Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 12 июня 2014 г.

ДУСЛАРЫМ , ДУС ИШЛӘРЕМ ....

                                
                        
                                                                                     
                                                                                                  
                                                                                                Шифер   шыкырдатып, китек коеп,  
                                                                                                Түбә китеп бара ...
                                                                                                Алга бару тоеп, шуңа оеп,
                                                                                                 Күңел  күкәй сала...
                                
              Риваятьләрдә Муса  пәйгамбәр г.с.нең  кавемдәшләрен 40  ел буе комлы  чүлдә адаштырып йөрткәнлеге бәян ителә. Ул  аннан коллык татыган, буйсыну каннарына сеңгән илдәшләре үлеп беткәч кенә, бәйлелекнең ни икәнен белми үскән яңа буынны ияртеп алып чыга һәм ил - ватанны  яңабаштан, сәламәт нигездән,  азат рухлы кешеләр  берлегеннән кора... Ә менә без  Казан төзүчеләр институтының юллар һәм транспорт корылмалары факультетын тәмамлаучылар, төрлебез төрле якларга таралып  40 ел узгач, корасын коргач,  коеласы  комнар коелгач дигәндәй, курсташлар белән  кабат очраштык..Бер ишебез лаеклы  ялга чыккан,  бәгъзеләребез күзләренә ак-кара күренми һаман   дөнья куа , һәм дөнья белән исәп –хисапны өзгән , ягъни тәмам “азат”лыкка ирешкән сабакташларыбыз да юк түгел икән инде... Институт бинасының  иске, колонналы  корпусында Ким Юнг Сан  математикадан лекция  укыган аудиторияне галимнәр киңәше залына әйләндергәннәр.  Иң әвәле шунда алып керделәр. Ни хәл итәсең, акыллы кыяфәт чыгарып галимнәр урындыкларына урынлаштык. Ректор ярдәмчесе әйтүенчә, без белем эстәгән чорда институтыбызда нибары өч профессор булса, хәзер аларның саны алтмышны узып киткән... Казанда калыккан иң күркәм  биналар –безнең вуз проектлары җимешләре,  кызганычка каршы, иң күрексез  биналар да безнең эш нәтиҗәсе, -диде ул. Күреклеләр исемлегенә “Колшәриф” мәчетен, “Корстон” , авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ФСБ ның яңа биналарын да кертте. Казандагы кырык вуз арасында  КИСИ  (хәзерге аты КГАСУ), кечкенәрәге булса да,  әллә ничә уку йортын “йоткан” гигант КФУ һәм спорт академиясеннән генә калышып, даими рәвештә спорт ярышларында өченче урынны яулый икән. Бу җәһәттән студентлары саны ягыннан күп тапкыр артык авиция, химия-технология югары уку йортлары  безнекеләр белән, сөйләүчебез әйтмешли “янәшәдә  тормый”. Без укыган чорда нибары бер спорт залы булса, хәзер биш  һәм бу казанышта сабакташыбыз, озак еллар проректор булып эшләгән, студент елларында Татарстан  җыелма воллейбол командасында уйнаган, бүген дә спортны ташламаган Самойлов Юрий Егор улының өлеше зур икән. Юра узган ел Италиянең Турин каласында ветераннар ярышында катнашып Динамо-КАМАЗ командасы составында  Татарстан исеменнән чыгыш ясаган һәм безнекеләр иң куәтле такымнарны, шул исәптән АКШ , Италия, Бразилия командаларын җиңеп беренче урынны яулаган. Шунысы да мәгълүм булсын, АКШ ныкында өч Олимпия чемпионы чыгыш ясаган...  Юра Егор улы Самойлов (ике метрлы гәүдәсе һәм ашкынышлы хәрәкәте өчен без аны “Самолет” дип йөртә идек), хозурыма килеп  зур кәнәгатьлек хисләре кичереп, “Дөнья чемпионы” булуын раслаган таныклыгы белән таныштырды . 
           Факультетыбыз комсоргы  Павел Чернов,  элек тә  әйдәребез иде, бу очрашуны да  тиешле югарылыкта ул оештырган. Төрле яклап шул игелеге өчен рәхмәтләр ява башлагач , “мин җитәкчелек кенә иттем, барысына да Ринат Гобәев  гаепле”, дип “акланырга” азапланды. Павел юллар төзү һәм автотранспорт  министры урынбасары булып эшләгәндә, шундагы мөһим бер  бүлекне Ринат Гобәев җитәкләде.  Безнең факультетташ министр алмашынгач, җай чыккан саен саф татарча “алла боерса” дип кабатларга яратучы Павел бүтән оешмага, Ринат исә үзен укытан институтка  укытучылыкка күчте. Сабакташлар белән очрашу уздыру нияте боларны кабат кулга кул тотыштырган.  Иң әвәле Ринат әфәнде адресларыбызны  табып ,хат аша безнең белән элемтә урнаштырды.  