Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 27 декабря 2022 г.

Тез чүгү системасы

Яшь чакта булган хәл. Сабакташ һәм авылдаш, әкәмәт горур, сабантуйларда шәп көрәшче булып танылган бер дускайны, инженер-механик булып эшләп йөргән җиреннән райкомга, инструктор вазифасына дәштеләр. Үз оешмаларында комсомол секретаре булуы да исәпкә алынгандыр дип фаразлыйм. Яңа эшендә ике атна чамасы казынгач, юллар кисешеп, сөйләшеп алдык. Яңа эшкә күнегүе белән кызыксындым. – Әй, парин, арт сөртү системасы икән анда, – дигән иде дускай, авыр сулап һәм районның беренче җитәкчесенең Казаннан килгән Татпотребсоюз башлыгын, әле уң якка, әле сул якка янтаеп чүгә-чүгә, әле уң, әле сул кулын болгый-болгый, йөзенә тилемсә елмаю кунган хәлдә озатуын, аннан үзенең һәм андагы хезмәттәшләренең, үзен үз оясында күркәдәй кукыраеп тотучы «первый» түрә алдында ничек бөгелергә тиешлеген бәйнә-бәйнә тезде... Әлеге даирәдә аның колхоз рәисе булырга лаекмы, түгелме икәнлеге хакында сүз чыккач, кайсыдыр берсе, «ул вазифага ирешкәнче әле аңа биш пот тоз ашарга кирәк, дип ычкындырган. Минем дус, шунда катнашкан, мәсьәләне уңай хәл итәрдәй агайны телгә алып, «ул нәрсә кушса, шуны ашыйбыз» диясе урында, «тоз ашаучылар юк монда, аракы ашаучылар күп монда», дип ябыштырып, аны үзенә каршы куйган... Ә бит бу системада судагы балыктай йөзеп уңышка ирешүчеләр буа буарлык. Хәтта иҗади өлкәләрдә дә. Асрамадагы басмаларда мәйдан тотучы әдипләр, журналистлар да кимен куймый бүген, тез йөгенүле мәкаләләр, мәдхияләр туа тора, калын-калын китаплар да калыплана бугай... Хәлбуки, тез чүгү системасының тамырлары тирән... Үзенчәлекле әдип, элеккеге хәрби очучы, егерме биш китап авторы Локман ага Закировның (аңа инде 94 яшь, соңгы, узган ел нәшер ителеп миңа ирешкән китабы «Мнение» дип атала) «Әйләнеп кайтып булмый торган нокта» (Точка невозврата) китабында да бу хакта үтә гыйбрәтле бер очерк урын алган. Шул кыйссаның каһарманы – армия хезмәтенә яраксыз, күз кабаклары ябышып кала торган зат, ул аларны бармаклары белән каерып ачарга мәҗбүр. Җитмәсә, төс-кыяфәте шөкәтсез, (авыл җирендә андыйларны «кашың – арыш башагы, күзең – ..., авызың – бала бишеге, борының – әрлән тишеге» сыман такмазалар белән ирештергәннәр ул заманнарда. Кыскасы, бичаракайга кияүгә чыгучы табылмаган. Ә менә сугыш чыгып, авыл ир-атларсыз калгач, райком аны ВКП(б) сафларына кабул итә һәм колхоз рәисе итеп билгели. Һәм әлеге шәхес үз карамагындагы карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалардан гыйбарәт җәмәгатькә кемлеген таныта: юл кырыендагы үләнне урган яки чапкан сабыйларны акырта-бакырта кыйный, уракларын, чалгыларын сындыра, ә эштән арып кайтучы хатыннарны шәхсән тенти һәм җавапка тарттыра. Ә бер көнне ул күптән түгел генә иренең һәм улының һәлак булулары хакында хәбәр алган хатынның куеныннан ярты кило орлык таба. Нәтиҗәдә, аның ихтыяры белән әлеге хатын төрмәгә озатылып шунда вафат була. Ә аның унсигез яшьлек кызы әлеге адәм