Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
четверг, 7 ноября 2013 г.
ТАТАР ЮРАП КИТЕРЕР ....
Бик тә дәрәҗәле бер әфәнденең айлар буе дәвам иткән гомер бәйрәме-юбилеенең сигезенчесенә мин дә килеп эләктем. Мишә буенда, әрәмәләр ышыгында фонтаннар атып торган сулыклы әкәмәт затлы ял комплексында узды анысы. Кунакларның берсеннән берсе текәлеге, койма буена тезелешкән танк шае машиналардан сүзсез дә аңлашыла иде. Шулар рәтенә ватаныбызда эшләнгән тыйнак “арбам” белән кыенсынып кына килеп кунакладым. Мәҗлескә юбилярның яшьлек һәм хезмәттәш дуслары, гел ир-атлар гына чакырылган булып, ишетүемчә арабызда чорыбызның танылган әдибе Тәлгат Нәҗми дә күренергә тиеш иде.... Язарына байтак азык табасы иде ул бирегә килгән тәкъдирдә.... Тостларга кереш сүз сыйфатында, күпне күргән күпне кичергән кунаклар тарафыннан ,хатын-кызлар канашмау сәбәпләрне кайбер чикләрне дә онытып сөйләнгән кыйссаларының һәркайсы ифрат гыйбрәтле булып, Казандагы иң бай оешмаларның берсеннән килгән гәүдәгә генә түгел, биләгән кәнәфие белән дә шактый дәү абзый сөйләгәннәр “Алтын мөнбәр” фестиваленә ярашлы кино төшерерлек сыман тоелды...
“Мин карьера ясауга бәләкәйдән керештем, -дип башлады ул сүзен. - Элек авылда мал-туар бик ишле , чиратка салмый чыгарсаң урамга сыймаслык иде....Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә , мин исә маңкасы кипмәгән олы малай . Алай да елдан ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар сарык көтүе көтәргә лаек дип таптылар. Өченче елны таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый,һәм шуның Рәвил атлы улы. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез . Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми.Ә сәгатьне, аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз.. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап ... Әмма Рәвил тыңгысызлый, әйдә көрәшәбез дип тинтерәтепме тинтерәтә. Син миннән зур, дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә,төрлечә кәһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә , моның борыны астына инде мыек типкән... Алай да бирешәсем килми , этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам, ектырмыйм гына бит тегеңә... Гарьлегеннән , бу мине муеннан кысып аска бөгә дә йодрыгы белән башны төя башлый... Әшрәфҗан абыйсы , ырҗаеп көлеп тик карап тора мин кичергән җәфаларны.
- Көч кенә керсен , исеңә төшерәм әле мин боларны , - дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы яклаучым булмаганга .
Берсендә, каты ук эләктерде , күзгә чыккан яшьләрне ышкый ышкый, “бүтән болай булмый “дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем.Әни, ат җигеп йөри фермага иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мүрхүмәкәй , урыны җәннәттә булсын. Әбәдкә кайтып керде, бу..
- Син нишләп эштә түгел, -дип тәфтишли...
Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык комачаулый. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды , дөресен сөйләп ташладым.
- Әйдәле! Утыр арбага!–диде әни.
Киттек кузгалып. Әни , ике кулы белән дилбегәгә тотынып аякларын аерып кабык арбага баскан , сыртын каезлап каулый күк бияне. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр, абыйлы- энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни ыжгырып килә килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә,
- Син нәрсә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың аксак тәре , -дип , дәү кытыршы учлары белән моны шап-шоп яңакларга да кереште.
Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Рәвилнең бугазына барып
ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, сөяк сабы белән шалт башына . Җирләр акыра малаең. Бер мәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде.
...Еллар үтте. Армиядән кайткан ел авыл сабан туенда батыр калдым бит инде. Элек кичке уеннар бик күңелле , гармунда сыздыру, җырлап- бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге “дус” очрап тора.
- Яшьти тимә, гаеп миндә булган, -дип күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр яңа кәчтүм- чалбардан .
- Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа ? – мин әйтәм. – Сикер суга!....
....Ир-атлар мәҗлесендә гадәттә һәртөрле сынашулар , кыен хәлдән шома котылулар, мәхәббәт өлкәсендә җиңүләр турында бара сүз. Бер танышым әйтүенчә, ахыр чиктә мактанышу бер нәрсә үлчәшүгә кадәр үк барып җитәргә мөмкин...
Тулы рюмка тоткан кулы арый төшкән кайсыдыр кунак,
- Ай-яй, кансыз кеше булгансың икән, -дип озакка сузыла төшкән “тост”ны бүлдерергә җөрьәт итте ...
Арабызда район, Татарстан, Русия дәрәҗәсендә танылган көрәшчеләр дә булып, тора-бара кемнәрнең кайчан кайда ничек батыр калуы хакында сүз китте. Баксаң, бәгъзе районнарда сабантуй батырларын Хаҗ сәфәре белән бүләкләү модага кергән икән... Әңгәмәбездә шундый хөрмәткә лаек ниндидер атаклы Азнакай көрәшчесе искә алынды. Ул изге сәфәргә әнисе белән бергә чыгарга булган .
