Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 11 июня 2014 г.

Әнигә әйтәм


Кайчак хөкем итә якын дуслар,
Сөйгән ярлар... Җиде ятлар да...
Япа-ялгыз газиз әниең килә,

Сине араларга, якларга!

Сабый чакта кызлар, малайлар бергә дөнья бетереп урамда уйнаганда маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, “әнигә әйтәм мин сине” дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр арабызда булмады да бугай, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына торган нәрсә иде ахрысы.
Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исә исәбе-хисабы юк. Безнең якта “Ана – казна” дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак ул – сиңа тормыш бүләк иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте – бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез. Ул һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да, яклаучың һәм аңлаучың.
Башлангыч мәктәптә укыганда сыйныфташым Госман белән авыл клубында кичен, качып кереп, “Кодин” дигән фильм караган идек. Ул да, мин дә ни гомерләр үтеп тә шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша алмый. Ул аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Егет мәхәббәтен очрата һәм әнисенә мөгамәләсе уңай якка үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап бәхетле елмаеп йокыга талган улының ачык авызына шуны китереп сала... “Бу – ялган, мондый әни булмый, ул бер җен карчыгы гына”, – дип сөйләштек без шунда дустым белән. Ихтимал, ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны Румыниядә бара иде.
Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста парта өчен тарткалашканда әлеге дә баягы шул Госман дусның кулына карага манып яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә тост әйткәндә дус шуны искә төшерде. Аның әнисе Мәгърүфә апа мине үз улыдай якын итә иде. Анысын исә икебез дә хәтерлибез икән.
Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга үскән чакта еш ишетергә туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана балалар арасына кереп, улының йә кызының дәрәҗәсен төшереп йөри. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә калдырулар булмады кебек. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип әйтергә яраса. 10 нчы сыйныфта район үзәге Сабада укыган чак, дүшәмбе көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә соңгы дәресне “тозлаштырам”. Хикмәте шул, интернатта яшәү туйдырды, күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә бер сәбәбе – элегрәк безнең Юлбат авылында “сөрән сугу” дигән гадәт бар иде. Киләчәктә армиягә алынуны күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта мәҗлес уздырыла. “Алмагачы” көенә гармун тартып, җырлар җырлап, җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай ярамый дип, тыймый.
Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр. Чакыртуга буйсынып, авылдан Сабага менеп, туганнарда тукталдым. Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, “десерт”ка мине уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге “тамада”ның да исәбе берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә бәлки тәртип шулай куелган булгандыр, шайтан белсен. Мин инде үз предметларын әйбәт белгән өчен кайбер укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, “чош сиңа”. Бары тик математик Бари ага, трактордан укыткан Исрафил абый һәм физкультура укытучысы Ильяс абый гына гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп тотып туплаган “запаслар” бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә “ут капты”. Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер белән дөмбәсләгәндә дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы ул-түгелме, өч тиен дә тормый, әлбәттә. “Гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган”, – дип “фаш” итүче дә табылды, ниһаять. Һәм шул мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул беркемнән рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләре планкасы, мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, Саҗидә апа, Мирзовна диешеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты. Әни “хөкемдарларым”ны һәм “хөкем” процессы шаһитларын берәм-берәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: “Тавышыгыз урамда, педогог иптәшләр. Коридорда ишегегез төбендә кәмит тыңларга техничкалар җыелган. Нәрсә бар анда дигән сорауга, берсе өерләре белән бер малайның әнәсен өшкерәләр диде. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык абруйлы шәхес табыла. Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүче булмады. Кем хокук бирде сезгә укучы балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педогогик алым?”
Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: “Киттек, улым. Монда бер акыллы кеше дә юк”, – дип белдерде.
Мин, нишлим икән инде дип, трактор буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш селкеп, “китә аласың” дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат тотучыбыз – шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде бугай. Димәк, фильмның яртысына җитешәм дә икән әле. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз кайтып җиттек.
Сабыр холыклы әнинең шулчакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын үзем әти булгач кына аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы турында кыек сүз әйтү җитүенә дә әти булгач төшенәсең икән.
...Әни колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм урыс теле укытучысы булып эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакытының һәрчак тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде, мәрхүмәкәй. Бер мәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә әллә нәрсәсенә җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, күрәсең, кырыс кына: “Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул”, – дип ычкындырды.
...Әнием хезмәт юлын унҗиде яшендә Теләче районы, Мәтәскә авылында укытучы булып башлаган. Шул авыл тумасы, атаклы классигыбыз Фатих Хөсни авылдашы, “Оргсинтез” берләшмәсендә ярыйсы гына дәрәҗәле урын биләүче танышым Гайфетдин әфәнде бәян иткән кыйсса да газиз әниләрнең уртак сыйфатын тәгаенли, ача, ассызыклый.