актыгына кияүгә чыгарга дучар була... Кызның әнисен ул төрмәгә максат куеп, кызына өйләнергә комачауламасын өчен озата. Әлеге колхоз рәисе лаеклы ялга зур хөрмәттә озатыла, ә некрологында аны намуслылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге дип зурлыйлар... Аннан калган балалар, оныклар карьера ясауда, матди мөмкинлекләргә ирешкән уңышларында бабаларының саллы өлешен күреп һәм танып, хөрмәт белән искә алалар. Һәм нинди шәп кеше булуы хакында, түрәләргә җаннары-тәннәре белән бирелүчән, «арт сөртү системасы»нда лаеклы урыннарын тапкан каләмзатларга заказ биреп, матур образын ассызыклаучы китаплар яздырсалар да ни гаҗәп? Һәр як ота... Һәм үзләренә иш, оядаш тәнкыйтьче исәбендәгеләрдән дә андыйларга җил-яңгыр тими... Локман ага бу язмасында каһарманының кемлеген, кайсы төбәктән икәнен тәгаенләмәвен варислары рухына травма ясамау хакына дип аңлата... Сталин җитәкчелек иткән кырыс дәвердә андый колхоз рәисләре теләсә кайсы районда да азу яргандыр, ихтимал. Әлеге каһарманны ул шуның гына нәсел очы, моның токымы башы, дигән фаразлар ишетергә туры килде. Һәр район вәкиле «юрганны» үзенә тарту корылышында... Әни Саба районы Урта Саба авылы , әти Актаныш районы Әҗәкүл авылы тумасы, үзем байтак еллар Мөслимдә эшләвем сәбәпле, төрле төбәкләрдә яшәүче танышларым җитәрлек, дип искәртәсем килә... 16 март 2022 ел, Безнең гәҗит.

Устав искергәнме, яңарамы әллә ямаламы?

Язучылар Берлегенең төп чакырылышы – язучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Хәлбуки, шәхсән үзем андый кайгыртуны тоям дип мактанырга кыймыйм. Илле тулгач, телефоннан шалтыратып булса да котламадылар, алтмыш яшем уңаеннан да әлеге оешма әгъзасы исәбендәге, җиде китап авторы мин фәкыйрьгә открытка юллап та мәшәкатьләнмәделәр. Җитмеш тулганда, шул датага турылап, оешмадан чыгарып ук болгамасалар рәхмәт әйтергәдер, бәлки, дип, дер калтырап торган көн... «Казан утлары» журналының «Милициянең йөз кызыллыгы» исемле, тәртип сагындагы хезмәткәрләргә хәерхаһлы бәянымны 10 ел чыгармый яткырганы онытылмый. Якташ әдип Нурислам Хәсәновка рәхмәт, үзенең милли түрәләрнең чын йөзен ачкан романын да ун ел тозлап яткыруларын әйтеп, тынычландырды. «Идел» журналында 2019нчы елны баш мөхәррир Радик Сабировтан, әсәреңне апрель аенда басабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз дигән хатыннан соң, «Кукуруз чәкәне» исемле, Сталинны рус әйтемендәге «янгыннан соң насос» төслеләр өере дулкынында орышмый гына, аның бүгенге тормышта, күңелләрдә тоткан урынын искәрткән хикәямне соң моментта «максатка яраксыз» дип тыюлары да үпкә-сапкаларга урын калдырды. Ул хикәя тора-бара рус һәм татар телендә чыккан китапларыма керде, ирекле матбугатта дөнья күрә алды һәм аңарда беркем бернинди криминал тапмады. Русияне данлаучы китап язу өчен грантлар бирелүе һәм инде басылган шул китапны кабаттан «Казан утлары» журналында «Хәл бу ки» исеме астында бастыру «максатка ярашлы» булуы янәшәсендә, үги авторларга карата әнә шундый «җылы» мөнәсәбәт... Әлеге ватанга кизәнү фактына галимә Хабетдинова ханымның кискен ризасызлык белдерүе игътибарга лаек. Ә менә җомга намазы вакытында яшь мулланың Коръән укырга килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе турындагы «Күкләр никахы», янә килеп хокук сагында торучыларны адәм актыклары итеп сурәтләгән «Бер утыру – бер гомер» исемле әсәрләрнең ансат кына дәүләт кайгыртуындагы, налог түләүче хисабына төп әдәби журнал түренә уздырылуы максатка ярашлы икән... Матбугатта мине өер белән «тәрбияләү» ниятеннән мәкаләләр дә басылгалады, аларга хәл кадәри җаваплар да биреп бардым кебек. Аерым бер шәхескә төркем белән ябырылу тәҗрибәсе уңаеннан, социаль челтәрдәге бер репликага юлыкканым булды. Аның авторы, көнчыгыш илләрендәге базарларда кәсеп итүче каракларның, үзләренә эшне җиңеләйтү өчен, берәр ишәкнең арт шәрифенә әрчеп кызыл борыч кыстыруларын, һәм бәлагә тарган хайванның акыра-бакыра һәрнәрсәнең астын өскә китерүен бәян итә һәм кемнең дә булса уңышлы чыгышы кайберәүләрне әнә шундый ишәкләр хәлендә калдыра, дигән нәтиҗә ясый. Бездәге байтак кына әдипләрне дә Зифа Кадыйрова, Гүзәл Яхина романнары әнә шундый аяныч хәлгә куйды түгелме икән? Язучылар берлегенең яңа уставына проект юллауларын, һәм шуны кабул итәргә 8нче апрель көнне җыенга чакырылуымны, яңа устав нигезендә язучылар ай саен взнос түләргә тиеш булуы, һәм башка кайбер бәхәсле моментлар хакында ирекле матбугатта язган идем. Әллә шул мәкалә дә әз-мәз тәэсир итте, үзгә тарафлардан да басым булдымы, яңа уставны изге Рамазан аенда җомга көнне планлаштырылган вакытта кабул итү нияте барып чыкмады... Берлектән янә бер хат килеп иреште, анысында яңа устав кабул итү җыены билгесез вакытка чигерелә диелә... Яңа устав проекты нигезендә взнос түләтү зарурияте уңаеннан янә бер гоман тууга, Интертатта исемле-титуллы әдип Зиннур әфәнде Мансуровның, «һәркемнән елына мең тәңкә алу күп түгел», дип белдереп, күпме күләмдә акча җыю планлаштырылуын аныклавы сәбәп булды. Кем белә, бәлки, премияләр, исем, титуллар алып арган берлек идарәчеләренең үзләренә өр-яңа даими керем чыганагы булдырырга мәтәләнүедер бу, күпчелекне тәшкил итүче пенсионер әдипләрнең юка кесәсенә кереп?.. Күптән җитлеккән мәсьәлә, идарә әгъзасы булу белән премияләргә тиенү дәрәҗәсе бәйләнешен аныклау максатында билгеле бер чорларга аудит, анализлар уздыру сорала. Дәүләт, налог түләүче акчасын оешмабызга юнәлтүчеләрнең дә бу мәсьәләгә карата битарафлыгы аңлашылмый. Принципиальлек җитенкерәмәүдән генәме бу? Әгәр, бәгъзе дәверләрдә шушы яссылыкта турыдан-туры бәйләнеш булуы ачыкланса, ул чордагы идарәләр оешкан җинаятьчел төркем дип аталуга лаек булмаслармы, дигән шөбһәгә да урын кала... Әлеге шөбһә расланган очракта, идарә дигән структурага нокта куелып, исем, бүләкләргә тәкъдим итү һәм раслау хокукы язучылар җыены вәкаләтендә калуы хәерле булыр кебек. Кемнәрнедер кат-кат өчәр тапкыр тәкъдим итүләргә чик куелып, күпчелек башка, шул исәптән үги исәбендәгеләргә форсатлар ачылып куймагае... Җыенны билгесез вакытка күчерүне хәл иткән соңгы идарә утырышы язучыларны борчыган сорауларга аныклык кертеп тормаган. Мисал өчен, яңа устав буенча Берлек рәисен, ил башлыгын халык сайлаган үрнәктә, язучылар җыены турыдан-туры тавыш биреп билгели алмавы, 21 кешелек идарә әгъзалары мәнфәгатьләрен генә кайгырту, дигән шикне таратырлык аңлатма бирүне сорый кебек. Уставта берлек турында «әдәби конкурслар, төбәкләрдә әдәбият көннәре оештыра, үз әгъзалары өчен әдәби премияләрне гамәлгә куя; һ.б.» дигән пункт уңаеннан да тәфсир кирәк иде. Чөнки, бәйге, конкурста җиңүчеләр, премия алучылар, суммалар күзлегеннән караганда нигездә әнә шул 21 кеше, аларның якыннары, оядашлары арасында гына, күз буяу өчен, статистлар сыйфатында оядаш түгел башкаларны да җәлеп итеп һәм вак-төяк бүләкләргә дә сирәк-мирәк тиендереп бармыймы яки бармасмы? Миңа калса, әдәби гәҗит-журналлардагы мәйдан бүленешенә дә ел саен анализ ясау тәҗел. Ничә процентын шул редакциядә эшләүчеләр үзләштергән, ничә проценты коллегаларына, ягъни башка редакция хадимнәренә, бүленгән гонорар фондының күпме өлеше әдәби редакцияләрдә эшләүчеләргә тотылган, һәм «үги» (Диас Вәлиев тәкрарлавында «чужой») авторлар өлеше ни дәрәҗәдә? Язучылар берлеге әгъзасына уртача алганда ничә процент мәйдан һәм гонорар тәти һәм әлеге 21 кеше төркемендә гомер бакый утыручылар өлешенең күпме тәшкил итүен чагыштыру да кызык булыр иде. Устав проектында берлек әгъзалары берлек максатларына һәм бурычларына капма-каршы килгән гамәлләр өчен, әгъзалык взнослары түләмәгән, берлеккә әхлакый яисә матди зарар итеп, аның абруен төшергән өчен аннан чыгарылырга мөмкин дигән пункт аныклауга мохтаҗ килеш калган. Сүз бәгъзе әдипләрнең эш урынында хәмер эчү, вак хулиганлык яки зина кылу кебек тискәре гамәлләрен кисәтү яки булдырмау турында барамы, әллә иҗатта, тәнкыйтьтә сүз иреген чикләү күздә тотыламы? Тарихка артык тирән, узган гасырдагы утызынчы елларга кермик, үзебез белгән дәвердә ике әдипне Берлектән чыгару матавыгы булды... Беренчесе – Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев. Ул «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте (ул әсәр белән интернетта танышу мөмкинлеге бар). Нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, соңрак «Мирас» журналы баш мөхәрриренең китап булып басылган монографиясендә (фәнни редакторы академик Мансур Хәсәнов) хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын тасдыйкълаган академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә, ул һөҗүмдә дә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкка чыкты... Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка бер җыенда сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде һәм ул шәхси блогыма да эленгән. Аннары, озак та үтми, үзенчәлекле, тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады... Җирле хакимият яки Мәскәү таләбе яки гаебе белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән... Телгә алынган пункттагы «матди яки әхлакый зарар» дип нәрсәләр саналуы тасдыйкъланмаган һәм 21 хөкемдарга бу хакта төрле трактовкаларга һәм теләсә кайсы язучыны берлектән ансат кына куаларга җирлек калдыруы борчый. Мисал өчен, минем «Казан утлары» журналында басылган «Пегас кашынамы икән?», «Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?», «Барыбыз да әзме-күпме Айдарлар», «Төрле-төрле уйласак та...» исемле әдәби тәнкыйть кысасындагы мәкаләләремнән әлеге 21 зат криминал тапмаслармы? «Звезда Поволжья», «Великая Эпоха», «Татарстан яшьләре», «Безнең гәҗит»тә урын алган, Гүзәл Яхинага төркем белән ябырылуларга каршы, әдәби тормышка, әдәби мәйдан, гонорар, премия бүлешүгә кагылышлы мәкаләләр өчен үч алу көтелмиме? Закон кирегә чигенми (закон не имеет обратной силы) дигән кагыйдәне «әхлакый зарар»га таручыларым исәпкә алырлармы? Ягъни, үткәндәге язмаларым өчен сюрприз көтмиме? Яисә яңа устав киләчәктә әлеге темаларга якын бармавымны гына кайгыртамы? Берлектә өлкән яшьтәге әдипләр – күпчелек. Аларны әдәбиятыбызның бик күренекле шәхесләре анда кабул иткән булган... Һәм бүген шуларны да, кем әйтмешли, «сөтле борынлы урындыкпәрвәрләр» ансат кына чыгарып болгый алуы матур түгел... Минемчә, татар әдәбиятын татфак әдәбиятына калдыру, фантастика, фәнни фантастика жанрларының юклыкка турылануга китерүче, грамматика белгечләре монополиясен чикләү максатында редакция, татар тел белеме өлкәсендә фәнни казганучыларга, нәшриятларда кайнашучы, шуларда каләм чарлап лаеклы ялга чыккан язучыларның 21 кешелек «политбюрога» керү өлешенә лимит, әйтик 25 процент билгеләнсә, 25 проценты рус телле язучыларга, калганы халык хуҗалыгында, сәнәгатьтә, медицина, ветеринария, хәрби, хокук сагында торучыларга, эшче-крәстиәннәргә билгеләнсә, мондый кимәл гаделлек хакына максатка ярашлы булмас микән? Әдәби басмалардагы мәйданнарны бүлешүдә дә әлеге категория өчен лимит булдыру комачау итмәс, дип уйлыйм. Аларның налог түләүчеләр хисабына 500әр битле роман-эпопеялар калыплавы күпкә китмәде микән? Үз монополияләрен урнаштыруга ирешкән филолог белемле, редакция урындыкларын иярләгән каләмзатлар, оядаш булмаганнарның иҗатларын санга сукмаса, аңламаса, мәнфәгатьләренә аркылы төшсә, ә эшчәнлекләрен тәнкыйть итүчеләрне ансат кына берлектән чыгарып ташлап «тулы җиңү»гә омтылса, филолог түгел «үги» авторларга үз хокукларын ничек яклый алулары турында да маддә очрамады яңа Устав проектында. 400-500әр мең сум премияләр алуны җайга салган даирә өчен бер төрле, ә әдәби басмаларга әллә нигә бер үтеп, әйтик, 10 ел чират торып әсәр бастыручылар өчен үзгә тарифта гонорар түләү тәртибенең дә әхлак вә канун киртәләренә сыймавы хакында пункт өстәлсә дә артык булмас иде кебек... Максат Устав проектында аерым ачык шәйләнгән, бүселгән асыл ниятне каплаштыру, итәк-җиңне юридик яклап җыештыру гына микән, сәбәп, ният башкамы – тора-бара бар да аныклана төшәр дигән өметтә калыйк... Безнең гәҗит, 11 май, 2022 ел.