...Ничәдер көн узгач, 28 сентябрь дип истә калган, мөхтәрәм якташым Тәлгать Нәҗми телефоннан чылтыратып, мәҗлес хакында сораштыра. Юбиляр үпкәләмәдеме икән, дип борчыла. Мәккәгә, хаҗ сәфәренә ниятләгән икән , мәҗлес көнне аны шул уңайдан Казанга чакырткан алган булганнар... Һәр бәндәне алда иң зур имтихан көтә, ә мөселман өчен Хаҗ кылу фарыз гамәлләрнең олысы, дип саный якташ. “Кыласы хаҗың кабул булсын”, дидем , мөхтәрәм якташыма. Анысы да монысы, тормыштан тәм табып районыбызга ямь биреп яшәүче әдибебез изге сәфәргә чыгып киткәч, үтә дә сәер төш күрдем бит әле.
...Имеш , Саба уртасындагы хәзер китапханә, ә заманында райком урнашкан бинага , “монда танылган әдип Тәлгат Нәҗми фәләненче елларда инструктор булып эшләде” дигән язулы ак мәрмәр такта элгәннәр. Бина каршындагы иркен мәйдандагы һәйкәл дә Тәлгатьнеке булып куйган . Янә килеп, озак еллар ул җитәкләгән район газетасында басылган уңышлы дип табылган язма авторларына “Тәлгать Нәҗми исемендәге премия” тапшыру гамәлгә кергән, ә лаеклыларны билгеләү комиссиясенә рәис итеп, утыз ике ел хезмәт дәверендә хәтта мактау кәгазе дә алмавымны казаныш санап мин фәкыйрьне билгеләгәннәр… Ә иң куандырганы ,премия алырга җан атучы чибәр-чибәр апа-сеңелләр минем хозурда үзләрен ифрат ягымлы тота башлаган... Шулай, матур гына яшәп ятканда илдә кабат үзгәртеп корулар яңарып китмәсенме.... Һәм, озак та үтми тикшерү комитетыннан кырыс вәкилләр килеп, комиссиябез әгъзаларын берәм-берәм йолыккалый да башладылар. Бәхеткә, кул сәгатемә монтажланган компьютерым барын берсе бер абайламый.
- Фәлән вакыттан төгәненгә кадәр кемнәргә премия бирдегез?
Комиссия әгъзалыбызның яртысын шушы сорау сугып екты... Алай да арабызда барыбыз да хәтерсез Хәйрүшләр түгел. Мин исә, китәргә ашыккан кыяфәт чыгарып сәгатемә күз ташлый- ташлый берсен дә калдырмый санап чыктым.
- Бүләккә лаек дип тапкан язмаларның исемнәре?- дип җикерә кырыс тикшерүче.
Сорауның монысы сафларымызны тагын да сирәгәйтте. Мин сынауның анысын да исән-аман кичтем : исемлекне, “Сөт арта”дан керешеп, “Дуңгызчылык-табышлы тармак” белән тәмамладым...
- Бүләкләгән әсәр яисә мәкаләләрнең эчтәлеген сөйләп бак ? –димәсенме тәфтишчем явыз көлемсерәп .
Университетта хисап техникасы буенча укытучы туганым Равил Һади һәм ул куйган программа сынатмый, теләсә кайсы язманың исеме, авторы профессиясе, кайда белем алганыныннан чыгып , мәкаләдә, яки хикәядә ни әйтеләсен , компьютер сәгатем мониторына лашпырдатып чыгара да сала...
Тикшерүче мине кәҗә калдырудан һаман өмет өзми,
- Боларда бит һаман бер балык башы чәйнәлә, ни хөрмәткә премия? -дип тинтерәтә.
Минем ачу чыга башлый.
- Лауреатларның бүләккә лаеклы булуы әдибебез Тәлгат Нәҗми белән килештерелгән, -минәйтәм.- Кайтыр Мәккәдән, үзеннән сорарсыз..
- Әйбәт идея , -ди тикшерүче. – Шунысы жәлке, Державин, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова,Гамил Афзал яки Тукайлар үз бүләкләре лауреатлары язганны лаеклы санар идеме, юкмы, менә анысын алай ансат аныклап булмый...
-Нишләп булмый ?
- Алар үлгән бугай бит инде.
- Калалардагы комиссия әгъзаларымы?!
- Юк. Премия хуҗалары. Тукай , Исхакый, Саҗидә Сөйләманова.. Дөрес, ялганны ачыклау детекторы ярдәмендә комиссия членнарыннан сорау алып була , анысы..
Аннары тикшерүчем , авызын зур ачып иснәнеп торды да,
- Ә белә микән соң алар Пушкин яки Тукайның ниләр язганнарын?-дип көрсенеп куйды....-Рас каладагылар турында сүз чыкты, синең фикерне беләсе килә. Әйтик, шартлы рәвештә халыкара спорт мастерлыгы үтәп Тукай бүләген алган җитмешен узган егетнең беренче рәзрәтлеләр бәйгесендә катнашып бәләкәйрәк премия эләктерүенә ничек карыйсың. Өлкән яшьтәгеләрнең яшьләрне артта , кырыйда калдырып, һәрвакыт җиңүләрен , бүләк арты бүләк эләктерүләрен әшнәлек кенә хәл итмиме? Яисә яшьләрне иҗаттан күңелләрен сүрелдерүне кайгырмыймы карт гвардия?Тукай да, картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул, дигән түгелме соң? Исем, титул, бүләкләрнең берсен дә калдырмый рәттән урып барырлык әсәрләр иҗат итәр өчен дәрт-дәрман кирәктер, ләбаса?
