Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 4 июня 2013 г.

КҮБӘЛӘК КАНАТ ҖИЛПЕСӘ ...


        Үтмәс балта кимәк чабарга ярый...Кимәк сүзе төрекләрдә сөяк дигәнне аңлата.  Татарда  ул шул ук мәгънәдә  телгә алынган мәкаль тукымасында сакланып калган... Бу әйтем,  син юк кына дип санаган кешенең  дә тормышта үз урыны булуын һәм кирәге чыгу ихтималын  искәртә һәм  берәүдән дә йөз чөермәүне кайгырта.  Тарих сабаклары шуны раслый , дөньялар болганганда,  һәр тармактан, һәр  даирәдән үткеннәрне, затлыларны чүпләп юк итү,  аулау, читләштерү,  арчу хут алып, “сөяк чапкан  балталар”га  вакансияләр киң ачыла. Сер түгел, әле кайчан гына коммунистик вәзгыятьтән риза  булмаганнар, инде бүгенге шартлардан гаҗизлекләрен матбугат аша һәм пикет- митингларга чыгып   белдергәләп тора... Һәм киресенчә....Кичәге кып-кызыл ата коммунистлар бүген  миллиардерлар сыйфатында, буржуаз кыйммәтләрнең тугры сакчылары булып китте... Әлбәттә илебездә  тәнкыйтькә һәр өлкәдә дә җирлек җитәрлек...  Коррупция чәчәк атуы хакында  иренмәгән теләсә кем кайда гына тел чарламый ... Иномаркаларга сәрхүш хәлдә утырган эшем ияләренең кешеләрне бәрдереп качулары һәм кемлекләре ачыклангач та җавапчылыктан котылып калулары  хакында да матбугат чаралары армый талмый колак итен ашый. Әгәр кешеләрнең зурлыгын  алган керемнәре үлчәмендә бәяләсәк , халык хезмәтчеләре миллиардер депутатларыбыз вә җитәкчеләребез  бездән мең, ун мең тапкыр зур, күренә ә аларга карата без исә бөҗәк хәлендә калабыз... Аена биш мең тәңкәгә җан асраучы  авыл хезмәтчәннәрен күрер өчен аларга лупа кирәк булмагае...Ягъни фәлән миллионлык машинада җилдерүче “эре»ләрнең вак-төякне абайламавы ул күзлектән караганда һич тә гаҗәп тә түгел.  ”Чебен дулап тәрәзә ватмый” дигән мәкаль  дә бүгенге кешеара нисбәтләр яссылыгында  башкача аңлашыла  башлады...Гәрчә, галимнәр, дөньяның бер  почмагындагы тиешле урында, тиешле моментта күбәләк канат җилпегәннән, икенче тарафында давыл кубу ихтималын да кире какмый... Шулай булгач, кеше хәтле кешегә саграк кылану хәерле....
          Җитди бәла казалар гел-гел  адәм башына төшми билгеле. Хәлбуки, берәүне дә буш, мәхрүм калдырмаучы  тешкә тия, касыкка төртә  торган вак-төяк уңайсызлыклар дә адым саен очрап, сабырсызракларның тәмам үзәгенә үтә... Әйтик, мин фәкыйрьгә күптән түгел  Төркиягә барып кайту  насыйп булды. Казан аэропортында сәфәр чыкканда   ике , ә кайтканда, илебез очкычы килеп җитмәү сәбәпле дүрт сәгатькә  тоткарланырга туры килде...Әле бит аэропортка кергәндә һәм чыкканда , төрек кардәшләрдән аермалы буларак безнекеләр иренмичә, җиренә җиткереп, озаклап тәфтишлиләр...  Тырышлыкларына сокланасы  урында бәгъзеләр  моңа кыбырсый, янәшәмдә чират көткән бер пассажир, авызына төкереген җыеп озаклап  эзләнүләреннән  ләззәт табучы аэропорт хадименә ымлап,    “чистый геморрой булды бу” дип мыгырданды, янә берсе  , “их, универсиада чорында бүтән бер ни түгел, Казан аэропорты хезмәтен генә күзәтәсе иде” , дип уфтанды... Ә бит болай һич ярамый...Безнең бистә мәчете имамы бер җомгада , Аллаһе Тәгаләнең ризалыгын алу өчен нишләргә кирәк дигән сорауга, пәйгамбәребез г. с. ачуланма, дип җавап биргән, дип сөйләгән иде... Тагы нишләргә кирәк?- дип сораган шул ук кызыксынучы. Ул кабат “ачуланма, -дигән җавап ишеткән. Өченче тапкыр “тагын нишлисе” дигән соравына ул  янә шул ук җавапны ирешкән....”Гасабиланмау хәерле” дигән мәгънә борынлый  ошбу риваятьтән... Хактан да юк-бар өчен дә чәүчәләкләнү  урынсыз, чөнки  һәркайда һәртөрле вазифаларны  башкару нигездә  “үтмәс балталар” җилкәсендә. Мәгълүм ки, үктәбер түнтәрелеше илнең астын өскә китергәч,  җитәкче урыннарга  М.Булгаковның  “Эт йөрәге” бәянында тасвирланганча шариковлар менеп кунаклаган.. Нәтиҗәсе мәгълүм, миллионнар  канлы сугышларда һәм ачлыктан кырыла, җәбер-золымга, коллыкка һәм мәхбүслеккә, хурлыклы үлемгә, куркып, дер калтырап, әләкләшеп яшәүгә  дучар ителә... Төптән уйлап баксак, әле күптән  түгел Иделдә “Булгария” теплоходы бату сәбәбе дә ахыр чиктә  компетенсызлыкка барып тоташа...  Әйе, тормыш дәвам итә, Шариковлар ыруын   балалары, аннары  оныклары  алмаштыра тора. Коммунистик режим төкәнеп демократия җиңеп чыккач та җитәкчелек Шомбай сыман тунны гына әйләндереп киде  шикелле?  Хакыйкый Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм  икейөзлеләрне йөзе юклар алмаштырды дип язган иде...Миңа калса шул ук абзыйларның  икейөзлелеген йөзсезлек алмаштырды.  Ахрысы, ипиле урыннарны ятка бирмәс өчен  хакимият   ниндидер  җитди фәнгә таяна ...  Популяр язучы  Климов Г. П. серне ача төшә сыман,  аны “югары социология” дип тәгъдим итә.   “Князь мира сего” атлы  әсәрендә әлеге автор НКВД  структурасында барлыкка китерелгән 13 нче бүлекнең  нәкъ менә хакимияткә үрмәләргә сәләтлеләрне ( потенциаль көндәш-конкурентларны ) барлау һәм шундыйларның нәсел-ыруларын корыту юнәлешендә профилактик чаралар уздыру хакында тәсфилләп яза...