Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
суббота, 16 августа 2025 г.
ЯҢА ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР
***
Тылсымлы төшләр артыннан килә
Кырыс өннәр;
Караңгы төннәрне алмаштыра
Якты көннәр...
***
Шома түрә оныгын өйрәтә
Урларга, урларга, урларга;
Шунсыз менеп булмый, -ди үрләргә,
Һәм уздырмыйлар,- ди түрләргә...
***
Дөньяга баш булмак булган
Чыңгызган... Ленин... Гитлер...
Ә тулы җиңү яулаучы
Мөгаен интернеттыр...
***
Тыңлаучы таба алмасаң,
Сереңне чиш җилләргә :
"...Ватанда шәп яшәүчеләр
Күченә чит илләргә...."
***
Бүген безнең уй гамәлләр
Телефонга бәйләнгән...
Әллә инде ул кешенең
Әгъзасына әйләнгән?...
***
Бүлнис юлын оныттым, дип,
Һаваланасы килә;
Дәваланасы килүдән,
Дәваланасы килә...
Рөстәм Зарипов, Саба.Шәмәрдән.
----------------------------------------------------------------------------------
***
Күңел каядыр атлыкмый,
Атларга атланмасаң,
Ни кирәген аңламыйсың
Берәрсе мактанмаса...
***
Бәхеттән туарыласың,
Нужа басса эт җиктерә...
Мәхәббәт китә дә бара,
Өмет китми интектерә...
***
Хатыныңа, "ханбикәм", -дип дәшсәң,
Таҗдай балкыр башыңдагы кәпәч..
Әгәр, "сукыр тавык"! ,- дип җикерсәң,
Син инде лачын түгел, ә әтәч....
***
Кемнәр генә иҗатчы саналып,
Рухын бутамакта халыкның;
Күтәрелдек , дип бүксә кагалар,
Гәрчә алар чүптәй калыкты...
***
Юк яхшы һәм юк начар кешеләр,
Бар ят затлар, бар үз ишләрең...
Үзеңнеке нишләсә дә ярый,
Ятларга шыкырдый тешләрең...
***
Иртәгә -соң, ә бүген- вакыт юк,
Кичә иртәрәк, дип тукталдым....
Хыялларым чәлпәрәмә килгәч ,
Нигә гел шулай? - дип уфтандым...
***
Үрмәләүче каләмзат - "очыйк!" - ди,
Сабырсызы димли түзәргә,
Ишкәксезе, - "океан кичик!" -ди,
Мүкләге котырта сөзәргә...
***
Сылу гәүдәле гүзәл зат очраганда,
Ир-ат халкы, әсәрләнеп, туктап кала...
Ә ул очыш халәтендә атлап бара,
Башка ханымнар җанына салып яра..
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий