Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 7 августа 2025 г.

ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР

*** -Бу ни хикмәт, бар да сине мактый, Югыйсә син исән , таза һәм сау... -Түрәлектән киткәч , хәл үзгәрер, Һәм мактауны алмаштырыр таплау.... *** Усал шаяртуның тәме, яме Дошманыңның җенен чыгаруда, Җаен табып, бер үткен сүз белән Чабып барган атын туаруда... *** Бюрократлар үрчи, арта тора, Җенси якынлык кылудан бәйсез... Алар калдырмакта кешеләрне Вакыт-вакыт кояшсыз йә айсыз... *** Дуслар кирәк, җан дусларсыз булмый, Бәләкәй чакта да, үскәч тә, Алар күңелеңдә торып кала, Инде бакыйлыкка күчкәч тә... *** Төрле чагы була, бу тормышның, Әле куандыра , әле үрти; Дошманнарың сиңа кул селтәми, Дуслар кайчак селти... *** Каядыр очынып барган чакта Юл ялгышып адашсаң, бик кыен... Баруыңның мәгънәсе югалтсаң, Иелә баш , кәкерәя муен... *** Яраткан остазыңны күрүгә, Укучы чагыңа кайтасың... Татар теленнән укытканына, -Исәммесегез, - дип әйтәсең.... *** Бүлнисләргә юллар такыр, мин дә урыйм, Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм..... "Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым, "Акча эчәкләр", исемле роман сырлыйм.. *** Милиция полиция булып куйды, Медикларга бу яңалык ошамады Педагоглар мыек астыннан елмайды, Ә елмайтты медикларның пошаманы.... *** Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы? Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты... Сөякне кискәли, ача баш капкачын, Бүксәне ярып актара , ак халатлы... *** Утта янмый , суда батмый, дип тә, Төшерергә мөмкин күңелне, "Экскремент", дигән төшенчәне Шул сыйфатлар ача түгелме?... *** Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен, Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда. Бабай булу хыялларыңа чик куймый, Әби ире булуыңны онытканда... *** Хатын-кызлар ияге дә , русча әйтсәк - "Подбородок" була-ягъни, сакал асты... ...Камил телебезне кем ни хакка сатып, Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты? *** Табиб хозурында каушап калам, Мин кош гүя, әмма канатсыз.... Халатлылыкның русчасы, имеш, Була, дип әйтәләр - халатность... *** (Татар филологына дан!) Ул тиз таный татар сүзен - Организм– арган изем. Ирония - ир он өя, Ә "сарык күзем" – сарказм... *** Аһ , бу безнең уңган - булганлык, Татарлыкны җиңә булгарлык, «Булгар радиосы»н тыңларбыз, Ошый ул тараткан "булгарныс.".. *** Уттай яндым, ул боз иде, Язмышыма күндем... Мәгъшукам эри башлагач, Сүрелдем дә сүндем.... *** Булуның аргы ягына чыктым , -Без булдырабыз!– дип якландым... -За«булдыг»а ? - дип , кайсыдыр көлде, – Көнләшәләр, -диеп акландым...... Рөстәм Зарипов Саба, Шәмәрдән ---------------------------------------------------------------------------------------------------------------------- САГЫШ Без яраткан затлар китеп бара, Ташлап та китәләр, калдырып та, Сагыш салкыны өшетә җанны, Һәм ялкыны ала яндырып та... *** Җиңү шатлыгы кичерер өчен, Җиңел кирәк түгел, читен кирәк. Дөреслекне ахмаклар да әйтә, Ә ялганлар өчен зиһен кирәк... *** Татфакташлар яза кешни-кешни, Бер-берсен узам, дип, кабаланып; Нәсер, бәян, романга дөнгечли Милли һәм сексуаль хафаларын.... --------------------------------------------------------------------------------------------------------------------- *** Уттай яндым, ул боз иде, Язмышыма күндем... Мәгъшукам эри башлагач, Сүрелдем дә сүндем.... *** Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы? Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты... Сөякне кискәли, ача баш капкачын, Бүксәне ярып актара , ак халатлы... *** Кем иртүк тора, аңа Хак Тәгаләдән тама.. Ә кемдер йоклап кала, Ул да аласын ала.. ** Диктатураны рәсемдә чагылдырсаң, - Килеп чыга көтү һәм көтүче... Демократия сүрәте : Шул ук көтү, Әйдәрләр өч кәҗә, көтүче һәм аның эте.. *** Затлы әсәрләргә юлны яба Асрама басмалардагы мөхәррият; Әтрәк-әләм каләмзатка кирәк түгел Төпле белем, камил акыл, изге ният... ** *** Кемдер якшылык эшләсә мин шаккатам, Икенче тапкыр эшләсә тел шартлатам Өченчесен тиеш санап, инде көтәм, Дүртенчесен, аяк терәп, таләп итәм... -------------------------------------------------------------------------------------------------------------- *** Кайгы тез астына ора, Шатлык куя канат... Кулда- дилбегә. Каулыйсың. Кая илтер пар ат... *** Хәтер үткәндә бутала, Хыял -киләчәктә, Күңел - күбәләк, уктала Чәчәктән-чәчәккә... *** Котырган эттән ким түгел Тел ычкынса бәйдан ; Мондый сәләт ачылганда Күпләр кала хәйран... *** Вузлар бушлай укытмыйлар, Кирәген өйрәтмиләр. Китапханәдә белем ал, Бер тиен түләтмиләр... *** Аякка бахил киясең, Хастаханага килгәч Бәхилләшү искә төшә, Ак халатларны күргәч... *** Уйлап торырга яратмыйм, Тартмыйм һәм эчмим, Шуңа күрә тыныч кына, Эшлим дә эшлим... *** Дөнья акылыннан язган, Шул турыда сөйләшикме? Каршы көрәшикме, әллә Җүләрлектә беләшикме? *** Гәҗит-журнал ахмакка да Акыл өйрәтә, теләп, Акылыннан язганга да, Язылса, була терәк... *** Җүләрләр патшасы булыр өчен Акыл кирәк түгел. Наданнарны алга әйдәкләргә Комачаулый белем... *** Салкын канлы ир-ат тигез атлый, Кайнар холыклысы абына, Тугърылары хатынын ярата, Тугъры түгелләре - табына... *** Милиция полиция булып куйды, Медикларга бу яңалык ошамады Педагоглар мыек астыннан елмайды, Ә елмайтты медикларның пошаманы.... ------------------------------------------------------------------------------------------------------------- *** Ахмаклар күрәлми акыллыны, Белемлене – надан, Кабәхәтләр көлә намуслыдан, Юмартлардан саран... *** Миңа бары ул кирәк , дип, Тырыша каратырга.... Үзеңне сөймәүчене дә, Ярый ич яратырга... *** Картлык бик тиз килеп җитә, Акыл атлый соңарып... Уй-фикерләр ахыр чутта Бетә тәмам чуалып... *** Алга талпына гәвам, Һәркем тормышы – роман; Төзәтмәләр кертә заман, Кемгә шәп, кемгә яман... *** Татфакташлар яза кешни-кешни, Бер-берсен узам, дип, кабаланып; Нәсер, бәян, романга дөнгечли Милли һәм сексуаль хафаларын.... *** Бүлнисләргә юллар такыр, мин дә урыйм, Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм..... "Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым, "Акча эчәкләр", исемле роман сырлыйм..

