Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 23 декабря 2019 г.

Ак кәгазьне кем саргайта?

“Казан утлары” журналында Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая” дигән романы басылды. Анда Сталин репрессиясе чорында бер татар зыялысының әләкләп көндәшләреннән котылуы һәм аларның әсәрләрен үзләштерүе сурәтләнә.
Бу романда милләтебезнең әлеге күренекле вәкиле адәм актыгы итеп күрсәтелә. Язучы үзе бу мәгълүматларны КГБ архивларында күрдем дип белдерә. Ни өчен, нинди максаттан чыгып язучыга шундый яшерен материаллар белән танышу мөмкинлеге бирелгән? Минем инануымча, үзләре белән ул юнәлештә хезмәттәшлек итүче гражданнар турында мәгълүматны яшерен структуралар гына түгел, милиция-полиция дә фаш итми. Мондыйны тарату көч структураларының нигезен җимерү, димәк ки илнең ныклыгын какшату булып та бәяләнеп, гаеплеләр җитди җаваплылыкка тартылыр иде дип чамалыйм. Бер генә дәүләттә дә андый серне ачуга юл куелмый дип фаразлыйм. Аннары, теләсә-кайсы документны төрлечә аңлап була һәм минем үз тәҗрибәм иләге аша узган сөземтә Ринат Мөхәммәдиевнеке белән чагышмаска да мөмкин.Татар тотып карамыйча ышанмый диләр дә бит әле. Кая фотокүчермәләр? Хет бер документка? Детектив әсәрләрдән билгеле: оператив эшчәнлектә башта агенттан, разведчиктан, элемтәдә торучы һөнәри әләкчедән легенда ярдәмендә герой, “шәп кеше”, “үз кеше” ясап, ниндидер дошман станына, даирәсенә юл ачалар, ул планлаштырылган зыянны сала, аннары гаепне башка берәүгә аударып, аны аннан чыгаралар һәм эзен җуйдыралар. Операция әнә шул очракта уңышлы узган санала. Бәлки әлеге әсәр татарның зур шәхесен дискредитацияләү максатында заказ белән, кемнеңдер кушуы буенча язылгандыр? Архивта чыннан да ниндидер язмалар булган тәкъдирдә дә аларның эчтәлеге хаклыгын нәрсә гарантияли соң? Олуг шәхесебез турындагы материаллар – фальшивка, чын хаинне чиста калдыру җәһәтеннән “иҗат” ителгән булу ихтималын кая куясы?
“Казан утлары” сайтында дөнья күргән “Татар башын татар ашый” исемле язмада шәп язучы саналучыларның күпчелеге Ринат Мөхәммәдиев романын хуплап, татар башын ашаучы итеп авторны да, үзләрен дә түгел, ә Ринат Мөхәммәдиевнең бу романдагы төп герое Нәкисен, аның һәркайсы таныган прототибын күрә. Берсе дә шик белдерми. Укучыларны үзләре фикеренә кушылыр дип уйлый микән инде алар?
Ринат Мөхәммәдиев Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе булып эшләгәндә Солтангалиевны зурлаган “Сират күпере” атлы роман язды, һәм шул чорда, ялгышмасам, Тукай бүләге лауреаты булды. Ул чорда галим саналучы тарихчылар Мирсәет Солтангалиевны идеаллаштыра башлаганнар иде. Әмма Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгат Фатиховның “Аргамак” журналында “Солтангалиев милләт каһарманы түгел, ә хыянәтчесе” дигән мәкаләсе басылгач, тәртәләр киреләй борыла төште. Әлеге укытучы агай “Таңсу Чилләргә ачык хат”ында (анысы да “Аргамак”та басылды) авторны “Сират күпере” романы өчен Төркия тарафыннан халыкара премия белән бүләкләүне татар халкын мыскыл итү дип аңлавын бәян итте. Төркем белән аерым бер шәхескә ябырылуда һәр чорда хаким партиягә ярап титул-мандатларга, күп бүләкләргә тиенгән татар язучыларының һәм аларның шәкертләренең тар даирәсенә тиңнәр юк. Диас Вәлиевкә һөҗүмнәре әлеге авторның “Чужой” романында бәйнә-бәйнә тасвирланган. Фәнзаман Баттал “Мирас” журналында басылган “Хакыйкать кадерлерәк” исемле язмасында Миңнәхмәт Сәхаповны тар даирәнең төркем белән эзәрлекләвенә дәлилле язмасы белән кискен каршы чыкты. Мин дә шушы ябырылуга карата “Кемгә тәүбә итәсе?” исемле язмамны чыгарып өлгердем. Аннары “Мирас” журналы КГБ, Мәскәү кушканга түгел, ә әлеге язучылар төркеме ихтыяры белән яшәүдән туктады. Академик Миңнәхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылуга Ринат Мөхәммәдиев тискәре мөнәсәбәтен белдереп, уңай тәэсир калдырган иде югыйсә ул чорда. Ә менә бу романы белән ул яңа яктан ачылды кебек.
