Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 15 мая 2022 г.

Устав искергәнме, яңарамы әллә ямаламы?

Язучылар Берлегенең төп чакырылышы – язучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Хәлбуки, шәхсән үзем андый кайгыртуны тоям дип мактанырга кыймыйм. Илле тулгач, телефоннан шалтыратып булса да котламадылар, алтмыш яшем уңаеннан да әлеге оешма әгъзасы исәбендәге, җиде китап авторы мин фәкыйрьгә открытка юллап та мәшәкатьләнмәделәр. Җитмеш тулганда, шул датага турылап, оешмадан чыгарып ук болгамасалар рәхмәт әйтергәдер, бәлки, дип, дер калтырап торган көн... «Казан утлары» журналының «Милициянең йөз кызыллыгы» исемле, тәртип сагындагы хезмәткәрләргә хәерхаһлы бәянымны 10 ел чыгармый яткырганы онытылмый. Якташ әдип Нурислам Хәсәновка рәхмәт, үзенең милли түрәләрнең чын йөзен ачкан романын да ун ел тозлап яткыруларын әйтеп, тынычландырды. «Идел» журналында 2019нчы елны баш мөхәррир Радик Сабировтан, әсәреңне апрель аенда басабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз дигән хатыннан соң, «Кукуруз чәкәне» исемле, Сталинны рус әйтемендәге «янгыннан соң насос» төслеләр өере дулкынында орышмый гына, аның бүгенге тормышта, күңелләрдә тоткан урынын искәрткән хикәямне соң моментта «максатка яраксыз» дип тыюлары да үпкә-сапкаларга урын калдырды. Ул хикәя тора-бара рус һәм татар телендә чыккан китапларыма керде, ирекле матбугатта дөнья күрә алды һәм аңарда беркем бернинди криминал тапмады. Русияне данлаучы китап язу өчен грантлар бирелүе һәм инде басылган шул китапны кабаттан «Казан утлары» журналында «Хәл бу ки» исеме астында бастыру «максатка ярашлы» булуы янәшәсендә, үги авторларга карата әнә шундый «җылы» мөнәсәбәт... Әлеге ватанга кизәнү фактына галимә Хабетдинова ханымның кискен ризасызлык белдерүе игътибарга лаек. Ә менә җомга намазы вакытында яшь мулланың Коръән укырга килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе турындагы «Күкләр никахы», янә килеп хокук сагында торучыларны адәм актыклары итеп сурәтләгән «Бер утыру – бер гомер» исемле әсәрләрнең ансат кына дәүләт кайгыртуындагы, налог түләүче хисабына төп әдәби журнал түренә уздырылуы максатка ярашлы икән... Матбугатта мине өер белән «тәрбияләү» ниятеннән мәкаләләр дә басылгалады, аларга хәл кадәри җаваплар да биреп бардым кебек. Аерым бер шәхескә төркем белән ябырылу тәҗрибәсе уңаеннан, социаль челтәрдәге бер репликага юлыкканым булды. Аның авторы, көнчыгыш илләрендәге базарларда кәсеп итүче каракларның, үзләренә эшне җиңеләйтү өчен, берәр ишәкнең арт шәрифенә әрчеп кызыл борыч кыстыруларын, һәм бәлагә тарган хайванның акыра-бакыра һәрнәрсәнең астын өскә китерүен бәян итә һәм кемнең дә булса уңышлы чыгышы кайберәүләрне әнә шундый ишәкләр хәлендә калдыра, дигән нәтиҗә ясый. Бездәге байтак кына әдипләрне дә Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина романнары әнә шундый аяныч хәлгә куйды түгелме икән? Язучылар берлегенең яңа уставына проект юллауларын, һәм шуны кабул итәргә 8нче апрель көнне җыенга чакырылуымны, яңа устав нигезендә язучылар ай саен взнос түләргә тиеш булуы, һәм башка кайбер бәхәсле моментлар хакында ирекле матбугатта язган идем. Әллә шул мәкалә дә әз-мәз тәэсир итте, үзгә тарафлардан да басым булдымы, яңа уставны изге Рамазан аенда җомга көнне планлаштырылган вакытта кабул итү нияте барып чыкмады... Берлектән янә бер хат килеп иреште, анысында яңа устав кабул итү җыены билгесез вакытка чигерелә диелә... Яңа устав проекты нигезендә взнос түләтү зарурияте уңаеннан янә бер гоман тууга, Интертатта исемле-титуллы әдип Зиннур әфәнде