среда, 30 июля 2025 г.

Тансыкка тары боткасы

23.01.2014 Мәдәният. "Татарстан яшьләре" Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романында икенче планда бик үзенчәлекле бер образ бар. Ул – район мәгариф бүлеге инспекторы Хәкимов. Әлеге инспектор ир-атка хас булмаган вакчыллык белән, мәктәпкә килеп, укытучыларның дәресләрен җентекләп, өтере-ноктасына кадәр тикшереп кенә калмый, ә өйләренә дә йөреп, шәхси китапханәләрен барлый, нинди китаплары булуын, нинди газета-журнал-брошюралар алдыруын, конспектлавын тәфсилли. Ни өчен шулай кыланган соң әлеге вазыйфа иясе? Миңа калса, ул чордагы совет хакимияте нигездә гади, ярлы крестьян гаиләсеннән рекрутланган укытучылардан яралган яңа интеллигенцияне тизләтелгән темпларда җитлектереп, илдәге рухи тормышны әйдәп баручылар, үрнәк авангард әзерләүне әнә шулай көйләгән. Сабый чагымда безнең җыйнак өебезгә байтак газета һәм журнал килә иде. Балаларның – үз, өлкәннәрнең үз китапханәләре гөрләп эшләп торуы да хәтердә. Укытучылардан күрмәкче, барча авылдашлар затлы әдәбият үрнәкләрен капланып укыды. Виктор Гюгоның татар телендәге әкәмәт калын “Хокуксызлар”ын укып, байтак авыл егетләре йоклаганда төшләнеп саташкандыр дип чамалыйм. А.Чеховның том-том хикәяләре, Л.Толстойның “Яңадан туу” һәм “Хаҗи Моратның башы” китаплары, М.Горькийның “Малайлыкта”, Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты”сы, М.Шолоховның “Тын Дон”ы кергән – дүрт, “Күтәрелгән чирәм”е кергән ике том дисеңме... Барысы да татар телендә иде. Боларга тора-бара Шишковның “Хәсрәт дәрьясы” әсәре, Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”сы, А.Фадеевның “Тар-мар”ы һәм “Яшь гвардия”се, А.Рыбаковның “Хәнҗәр”, “Бакыр кош”лары килеп кушылды. Болар янәшәсендә татар әдипләре иҗаты һич тә югалып калмады – Фатих Хөсни, Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Гамил Афзал, Адлер Тимергалин, Атилла Расих китапларының тышлары, кулдан-кулга йөреп, тәмам тузып бетә иде. Авылыбыз көтүчесе хакында күрше авылның иң чибәр кызын алды дип шау иткәннәр иде берара, менә шул көтүченең, хатыным өчен дип, бездән бер кочак “Совет әдәбияты” журналы күтәреп алып чыгып киткәнен хәтерлим. Әлеге әдәби журнал халкыбызны атаклы язучылары иҗаты белән беррәттән урыс, чит ил классиклары һәм замандаш әдипләр әсәрләре белән дә туган телебездә таныштыруны җайга салган булган. Мәскәү бер көндә төзелмәгән сыман, заманында бу басманың ике йөз меңгә якын тираж җыя алуы нигезендә күпләрнең фидакарьлеге, еллар дәвамында түккән намуслы тырыш хезмәте, гаделлеге ята. Чит ил әдипләреннән халык яратып, егылып укыган әсәр төрек әдибе Ришат Нури Гүнтекиннең “Чалы кошы” булды дисәм һич тә ялгышмамдыр. Халкыбызның әдәбият һәм сәнгатькә мөкиббәнлеге, яңа чыккан берәр роман, пьеса яки җырның күпчелек тарафыннан хуплануы әсәр каһарманнары исемнәренең яңа туган балаларга еш кушыла башлавында чагылыш тапкан. “Рөстәм маҗаралары” фантастик бәяны – Рөстәм, “Беренче мәхәббәт” пьесасы – Тәлгать, ә “Чалы кошы” романы Ришат һәм Фәридәләрне ишәйткән дип беләм. “Чалы кошы” романы – дөньякүләм танылган роман, ягъни бестселлер, ул бик күп илләрдә һәм телләрдә таралып, миллионнар тарафыннан йотлыгып укылды һәм укыла. Ят авылга укытучы һәм фельдшер булып килгән кызлар бу әсәрдә үзләрен тануын, мәрхүмә әниемнең дә, аның хезмәттәше – укытучым Сафия апаның да бу әсәрне шулай тоеп, бик яратып укыганнарын беләм. Урыслар әлеге әсәрне “Королек – птичка певчая” исеме аша таныйлар. Аның җирлегендә Төркиядә ике тапкыр фильм төшерелеп, тамырлары әтисе ягыннан – Кырым, ә әнисе яклап Казан татарларына тоташкан Айдан Шенер Фәридә ролен уйнаган 7 сериялесе бик күп илләр, шул исәптән Русиянең “Домашний” каналы аша урыс телле аудиториягә кат-кат җиткерелде. Телгә алынган шушы телеканалда төрекләрнең “Великолепный век” сериалы бара. “Чалы кошы” фильмын да кайбер бәйрәмнәрдә урыс телеканаллары күрсәткәли. Интернеттан Иранның дөньякүләм танылуга ирешкән “Цвет рая” атлы искиткеч фильмын да табып карау мөмкинлеге бар. Татарстан бюджеты хисабына яшәүче ТНВ каналы Серхия-Херияләр тормышы турындагы сериалларның “валлаһи татар телендә” әйләндерелүенә тәнәфес ясап, рухыбызга якынрак тамашалар, ягъни мин югарыда бәян иткән фильмнарны татарчага тәрҗемә итеп күрсәтсәләр дә ару булыр иде. Ә инде үзебезнең авторларга мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Гази, Атилла Расих, Гамил Афзал, Адлер Тимергалин, Факил Сафин, Фаил Шәфигуллиннарыбызның таң калдыргыч әсәрләреннән телефильмнар төшерелсә, һичьюгы уртакул артистларны җәлеп итеп, музыкаль озатылуда рольләргә бүлеп укулы әдәби тапшырулар да оештырылса, туган телебезнең ниндилеген дөм онытмаска ярап торыр иде. Шул җәһәттән бер яңалык – интернет аша “Чалы кошы” романы яңа версиядә, сериал рәвешендә күрсәтелә башлады. Иң кызыгы шул: фильм төрлечә – урысча тавышлы тәрҗемә озатылышында һәм кадр астына урысча язылып (субтитрлар белән), безгә ярыйсы ук аңлаешлы төрек телендә дә бара. “Ярый безгә, каткан тезгә, ит булмаса бәлеш тә” дигәндәй, татарча юк икән, төрекчәсенә канәгать итик. Әсәрнең яңа версиясенең тагын бер уңышлы ягы шунда – романда кыскача гына шәрехләнгән, ачылып җитмәгән персонажлар биредә тулы канлы образ булып җитешкән. Бигрәк тә “Великолепный век” сериалында Балибейне уйнаган Бурак Үзҗефет Фәридәнең сөйгәне Камран ролен уңышлы башкара. Бу фильмның фан-клубы оешып, тамашачылар интернет аша әсәрне шушы рәвештә гамәлгә куйганнары өчен рәхмәт яудыралар. Яңа версиядә “Чалы кошы” романында булмаган, сценарийчы өстәгән эпизодлар бар. Әмма алар төп теманы бозмый, киресенчә, тирәнәйтә генә төшә. Әсәрдә кешелеклелек, сафлык, яманлыкка каршы тору үзәккә куелган. Маҗаралы мәхәббәт кыйссасы бәян ителгән бу сериалда көлкеле, күңелле, кызык һәм мәзәк хәлләр дә җитәрлек. 12 гыйнвардан исә 19.00 сәгатьтә “Домашний” каналыннан “Чалы кошы” кинороманының әлеге яңа версиясе күрсәтелә башлый. Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре № 3 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9117

Мөхәррир икәнсең, генерал бул!

29.01.2014 "Татарстан яшьләре Төзелеш институтын тәмамлагач, миңа төрле вазыйфаларда казганырга туры килде. Юл мастеры, өлкән, баш инженер, начальник урынбасары булып эшләгәндә проектта шулай каралган, норматив документлар болай куша, федераль законның фәләненче маддәсендә тегеләй әйтелгән, фәләненче кодексның төгәненче пунктында төгән диелгән дип һәм башка сылтамаларга таянып, хозурыңдагыларны җүләр калдыргалап, акыллы булып йөри аласың әле. Ә менә үзең башлык камыты кисәң хәл үзгәрә: язылмаган кануннар хәрәкәткә килеп, тез астыңа ора, астан казыйлар, баш очыңда күсәк уйный, кыскасы, тырпаеп кына әллә кая китеп булмый башлый. Вазыйфаң һәрдаим өстәгеләр белән аралашканда да, кул астыңдагылар белән эш йөрткәндә дә сыгылмалылык таләп итә. Ә бу җанны талкый. Шуңа да талкынулардан ял итүнең үтемле чарасы – күңелеңә ятышлы шөгыль табу. Бар марка җыючылар, бар авиамодельчеләр, экстремаль спорт төрләренә мөкиббән китүчеләр байтак. Бер танышым шырпыдан гаҗәеп корылмалар ясый, икенчесе шешә эченә кертеп җилкәнле кораб корырга маһир. Минем үземне исә гаҗизлектән язу эше белән мавыгу коткара. Ләкин кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, миңа иҗатташ танышларга караганда төзелеш белән бәйле һөнәр ияләре – вуздашлар һәм хезмәттәшләр барыбер җанга якынрак. Төзелеш оешмалары ихаталарына, биналарына керсәм, сулыш ачыла төшә сыман. Яңа түшәлгән асфальт исе дә тансык. Ә менә филология бүлегендә укып, төп кәсеп сыйфатында язу һөнәрен сайлаганнарга, ихтимал, редакция һавасы ныграк килешәдер. Мин кайнашкан берләшмәдә генераль директорны үзе артында генерал дип кенә атыйлар. Аның карамагында меңнәрчә кеше, эшчеләр, белгечләр, берсеннән-берсе куәтле техника, катлаулы агрегатлар, байтак матди ресурслар һәм ел да башкарыла торган эш күләме зур саннар белән исәпләнә. Бер караганда, 10-15 кеше белән идарә итүче мөхәррирне шундый җитәкче белән чагыштыру урынсыз кебек. Хәлбуки, мөхәррир дәрәҗәсен, минемчә, ул җитәкләгән штат түгел, ә газетасы яки журналы җәлеп иткән укучылары саны күрсәтә. Әйтик, йөз мең тиражлыныкы, шартлы рәвештә Р генерал булсын, 15-30 