Автор үзенең күп кенә хезмәтләрендә һәм әдәби  әсәрләрендә,теләсә кайсы  хакимияткә каршы гавәмне күтәрердәй, сүзе үтәрдәй талантлы, фидакарь кешеләрне  гомуми стандартка каулый , аларны яһүд каны катнашкан булуда гаепли,  психопатлар, гомосексуалистлар, лесбиянкалар, ягъни  дегенератлар ярлыгы тага һәм андыйларның урыны психатрия хастәханәсе дип хөкем чыгара... Автор  кара исемлегенә руханиларны да кертә. Аларга карата негатив фикерен дәлилләү өчен, ул Войничның “Кигәвен” романына мөрәҗәгать итә . Әлеге әсәрдә никахка кермәү  (целлибат , русчасы - обет безбрачия) тәртибен бозган кардиналның улы  революционер булып китә ләбаса... Революционер – хакимияткә кул озайтучы кеше...  автор хөкемендә - психопат... Кем белә, бәлкем  мәчет, чиркәү, синогаларны җимерү, руханиларны подвалларда ату, ГУЛАГларга озату әлеге автор бәян иткән “фәнни” нигездә оештырылгандыр... Автор предметны белеп яза сыман, чөнки НКВД  да хезмәт иткән, разведчик булган, аннары  үз ведомствосына биргән антын бозып  АКШ канатына астына сыенган, ниндидер , ЦРУ уздырган  “Гардвард проекты”нда катнашкан... Ул  үзенең НКВД таккан алтын пагоннарын  шул исемдәге әсәрендә  “Әтрәгәләм канатлары”  (крылья холопа)  дип тәгаенли. Аның  логикасы буенча милләтне череп таркалудан коткару өчен  беренче чиратта язучыларыннан, журналистларыннан,   башка интеллегенция вәкилләреннән  тазарту зарур.  Каләмзатларның 90 %ы   крәстияннәрнең   5 % ы   бозык буын калдыра дип белдерә   әлеге әфәнде...  Ирексездән, 1937 нче елларда югарыдан  төшерелгән  разнарядкаларда  әлеге  саннар нигез итеп алынмадымы икән  дип куешлы...
            Юлда буш вакытта укырмын дип,  танылган  доктор Владимир Курпатовның “ Невроз  озатуындагы гомер буйлата” ( С неврозом по жизни) китабын алган идем. Тормыш ыгы-зыгысына баш бирми яшәү өчен менә дигән киңәшче булып чыкты әлеге әсбап.. Мәшһүр доктор фикеренчә хайваннарның, аңнан азат булулары сәбәпле,  психикалары  сау сәламәт икән  . Дөрес, аларны да  котыртып, шашыну хәленә җиткереп була, ди ул. Ә кешегә исә даими неврозда калу өчен үз акылы да җитеп ашкан... Ул бит мең төрле борчулар, хәсрәтләр  эчендә үз үзен кимерүдән бушамый, тегендә ашыга, монда томырыла, анда йолкына, анысын аласы, монысын урнаштырасы , тегесенә җитешәсе бар, җитәкчесе эт итеп сүгәргә , хәләл җефете  буранын очырырга мөмкин , юлда ГИБДД хезмәткәре поскыныннан чыгып туктатуы мөмкин.. ЖКХ бәяләрне  даими арта, урамда барганда кемдер җилкәсе белән бәрелә, яки син ялгыш орынасың һәм артыңнан газиз әниеңне телгә алып   кычкыралар, көткән автобусың  вакытында килми, яки син соңарасың, яки каядыр барышлый “бөке”гә тарып,  соңарырмын дип борчылудан үтең куба  һәм башкалар , һ.б.ш.и. Ягъни акыллы булуының күн генә түгел, ә иләк ягы да бар.... Менә ни өчен ислам тәгълиматы адәм баласы хәсрәттә һәм акылы камил кеше дин тотарга тиеш , иманның яртысы сабырлык, ә икенче яртысы шөкерана итү дип өйрәтә,менә ни өчен имамнар өзми-куймый , ниятеңнең дөрес булуын һәм нәфес ярсуын  авызлыклауны беренче планга чыгара... Һәм менә ни өчен иң зур җиһад – үз үзеңне, ягъни нәфесеңне , ярсуларыңны җиңү  икән... Сүз дә юк, белемле   имамнар психотерапевтлык вазифасын  да  башкарып , җаннар тынычлыгын кайгырта ... Менә ни өчен өйдә укыган намаздан мәчеттә укылганы күп тапкыр өстен диелә икән...
             ”Чагыштыруга китсә...” атлы Зәки ага Зәйнуллинны кануный эзәрлекләүдән араларга теләп язган  мәкаләмдә ( Т.Я. №54, 23.04.2013) Григорий Петрович Климовның ( чын исеме Игорь Борисович Калмыков)  хакимияттә тик психопатлар утыруын дәлилләүче хезмәтләрен санаштырган идем шикелле.  Л.Н. Толстойның  “Дөнья белән акылдан язганнар идарә итә” дигән фикеренә  дә мөрәҗәгать итә әлеге автор ...Ә бер мисалы бигрәк тә  үзәккә үтте: нәни  гәүдәле ябык психик авыру ярсыса, шуны дүрт –биш таза санитар кулларында тотып тора  алмый дип яза автор. Кризис чорында пациентның җен көчләре уяна, имеш... Әниемнең дә сөйләгәне бар, яшь чагында, янгын вакытында зур сандыкны   берүзе  өйдән өстерәп алып чыгып, тыкырыктагы коры елга аша  сөйрәп, үргә меңгергән ул ...Ә икенче көнне сандыкны көч-хәл урыныннан  гына  кузгата алган. Г.П.Климов раславынча  мускуллары нормаль үскән кеше үз авылында , яки районында җиңүче була  ала, ә ил яки дөньякүләм ярышларда җиңүгә мускуллары  нормадан тайпылганнар гына ирешә ала... Җитәкчелеккә дә имеш ки бары тик нормадан тайпылган тилемсәләр генә ирешергә сәләтле......Әлбәттә  Г.П. Климов  ысулының  үз мантыйгы...