...“Мин карьера ясарга кечкенәдән керештем, – дип башлады Гайфетдин әфәнде хикәясен. – Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерым-аерым чиратка салмый чыгарсаң урамга сыймаслык. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар сарык көтүе көтәргә лаек дип таптылар. Өченче елны таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тыңгысызлый, әйдә, көрәшәбез дип тинтерәтә. Син миннән зур дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам – ектырмыйм гына бит тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә, йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора мин кичергән җәфаларны. “Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!” – дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы – яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне ышкый-ышкый: “Бүтән болай булмый”, – дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык комачаулый. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп ташладым. “Әйдәле! Утыр арбага!” – диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып, кабык арбага баскан, сыртын каезлап куалый бияне. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: “Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!” – дип, зур кытыршы учлары белән моны шап-шоп яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, сөяк сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бер мәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде.
...Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле, гармунда сыздыру, җырлап-бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге “дус” – Равил очрады. “Яшьти, тимә, гаеп миндә булган”, – дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. “Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? – дим. – Сикер суга! Йөз, колач салып!” Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары дип борылсам – әни. Шелтәләп, баш чайкый...”
Шелтәли әниләребез, орышалар безне, ачуландырган, үпкәләткән чакларыбыз да булмый калмагандыр. Дини риваятьләрдә әнисен рәнҗеткән һәм әнисе тарафыннан гафу ителмәгән кеше тәмугта яна диелә. Госман дус белән караган теге фильмда да бәлки шул фикер уздырылгандыр. Хәлбуки, француз классигы Оноре де Бальзакка мең рәхмәт, ошбу шомлы фаразны кире кагып, “һәр ана күңеле тирәнлегендә һәрвакыт гафу итү, бәхилләү табыла” дип язып калдырган.

вторник, 10 июня 2014 г.

Ялгызлык

Машиналарга утырып,
Җәяү киттем, ат белән;
Аерылыштык, лыштык-лыштык
Сөйләшербез хат белән...
Snowflake-i miss you(El gambrero remix) - El gambrero



Бар иде заманнар, Җир шарының теләсә-кайсы кыйтгасының теләсә-кайсы илендә иҗат ителеп, дөньякүләм танылган әсәрләр СССРда тиз арада урысчага гына түгел, ә анда яшәүче бик күп халыклар телләренә аударылып дөнья күрә һәм алар мөкәммәл китап сату системасы аша калаларга, бистәләргә, авылларга җәһәт җиткерелә иде. Киң китапханәләр челтәре дөнья казанышы саналырлык андый рухи кыйммәтләр белән һәр төбәкне тәэмин итте дип тә истә калган. Коммунизм төзүче халыкка дөнья сулышын тоеп яшәү тиеш саналган, күрәсең. Колумбия әдибе Габриэль Гарсиа Маркесның илебез укучыларына иң әвәле урыс телендә “Сто лет одиночества” дип ирешкән атаклы романы, озак та үтми татар телле укучыларга “Ялгызлык” исеме астында 100 мең тиражда килеп җитте. Һәм ул йөз меңне, кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды. Мондый хәл татар китабын укымыйлар дип акланучы каләмзатларыбызның тез астына орды һәм ихтимал ора торгандыр. Дөрес, хакыйкый әдипләр Гадрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Гариф Гобәй, Мөхәммәт Мәһдиев, Адлер