- Спортта допинг куллану тыела, -минәйтәм. - Ә иҗатта, андый киртә юк. Каян белим, бәлкем алар язганда хәмер, йә булмаса виагра кулланалардыр? Мине үзгә сорау бимазалый, “премияләр тиешсез түләнгән,”- дип тапкан очракта, нишләтәсез безләрне?- дип кызыксынам
- Түләнгән сумалар дәүләт файдасына эзләп алыначак. Янә килеп, үзләре бүләкләгән әсәрләрдән хәбәре юкларга аларны укып чыгасы да була..
- Укыган- укымаганны ничек аныклыйсыз?
- ГИБДД системасы буенча. Акча түли дә күпме тели шул санда имтихан тапшыра.
- Ә укып-укып та башына кермәгәннәр белән нишлисез?..
- Андыйларга ябылуда тыңларга туры киләчәк.. Мәкалә- хикәяләр белән бәла каза чыкмастыр, дибез. Тозсыз, очы-кырые юк роман- эпопеяләр тыңлаудан сарулары кайнап ычкынулар ихтималы юк түгел .. Тәүлекләр әйләнесендә эфирда әйләндерелүче җыр-мырларны да кемнәргәдер көн- төн тыңлату турыда канун Югары Совет тарафыннан беренче укылышта кабул ителеп ята дип ишеттем.
Менә шундый хикмәтле төш күреп, шабыр тиргә батып уяндым....Бәхәс юк, дөнья куйгач тотасы мөһим имтихан турында кайгырту урынлы. Әмма ләкин, аңа кадәр дә әллә ниткән сынаулар сагаларга мөмкин Хода бәндәләрен.... Төш дигәннән язучылар берлегенең 2012 елгы җыенында доклад тыңлаганда кергәне дә онытылырлык булмады. Имеш мөнбәрдән сөйләүченең карашы залга түгел, ә президиумны бизәүче мөхтәрәм кунакка төбәлгән... Һәм ул болай дип тезә:
...Алларыңа чыгып , тезләнеп, лә,
Артларыңа төшеп, иснәнеп,
Татар әдипләре исеменнән
Меморандум укыйм, хисләнеп.
Хәрабәгә калган Тукай йорты,
Җимертелде , беркөн, ниһаять,
Барлыгын да хәтта онытканнар
Сөрән салды , бу дип –җинаять!
Бүләк алмаганнар тавышланды,
Алганнары торды шым гына,
Зыялыларыбыз артларыннан
Шыбырдап коелды ком гына...
Гаҗизлектән ярсып, фөрьяд итмим,
Җөръәт итеп тик сүз кыстырам :
Бомж бүләгенә калдыруда
Шәхсән күрмим һичбер ыстырам,
Йорты беткән икән, чурту матыр,
Кабере урыны да сатылсын,
Ә бүләге, мул табыныгыздан
Бер калҗадай, миңа атылсын…
Безгә атылсын...
Атылсын!..
(Озакка сузылган көчле кул чабулар)
среда, 30 октября 2013 г.
Елмаюлы йөзләр арта
| Шәмәрдән мәчете. |
“Диннең афәте – надан мөҗтәһидтер” дигән хәдис бар. Мөҗтәһид – дәгъвәтче, дин юлына өндәүче, ягъни пропагандист дигәнне аңлата. Кырыс прокурорлар сыман тавышны бөердән чыгарып, Хак Тәгаләнең үзеннән шундый вәкаләт алган кыяфәттә тәмуг белән яный-яный дингә “үтереп” кыстаучылар очраштыра. Мондыйларның үз-үзләрен тотышлары, тавышлары, кыяфәтләре, сүзләре дөрес булса-булмаса да җанда ризасызлык уяна, һәм ахыр чиктә дәгъвәт капма-каршы нәтиҗәсен бирә. Миңа калса, үгет-нәсихәт кебек нечкә эш белән һәр мөселман шөгыльләнергә тиеш дигән таләп дөрес шәрехләнми. Кемнәргәдер бу юнәлештә дин кушканнарны үтәп һәм тыйганнарыннан тыелып шәхси үрнәк күрсәтү дә җитеп аша торгандыр. Чөнки халык каршына чыгып сүз сөйләү, динне пропагандалау өчен җитди әзерлек, такт, белем, тәмле тел, юмор хисе, абруй, сөйкемле сөяк булып күренә белү, кыскасы, сәләт кирәк. Ә хөрәсәннең иҗтиһадка чакыруы, эшкә өндәве җитди кабул ителә алмый.
Пропаганда дигәннән, минем туганнан туган Револь абый (сеңлесе – Люция апа, хәләл җефете – Ленина җиңги) озак еллар райкомда агитация һәм пропаганда (халык телендә үгет һәм коткы тарату) бүлегендә казганды. Бер тапкыр бәхәсме, сүздән сүз чыгыпмы, Ленина җиңгәбез Револь абый белән Люция апага: “Артык очынмагыз әле, бик беләсегез килсә, сезне мин ясаган”, – дип ычкындырган. Үз исеме – Ленин, ә туганнарныкы кушылышта “революция” сүзен тәшкил итүен “уйнаткан” инде, ягъни мәсәлән. Абыйда да юмор хисе сәламәт, бераз гына уйлап торган да: “Юк. Безне син түгел, ә халык ясаган!” – дип кырт кискән.