Мансуровның, «һәркемнән елына мең тәңкә алу күп түгел», дип белдереп, күпме күләмдә акча җыю планлаштырылуын аныклавы сәбәп булды. Кем белә, бәлки, премияләр, исем, титуллар алып арган берлек идарәчеләренең үзләренә өр-яңа даими керем чыганагы булдырырга мәтәләнүедер бу, күпчелекне тәшкил итүче пенсионер әдипләрнең юка кесәсенә кереп?.. Күптән җитлеккән мәсьәлә, идарә әгъзасы булу белән премияләргә тиенү дәрәҗәсе бәйләнешен аныклау максатында билгеле бер чорларга аудит, анализлар уздыру сорала. Дәүләт, налог түләүче акчасын оешмабызга юнәлтүчеләрнең дә бу мәсьәләгә карата битарафлыгы аңлашылмый. Принципиальлек җитенкерәмәүдән генәме бу? Әгәр, бәгъзе дәверләрдә шушы яссылыкта турыдан-туры бәйләнеш булуы ачыкланса, ул чордагы идарәләр оешкан җинаятьчел төркем дип аталуга лаек булмаслармы, дигән шөбһәгә да урын кала... Әлеге шөбһә расланган очракта, идарә дигән структурага нокта куелып, исем, бүләкләргә тәкъдим итү һәм раслау хокукы язучылар җыены вәкаләтендә калуы хәерле булыр кебек. Кемнәрнедер кат-кат өчәр тапкыр тәкъдим итүләргә чик куелып, күпчелек башка, шул исәптән үги исәбендәгеләргә форсатлар ачылып куймагае... Җыенны билгесез вакытка күчерүне хәл иткән соңгы идарә утырышы язучыларны борчыган сорауларга аныклык кертеп тормаган. Мисал өчен, яңа устав буенча Берлек рәисен, ил башлыгын халык сайлаган үрнәктә, язучылар җыены турыдан-туры тавыш биреп билгели алмавы, 21 кешелек идарә әгъзалары мәнфәгатьләрен генә кайгырту, дигән шикне таратырлык аңлатма бирүне сорый кебек. Уставта берлек турында «әдәби конкурслар, төбәкләрдә әдәбият көннәре оештыра, үз әгъзалары өчен әдәби премияләрне гамәлгә куя; һ.б.» дигән пункт уңаеннан да тәфсир кирәк иде. Чөнки, бәйге, конкурста җиңүчеләр, премия алучылар, суммалар күзлегеннән караганда нигездә әнә шул 21 кеше, аларның якыннары, оядашлары арасында гына, күз буяу өчен, статистлар сыйфатында оядаш түгел башкаларны да җәлеп итеп һәм вак-төяк бүләкләргә дә сирәк-мирәк тиендереп бармыймы яки бармасмы? Миңа калса, әдәби гәҗит-журналлардагы мәйдан бүленешенә дә ел саен анализ ясау тәҗел. Ничә процентын шул редакциядә эшләүчеләр үзләштергән, ничә проценты коллегаларына, ягъни башка редакция хадимнәренә, бүленгән гонорар фондының күпме өлеше әдәби редакцияләрдә эшләүчеләргә тотылган, һәм «үги» (Диас Вәлиев тәкрарлавында «чужой») авторлар өлеше ни дәрәҗәдә? Язучылар берлеге әгъзасына уртача алганда ничә процент мәйдан һәм гонорар тәти һәм әлеге 21 кеше төркемендә гомер бакый утыручылар өлешенең күпме тәшкил итүен чагыштыру да кызык булыр иде. Устав проектында берлек әгъзалары берлек максатларына һәм бурычларына капма-каршы килгән гамәлләр өчен, әгъзалык взнослары түләмәгән, берлеккә әхлакый яисә матди зарар итеп, аның абруен төшергән өчен аннан чыгарылырга мөмкин дигән пункт аныклауга мохтаҗ килеш калган. Сүз бәгъзе әдипләрнең эш урынында хәмер эчү, вак хулиганлык яки зина кылу кебек тискәре гамәлләрен кисәтү яки булдырмау турында барамы, әллә иҗатта, тәнкыйтьтә сүз иреген чикләү күздә тотыламы? Тарихка артык тирән, узган гасырдагы утызынчы елларга кермик, үзебез белгән дәвердә ике әдипне Берлектән чыгару матавыгы булды... Беренчесе – Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев. Ул «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте (ул әсәр белән интернетта танышу мөмкинлеге бар). Нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, соңрак «Мирас» журналы баш мөхәрриренең китап булып басылган монографиясендә (фәнни редакторы академик Мансур Хәсәнов) хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын тасдыйкълаган академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә, ул һөҗүмдә дә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкка чыкты... Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка бер җыенда сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде һәм ул шәхси блогыма да эленгән. Аннары, озак та үтми, үзенчәлекле, тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады... Җирле хакимият яки Мәскәү таләбе яки гаебе белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән... Телгә алынган пункттагы «матди яки әхлакый зарар» дип нәрсәләр саналуы тасдыйкъланмаган һәм 21 хөкемдарга бу хакта төрле трактовкаларга һәм теләсә кайсы язучыны берлектән ансат кына куаларга җирлек калдыруы борчый. Мисал өчен, минем «Казан утлары» журналында басылган «Пегас кашынамы икән?», «Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?», «Барыбыз да әзме-күпме Айдарлар», «Төрле-төрле уйласак та...» исемле әдәби тәнкыйть кысасындагы мәкаләләремнән әлеге 21 зат криминал тапмаслармы? «Звезда Поволжья», «Великая Эпоха», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит»тә урын алган, Гүзәл Яхинага төркем белән ябырылуларга каршы, әдәби тормышка, әдәби мәйдан, гонорар, премия бүлешүгә кагылышлы мәкаләләр өчен үч алу көтелмиме? Закон кирегә чигенми (закон не имеет обратной силы) дигән кагыйдәне «әхлакый зарар»га таручыларым исәпкә алырлармы? Ягъни, үткәндәге язмаларым өчен сюрприз көтмиме? Яисә яңа устав киләчәктә әлеге темаларга якын бармавымны гына кайгыртамы? Берлектә өлкән яшьтәге әдипләр – күпчелек. Аларны әдәбиятыбызның бик күренекле шәхесләре анда кабул иткән булган... Һәм бүген шуларны да, кем әйтмешли, «сөтле борынлы урындыкпәрвәрләр» ансат кына чыгарып болгый алуы матур түгел... Минемчә, татар әдәбиятын татфак әдәбиятына калдыру, фантастика, фәнни фантастика жанрларының юклыкка турылануга китерүче, грамматика белгечләре монополиясен чикләү максатында редакция, татар тел белеме өлкәсендә фәнни казганучыларга, нәшриятларда кайнашучы, шуларда каләм чарлап лаеклы ялга чыккан язучыларның 21 кешелек «политбюрога» керү өлешенә лимит, әйтик 25 процент билгеләнсә, 25 проценты рус телле язучыларга, калганы халык хуҗалыгында, сәнәгатьтә, медицина, ветеринария, хәрби, хокук сагында торучыларга, эшче-крәстиәннәргә билгеләнсә, мондый кимәл гаделлек хакына максатка ярашлы булмас микән? Әдәби басмалардагы мәйданнарны бүлешүдә дә әлеге категория өчен лимит булдыру комачау итмәс, дип уйлыйм. Аларның налог түләүчеләр хисабына 500әр битле роман-эпопеялар калыплавы күпкә китмәде микән? Үз монополияләрен урнаштыруга ирешкән филолог белемле, редакция урындыкларын иярләгән каләмзатлар, оядаш булмаганнарның иҗатларын санга сукмаса, аңламаса, мәнфәгатьләренә аркылы төшсә, ә эшчәнлекләрен тәнкыйть итүчеләрне ансат кына берлектән чыгарып ташлап «тулы җиңү»гә омтылса, филолог түгел «үги» авторларга үз хокукларын ничек яклый алулары турында да маддә очрамады яңа Устав проектында. 400-500әр мең сум премияләр алуны җайга салган даирә өчен бер төрле, ә әдәби басмаларга әллә нигә бер үтеп, әйтик, 10 ел чират торып әсәр бастыручылар өчен үзгә тарифта гонорар түләү тәртибенең дә әхлак вә канун киртәләренә сыймавы хакында пункт өстәлсә дә артык булмас иде кебек... Максат Устав проектында аерым ачык шәйләнгән, бүселгән асыл ниятне каплаштыру, итәк-җиңне юридик яклап җыештыру гына микән, сәбәп, ният башкамы – тора-бара бар да аныклана төшәр дигән өметтә калыйк... Язучылар берлеге әгъзасы Рөстәм ЗАРИПОВ, Саба районы, Шәмәрдән бистәсе, БГ, 11 май 2022, №18

среда, 13 апреля 2022 г.