Тимергалин, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Фәннур Сафин, Нияз Акмал , Эдуард Мостафин һәм башка кайбер авторларыбыз иҗатына ул чорда ихтыяҗ булды һәм хәзер дә бар дип чамалыйм. Әлбәттә, Гарсиа Маркесның татарча басылган романына ихтыяҗ зур иде. Бу ихтыяҗ белән тәрҗемә ителгән бүтән чит ил, урыс һәм үз татарларыбызның иҗаты ярыша алмавын танымый булмый. Дөрес, колумбияле әдип әсәрендә әле ул чорда безнекеләр артык тирән кермәгән өлкә - интим мөнәсәбәтләргә урын түрдәнрәк бирелгән иде. Романдагы кайбер тәфсилләүләрне өнәмичә, бәгъзеләр “Ялгызлык” атлы китапның исемен үзара әңгәмәләрдә “Ятсызлык” дип тә “ялгышкалады”. Уңышның төп сәбәбен бары тик интим мөнәсәбәтләргә кагылышлы тасвирламаларда гына дип санап, бик ансат кына популярлык казану максатында “күтәрелмәгән чирәм”не ермачларга ашыгулар да булды. «Казан утлары» («К.У.») журналын бу җәһәттән әләмче дияргә дә ярыйдыр, бәлкем? Анда чыккан “кәртинкә”ле әсәрләрнең барысын да санап тору зарурияте юк, кем әйтмешли, укыганнар болай да белә, ә укымаганнарга җиткерүдән фәтва аз. Алай да игътибарга аерата лаек кайбер үрнәкләрне сүз чынлыгы хакына әйтеп узмый да ярамас, юкса талант ияләребез моны санга сукмау дип бәяләп, “бездән көнләшәләр” дип авыз бүлтәйтергә дә күп сорамаслар. Әсгать Сәлахның мөкәммәл телдә язылган “Каеннар юлы” әсәре бу яктан байтак әдәбият сөючеләрне әсәрләндергәндер дип саныйм. Батулланың шулай ук “К.У.”да басылган “Так-күз”е (анда бер персонаж икенчесенә “Такбаш!” дип тә ычкындыра), Искәндәр Сираҗиның “Күкләр никахы” (әсәрдә җомга көнне мәчеттә намаз вакытында яңа өйләнгән мулла һәм Коръән укырга өйрәнергә килгән туташның җенси мөнәсәбәткә керүе бәян ителә), Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас”ы (анысы тирес өемендәге “өчпочмаклы мәхәббәт” уены белән хәтергә уелды), Марат Әмирханның “Гәүһәршад”ы (хан нәселеннән булган ханымның никахлы ире белән ничек “йоклавы” кыскача шәрехләнә) кыюсызрак, тыйнаграк, оялчанрак авторларыбызның борыннарына чиерткәндер дип санарга рөхсәт итегез.
Хәлбуки, “Ялгызлык” әсәренең көче, хикмәте, җәлеп итү егәре, миңа калса, җенси темаларда хөҗерләнүле фантазияләрдә түгел, ә башкада. Әсәрнең исеме үк укучыны бөтереп алды, рухын биләде. Күрәсең, һәр кеше ялгыз дигән фикер мәңге актуаль һәм шушы дөреслек укучыны үзенә тарта. Бер карасаң, кеше туганыннан бирле гел үз ишләре төрелешендә: гаилә, ясле, балалар бакчасы, мәктәп, институт, армия, производство, ашханә, ресторан, җәмәгать транспорты, һәртөрле тамаша заллары, стадионнар. Мандатка тиенсә – парламент даирәсе, бәлага тарса – төрмә мохите. Ягъни, кешегә тормышта ялгызлыкка форсат юк та кебек. Шәһәрдә кукуруз чәкәне сыман өйләрдә йөзләрчә күршеләр белән маңгайга маңгай очрашулар, урамында йөргәндә әлләкемнәр белән иңгә-иң бәрелешүләр, эштә, көнкүрештә мәҗбүри аралашулар. Авылда исә эш, мәшәкать күп һәм тормышны алып бару өчен авылдашларга бер-беренә таянмый җай юк. Ни соң ул ялгызлык? Аерылышу, үзең генә калумы? Ул очракта язма башына чыгарылган такмазада искәртелгәнчә, хат алышу форсаты кала лабаса. Элемтәне телефон, компьютер аша саклап була. Якыннарың, дусларың, хезмәттәшләрең булмау, гаиләң юклыкмы әллә ялгызлык дигәннәре? Фикердәшләрең, җандашларың, авыр чакта юатыр, яклар, тынычландырыр, гаебеңне аклардай дусларың булмаумы? Ара өзелүме? Ирексездән Хәмдүнә башкарган “Ялгыз каен” җыры, андагы “ялгыз каеннардан ялгыз иттең бит, җаныкаем” дигән юллар искә төшә. Миңа калса, ялгызлык – психологик халәт. Әйтик, шау-шулы мәҗлестә катнашучы парсыз кеше ялгызлыгының ачысын парлылар мохитендә шәбрәк тоя. Өенә кайтып ялгызлыгы белән бергә бер