Бүген татар әдәбиятының хәле мактанырлык түгел. Ул фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм, һәм ул татар әдәбияты булудан туктап, гүя татфак әдәбияты булып кына калды. Беркемгә кирәге юк кызыксыз әсәрләрне дәүләт хисабына газета-журналларда, нәшриятләрда бастырып, шуларны китапханәләргә урнаштыру аша (мондый режимны аларны кибетләрдән беркем дә сатып алмаячагын алдан ук тану дип уйлыйм) техникадан чи наданнардан язучы ясау, зарурсыз әсәрләренә дәүләт бүләкләре биреп “бөек”ләндереп, мандатлар тоттырып татар әдәбиятын юклыкка юнәлтү – шулмы бу әһелләрнең дөньяга чакырылышлары? Әдәби тәнкыйть жанры тар даирә өчен үзара макташуга, “үзем турында үземле” резюмеләргә үзгәреп, бүләк алышу-бирешү чарасына гына кайтып калмадымы?
Ринат Мөхәммәдиевның әлеге романы, шулай ук Гүзәл Яхинага, Диас Вәлиевкә кизәнүләр дә татар әдәбиятының аяныч хәлен ышыклау, игътибарны читкә юнәлтү өчен хезмәт итмиме алай-болай? Нәкый Исәнбәт чорында әдипләр яшәү белән үлем арасында тыпырчынган. Бүгенгеләргә берни янамый, чүп-чарларны алар, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, түрәләрнең башмагын ялый-ялый үз ихтыярлары белән яза, затлы әсәрләргә үз ихтыярлары белән каршы чыга. Шундый контингентның олуг шәхесләрне хөкем итәргә керешүе коточкыч хәл һәм аяныч. Рәссам булсам мин бу хакта картина язар идем.

Милләт язмышы yз кулыбызда



Ижевск каласын­дагы фаҗигадән соң (галим Альберт Разин, җирле депутатларга кат-кат мөрә­җәгать итү­ләрнең нәтиҗәсе күренмәгәч, туган удмурт телен максатчан бетерү­гә каршылык йөзеннән, үз-үзен ут төр­теп яндырды), милли респуб­лика­лардагы җирле хакимият, мәгариф, мә­дәният тар­магы әһелләре туган тел укытылу мәcьәләсе бе­лән кызыксына башлады шикелле. Шәхсән үзем­не, Татарстан Язучылар бер­леге әгъзасы буларак, туган тел­не белү дә­рә­җә­­лә­рен гадел бә­я­ләү максатында, бәйсез эксперт сыйфатында, Шә­мәрдән лицеена, шунда эшләүче ос­таз­ларга 19 октябрьдә татар телендә диктант яз­дыру чарасына дәштеләр.

Мин лаеклы ялга чыкканчы байтак еллар Шә­мәр­дән газ куу идарәсе җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары, аннары “Таттрансгаз”ның идарә­безгә хезмәт күрсәтүче техник күзәтүчесе булып эшләдем. Шәмәрдән газ куу идарәсе белән, оешманың барлыккка килгән мәленнән, ягъни беренче казык кагудан башлап, Ришат Габделихсан улы Нурисламов җитәкчелек итә. Эшли башлаган чорымда, җитәкчебез катына кереп, кайдадыр ниндидер җитешсезлек булуы турында сүз кузгатсам, ә ул җитешсезлек төзелеш, ремонт, проект документациясе әзерләү, ягъни минем компетенциядәге эшчәнлеккә бәйле булмаса, Ришат әфәнде Нурисламов, тыныч кына: “Бу син чишәсе мәсьәлә түгел”, — дип сүрелдерә дә куя иде. Кыскасы, биредә һәркем “үз атын куа”, шуңа да идарә сәгать кебек эшли һәм ил буйлап, аннары чит илләргә миллион кубометрларда озатыла торган зәңгәр ягулык адресатларына тоткарлыксыз барып ирешә тора.