меңле икән – полковник дип торыйк, 10 мең һәм күбрәк – подполковник, 5 мең тирәсенеке – майор, ә аска таба капитан... Фаразымча, мөхәррир, кәнәфиенә утыргач та, язудан шып тыелырга тиеш. Юкса ошбу урын аңа нибары үз китапларын дөньяга чыгару чарасы гына булып калачак. Нәтиҗәдә, аның кул астындагылар эшне “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлендәгечә өстери башлаячак һәм макулатура ишәйтү көненә калган басманың тиражы бөтенләй кимеп, “татарча укымыйлар” дип сүгенүдән һәм милләтне сүгүдән гайре чара да калмаячак. Тагын бер хәтәр як: баш мөхәррир язган әсәрне, әгәр ул хәтта чүп булса да, гади мөхәррир кире борырга яки төзәтергә кыймый һәм нәтиҗәдә кайчандыр ару саналган иҗатыңның да бәясе төшә. Газета яки журнал, аудиториясе кечкенә булуга карамастан, үз-үзен яшәтә алса, мөхәррир һичьюгы безнең укучыларыбыз затлы дип күзгә төтен җибәрә ала. Бүтән басмалар белән затсыз милләттәшләр генә кызыксына булып чыга моның кешечәгә “тәрҗемәсе”. Сер түгел, хезмәтең ташка үлчим генә булып, асрама көненә калып, шуңа канәгать булып яшисең икән, телисеңме-юкмы, ризык бирүче, ышыкка сыендыручы кубызына биеми булмый. Хәтта филгә дә циркныкы хәленә төшү котылгысыз. Кайбер әдәби һәм матбугат басмалары инде байтактан салым түләүчеләр җилкәсендә җан асрый. Ягъни, карап торганнары – дәүләт абзый алларына чыгарып куйган җамаяк. Мондый җамаякка күнү ирекле яшәүгә омтылышны бетереп кенә калмый, аны танымауга, үзлегеннән яши алучыларны өнәмәүгә китереп җиткерә. Зарур, талантлы авторлар эзләү һәм табу кайгысы калмавы бер хәл, “җимле тагарак”ка борын төрткән тар даирә андыйларны якын җибәрмәү, күрмәмешкә салышу, хәтта читкә тибәрү хәсрәтендә ут йота башлый. Язганнарым әдәби басмаларга, матбугат чараларына хөкүмәттән ярдәм тиеш түгел дигән фикер уздыру булып аңлашылмасын. Минемчә, ярдәм бик кирәк һәм ул беренче чиратта үз-үзләрен асрый алучыларга, халык өчен зарурларга, әнә шул сыйфатларын хуплап, тиражны искә алып юнәлтелергә тиеш. Башкача булганда, начаррак эшләүчеләрне хуплау килеп чыга лабаса. “Т.Я.”ның узган елгы 3 август санында басылган язмасында язучы Рәфыйкъ Юныс кайбер бәгъзе мөхтәрәмнәребезнең иҗади карьераларын ГУЛАГ тегермәненнән, сугыш афәтеннән могҗиза белән исән калган өлкән буын шагыйрьләренең 30лап китабын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырудан башлауларын бәян иткән иде. Гөнаһлы баштан, әллә соң кайчандыр көнебезне “Тыңлагыз, Казан сөйли” дип, татар моңы озатылышында башлаган затлы “Татарстан” радиобызның бай фондында сакланган чын җырчылар башкарган чын җырларыбыз язмаларын да кемнәрдер чүплектә яндырдылар микән дип уйлап куям. Тукай елында Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” язмасының да “һәр татарның йөрәгендә” булган радио тарафыннан бер тапкыр да әйләндерелмәве мине тәмам пошаманга салды. Әле дә ярый әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, җырларыбыз хәле өчен борчылучы, үзләрен милләт хадиме, милләтпәрвәрләр дип тәкъдим итүчеләребез бетмәгән. “Голос” проектында җиңүчеләрнең берсе Эльмира Кәлимуллинаның интернетта татар эстрадасы хакында каравыл кычкыру кирәклеген искәртүе дә сабыр савытларын түгелдермәгәе... Төп әдәби журналыбыз – “Казан утлары” да Рауль Мирхәйдәров атлы авторга бер ара туган телендә язучыларыбыз төшенә дә кермәгән әдәби мәйданнарда детектив романнарын бер-бер артлы дөньяга чыгару насыйп итте. Бу очракта журнал татарның шундый урыс телле язучысы барлыгын кат-кат искәртү максатын күздә тотты бугай. Бу башлангычны әнисе татар Чыңгыз Айтматовның ил, дөнья таныган җитди әдәби әсәрләренә юл биреп тә дәвам итеп булыр иде. Урыс телендә язучы Локман ага Закировның бер тын белән укыла торган җан тетрәткеч әдәби әсәрләрен дә туган телебездә яңгырату зарур тоела. Озын сүзнең кыскасы, милләтебез басмаларында эшләүче мөхәррирләргә “прапорщик” дәрәҗәсе һич төс түгел, алар “генерал” булсыннар, “маршал” дәрәҗәсенә ирешсеннәр иде. Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре № 8 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9165

Кайда, нинди шигар кулай?