калгач кына ул ялгызлыгын онытып, җаны тынычлана төшә. Бар шундый карарлар, аны һәркем үзе генә кабул итә ала. Димәк, ялгызлык зарур да. Кул кушырып бер эшсез утыру, яки файдасыз, мәгънәсез эш белән гомер черетү дә ялгызлык сагышы упкынын тирәнәйтә бугай. Әйтик, оста кеше үз янәшәсендәге булдыксызлардан арып, үзен ялгыз дип хис итәргә мөмкин. Сәләтле бәндә – сәләтсезләр, уңган – хөрәсәннәр, белемле – наданнар, иманлы – имансызлар, талантлы уртакуллар арасында ялгызлык хисләреннән иза чигә торгандыр дип фаразлыйм. Узган ел язучылар җыенында, бөекләр мохитендә, мондый мәҗлескә лаек ук түгелмендер дигән шик белән урындыгыма сеңеп утырганда, трибунадан берәү арабызда катнашмаган каләмдәше Алсу ханым Нәҗмиеваны, аның томнар бастыруына ризасызлык белдереп, гаепләргә кереште. Мин ул сөйкемле ханымның татар теле укытучысы булуын, Сөембикә ханбикәгә һәйкәл салдыру идеясе белән янып йөрүен ишетеп белә, кайсыдыр журналда фотосын күргән, шунда басылган шигырьләрен дә укыганым бар иде. Аның бу җыенда катнаша алмавы гади, чөнки ул әлегә язучылар берлеге әгъзасы түгел. Мин инде әдәбиятчылар, ягъни әдәп ияләре мәҗлесендә өлкәнрәкләребез трибунадагы кешене, тәнкыйтьләнүченең биредә катнашмавын искәртеп һәм этика кагыйдәләрен исенә төшереп, кисәтерләр, туктатырлар дип көткән идем. Хәлбуки, артыма туры килгән титуллы, регалияле сакаллы бер өлкән әдип чыгыш ясаучыны хуплап, дәртле, көр тавыш белән кычкыргалап куйгалый һәм залда аның үрнәгенә иярүчеләр табылгалый башлагач, урындыгыма тагын да сеңә төштем. Чөнки төркем теләктәшлеге – хәтәр нәрсә. Хәер, шушы ук даирә үзем катнашмаган бер җыенда мине дә “мунча керткәннәр”, дөресрәге, “Мунча ташы” театры артисты әйтмешли, Тукай бүләген буена сеңдергән көр бер шагыйрь минем адреска, ихтимал, гомум хуплау шартларында да түгелдер, уклар аткан, һәм аның шул “кыю” чыгышына “К.У.” мәйдан биргән иде. Хуш, мондый куык очырулардан ир-атның укасы коелмас, кирәк тапса, җавапны башка урында бирер дип, узынучыны елмаеп кына тыңлаганнардыр. Ләкин бит бу юлы хатын-кыз шагыйрә рухына тукыну хут алды лабаса. Һәм чыгышка теләктәшлек күрсәтүчеләр дә күренгәли, ә ризасызлык белдерүчеләр юк сыман. Алсу ханымның гаебе – берлек члены да булмаган башы белән томнар чыгаруында икән. Мөнбәрдән ирештерелгән ризасызлыкны хуплаучыларның кытыгына шул тигән иде, ахрысы. Нәрсә соң инде бу, мөслимнәр әйтмешли, инәңнең койрыгы?! Күңелне ниндидер сагыш биләп, әллә нәрсәсенә яһүд шагыйре Шалом-Алейхемның “Бүкән булгач, нишләтәсең инде...” дигән җөмләсе искә төште.
Дин өйрәтүенчә, Хак Тәгалә һәр җан иясен парлап, Адәм ялгыз булмасын дип, аның кабыргасыннан Хәваны яраткан. Димәк, ялгызлык табигатькә хас түгел, ә кеше өчен гайре табигый хәл. Халык өчен дә шул.
Кайчандыр татар теле биниһая биләмәдә төп тел булган. Хөр халыклар гаиләсендә тигез хокуклы халыкара субъект булганбыз. Аннары ул статус җуелган һәм милләтебез рухын ятимлек сарган. Татар халкының бәгыре дә, Тукай күңеле дә төбе юк тирән ялгызлык упкыны тулы моңнан гыйбарәт түгел микән? Халкыбызның Тукайга мәхәббәтенең сере шундадыр бәлкем? Әгәр ул ялгызлык хисеннән иза чикмәсә, “шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы” дип белдермәс иде. Сәйдәш музыкасында да ялгызлыкка бәйле агымнар сизелә. Рөстәм Яхин романсларында да тоела алар. Даһилык һәм ялгызлык гел янәшә ахры. Хәлбуки, бүген милли рух бәреп торган татар музыкасы, татар җыры тыңлыйм дисәң, эш харап. Авыз, бугаз, бот ялтыравы белән алдыручы хатын-кыз, борын мыгырдатып, әче яки әби тавышлы тәләкә буйлы ир-ат җырчыларыбыз көннән-көн үрчи баралар сыман. Болар – төркем. Болар ялгыз түгел.