Хатта  символик күләмдә  акча җибәрү дә күрсәтелгән иде. Хәлбуки, ике  көн буе мәдәни программасы да каралган рестораннарда сыйлану, затлы автобусларда Казан эчендә һәм тирәли тарихи урыннарны зиярәт иттерү өчен ул кертемнәребез бокалдан бер тамчы сыман гына тоелды...Рестораннар бәгъзе сабакташларның  хәләл җефетләре  милке иде  булса кирәк,  берсе , опера театры тирәсендәгесе татарчага тәрҗемәдә  “Бәйрәм ишекләре” дип аталаса, икенчесенеке французча  язылышта булу сәбәпле, хәтергә эленмәде. Мәдәни программа шуннан гыйбарәт, япь яшь сылу гәүдәле, белмим кайларда кызынып   бронза төсенә кергән  тәннәрен вак-төяк чүпрәк кисәкләре каплаган туташларның  төрле-төрле биюләре....  Мәҗлесне алып баручы,   ыспай киенгән сылу гәүдәле, нәзакатьле, чибәр егетнең, борынына карганда яһүд  булса кирәк, саф татарча “Алмагачлары”н  җырлавы да  күңелгә   хуш килде. Менә бер заман алып баручыбыз “Зу-ля-ля” дип игълан итмәсенме... “Зөләйлә” ансамбле теле-экраннарда күреп ияләнгән киемнән пәйда булып иркен залны тәмам тутырды, бер буш почмак та калдырмады... Ниләр башкаруын әйтеп тормыйм, янымда утырган “Усть – Илим” каласының  ( Үз илемнән ясалгандыр инде бу исем) элеккеге мэре  Саша Юношев башын чайкаштырып, сагыш белән,
-                                       Болар татар эстрадасының йолдызларымы  инде? – дип кызыксынды...
-                                       Иң яктылары, -дип баш кактым .
     Сашканың , күзләре түгәрәкләнде.
      -      Шаяртасың? 
       -    Синең әле  безнең бүтән “йолдызлар”ны күргәнең  юк....
              Төрлебезнең тормышы төрлечә барып чыккан. Коддусов Хәбир үз төзелеш бизнесын булдырып, Татарстанда канат яра.  Ирек тә  үз төзелеш фирмасын барлыкка китереп, Уфа, Стәрлетамак,  Чаллы , Себерләрдә  юллар сала икән....... Ирекнең олы кызы фән докторы булып куйган. Аның якташы Эстәрлетамак егете Габдрәшитов Фоатның кызы да фән докторлыгына диссертация яклаган.  Минем әни марҗа, үзем дә марҗа , ә әти акыллы,  дип шаяртырга яратучы Людмила Беккер треста бүлек җитәкчесе булып эшләгән, аннары  улын укыту үз җилкәсенә генә  калгач, эшеннән китеп шәхси бизнеска күчкән. Хәзер өйдә утырам,    улым бик игелекле, тормышымны  кайгырта, әле АКШ тан дус кыз сугыла дип чылтыраткан идем, бер шешә  кыйммәтле коньяк, дилекатеслар тулы кәрҗин кертеп чыкты , ди .  
             Байтак егетләребез эре-эре түрәләр булып җитешкән...Казаннан Ильдар Фәйзрахманов, шундыйлардан. Ильдарның аерылмас дусты ,  заманында шәп бокс остасы,  Владимир Миллиардерович Махринский да, әле эшләп йөрим, дип, көрсенеп  куйды. Сабакташ ханымнарга, “миңа телефоннан шалтыратмагыз, барыбер ишетмим”, дип кисәтте. Алайса СМС язабыз дигәннәр иде, “кирәкми, мин аларны күрмим, шуңа укып та азапланмыйм”, диде. “Махра”, без аны шулай атый идек, кыяфәте белән һаман егетләргә биргесез . Анысы да монысы аның бабасы хәтәр кеше булган, башкалар балаларына коммунистик  исемнәр ( рухи евнух исемнәре ) биргәндә , бу кеше  коммунизм төзүче җәмгыятькә, дөресрәге “кызыл” режимга чакыру ташлап, улына Миллиардер дип исем куйдырган... Ул һәм Ильдар төнге  урамнарда тәртип саклауда  актив катнаштылар. Махринский тәртипсез “текәләр” төркемен эзләп таба, башта япа-ялгызы гына килеп сүз куша, сүгенергә ярамавын, урамда балалар, хатын-кызлар булуын тыныч кына искәртә. Тегеләр ачуланып, йодрыкларын хутка җибәрсә, ник туганнарына үкендерә. Кайчан, төркемдә аңа торышырдайлар каты чикләвекләр да табыла, һәм  ул очракта   сугышчан комсомол дружина төркеме белән гүяки җир астыннан  Фәйзрахман пәйда булып ( Ильдарны  бабасы исеме белән  Фәйзрахман дип  атый  идек),  “селтәнүле аңлашуга” “нокта” куя... 
            Үткәнннәрне искә төшерәбез. Кемдер бирегә килә алмаган украина егете Станиславның Ким Юнг Санга югары математикадан 17 тапкыр имтиханга керүен һәм кырыс остаз ахыр чиктә ике кулын күтәреп, “биреләм”, мин сезгә бер нәрсә дә өйрәтә алмаганмын икән, дигәнен, көлә-көлә искә ала. Әлмәттән  РСУ җитәкчесе булып эшләгән Альберт Шакиров, сабакташыбыз Заһидуллин Нурулланың биредә катнашкан  “акыллы әти кызы”    өчен  “саргайган” чакларын шәрехли...  Мәҗлесебез гөрләгән бер мәлдә телефон чылтырый,   бер сабакташыбыз, туган көнем булу сәбәпле килә алмадым , дип гафу үтенә. Юра Самойлов , түзми, зал уртасына атылып чыга һәм микрофонны кулына алып, әлеге егетне ялкаулыкта гаепләргә керешә.
