Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
вторник, 27 декабря 2022 г.
пятница, 4 ноября 2022 г.
Айдар Хәлим хаклы
Безнең гәҗит
19.03.2019
Выпуск: 2019, №11 (20 март)
«Безнең гәҗит» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарының быелгы гыйнвар азагы саннарында шагыйрь, прозаик, публицист Айдар ага Хәлимнең гамәлдәге шартларда Тукай бүләге өчен «ярыш» процедурасыннан баш тартуы игълан ителде. Язма эчтәлегеннән күренгәнчә олуг әдибебезне мондый адымга елның елында этик-эстетик яктан җитлекмәгән язмалар бүләкләнүе этәргән. Әлеге темага язмалар матбугатта даими күренә килә, хәлбуки, атаклы урыс мәсәлчесе язганча, йөк кенә һаман кузгалмый, урынында кала бирә…
2012нче елның май аенда «Азатлык радиосы»на биргән интервьюсында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова, Тукай бүләгеннән язучылар мәхрүм калуын күздә тотып: «Быел язучыларның битләренә төкерделәр», – дип белдергән иде һәм ул белдерү әле дә булса интернетта эленеп тора. 2017нче елның 27нче апрелендә янә шул ук «Азатлык радиосы» сайтында аның «Тукай бүләген бирү милләтне мыскыл итү булды» исемле мәкаләсе дөнья күрде. Үзе лаеклы дип исәпләгән затларның бүләксез калуына гаепле итеп ул хакимиятне, Казан Кремле әһелләрен, һәм «палицайтлар министрлыгы», дип, эчке эшләр ведомствосын билгели, ә бүләкләнүчеләрне уптым илаһи лаексызга чыгара. Хакимият ничек алай ансат кына кайчандыр халкыбыз күз өстендә каш дип таныган, яклаучысы, гаделлек яугире санаган каләм әһелләре дәрәҗәсен төшерә алган, ничек язучылар фикерен очсызлауга ирешкән, алар белән хисаплашмый башларга җөръәт иткән соң? Бәлки, бүләккә тәкъдим итү хокукын яулаган һәм шуннан тулы куәтенә файдалануга корылышлы ике дистәдән чак кына артык каләм ияләре катламы, язучылар берлегенең брахманнары, дип атыйк микән инде аларны, исем, титул, бүләк юллауда үзара ярдәмләшүгә артыграк бирелеп китеп, күрәләтә чүп-чарга юл ачулары тора-бара аларның фикерләре җитди кабул ителми башлавына китергәндер? Хәер, узган ел Тукай премиясе, кат-кат тәкъдим итүләрдән соң, ниһаять, «Казан утлары» журналы хезмәткәре, Язучылар Берлеге әгъзасы Камил Кәримовка бирелде һәм, димәк ки, бу факт, Фәүзия ханым мантыйгы буенча, әлеге аралыкта язучыларның битләренә төкерми калу булып кабул ителергә тиеш микән инде?
Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев исә «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте. Соңрак, нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын аерым китап булып басылган (фәнни мөхәррире академик Мансур Хәсәнов) монографиясендә тасдыйкълаган «Мирас» журналы баш мөхәррире академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә ул һөҗүмдә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкта торган булып чыкты… Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка матбугатта басылган интервьюсында сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде. Аннары, озак та үтми, әрсез һәм ертлач тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады… Туктатылды. Хакимият таләбе яки гаебе һәм Мәскәү катнашы белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән корбан ителде… Әллә соң Муса Җәлил турында язу хокукын аерым шәхесләр үзләштергән һәм алар «бакчасына» керүчене» ник туганына үкендерү көтәме икән? Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның, «Солтангалиев татарның каһарманы түгел, ә хыянәтчесе» дигән фикер салынган язмасы Айдар Хәлим мөхәррир вакытта «Аргамак» журналында басылып чыккан иде. Аннары ул «Муса Җәлил – социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы» атлы язмасын ике газетага үзе алып барып бирде. Ошатып алып калганнар. Хәлбуки басмадылар. Хакимиятнең язмага юл ачмауда катнашы юк. Телгә алынган «роман-документ» бәянендә Диас Вәлиевкә каршы татарның иҗади интеллигенциясе саналучылар төркеме, хакимият вәкиле, өлкә комитет сәркатибе Рәис Беляев җитәкчелегендә эш йөртүе хикәяләнә. Алга китеп әйтик, Рәис Кыям улы Беляевны өлком сәркатиплегеннән озату роман-документта, депутат-язучы доносы нигезендә, дип белдерелә.