...Саба урта мәктәбендә мине тугызынчы һәм унынчы классларда математикадан укыткан Бари ага Ишалинның әйткән бер җөмләсе хәтеремнән китми. «Халкыбызның мәкальләре, әкиятләре, җырлары – аның үлмәс таланты, тирән зирәклелегенең проекцияләре», – дигән иде ул. Чагылышлары, ягъни мәсәлән. Онытмаган булсам, предметка яктылык көлтәсе юнәлтсәк, аның яссы экрандагы сурәте проекция була. Бүгенге татарча радио-телевидение ургылдырган “җырлар”, әдәбият, журналистика продукциясе, калкытылган сәер һәйкәлләр, трусик төшерешле сыра бәйрәмнәре, мисс конкурслары – бөтенесе дә ниндидер, ә бәлки кемнеңдер дип әйтү урынлырактыр, арт санының төрле ракурстагы проекцияләре булып аңлашыла.
Ләкин өметсез шайтан гына диләр. Бүген интернет шәхескә зур мөмкинлекләр ача. Дөньякүләм иң бөек композиторларның әсәрләрен тыңлау мөмкинлеге бар. Әйтик, Моцартның “Реквием”ын. Җырның ни икәнен искә төшерим дисәң, рәхим ит! Шәхсән үзем Лара Фабиан башкаруында “Адажио” атлы әсәрне тыңларга яратам. Видеоязмада караңгы сәхнәгә әлеге ханым ялгызы чыгып баса. Җырчының искиткеч матур тавышын музыка ишетелер-ишетелмәс кенә озатып бара. Менә бер мәлне зәвыклы концерт залын бизәгән гипс сыннар терелә башлый, картиналардагы образларга җан иңә. Җырчы йөрәк белән җырлый һәм аны йөрәк белән тыңлыйлар. Җырчының илаһи ялгызлыгы белән һәр тамашачының үз ялгызлыгы бергә-бер кала. Ихтимал, кеше хайваннан ялгызлыкка укталышы белән аерыладыр? Кемдер әйтер, Иблис тә ялгыз бит дияр. Бәхәс юк, бәндәгә сайлау иреге бирелгән.

пятница, 30 мая 2014 г.

Югары Математика

              Илебез тарихындагы җан өшеткеч кырыс чорлар турында әле дә булса авылдашлар аһ итә, таныш-белешләр, якыннар искә алып көрсенә, язма чыганакларда һәм интернетта да мәгълүматка кытлык юк. Шунысы гаҗәп, сүз, фикер иреге буылган, әләкчелек бәйдән ычкынган, ачлык-ялангачлык, дөрес сүз әйткән өчен гомер өзелү, чагыштырмача иректән дә мәхрүм калып, ГУЛАГ тегермәнендә тарттырылу һәрдаим янаган тынчу шартларда ничек кешеләрдә иҗат ялкыны сүнмәгән, алай гына да түгел, дөрләгән соң? Мәхәббәт булганда, шалашта да оҗмах, дигән әйтем бар. Гаилә корганда мәхәббәт беренчел, әмма ул таркалмасын өчен матди якны кайгыртмый булмый. Җәмгыять белеме фәнендә “өскорма” һәм “базис” дигән төшенчәләр хәтергә уелып калган. “Иң алдынгы идеология”нең өстенлеген раслау, Ленин бабайның “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән күрсәтмәсен тормышка ашыру өчен җирлек, базис – зыялы катлам кирәк булган. Төгәл фәннәрне, чын гыйлемнәрне укытуга “шариковлар” яраксыз булу сәбәпле, бу эшкә “дошман сыйныф калдыклары”, ягъни затлы, зыялы нәсел вәкилләре тартылып, шуларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә илебездәге иң караңгы авыл мәктәпләре дә киләчәктә хәтта дөньякүләм танылырлык галимнәр әзерләүдә ышанычлы юл башы була алган. СССР дәүләтендә тора-бара бер-бер артлы корыч кою заводлары сафка баскан, ГЭСлар, ТЭЦлар, АЭСлар корылган, әледән-әле промышленнось гигантлары хутка җибәрелгән, яңа шәһәрләр төзелгән, зур-зур юллар, күперләр салынган, галәм яуланган, әдәбиятта фәнни фантастика жанры канат ярган.Студентлар аудиториясе - югарыматематика укытучысы күзлегеннән.Алгарыш шартларында техник вузлар модада булып, аларга керү өчен иң әвәле математиканы бишлегә белү таләп ителде. Шәхес өчен һава кебек зарур рухи ирек, миңа калса, математика дөньясында исән кала. Шаккаткыч хәл, математика кагыйдәләре каршында КПСС, аның Политбюросы, хәтта съезды карарлары көчсез. Әнә шул сыгылмалы һәм кыю теорияләре белән егәрле хөр математика биргән шартлы ирек киңлеге СССР остазларына яшәү мәгънәсе, талантлы шәхесләр әзерләүгә һәм дөньякүләм казанышларга ирешүгә юл ачкан. Түрәсен ачыктан-ачык Хак Тәгаләгә тиңләп, аны “бердәнбер” дип олылап, баш орып, башмагын ялап карьера ясаучы, ирешкән кәнәфиләренә тырнак батырып аннан мәңге китмәскә тыпырчынучы икейөзле хәсис бәндәләр тормышта очрый икән, белегез: алар, беренчедән, чыгышлары белән әтрәгәләм нәселдән, икенчедән, имансызлар, һәм, өченчедән, мәктәптә укыганда математикалары йомшак булган.Мин мәктәптә укыган дәвердә математиканы яхшы билгеләргә үзләштерүчеләр – фәһемле дип, ә начар үзләштерүчеләр, укытучым Бари ага Ишалинча әйтсәк, Мокытбайлар һәм Мокытдисәләр дип санала иде. Математикасы көчлеләргә башка төгәл фәннәрнең дә җиңел бирелүе исәпкә алынгандыр, әлбәттә. Хәтерлим, Юлбат башлангыч мәктәбендә арифметика серләрен төшендергән Сафия апа Гаянова – Казаклар авылы мулласы кызы, Сәлимә апа Шляпина – Әгерҗе яклары зыялылары нәселеннән, Сатыш сигезьеллык мәктәбендә математикадан укыткан Мулланур ага Таипов ишан нәселеннән иде. Саба урта мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыткан мөхтәрәм Бари ага Ишалин хакында, кайбер бәхәсле моментларга ачыклык кертү максатында, аерым тукталмый булмый.Ватандашыбыз, математика даһие Георгий Перельманның 2006 елда Нобель премиясенең математиклар өчен төрдәше булган Филбс премиясеннән, 2010 елда янә бер халыкара премиядән баш тартуы күпләрне шаккатырды, аны аңлый алмаучылар күп булгандыр. Хикмәт шунда, бу кешенең рухы математик дәрәҗәдә абсолют бәйсезлеккә ирешкән. Бездә, әлегә миннән лаеклыраклар бар дип, Тукай бүләгеннән, башка төрле кызыксындыру чараларыннан, хәтта мактау кәгазеннәндә баш тартучылар юк икән, димәк, номинантларны математикадан хәбәрдарлар арасыннан сайламыйлар. Татар әдәбиятында фантастика жанрын Фатих Әмирханнардан кабул итеп алып яшәткән, үстергән, “Миллият Сүзлеге” атлы олугъ хезмәт тудырган Адлер ага Тимергалинның таланты, олуглыгы бүгенгә кадәр тиешенчә бәяләнмәвен, танылмавын, бер генә бүләкләнүче әдипнең дә мондый гаделсезлеккә ризасызлык белдермәвен бүтәнчә аңлап һәм аңлатып булмый.Техник вузларда югары математика фәнен дүрт семестр, ягъни ике ел дәвамында сеңдерәләр иде дип истә калган. Әйтик, мин КИСИда укыганда, безнең курстан кырыклап студент беренче ике ел эчендә нигездә шушы фән аркасында коелып калды. Бу фәннән кореялы Ким Юнг Сан агай укытты. Арабызда рәсемгә маһирлар бар, дәверебездә кырыс укытучыларга шаржлар, карикатуралар төшереп, стена газеталарында чыгару гадәти хәл саналды. Күңелне күтәрә торган андый сурәт төшерү маһирлык таләп итә, әмма Ким агайны үзенә охшатып һәркем ясый белде: күзләр урынында түгәрәкләр, ягъни күзлек пыялалары, борын урынында ике нокта, авыз урынында – овал. Һәм шушылар башны гәүдәләндерәчәк түгәрәк эчендә калдырыла. Зур түгәрәк тирәсенә пеләш баш ялтыравын шәрехләүче сызыклар ясала. Ким агай Паркинсон авыруы белән җәфа чикте, башы, зур башына ияреп юантык бәләкәй гәүдәсе бертуктаусыз селкенеп торуга мәхкүм иде. Русча сүз запасы чикле, монысы миндәй авыл малайлары өчен бик кулай, уртасы күчәрле кара тактага очы-кырые юк формулалар, мәсьәлә чишелешләрен, әнә шул селкенүе аркасында акбурын артык кысып тотып, бик каты басып яза иде. Ким агайга предметны белмичә имтихан тапшыру мөмкин түгел. Билеттагы сорауларга җавапларны шпаргалка ярдәмендә күчереп килүгә аның исе китми. Аларны сөйләп чыгуга, ул сиңа берничә сорау бирә һәм берәрсен белмәсәң, тагын