты. Мин үскән Юлбат авылында халкыбызның асыл җырларын, һөнәри композиторларыбыз әсәрләрен һәр бормасын җиренә җиткереп башкара алучылар бригадир Хаҗиев Рәшит һәм зоотехник Хаҗиев Зөфәр абыйлар булды. Зөфәр абыйның “Кошлар тынды”, ә Рәшит абыйның “Әниемә хат” җырларын ничек башкарганнары бүгенгедәй истә һәм күз алдымда.
Үзешчән сәнгатькә теләп тартылалар иде ул заманда. Туфан Миңнуллинның, ялгышмасам, “Нигез ташлары” исемле пьесасын куюда мәктәп мөдире һәм колхоз парторгы вазыйфасын бергә тарткан әнием дә катнашты. Әлеге спектакльдә классташым Фирдәвеснең Илдар исемле энесе гаҗәп оста уйнады, аның өчен куанып, хуплап аркасыннан кагуларыбыз истә калган. Әлбәттә, мәдәният фронтының иң алгы сызыгында авыл интеллигенциясе, беренче чиратта, укытучылар торды...
Боларны искә төшерүемә олыгайган көнемдә үземне дә үзешчән сәнгатьтә катнашырга кодалаулары “гаепле”. Саба мәдәният йортының фидакарь хезмәткәре, сәнгатькә гашыйк Хәниф әфәнде Тимербаев чакыруына ризалашмый булдыра алмадым. Һәм бер кичне, ул юллаган автобуска утырып, Татар Икшермәсе дигән авылга юл тоттым. Ә ул автобус, әле бер, әле икенче авылга борылып керә-керә, Саба районы үзешчәннәрен туплап бара булып чыкты. Иң башта, урта мәктәбендә күп еллар әнинең туганнан туган сеңлесе Зилә апабыз белән Рәзакъ җизни укыткан, мин яши торган Шәмәрдән бистәсеннән чыгып, мәктәпләрендә туганнан туган Револь абыем укыткан Эзмә авылын узып, аның әтисе Габдуллаҗан абыебыз укыткан Иләбәр авылын узып, аның энесе Салих абый укыткан Шекше аша, бераз гына әнием һәм бертуган апам укыткан Явлаштау авылын урап чыктык. Сабага җиткәч, Лесхоз бистәсе юлына борылып, әниемнең туганнан туган энесе Фәрит абый укыткан Килдебәккә кереп чыктык. Аннан кире Сабага кайтып, атаклы мәдрәсәсендә Мөхәммәт абыебыз Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла абый (әбиемнең бертуганы) укыган Сатышка турыладык. Сатыштан соң Лена апам укыткан Шытсу аша Икшермә ягына борылдык. Юллар тигез безнең якта, сикертмәләр очрап уйларың өермәсеннән ансат кына айныта торган түгел. Мин дә уйларыма чумдым.
...Бабам мирза Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгариф улы 1919 елны, төпчек баласы – әниемә 1 яшь тулыр-тулмас чакта, 53 яшендә вафат булган. Әнием аның җәсәденә тотынып беренче тапкыр тәпи баскан, һәм бу күренеш, әбием сөйләвенчә, мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләрнең күзләрен яшьләндергән. Әбием җиде бала белән тол калып, һәммәсен дә аякка бастырган. Алар барысы да һөнәри белемгә тиенеп, укытучылар булып киткәннәр. Мулла балаларына белем учакларына юл ябылган тәртип әниемә генә кәкре суга язган. Әмма Юлбат авылы советы рәисенең үз чоры өчен зур кыюлык күрсәтеп, әтисе вафат булганда аның нибары бер яшьтә генә булуын, мулла атасының совет хакимияте өчен зарарлы тәрбиясен алмавын ассызыклап язган белешмәсе әнигә апасы барып урнашкан Свердловск каласындагы педагогик училищега керү юлын ачкан.