Диас әфәнденең драматик әсәрләре СССР калаларында һәм шул исәптән Мәскәүдә җәмгысе 75 театрда гөрләп барган шартларда, Казан каласында, үзе раславынча, иҗатына киртә арты киртә корылган… Бигрәк тә Муса Җәлилгә багышланган «День Икс» атлы әсәрен сәхнәгә куйдырмас өчен кемнәребез ни генә кыланмаган, кат-кат тикшерүләр оештырып, әллә ниткән үзгәртүләр таләп иткәннәр, һәм һәркайсының ни әйткәне документаль тәртиптә «роман-документ» дип тамгалаган ул әсәрдә урын алган. Драматургны «тәрбияләүдә» катнашучылар арасында Гариф Ахунов һәм Әмирхан Еники генә уртак линиягә азмы-күпме чапырыш фикер әйтә алган… Ахыр чиктә, Диас әфәнде, илкүләм матбугат чараларын да эшкә җигеп көрәшүләреннән соң, «День Икс» спектаклен сәхнәгә чыгаруга ирешә. Һәм премьерасына, театр директоры тарафыннан кемнеңдер фәрманын үтәп, тамашачылар сыйфатында махсус мәктәпләрдән акылга зәгыйфь балалар китереп утыртыла…
Күренә ки, «язучыларның битләренә төкерделәр» дип белдерү белән эш төгәлләнми, моны кем эшләвен тәгаенләү дә тәҗел… Сатира остасы Фәнзаман Баттал, үзенчәлекле әдип, элекке хәрби очучы Локман Закиров (аның «Мостафа» атлы бәяне үзгәртеп кору чорында Русия күләмендә ел китабы дип бәяләнде), фантастика һәм фәнни фантастика жанрларын ялгызы диярлек өстерәгән Адлер Тимергалиннарны Тукай бүләгеннән «үсепеснең» шул тар даирә вәкилләре үз ишләре файдасына «коткара килде» ләбаса… Инде аларга, безне санга сукмыйлар, дип, «крокодил күз яшьләре» түгү бер дә килешми. Дәүләт химаясындагы әдәби журналга яңаларга, яшьләргә, үз ояларыннан булмаганнарга юлны ябып, тар даирә өчен генә җимле тагаракка кайтарып калдыруларына да хакимият түгел, нәкъ менә «обойма»дагы әдипләр сәбәпче. Кыскасы, биткә төкерүчеләрне әллә каян эзлисе юк… Гүзәл Яхина һәм Диас Вәлиевләргә, әллә ниткән гаепләр ташлап ябырылучыларның борын астындагыларны күрмәүләре таң калдыра…
Әйдәгез, төп әдәби журналда басылган әсәрләрне кыскача күз уңыннан уздырыйк… Күтәрәме алар милләтебез дәрәҗәсен, төшерәме? Даими автор Марат Әмирханның «Казан утлары»нда сиксән яшьлеге алдыннан басылган «Ир-Мамай» атлы тарихи романыннан бер өзек: «Ыштаннарыгызны төшерегез, – дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!» («К.У. 2013 ел» №6, 44 б.) Аңлавымча, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә… Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез, тулаем халкыбыз нинди булып чыга инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар, хөкем карарын җиренә җиткерүчеләр булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән, дип раслау түгелме соң бу? Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә үк алып барып чыгармыймы әлеге язучы фантазиясе? Шул ук авторның «Гәүһәршад» атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз. «…Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады». Чорыбызның атаклы романчысы әлеге дә баягы Паоло Коэльо үзенең «11 минут» романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен «эһ» тә итмичә урам этләре матавыгы яссылыгына төшерә. Алай да Батулла Тукай бүләгенә лаек ителгән (!) «Сөембикә» романы белән мондый дулкындагы әсәр бастырып чыгаручыларның һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп, аның кочагына кермәкче була…