-                     1972 нче елны Чаллыда төзү отрядында эшләгән чак, экскаватор ватылды , машина әрҗәсенә көрәк белән вак таш төйибез. Соскылы көрәкнең зурысы шахта көрәге дип атала. Без өч  егет шуның белән селтәнәбез. Ә бу,  штыклы көрәк алган да, без өч ыргытканда берне генә озата... Түздем-түздем дә моның үзен  кузовка күтәреп ыргыттым.
               Килеп туган урынсыз кискенлекне йомшару зарурлыгыннан  Павел Чернов  сөземтә ясый :
-    Аның генераль директор урынбасары  булып күтәрелүенә беренче этәргеч шул булды, дисең инде алайса, -ди ул, һәм дустыбыз туган көне хөрмәтенә бокалларны  чыңлатырга чакыра.
         Элла Морозова , визиткасын суза. Ачып укыйм. Баксаң  Эльвира Радомировна да  Оренбург калсындагы берләшмәдә генераль директор урынбасары булган... Роза Хәмитова АКШ яши булып чыкты , яһүд егетенә кияүгә чыккан. Динар Гатауллин, ярыйсы гына боксчы иде,  Алабуга каласының текә җитәкчесе булып куйган. Янә бер дустыбыз, пенсия яше җитү аркасында югары урыныннан  аткаруларына   рәнҗеп, Иреккә зарлана. Ирек җилкә сикертеп, гаҗәпләнү белдерә,
-   Белемең бар, тәҗрибәң җитәрлек, ач үз фирмаңны һәм рәхәтләнеп төзе Русия буйлата, кем комачаулый, -ди.
         Ирек чыгышы белән  Уфадан,бүлмәдәшем иде, минем белән   авылыбызга да кайтканы булган икән, әни хакында сорашты. Ул иң катлаулы техник фәннәрне  китапка күз йөгертеп чыгу белән үзләштерә, күңелендә бикли һәм теләсә кайсы укытучыбыз белән бәхәскә керә ала  иде. Аның белән сабакташлар да, галим укытучылар да хисаплашты. Ирек дөньяның иң атаклы  Гардвард, Оксворд атлы вузларына имтихан тапшырып укырга керә һәм шуларда  укый да алган булыр иде, -дип уйлыйм. Миңа калса аны Русиягә төзелеш министры итеп куйсалар, эһ тә итми ул вазифаны өстерәячәк... Ирек, үзенең хаклы булуына мөһер басуга тирән ышаныч белән  Саша Юношев атлы сабакташка борылып, “шулай бит” , дип , мөрәҗәгать итә. Әмма  авырдан гына укыган, әмма комсомол комитетына сайланып , иҗтимагый эшләрдә активлык күрсәтеп, карьера өчен әллә кайчан кар ера башлаган, Павел Чернов әйтмешли, арабызда иң зур дәрәҗәгә ирешеп, башы  пеләшләнгән ул дустыбызның  эш темасына  сөйләшәсе килми.
-   Мин мастер вазифасыннан керешеп, буш урында кала салып,  шуның мэры булдым, 33 предприятене хутка җибәрдем, -ди ул эре генә.  Һәм мин фәкыйрьгә мөрәҗәгать итә,
-   Рөстәм, әйдә  янәшә утырыйк әле, минем сиңа кайбер фотоларны күрсәтәсем килә.  Мин хәзер ялда, Казанга 90 яшьлек  әнине кайгыртырга кайттым, исәбем китап язу. Павел Черновтан, синең бу җәһәттән тәҗрибәң бар дип ишеттем ,  -ди. Хактан да Павел Чернов, Юра Самойлов һәм Ринат Гобәевләр белән  юлларым кисешкәләп тора.  “Нишлим микән” дип берәр проблема хакында авыз ачар хәл юк, алар инде ярдәм итәргә алынган да була...
            Саша фотоларын карыйбыз. Ул анда АКШ бизнесменнары , сенаторлары  белән бер табында. Янә бер фотода Кытайда ниндидер килешүгә кул куя...
- Өч катлы йортым бар, балаларга дүртәр бүлмәле фатирлар сатып алдым, укыдылар, эшлиләр, миннән бүтәнен сорамагыз, калганын үзегез булдырыгыз, -дидем. Минем исәп, әнигә яхшы караучы яллау һәм әз-мәз   илләр буйлап сәяхәт итү.  Студент чакта син бабаңнар шәҗәрәсе турында сөйләгәнеңне онытмадым. Ә бит минем дә дворян тамырлары юк түгел...
- Дөньяның үзәге Казанда, кайтып дөрес эшләгәнсең, -дидем.
         Институтта укыганда парлашучыларыбыз  булмады түгел. Шундыйлардан икәве мәҗлесебезгә рәхим иткән. Болар : инде телгә алган Латыпов Ирек белән  Лидия. Янә берсе  Мартьянов Гена белән Люда.  Генаның хатынын һәм кызы белән  кайсыдыр очрашуда күрешкәнем  булды, ә үзе белән 40 елдан соң гына сыртлардагы тузаннарны кагыштык... Нәкъ  әтисе төслегә әйләнгән Генка!.  Аның нинди дус  булуын аңлату өчен бер кыйсса сөйләми булмый.  Дүртенче курста укыганда, зачетлар, проектлар тапшырып йөргәндә сукыр эчәге китереп кысып, хастаханәгә эләктем. Хастаханәдә халык мыж, урын коридордан тәтеде. Операция уңышлы узды, атна ун көн дигәндә терелтеп , этеп-төртеп дигәндәй чыгарып та җибәрделәр. Хәлбуки  минем зачетлар, бер ике проект тапшырылмаган , ә  аларсыз имтиханнарга кертмиләр. “Бер ел күчми калам ,икән инде, дипломны ятлар белән яклыйсы була”, дигән фикердә ныгыдым... Имтиханнар өчен каралган ике атна узды-китте. Бүлмәдәшләр кышкы каникул таралышты. Дербышки бистәсендә яшәүче Мартьянов Гена көндә килеп минем хәлне белешә, проектларны эшләшә, зачетларны, имтиханнарны тапшырырга институтка бергә бара. Укытучы, эш биреп  каядыр ялгызымны калдырып чыгып китсә, тиз арада тиешле җавап –чишелешләрне табыша. Әлбәттә,  икәүләп керешкәч, эш җиңеләйде. Ике атналык каникулда аның булышлыгы белән барлык “коерык”лардан арынып, биш имтиханны да тапшырдым.  Генкага шуларны исенә төшерәм , ә ул  оныткан. Авылга безгә кайтканын,  клубта кино караганыбызня  сөйли, мәрхүмә әнием хакында сораштыра. Әле һаман эшли икән, Казан тирәсендә төзелүче “фәнни шәһәрчек” объектларын проектлау белән мәшъгул...