берне турылый. Анысында ык-мык килсәң, икеле куеп озата. Кемнеңдер үтенечен тыңлап, түрәме ул, башка хезмәттәшеме, үтерсәң дә компромисска бармый диләр. Аны яратмыйлар. Трамвайдан сугыпмы, тибепме төшергәннәр үзен дип тә сөйләделәр. Ләкин агай корыч холыклы, усаллыкны да, мескенләнү, күз яшьләре түгүне дә кабул итми, билгегә саран, өчлесе бүтән фәннән алган бишледән күпкә югары йөри. Саба урта мәктәбендә мине математикадан укыткан Бари ага Ишалинга мең рәхмәт, Ким Юнг Сан кабул иткән имтиханнарны беренче керүдә үк кайсын ерып, кайсын йөзеп чыктым лабаса!Барый ага классыбызда укучыларның әти-әниләрен белә, исемебез урынына фамилиябезне исемгә әйләндереп дәшә иде. Ирен читләренә һәрчак елмаю яшеренгән булыр, тавышы саф тенор, чыңлап, ике катлы мәктәбебезнең тәрәзәләрен зеңгелдәтүе истә калган. Бари ага районның иҗтимагый тормышында кайный, халыкара темаларга лекцияләр укый, үзешчән сәнгатьтә актив, халык театрында катнаша һәм “Зәңгәр шәл”дә Ишан ролендә Шәүкәт ага Биктимеровның үзен уздырмаган булса, рәхмәт әйтерсез. Мәдәният йортында фойеда музыка уйналса, ханымнарны вальска чакыра, бертуктаусыз комплиментлар сибә. Аның бер күзе күрмәвен, ике аягы протез икәнен, ихтимал, күпләр сизмәгәндер дә.Алга таба сүзне укытучыларым турындагы бер язмамның Бари абыйга баглы өлешеннән өзек китермичә дәвам итеп булмый. Зарур чигенеш өчен мөхтәрәм укучыларым, шәт, гафу итәр. “Саба урта мәктәбендә “Е” дип тамгаланган рус классы булып, ул сыйныф балалары, нигездә татар милләтеннән булсалар да, “урыслар” дип йөртелде. Ә А, Б, В, Г, Д классларында исә без – “татарлар” укыдык. Рус классында математикадан тәбәнәк буйлы, почык борынлы, юка гәүдәле шактый кырыс холыклы завуч ханым укытты. Өстәвенә, ул зур гына түрә хатыны да иде һәм тәртип бозган укучыларны линейкага чыгарып арт сабакларын укыту вазифасы директорда булмыйча, ничектер аңа күчкән иде. Аңа ярарга тырышучы хезмәттәшләре адым саен: “О-о-о, ул бит бик көчле математик”, – дип төчеләнәләр һәм аны тагын да купайту максатында без “татарларны” укыткан математик Бари ага турында: “Бари Ишалин надан бит ул. Аның күн тышлы бер дәфтәре бар, ул мескен шуны әйтеп яздыра, үзе берни аңламый. Дәфтәрен югалтса, эшли дә алмаска мөмкин, бичаракай”, – диләр иде.Әле күптән түгел бер сабакташымны очраттым. Сүздән сүз чыгып, мәктәп елларын искә алдык. Бари ага хакында авыз ачкан идем, “Е” классында, теге ханымда укыган “урыс” кордаш, тәкәллефсез генә: “Ишалин надан иде бит ул, аның шул бер дәфтәре булган, и ул шуннан диктовать итеп йөргән”, – дип ычкындырды.Янә бер истәлек: хисап фәненнән чыгарылыш имтиханында классыбызга әлеге “көчле” завуч кереп утырды. Унбиш минут үттеме-юкмы, математиканы “чикләвек урынына ватучылар”, шул исәптән мин фәкыйрегез дә, ике сәгать буе утырасы килмичә, эшләребезне тапшырырга керештек. Завуч безгә сабыр итәргә боерды һәм язмаларыбызны күздән үткәргәч, хәлнең үз файдасына бармавын чамалап, өр-яңа канун чыгарды:– Кемнәр дүртлегә риза, китә ала, бишле алыйм диючеләргә өстәмә эш бирәм.Мондый хәрәмләшү яшь күңелләребезгә хуш килмәде, әлбәттә. “Без билге өчен түгел, белем өчен укыйбыз”, – дигән булып, бик шәп кеше кыяфәте ясап, чыгып киттек.Завуч, безнең кәпрәюне өстәмә эштән курку дип бәяләп, Бари ага укыткан сыйныфны математикадан бишлеләрсез калдырган һәм бу “факт” янә мөгаллимебезнең “наданлыгын” раслаган.