Һәм ул миңа тамчы да ошамый. Чөнки үземнең дә  яхшымы яманмы тигез җирдә түмгәк чакларым булмады түгел. Кырыслык  та күрсәтми калынмагандыр, өрәгең каты дигәннәрен дә ишеткән бар, әмма  психик тайпылуга ук барып җителмәде кебек. Һәрхәлдә таныйсы килми мондый  диагнозны. Ә менә мөхтәрәм доктор  Владимир Курпатов фикеренчә  җитәкчеләр генә түгел,  акылы камил һәркем невроз белән кулга кул тотынып яши булып чыга... Ярсыткыч  сәбәпләр басымы әлбәттә, вазифага карап   үзгәрәдер, арта яки кимидер...Бәгъзе җитәкчеләрнең ычкына язып акыру бакыру- ярсулары, ә андыйларны мин үз гомеремдә  үзепеснең милләттәшләр арасында  аерата еш очраттым, кешегә каты орынулары, төрле әшәкелеккә барулары   хакында “Завтра” газетасында “Кессон авыруы”  дигән мәкаләдә  шактый кызык язылган. Әгәр су астына   төшкән водолазны   тирәнлектән артык тиз өскә калкытсаң басымнар аермасы үзгәрү сәбәпле моның башына бәрә,  сәләмәтлегенә , һәм хәтта психикасына да зыян килергә мөмкин икән...Мәкалә авторы фикеренчә, затсыз нәселдән чыккан түбән дәрәҗәдә йөргән бәндәне капылт югарыга күтәрсәләр, аның да акылы зарарлана, үзенең  ни кыланганын аңламау, шулай тиеш дип саный башлау котылгысыз .  Халкыбыз телендә “кыланышлары кырга сыймаучы” андыйларны, гафу итегез,  “....тан көрәк булган” дип бәяли...Руслар исә мондыйларга карата “из грязи в князи” дигән гыйбарә  куллана..
                     Кыскасы, беребез дә буш түгел, кемнең кем булуына карамастан  невроз белән кулга кул тотынып яшибез, һәм һәрдаим  этлек көтү халәтеннән арынмас  өчен   сәбәпләр җитәрлек һәм “ирешелгәннәр” чик булмаска да ошап тора.  Кызына, улына, сөяркәсенә, башкасына өчәр, бишәр миллион айлык хезмәт хакы оештырып, шуның өстенә миллиардлар урлап яшәүчеләрнең хәле  тагын да мөшкелрәктер дип чамалыйм. Бер эләктергәнне ычкындырасы килми ләбаса, тагын  умырырга укталыш якадан җибәрмидер  нәфесе котырган , ягъни психикасы какшаган әфәндекәйләрнең һәм ханым әфәндекәйләрнең...Кабергәчә кәнәфи бирмәс өчен көрәшләр дә шул хакка булып аңлашыла..  Ә ирекле матбугат әлеге теманы нигәдер гел куертып, халкыбызның юксыл  күпчелеген  үртәп, үчекләп, ярсытырга теләп азаплана кебек... Үзенчәлекле сынау-тест уздырмыйлармы дип тә шикләнеп куярсың...
              Төркиядә чук гүзәл Босфор ярындагы паркта якыннарым белән бергә ял иткәндә кырыбызга “Интерны” сериалының Фил атлы персонажына охшаган берәү  килеп, саф татар телендә сәлам бирде һәм “ татарча сөйләштегез  кебек тоелды”, дип кызыксыну белдерде. Бу егет  Казанда яшәгән һәм белмим, ничектер татар һәм рус телләрен шактый камил  дәрәҗәдә үзләштергән америкалы булып чыкты...Америкалылар, инглизләр ниндидер ят тел өйрәнүне хобби итәләр  дип  ишеткән бар иде анысы , тик ышанмый идем.  Хәлбуки,  Климов Г.П. америкалыларның яртысы  психик яктан сәламәт түгел дип тә яза... Әллә кайда, океан артында яшәүчеләрнең кулланылыш даирәсе тарайганнан тарая баручы   татар телен камил дәрәҗәдә өйрәнүе   рус белән сайрашып  гомер кичерүче  татар  өчен баш җитмәслек нәрсә, әлбәттә ...
            Нәкъ шул ук көнне  Истанбул каласында мәһабәт залда Тукай бәйрәме узды. Кичәне 5 яшьлек оныгым Әмирхан “Кисекбаш” поэмасын яттан сөйләп башлап җибәрде. Бер милләттәшебез , нишләп баланы  шулай интектерәсез, дип кызыма сәерсенүен  дә белдергән. Татарча мультфильм караганда үзе ятлаган ул аны, дип аклануга  ханымның  ышанасы килмәгән, татар баласының Тукай поэмасын ятлавын гайре табигый хәл санавыннан чигенмәгән... Бу бәйрәмдә Чуашстанның Урмай авылыннан килгән  Фәрит Гибадтинов җитәкләгән “Мишәр” балалар ансамбле дә катнашып,   милли җыр-биюләре белән   кичәгә милли бәйрәм рухы иңдерделәр....Фәрит әфәнде  өч мең йортлы Урмай авылында   рухыбыз- динебездән, гореф-гадәтләребездән, туган телебездән тайпылмый,  тормыштан тәм һәм ямь табып, татарның каймаклары булып яшибез дип белдерде...Ул әлеге кичәдән фотоларны интернетка шәхси сайтына элергә дә  өлгергән... Үз теленнән үз теләге белән баш тартып, балалары белән русча гына сөйләшүче  милләттәшләребез өчен урмайлылар үҗәтлеге, алардагы иман ныкълыгы һәм  Фәрит әфәнденең фидакарьлеге  сәер тоеладыр... Кемгәдер  бүгенге көндә татар баласының саф татарча, мөселманча, ата-бабасы рухына ятышлы  исем йөртүе дә  мәзәк тоелуы бик мөмкин. Газиз балаларына роботларга  ятышлы һәм дә фәхешханәләр өчен хас псевдонимнар  дулкынындагы  исемнәр кушу  алар өчен норма...
                  Кыскасы борчылыр, ярсыр, үрсәләнер  өчен сәбәпләрнең очы-кырые күренми. Һәркемнең  дә хисләрен гелән авызлыкта тота алмавы да табигый...Күбәләк хакында онытып, кирәкмәгәнгә күтәрелеп бәрелеп, күркәдәй кабарынып, көрәшче милләтпәрвәр, яки ил агасы роле уйнап, төрле фокус күрсәтеп  шаккатыручыларыбыз да юк түгел... Әмма, кемнәребездер тыныч кына , сабыр гына, тормыштан тәм һәм ямь табып һәм аңа ямь өстәп, халкына-милләтенә тугъры хәлдә, хәләл белән харамны бутамый  эшли һәм яши  белә...  Шундыйлар сүндерми өметне...

