Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 30 сентября 2022 г.

ЗИЛИЯ МӘСКӘҮНЕ ЯУЛЫЙ?

"Татарстан яшьләре" газетасының 2016 ел, 4 июль санында "Парижны алган Зилия» исемле мәкаләм басылып чыккан иде. Анда мин Шәмәрдән битәсендәге лицей укучысы Зилия Вафинаның Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында фортепьяно һәм вокал классында белем алуы, аның остазы Урта Азиядән әйләнеп кайткан затлы нәсел вәкиле, үз һөнәренең чын остасы, искиткеч талантлы шәхес Ләлә ханым Әхсәнова булуы, аның өч ел рәттән «Созвездие-Йолдызлык» ачык телевизион эстрада сәнгате фестивалендә, вокал-соло номинациясендә җиңү арты җиңү яулап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуы, Дәүләт стипендиясе белән бүләкләнүе,шартлы рәвештә аның Казанны алуы, аның талантына француз корпорация вәкилләре дә соклану белдереп, Парижга кунакка чакырулары, Зилиянең анда әнисе Гөлназ ханым белән баруы, әлеге каланың иң затлы отеленә урнашып, махсус программа буенча әлеге илнең иң югары архитектура һәм җыр сәнгате үрнәкләре белән танышып кайтуы хакында язган идем. Атаклы ГИТИС атлы уку йортына Казаннан, Татарстаннан керә алучылар бар микән, белмим. Булса да бик сирәктер. Ә Шәмәрдән кызы шул уку йортына кабул ителеп быел аны бишлегә генә укып кызыл диплом алып тәмамлады. Укуын тәмамлау белән, Зилиябез Мәскәүдә, галәм өлкәсендә эш йөртүче оешмада эшләүче татар егетенә кияүгә чыккан, туй шунда узган, никахны Мәскәү мәчетендә укыганнар, ә Шәмәрдәндә шул хөрмәткә узган аш мәҗлесенә хәләл җефетем белән миңа да катнашу насыйп булды. Чөнки, кечкенә чагында Зилияне скакалка аша сикерергә йөрәтеп маташканда аягын сындырган Әхмәт бабасы яшьтәш һәм хезмәттәш булуы өстенә ( 20 ел бер оешмада эшләдек)чыбык очы-тал башы туган да тиешле. Шунысын да өстәү артык булмастыр, телевидение аша татар моңы сагында торучы Нәҗип Бәдретдиновның әнисе белән Әхмәтнең әнисе -бертуганнар.... Зилиянең эш урыны билгеле -аны илебез башкаласының «У НИКИТСКИХ ВОРОТ" исемле дәүләт театрына эшкә чакырганнар. Зилиянең нинди актриса булачагын үсмер чагында ук интернетка эленгән роликлар аша чамалап була иде. Ул чактагы чыгышларын һәм хәзергеләрен Зилия Вафина дип кереп карау мөмкинлеге бар. Янә бер күңелле яңалык – тиздән Русия -1 телеканалында баш рольне башкарачак телесериал күрсәтелә башлаячак...Дөресрәге "Земский доктор" дип күрсәтелгән телесериал "Земский доктор. 10 лет спустя" исеме белән Зилия Вафина катнашында, аның баш роль уйнавы белән дәвам итәчәк. Аңа уңышлар телик. Ышанам, Шәмәрдән кызы илебез телетамашачы күңелен яулар, таланты Русиядә лаеклы бәяләнер һәм кем белә дөньякүләм дә танылыр дигән өметтә калыйк! (Редакция өчен : Зилия Вафинаның фотосын интернет аша алып була.) ТЯ сентябрь 2022

Комментариев нет:

Отправить комментарий