Балтасызлык

Халкыбыз язмышында коточкыч роль уйнаган фаҗига – 1921нче елгы ачлык афәтенә 100 ел тулуын узган ел искә алдылар. Хәлбуки, шушы датаны мин дә әгъза булып торган, 300дән артык каләмзатны берләштергән, тар даирә өчен «милләтне күтәрә торган» әсәрләр язуга 400-500 меңнәр түләүне җайга салган Язучылар берлеге битарафлыкта уздырды... Хәер, алай ук дип кистереп әйтү ярамастыр, чөнки оешмабызның иң күренекле саналучы әгъзалары үз итмәгән, байтагы матбугат аша социаль челтәрләргә чыгып гаепләгән Гүзәл Яхина да берлегебезгә, күп илләргә таралуга ирешкән, кыйбат хакка сатылып зур тираж җыю җәһәтеннән Форбс китабына кергән «Зөләйха күзләрен ача» исемле романы уңышыннан соң, теш кысып микән, әгъза буларак кабул ителгән иде. Менә шул Гүзәлебез берүзе ачлык дәвере турында «Сәмәркандка сәфәр» («Эшелон на Самарканд») роман бастырып, янә бик күпләрнең төн йокысын качырды. Талантлы авторга кизәнүче сталинчыларның да, шовинистларның да, «русский мир» тарафдарлары да ярсуы мине гаҗәпсендермәде. Ә менә милләтпәрвәр битлеге астында, асылда теләпме, аңышмыйчамы, шуларга хезмәт күрсәтүче үзебезнең лауреат, исемле, титуллы каләмзатларның, аларга дәррәү кушылган, шул даирәне остаз санаучы «шәкерт», «пишкадәмнәр»нең ыгы-зыгысы гаҗиз итте... Тәнкыйть – кирәкле шәйдер, дигән Тукай. Ләкин ялгыз авторга төркем белән ябырылу, уздырыштан хор белән гаепләү, асылда шәхес буларак бетереп ташларга маташу – ул башка нәрсә... Бу – узган гасырдагы ГУЛАГ чорына «сәяхәт», утызынчы еллардагы «һава торышын»а тартылу. Гүзәлне, аның романын гаепләүче гуманитар белемле каләмзатларны беренче чиратта әсәрдәге тискәре каенана образы чыгырдан чыгарды. Имеш, татарда андый зат булмый... Болар Тукайның «Исемдә калганнар»ын да укымаган (нәни Габдулланы кышын, бозлы ишек катында яланаяк тотучы Шәрифә карчык), Тукайның 3нче томына кергән (ТКН, 1985ел) прозасы, мәкаләләре, фельетоннары белән дә таныш түгел ахры. Андагы «Яңа кампустан берничә лөгать» атлы язмасында «кайнана – киленне жаркой итеп ашаучы вә киленгә үлмәс борын кабер казып куючы» дигән аңлатма бирелә... Хуш, Гүзәлне буыла-буыла гаепләүчеләр «бердәнбер дөрес» дип санаган дәлилләрен кабул итеп, аның илкүләм, халыкара уңышларын күрмәмешкә салыштык, ди. Ә ни өчен әдәби даирәләр тарафыннан халкыбыз ихлас яраткан чын талантларга халыкара аренага чыгарга таяныч булу моңарчы бер дә күзәтелмәде. Әйтик, татар әдәбиятының Гулливеры Адлер Тимергалин ни өчен һич югы Тукай бүләгенә тәкъдим ителмәде? Мөхәммәт Мәһдиевкә докторлык диссертациясенә юл ябып, әдәби иҗаты өчен ике тапкыр Тукай премиясе белән бүләкләнүдән мәхрүм калдыргач, өченчесендә, бәгъзе әдипләрнең, каләмдәшләренең аны ГУЛАГ тәмугы кичкән Ибраһим Сәләхов белән «ярыштырырга» маташуы да тетрәндерде. Әтисе Сөнгатулла хәзрәт Арчадагы НКВД подвалында атылган Мөхәммәт агабыз, әлбәттә, мондый алышта ярышып «җиңү»дән баш тартты... Ахыр чиктә, әсәрләре халкыбыз тарафыннан яратып кабул ителгән хакыйкый талант иясен, хактан да андый олылауга лаек затны Ибраһим Сәләхов өлешенә кертмичә, Тукай бүләге лауреаты итү җөмһүрият хакимияте тарафыннан хәл ителде... Татар әдәбияты өчен ихлас борчылулы язмалар, миңа калса, нигездә урыс телендә нәшер ителгән «Звезда Поволжья» газетасында ешрак күренде. Мин үз көннәрен үзләре күрү куәтенә ия басмалардагы язмаларны кайта-кайта караштырам. Менә 2019нчы елның 17-23нче