понедельник, 3 июня 2013 г.

ЧЫН ВӘ ЯЛГАН


                                            

                                                      Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә,
                                                      Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә! —

                                                                                                                    Габулла Тукай

 

            

               Дөнья гел болганып тора, кайда чын, ә кайда ялган икәнен аңышып өлгерешле түгел... Бигрәк тә тарих  дигән фәннең фәнлеге соңгы елларда көннән көн бәхәсле була бара. Хәер , Европада ул күптән фән түгел, ә әдәбиятка  иш санала бугай...Татар халкын кеше ашаучылар буларак тәкъдим иткән  6 сыйныф мәктәп укучылары өчен  академиклар  А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков иҗат иткән, Русия мәгариф министрлыгы дәреслек буларак кабул иткән  “Ватан тарихы”( История Отечества) белән танышкач, европалылар хаклы дияргә генә кала. Ата-бабаларыбыз рухын рәнҗетүче әлеге “ хезмәт”кә ризасызлык белдереп мәхкамәгә мөрәҗәгать  иткән  милләттәшләрнең өметләре акланмады, Русия Фемидасы  авторларны хаклы дип тапты.  Шул ук вакытта  милләттәшебез Зәки ага Зәйнуллинга карата   “Звезда Поволжья” гәҗитендә басылган  һәм  югарыда  китерелгән  сүрәткә  шәрехләмәне хәтерләткән “Россия глазами татарина” дигән язмасы өчен җинаять эше кузгатылды...
             Югыйсә,   “Мин –рус,  кайда мин, анда Русия” исеме астында  интернетка эленгән сүрәтләрнең иң шөкәтсезе  бусы түгел. Анда, шушы шигарь астында һәр ике җенес вәкилләренең  олы һәм кече йомыш  үтәүле, ачыктан ачык рус милләтен хакәрәтләүне максат иткән  “иҗат җимешләре”  байтак .  Шәхсән үзем Зәки аганың шау-шу тудырган  язмасын хупламасам да,     бүгенге  шартларда, аны канун киртәсенә сыя  дип чамалый идем.  Әгәреңки сыймый икән,  эшне иң әвәле интернетны телгә алынган төр рәсемнәр галериясеннән тазарту һәм авторларын,  нинди милләттән булуларына карамастан тәртипкә чакырудан   башлау дөресрәк булмас иде микән соң  ? 

 