Кайсы туганыбызның язмышын күздән кичерсәң дә, кем әйтмешли, үзе бер роман. Менә шуның берсеннән өзек.
Әнинең Зәйнәп атлы өлкән апасы, хатыны бакыйлыкка күчеп, сыңар улы белән торып калган тол ир – Нырсы авылы сәүдәгәре һәм мулласы Касыйм хәзрәткә кияүгә чыга. Өч балалары туа.
Совет хакимияте елларында диннәрнең тәэсире кимү һәм оештырылган ачлык афәте нәтиҗәсендә, кеше ашаучылык очраклары яңа сулыш алган. Авылдагы барлыклы кешеләрнең мал-мөлкәтен кырып-себереп талап, сабыйлары белән бергә күрәләтә үлемгә дучар итү, йорт-җирләрен тартып алу, миллионнарны төрмәләргә озату өчен дәүләтнең әнә шундый җинаятьчел фәрманнарын теләп үтәүчеләр армиясе булдыру, аларда ерткычлык, мәрхәмәтсезлек сыйфатларын даими тәрбияләү һәм куәтләндерү, әйткәнемчә, диннәрнең иҗтимагый тормыштагы роле кысрыклану шартларында тормышка ашырылган. Җизнәбез Касыйм мулланы Беломорканал төзелешенә озатканнар һәм ул шунда “калган”, ә хатынын, ягъни әнинең апасы Зәйнәп абыстайны, өен, мал-туарын тартып алып, дүрт баласы белән (өчесе үзенеке, олысы җизнинең беренче хатыныннан туган), мунчада яшәүгә мәхкүм иткәннәр. Ул шул хәлдә Беломорканалда кол хезмәтендәге ирен күрергә барып кайткан һәм күрә дә алган. Әлеге сәяхәте өчен аны, гаиләсе белән атка төяп, Чистай төрмәсенә озатканнар. Ниндидер тикшерүче сабый балаларын урнаштыру җае табылмаган хатынны төрмәдә тотуны хуп күрмәгән һәм Зәйнәп абыстай азат ителгән. Алар исән калу ышыгы эзләп Урта Азиягә чыгып киткәннәр. Тол таҗик хатыны аларны җир идәнле кечтеки йортына сыендырган. Бүген андагы туганнарыбыз Таҗикстанда калмады диярлек, ватанга кайтып, кайсы кайда урнашты, инде балалары олыгайды, оныклары үсә...
Бабамның энесе Нәҗип абый, хатыны үлеп өч бала белән тол калгач, 18 яшьлек Халисә исемле кызга өйләнә һәм мулла нәселләрен эзәрлекләүдән котылу максатында, шулай ук Урта Азиягә кузгала. Төпчеге, күкрәк баласы Зилә апабызны чит кешеләрдә (Минҗамал апаларда) вакытлыча дип калдырып китәләр. Юлда Нәҗип абый үлә. Халисә апа бер таҗикка кияүгә чыга, ә сабыйлар балалар йортына эләгә. Шул балалардан сугыштан Хәлил абый исән кайтып, Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә төпләнә, Тәлгат абый яуда һәлак була, ә Фәрит абый, япь-яшь килеш штраф батальоны белән командалык итеп, чын мәгънәдә утлар-сулар кичеп, күкрәге тулы орден-медальләр тагып Татарстанга, Минҗамал апаларда үскән сеңлесе Зилә сеңлесе янына кайта. Ул Килдебәк авылында укытканда, бер газетада Хрущевның Сталинны бик нык мактап, ялагайланып язган мәкаләсе уңаеннан, “кыстырган икән бу саламны көлтәсе белән” дип ычкындыра. Ә кемдер җирле НКВДга барып шуны әләкли. Ай буе, җәяүләп, җиде чакрым ара тәшкил иткән Саба – Килдебәк арасын таптаган Фәрит абый, әмма аны сындырып гаепле ясый алмаганнар. Дәресләр тәмамлангач китә дә, төнне шунда сорау алу шартларында уздырып, иртән укытырга кайта икән. Көн саен. Ай буе. Аннары мәктәптә янгын чыккач, тәмәке төпчегеннән дип табып, гаепне ансат кына Фәрит абыйга сылтарга азапланганнар. Ә ул тәмәке тартмый булып чыккан. Коллективта йомшак кына бер мулла малае бар иде, аптырагач гаепне аңа тагып, планны үтәгән хокук сакчылары. Күкрәктәге орденнар ышыклады, детдомда тәрбияләнгән булуым коткарды дип нәтиҗә ясый иде Фәрит абый.