6 март 2014 ел "Т Я " Антик чор риваятьләрендә яртылаш кеше, яртылаш ат булган мифик затлар – кентаврлар хакында бәяннар бар. Борынгы чорда атка атлану белән таныш булмаган халыклар җайдакларны башта шулай күзаллаган бугай. Бүгенге көн өчен замана кентаврлары – арт шәрифләре кәнәфигә береккән түрәләр, минемчә. Ничектер шулай бер табын артында утырганда директор-фәләннәрнең кабинетлары диварларындагы шигарьлар (лозунг, максат – ред.) турында сүз китте дә, милиция майоры, гомере буе БХССта эшләгән Риф ага Хәбиров, хуҗасының карашыннан, тавышыннан, яисә йөрешеннән чыгып, конкрет кабинет диварына лаек шигарь үзеннән-үзе туа дип әйтеп алды. Аның шаяртуы миңа җитә калды, шуннан бирле нинди генә кабинетка керсәм дә, диварына лаек җөмлә эзли башлыйм. Әйтик, берәүнекенә “Шәрә күңеле – бишмәттә, түрә күңеле – ришвәттә” туры килә сыман, икенчесенекенә “Матурлардан – натуралата!” чат ябышыр төсле һ.б. Ишетеп, укып белүебезчә, Көнбатыш илләрендә хакимият – ил тормышын көйле алып барсыннар өчен халык сайлап куйган кешеләр. Әгәр ышанычны акламасалар, аларны вазыйфаларыннан азат итәргә дә мөмкиннәр. Ә менә бездә кадрларны алмаштыру мәсьәләсе катлаулы. Хәтта кайберәүләр “мәңгелекләр”дән гарык булгач, Берия заманы ысулларын да сагынгалап куя. Аңлашыладыр, су акмаса исләнә, җитәкче кадрлар яңармаса, торгынлык башлана, ә СССРны, мәгълүм ки, карт маразматиклар харап итте. Әллә соң, ниндидер аномалия аркасында, түрәләребезнең арт шәрифләре кәнәфи белән уртак кан әйләнешле органик ялганышка кереп, аларны аеру ампутациягә тәңгәлләшәме? Кәнәфисез калган депутатны яки түрәне күргәнегез бармы? Суга төшкән тавык хәлендә дигән чагыштыру бу очрак өчен уңышсыз, алар көрәкле трактор белән эттерелгән хәрабә өемен хәтерләтә. Яннарында шома яраннары булмау аларны нурсыз калдыра. Идарәче катлам, административ ресурсны үз кесәсе файдасына көйләп, ил җирлегендә сарайлар төзетсә, нәрсә дә булса җитештерүне җайга салса, аңа рәхмәттән гайре сүз юк. Димәк, илдәшләргә эш урыннары арта, хезмәт хакы була дигән сүз. Әгәр кәнәфидәгеләр законлы һәм законсыз керемнәрен чит илләрдә сарайлар сатып алуга тотса, балаларын, үзләре оештырган мәгариф системасын ошатмыйча, чит илләрдә укытса, үзләре оештырган производствода җитештерелгән машиналарны яратмыйча, читләр машинасында йөрсә, миллионнарын чит ил банкларына салса, боларга халык мәхәббәте имитациясе (ясалма олылау) хасил итү өчен ялагайлар гвардиясе булдыру һәм асрау ихтыяҗы туа һәм ул әрәмтамакларга бүләкләр, исемнәр, титуллар, мандатлар бирәсе була. Шул шартлар үтәлгән очракта гына түрә шома яраннары төрелешендә балкып нур чәчә. Ислам тәгълиматы, бәндәнең хатадан хали түгеллеген ассызыклап, аңа табынуны тыя-тыюын. Ләкин эшкә сәләте ташка үлчим, белем амбары такыр, таланттан мәхрүм, әмма май яккан ипине умыру инстинкты куәтле кемсәләр җимле тагаракка һәм ясалма абруйга тиенү хакына түрә ничек тели аның өчен шулай туңкаерга әзер. Производствода яисә төзелештә проектта, эш технологиясендә җитди кимчелек табып, кемнең дә булса шул хакта берәр җыелышта ачыктан-ачык белдерүе табигый хәл. Нәтиҗәдә, “күпне күрүче”гә рәхмәт әйтергә һәм җитешсезлекне бетерү өчен чаралар планы төзелеп, ул раслангач, аның үзенә дә шул юнәлештә эш арттырырга мөмкиннәр. Хуш, производствода төрлесен татырга туры килде. Әдәбият белән мавыга торгач, байтак еллар элек мине Язучылар берлегенә әгъза итеп алганнар иде. Баксаң, бу даирәдә кимчелекләр турында сүз кату, гомумән, хупланмый булып чыкты. Төзелештә эш башкаручының – үз, заказчының – үз, проект оешмасының үз техник