Һәркемнең үз вазыйфасын төгәл үтәү зарурлыгы турында тәсфилләп язу­ымның сәбәбе шунда — кайберәүләр туган телебезне саклауда, яшәтүдә үзләренә тиеш кишәрлектә бармакка бармак сукмаган, яки эшләгәнгә сабы­шып “театр” куеп йөргән, ә кайберәүләре чорлар дәвамында әдәбиятыбызга, җырыбыз-моңыбызга, телебезгә максатчанмы, аңсызданмы, вазыйфаларын тиешле дә­рәҗәдә үтә­мәү аркасындамы, яки үтәрлек фәһемнәре булмагангамы, дәвамлы зыян салган хәлдә, “җиң сызганып” милләтне “якларга”, “коткарырга” кереште. Ничек итепме? Әйтик, радиодан шигырь укып. Татар көен моңнан яздыручы “фанерачы” җыр-мырчылар да, бюджет хисабына әдәбиятыбызның әдәбен качыручы тар даирә ка­ләм­затлар да, татар телен татар телендә аңлата алмый торган дәреслекләрне гамәлгә куючылар да, форсаттан файдаланып, үз-үзләрен милләт бәхете өчен аямаучылар сыйфатында таныту юлында. Һәртөрле кыен проблемаларны гауга чыгармый тыныч кына хәл итүдә алыштыргысызлыгын кат-кат раслаган, һәркайда сүзе үтә торган мөхтәрәм президентыбыз Рөстәм Миңнеханов барлыгын “онытып”, кайбер язучыларыбызның туп-туры Русия президентына йөз суы түгүләрен, ягъни хат юллауларын аптыраган үрдәк хәлендәге матавык, яки үз өсләреннән җаваплылыкны төшерергә мәтәләнү дип аңларгадыр бәлки. Җыр-моңнарыбызны радио-телеканаллар аша өзми-куймый чүп-чарга кү­мүләр уңаеннан мәскәүле татарларыбыз, хәлне тө­зәтүне үтенеп, Русиянекенә түгел, ә Татарстан президентына мөрәҗәгать иттеләр ләбаса. Һәм президент аларны ишетте шикелле...
2017 елның 26 октябрь көнне Татарстан парламентында президент Р.Миңнехановның туган телебезнең мәктәптәге урыны турындагы мәсьәлә уңаеннан чыгышы һәм Русия президентының пресс-секретаре Д.Песковның, туган телебезне ничек укыту җирле хакимият компетенциясендә икәнлеге хакында сүзләре ошбу җәһәттән артык борчыларга урын да калдырмады кебек.
Әйтергә кирәк, эшебез уң булсын өчен, президентка гына түгел, ә һәркайсыбызга үз “атыбызны куу” хәерле. Ни өчен мәк­тәп­­ләрдә чит тел яисә факультатив буларак төрек, казах, кыргыз, үзбәк, азәр­­бәйҗан, гагауз теллә­ре укытылмый? Болай эш­ләү туган телебезгә терәк-тотанак булыр иде. Ни өчен республика бюджетыннан саллы ярдәм алып яшәүче радио-телевидение, совет чорындагы дә­рә­җәдә булса да, милли рухи кыйм­мәт­ләрне пропагандаламый? Кая китте матур тавыш темб­ры­на ия алып баручылар, берсеннән-берсе кызык, мавыктыргыч тапшырулар, кайда элеккеге атаклы җырчыларыбызның, артистларыбызның яшь чакларында, тавышлары үтә матур чакта баш­ка­руларындагы әдәби һәм музыкаль кыйм­мәт­ләрдән гыйбарәт фонд? Заһидулла Яруллин иҗат иткән “Тукай маршы”, һич югы Тукай елы дип игъ­лан иткән чорда да, аэропортка аның исеме бирелү уңаеннан да ни өчен бер дә яңгырамады? Ни өчен дәүләт кайгырту­ындагы әдәби басмаларның һәр яңа саны яшь, яңа талантлантларга трамплин буласы урында, асылда тар даирәгә җимле тагарак буларак хезмәт итә? Бер үк авторның бер үк басмада еллар дәвамында әллә ничә роман бастыруын ни дип аңларга?
Мин татар мәктәбендә укыдым һәм иң буталчык, һәм иң кызык түгел дип татар теле белән әдәбияты дәреслекләрен саный идем. Дөрес, ул предметларны яхшы билгеләргә үзләштердем, тик күңел хуш күргәннән түгел, ә укытучыларымны үз иткәнгә күрә генә...