Минем әтием дә, әнием дә фронтовиклар иде. “1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены”на лаек булган әтием турында “ташка басылган” мәгълүматтан өзек тә китерим инде: “Зарипов Зәет Мирзанур улы. 1943 елның февралендә диверсант белән бергә-бер алыша. Аны командир ярдәмчесе итеп билгелиләр. 1943 елны яралана һәм контузия ала; госпитальдә 1944 елның 5 январенә кадәр дәвалана. Аннары миналаучы итеп билгелиләр һәм шул вазыйфасында ул 15 январьга кадәр хезмәт итә. Икенче тапкыр кулы һәм ике аягы яралана” (“Пригородные вести” газетасының 2.04.2015 ел саны).
Әнием белән әтием аерылышканнар. Сәбәбе гап-гади, ир-атлар аз чор өчен табигый саналырлык. Аннары, әтинең туган якларында андый “шаянлыклар” элек-электән әлләни гаеп тә ителми, уен-көлке белән дә уздырып җибәргәлиләр. Ә Саба җирлегендә ул чорда гына түгел, без үскәндә дә тәртипләр, бүгенге белән чагыштыргысыз кырыс, кискен иде. Әти Ижевск каласында яшәде. Сирәк-мирәк кайтып күрешкәләде. Ахыргы мәртәбә беренче кызым тугач, котларга кайтты. Ижевск каласына барып урнашкан авылдашым Зөфәр аны эзләп тапкан, һәм дуслашып та киткәннәр. Төзелеш оешмасында эшләгәндә бер тапкыр шул яклардагы урман хуҗалыгыннан такта ташырга дип баргач, Зөфәр бөтен эшен ташлап, икебезне күрештерү җаен чыгарды. Ә икенче килүемдә зиратка алып барды һәм каберендә бер бабайдан әти рухына дога кылдырдык.
Әнием Саҗидә гомере буе мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшләде. Сугышка кадәр хезмәт юлын ул Мәтәскә авылында башлаган. Һәр районнан югары һәм махсус урта белемле кырыгар кыз хәрби хезмәткә чакырылу дулкынына эләгеп, Мәскәү астында прожекторчы булып хезмәт иткән. Немец гаскәрләре чигенә башлагач демобилизацияләнгән һәм Баландыш авылында укыта башлаган. Аннары белем бирү эшчәнлеген Мичән, Түлешкә һәм Юлбат авылы мәктәпләрендә дәвам иткән.
Сугыш чорында да, аннан соң да һәркайда ачлык-ялангачлык, ятимлек хөкем сөргән. Әмма фаҗигаләргә бай тормыш көтүләренә карамастан, кешеләр уен-көлкедән, җыр-биюдән баш тартмаган, мәктәпләр исә бер бәйрәмне дә калдырмый авыл халкы өчен концерт тамашалары әзерләгән. Шундый бер концертта әни нәни артистларны, өс-башларын күздән кичереп, тәртипләп берәм-берәм сәхнәгә озатып торган. Берсендә гармунчы ханым “Чабата” көен сыздыра башлаган шулай. Әни ялгыз бию башкарырга ашкынучы малайның: “Үләм, энекәем, чыпчыгың күренеп тора түгелме соң синең?” – дип юлын бүлгән. Чыннан да, бөрмәле чалбарның иң мөһим алгы туры, гел дым тарткангамы, тәмам тузып, сүсәреп беткән була. “Апа, гел шулай тора ул”, – дигән малай артык исе китми генә. “Алга алай булгач”, – дигән фронтовик әнием. Кием койтылыгы аркасында сәхнәгә чыгудан мәхрүм калам ахры дип хафалана башлаган малай авызын ерып алга омтылган, сөрлегеп киткән, бер аягы белән тезләнеп алган һәм очына-очына биергә керешкән.
...Кинәт бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды. Электр баганаларыннан, тәрәзәләрдән утлар балкыган әкияттәгедәй матур авылга – Икшермәгә килеп керәбез икән. Авыл уртасында, кала парклары сыман җиһазланган, як-яклап киртләч бормалы баскычлар алып төшә торган чишмәле ял итү урынын узабыз һәм җыйнак кына мәдәният йорты бинасы янына килеп туктыйбыз. Өлкәннәр көненә багышланган концерт куябыз булып чыкты. Артистларыбыз юк-бар кешеләр түгел, һәркайсы үз эшенең остасы. Арабызда хәтта Татарстанның атказанган терлекчесе дигән исемгә лаек әфәндебез дә бар. Барысы да сәнгатькә гашыйклар, концерт куеп кайларда гына йөрмәгәннәр, илебезнең төрле почмакларында, шул исәптән яңарак кына Башкортстанда булып кайтканнар. Иркенлек, биеклек һәм тирән төпкелләрне үзенә сыйдырган асыл, чын татар җырларын саф татарча башкардылар алар. Шаккаткыч хәл: бүген һөнәри саналучы җырчыларыбыз хакында үзешчән дип әйтергә дә кыенсынырлык, чөнки күбесе фонограммага авыз ачып торуга махсуслашкан, ә җирле үзешчән җырчылар һөнәрилеккә якын. Менә миңа да чират җитте. Яшь чагымда иҗат иткән “Тамчы гөл” исемле җырымны башкардым. Кул чабып хуплагач, күңел күтәрелеп китте һәм бер шигыремне укырга да тәвәккәлләдем. Хатыным “зинһар анда баргач ул шигыреңне укый күрмә” дип кисәтеп калган иде югыйсә. “Хатын алгач” дип атала ул. Әлеге шигырьнең “Татарстан яшьләре”ндә дә басылып чыкканы бар (2 сентябрь, 2006 ел ). Аны, авторын күрсәтмичә генә, кемнәрдер интернетка да элгәлиләр. Әлеге шигырьдә Татарстанның байтак кына районнары телгә алына. “Хатын алдым Сабадан, авызы зур табадан” дип башлана ул, “хатыным Актаныштан, кидереп булмый ыштан” дип дәвам итә һәм “хатын ягы Теләче, үбәсе дә үләсе” дип тәмамлана.
Районнар белән эшне бетереп тирән сулыш алгач, беткән баш беткән дип, шул калыпта Саба районы авылларына керештем. Анысында “хатын алдым Симеттән, кайтып керми кибеттән”, “хатыным Шекшенеке, балалар күршенеке”, “хатын авылы Түлешкә, ярый шунда бер эшкә”, “хатын авылы Өтернәс, аны күрсә эт өрмәс”, “хатын алдым Шыңардан, күпне күргән шомарган”, “хатын авылы Тенеки, баҗайларым уники”, “хатын алдым Сабайдан, аерып бер бабайдан”, “хатын алдым Утардан, күпләр белән буталган”, “хатын алдым Лесхоздан, тәпие суык боздан” һәм башка шундыйлар теземнәргә салынган. Һәм такмазаны, “хатыным Икшермәдән, кем генә тикшермәгән” дип тәмамлавым тамашачылар күңеленә аерата хуш килде, дәррәү көлеп җибәрделәр. Чыгышым тәмамлангач, бер ханым “мин Өч Нарат авылы килене, икенче тапкыр килгәч, минем авылны да онытмагыз” дигән теләк белдерде. Әлеге җор табигатьле сылу ханымның гозерен үтәүне озакка сузасым килмәде, тимерне кызуында сугып, “хатыным Өч Нараттан, ул күпләрне караткан” дип ябыштырдым. Аннары, хуҗалар әзерләгән табын урнашкан, бәлеш исе килеп торган бүлмә тарафына юнәлдем. “Ул күпләрне яраткан” яки “аны күпләр яраткан” дияргә үк кыймадым инде, чөнки кыек атып туры тидерүдән шыкайдым.