күзәтүчесе катнаша. Моннан тыш, әле дәүләтнең бәйсез техник күзәтүчеләре контрольлек итә. Ә әдәбият өчен андый күзәтү – әдәби тәнкыйть. Әдәбиятыбызда әдәби тәнкыйть бетүен кисәтеп язган мәкаләләрем редакция тирәсенә елышкан тар даирәгә ошамады бугай. Үзләре уйлап чыгарган “татар башын татар ашый” дигән шигарьларын кабул итмәвемне дә яратмадылар дип чамаладым. Ә инде әдәби мөхәррирләр, мин фәкыйрьне санга сукмыйча, язганнарымны үзгәрткәләп бетергәч, ә мин ризасызлык белдергәч, сабыр савытларын тәмам тутырдымы – берничә танылган әдип төрле матбугат чараларында шәхесемә кагыла торган мәкаләләр бастырырга керештеләр. Мин исә, язган әдәби әсәремә юл бирерләр дә, аннары шуны шәпләп тәнкыйтьләп, шөребен шөрепкәчә сүтеп-җыеп, акылга утыртырлар, ягъни егетләрчәрәк кыланырлар диебрәк көткән идем. Тот капчыгыңны! Җитмәсә, миңа “чакыру ташлаган” кайнар хисле әдипләргә һәм шуларга хәерхаһлы басмаларга карата мөнәсәбәтемне белдерүдә кыенлыклар туды. Нихәл итәсең, урыс телле матбугатка сыгынырга һәм интернетта үз блогымны булдырырга туры килде. Фикерләрем белән килешмәгән тәкъдирдә, урыс матбугаты мәйданында бәхәс дәвам итәр дисәм, янә ялгыштым, мәгълүм оппонентлардан эстафетаны аноним каләмзатлар кабул итеп алып, минем адреска интернет аша хатлар, шәрехләмәләр ява башлады. Аноним каләмзатлар фикеренчә, кәнәфиле әдип – бөек кеше. Алар мантыйгы буенча, әдәби тәнкыйть тә, юмор, сатира һәм карикатура да – әһәмияткә ия булмаган вак-төяк жанрлар. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: “Татарстан яшьләре”ндә “Замана кыйссасы” дигән баш астында сагыш тараткыч, җанны тетрәтеп, күңел сафландыргыч фәлсәфи һәм социаль-фәлсәфи хикәячекләр дөнья күрә. Әдәби журналларга менә шундый юнәлешне үги итмәү кулай булыр иде. Һаман-һаман “Гайфулланың күргәннәре”, “Сәхипҗамалның өшкерелгәннәре” рухындагы эшләнмәләр туйдыра бит. “Тарихи” дип тәкъдим ителгән әсәрләрнең дә тарихилыгына һәм әдәбилегенә һөнәри экспертлар бәя бирер сәгать җиткәндер. Әйтик, район җитәкчеләре турындагы гайбәтләрдән җыештырып, шул гайбәтләрдәге буш күңелле “каһарманнар”ны морзалар, бикәләр, казыйлар дип тамгалап, әштер-өштер узган чорга җирләштереп, “тарихи әсәр” дип тәпәләнгән эшләнмәгә карата тәнкыйть дәшми икән, моның берзаман Тукай бүләгенә тәкъдим ителәсен көт тә тор. Яшерен-батырын түгел: бүгенге татар әдәбияты редакция хезмәткәрләре һәм редколлегиядәгеләр әдәбиятына әйләнеп бара шикелле... Анысы да монысы, әллә чират озынга, әллә, чыннан да, үпкәләп юлны яптылар, әдәби журналларда инде байтактан әсәрләрем күренгәне юк. Шуңа күрә кайда хата җибәрүемне кайта-кайта анализлап утырам. Ләкин күпме генә тырышсам да, һич таба алмыйм. Аптыраганнан, әдәбият, мәдәният, җырларыбыз язмышын хәл итүче даирә кабинетларында нинди лозунглар кулай булуы хакында уйлый башладым. Әллә шушы юнәлештә конкурс оештырып җибәрергәме? Шундый бәйге уза калса, анда, әйтик, радио өчен “Безнеке – һәр татарның бавырында!”, концертчы фирма өчен “Ахмак халык такмакка туймый”, нәшрият өчен “Бер басылган, гел басыла”, юл идарәсе башлыгы кабинетына “Юлыгызда булыгыз”, банк җитәкчесенекенә “Бездә акча – мең букча” дигән шигарь ятышлы булмасмы? “Татарстан яшьләре” авторы Марс ага Ахуновның “Гыйбадлыгыңны берничек тә яшерә алмыйсың, авызыңны ачуга чабатаң күренеп тора” дигән җөмләсен, хәлемнән килсә, республикадагы барча кабинет диварларына да алтын хәрефләр белән яздырып чыгар идем. Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре № 26 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9328

Җиңүләрдән – җиңүләргә...