Һавадагы торнага кулъяулык болгама

Бүген үзләрен башкаларга акыл өйрәтүгә хаклы санаучы, үзләрен цивилизацияле дип атаучы көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә интернет буйлап берөзлексез әллә ниткән уклар оча. Ил президенты В.Путин адресына да нинди генә тискәре фикерләр яңгырамый. Әмма авызың бер пешкәч өреп кабасың, һәм күпчелек мондый һөҗүмнәр артында кемнәр торуын, аларның нинди нияттән чыгып әйтелүен чамалыйдыр. Хәтердә, СССР заманында, тормыш ныгып киткәч, бер мәлне Брежнев турында мәзәкләр хут алды. Баксаң, асыл максат тормышны тагын да яхшырту түгел, ә СССР дәүләтен тарату булган икән. В.Путин, аның хө­күмәте адресына гаепләүләр яудыру, илдәге бөтен кимчелекне аңа аударырга маташулар да чираттагы охшаш максатны күз уңында тотарга бик мөмкин. Шәхсән үзем янәшә-тирәдә ил тормышын уңайрак якка үзгәртерлек ниндидер яңа сәяси көч, халык ышанычын казанган шәхесләрдән гыйбарәт альтернатив хәрәкәт күрмим. Һәм үзләрен берничек тә расламаган тәнкыйтьче бәндәләрнең асыл максаты һаман да шул җимле тагаракка борын төртүе генә булмагае. В.Черномырдинның “тагын да яхшы булсын дип теләгән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты” дигәнен онытмаска иде. Булыр-булмас команда хакимияткә ирешкән очракта илдә тәртипсезлекләр башланырга һәм күпчелек халык тыйнак матди һәм рухи мөмкинлекләреннән дә колак кагарга мөмкин ләбаса. Мактаулы АКШ­ның Сан-Франциско шә­һәре полиция хезмәткәре кулга алганда каршылык күрсәткән кара тәнле җинаятьче наркоманны атып үтергәч, шәһәрдә фетнә кузгалып, урамда торган машиналарны, кибет-рестораннарны ватып-җимереп ташлаулар гына да ни тора. Һәм үзләрен цивилизацияле санаучы илләрдәге шундый вакыйгаларның төрдәшләре тезгенне артык бушаткан очракта андый хәлләрнең бездә дә бише белән кабатлануы бик ихтимал. Алардагы мондый чиктән чыгулар үткәндәге акырта-бакырта “циви­лизация”ләүләренә кайтаваз булып аңлашыла. Физика законы буенча, берни дә юкка чыкмый, бер форма икенчесе белән генә алмашына. “Бәйрәм ашы — кара-каршы” тәртибе дә актуальлеген җуймый. Саба юл оешмасында прораб булып эшләгән Мәҗит дус (ул инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) “һавадагы торнага кулъяулыгыңны чыгарып болгама” дия иде. Кулъяулык сүзен якын-тирәдә хатын-кызлар булмаганда башка төшенчә белән дә алыштыргалый иде ул. Казах язучысы Олжас Сөләймановның бер ши­гырендә “без сезгә цивилизация китердек” дип шапырынучы килмешәктән җирле әңгәмәдәше “сифилизацияме?” дип кайтарып сорый (“Мы вам принесли цивилизацию”, — сказал Иван. “Сифилизацию?” — переспросил Садык...). Тарих ша­һит: гомер-гомергә төрле кыйтгаларда үз көннәрен үзләре күреп, үзләре те­ләгән рәвешле яшәп яткан халыкларның илләренә, утрауларына мылтык, пычак күтәреп басып кергән талаучы, көчләүче, үтерүче, коллыкка дучар итүче яугирләр, аларны шушы кәсепкә турылаучы хакимиятләр үзләрен, үз кул ас­тындагы геноцид уздыру корылышындагы халыкларын – “цивилизацияле”, ә каза күрүче, шуларга корбан булучы кавемнәрне “кыргыйлар” дип тамгалаган. Акырта-бакырта “цивилизация”­ләүчеләр кайсы илнеке булсалар да, аларның вәх­шилекләренә каршылык күрсәтүчеләрне элек тә, хәзер дә террорчылыкта гаеплиләр. Ягъни үзгә халыкларга каршы корал куллануларын, аларның авыл-калаларын бомбага тотуларын законлы санап, корбаннарының каршылык күрсәтү­ләре хокукын, “бәйрәм ашы — кара каршы” тәртибен танымыйлар. Бөек Ватан сугышы барышында да фашистларның арт сабакларын укытучы партизаннарны үзләрен югары раса вә­кил­ләре санаучы баскынчылар бандитлар, террорчылар дип атаган. Октябрь революциясеннән соң илләре азатлыгы, диннәре иреге өчен яуга күтәрелгән Урта Азия халыклары вәкилләре дә СССР чорында басмачылар саналды. Дөрес, мөстәкыйльлек яулангач, әлеге илләрнең үзләрендә бәяләмә инде башкача. Мәгълүм ки, тарихны җинүчеләр яза. Һәм алар башка халыкларга карата җинаятьләрен игелек кылуга саныйлар. Үзләрен үтә чыккан цивилизацияле санаучы, башкаларга ничек яшәргә өйрәтүче көнбатышлыларның барча кыйтгаларда кан коеп, җирле халыкларны кырып, талап, коллыкка төшереп чын йөзләрен күрсәтеп аргач, һәм колонияләре халыклары канлы көрәштә азатлыкка ирешкәч, кыйблаларын капылт үзгәртеп, әүлияләр җөббәсе бөркәнеп, кеше хокуларын кайгырта башлаулары таң калдыра. Әйтергә кирәк, аларның оештырган халыкара судлары төрле континентларда җирле халыкларны тулаем юк итүләрне, кара тәнле халыкларны кыра-кыра коллыкка төшереп эш хайваны сыйфатында файдалануларны әлегәчә геноцид дип танымады. Аның каравы, үткәндә кылганнары башкаларны хөкем итәргә әхлакый хокук бирмәскә тиеш илләрнең парламентлары, әйтик, Төркияне әрмәннәргә карата геноцид уздыруда гаепләп законнар кабул итте. Югыйсә әрмәннәрне бәлагә Төркия иленә әлеге дә баягы үзләрен цивилизацияле санаучы Англия, Франция, Греция һәм шулар дәшеп китергән Австралия колонизаторлары армиясе бер тарафтан, Патша Россиясе гаскәрләре икенче яклап басып ке­рүләре тардырды. Шулар коткысына бирелепме, форсаттан файдалану нияте беләнме, җирле әрмәннәр баскынчы христиан кардәшләре ягына авы­шып, сугыш барган шартларда дәүләт язмышы кыл өстендә торган мәлдә үзләре яшәгән ватаннарына каршы баш күтәрде. Әрмәннәр өчен бу күтәрелеш үз дәүләтчелекләрен Төркия биләмәсендә торгызу, шул би­лә­мәдә азатлык яулау омтылышы булса, төрекләргә исә аркага пычак кадау дип кабул ителгән булуы бик ихтимал. Нәтиҗәдә, Төркия хөкүмәте карары белән, оккупация янаган, бәйсезлек игълан итәрлек биләмәләрдә яшәгән әрмән халкын икенче төбәккә күчерәләр. Мондый кубарылышның әрмән халкы өчен ниткән фаҗигаләр үрелешендә барышын илебездә охшаш язмышка дучар булган халыклар аерата тирән аңлыйдыр. Төркиянең бүгенге хакимияте фикеренчә, әрмән халкы фаҗигасе өчен кемнәр ни дә­рәҗәдә гаепле икәнлеген аныклау максатында халыкара суд тикшерүе узуы, ә аның өчен Төркиянең генә түгел, аңа каршы сугышкан илләрнең дә архивлары ачылу шарт. Тик соңгыларны әлеге чакыру әлегә, гаепнең атта гына түгел, тәртәдә дә булу ихтималы аркасында микән, әллә ни алгысытмый бугай. Ихтимал, “цивилизацияле хөкемдарлар” фикеренчә, андый таләпне “цивили­зация”ле илләр башкаларга куя ала, ә киресенчә андый номер үтми. Фикерләр галәмендә күнегелгән, хак санап кабул ителгән “дөреслек”­ләргә капма-каршы белдерүләр дә очраштыра. Мәскәүдә 2007 елны инглизчәдән тәрҗемә итеп бастырган, Т.Джонс һәм А.Эрейра язган “Варвары” дигән китапта “Бөек Рим” дип тамгаланган империя, башкаларга карата кылган җәбер-золымнарыннан чыгып, кире каккысыз дәлилләр аша беренче фашист дәүләте дип күрсәтелә. “Бөек Рим”­ны үрнәк санаучы, үзләрен цивилизацияле дип белдерүче илләр аның әнә шул төп сыйфатын киләчәккә илтүче, тапшыручы лаеклы дәвамчылары, варислары булмагае. Әлеге сыйфат “цивилизацияле” кешелекнең үзенчәлеген дә колачлый дип санарга җирлек җи­тәрлек. Америка фантаст язучысы Р.Бредбериның “Марс хроникалары” исе­мле фантастик хикәятләре җыелмасында Марста кешеләр яши башлагач, андагы акыллы затларның һәлакәте, юкка чыгуы котылгысызлыгы сурәтләнә. Илебез тарихындагы канкойгыч сугышлар, ачлык афәтләре, репрессияләр дә “фашизм”, “коммунизм” идеологияләрен тудырган, шуларның ана ватаны булган “цивилиз­ация”ле илләрнең фикри учакларыннан сут ала. Янә килеп, мөселман халыкларына карата чорлар дәвамында кылынган золым-золмәтләр дә әлеге “гаделлек сагында то­ручылар”ны артык дулкынландырмый шикелле. Кыскасы, “цивилизация”­леләрнең эш-гамәлләрендә һәрвакыттагыча ике япьле стандарт күзгә таш­лана. Ә Төркияне баскынчылар һәм баш күтәргән әрмәннәр тарафыннан тар-мар килүдән котылдыруда Ленин җитәкчелегендәге Совет Россиясенең өлеше шактый. Россия Фәннәр академиясе профессоры Ю.