             Бүген Голденков Михаил Анатольевичның  Русиядә  кабул ителгән рәсми тарихка  чапырыш  эчтәлекле китаплары ирекле сатылуда, ә   интернетта аларның бәяләре һәм алдыру тәртибе  бәян ителә. Быелның 28 март санында басылып чыккан “Звезда Поволжья” газетасында Вадим Ростовның ( асыл исем-фамилиясе Вадим Деружинский) “Рус милләтенең йөзе” ( Лицо русской национальности) дигән күләмле язмасында Русиянең рәсми тарихы кире кагыла һәм автор, ил  генетиклары уздырган   анализларга  сыгынып,  руслар славяннар түгел,  ә угро- финнар , мордва-мукшылар дип белдерә. Шул ук газетада  басылган “Бу русныкы  булмаган  рус теле”( Этот  нерусский русский язык) дигән мәкаләдә  шушы ук автор  рус телен – славян теле дә, Русь теле дә түгел дип  чатакама килә...Аның башка күп кенә  язмалары  үзе  гамәлгә куйган матбугат чарасы (Аналитическая газета “Секретные исследования”) кысасында   интернетка  да эленгән.  “Тарихка тәэсир итү күәсенә ия  милли ялганчылык” (Национальная лживость как фактор истории) атлы мәкаләсендә   Вадим  Ростов,  бәхәсле фикерләр тулы тарихи чыганакларга таянып,  илебездә бүген  киң таралган караклык, ришвәтчелек, коррупцияне русларның “ милли сыйфаты” -  ялганчылыкка кайтарып калдыра, һәм фикерен дәлилләү өчен рус халык әкиятләрен һәм Пушкинның киң җилкәле татарның башын кисү турында юллары бар  әсәрен дә эшкә җигә... Әлеге авторның  татар тарихына,  Алтын Урдага карата салулаган бәяннары да шактый үзенчәлекле . Кыскасы,.   Вадим Ростов  шәрехләмәләре һәм ул мөрәҗәгать иткән чыганаклар  белән танышкач, СССР   чорында әйләнештә йөргән  “ә милиция кая карый?” дигән риторик сорау да  күңелдә кымырҗап ала... Хәлбуки, Тишков институтының милләтебезне дәүләт дәрәҗәсендә дистәләрчә кабиләләргә таркату омтылышы искә төшә дә, явыз ниятнең шул ният итүчеләрнең үз башларына һич уйламаган тарафтан үзенчәлекле әйләнеп кайтуы мәллә  соң бу,дип тә көрсенеп куясың...                    
              Шәхсән, угро-фин токымына кардәш булуның  һичбер  кимчелеген, начар ягын тапмыйм. Финнәр –чиста, пөхтә  һәм матур халык, илләре искиткеч тәртипле һәм күркәм.  Көяз балтыйк буе халыклары  да шул нәселдән.      Ә  рус  халык җырларын   үзәкләрне өзәрлек итеп кабатланмас  аһәңдә  башкаручы   талант иясе Надежда Кадышева, мәгълүм ки,   мордва милләтеннән. Мин институт тәмамлагач, өч ай Мордовиядә эшләдем һәм рәсми рәвештә мордва дип  тәгаенләнгән  мукшы һәм  эрзя халыклары  вәкилләре белән аралаштым. Салам төсендәге чәчле, эре таза гәүдәле матур күркәм кешеләр дип истә калдылар... Әлбәттә араларында  кара чәчлеләре дә шактый иде. Җирле мишәр кардәшләр хакында, “башмагының табаны тишек булса да, өстен ялтырата” дип шаяртулары   истә калган . Юл мастеры буларак,  юл эше каралган трасса буенча кышын  вак таш ташыту минем җилкәдә иде... Үзбушаткычсыз әрҗәле  йөк машиналарын эксковатор чүмече белән бушатырга туры килде. Эксковаторчы  Габдрәшитов
( исеме онытылган) агай белән бергә авылларда, җылынып чыгар өчен  аның таныш-белешләре  өйләренә кергәләдек. Мукшылар-кунакчыл, ачык күңелле халык ,  йортлары  нигездә алты почмаклы, мичләре  алагаем зур, астында ванна керер , юыныр өчен   шактый  зур уентысы   бар. Капка -койма тотуга игътибарлары әлләкем түгел, ихаталары  нигездә ике корылмадан -өй һәм абзардан  гыйбарәт иде, ул чорда. Дөрес,  Рузаевка шәһәренә якын сортлы алма үстерүче  бай совхозда коймалар биек, хәтта өстән чәнечкеле чыбык та  тарттырылган иде дип истә калган...
         ...Бер үк эчтәлек төрле формада төрлечә тәэсир итә. Әйтик  нәфис сүз остасы һәм сатирик Задорновның  руслар  турында сөйләгәннәрен тамашачы рәхәтләнеп көлеп, яратып  кабул итә.  Ә ул ирештергән  мәгълүматны    башка берәү   тиледән туры хәбәр дулкынында  җиткерсә,  монысы  ярсулы ризасызлык тудыра... Хактан да, яһүд  турында яһүд усал шаяртканда  башка милләт вәкиленең шул  дулкында  темага кысылуы, аны ат дагалаганда  ботын кыстыручы   бака  хәленә  куя...Русны рус, татарны татар, мукшыны мукшы  тәнкыйтьләсен, сүз юк,  әләм кулларына,   кардәшләрнең үзара тукмашып тузан кагышуы рухи сәламәтлеккә файдалы. Ә әрсезләнеп  синең милләтең хакында  ятлар  остаруы  күңелгә сары май булып ятмый... Тулаем милләтләрне гаепләү, хәкарәтләү  СССР шартларында, һәрхәлдә  безнең заманда хупланылмый , ә сатлыкҗанлыкта гаепләнеп илләреннән сөрелгән  кырым татарларын , Кавказның мөселман халыкларын  искә төшермәү , белмәмешкә салыну   мәхкүм санала иде кебек.   Аерым милләткә карата  тел озайтудан фашизм һәм сталинизм исе аңкый, тарихка артык ерак кермәгән тәкъдирдә.  Ә Вадим Ростов бәян иткән  русларга карата уздырылган “генетик эзләнүләр” һәм бәхәсле фаразлар  мин фәкыйрьне хафага сала, чөнки,  аның язганнары хак булса, моны без татарга карата  күчереп арканлаулары да бик мөмкин. Ә аннан нәрсә килеп чыгасын бер Хак Тәгалә генә белә булыр ....Мишәрне - болгар,яки мари,  типтәре -  башкорт, казан арты татарларын –чуаш  яки ар дип  нәтиҗә чыгаруларын көт тә тор. Һәм мондый  “эзләнү”ләрдә сәяси заказ ,  алдашу - буташтырулар булмас дип кем гарантия бирә ала?...
          Әлбәттә, тулаем рус халкын  А.А.Агафонов, Р.Б.Рыбаков һәм аларны хуплаучылар белән генә тиңләштерү гадел булмас...Андыйларга  кискен бәяне әлеге милләтнең алдынгы  вәкилләре кайчанда булса  бирми калмас әле дип өметләник. Ә бит русның  бәһа биргесез шәхесләре дә  бар... Җөмләдән , мөхтәрәм профессор Жданов Владимир Георгиевич...  Халык арасында армый - талмый  дәгъвәт белән шөгылләнүче ул фидакарь зат  белән  тиңләшерлек  имамнар барлыгы миңа мәгълүм түгел...  Ул, ислам тәгълиматы  тыйганнарның барчасын да тыю ягында. Владимир Георгиевич  исерткечләрнең һәм җенси тотнаксызлыкларның  котычкыч нәтиҗәләргә китерүен  фәнгә һәм мантыйкка таянып шул кадәр үзәккә үткәзеп дәлилләп сөйли ки, тын алырга кыймый  тыңлыйсың. (Кызыксынучыларга,  үтемле вәгазьләре  белән интернет аша да таныша ала) Аракының күзгә зарары турында сөйләгәндә алкогольнең канга тәэсире һәм күздәге нечкә кан тамырларының шул сәбәпле ниләр кичерүе  турындагысын мин шуннан табып тыңладым  ... Алкашларның борыннары кызарып, зәңгәрсулануы сәбәбен дә ул кара тактага сызып күрсәтә-күрсәтә тзсфилли. Кыз килеш кияүгә чыгу мөһимлеген профессор телегония дигән фәнгә таянып  бәян итә.  Тарихи факт, Мартон фамилияле дәрәҗәле бер  инглиз шәп токымлы атын зебра белән кушылдыра. Әмма бия колынга узмый. Ничәдер елдан соң ул әлеге шәп нәселле ак  бияне  токымдаш  айгыр белән кавыштыра. Бу юлы колын туа. Әмма тәнендә зебраныкы сыман сызыклар ярала. Беренче  җенси мөнәсәбәт,   эзсез узмавы хакында профессор әфәнде  кошлар һәм кешеләр тормышыннан да мисаллар китерә. Һәм “телегония”не халыктан мәгълүм максатлардан чыгып  махсус яшерәләр, ялган фәнгә чыгаралар  дип саный.
                   Мәгълүм ки,  шәригатьтә  зина кылуны зур гөнаһ санау белән  белән генә чикләнмичә, моңа карата каты җәза да каралган. Христиан дине дә зина кылуны (прелюбодеяние)  әшәке гөнаһ (смертный грех) дип таба.  Жданов  фикеренчә беренче тапкыр “ялгышучы” кызларыбызның партнерлары  хәмер, яки наркотик кулланган  булса,  ә бит ялгышулар күп очракта айнык  баштан килеп чыкмый, бу  хәл  аның киләчәктә  туачак барча балаларына да тәэсир итәчәк...  Русиядә халык кимү , гарип балалар арту әлеге профессор бәянында   җенси тотнаксызлык проблемасына да кайтып кала. Русның бу профессоры ислам динен, мөселманнарны гаепләүдән  ерак тора,  лекцияләрендә мөселманнарны хөрмәт белән үрнәк санап   искә ала. Ул төрле сорттагы  “ирекле мәхәббәт”кә армый талмый кодалаучы массакүләм мәгълүмат чараларын  гаепли...Наркотикларны тыйган атлы шау-шулы акцияләрне аларны пропагандалау өчен уздырыла дип  белдерә...
               Татарда “сиңа ялган, миңа чын” дигән гыйбарә бар..Мәкаләмдә бәян ителгәннәрдән дә кайсын чынга алу, ә кайсыларын кабул итмәү , әлбәттә инде мөхтәрәм укучылар  ихтыярында....