1.04.2014 "Т Я" “Җиңүләрдән-җиңүләргә алып бара партия”... Шулай дип тә җырлыйлар иде заманында. Кайсын теләсәң, катыгын аша дигәндәй, тыңкыш бер җырчы башкаруында аның “җигүләрдән җигүләргә” булып ишетелгәнен дә хәтерлим кебек. Ул чакларда газеталарда елның-елында “Дуңгызчылык – табышлы тармак”, “Икмәк булса, җыр да була” атлы мәкаләләр дөнья күрүе истә калган. Аларның төп максаты – республикабызда мул уңыш үстерүдә һәм дуңгыз ите җитештерүдә халкыбызны яңадан-яңа уңышларга җилкендерү иде кебек. “Суверенитет” елларында матбугатыбызны бөртеклеләрдән гектарыннан 60-70 центнер уңыш җыеп алынуы хакындагы рапортлар бизәде. Дуңгызлар санын миллионга җиткерү бурычын гамәлгә ашыру хакында да хәбәрдар булып тордык. Хикмәти Хода, узган атнада район газетасы кушымтасыннан укып, бәяләр төшү сәбәпле, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының дуңгыз үрчетүне киметергә, ә мөгезле эре терлек асрау һәм каз үрчетүгә игътибарны арттырырга дигән киңәшенә тап булдым. Баксаң, республикабызда каты борыннар саны шактый кимеп, дүрт йөз мең чамасы гына калган икән инде. Сандугач сайравын чучка чинавына алмаштыру җәһәтеннән яулаган үребездән 2013 елда ук бишенче урынга тәгәрәгәнбез... Дөрес, бу тәгәрәүне, бик теләгәндә, кыйбла табу, иманга кайта башлау, ягъни җиңү дип тә гөманлап була... Икмәк һәм тамаша! Шуларны даулаган борынгы римлеләр. Ә бит бүген дә адәм баласына шул кирәк. Һәм илебез хакимиятенә ошбу җәһәттән үпкәләр урыныбыз юк шикелле. “Тамак тук, өс бөтен, үбәбез марҗа битен”, – дип мактанып язган, имеш, читкә киткән бер татар егете әти-әнисенә юллаган хатында. Шул зимагур шәрехләвенә аваздаш түгелме бүген хәл-әхвәлләребез? Ә тамаша дигәннәре исә, гомумән, тын алырга да бирми башлады кебек. Дәреслекләрдән билгеле: борынгы Римда гладиаторлар аренада чын корал тотып сугышканнар. Җан кыюларны тамаша кылган гражданин үзенең җиңүче кавем вәкиле булуын тоеп, бер хозурланса, күңеленә хуш гладиатор өчен җан атып, ул өстен чыкса, җиңү хисенә тиенеп тә хушланган. “Җиңү”, “җиңелү”ләр әйләнеше канны сафландыра, яу кырында булачак чын орышларга әзерлек сызыгында тота. Бүген хоккей, футбол матчлары да, ат, машина узышы, спортның башка төрләре дә меңнәрне җиңү хисе белән туендыру мәшәкатендә, миңа калса. Әвәлерәк мин фәкыйрегез миллионнар алучы уенчылар, тренерлар тоткан командаларны бюджет хисабына асрау, хакимият вәкилләре һәм аларның туган-тумачалары булган хәтәр акционерлар кесәсенә акча аксын өчен генә дип уйлый идем... Әмма максатның олысы – гавәмне җиңү хисе белән исерткәләү бугай. Әлбәттә, һәр проектның экономик нигез өлеше була һәм бу матавыкта матди файда күрүчеләр дә бар, билгеле... Тормыш тоташ җиңүләрдән генә тормый һәм аны тикмәгә генә буй-буйлы зебрага тиңләмиләрдер... Җиңүләр холыкны ныгыта, рухны үткенли һәм чарлый. Ә менә гел-гел җиңелеп кенә яшәү бик яман, чөнки һаман-һаман изелү, тапталу һәм шуңа күнү рухи бөкрелекка китерә, битарафлыкка турылый, хурлыклы бетүгә якынайта. Үлгән балык агым уңаена гына йөзә, дигән әйтем бар. Бәгъзе шагыйребез әйтмешли, балык белән халык рифмалаша. Миңа калса, кешелек тарихында туктаусыз барган сугышларның асыл максаты байлык талауга гына кайтып калмаган. Каннарда инстинктлар куәтен яңарту бурычын да хәл иткән бугай алар. Өстәвенә сугышлар –биниһая тамаша да бит әле.. Ә тамашаның иң тәэсирлесе – үзең катнашканы. Миллионнар – гладиаторлар ролендә. Ахырдан бер өлеш җиңдек дип тантана итә. Ихтимал, мондый афәтләрне хөҗерләнеп тамаша кылучы замана “римлеләр”е дә бардыр. Бүген дөнья игътибары Сүриядәге канлы “тамаша”да иде, инде Украинадагы хәлләргә төбәлгән. Сценарий кайда, кем заказы белән языла – безгә нәмәгълүм. Кырымның диңгез юган яры буенда мул нефть запаслары да табылган бугай. Кайсы як җиңә яки җиңелә, яки ике як та оттырамы – белгән юк. Кораб батканда, аннан күселәр беренче булып кача диләр. Кораб капитаны бортны соңгы кеше булып кына ташлый ала. Шундый алтын канун. Ә бу күпчелек очракта капитан өчен исән калу форсатын калдырмый. Мондый кагыйдәгә тугры калу да – җиңү! Ил корабы өчен дә бу шулай, әлбәттә. Виктор Януковичның купкан корт оясы хәленә төшкән илен ташлап качуы үзе өчен ничектер – анысы караңгы, ә менә украин халкы өчен хурлык. Сүз дә юк, карусызлыкка, коллыкка күнү бәндәнең иреген һәр күзәнәгеннән сыпылдыра. Ә рухсызлар көтүе, аңлашылса кирәк, азмы ул сан ягыннан, күпме – барыбер халык, милләт дип хисаплана алмый. Кырымдагы өч йөз мең кырым татары – минемчә, милләт тә, халык та! Аларның рухи ныклыгын, егәрен, корычтай ихтыярын дөньякүләм таныйлар, хисаплашалар. Ә интернетка эленгән җырлары нинди! Башкаручыларның киенүләре дә зәвыклы, төс-кыяфәт һәм буй-сыннары да соклангыч, үз-үзләрен тотышларыннан затлылык бөркелә, башкару осталыклары искиткеч, дөньяның иң мәшһүр сәхнәләрендә