Н. Ро­за­ли­евның “Мостафа Кемаль Ататөрек” исемле китабында, Франциянең Севр каласында Төркия солтаны кул куйган килешүне танымыйча (әлеге килешү буенча Төркиянең шактый зур биләмәсе Әрмәнстанга бирелә, тагын бер тө­бәгендә көрдләр дәүләте оеша, Измир каласы тирәсендәге биләмәгә Греция хуҗа була, Босфор бугазы Европа илләре карамагына күчә, Европа өлешендәге биләмәсе Истанбул каласы белән чикләнә, Төркия флот тоту хокукыннан мәхрүм кала, гаскәре нибары 35 мең санында чикләнә, анысы да полиция хезмәтендә булачагы тәгаенләнә һ.б.), баш күтәргән генерал Мостафа Кемаль Ататөреккә Советлар Россиясенең 35 мең винтовка, ике тапкыр акчалата ярдәм, ике дары заводы бүләк итүе архив документларына таянып бәян ителә. Мин Сочида, янә­шәсендә “Сталин дачасы” дигән музей урнашкан “Зеленая Роща” атлы санаторийда ял иткәндә танышкан, гомере буе шунда каравылчы булып эш­ләгән, элек бу тирәне үз иткән политбюро әгъзаларын да хәтерләүче шактый өлкән яшьтәге әрмән карты Гена агай да Ленинның үзләренә шул чорда зарар салуыннан уфтанган, күңеле әрнүен чын күңелдән белдергән иде. “Сезнең мөстәкыйль илегез бар, нигә шулкадәр борчылырга, безнең хәл күпкә мөшкел бит ”дигәнемә, аның “татарлар 300 ел дөньяны үз кулларында тоткан, андый тарих белән мәңге яшәп була!” дип җавап биргәне онытылмый. Чын тарихны азлар бе­лә. Аны һәр дәвернең бүгенгесенә турылап үзгәртәләр. Әмма халкыбызның беркайчан да башкаларның телләренә, язуына, деннәренә тукынмавы аның олуглыгына, башкалар алдында кимлек ха­ләте кичермәвенә кайтып каладыр дип фаразлыйм. Ә ваклык ул бит рухи олуглыкны беркайчан да кичерә, гафу итә алмый.

Очыштагы иҗат

Казанда яшәүче, ел саен диярлек үз хисабына китапларын нәшер итүче элеккеге хәрби очучы Лок­ман ага Закировка инде 94 яшь. Китапларының саны 25кә тулды дип беләм. Шәхси китапханәмдә аның “якын дустым Рөстәм Зариповка” дигән кул тамгасы салынган бишесе урын алган. 1993 елда чыккан “Мостафа” исемлесе Русия күләмендә ел китабы буларак танылган иде. Ә СССР заманында аның язганнары “Азатлык”, “Америка тавышы” атлы “дошман” радиолардан тапшырыла торган булган. Бүген исә Локман агабызның публицистик мәкаләләре ирекле “Звезда Поволжья” һәм “Татарстан яшьләре” газеталарында атылган йолдызлардай күренеп, күңелләрне хушлый. Илебездә бихисап һәйкәлләре калкытылган, берсе Казанның Ирек мәйданын бизәгән шәхес турында “эшче-крестьяннарны төп башына утыртучы бөек алдакчы” дип аңа кадәр һичкемнең кыеп язганы булмагандыр. Ә “Антиутописты” исемле китабына кергән “Якты киләчәк” исемле әсәрендә, коммунизм төзелгәч, коммунизм кешесенең елмаймый, көлми һәм сөйләшми торган, партия кушканны гына хуплаучы йөнтәс һәм сөмеки зат булып калачагын аның кебек күзалларга, гөманларга алынучы да булмады кебек. Локман аганың 2018 елда басылган “Твардовскийның өч тормышы” исемле китабының соңы битен, 90 яшь тулуы уңае белән котлап, президент В.