среда, 8 мая 2013 г.

БАР ДА ЧАГЫШТЫРУДА БЕЛЕНӘ


                             
           Мәгълүм ки,  татар язучысы , отставкадагы полковник Зәки ага Зәйнуллинга карата  “Звезда Поволжья”  газетасында  басылып чыккан « Татар күзаллаган  Русия ” (Россия глазами татарина) мәкаләсе  өчен   җинаять эше кузгатылды.  Хәлбуки демократик Россия шартларында Татарстанда, инглиз әдибе Оруэллча әйткәндә “фикер җинаяте” өчен  эзәрлекләү   - беренче генә очрак  түгел.  “Мирас” журналында басылып чыккан “Борборосс инкыйразы” пьесасын тикшерүгә әдәби тәнкыйтьчеләр урынына  хокук сагындагыларны  җәлеп итү прецедентын   республиканың рәсми мәгълүмат чаралары яктыртуынча мәгълүм  татар әдипләре тудырышты  булып аңлашылды...  Зәки агайны матбугатта басылган мәкаләсе  өчен   хокук саклау органнарына мәшәкать арттыручылар да шулармы,  алар үрнәгенә  бүтән эргәдәгеләр иярдеме, бу юлы сәхнә артындагылар  әлегә матбугатта тәгаенләнмәде... Кайчандыр, 1990 да ук,  “Илгә Иблис ия булса”  атлы мәкалә басылгач  (авторы Фәүзия Бәйрәмова,) ,  суд карары нигезендә  “Алтын Урда” атлы газета чыгудан туктаган иде...  Янә килеп Ирек Мортазинны, язмаларын    “социаль төркем - хакимияткә карата нәфрәт уяту”да гаепләп җинаять җавапчылыгына тартылуы  тарихка кереп калды... Ягъни прецедентларга кытлык юк.  Кануный җирлектә гариза килеп кергәч, хокук органнарына  чара  күрми булмыйдыр... Ирексездән мәрхүм В.С.Черномырдинның, кычытмаган җирне кашымаска кирәк, дигәне хәтердә яңара... Хәлбуки, һәрнәрсә чагыштыруда беленә   диләр.  Ошбу фәлсәфи фикерне нигез итеп алсак , рус язучысы  Петухов Юрий Дмитриевич хезмәтләрендә, бигрәк тә аның Мәскәүдә, 2004 нче елда “Галактика” нәшриятында басылып чыккан шәп тышлыклы бүгенге тормышны утка тоткан  “Геноцид. Общество Истребления” атлы калын китабында яңгыраган  гаепләүләре  фонында Зәки ага мәкаләсе дә, телгә алынган бүтән милләттәш авторлар язганнар да дөм югалып  кала... Әле бит  Петухов Ю.Д. әфәнде илебез җитәкчеләрен Русия халыкларына  карата геноцид уздыруда! гаепләү  белән генә чикләнми,  алар адресына  (М.С.Горбачев, Б.Н.Ельцин, В.В. Путиннар хакында сүз бара) төрле мыскыллы кушаматлар да турылый..   Янә килеп ПЭН –үзәк тирәсенә тупланган рус телле каләмзатларга  карата да әлеге автор аяусыз , рус халкын, рус милләтен, рус әдәбиятын харап итүдә   олугъ  саналучы бәгъзе  танылган әдипләрне, исем-фамилияләрен  кат кат атап, орыша..  Һәм бу язучыга  карата ниндидер киртәләр кору, эзәрлекләүләр күзәтелгәне булмады шикелле... Дөрес, аны җавапка тартсалар, үзләрен рус патриотлары дип белдерүче бәгъзеләр бу гамәлне  хакыйкатьне ярып салучыдан, халык бәхете өчен көрәшүчедән  мәкерле  үч алу дип бәяләп шаулашулары мөмкин иде....Тик  крокодил күз яшьләре түгелүгә илнең рәсми даирәләрендәге фәһемле затлар дип чамаладым, җирлек  тудырмады.  Нәтиҗәдә бүген әлеге инде мәрхүм шәхесне белүчеләр аз, җитди авторга санаучылар юк дәрәҗәсендә...    Миңа калса Татарстанда да , эчтәлеге бәхәсле тәнкыйди язма авторларын түгел, ә чик - чама белми, җитәкчеләребезне дөньякүләм шәхесләр янәшәсенә куя-куя ,  хөҗерләнеп  тәлинкә тотуга махсуслашкан шома һәм астыртын публицистларны, рифмачларны  фашлау   тәҗел. Җөмләдән  Мәскәүдә чыккан  “Комерсантъ” газетасында “Тән ялану”  (Лизость Тела) атлы  баш астында түрәләргә ,Тукай әйтмешли “ сүздә түгел басмада” коерык болгаучылар даими рәвештә барлана.... Изге хәдистә дә “мактаучылар йөзенә туфрак белән бәрегез” диелә,  ләбаса...  Ә бездә  дәүләт химаясындагы басмаларда гына түгел,  хәтта  Рәшит әфәнде Әхмәтов чыгарган ирекле саналучы  “Звезда Поволжья” газетасы битләрендә дә мәдхиячел язмаларга  кытлык юк. Алай да бәйсез газетаның мөхтәрәм мөхәррире   бер санда, газетага эпиграф сыйфатында, “җитәкчене идиотка санасаң, аны даһи дәрәҗәсенә күтәреп  мактарга кирәк “ дигән афоризм  бастырып,  сару кайнаткыч    төчеләнүләрдән  гаҗизлеген, һәм мондый матавыкка шәхси мөнәсәбәтен  ачыктан ачык белдерде...
           Русча бассмаларда Петухов Ю.Д.  кебек  “дөреслекне чырайга чәпәүчеләр” шактый ишле... Ә инде Русиядә дөнья күргән китапларының гомуми тиражы миллионга тарткан Климов Григорий Петрович  (кызыксынучылар аның  әсәрләре белән  шулай ук  интернет аша  таныша ала) язганнар белән чагыштырганда,   Зәки ага Зәйнуллин мәкаләсенә  аерым  игътибар күрсәтү  гомумән аңлашылмый...  Климов Г.П. ( чын исеме Игорь Борисович Калмыков)  үз әсәрләрендә  тудырган тәгълиматын “Югары социология” дип тәгаенли.  Аның фикеренчә, хакимияткә психопатлар, дегенератлар ( генетик яктан токымы черекләр), җенси  бозыклыкларга укталышлы затлар омтыла, һәм  иң югары постларга бары тик шундыйлар  ирешә дә..
                      Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестендә Әркәшә Пермяков атлы тыңкыш  педучилище  шәкерте,  рәсем дәресе укытучысы Иван Георгиевичнең дворян нәселеннән чыкканлыгын белгәч, “череп таркалган  сыйныф” дигән диагноз  куя... Большевиклар хакимияте урнашкан Россиядә халыкны катлам-катлам юк итеп  генетик яклап “сәламәтләндерү”не  Климов Г.П. үзенең “Югары социология”  атлы “фән”енә таянып , аклый.. Аныңча Ленин  абыйсы Александр патшага кул күтәргәч тә, бу  гаиләне шунда ук төбе-тамыры белән йолкып  юк итәргә кирәк булган... Әлеге автор нәкъ тыңкыш Әркәшә Пермяков дулкынында,  аерым  катлам  – руханиларны, һәм  тулаем яһүд халкын  череп таркалучы сектага чыгара... Аныңча яһүдләр белән катнаш никахтан туганнар бар да дегенерат( адәм актыгы)...һәм  нәсел дәвам итүләре СПИД таратуга тиң...  Автор Петр 1, Иван Грозныйларны  да психопатлар дип саный.  Мәгълүм ки, Иван Грозный  саф урыс түгел,  аның тамырларында  татар каны  да бар... Ә бәлки Климов Г.П.  әфәнде фәнен рус- татар каны катнашуы юнәлешендә  дә киңәйтәседер? Җөмләдән, татар каны катышкан  А.В.Суворов   Пугачев җитәкчелендәге халык   күтәрелешен аяусыз, мәрхәмәтсез рәвештә  бастыра.  Кавказны канга батыручы Ермолов та без татарларга  чыбык очы- тал башы.. Климов Г.П. , генетик яктан череп таркалуның бер күрсәткече итеп яһүдләр белән кардәшлектән тыш кылыйлык , кулның корганлыгы (Сталин мисалында),  тумыштан булган башка физик  кимчелекләрдә дә күрә.   Чордашлары тасвирлаган буй-сыны., төс кыяфәтеннән чыгып караганда Шаһгалинең дә   черек  җимеш ( Климов В.П. бәянында -выродок) булуы   ачык чагыла... Климов Г.П. әфәнде ,  Маркс, Ленин, Троцкий, Берия, Гитлер һәм башка коммунист һәм фашист лидерлары тормышындагы пикант  моментлар белән генә чикләнеп калмыйча Наполеонга , Лев Толстойга, җырчы Галина Вишневская  һәм  хәтта Владимир Высоцкийга да саллы өлешләр чыгара .. Атаклы философ  Жан Жак  Руссо  аның бәянында гаҗәеп акыллы китаплар язуы өстенә ,  “байлыгын” гавәмгә күрсәтеп йөрергә һәвәс  булган ... Климов Г. П., хатын арты хатын аерып картаеп беткәч тә үзеннән күпкә яшьрәк туташларга өйләнүләр артында да рухи череклек, яшерен гомосексуаль омтылышлар , басылып-күмелеп бәйдә яткан педофилия шаукымы һәм башка кабәхәтлекләр  күрә... Әлбәттә әлеге автор, үзе ирешкән мәгълүматларның чыганакларын күрсәтергә дә онытмый.. Сүз дә юк, кайчандыр НКВД хезмәткәре, аннары Германиядә разведчик булган, аннары иленә хыянәт итеп ЦРУ га хезмәт иткән  бу кеше күпне күргән һәм бик күпне беләдер...   Ә бәлкем әле ул канлы Сталин репрессияләренә нигез тудырган ниндидер яшерен  инструкцияләрне шәхси иҗаты сыйфатында дөнья  җәмәгатьчелегенә җиткерә торгандыр? Бик мөмкин, андый кулланмалар арасында  украин, татар, казах, башкорт, чечен һәм башка халыклар киләчәгенә карата да үзенчәлекле  теоретик нигезләмәләр эшләнгән булгандыр?...Әмма  ул ни өчендер тик яһүдләргә кагылышлысына чат ябышкан. Һәм әлеге  авторны  тәртипкә чакыручы  юк.  Югыйсә Израиль дәүләте    90 яшенә җитеп, үлем түшәгенә яткан  фашист җәлладларын  кайсы илдә тапса, шунда  җавапка тарттыруны җайга салган..  Ә Зәки агабыз кебек үк сиксәнен тутырган  бу әфәндегә  бер тарафтан да тел- теш, җил-яңгыр  тими... Шик юк, яһүдләр  үзләренә кулай булмаган  Идеяне белдерүчене җәзага тартуга караганда  шул Идеяне тар-мар китерүне мөһимрәк саныйлар булыр.   Идея авторын эзәрлекләү, кабатлануым өчен гафу үтенәм,   Идеянең тәэсир итү куәтен  арттырачагы да көн күк ачык ..
           Атаклы француз әдибе Александр Дюманың “Графиня Монсоро” романында  кардинал һәм яугир  герцог де Гиз авызыннан , котоликлар мәнфәгатен кайгыртып, король Генрих III кә әйттелгән фикере без татарлар өчен ифрат та  гыйбрәтле  һәм бүген дә тәҗел яңгырый кебек:
 -Галиҗанәп, безнең заманда корольләр, әгәр шулай дип әйтергә яраса,  рухи  һәм сәяси яссылыкта, ягъни кешеләр һәм идеяләр белән ике сугыш алып баруга мәхкүм .Кешеләр, күзгә күренүче , барлыкларын тойдыручы җан ияләре. Аларга орынып , һөҗүм итеп була. Аларны тар-мар китерү мөмкин. Аларны хөкемгә тарталар, һәм тагын да  кулайрагы, судсыз нисез асалар да. Ә менә идеяләр белән алай көрәшеп булмый. Алары күзгә күренми һәм  теләсә кая  шома гына  үтәләр;   тамырларын корытучылар күзенә чалынмауга җай- әмәл табалар. Кеше күңеле ышыгында алар тамыр җибәрә һәм  көн яктысына  үрелгән саксыз  үсентеләрен тырышып кискән саен,  күзгә күренмәс тамырлары тирәнәя һәм ныгый  бара. Идея, кәрлә-әзмәвер, аны күз уңыннан ычкындырыга һич ярамый, чөнки кичә   аягың астында буталса,  иртәгә  баш түбәң өстендә хәтәр ялтыраячак. Идея, Галиҗанәп, саламга ташланган очкын кебек...