Дәреслекләр дигәннән, башкорт телевидениесе экранга “Һауа торышы” дигән язу чыгара, ә безнекендә — “Һава торышы”. Минемчә, башкорт кардәшләрнеке дөрес. Яки менә “Казан каласы” дип язганны ике телле татар баласы ничек аңларга тиеш? Каты “к” хәрефе булмагач, һәм һич югы “къала” дип тә язмагач, ул сүз нәҗес, экскремент булып җиткерелә түгелме? “Туган тел” дигәндәге “тел” дә “те­ло” дигәндәге сыман укыла бит икетеллелек шартларында. Мондый мисалларны күпләп китереп була. Ләкин әлеге хәл филолог галимнәребезне ни гомерләр бер дә борчымый килде. Инде телгә алынган тапшыруларның “Таяну ноктасы” дигәнендә, шул җәһәттән сүз чыккач, вуз хадиме татар телен укыту методикасы — галимнәр эше дип, әлеге өлкәдә берсүзсез монополиягә дәгъва кылды. Аңа җавап итеп, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов шул методика буенча өйгә эш сыйфатындагы өтек биремне телеэкранга чыгарып, әлеге өлкә галимнәренең эш продукты сыйфаты ниндилеген телевизор караучыларга да, тапшыруда катнашучыларга да тиешле дәрәҗәдә аңлата алды ши­келле. Президент ки­ңәш­чесе дә булып эшлә­гән танылган галим Рафаэль Хәкимов та бер телетапшыруда татар теле дә­реслекләренең һәм укыту методикасының тиешле югарылыкта булмавын сыкранып булса да таныган иде. Янә килеп, әдәбият дәреслекләрендә классик язучылар керергә тиеш дип аңлый идем мин. Ләкин татарча әдәбият дәреслекләре белән танышып чыккач, тәмам аптырашта каласың. Әйтерсең классик дигән төшенчәнең мәгънәсе соңгы чирек гасыр арада, Татарстан биләмәсендә ниндидер җирле закон кабул ителепме, нык кына үзгәреш кичергән.
Быел Хәтер көне Тинчурин театры янындагы паркта билгеләп үтелеп, анда байтак кына ялкынлы чы­гышлар яңгырады. Бер әдип депутатыбыз да килергә курыкмаган һәм ул чыгыш ясарга да җөрьәт итте хәтта. Аның чыгы­шыннан шул аңлашылды: туган телебезнең бүгенге хәленә Мәскәү гаепле, ә җирле эшем ияләребезнең намуслары судан ак, сөттән пакь. Шул чыгышны тыңлаганнан соң күршем­дә яшәгән чандыр гына гәүдәле егет, төзүчеләр институтын тәмамлаганнан соң Казанда үз бизнесын булдырган Рифнур бистә­дәшемне исемә төшердем. Ул үз хисабыннан аена егерме җиде мең сум хезмәт хакы билгеләп, Шә­мәрдән бистәсенә, Шә­мәрдән халкын Коръән укырга өйрәтергә дип, җиткелекле белемгә ия мөгаллим юллады. Аның гаиләсенә җитешле фатир хакын түләүне дә бер ел дәвамында үз җилкәсенә алган ул. Һәм аның бис­тә­дәш милләттәшләрен кайгыртып кылган әлеге гамәленә, игелегенә Мәскәү бер дә комачауламаган. Әйе, кемнәрдер артыгын сөйләнми генә эшли, чарасын таба, ә кемнәрдер чук тибеп гомер уздыруын аклау хәсрәтендә, гаеплене читтән эзли. Хәтер көненә кадәр Казанда Корстонда Язучылар берлегенә 80 ел тулу тантанасы узган иде. Түрдә җитәкчеләр, халык язучылары, лауреат язучылар урын алса, калганнар, ранжирларына күрә урталыкта һәм ишек катындарак урын тапканнардыр дип фаразлыйм. Шушы ике чараны бергә бәйләп язылган Сәйләннең (Ләйсән Гатина) ши­гыре байтак каләмзатларыбыз өчен күк күкрәп, яшен суккандай тәэсир иткәндер дип фараз кылам. Һәрхәлдә, мине дә нык селкетте аның юллары, әлеге сый-хөрмәтнең төрлесеннән сыгылган табынлы кичәгә, җомга көн узуы сәбәле, чакырулары өчен рәхмәтемне әйтеп, бармый калуыма карамастан. Менә ни язды “Азатлык радиосы” сайтында әлеге үткен каләм иясе:

Митингта өч язучы,
Калганнары посып тора.
Бушлай табын.
Дүрт йөз әдип
Һәр чыкканны сосып тора...

Күптән түгел “Летай ТВ” хезмәте чуаш телевидениесе программаларын да карый алу бәхетенә ирештерде. Башкортныкын ярыйсы дип саный идем, боларныкы да ким-хур түгел. Бигрәк тә рус киноларының чуаш теленә дубляжлары күңелгә хуш килде, чөнки безнекендәге сыман, хезмәт хакы фондын экономияләү мак­са­тында микән, гел бер үк артист төрле тавыш чыгарып төрле персонажларны гәүдәләндерергә көчәнми. Татарча радиолардан берсеннән-берсе зәвыксыз эшләнмәләрнең татар җыры исеме астында тапшырылуында да Мәскәү кулы уйнамый дип беләм...