Җиңүләр һәм җиңелүләр



Ипи һәм тамаша! Шуларны дау­ла­ган борынгы рим­лылар. Бүген дә әлеге шигарь көчендә һәм актуаль булып кала бирә. Һәм илебез хакимиятенә бу җә­һәт­тән үпкәләр урын да юк.

Дәреслекләрдән белә­без, борынгы Римда гладиаторлар аренага чыгып корал тотып көч сынашканнар. Шартлар кырыс булган: җиңүче иң киме икенче орышка кадәр исән калган, аннары язмыш ничек елмайса шулай булган, ә җи­ңе­лүче гомере бе­лән урында хушлашкан. Җан кыюларны тамаша кылуга хирыс гражданнар, шундый тамашаны күрү форсатына, соңыннан яуларда җиңү­ләргә ирешкәннәр. Гражданин канлы орышны тамаша иткәндә үзенең җиңүче булуын тоеп бер хозурланса, ошаткан гладиатор өчен җан атып һәм шул өстен чыкса кү­ңе­ле янә бер порция җи­ңү хисе алып хушланган. Әнә шундый рухи “контраст коену”, ягъни җиңү тантанасы яки җиңелү ачысы кичерү аның яугирлеген чарлаган, яу кырында булачак чын орыш­лар өчен әзерлек сызыгында тоткан. Бүген хоккей, футбол матчлары да, ат, машина узышы, спортның башка төрләре дә меңнәрне җиңү шатлыгы һәм җиңелү үртәлеше арасында тотып, дөнья мәшәкатьләреннән, башка ишелгән бәла-казалардан хәл кадәрле аралый, әледән-әле юлык­кан гаделсезлекләрне күпмегәдер оныттырып, кемнәрнеңдер бауга менүен дә кичектерә, яки коткара булса кирәк. Кыскасы, “тамак тук, өс бөтен, үбәбез марҗа битен” дип мактанып авылына хат язган зимагур шәрех­ләвенә аваздаш бүгенге хәл-әхвәлләр бу җәһәттән караганда. Халыкның рухын күтәрү аша илнең егәрен куәтләндерү генә түгел, сугыш ихтималын күздә тотып, гавәмне хакыйкый яу кырында югалып калмауга әзерләү дә ята дип чамалыйм шәп финанслана торган бу уеннар, бәйгеләр артында. Элек мин миллион долларлы хезмәт хаклы уенчылар, тренерлар тоткан командаларны бюджет хисабына асрау хакимият вәкилләре, аларның якыннары булган акционерлар кесәсенә акча агымы тәшкил итү өчен генә дип уйлый идем. Ахрысы, максатның олысы — гавәм күңелен җиңү һәм җи­ңе­лү арасында әбә­ләндерү бугай.
Җиңү хисен тояр өчен, йорт салу, кәттә машина сатып алу, эштә карьера ясау, бүләк, титуллар алу да ярап тора. Кайчан гына республика һәм район газета­ларында “Дуңгызчылык — табышлы тармак” һәм “Икмәк булса җыры да була” атлы мә­каләләрнең алмаш-тилмәш дөнья күрүе истә калган. Ул вакытта җитәкчелекнең, хакимиятнең максаты — мул икмәк уңышы үстерүдә һәм дуң­гыз ите җитештерүдә халкыбызны яңадан-яңа уңышларга, яңа җиңүләргә җилкетү, ирешкәннәрен бәяләү һәм шул юнәлештә яңа үрләр билгеләү булгандыр, күрәсең.