Айгөл Әхмәтгалиеваның Мәхмүт Кашгари исемле конкурста Татарстанда – беренче, Бакуда икенче урын алган һәм «Казан утлары» журналында басылган «Капка» хикәясендә татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да нәмәгълүм, күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт, бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле булуы хакында «Татар Левиафаны» атлы мәкаләмдә бер язган идем инде, кабатлануым өчен гафу үтенәм. Янә килеп «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы ел 16нчы декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның «Чак Гузель Яхина» исемле мәкаләсендә, тузга язмаган, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерелә…
Бүләкләр, урыннарның кемгәлеге алдан ук хәл ителә һәм бүлешүгә кануни төсмер бирү өчен «үги» авторлар статистлар сыйфатында «бәйге»ләргә җәлеп ителә, дип шикләнүләргә җирлек җитәрлек. Кыскасы, язучы битенә кем төкерә, дигән сорауга җавапларны эзлисе дә эзлисе әле… Ошбу җәһәттән, Татарстан гимны текстын кабул итү кыйссасы да ихлас һәм гадел бәянчесен көтә…
Кыскасы, Айдар ага Хәлимнең, татарның түбәнгә тәгәри баручы абруен кайтаруны Тукай бүләген лаеклы әсәрләргә бирүдән башларга, моның өчен бу бүләкнең яңа уставын, шартларын яңадан язарга кирәк, дигән фикеренә кушылып, әдәби бәйгеләрне бәяләүне китап сөюче абруйлы халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы милләттәшләргә тапшырырга вакыт, димәкчемен.
Рөстәм ЗАРИПОВ,
понедельник, 3 октября 2022 г.
Каеннан балан җыйганда
11.09.2022
Безнең гәҗит 2022, №35 (7 сентябрь)
«Казан утлары» журналының 2004нче елгы 10нчы санында галимә Дания ханым Заһидуллина «Безнең заман герое» дискуссиясе сәхифәсе кысасында чыккан «Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр» дигән язмасында «каеннан балан җыеп алып булмый, усакны яңа елга бизәк итеп бастыру мөмкин түгел», дип керешә дә, «Бауман урамында ике бина тора, берсе – матбугат йорты – конструктивизм, ә каршысындагысы – Париж күлмәкләре сата торганы модернизм стилендә», дип ассызыклый һәм «һаман социалистик реализмга хас сыйфатлар эзләп, башка кануннарга карап язылган әсәрләрне үзебезгә мәгълүм ноктадан карап кына бәяләү» дәвам итүенә хафа белдерә, әдәбиятта постмодерн ысулына хәерхаһлык итеп, яңа ысул кулланганда әдәби геройның булуы мәҗбүри түгеллеген белдерә. Хәлбуки, беренчедән, ул искә алган һәр ике бинага да нигез геологик киселештән чыгып, ныклык тәэмин ителер дәрәҗәдә булганы сайлана; икенчедән, ике очрак өчен дә каркас ныклыгы һәм тотрыклылыгы хәл ителә; һәр икесенә кирәкле коммуникацияләр уртак таләпләрдән чыгып ялгана, бинаның һәр икесе дә җылы тотарга, түбәсеннән су үткәрмәскә, тәрәзәләре табигый яктылык уздырырга тиеш... Ә аерма, нигездә, бизәлештәге төрле формаларда, уртак таләпләргә җавап бирерлек яңа материаллар файдалануда һәм дизайнда. Әдәбиятта да – иске ысулда языламы ул, яңачамы – төп принциплар, намус, вөҗдан, кешелеклелек кыйммәтләре сакланырга тиештер, дип фаразлыйм. Әсәрдә төп герой аламы ул йөкне, әллә модага кергән «яңа» ысул нәтиҗәсендә ул вазифа хикәяләүче автор җилкәсендә каламы – барыбер, чын әдәбият – Кеше турында. Ә Пауло Коэльо язган атаклы «Алхимик» әсәренең төп герое, Дания ханым ассызыклаганча, сарык көтүчесе генә түгел, ул шул көтүнең хуҗасы да һәм сәях җанлы ирекле кеше...
«Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак язган «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә Дания ханым әлеге дә баягы ысулны телгә алып, Зөлфәт Хәким әсәрен, ул шул яссылыкта язылган, дип хуплады. Кайчандыр модада булган постмодернизм ысулына карата әдәби дөньяда караш салкынайган, ә рус әдибе һәм галиме, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Михаил Веллер әлеге ысулга күчү әдәбиятның үлеме, дип белдергән шартларда, милләттәш галимәбезнең мондыйга мөкиббәнлеге аерым игътибарга лаек... Ихтимал, М. Веллер һәм башкалар ялгыша, ә Дания ханым һәм аның коллегалары хаклыдыр?
Әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Белмим, тел белгечләре өчен, специфик яклап караганга, бәлкем аларда мин, һәм минем кебек техник белемле китап сөюче танышларым тоемламаган рухи кыйммәткә ия нәрсәләр, нечкәлекләр бардыр?.. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы тәҗеллеге, иң киме хәрбиләр өчен, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр»ен генә түгел, яшермим, моңа кадәр язганнарын бәяләргә дә фәһемем җитенкерәми. Аның «Таккүз» хикәясе дә мин фәкыйрегез өчен «бу ни бу?» дип торышлы табышмак булып калды. Ихтимал, «Казан утлары»нда «такбаш» төшенчәле хикәя бастыруны үзенчәлекле юмор, гаярьлек дип кабул итәседер?.. Аның Тукай бүләгенә лаек табылган, үзе имза салып миңа бүләк иткән китабыннан Тукай бүләгенә лаек булган «Сөембикә» романын укыгач та хәйраннарга калып утырганым булды. Менә шуннан бер өзек: «... Ләкин Сафа тилергән иде инде. Ул Франгизәнең (сүз атаклы Сафагәрәй хан һәм кол хатын турында бара) ике аягын тиң кочаклады... Сафа кайнар башын хатынның ике тезе арасына тыкты» Романда булачак ханбикәбезнең яшьлегендә ир-атка тартым булуы, атта чабарга, сүгенергә яратуы, бер хатынның аны ир-ат дип белеп, кочагына керергә омтылуы һәм башка шундый әкәмәтләр тулып ята... Әлеге авторның Гүзәл Яхина язган «Зөләйха күзләрен ача» романына татарча һәм русча матбугатта басылган тискәре бәяләмәсен ни дип бәяләргә дә белми аптырадым...
«Казан утлары» элегрәк, Тукай юбилеена турылап уздырган «Печән базары» атлы бәйгедә дә 1-2нче урыннарны Зөлфәт Хәким белән Батулла бүлеште, дип истә калган. Анысында мин дә шигырьләр белән катнашкан идем. Бәйге шартында унбиш бит диелеп, Зөлфәт Хәкимгә – 25, миңа ике бит тамыздылар. Бәйгедә катнаштырылмаган шигырьләрем дөм яраксыз булмаган күрәсең, «Чаян» журналында басылдылар... Тагын да кызыграгы – Зөлфәт Хәким анда, үткән елда «Татар пьесасы» бәйгесендә икенче урын өчен бүләкләнгән әсәре белән катнашып, беренче урын бүләгенә лаек булды… Күрәсең, комиссия, бу бит былтыргы «А», инде бер тапкыр бүләкләнде, дип вакланып тормаган... Ә миңа бу журналдан, кая да булса бер басылган әсәрләрне генә түгел, ә интернетка, шәхси блогыма кунаклаган әсәрләрне дә бастыра алмыйбыз, дигән аңлатма биргәннәре булды... Ә бит шәхси блогка элүнең сәбәбе ничарадан бичара, ягъни кая да булса бастырып чыгарудан өмет өзү аркасында...