Ул, вазыйфасы кушуы буенча, СССР заманында ел саен, изге Рамазан ае башланасы көнгә каршы җирле радио аша ураза тотуның зыяны хакында “Белем” җәмгыяте” әзерләгән лекция укыды. Инде дөньялар үзгәреп, җиңгәбез Ләйлә исеме алып, мәчет юлына баскач, тора-бара абый да шул сукмакка авышты. Райком таралгач, Револь абый Тәлгат Нәҗми мөхәррирлек иткән район газетасында байтак кына еллар җаваплы сәркатип булып эшләде. Инде Тәлгат әфәнде дә лаеклы ялга чыгып, җомга намазларын калдырмый. Мәчеттә абыйга үткәндәге лекцияләрен исенә төшереп төрттерүче кеше табылгач, Тәлгат әфәнде аны кискен рәвештә бүлдереп: “Изге кеше ул Револь Абдулыч, Рамазан ае җитүен әйтергә ярамаган заманда, кызыл армияче тапкырлыгы күрсәтеп, бөтен район халкын ураза тота торган ай башлануы уңаеннан ел саен хәбәр сала, урысча әйтсәк, оповещать итә иде, югыйсә күпләр изге ай килгәнен белми дә калган булыр иде, иншаллаһ, аның урыны оҗмах түрендә булыр”, – ди.
Мин эшләгән Шәмәрдән газ куу идарәсенең төзелеш бүлегендә казганучыларның байтагы – табельщица Алмазия, комплектация буенча инженер Илдар, вагоннар бушату, кирәкле материаллар, җиһазлар кайтарту белән шөгыльләнүче инженерлар Хәлил һәм Рифкать, аларга ияреп мин, Ислам тәгълиматын дөрескә санап, мәчет юлын таптый башладык. Гайфетдинов Рифкать атлы хезмәттәшебез, алтын куллы игелекле зат, мәчет кирәк-ярагын даими кайгырту, төзәтү-ремонтлап торуны да бер дә авырсынмыйча үз җилкәсенә алды. Техник күзәтү буенча әйдәп баручы инженер Илдар Баһмановка: “Инде дә безне санга сукмасаң, районыбызның абруйлы шәхесе Тәлгат Нәҗмидән үрнәк алыпмы, сиңа да мәчеткә бару кирәк иде бит”, – дип әйткәнем булды. Үземчә дәгъвәт кылам, янәсе. Илдар әфәнде районыбызның күренекле шәхесенең нинди фиркаларда торганын белә икән: “Алайса миңа анда барганчы башта коммунистлар партиясенә, аннары “Отечество вся Россия”, “Единая Россия” партияләренә керергә кирәк, шуннан соң күз күрер”, – дип ябыштырды.
Ни генә булмасын, көндәлек тормышыбызда дин лаеклы урын ала, көннән-көн күңелләрдә биләмәсен киңәйтә һәм ныгыта бара дип чамалыйм. Район газетасына атнага бер калын кушымта тагып чыгаралар бит инде хәзер. Менә шунда, датага турылап, 13енә туры килгән җомга көннең бик күп илләрдә, шул исәптән Русиядә хәерсез көн дип саналуы акка кара белән язылган. Белмим, кемнәр шулай саныйдыр, һәр-хәлдә күпләр өчен мондый белдерү урынсыз, ә аны авыл районнарында таратыла торган татарча кушымтага урнаштыру зарурлыгы, йомшак итеп әйткәндә, аңлашылып җитми. Ник дигәндә, җомга көн, ничәсенә туры килүенә карамастан, мөселманнар өчен ике гаеттән дә олырак бәйрәм көне санала. Ә 13 сентябрь – җомга көн, бездә үтә дә хәерле, бистәдәшләр өчен икеләтә бәйрәм көн булып, тарихка кереп калды. Быелның 13 сентябрендә Шәмәрдәндә яңа мәчет ачу тантанасы узды. Бу мәчетне салдыруга иң күп көч куючы якташлар – Шәмәрдән газ куу идарәсе җитәкчесе Ришат Нурисламов, “Сред-волгаводхоз” федераль дәүләт учреждениесе җитәкчесе Фоат Мөхәммәтшин, “Институт АгроТрансПроект” җәмгыяте генераль директоры Рәшит Хәбибуллин. Әлбәттә инде, хәл кадәренчә бистәдәшләр дә сәдакәләре аша үз өлешләрен керткән. Мәчет ачу тантанасына Саба, Мамадыш, Биектау районы җитәкчеләре, Саба имамы Илдар Яхъя, элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый, баш казый Җәлил хәзрәт, халык шагыйре һәм халык депутаты Роберт Миңнуллин килгән иде. Халык шагыйренең: “Мин мәчет төзелешенә өлеш кертмәдем, җылы сүз әйтергә генә килдем”, – дигәне уңаеннан Җәлил хәзрәт, уенын-чынын кушып, сүз белән җылытуга бәйләп, Роберт әфәндегә киләчәктә дини даирәдә карьера ясавына өмет багълавын да белдерде.