           Практика вакытында Искож заводы биләмәсендә эшләгәндә минем өскә ишелә язган кирпеч төягән арбаны ике- өч секунд тоткарлап  бәладән йолган Костя Комраковны башта танымый тордым. Ул гынамы,  Костя Комраков  күренмәдеме? –дип үзеннә сорадым.. Костя Мордовиядә яши, чәчләренә көмеш йөгергән, лаеклы ялга чыккан  , балык тотарга яратам,  диде...
          Икенче көнне Габдулла Тукай исемендәге мәйданга сәгать унда җыелыштык. Анда безне гидлы автобус көтә иде.  Казанны гизәбез. Башта татар бистәсенә юл тотабыз.  Кабан күле буендагы  ике катлы күркәм йортларда татар байлары яшәгән икән. Әни яклап туган тишле Фәесхан атлы туганыбызның да  ике катлы өе бәлки шушы тирәдә булгандыр. КИСИ да укыган чордан бирле аралашкан  шагыйрь Акъегетнең ( Рөстәм Фәйзуллин) әнисе Әминә апаларның да Үктәбр түнтәрешенә кадәр Казанда ике катлы өйләре булган... Татар бистәсен урагач, “урыс очы”на борылабыз.. Чират урыс дуәрәннәре йортларына  җитә. Әлбәттә аерма җир белән күк арасы һәм без  татарлар  файдасына түгел...Моны гид та ләззәт кичереп, ассызыклый... Бүгенге татар  һәм рус авылларындагы  аерма фонында, мондый гайре табигый контрастның нилектән икәнен, тарихи сәбәпләрен   тасдыйкълауны ул кирәк дип тапмый...
            Дөнья классик әдәбиятеннан билгеле, фәхешханәләрдә хезмәт күрсәтүче  туташлар чиркәү кушкан исемнәрен читкә куеп , “Мальвина” , “ Ивелина” һәм башка шундый  купшы, ялтыравыклы курчак, йолдыз,  чәчәкләргә хас исемнәре ала торган була . Төрекнең “Великолепный век” сериалы аша шул билгеле булды, гаремда хезмәт итүче  евнухлар (печелгән ирләр) дә, мөселманча исемнәрен читкә куеп ,  үзгә исемнәргә ( Сөмбел ага , Шәкәр ага  һ.б.ш.)  тиендерелгән..  Кемгә ничектер, әмма безнең татарда   кыз балаларга да , ир балаларга да мөселманча күркәм исемнәр урынына әнә шундый фәхишә һәм евнухларга хас, курчаккка, чәчәккә турыланган назлы  атамалар бирү эпедемия төсмерен алган. Миңа калса хәтта Ильнур, Ильназ кебек исемнәр дә артык “баллы”.   Әле бит “Тузик” ка охшашларын да кемнәребез генә кушмый...Корабны ничек атасаң ул шулай йөзәчәк, диләр. Әнә  бокс, яки кагыйдәсез  орыш-көрәш ярышларында катнашучыларның исемнәрен күрегез!  Чын мөселманча, кайсы Баһаветдин, кайсы  Сөләйман, кайсы Рәхим . Шуңа җиңәләр дә.  Евнух исеме белән андый  җиңү  яулау мөмкин түгел, әлбәттә... Автобусыбыз гиды хатынның да исеме һәм атасының исеме әнә шундыйрак сорттан иде. Бик каты кычкырып сөйли...Ә безгә аның булуыннан булмавы артык, чөнки  үзара сөйләшеп, аралашып бару кыйммәт. Гид кулында  микрофон булу сәбәпле, әлеге ханым  тормышыбызны шактый катлауландыра... Җитмәсә безнең сөйләшүгә дә эче дә поша икән,  шактый тупас тонда үзенә эшләргә комачау тудырмауны таләп тә иткәләп ала...
      Мин түзмим, ахыргы рәттән , аңа мөрәҗәгать итеп,
-                                       Начар ишетелә, катырак кычкырып сөйли алмассызмы? – дип сөрән салам.
            Сабакташ ханымнар ,кулларын бутап, “болай да колакны тондырып бетерә бит инде” дип, мине орыша башлый.
- Ул, катырак кычкырып сөйләгәч, теле  тизрәк арып, безне тынычлыкта калдырачак, -дип , акланам...
            Автобусыбыз Казанны гиздерә. Кала үзгәргән,  таный торган түгел һәм андагы иң гүзәл йортларның проектлары, ректор ярдәмчесе әйтмешли, йә институт көче, яки институтыбыз чыгарган проектчылар, архитекторлар иҗат иткән.  Инде Казанны да чыгып барабыз, ә алда безне Явыз Иван форпосты – Свияжск утравы көтә.  Күңелгә мөхтәрәм Әминә апаның янә бер, “Казан утлары”нда озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән улының , әлеге журналның 2011 ел, 12 нче санында бастырган  бер шигыре  искә төшә:                          

                                      *   *    *
Хурлык атавын күтәрү
Зурлык билгесе түгел!

...Бер бисмилла әйткән өчен
   Ике тапкыр төртенү!
        
           Без, шигырь укып , тыңлап үскән буын. Студент елларымда  әлеге шагыйрьнең  японнар сыман өч юллы(хокку) һәм дүрт  юллы (танка)  шигырьләр язып, “Нюанслар иле” китабы аша татар әдәби дөньясында   шау-шу уятуын хәтерлим... Булды сокланучылар, күккә чөючеләр. “Т.Я” 3 нче августында басылган Рәфыйкъ Юнысов мәкаләсеннән, әлеге ысулны Хәсән ага Туфанның хупламавы билгеле булды.  Минемчә, мондый шигырьләр язар өчен үзеңә дә бераз гына япон булырга, ягъни дзюдо, каратэ көрәше  мәктәбе  үтәргә һәм “бусидо” ( япон рыцарьлары -самурайлар кодексы) кушканны әз- мәз  булса да тотарга кирәк. Ә “бусидо” яшәү һәм үлемнең катгый  тәртибен билгели , һәр сүзне үлчәп сөйләүне, җенси тотнаклылыкны, лачынның  кеше ташлаган бөртекне ашамаганы сыман, түрәләр ыргыткан  бүләкләргә капланмауны һәм башка күп кенә нәрсәләр вә сыйфатлар таләп итә. Моннан тыш,   бусидо  үз әфәндеңә ук төзәүне рөхсәт итми...
           Свияжск утравы инде утрау түгел, ә ярымутрау икән  , аны күтәртелгән киң асфальт түшәүле  дамба белән “зур җир”гә ялгаганнар . Биредә төрле төрле чиркәүләр урнашкан... Студент чагымнан ук яхшы таныш, гаҗәеп якты кеше шагыйрь Әхмәт абый Гаделнең шушы юллары ирексездән хәтердә яңарды :
        
             Рус җиренә чиркәү килешә,
             Татарныкына – мәчет.
             Урыс җирен чиркәү күтәрә, -
             Татарныкын утыра яньчеп....

              Биредәге корылмаларның кайберсе , кызыл террор котырган елларда төрмә булып та хезмәт иткән.. Нәрсә дим : килдем, күрдем, аңладым...Шәт, бүтән юл төшмәс...
             Институтта беренче курста укыганда Явыз Иван яугирләре хөрмәтенә салынган мемориалга группабыз белән бару турында  бер укытучыбыз сүз чыгаргач,  сикереп торып, анда бармаячакмын һәм башкаларны да бармаска чакырам , дип , остарганымны хәтерлим. Ә бу юлы, дию пәрие оясы санаган  төбәккә теләмәсәм дә барылды... Дуслардан аерыласы килмәде, чөнки....Җитмәсә кайтуыбызга сый хөрмәттән сыгылган табын көтеп тора... Һәм анда һәркем ни  дә булса әйтергә тиеш...Истәлек өчен, видеоязмада калсын дип. Элеккеге Себер каласы мэры  Саша Юношев  комсомол чагындагы сыман  бик гайрәтле  сөйләде.  Аныңча Русия бик хәтәр алга бара, ә илдә төзелгән барча объектларда нәкъ менә безнең дәхелебез бар...Чират миңа җиткәч,   кабатландым, моннан ун ел элек узган  очрашуыбызга әзерләп килгән җырны янә сабакташларымның исләренә төшердем. Ул җыр рус телендә язылган,  эчтәлек  болайрак : Кайчандыр КИСИ га укырга килгәнбез   һәм безгә  анда шифер түбә   турында шигырь  бикләткәннәр. Укуны тәмамлап,  кошлар кебек таралышканбыз . Еллар узган, безне кабат КИСИ үзенә җыйган. Һәм  сизәбез, түбәбез әкрен генә шуыша... Әмма ул “барып җиткәнче”  бар да  әйбәт...

         (Искәрмә :  җыр кушымтасы оригиналда болай : “Тихо шифером шурша, крыша едет не спеша, пока едет , не доедет, всем нам хорошо...”)

среда, 11 июня 2014 г.

Әнигә әйтәм


Кайчак хөкем итә якын дуслар,
Сөйгән ярлар... Җиде ятлар да...
Япа-ялгыз газиз әниең килә,

Сине араларга, якларга!