Бәлки, әдәби редакцияләрдә филологлар өстенлек алган шартларда татар әдәбиятында искән мода җилләренә без, филолог түгелләр, әзер түгел яки төшенми торганбыздыр? Балалар табибы Зиннур Закиров та, «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы елның 24нче декабрендә басылган мәкаләсендә («Чак Гузель Яхина») Аксубай урманында француз балеты примадоннасының колхоз рәисе белән мәхәббәт уены уйнаулары турындагы тузга язмаган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә тискәре мөнәсәбәтен белдереп, хаталангандыр?
Халык язучысы исеменә лаек булган, шул титул хакына айлык өстәмә матди керем алып торган, янә килеп җөмһүрияттә тәтергә мөмкин барча премияләрнең эресен-вагын кырып-себереп җыеп алган авторларның һаман-һаман дәүләт химаясендәге журналда әсәр арты әсәр бастырып кинәнүләре, яңа, үзгә һәм яшь авторлар өчен әдәби мәйданга юлны ябулары ни мантыйк, ни әдәп, ни намус киртәсенә сыеп бетми. Хактан да халык язучылары икән, алар калыплаган китапларга халыкта сусау, ихтыяҗ булырга тиеш ләбаса. Һәм хактан да талантлы булсалар, аларның дәүләт химаясенә мохтаҗлык кичерүләре нонсенс, олыгайган көннәрендә булса да дәүләт имчәгеннән аерылып, иҗатларын үз хисапларына чыгара башласалар, ару буласы... Әйтик, Зифа Кадыйрованың үз хисабына бастырган романнарын кулга да тидерми алып бетереп торалар. Югыйсә, ул ханымның халык әдибе дигән титулы юк, хәтта язучылар берлегенә алырга омтылу шәйләнми, димәк ки, премияләргә дә тәкъдим итәргә җыенмыйлар... Бүген татар әдәбиятында татфак белемле грамматика белгечләренең тулы монополиясе шартларында, дәүләт асравындагы әдәби газета-журналларда әдәби мәйдан бүлешүдә редакция хадимнәре бер-берсенә аерата хәерхаһлы булу белән алдыралар... Шундыйларның дәүләт асраган басмаларда 500әр битле роман-эпопеяләре урнаштырып торуы уңаеннан танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиевнең «ми китү» дигән бәяләмәсе тетрәтте. Майлы ботка да туйдыра, тормышка бүгенге татар әдәбиятында бердәнбер татфакчыл караштан, ракурстан әдәбият сөючеләр миңа калса инде гарык. Элек бит татар әдәбиятында табиблар, укытучылар, хәрбиләр, колхоз җитәкчеләре, халык хуҗалыгы белгечләре, галимнәр, хокук сагында торучылар да мәйдән тота иде... Ә хәзер, Хәсән Сәрьян үзенең «Нокталы өтер» әсәрендә кисәткән хәл, Тукайның үзен төзәтү корылышындагы грамматика белгечләре, Чәмәт шәкертләре, нигездә редакцияләр урындыгын-кәнәфиен иярләүчеләр алдынгылыкны бирми... Әдәбият мең төрле тормыш кайнаган диңгезне хәтерләтергә тиеш. Әгәр чыганаклар бер-икегә генә калса, ул каз-үрдәк, чебен-черкигә кулай буаны хәтерләтә башлый, анда сөлекләр үрчи һәм мондый вәзгыять А. Толстойның Буратино турындагы әкиятендәгечә, Дуремарлар өчен генә кулай булып кала. Иҗади бәйгеләрдә хөкемдарлыкка да әдәбият сөюче төрле профессия вәкилләре җәлеп ителә башласын иде. Картаеп былҗыган каләмзатларның азгын сексуаль фантазияләренә хөҗерләнми торган, аек акыллы, реаль, саф күңелле чын хезмәт кешеләре хөкемдарлыкка килсә, соңгы егерме биш елда шактый мөшкел хәлгә төшкән әдәбиятыбыз өчен хәл-тын алу булыр иде...
Подписаться на:
Сообщения (Atom)