Тантаналы төстә ачылган яңа мәчеттә бишвакыт намаз байтактан укыла иде инде, ә 13 сентябрь көнне анда җомга намазы да укылды. Килгән кунаклардан дин җитәкчеләре генә түгел, Сабада райпо рәисе, аннары Теләче, Мамадыш районнары башлыгы булып эшләп, бүген Биектау районын җитәкләүче Рөстәм әфәнде Кәлимуллин да Шәмәрдән мөселманнары белән бер рәткә басып намаз укыды.
Әлеге таш мәчеткә 2008 елны нигез салынган иде. 2010 елны, бинасы төзелеп бетеп, манарасы күтәрелгәч, Госман хәзрәт бире килеп, имам торып, мәчет хозурындагы аланда намаз укылганы хәтердә. Әле ул вакытта мәчеткә газ кермәгән, коймалар тотылмаган, автомобильләр өчен асфальт түшәүле иркен мәйдан юк иде. Инде әлеге бина бистәбезнең йөзек кашы булып куйды. Безнең тирәне үги итмәгән мәшһүр дин җитәкчеләренә рәхмәттән гайре сүз юк. Шәмәрдәнгә якын Мичәнбаш авылында мәчет калыккач та, анысын ачарга ул чактагы мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм Җәлил хәзрәт рәхим итүен дә һәм җирле мөселманнарның мондый игътибардан канәгать калуын да әйтеп узу артык булмас кебек. Озын сүзнең кыскасы, бистәдәшләргә баш казый һәм мөфти хәзрәтләребезнең күңелләргә сары май булып ягыла торган вәгазьләрен тыңлау әледән-әле насыйп булгалап тора.
Язучылар берлеге җыеннары, ни хикмәттер, ел да җомга көнне уздырыла. Гадәттә сәгать уникедә тәнәфес игълан ителә һәм уникедән бергә кадәр арада кулга тоттырылган талон белән ресторанга барып тамак ялгау мөмкинлеге хәл ителгән. Быел мин дә гомуми төркемнән аерылмый, ресторанга барып тукланып, гөнаһлы булдым. Кол Шәриф мәчете ремонтка ябылган, башкасына барам дип җәмәгать транспортына утырсаң, ярты Казанны әйләнеп, ярты көнең уза, вакытында теләгән ноктага барып җитүләр икеле дип аклаган булдым инде үз-үземне. Ә менә узган елгы җыенда төшке ашка тәнәфескә туктагач, туганым Рөстәм Мәһдиев белән икәү, бушлай ашату талонын истәлеккә калдырып, Кол Шәриф мәчетенә турыладык. Имам Рамил хәзрәт Юнысовны күреп, аның вәгазен тыңлау, аңа оеп намаз уку бәхетенә ирешеп калдым. Намазга килүчеләр ифрат ишле иде, күбесе яшьләр булуы күзгә ташланды. Ул көн анда гарәп илләреннән кунаклар да булып, ап-ак киемнәреннән яктылык бәреп торды сыман тоелды.
Дингә өндәүдә борынгы риваятьләргә таяну шул чорларда үзен акласа, ул чорда яшәгән кешеләрнең күңел кылларын тибрәтсә, бүген аларның кайберләре артык садә, беркатлы, әкият кебек кенә булып тоела. Рамил хәзрәт үзенең үгет-нәсихәтләрен заманга ярашлы, төгәл фәннәргә таянып кора икән. Баш мие яхшы эшләсен, склерозга (хәтерсезлек) бирешмәсен өчен мигә тиешле микъдарда даими кан килеп тору кирәк. Инглизләрнең мөселман түгел галимнәре моны ачыклаган. Чарасы – сәҗдә! Көн дәвамында бишвакыт намаз укып, күп мәртәбәләр сәждә кылганга күрә мөселман илләре халкы склерозның ни икәнен дә белми. Иртәнге намаз кояш чыгарга сәгать ярым алдан укыла. Кояш чыгарга сәгать ярым элек, галимнәр раславынча, һавада озон мул тарала икән. Озон сулау – стресска каршы иң үтемле чара. Озонлы һава сулап мәчеткә барып кайтсаң, күңел тынычлыгына ирешәсең ди хәзрәт.
Казан онкология сырхауханәсе диварына куркыныч өч хәрефле чирнең беренче сәбәбе – стресс дип язып куйганнар. “Т.Я.”ның даими авторы Миләүшә Хәйруллинаның күптән түгел дөнья күргән бәянында асылынып үлүләр хакында сүз бара. Ә бит мондый мордар китүләрнең дә сәбәбе ахыр чиктә стресска барып чыга. Шөкер, безнең якларда мондый күңелсезлекләр ишетелми. Стресска бирешүне көчсезлектән һәм өметсезлектән диләр. Көчле булыйм дигәннәрдә районыбызда, шул исәптән, безнең бистәдә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәчетләр дә картлар өчен җыелу урыны гына түгел. Быел биредә җәйге каникулларда тәрбия һәм ял сәгатьләре оештырылды. Мәчет биләмәсендәге нәниләр өчен махсус уен мәйданчыгының да буш, шаугөрсез торганы юк.
Киләсе елда Шәмәрдән бистәсенә 100 яшь тула. 1913 елны Мәскәү – Казан арасын тоташтырган тимер юл төзүне дәвам итү турында карар кабул ителеп, 1914тә бистәбез төзеләчәк урында беренче корылма-будка пәйда була. Бүген биредә 8 мең чамасы кеше яши, яңадан-яңа йортлар, биналар күтәрелә, урамнарга асфальт түшәлә, ул көннән-көн күркәмләнә һәм биләмәсе дә киңәя бара. Һәм, иң куандырганы, рухи тормышыбыз байый. Шуңа күрә елмаюлы йөзләр дә ишәя бара.
четверг, 24 октября 2013 г.
“Татар җыры – 2006” Туйганчы кәртечкәгә төшерделәр
(Т.Я. 13.01.2007 ел)
“Пирамида”да чираттагы “Татар җыры” фестивален күрү тагын насыйп булды. Узган ел “Бүре” җырым аркасында чакырулы идем, быел, мәрхүм Эдуард Мостафин сүзләренә “Юлчы” исемле җырның көен чыгаручы буларак, оештыручылар дүрт урынлы сандагы бәяләр күрсәтелгән ике билет юллаган.
Быел гына КИСИ (хәзер КГАСУ дип атала) тәмамлап эшли башлаган кызым Алсу белән бардык. Урыныбыз зур гына түрәләр янәшәсенә туры килде.
Концертка сценарийны быел да якташыбыз Илдар Хәйруллин язган. Алып баручыларының берсе аның улы – Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин, икенчесе – “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ туташ. Икесе дә чибәрләр, зәвыклылар, тапкырлар – “телләренә шайтан төкергән” һәм баскан җирләрендә ут чыгаралар. Болар янәшәсендә байтактан йолдыз исеме күтәреп йөрүчеләрнең дә кайберләре шактый тоныкланды. Менә ни өчен кайбер концерт төркемнәренең алып баручылары тәбәнәк буйлы һәм мокыт кыяфәттә икә-ә-ән...
...Балалар бакчасында эшләүче таныш музыкант хатын миңа бер китап, дөресрәге, балалар бакчалары өчен урысча музыка дәреслеге күрсәткән иде. Анда көйләр урынына музыкаль фразалар, ягъни көйгә өлеш булырлык кисәкләр ноталарда бирелә. Ноталар астында шигырь, җыр тексты түгел, ә мәгънәсе ачык ук булмаган, башы-азагы юк җөмләләр язылган. Ягъни, балалар әүвәл иҗек укырга, аннары шулардан сүз укмаштырырга өйрәнгән шикелле, аерым кисәкчекләрне шыңшып шомаргач, җырга күчәләр икән. Бу сөйләшүне искә төшерүнең хикмәте шул, тәнәфескә кадәр башкаручыларның күбесе шундыйрак күнекмәләрне мөстәкыйль җыр дип тәкъдим иттеләр сыман тоелды...
...Сакаурак сөйләшә торган тимерче авылдашым Ризаэтдин абый (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) бер мәлне, крыжовнигы уңуын әйтеп кәнсәләр каршында:
– Бер яфрак юк, гел кырлау, – дип мактанып торган.
Кайсыдыр явызлар моның бакчасына кереп чыккан. Икенче көнне агаебыз:
– Бер кырлау юк, гел яфрак, – ди икән...
Шуның сыман, әлеге эшләнмәләрдә татар милли көйләренә хас кояшлы мажор аһәңнәре гел юк, урысныкына хас минор да минор...
Рәттән гел шундый “җыр”лар киткәч, Гамил Афзалның:
Бәлки әле мин бик аңгырадыр,
Я булмаса шактый җүләрдер, – дигән юлларын искә төшереп, язмышыма буйсындым, артта калганмындыр, хәзер җыр шушындый була торгандыр инде, – дип күндем. Әмма, алып баручыларыбыз бер мәлне Коми Республикасыннан җырчы Әлфия Каратаеваны сәхнәгә чакырдылар. Зифа буйлы, төз гәүдәле, зәвык белән киенгән шаһинәләрдәй затлы җырчының килеп чыгуы ук сәхнәне нурландырды. Һәм янә бер могҗиза – чын җыр яңгырады. Дөресрәге, ул талант иясе күңеленнән мул сулы чишмәдәй ургып, ташып акты. Әгәр залыбызда бәллүр люстралар булса, алар һичшиксез чылтыраячак иде! Ходәвәндә... Татар җыры шушындый иде бит әле кайчан гына...
Бала чакта укыган бер әкияттә ниндидер илдә сайрар кошларны агачка кундырмыйча, гел куып кына торалар. Әллә бездә дә шул хәлме соң? Карасана, чын татар җырын җырлый ала торган былбылга ерак Коми илендә кунар җирлек табылган икән ләбаса. “Чәчәк алып киләсе калган”, – дип уфтанам. Нүжәли, биредә хет бер чын татар ир заты табылмас инде? Бар икән. Бер мәһабәт ир халык арасыннан сәхнә хозурына ашыкты һәм барыбызны да әсир иткән җырчыга бер кочак чәчәк тапшырды. Янымда утырган кызым шатлыгыннан кулларын чабып, кычкырып җибәрде:
– Әти, бу бит безнең декан Рәис Сәмигуллович Сафин!