Бер танышым, сүздән сүз чыгып, соңгы араларда кайбер имамнар очсызлы тамадаларны хәтерләтә башлады дигәнрәк фикер ычкындырды. Аяныч ки, арада сүз кадерен белми торганнары очраштыра шул һәм алар фәһем дәрәҗәләре югары имамнарыбызның заманга ярашлы вәгазьләреннән бер дә хәбәрдар түгел ахрысы. Урта гасырларда яшәгән кешеләрне дулкынландырган риваятьләргә сыгыналар, вәгазьләрендә ике икең кебек гап-гади фикерләрне, кайта кайта, ә ахмаклар өчен тагын бер тапкыр кабатлыйбыз дигән сыман, егерме сигезгә төрләнде­рәләр, “дәлиллиләр”...
Имамнар турында сүз кузгатуның асыл сәбәбе шунда, мөфти хәзрәтнең мәчетләрдә вәгазьләр татарча укыла дигән күрсәтмәсен кайбер муллаларыбыз өнәмәгән. Казан каласындагы шундыйларның берсе, татарча сөйләгәнне аңламыйлар, шуңа күрә мәчеткә йөрүчеләр бетә дип язып та чыкты. “Әмирләрегезгә буйсыныгыз” дигән хәдисне онытмаска иде ул әһелгә.
Кулыннан кырыкмаса кырык төрле эш килә торган Рифкать атлы элеккеге хезмәттәшем, бернинди хак-фәлән сорамыйча, өе янәшәсендәге җәмигъ мәчетебезгә даими хезмәт күрсәтә. Балалары динле, туган телдән нәсел ыруы карыш та тайпылмый. Бис­тәбездәге икенче бер элекеге хезмәттәшем, ел саен хаҗ сәфәре кылучы Габделнур әфәнде, эшкуар һәм динле ике улы белән берлектә, бистәбез өчен өченче мәчетне сафка бастырдылар. Манара куярга биек алымлы кү­тәр­геч чит ил автокранын юллауда, ни куаныч, мин дә катнаштым. Алда телгә алган магистраль газүткәргечләр идарәсе җитәкчесе Ришат әфәнде Нурисламовка мең рәхмәт, сә­бәп табып кире бормады, туган көнемдә манара үз урынын алды. Шул ук көн­не Җәлил хәзрәтнең дә котлап чылтыратуы нур өстенә нур булды. Ул һаман сәяхәттә, милләтебезнең телен һәм рухын кайгырта, республика һәм ил буйлап дәгъвәт кыла. Тагын бер истәлекле вакыйга булды быел төбәгебездә. Шәмәрдәндәге өч мәчетнең берсендә имам торучы Дамир хәзрәт, бистәбез мөселманнары белән очрашып, Африка материгында, Нигер дәү­ләтендә су эчәргә тилме­рүчеләргә кое казытып игелек кылу мөмкинлеге хакында җиткергән иде. Әлбәттә, аның чакыруын шәмәрдәнлеләр игътибарсыз калдырмады. Һәм куанычлы хәбәр иреште, хәтта видеосы да килде: Нигерда андый кое барлыкка килгән, кырына Шәмәрдән дип язып куйганнар, Татарстан дип тә өстәгәннәр.
Кыскасы, милләт яшәсен өчен һәркайсыбызга “үз атын” хәле кадәренчә куу хәерле, шулай кирәк, һәм шул очракта гына бар да әйбәт булачак. Гаепне читтән эзләү, уңышсызлыгыңны башкаларга сылтау ул маргиналларга хас һәм төс. Үзебез тиешне рәт­ләп үтәмәгән көе Мәс­кәүне сүгү — мәгънәсезлек. Үзебезгә тиеш эшләрне җиткелекле үтәү фарыз. Шул очракта гына безгә карата мөнәсәбәт һәр даирәдә уңай якка үзгәрәчәк. Миңа калса, күпчелек бистәдәшләрем, һәм гомумән, милләттәшләребез мәгънәле гамәлләр кылу мәшгулиятендә. Һәм бу һәркайда, бигрәк тә Татарстанның, аның башкаласы Казанның көннән-көн гүзәл­ләнеп, ниндидер дөньякүләм мөһим үзәккә әйләнә баруында да чагылыш таба.

Могҗизага җирлек бармы?