Сабый чакта кызлар, малайлар бергә дөнья бетереп урамда уйнаганда маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, “әнигә әйтәм мин сине” дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр арабызда булмады да бугай, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына торган нәрсә иде ахрысы.
Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исә исәбе-хисабы юк. Безнең якта “Ана – казна” дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак ул – сиңа тормыш бүләк иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте – бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез. Ул һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да, яклаучың һәм аңлаучың.
Башлангыч мәктәптә укыганда сыйныфташым Госман белән авыл клубында кичен, качып кереп, “Кодин” дигән фильм караган идек. Ул да, мин дә ни гомерләр үтеп тә шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша алмый. Ул аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Егет мәхәббәтен очрата һәм әнисенә мөгамәләсе уңай якка үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап бәхетле елмаеп йокыга талган улының ачык авызына шуны китереп сала... “Бу – ялган, мондый әни булмый, ул бер җен карчыгы гына”, – дип сөйләштек без шунда дустым белән. Ихтимал, ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны Румыниядә бара иде.
Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста парта өчен тарткалашканда әлеге дә баягы шул Госман дусның кулына карага манып яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә тост әйткәндә дус шуны искә төшерде. Аның әнисе Мәгърүфә апа мине үз улыдай якын итә иде. Анысын исә икебез дә хәтерлибез икән.
Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга үскән чакта еш ишетергә туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана балалар арасына кереп, улының йә кызының дәрәҗәсен төшереп йөри. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә калдырулар булмады кебек. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип әйтергә яраса. 10 нчы сыйныфта район үзәге Сабада укыган чак, дүшәмбе көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә соңгы дәресне “тозлаштырам”. Хикмәте шул, интернатта яшәү туйдырды, күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә бер сәбәбе – элегрәк безнең Юлбат авылында “сөрән сугу” дигән гадәт бар иде. Киләчәктә армиягә алынуны күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта мәҗлес уздырыла. “Алмагачы” көенә гармун тартып, җырлар җырлап, җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай ярамый дип, тыймый.
Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр. Чакыртуга буйсынып, авылдан Сабага менеп, туганнарда тукталдым. Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, “десерт”ка мине уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге “тамада”ның да исәбе берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә бәлки тәртип шулай куелган булгандыр, шайтан белсен. Мин инде үз предметларын әйбәт белгән өчен кайбер укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, “чош сиңа”. Бары тик математик Бари ага, трактордан укыткан Исрафил абый һәм физкультура укытучысы Ильяс абый гына гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп тотып туплаган “запаслар” бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә “ут капты”. Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер белән дөмбәсләгәндә дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы ул-түгелме, өч тиен дә тормый, әлбәттә. “Гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган”, – дип “фаш” итүче дә табылды, ниһаять. Һәм шул мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул беркемнән рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләре планкасы, мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, Саҗидә апа, Мирзовна диешеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты. Әни “хөкемдарларым”ны һәм “хөкем” процессы шаһитларын берәм-берәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: “Тавышыгыз урамда, педогог иптәшләр. Коридорда ишегегез төбендә кәмит тыңларга техничкалар җыелган. Нәрсә бар анда дигән сорауга, берсе өерләре белән бер малайның әнәсен өшкерәләр диде. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык абруйлы шәхес табыла. Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүче булмады. Кем хокук бирде сезгә укучы балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педогогик алым?”
Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: “Киттек, улым. Монда бер акыллы кеше дә юк”, – дип белдерде.
Мин, нишлим икән инде дип, трактор буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш селкеп, “китә аласың” дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат тотучыбыз – шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде бугай. Димәк, фильмның яртысына җитешәм дә икән әле. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз кайтып җиттек.
Сабыр холыклы әнинең шулчакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын үзем әти булгач кына аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы турында кыек сүз әйтү җитүенә дә әти булгач төшенәсең икән.
...Әни колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм урыс теле укытучысы булып эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакытының һәрчак тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде, мәрхүмәкәй. Бер мәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә әллә нәрсәсенә җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, күрәсең, кырыс кына: “Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул”, – дип ычкындырды.
...Әнием хезмәт юлын унҗиде яшендә Теләче районы, Мәтәскә авылында укытучы булып башлаган. Шул авыл тумасы, атаклы классигыбыз Фатих Хөсни авылдашы, “Оргсинтез” берләшмәсендә ярыйсы гына дәрәҗәле урын биләүче танышым Гайфетдин әфәнде бәян иткән кыйсса да газиз әниләрнең уртак сыйфатын тәгаенли, ача, ассызыклый.
...“Мин карьера ясарга кечкенәдән керештем, – дип башлады Гайфетдин әфәнде хикәясен. – Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерым-аерым чиратка салмый чыгарсаң урамга сыймаслык. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар сарык көтүе көтәргә лаек дип таптылар. Өченче елны таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тыңгысызлый, әйдә, көрәшәбез дип тинтерәтә. Син миннән зур дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам – ектырмыйм гына бит тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә, йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора мин кичергән җәфаларны. “Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!” – дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы – яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне ышкый-ышкый: “Бүтән болай булмый”, – дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык комачаулый. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп ташладым. “Әйдәле! Утыр арбага!” – диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып, кабык арбага баскан, сыртын каезлап куалый бияне. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: “Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!” – дип, зур кытыршы учлары белән моны шап-шоп яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, сөяк сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бер мәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде.
...Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле, гармунда сыздыру, җырлап-бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге “дус” – Равил очрады. “Яшьти, тимә, гаеп миндә булган”, – дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. “Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? – дим. – Сикер суга! Йөз, колач салып!” Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары дип борылсам – әни. Шелтәләп, баш чайкый...”
Шелтәли әниләребез, орышалар безне, ачуландырган, үпкәләткән чакларыбыз да булмый калмагандыр. Дини риваятьләрдә әнисен рәнҗеткән һәм әнисе тарафыннан гафу ителмәгән кеше тәмугта яна диелә. Госман дус белән караган теге фильмда да бәлки шул фикер уздырылгандыр. Хәлбуки, француз классигы Оноре де Бальзакка мең рәхмәт, ошбу шомлы фаразны кире кагып, “һәр ана күңеле тирәнлегендә һәрвакыт гафу итү, бәхилләү табыла” дип язып калдырган.

вторник, 10 июня 2014 г.

Ялгызлык

Машиналарга утырып,
Җәяү киттем, ат белән;
Аерылыштык, лыштык-лыштык
Сөйләшербез хат белән...
Snowflake-i miss you(El gambrero remix) - El gambrero