Татарда чын җырларның исәбе-хисабы юк. Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Фәтхрахман Әхмәдиев, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Зиннур Гыйбадуллин һәм башкалар, һәм башка күпләр... Ә халык җырларыбыз нинди!.. Аларны заманча яңгырашка да куеп була, әлбәттә. Якташым Нәҗиб Бәдретдинов: “Чын композиторларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын байтак җырчыларга тукып карадым, күбесе такмакка, юк-барга омтыла”, – дип зарланган иде. Нидән бу? Зәвыксызлыктанмы? Маргинальлек (татарчасы әтрәгәләмлек бугай) җыр сәнгатебезне тәмам басты түгелме?..
Бер телетапшыруда джаз остасы атаклы Олег Лундстрем:
– О, Сара! Она удивительная женщина, – диде.
Сүз безнең Сара апабыз Садыйкова хакында барды. Ә аның йөз еллыгына багышланган тантаналы кичәдә әдәбият һәм сәнгатьтән бик үк ерак тормаучы бер милләттәшебез:
– Сара Садыйкова – мәдәниятебезнең чыпчыгы, – дип белдергән, имеш...
Чорыбызга тамга булырлык шушы җөмләдә, җырыбызга карата урнашкан мөнәсәбәт чагыла да инде...
Тәнәфескә чыккач, якташларны очраттым. Үзебезнең Шәмәрдән бистәсеннән дә килүчеләр бар.
– Шулкадәр зур суммага билет сатып алдыңмы? – дип кызыксындым берсеннән.
– Оешмам бирде, – дип тынычландырды.
Сабадан күптәнге танышым Мәгъсүм Вәлиич тә килгән икән.
Мәгъсүм Вәлиич риясыз, туры сүзле кеше, бер мәлне районыбыз хезмәткәре Илфир Салаватуллинга (мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын) кешеләр бар дип тә тормыйча, гадәтенчә,”очып кунып кадалган”:
– Егетләр, сез нәрсә тузга язмаган әйберләр бастырып ятасыз анда. Һичьюгы халыкка чыгарыр алдыннан миңа булса да укытыр идегез. Бу кадәр кеше көлкесенә калмас идегез ичмасам! – ди икән.
Илфир әфәнде каршы дәшми, әмма берничә көннән Мәгъсүм Вәличкә киңәшкә керә:
– Бакчага тирес ташытасы идем. Сыерныкын кертсәң ничек була, атныкын, тавыкныкы нәрсәгә ярый? – кебек сораулар бирә.
Мәгъсүм әфәнде, үзенә хас кайнарлык белән кайсының нәрсә өчен зарурлыгын тәфсилләп, бәйнә-бәйнә аңлата.
“Лекция” тәмамлангач, Илфир ага:
– Син тизәк мәсьәләсендә бик тә мәгълүматлы кеше икәнсең, киләчәктә дә үз өлкәңнән тайпылма, ә безнең журналистика эргәсенә тыгылма, – дип чыгып китә.
Мәгъсүм әфәнде шул кыйссаны искә алды һәм:
– Ягъни мин җыр өлкәсендә әллә ни әйтә алмыйм. Бүтән башкаручыларның нәрсә җырлаганнарын аңламадым, әмма Коми Республикасыннан килгән хатын матур җырлады! – диде.
... Студент чакта, акча беткән вакытларда, хатыны Лилия апа да һәрчак якты чырай күрсәткәч, һич кыенсынып тормый Мөхәммәт ага Мәһдиевне борчый идем. Туганлык чыбык очы тал башы гына, ә әрсезлек җитәрлек. Бер мәлне телевизор карый-карый сөйләштек. Экранда ниндидер кызлар татарча җырлый иде.
– Сәхнәгә билсез кызлар чыкса, шул самодеятельность була, – дигән иде мәрхүм.
Бу җәһәттән, без караган концертта бар да ал да гөл иде. Җырлардан битәр, җырчы тирәсендә бөтерелгән урысча исемле биюче төркемне күзәтү шактый хозур булды: егетләр кыска итәкле кызларны күтәреп әллә ни фурмыларда әйләндерәләр. Әүвәл заманнарда, әйтик, бөкрәеп эшләгәндә, хатын-кызның ялгыш кына итәге күтәрелеп куйса:
– Әһә, карточкага төшерде! – дип шаркылдыйлар иде.
Бу кичәдә исә безне бертуктаусыз “кәртечкәгә төшерделәр”...
...Рәсим Низамовны тамашачы җылы кабул итте. Ни әйтсәң дә, үзебезнең як, буй-сын да бар, тавыш та матур, йөз дә якты. Салават Миңнеханов чыгышы да җанны җылытып җибәрде: рәтен белеп җырлый егет, үз өстендә нык эшли, күрәсең. Ә Идрис Газиевның һәр чыгышы коры башкару гына түгел, ә иҗат җимеше. Узган ел Зөфәр Билалов “Мин нишләрмен сине югалтсам?” – дип моңайган иде, быел да гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклауны дәвам итте: алар Зәйнәп ханым белән “бер-беребезгә кирәк без” дип “нәтиҗә ясадылар” ...Айдар Галимов җырлаган җырның көе, башкаларныкы сыман ук минор аһәңдә булса да, куплет аралары бизәлешендә татар халык көе монтажланган икән һәм шул җимгә тамашачы “капты”, аңа алкышлар арурак эләкте.