          Хактан да кайчандыр Алтын Урда дәүләте шартларында аякланган провославие  тора- бара Московияне җир шарының алтыдан бер өлешенә хуҗа итә...Ә үзләрен дөньяның кендеге санаган үз Идеяләреннән тайпылган ә яңасына ирешүдә ярты юлда калган  татарлар аяк астында кала...
                       Г.П. Климов  әфәндегә  язганнары өчен зыян заүрәт салучы булмаса да, җавап юк түгел, миңа калса.   Байтак телетапшырулар, ә беренче урында Малахов уздырган  көндәлек “Пусть говорят”  дигәне  дегенератларның бүген асылда кемнәр булуын    даими  һәм максатчан тәгаенли түгелме ?..  Күптән түгел ул, тапшыруы җирлегендә  рус авылы тормышыннан үзенчәлекле сериал   гәүдәләндерде  :  бер чибәр туташ бар авыл егетләре белән дә диярлек йоклаган, игезәк балалар тапкан, тик аларның  кемнән икәнен төгәл  үзе дә белми. Туташ һәм аның әнисе  балаларны   армиядә хезмәт итеп кенә кайткан   егетнеке дип баралар... Уздырылган   генетик анализ   моны расламый. Кыз һәм аның әнисе үз сүзләреннән чигенмәгәч,  генетик тикшерүгә икенче  лаборотория җәлеп ителә. Нәтиҗә  шул ук. Ахыр чиктә берничә авылдаш ир-атка    генетик анализ уздырып  игезәкләрнең кемнеке  икәнлеге  аныклана...Шунысы кызык , тапшыруга чакырылган авыл кешеләре дә, үзара талашучы студия кунаклары да матур тәэсир калдырмый...  “Пусть говорят”ның икенче бер тапшыруы  үз ирен калдырып Франциядән башка ир   тапкан Илсөя атлы милләттәш ханымга багышланды... Нихәл итмәк кирәк, авызың кыек булгач, көзгегә үпкәләп булмый, татарны санга сугулары  өчен рәхмәт дияргәдер әле, бәлки ?..   Ә менә  автоавариягә тарып  урын өстенә калган урыс егетен тәрбияләүче төрек хатыны Гөлсем һәм  аңа булышучы   гаиләсе турындагы тапшыру мөселман динен тотучы төрек кардәшләрне  яшәргә лаек  чын, гүзәл табигатьле  кешеләр  сыйфатында ачты...Сүз дә юк, Малахов –талант иясе, һәр тапшыруы диярлек драма әсәренә тиң.  Хәер, телеәрҗәдән күрсәтелгән татарча тапшырулардан чыгып караганда без дә әлләкем түгел..
                   Инде, рус әйтмешли  “үзебезнең бәрәннәргә әйләнеп кайтыйк” .Бер совхоз җыелышында  район вәкиле сыйфатында катнашканым  һәм шунда  директорның әле бер әле икенче  белгеченә, урта буын җитәкчеләргә   кадалып- бәйләнеп, кызарынып-бүртенеп аты-юлы белән хәкарәтле  акырынулары истә калган. Янә килеп, район  хуҗасы саналучы райкомның беренче секретаре тарафыннан кайсыдыр колхоз рәисен райкомның актлар залында  узган җыелышта  бастырып “тәрбияләүне” күргәнем булды.  Тилерә –тилерә акырып сүгүче –“беренче” саналса,  шуңа түзүчесе  “беренче”леккә омтылучы  зат иде .  Ихтимал, үз адресына гавәм күз алдында яуган мыскыллауларны карусыз йотучы ул бәндә , авылына яки оешмасына кайткач, үзенә төягәнне  бушатып, үчне кинәнә-кинәнә, хөҗерләнеп  кул астындыгыларыннан  аладыр.....Яшерен –батырын түгел, кайбер җирле түрәләребез    хакында җөмһүриятебезнең төрле районнарында  төрле-төрле, чынлыгына ышануы кыен имеш-мимешләр, легенда- гайбәтләр әйләнештә йөри. Янәмәсе,  кайсыдыр җитәкче, туй мәҗлесенә бәреп кереп, кәләшне җитәкләп алып чыгып киткән... Кайсыдыр берсе    укучы  кыз баланы ирексезләгән.... Мөслим, Сарман якларында, мәсьәлән “гафу итегез,артка типтегез” дигән гыйбарәне чак кына башкачарак  та  әйтәләр һәм аның  килеп чыгышын бер  коммунист җитәкчегә  турылыйлар... Бу хакта язучы Фәрит Гыйльметдинов   үзгәртеп кору башланган чорда “Аргамак” журналында   хикәя дә бастырган  иде ... “Фәләнов шалашы” дип атала иде кебек үк , әсәр персонажының  фамилиясе    истә калмаган...
             Кыскасы, бәгъзе түрәләрнең  үз кул астында эшләүче хатын-кыздан җенси якынлык таләп яисә өмет итүләре, килгән кунакларга  интим хезмәт оештыру  матавыклары , һәм башка шуның ише  наянлыклар ,  өстәлгә менеп табын өстендә ризыкъ таптап биегәч,  яраннарыннан үзләрең  тугърылыкларын  тапталганнарны ашап дәлилләүләрен таләп итү кебек   әкәмәтләр  Г.П.Климов тәгълиматы буенча  хакимият формуласы –иблислек аша генетик череклеккә   барып тоташа ...  Түрәләргә аныңча садизм  (башкаларны җәзалаудан ләззәт табу), мазохизм ( үзен җәзалаудан рәхәт алу), үз үзен үтерүгә корылыш һәм башка  шундый сәерлекләр хас, янәмәсе...Ышанырга да ышанмаска да белмәссең...  Әлеге теманы язучы Факил Сафин  үзенең “Соңгы көз” һәм “Гөлҗиһан” әсәрләрендә, Фоат Садриев “Бәхетсезләр бәхете” , ә Нурислам Хәсәнов “ Золым” романнарында киңәйтеп, тирәнәйтеп,  шактый җиткелекле  яктырттылар...
          Миңа калса, җөмһүриятебездә  хокук сагында торучыларга  Ю.Д.Петухов, Г.П.Климов кебек авторларның әсәрләре белән дә танышу тәҗел.  Аларныкын фил дип алсалар, милләттәш авторлар язганнар фил хозурында чебен-черки нисбәтендә генә шәйләнер иде  һәм Зәки агабыз  олыгайган көнендә   өстенә ишелгән борчулардан  шәт араланыр иде дигән өметтә калам.