Күптән түгел Татарстан хөкүмәте торак мәйданы 40 квадрат метрдан арткан пенсионерларны юл чыгымнары өчен түләнә торган ташламадан мәх­рүм итте. Законда үз яхтасы булган затлар да мондый игелектән мәх­рүм кала дип язылган. Закон чыгаручыларның яхтага ия затлар мән­фә­гатьлә­ренә кизәнүе башта шаккатырган, хафага да төшергән иде. Аннары, андый затларның милек­ләре чит илләрдә, оффшорларда теркәлгән булуы, аларның хәтта салым түләмәве искә төшеп, алар өчен тынычландым. Ихтимал, яхта ияләре бу кануннан югалту кичермәсләрдер. Һәм бу да андыйлар өчен, печтеки ге­нә булса да, үзенә күрә җиңүдер. Һәрхәлдә җи­ңелү түгел.
Әлбәттә, җиңүләргә ирешү аерым кешенең дә, хезмәтнең яки спортның да, милләтнең дә рухын күтәрә, яшәү куәтен һәм ямен арттыра. Җи­ңүләр чын һәм хәләл булганда бу бигрәк тә шулай. Ә инде кешене җәберләп, аны гаепле ясау аша “җиңүләр”, алдашып икмәк планын “арттырып үтәү”, мельдоний кулланып спортта уңышка ире­шү ил халкының рухын вакытлыча алгысыта, әмма күтәрми. Алданып туган рухи күтәренкелек тә, хаклык аныклангач, төпкелгә төшә.
Алдашу аша яхшы гамәл кылуның азагы кү­ңел­сез тәмамлана. Шушы уңайдан Юлбат авылы мулласы сөйләгән революциягә кадәр булган бер кыйссаны да укучыларга җиткерим әле.
Мин үскән Юлбат авылы янәшәсендә атаклы көмешчеләр яшәгән Тенеки авылы урнашкан. Шун­да яшәүче диндар берәү мәчеткә йөрмәүче күрше егетен туры юлга кертергә азапланган. Әнә шундый рухи җиңү яуларга омтылган бу. Үгетләп-үгетләп тә нияте барып чыкмагач, күршесе­нә: “Әгәр бер ай буе мәчеткә килеп бишвакыт намаз укысаң, мин сиңа ат бирәм”, — дигән. Егет ризалашкан, ай буе бер намазны да калдырмый мәчеткә йөргән. Ай үткән, ә күрше агай берни булмагандай йөри бирә икән. Егет, моның ихатасына кереп, булган сөй­ләшү­ләрен искә төшергән. Агай ык-мык килгән: “Ничек инде мин сиңа ат хәтле ат бирим?! Мин бит моны сиңа игелек кыласым, туры юлга кертәсем килгәнгә генә шулай әйттем”, — дигән. Егет күршесен баштан-аяк күздән кичергән, теш арасыннан черт итеп төкергән дә: “Ярар, барыбер тәһарәтсез укыган идем”, — дип чыгып киткән. Аның күңелендә дин­гә, диндарларга мө­нәсәбәтнең бу хәлдән соң кай тарафка үзгәрүе турында инде нидер өстәү артыктыр.
Без үскәндә радиодан еш кына “Җиңүләрдән җиңүләргә алып бара партия” дип җырлаганнары ишетелә иде. Балачакта үзебез дә авыл сәхнәсеннән шуны җырлаштырдык. Арабызда тың­кыш­рак бер малай көчле тавышы белән безнең авазларны күмә төшә һәм тамашачыларга текст бераз үзгәреп, “җигүләрдән җигүләргә алып бара пар­тия” булып ирешә иде. Хәер, ничек ишетелсә дә хата юк, чөнки, төптән уйлаганда, бигрәк тә безнең шартларда, кемнәрнеңдер җигүе кемнәрнеңдер җигелүенә кайтып кала бит.