октябрендә басылган басманы ачам һәм анда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың фотосын күрәм. Томас Нигъмәтҗанов язган мәкаләдә аның кандидатурасын өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, чиновник ир-атлар тарафыннан (араларында иҗатташ саналучы титуллы, исемлеләр дә булган һәм алар сүзе хәлиткеч роль уйнаган, дип фаразлыйм) өчесендә дә кире кагулары чиктән тыш гаделсезлек дип белдерелә. «Югыйсә, Хәсән Туфан үзе аны татарның Анна Ахматовасы дип атаган иде», – дип өзгәләнә мәкалә авторы. Минем фикеремчә, тиешле, җиткелекле ярдәм, булышу булганда Саҗидә Сөләйманова татарның дөньякүләм таныласы шагыйрәсе иде. Искә төшерик, Салават та татар җыры дөньясына сүзләрен ул язган «Урсал тау» җыры белән ак атта очышта килеп керде шикелле... Саҗидә ханымны кемнәр файдасына кире кагуны, кире каккач, кемнәр ул бүләккә ирешкәнен, ирештерелүен әйтеп тормыйк, «миннән көнләшәләр» дигән стандарт акланулар яңгыраячак... Саҗидә ханымны Тукай бүләгеннән кат-кат мәхрүм калдыручы ир-атларның типажы, гәүдәләнеше аның бер шигырендә аерым-ачык чагылыш тапкан иде шикелле. Менә бәгъзе шәп саналучы ир-атларыбызның чын йөзен, холкын-фигылен ачкан үтемле, утлы юллары: Син барында каен яга идем, Син киттең дә, калдым усакка, Әзрәк җаным җылынмасмы, диеп, Балта сабын салдым учакка... Балта сабы утта янып бетте, Күмере дә хәтта калмады, Шулчак Хәйбүш агай килеп керде, Бирегез, – дип, – кая, балтаны... ...Мич катында торам күшегеп, Әллә инде җаным өшегән, Белмәгәнмен, балта кирәк саен, Син алгансың икән күршедән... Менә шундый «балтасызлар» бәяли микәнни бездә иҗади казанышларны? Шулар корыштыра микәнни әдәбиятыбыз яшәешен? Иҗади казанышлар дигәннән, кайда алар? Җырда Динә, Эльмира, Сәйдәләребез ил күләмендә йолдыз булып балкый алды. Ә шуларны лаеклы хезмәт хакы билгеләп, ТНВга кызыклы тапшыруларны алып баручы сыйфатында җәлеп итү, Татарстанда Мәскәү көнләшерлек телейолдыз итү хәл ителмәде... Кызыклы тапшырулар проектын булдыру өчен Татарстанның иҗади көчләреннән файдалану омтылышы шәйләнми. Кара-каршы такылдап утыру яки көчәнеп көлдерергә азаплануларны иҗади казанышлар дип кабул итәсеме икәнни? Ә татар әдәбиятын ил, дөньякүләм таныткан уңышлар кайда? Әдәбиятыбызны алгарышка илтердәй шәхесләр кайда? Тукта, Зарипов, кызма, үзең нишләр идең әгәр блач тоттырсалар, дип сорарга мөмкин бәгъзе мөхтәрәм укучылар? Минем кулда булса, иң беренче чиратта әдәби басмаларга җитәкче итеп үз-үзен татарча аңлата алмый торган татар филологиясе белгечләрен һаман һаман билгеләүне туктатып торыр идем. Мисал өчен, талантлы шагыйрә – «Казан утлары» журналы уздырган «Печән базары» бәйгесендә беренче урынга чыгарылучыдан 20 тапкыр күбрәк тавыш җыеп, икенче урынга калдырылган талантлы шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованы әдәби басмаларның сыйфатын кайгыртучы вазифасына турылар идем... Ул очракта, фаразымча, әдәби басмалар талантлы, яңа, укучы өчен кызыклы, зарур авторларны җәлеп итү аша тора-бара аякка басып, үз көннәрен үзләре күрә башлар иде... Бүген алар асрамада яши, китапханәләр – аларга батмас өчен тотынырга дип ташланган салам өммәтендә, ә укучы өчен рухи азыкка заказны грамматика белгечләре зәвыгы хәл итә... Ул бик шәп булган очракта да, майлы ботка да туйдыра, дигән мәкаль андый иҗатка зарурлыкны сыртына салмый кала алмый... Безнең гәҗит 3.11.2022 2022, №44 (9 ноябрь)