Бар иде заманнар, Җир шарының теләсә-кайсы кыйтгасының теләсә-кайсы илендә иҗат ителеп, дөньякүләм танылган әсәрләр СССРда тиз арада урысчага гына түгел, ә анда яшәүче бик күп халыклар телләренә аударылып дөнья күрә һәм алар мөкәммәл китап сату системасы аша калаларга, бистәләргә, авылларга җәһәт җиткерелә иде. Киң китапханәләр челтәре дөнья казанышы саналырлык андый рухи кыйммәтләр белән һәр төбәкне тәэмин итте дип тә истә калган. Коммунизм төзүче халыкка дөнья сулышын тоеп яшәү тиеш саналган, күрәсең. Колумбия әдибе Габриэль Гарсиа Маркесның илебез укучыларына иң әвәле урыс телендә “Сто лет одиночества” дип ирешкән атаклы романы, озак та үтми татар телле укучыларга “Ялгызлык” исеме астында 100 мең тиражда килеп җитте. Һәм ул йөз меңне, кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды. Мондый хәл татар китабын укымыйлар дип акланучы каләмзатларыбызның тез астына орды һәм ихтимал ора торгандыр. Дөрес, хакыйкый әдипләр Гадрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Гариф Гобәй, Мөхәммәт Мәһдиев, Адлер Тимергалин, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Фәннур Сафин, Нияз Акмал , Эдуард Мостафин һәм башка кайбер авторларыбыз иҗатына ул чорда ихтыяҗ булды һәм хәзер дә бар дип чамалыйм. Әлбәттә, Гарсиа Маркесның татарча басылган романына ихтыяҗ зур иде. Бу ихтыяҗ белән тәрҗемә ителгән бүтән чит ил, урыс һәм үз татарларыбызның иҗаты ярыша алмавын танымый булмый. Дөрес, колумбияле әдип әсәрендә әле ул чорда безнекеләр артык тирән кермәгән өлкә - интим мөнәсәбәтләргә урын түрдәнрәк бирелгән иде. Романдагы кайбер тәфсилләүләрне өнәмичә, бәгъзеләр “Ялгызлык” атлы китапның исемен үзара әңгәмәләрдә “Ятсызлык” дип тә “ялгышкалады”. Уңышның төп сәбәбен бары тик интим мөнәсәбәтләргә кагылышлы тасвирламаларда гына дип санап, бик ансат кына популярлык казану максатында “күтәрелмәгән чирәм”не ермачларга ашыгулар да булды. «Казан утлары» («К.У.») журналын бу җәһәттән әләмче дияргә дә ярыйдыр, бәлкем? Анда чыккан “кәртинкә”ле әсәрләрнең барысын да санап тору зарурияте юк, кем әйтмешли, укыганнар болай да белә, ә укымаганнарга җиткерүдән фәтва аз. Алай да игътибарга аерата лаек кайбер үрнәкләрне сүз чынлыгы хакына әйтеп узмый да ярамас, юкса талант ияләребез моны санга сукмау дип бәяләп, “бездән көнләшәләр” дип авыз бүлтәйтергә дә күп сорамаслар. Әсгать Сәлахның мөкәммәл телдә язылган “Каеннар юлы” әсәре бу яктан байтак әдәбият сөючеләрне әсәрләндергәндер дип саныйм. Батулланың шулай ук “К.У.”да басылган “Так-күз”е (анда бер персонаж икенчесенә “Такбаш!” дип тә ычкындыра), Искәндәр Сираҗиның “Күкләр никахы” (әсәрдә җомга көнне мәчеттә намаз вакытында яңа өйләнгән мулла һәм Коръән укырга өйрәнергә килгән туташның җенси мөнәсәбәткә керүе бәян ителә), Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас”ы (анысы тирес өемендәге “өчпочмаклы мәхәббәт” уены белән хәтергә уелды), Марат Әмирханның “Гәүһәршад”ы (хан нәселеннән булган ханымның никахлы ире белән ничек “йоклавы” кыскача шәрехләнә) кыюсызрак, тыйнаграк, оялчанрак авторларыбызның борыннарына чиерткәндер дип санарга рөхсәт итегез.
Хәлбуки, “Ялгызлык” әсәренең көче, хикмәте, җәлеп итү егәре, миңа калса, җенси темаларда хөҗерләнүле фантазияләрдә түгел, ә башкада. Әсәрнең исеме үк укучыны бөтереп алды, рухын биләде. Күрәсең, һәр кеше ялгыз дигән фикер мәңге актуаль һәм шушы дөреслек укучыны үзенә тарта. Бер карасаң, кеше туганыннан бирле гел үз ишләре төрелешендә: гаилә, ясле, балалар бакчасы, мәктәп, институт, армия, производство, ашханә, ресторан, җәмәгать транспорты, һәртөрле тамаша заллары, стадионнар. Мандатка тиенсә – парламент даирәсе, бәлага тарса – төрмә мохите. Ягъни, кешегә тормышта ялгызлыкка форсат юк та кебек. Шәһәрдә кукуруз чәкәне сыман өйләрдә йөзләрчә күршеләр белән маңгайга маңгай очрашулар, урамында йөргәндә әлләкемнәр белән иңгә-иң бәрелешүләр, эштә, көнкүрештә мәҗбүри аралашулар. Авылда исә эш, мәшәкать күп һәм тормышны алып бару өчен авылдашларга бер-беренә таянмый җай юк. Ни соң ул ялгызлык? Аерылышу, үзең генә калумы? Ул очракта язма башына чыгарылган такмазада искәртелгәнчә, хат алышу форсаты кала лабаса. Элемтәне телефон, компьютер аша саклап була. Якыннарың, дусларың, хезмәттәшләрең булмау, гаиләң юклыкмы әллә ялгызлык дигәннәре? Фикердәшләрең, җандашларың, авыр чакта юатыр, яклар, тынычландырыр, гаебеңне аклардай дусларың булмаумы? Ара өзелүме? Ирексездән Хәмдүнә башкарган “Ялгыз каен” җыры, андагы “ялгыз каеннардан ялгыз иттең бит, җаныкаем” дигән юллар искә төшә. Миңа калса, ялгызлык – психологик халәт. Әйтик, шау-шулы мәҗлестә катнашучы парсыз кеше ялгызлыгының ачысын парлылар мохитендә шәбрәк тоя. Өенә кайтып ялгызлыгы белән бергә бер калгач кына ул ялгызлыгын онытып, җаны тынычлана төшә. Бар шундый карарлар, аны һәркем үзе генә кабул итә ала. Димәк, ялгызлык зарур да. Кул кушырып бер эшсез утыру, яки файдасыз, мәгънәсез эш белән гомер черетү дә