Икенче елны яз көне Байлар Сабасы урамыннан барганда, ипи кибете янында Бари аганы очраттым. Аңа таба ашыгам. Ул да каударлана. Ике кулымны кысып селки, аркадан кага:Р Берни әйтмә! Барысын да беләм! Математикадан имтиханнар тотып, син, аннары авылдашың Низам технический вузга кергәнсез. Рәхмәт, егетләр, йөземне ачтыгыз! – ди һәм, кинәт яшьләнгән күзләрен күрсәтәсе килмичә, ашыгып китеп бара. Соңгы күрешүебез булган, авыр туфрагың җиңел, рухың шат булсын, Бари абзыкай.“Т.Я.”да шушы язмам дөнья күргәч, тәэминатчы булып эшләүче дус хезмәттәшем, Барый абый Борис булган, ул керәшен иде, кызы да Зоя исемле иде аның дип белдерде. СССР чорында урыннарда ике генә сабан туе рөхсәт ителүгә карамастан, керәшен кардәшләр ныклык күрсәтеп, тыюлардан курыкмыйча Петровка авылында һәм бер атна чамасы вакыт үткәч Тәмтедә рәсми рөхсәтсез үз сабантуйларын төнлә уздыралар иде. Көрәш яратучы сабалылар мондый фидакарьлекне югары бәяли һәм керәшеннәргә карата мөнәсәбәттә ул чагылыш таба килә. Бари ага шул шартларда үз асылын нигә яшерәсе итте икән? Ошбу хакта кызыксынып, Тәлгат Нәҗмиевкә мөрәҗәгать иттем. “Юк, юк, Зояны алар балалар йортыннан алып үстергәннәр”, – дип чатакама килде мәшһүр әдибебез. Шул кызыксынуым хакында алтынчы сыйныфта мине физикадан укыткан, роно мөдире булып та эшләгән, бүген исә район тарихын язуга баш-аяк чумган Хәйдәр ага Хисамов ишетеп, Бари аганың үз кулы белән язган һәм имзалаган автобиографиясенең ксерокопиясен тапшырды. Ә аны тыныч кына укып та булмый...“Мин Ишалин Бари Тат.АССРның Сарман районы, Морбаш авылында 1908 елның 15/Iдә мөәзин-мулласемьясында туганмын. 1910 елда атам-анам холерадан үләләр. 1921 елдан 1924 елның сентябрь аена кадәр Чаллыда балалар йортында тәрбияләндем. 1924 елның сентябреннән 1929 елның июленә кадәр Чаллы шәһәре К.Маркс исемендәге педагогик уклонлы II баскыч мәктәптә укыдым”.Шулай башлана әлеге документ.Алга таба ул 1930 елда Совет Армиясе сафларына алынуын, кайткач туган ягында укытучы булып эшләвен бәян итә. 1937 елда Бари Мәрдан улы Казан пединститутына имтиханнар тапшыра, гаилә хәле буенча Каракалпакстан АССРның Турткуль шәһәренә китеп, укытучылар институтына укырга керә, физика кабинетына лаборант булып та эшкә урнаша. Укытучылар институтын 1939 елда бишле билгеләренә генә тәмамлагач, шәһәр мәктәбендә укыта, мәктәп директоры була.1941 елның 9 сентябрендә сугышка алына. 1942 елда каты яраланып, II группа инвалидлык алып, Каракалпакстанга әйләнеп кайта. Анда бер үк вакытта мәктәптә, педучилищеда һәм институтның әзерләнү курсларында математикадан укыта башлый, 1944 елда пединститутка укытучы булып билгеләнә, бер уңайдан физмат факультетының III курсына укырга кереп, аны 1946 елны тәмамлый. Шул ук елны пединститутның өлкән укытучысы итеп билгеләнә. 1948 елда малярия белән авырганнан соң, табибларның контроль комиссиясе карары нигезендә,климат алмаштыру заруриятеннән, Татарстанга кайта, Саба мәктәбендә завуч, директор булып эшли. 1958 елда, директор камытын салып, балалар бәхетеннән, укытучы гына булып эшләп, 40 ел хезмәт стажы тутырып, пенсиягә чыга.Автобиография 1977 елның 29 сентябрендә Бари аганың үз кулы белән язылып имзаланган...Гомере буе укытучы булып эшләгән әнием Бари аганы очучы-каһарман, Борис Полевой әсәре аша миллионнарга таныш Маресьевка тиңли иде. Минем өчен ул – чын зыялылык үрнәге, Математика дигән фәннең чиксез пространствосының югары катламнарын иңләп-буйлаучы хөр рухлы Кеше. Һәм ул шулай булып истә калды да.Татарча радио-телетапшыруларда вакыт-вакыт үзләрен, үз ишләрен, якыннарын зыялыга чыгарып чыгыш ясаулар булгалап тора. Югары математикадан хәбәрләре булса, һич сүзем юк, шулайдыр, бик мөмкин...