Газетаның 10 октябрь санында Арча районыннан Фәрит Вафинның «Хәерче халыкның... түрәләре бай» дигән мәкаләсе үзенчәлеге белән күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер. Мин бу язмамда автор күтәргән проблемага, аның бәян иткәннәрен кабатлап, куәтләп яки кире кагып түгел, ә үзгәчәрәк якын килмәкчемен.
Америка эшкуары, компьютер даһие, дөнья халкын интернет ятьмәсенә төшерүчеләрнең күренеклесе Билл Гейтсның шәхси милке 104,9 миллиард доллар тәшкил итә. Һәм ул андый байлыкка тапкан кыйбласына хыянәте аша да, дәүләт милкен үзләштереп тә, башкаларны алдау-йолдау хисабына да түгел, ә акылы һәм тырышлыгы аша, йөз меңләгән кешене лаеклы эш урыннары белән тәэмин итеп ирешкән. Менә шул уникаль шәхес, “әгәр мине кеше яшәми торган утрауга озатсалар һәм үзем белән бер генә китап алырга рөхсәт итсәләр, мин Иерусалим университеты профессоры Ной Харариның “Кешелекнең кыскача тарихы” дигән китабын алыр идем” дигән.
Бер язмада гына әлеге китапның эчтәлегенә күзәтү ясау мөмкин түгел, әлбәттә. Мин бары тик мәкаләгә кагылышлы кайбер моментларга гына тукталып узам. Галим раславынча, кешелек тарихын зур өч революция билгели: 70 мең ел чамасы элек кешеләр нәрсәгәдер өйрәнә, ягъни белем алу сыйфатына ирешә, ниләрдер үзләштерә, нәтиҗәләр ясый ала башлый (конгнитив революция), 12 мең ел чамасы элек игенчелек (аграр революция) борынлый, ә фәнни революция яше 500 еллап кына. Һәм нәкъ менә анысы кешелек тарихына нокта куярга сәләтле дип саный галим. Ной Харари фикеренчә, кешене ерткыч хайванга тиңләү – ерткыч җанварларга карата гаделсезлек, аларны рәнҗетү ул, чөнки явызлыкта кешегә тиңнәр юк. Галим сүзләренә караганда, инде таш гасырда ук кешелек табигатьтәге төрле җан ияләрен яртылаш юк иткән. Беренче чиратта, бәби табу чоры озак булган, яралгысын йөртү берничә ел тәшкил иткән эре ана хайваннар юкка чыккан. Чөнки кешеләр төркеме өчен эре хайванны үтерү йөкле чагында ансатрак булган (балыкны да уылдык чәчкән чорында тоту отышлы бит) һәм бу күпмедер вакытка ит тавына ирешү булган. Ә инде аграр революция аркасында иксез-чиксез биләмәләрдә җирләр сөрелеп, бик күп агачларга, үләннәргә, кош-кортка, җәнлек-җанварларга яшәү мохите беткән һәм алар чалгы белән чабылгандай җан-тәслим кылганнар. Фәнни революция шартларында исә әйләнә-тирә чүпкә батып, агуланып, күпчелек тере затның күпләп мәңгегә юк ителүе ахыр чиктә кешелекнең үзенең исән калуын да шик астында куя. Ной Харари кеше – бөтен тереклек өчен бәхетсезлек чыганагы дип белдерә. Ул кешеләрнең яшәргә һәм үрчергә мөмкинлек биргән җан ияләрен дә бәхетсезлеккә дучар итүләрен ассызыклый һәм мисалга үз илләрендә асралган бозаулар язмышын телгә ала. Аларны ни борылып, ни сикеренеп булмый торган тар кысаларда алты ай асрыйлар, ә аннары суялар икән. Ә хәрәкәт итәргә ирек куйсаң, мускуллары ныгып, рестораннарда итләреннән әзерли торган телем – скейтлар тиешенчә сусыл, тәмле һәм йомшак булмый, имеш. Кешелекнең асылы үзара канкойгыч сугышларда, ашкынып төрледән-төрле үлем кораллары әзерләүдә, тән төсенә, тоткан диненә, теленә бәйләнеп төрдәшләренә геноцид уздыруларда да ачык чагылыш таба, һәм әшәкелекләрдән туктау, тәүбәгә килү гомумән шәйләнми, көтелми бугай. Чернобыльдәге атом афәтеннән соң, ул төбәктә кешеләр яшәми башлагач, әлеге зонада төрле-төрле җанварлар ишәйгән, урманнар калынайган дип яза галим. Ягъни, аныңча, табигать өчен кешенең эшчәнлеге атом афәтеннән дә куркынычрак. Ной Харари фикеренчә, кешелек аучылыктан игенчелеккә күчкәч, күпчелек утрак тормышка күчеп, бер караңгыдан икенче караңгыгача эшләүгә дучар булган, туклануында витаминнар кимегән.