Путин култамгасы салынган хат бизи. Ниһаять, Татарстанда да аның таланты, ихлас һәм гаярь иҗаты күпмедер дәрәҗәдә танылды — 94 яшенә җитеп килгәндә, Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе ихтыяры белән микән, Гаяз Исхакый исемендәге премия белән бүләкләнде. Хәерлегә юрыйк, исән-сау булып гасыр чиген кичсә, Тукай бүләгенә дә, халык язучысы дигән титулга да ирешер дигән теләктә калыйк. Ихтимал, Хак Тәгалә аныкы кебек озын гомер биргән булса, татар әдәбиятының гулливеры Адлер ага Тимергалин һәм кабатланмас талант иясе Саҗидә ханым Сө­ләйманова кебек олуг затларыбыз да Тукай бүләге, халык язучылары булып танылырлар иде... Локман Закиров язмалары геройлары арасында кемнәр генә юк. Чың­гыз хан да, Явыз Иван да, Сөембикә-ханбикә дә, Сталин да, Горбачев һәм аның хатыны да, финанс пирамидасы корган Мавроди да, АКШ президентлары, аларның СССРга хәерхаклы ярдәмче­ләре, илнең күренекле сәясәтчеләре, диссидент язучылар, үткән заманның бөек әдипләре һәм композиторлары, аларның мәгъшук-мәгъшукалары да... Ул армиядәге “дедовщина” китергән фа­җи­галәрнең дә, Татарстан “данын” Суклетин фамилиясе белән бәйле еракларга яңгыраткан коточкыч җинаятьнең асылын да берәүдән дә курык­мыйча тирәнгә, ил тарихына кереп, анда уздырылган сәясәткә бәйләп анализларга җөрьәт иткән шәхес. Шуңа да һәр язганы битараф калдырмый, тирән уйларга кертеп адаштыра, йокыны качыра торган. Мисал өчен, аның “Яхшылык һәм яманлык” (“До­бро и зло”) китабындагы “Фикерләү тизлеге” исемле мәкаләдә (ул аны “фәнни гипотеза” дип атаган) шундый юллар бар: Кояштан Центавр Альфасы йолдызлыгына яктылык тизлегендә (3000000 км/секунд) очкан очракта, барып җитәр өчен 4 яктылык елы кирәк булыр иде, ә кеше күңеленә ул араны урау өчен секундның кечкенә өлеше дә җитә...” Чыннан да шулай ич. Күңелең белән әллә кай тарафларны бик тиз араларда урыйсың һәм үткән чорга, яшьлегеңә кайтып килүләр дә ерак йөрми. Ә ни өчен шулкадәр тиз соң? Локман ага тәгәрәткән әлеге табышмакка җавапны таптым кебек. Мәгълүм ки, Җир шары әйләнәсе озынлыгы 40000 км. Димәк Җир шарының үз күчәре тирәли тәүлек эчендә, ягъни 24 сәгатьтә әйләнеше “Боинг” самолеты тизлегеннән якынча ике тапкыр тизрәк. Әле бит Җир шары моннан тыш Кояш тирәли дә миллион чак­рымнар кичеп ел саен бер әйләнеш ясый һәм анысының тизлеге “Бо­инг”ныкыннан өч тапкыр хутлырак булып аңлашыла. Кыскасы, без өч яссылыктагы бөтерелешләр шартларында яшибез. Өч дим, чөнки кара-каршы бөтерелештәге Җиребез, Кояш системасындагы галәмебез белән бергә күпмедер яктылык тизлегендә каядыр агып та бара бит әле. “Татарстан яшьләре”нең 2021 елгы 30 декабрь санында “Кеше турында кызыклы мәгълүматлар” исемле язмада кешенең нерв импульслары сәгатенә 420 километр тизлектә хәрә­кәт итә диелгән. Һәм бу сан да, санап үтелгән бөтерелешләр өермәсе киселешендә Кеше өчен гайре табигый түгел, ә таман гына булып аңлашыла. Локман Закировның “ЖЗЛ” (татарчасы “Гаҗәеп кешеләр тормышы”) китабында байтак кына атаклы кешеләр телгә алына. Һәм аларның берсенең дә хатадан хали булмаулары документаль җирлектә бәян ителә. Шәхсән үземне рус классигы А.Чеховның хатын-кызлар турындагы шактый үзенчәлекле тискәре фикерләре тетрәндерде. Локман ага китапларында илебездәге караклык, алдакчылык, мошенниклык темасы да калку бәян ителә. Шуларны укыгач, автор логикасына ияреп үзеннән-үзе үзең хәбәрдар, ишеткән-күргән алдашу, этлекләр, алданулар хәтердә яңара башлый. Мәсәлән, үзгәртеп кору чорында илнең бөлгенлеккә төшүе рәсми дәрәҗәдә танылып, дефолт игълан ителгәч, Русия гражданнарының ил хөкүмәте җаваплылыгындагы саклык кассаларындагы акчалары кемнеке дөрләп, кемнеке пыскып янды. Татарстанда “Тат­фондбанк”ның бөлүе дә аерым гражданнарны төрле дәрәҗәдә матди югалтуларга китерде. Янә килеп, күпфатирлы йортлар төзергә алынган кайбер төзелеш фирмалары, фатирга тиенү максатында кредитларга муеннан баткан гражданнарны төп башына утырткач, “алданган өлешчеләр” (русчасы “обманутые дольщики”) дигән яңа атама барлыкка килде. Шулай ук кешеләрнең финанс пирамидалары ярдәмендә талануы да дәүләт сере саналмый һәм ул Локман абый тарафыннан да җит­келекле бәян ителгән. Шушы дулкында матди югалтуларга таручылар, беренче