Аллария-ләрия,
Синең зифа буйларыңа
Кемнәр булырлар ия?...
Татар халык җыры
“Үзгәртеп кору” елларында сәяси аренага милли азатлык хәрәкәте калкып, Казанда аның корылтайлары гөрләп үткән иде. Кайберләрендә делегат сыйфатында мин фәкыйрьгә дә катнашу насыйп булды .Башкалар сөйләгәнне тыңлап , Гамил Афзал язганча, “ күтәр дигәч кулны күтәреп һәм төшер дигәч кулны төшереп” утыруым истә калган.