ялгызлык сагышы упкынын тирәнәйтә бугай. Әйтик, оста кеше үз янәшәсендәге булдыксызлардан арып, үзен ялгыз дип хис итәргә мөмкин. Сәләтле бәндә – сәләтсезләр, уңган – хөрәсәннәр, белемле – наданнар, иманлы – имансызлар, талантлы уртакуллар арасында ялгызлык хисләреннән иза чигә торгандыр дип фаразлыйм. Узган ел язучылар җыенында, бөекләр мохитендә, мондый мәҗлескә лаек ук түгелмендер дигән шик белән урындыгыма сеңеп утырганда, трибунадан берәү арабызда катнашмаган каләмдәше Алсу ханым Нәҗмиеваны, аның томнар бастыруына ризасызлык белдереп, гаепләргә кереште. Мин ул сөйкемле ханымның татар теле укытучысы булуын, Сөембикә ханбикәгә һәйкәл салдыру идеясе белән янып йөрүен ишетеп белә, кайсыдыр журналда фотосын күргән, шунда басылган шигырьләрен дә укыганым бар иде. Аның бу җыенда катнаша алмавы гади, чөнки ул әлегә язучылар берлеге әгъзасы түгел. Мин инде әдәбиятчылар, ягъни әдәп ияләре мәҗлесендә өлкәнрәкләребез трибунадагы кешене, тәнкыйтьләнүченең биредә катнашмавын искәртеп һәм этика кагыйдәләрен исенә төшереп, кисәтерләр, туктатырлар дип көткән идем. Хәлбуки, артыма туры килгән титуллы, регалияле сакаллы бер өлкән әдип чыгыш ясаучыны хуплап, дәртле, көр тавыш белән кычкыргалап куйгалый һәм залда аның үрнәгенә иярүчеләр табылгалый башлагач, урындыгыма тагын да сеңә төштем. Чөнки төркем теләктәшлеге – хәтәр нәрсә. Хәер, шушы ук даирә үзем катнашмаган бер җыенда мине дә “мунча керткәннәр”, дөресрәге, “Мунча ташы” театры артисты әйтмешли, Тукай бүләген буена сеңдергән көр бер шагыйрь минем адреска, ихтимал, гомум хуплау шартларында да түгелдер, уклар аткан, һәм аның шул “кыю” чыгышына “К.У.” мәйдан биргән иде. Хуш, мондый куык очырулардан ир-атның укасы коелмас, кирәк тапса, җавапны башка урында бирер дип, узынучыны елмаеп кына тыңлаганнардыр. Ләкин бит бу юлы хатын-кыз шагыйрә рухына тукыну хут алды лабаса. Һәм чыгышка теләктәшлек күрсәтүчеләр дә күренгәли, ә ризасызлык белдерүчеләр юк сыман. Алсу ханымның гаебе – берлек члены да булмаган башы белән томнар чыгаруында икән. Мөнбәрдән ирештерелгән ризасызлыкны хуплаучыларның кытыгына шул тигән иде, ахрысы. Нәрсә соң инде бу, мөслимнәр әйтмешли, инәңнең койрыгы?! Күңелне ниндидер сагыш биләп, әллә нәрсәсенә яһүд шагыйре Шалом-Алейхемның “Бүкән булгач, нишләтәсең инде...” дигән җөмләсе искә төште.
Дин өйрәтүенчә, Хак Тәгалә һәр җан иясен парлап, Адәм ялгыз булмасын дип, аның кабыргасыннан Хәваны яраткан. Димәк, ялгызлык табигатькә хас түгел, ә кеше өчен гайре табигый хәл. Халык өчен дә шул.
Кайчандыр татар теле биниһая биләмәдә төп тел булган. Хөр халыклар гаиләсендә тигез хокуклы халыкара субъект булганбыз. Аннары ул статус җуелган һәм милләтебез рухын ятимлек сарган. Татар халкының бәгыре дә, Тукай күңеле дә төбе юк тирән ялгызлык упкыны тулы моңнан гыйбарәт түгел микән? Халкыбызның Тукайга мәхәббәтенең сере шундадыр бәлкем? Әгәр ул ялгызлык хисеннән иза чикмәсә, “шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы” дип белдермәс иде. Сәйдәш музыкасында да ялгызлыкка бәйле агымнар сизелә. Рөстәм Яхин романсларында да тоела алар. Даһилык һәм ялгызлык гел янәшә ахры. Хәлбуки, бүген милли рух бәреп торган татар музыкасы, татар җыры тыңлыйм дисәң, эш харап. Авыз, бугаз, бот ялтыравы белән алдыручы хатын-кыз, борын мыгырдатып, әче яки әби тавышлы тәләкә буйлы ир-ат җырчыларыбыз көннән-көн үрчи баралар сыман. Болар – төркем. Болар ялгыз түгел.
...Саба урта мәктәбендә мине тугызынчы һәм унынчы классларда математикадан укыткан Бари ага Ишалинның әйткән бер җөмләсе хәтеремнән китми. «Халкыбызның мәкальләре, әкиятләре, җырлары – аның үлмәс таланты, тирән зирәклелегенең проекцияләре», – дигән иде ул. Чагылышлары, ягъни мәсәлән. Онытмаган булсам, предметка яктылык көлтәсе юнәлтсәк, аның яссы экрандагы сурәте проекция була. Бүгенге татарча радио-телевидение ургылдырган “җырлар”, әдәбият, журналистика продукциясе, калкытылган сәер һәйкәлләр, трусик төшерешле сыра бәйрәмнәре, мисс конкурслары – бөтенесе дә ниндидер, ә бәлки кемнеңдер дип әйтү урынлырактыр, арт санының төрле ракурстагы проекцияләре булып аңлашыла.
Ләкин өметсез шайтан гына диләр. Бүген интернет шәхескә зур мөмкинлекләр ача. Дөньякүләм иң бөек композиторларның әсәрләрен тыңлау мөмкинлеге бар. Әйтик, Моцартның “Реквием”ын. Җырның ни икәнен искә төшерим дисәң, рәхим ит! Шәхсән үзем Лара Фабиан башкаруында “Адажио” атлы әсәрне тыңларга яратам. Видеоязмада караңгы сәхнәгә әлеге ханым ялгызы чыгып баса. Җырчының искиткеч матур тавышын музыка ишетелер-ишетелмәс кенә озатып бара. Менә бер мәлне зәвыклы концерт залын бизәгән гипс сыннар терелә башлый, картиналардагы образларга җан иңә. Җырчы йөрәк белән җырлый һәм аны йөрәк белән тыңлыйлар. Җырчының илаһи ялгызлыгы белән һәр тамашачының үз ялгызлыгы бергә-бер кала. Ихтимал, кеше хайваннан ялгызлыкка укталышы белән аерыладыр? Кемдер әйтер, Иблис тә ялгыз бит дияр. Бәхәс юк, бәндәгә сайлау иреге бирелгән.