Күрәсең, прогресс аша ниндидер абстракт гаделлеккә өмет баглау беркатлылык булып чыга. Сүз бары тик чагыштырмача гаделлек турында гына бара ала. Төрле чорларда индеецларны кырып юк иткән, негрларны коллыкта җәберләгән, Япониягә атом бомбалары ташлаган АКШны да гади халкын башка илләрнекеннән баерак яшәткәне өчен генә игелеклелек учагы дип санау дөрес булмас. Кайдадыр нидер арткан икән, димәк кайдадыр кимегән, ә кайдадыр ачлык-ялангачлык хөкем сөрә.
Татарның “үз атыңны ку” дигән әйтемен истә тоткан хәлдә, кемнәргәдер үпкә белдереп, шыңшып түгел, ә максимум үзең булдыра алганча иҗтиһад итү күпкә отышлырак бугай. Ә революцияләр, фетнәләр артында, беренче чиратта халыкныкы түгел, ә ниндидер төркемнәрнең шәхси мәнфәгатьләре торганы, кем әйтмешли, Мәнди анасына да аңлашылса кирәк. СССРны тарату да гаделлек, тигезлек шигаре астында узды бит.
...Татарстан белән чиктәш өлкәдә үз эшенең остасы булуы өстенә шәхси бизнесын булдырган бер якташыбызны бистәбездә әледән-әле искә алалар. Аның турында ишеткән кыйссаларның берсенә туктау эшендәге уңышларына нигез булган холкының кечкенәдән ниндилеген чамаларга ярдәм итәр төсле.
Мәктәп стадионында өлкән класс укучылары футбол уйный, ә Мөбәрәк атлы физкультура укытучысы хөкемдарлыкка алына. Шул вазыйфасын җиткелекле үтәү өчен телгә алган танышыбыздан, ягъни башлангыч сыйныф укучысыннан сыбызгысын алып тора. Уен дәрте белән алгысыган укытучы матч тәмамлангач сыбызгыны иясенә тапшыру турында оныта. Нәни бистәдәшебез бу хәлдән аптырап калмый, укытучылар бүлмәсенә керә, кайсыдыр укытучының: “Сиңа ни кирәк?” – дигәненә җавап биреп тормый түргә уза, һәм коллегалары белән ни турындадыр кызып-кызып гәпләшкән физкультура укытучысының җиңеннән тартып: “Мөбәрәк-түгәрәк, сыбызгыны алдың да, бирмәдең!” – дип чәпи. Әлбәттә, бүлмәдәгеләр көлешәләр-елмаешалар, чөнки малайның “түгәрәк” дигәне дә чынбарлыкка туры килә. Аңлашыла ки, сыбызгы иясенә кайтарыла.
Җитди җитәкчеләр катнашкан бер мәҗлестә тост әйтергә әлеге якташыбыз торып баскач сүзен: “Институтта укыганда безгә яхшы укыганнардан яхшы белгечләр чыга, ә начар укыганнарыннан җитәкчеләр чыга дигәннәр иде”, – дигәне дә истән чыкмый. Баксаң, тормышта уңышка ирешү өчен артык шәп укуның әһәмияте ташка үлчим, имеш. Әллә ничә тармакта зур уңыш белән үз бизнесын булдырып, шуларны гөрләтүче күпләргә яхшы таныш шәхеснең заманында акылга зәгыйфьрәкләрнең махсус мәктәбен тәмамлаган булуы турындагы хәбәр күпләребезне тынсыз калдырды. Әлеге яңалык беренче чиратта мәктәптә иң шәп укыганнарыбызның тез астына орды дип хәтерлим. Ә бизнес дигәннәре өчен илебездә иң яхшы фундамент – нинди дә булса җитәкче постына ирешү һәм шуннан үлгәнче китмәү, ябышып яту икәнлеге дә сер түгел.
Ул мәҗлес онытылмый һәм җанга тынгы бирми. Ахыр чиктә, наданраклар өстенлеге турында үз җирлегебез мисалында кызыксына башладым. Чыннан да, халык хуҗалыгына караган тармакларда гына түгел, фәндә, әдәбият, музыка, җыр сәнгате өлкәләренә дә зәвыксызраклар, наданраклар җитәкчелеккә ирешүе күз алдыбызда бит.