Бер фәйләсүф һәр нәрсә чагыштыруда беленә дигән. Искәндәр Сираҗи “метрлар” дигән мөһер суккан йолдызларыбыз, сәхнәгә Хәния ханым Фәрхи аяк баскач, бөтенләй вак булып калдылар.. Шушы урында янә бер лирик чигенеш ясарга рөхсәт итсәңче, хөрмәтле укучым.
Безнең Саба ягында Симет дигән авыл бар. Аның халкын гәүдәгә чаграк диләр. Һәрхәлдә военкоматта эшләүче танышлар сүзенә ышансак, андагы кайбер яшьләрнең буе һәм авырлыгы нормага җитми интектерә, имеш. Шул авылда Шытсу авылы кешесе, танышым Билал Баһман улы колхоз рәисе булып эшләп алды. Әллә нәрсәсенә моның симетләргә ачуы чыккан һәм идарә утырышын өзеп, телефонга барып ябышкан, Иштуган бистәсенә, поссовет рәисе һәм Саба леспромхозының түбән скады мөдире Марат Нәби улына чылтыраткан. Марат Нәбиевичның буе ике метр, кырык җиденче размерлы аяк киеме кия...
– Ичмасам, син дә килеп китмисең, Марат энем, – ди икән Билал ага өзгәләнеп.
Марат, әзмәвер гәүдәле булса да, бик кешелекле, нечкә күңелле кеше, гармунда уйный, хәтта шигырьләр дә языштыра торган зат, аптырашта калган:
– Ни булды, Билал абый? – ди икән.
– Халык бик вагайды монда, парин, – дигән Билал Баһманович һәм трубкасын куйган.
Минем дә йолдызларыбыз тамашасын караганда Билал ага сыман Марат Нәбиевичкә чылтыратасы килгән чаклар була...
Кыскасы, концерт рухны тулаем биләми, ә рәхәтләнеп уйланып утырыр өчен Пирамида менә дигән урын...
... Ә бит билет җибәрмәсәләр дә була иде. “Татарстан яшьләре” битләрендә дөнья күргән “Крокодил оча, әмма бик түбәнтен”, “Изге җан, сизгер җан булсаң” исемле язмаларым, “Чидибр” рубрикасы астында чыккан мәкаләләрем, башкаручылар һәм фестиваль оештыручылар күңелендә миңа карата рәхмәт хисләре уятырга тиеш түгелләр иде шикелле. Турыдан-туры радиотапшыруларга кунак итеп чакыргач та, алар хакындагы туры сорауларга, ихлас җавап бирәм. Ә барыбер дә үпкәләмәгәннәр, нөктә сакламаганнар, түрдән урын биреп, кунакка дәшкәннәр...
Музыка үкерә. Әллә нишләп Т-130 тракторында эшләгән, къ һәм гъ хәрефләрен йомшартып әйтүче дустым Хәбиб искә төшә. Эштән соң да башка оешмаларга барып тракторында шабашкалар эшли-эшли өй салырга мая туплый бу. Акча урынына төзелеш материаллары алырга тырыша. ОБХССтан килеп тикшерсәләр дип, шул материалларга ялган документлар да табыштырып, бер папкага җыеп бара. Тырыша торгач, өй салына. Күп тә үтми, хатыны белән низаг чыгып, эш аерылышуга кадәр барып җитә. Хәбиб папкасын барламакчы була, әмма таба алмый. Хатыны:
– Эзләмә син ул папкаңны. Әгәр аерылышканда йорт дип тешеңне агартсаң, прокурорга илтәм дә бирәм, – дип яный.
– Шуннан? – дип, кинәт тыны киселеп калган дусның хикәятен дәвам иттермәкче булам..
– Шыннан шымытырымны учлап чыгып киттем, – ди Хәбиб дус моңсу гына.
Бәлки шымытыр урынына башка сүз куллангандыр, күп вакыт үтте, буталуым да мөмкин.. Ә шыннан диюе әле дә колагымда.
Тукта, ник дип искә төште бу кыйсса?.. Әйе бит әле... Кыскасы, һәр башкаручыга яңа гына күкәйдән чыккан аждаһа баласын хәтерләткән, алтыннан коелган асылташ күзле “канатлы барс”лар бүләк иттеләр. Төрле-төрле фирма, оешма җитәкчеләре тапшырды аларны. Күңелгә: “Бүләк тапшырырдай спонсорларны җырчылар үзләре табып, җитәкләп алып килмәде микән?” – дигән уй да килде. Югыйсә, “халыкара фестиваль” дип тәкъдир ителүче чарада җыр авторларының бүләкләнүдән дөм читтә мәхрүм калуларын бүтәнчә алатып булмый.
Ниһаять, концерт төкәнде. Аннары урамда фейерверк аттырдылар. Ә җыр авторлары, шул исәптән мин фәкыйрегез дә, Хәбиб дус бәян иткән халәттә, кайту якка кузгалдык...
Подписаться на:
Сообщения (Atom)