чиратта, үзгәртеп кору проектын гамәлгә куйган Горбачевны гаепләргә ашыкты һәм берочтан, түрәләрне кыска тезгендә тоткан Сталинны сагынучылар ишәйде. Әмма илебез халкын тулаем алданган өлешчеләр көненә калдыру афәтенең тамырлары ифрат тирән. Барлык халыкны рәхәткә чыгарырга тиеш коммунизм дәүләт дәрәҗәсендә халыкны төп башына утырту проекты түгел иде мени? Халык кан коелулы сугышлар, ГУЛАГлар кичә-кичә, коры таякка эшли-эшли төзегән коммунизм алданган өлешчелеккә чишмә башы түгел идеме соң? Йорт төзибез дип алдаучылар төзелә­чәк фатир өчен түләнгән акчаларны үзләштерсә, коммунизм төзибез дип шыттыручыларның шәкертләре, оныклары, варислары ахыр чиктә халык байлыгын шулай ук шәхси кесәләренә тутырдылар түгелме? Хәрам малларга тиенү шаукымының, һәртөрле хәрәмләшүләрнең иҗади даирәләрне дә аямавы сер түгел. Бәгъзе дәрә­җәле каләм ияләребез, язганнарыбыз укучыларны җәлеп итми башлады дияргә йөрәксенмичә, хәзер кешеләр газета-журналлар һәм китаплар укымый дип аклану юлын сайлый һәм шул ук вакытта төрле “конкурс”­ларда “җиңү” арты “җи­ңү” яулау, премия арты арты премия “уру” хәстә­рендә. Шундый “бәйге”­ләрнең асылын, “үги” авторларның статистлар, “алданачак өлешчеләр” сыйфатында гына җәлеп ителүен Марат Исхаков “Татарстан яшьләре”нең 20 гыйнвар санында дөнья күргән “Конкурс” атлы мәкаләсендә нык үте­мле тасфир иткән. Ярат­кан газетабызда әлеге теманың яктыртылуы беренче тапкыр гына түгел, тик монысы аерата тәэсирле булып чыккан. Җит­ди оешмаларда татар телендәге язмалар белән танышу сәләтенә ия зат табылса, премия “яулау” хәстәрендәгеләр өчен борчылырга гына кала. Саба китапханәсендә эш­ләүче бер хезмәткәрнең, ил күләмендә уңыш казанган язучы ханымны төрле матбугат мөнбәрләреннән тетмәсен теткән бер авторның томнарына ымлап, менә боларны бер укучының да ачып та караганы юк дигәне онытылмый. Хак булса, тиздән әлеге “бөек” язучының янә бер томы дөнья күрәчәк, имеш... Бирим дигән колына, чыгарып куя юлына дигән әйтемгә ияреп, укыйм дигән кешегә дә шул хәл дип өстисе килә. Шәхсән үзем бай биографиягә ия Локман ага Закиров китапларын кайта-кайта укыйм. Һәм хаклыкны ярып салудан өрекмәүче хөр рухлы “Татарстан яшьләре” газетасыннан да аерылырга җыенмыйм. Локман абыйга исә озын гомер һәм очучы рухы бәреп торган яңадан-яңа китаплар чыгаруын телим. Иң соңгы “Уй-фикер” (“Мнение”) исемле китабын алырга әле өл­гер­мә­дем. Шәт иншаллаһ, тиздән ул бәхеткә дә ирешермен. Аның кайбер китаплары китапханәләрдә дә бар, яраткан газетабыз укучыларының Лок­ман ага иҗаты белән якыннан таныш булмаганнары форсатны кулларыннан ычкындырмас дигән өмет­тә калам. Бүген телеканаллар тәкъдим иткән фильмнарда да, популяр саналган китапларда да үзәк урынны атыш һәм ятыш били, ә сәхнәләрдә җырлаганда ярымачык арт санны боргалау иң мөһим элемент булып китте. Иҗатта “арт”­­ка омтылыш өстенлек итә. Күп кенә каләм ияләребездән аермалы буларак, элеккеге очучы Локман абый иҗаты анда түгел, ә күккә юнәлешле. Күрәсең очучы рухы аның иҗатының асылын тәшкил итә. Мөхтәрәм Җәлил хәз­рәтнең вәгазендә сөйләнгән бер риваять истән чыкмый. Урманда янгын чыккач, барча җан ияләре аптырап торганда, нәни генә бер кошчык томшы­гы белән су ташый башлый. Җәнлек-кошлар аннан көлә, син ташыган тамчылар белән бу янгын сүнми ләбаса диләр. Шунда кошчык “мин ташыган су белән янгын сүнмәвен үзем дә беләм, әмма теге дөньяда син янгынны сүндерү хакына нәрсә эшләдең дигән сорауга, көчемнән килгәнне дип җавап күндерәчәк­мен” дигән. Локман Закиров та, “Татарстан яшьләре” дә әнә шул кош үрнәгендә туган телебезнең, әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең хәзерге катлаулы хәлен җиңеләйтүгә ихластан тырыша дип саныйм.