Әлбәттә, язманы шушы дулкында дәвам итеп, әйтик, мисал өчен, галәм эргәсен яулауда зур уңышларга ирешкән атаклы академик Королев урынын бүген журналист Рогозин әфәнде җитәкләвен искә алып һәм башка шундый мисаллар китереп, илебездәге төрле тармакларда булгалап торган кайбер уңышсызлыкларны искәртеп, әллә ниткән нәтиҗәләр ясап булыр иде. Ләкин мондый күренеш теге яки бу нисбәттә барча илләргә дә хас бугай. Һәм бу хакта танышкан язмалар арасында иң кыскасы, тулысы, саллысы һәм кызыграгы дөньякүләм танылган эре магнат Ицхак Адизесныкы. Әйткәнне нигезләү җәһәтеннән аның күзәтүләреннән кыскача өзек китерәм.
“Бизнес эргәсендә карьерам башланган чорда мин үзем даһи санаган шәхесләргә мөкиббән идем. Ул ир-атлар һәм хатын-кызлар – бишлегә генә укыган фантастик галимнәр, студентлар, яки инновацион идеяләр тәкъдим итүгә корылышлы иҗатчылар, яисә теләсә-нинди бәхәстә җиңәргә сәләтле камил акыллы затлар иде. Андыйларның креативлыгы, таланты, интеллекты миңа алтын тамыры булып тоелды. Һәм мин акчаларымны шундыйларны эшкә җәлеп итү юнәлешендә эш башладым. Акчаларым, эш тәҗрибәм һәм аларның даһилыгы кушылышы зур уңыш китерер дип уйладым. Ләкин киресенчә килеп чыкты. Бик күп акчаларым һәм алтын вакытым җилгә очты. Соңрак мин ул даһиларны эшкуарлык практикамда юлыккан уңышлы бизнесменнар белән чагыштырдым һәм, чыннан да, күп акча эшләргә сәләтле затларның артык белдекле түгеллекләрен аңыштым. Уңышлы эшкуарлар үз фикерләрен анык итеп, чатлатып әйтеп тә бирә белмиләр иде. Белемнәре дә әлләкем түгел. Кайберләре мәктәптә һәм университетта өчкә-көчкә укыган. Бу бит мантыйкка сыймый. Ни өчен азрак белемле кешеләр уңышлы бизнесмен булып китә, ә “даһилар” тулы җиңелүгә дучар? Минем нәтиҗә: артык күп белү мәсьәләнең асылын күрергә комачаулый.
Эшкуарлар – үзенчәлекле халык. Белем өлкәсендә алар даһи түгел. Аларга сәламәт акыл хас һәм шуның белән аерылып торалар да. Аннары алар иң-иң мөһим нәрсәләрне күреп алу сәләтенә ия. Ә тирән белемле, талантлы затлар күп нәрсәләрне артык катлауландыралар. Алар ирешеләчәк кыйммәтләрне күрәләр, ә чыгымнарны искә алып вакланып тормыйлар. Аннары бик күп белү тәвәккәл адымнар ясауга да комачаулый.
Тагын бер күзәтү: әгәр сезнең кызыгыз яки улыгыз оста рәсем ясый икән, аны сәнгать мәктәбенә җибәрмәгез. Анда аларның талантын үтерәчәкләр. Чөнки анда, аларның талантлары кушканча түгел, ә мәктәптә дөрес дип саналып кабул ителгән ысулда рәсем ясарга өйрәтәләр”.
Яраткан газетабызны озак еллар җитәкләгән мәрхүм Исмәгыйль әфәнде Шәрәфиев тә тикмәгә генә, үзенең эше даирәсен күздә тотып, баш мөхәрриргә, әгәр дә ул вазыйфасын намуслы итеп башкара икән, язарга ярамый, моңа вакыты да калмый, яза икән, димәк төп эшеннән читләшкән, басма язмышын булышчыларына тапшырып, аны бетүгә юнәлдергән димәгәндер. Һәр эшнең дә үз җае, үз тәртибе, кагыйдәләре бар, һәм аларны санга сукмау күпчелек өчен тискәре нәтиҗәләргә китерә.
Ә “рәсем ясау” дигәнне шартлы мәгънәдә аңлау кирәк, әлбәттә. Күренә ки, теләсә-нинди төр эшне оештыручылар наданрак булса да ярый, әле шулай кулайрак та бугай. Ә менә эш белән идарә итүгә талантлылар, затлылар, белемлеләр җәлеп ителүе шарт. Әгәр анысына да беренчеләрнең, ягъни оештыручыларның нәсел-нәсәбе, дус-ишләре тартылса, ягъни социаль лифтлар эшләми башлый икән, “ми”ләр башка төбәкләргә, яки илләргә “агып китә” һәм күпчелекнең ихтыяҗлары бер кырыйда торып кала.