дә йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр. Кардәшләребезнең сөргеннәрдән ватаннарына кайтып урнашулары, әлбәттә, искиткеч җиңү. Аларны Хак Тәгалә яңа бәла-казалардан саклый күрсен иде. Русия, Татарстан президентлары аларга ирештергән вәгъдәләрендә торырлар дип өметләник. Кеше яшәү ямен тойсын өчен аңа ватаны, милләте, туган теле, әти-әнисе, сөйгән яры, торыр урыны, яраткан эше булуы кирәк. Ә булмаса? Ул очракта тормышка ябышып яшәр өчен өмет кала. Ә аны сүндермәс өчен һичьюгы вак-төяк булса да җиңүләр ярап тора. Коры куаныч дәрәҗәсендәгеләре дә, домино сукканда – кәҗә, кәрттә дурак калдыру, шахмат-шашка уенында өстен чыгулар да үзенә күрә җиңүчекләр ләбаса! Гаилә кору, туй, юбилейләр уздыру, йорт җиткерү, машиналы булу, кәттә уку йорты тәмамлау, ару эшкә урнашу. Мактау кәгазьләре, орден-медальләр алу, мандатлы булу, исем-титулларга лаек булулар да шул исемлектә. Җан сату, җинаять кылу аша ирешкәннәрне дә җиңүләр исемлегенә кертү, анысы инде, аңлашылса кирәк, зәвык эше. Диндә Хак Тәгалә миңа гына табыныгыз, миңа гына коллык итегез дигәннең тәрҗемәсе бер бәндәгә дә – патшамы ул, түрәме, гаскәр башымы, кем генә булмасын, табынмагыз, коллык итмәгез, намусыгыз, вөҗданыгызны бүтән бер кеше ихтыярына тапшырмагыз, рухыгызны, иманыгызны саклагыз, аннан Аллаһы ясамагыз дигәнне аңлата. Баксаң, бәндә өчен җиңүләрдән җиңүләргә баруны дин үзенчә җайга салган түгелме? Көненә бишвакыт намаз уку – җиңү. 30 көн ураза тоту – җиңү. Хәләл хезмәт белән яшәү – җиңү. Хәләл тапканың белән хаҗ кылу – җиңү. Иң зур җиһад – нәфесеңә каршы сугыш, фәхештән, рибадан, исерткечләрдән, буш сүз сөйләүдән, кеше хакына керүдән тыелу. Иң зур җиңү – нәфесеңне иярләү. Ул сине иярләсә – беттең, бу – җиңелү. Гомерең өзелгән мәлдә акылың камил хәлдә булып, Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлебезне телгә алу да җиңү. Безнең илдә сканворд, кроссвордлар елдан-ел популярлаша бара. Шулардан гына гыйбарәт матбугатның гомуми тиражы 56 миллионга җиткән, имеш. Алар татар матбугатына да үрмәли. Мәгълүм ки, болар белән вакыт үтерү өчен шөгыльләнәләр. Примитив сораулардан торган “башваткыч”ны чишәсең дә, үзеңнең акыллылыгыңа шаккатасың, син – җиңүче. Әле бит, компьютерга җаны белән берегеп, пенсионер әби-бабайлары белән бәхәсләшеп, талашып гомер уздыручы яшьләр күпме? Яраткан һөнәре барлар, хакыйкый иҗатка, фәнгә бирелгәннәр, чын эшкә, бизнеска кереп киткәннәр, ягъни хакыйкый җиңүчеләр, уңышлылар өчен шундый әмәл белән вакытны үтерү, гомерне заяга туздыру – ахмаклык. Тик әтрәгәләмнәрне һәм мескеннәрне дә аңлап була, ихтыяр көчләре нүлгә төшкәннәрнең дә күңелләре кечтеки генә булса да җиңүчекләргә мохтаҗ... Ни хәл итмәк кирәк, яшәү – җиңү. Яшәүдән баш тарту – тар-мар булу. Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре № 37 Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9449

четверг, 5 июня 2025 г.

ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ (Чаян, июнь)

ИЗГЕ  БУРЫЧ (Безнең гәҗит, июнь, 2025 (АТКАЗАНГАН   КАРТ ГРАФОМАННЫҢ ӨМЕТЛЕ   ВАРИСЛАРЫНА АТАЛАРЧА КИҢӘШЕ) Әдәбият дәрьясында , агым уңаена йөзеп, титул, мандат, премия алып тору өчен сөзеп,төркемдәшләреңә таян,  ялгызың син тик  йомычка. Бары үзара булышып ирешү мөмкин  уңышка,уздырыштан, бер-береңнең чүп-чарларын мактый- мактый, талантлыларның иҗатын таплый-таплый,  таптый, таптый..            Безнең буын сынатмады, үз дигәнебезне бөктек, Диас Вәлиевне сүктек,Нәкый Исәнбәтне теттек... Гүзәл Яхинга романы сүз дә юк, бераз өркетте,  күп телләрдә, кыйбат хакка таралышы дер селкетте.Зарур китапар басылу безнең арт шәрифкә борыч;  Шуңа күрә талантларга юлны ябу –  изге бурыч!   КИҢӘШ (май, 2025) Күз алдыңа китер: әйтик,син шыр надан, ә математикадан гомумән бум-бум. Һәм кулыңнан өч тиенлек тә эш килми, такылдарга яратасың, телең озын...Димәк, тел белгечелегенә укып чык та,яула берәр редакция урындыгын. Асрамадагы гәҗитләр һәм журналлар андыйларны якын күреп, бирә урын... "Дуңгызчылык -табышлы тармак" рухында сырла саллы очерклар, мәкаләләр; Ялагайлан, әнә текә түрәләр дә тик тук башак баш ия , дип акланалар...Авылым, дип, әнием дип шигырьләр яз,аннары поэма, повесть, романга күч. Аларны беркем укымый, дип гарьләнмә, асрамадагы басмага шундыйлар төс... Балет өчен яз аңлатма (либретто) ахыр чутта, андыйга да миллионнар тама бүген...Плагиатта тотсалар , җавап шушы: -Адәм баласы хатадан хали түгел... АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП (май, 2025) ( Татарстан Язучылар Берлегенең соңгы елларда булмый калган съездларында ясалмый калган чыгыштан өзек. ) ...Әдәбиятка китерде безне татфак атлы каек, акыл саек түгел иде, салмаганда булдык аек . Әдәбиятка керештек, нүлдән, ягъни булып солдат, генераллыкка ирешү - сайлау кичеп алгач мандат. Исем-титул, премия сосар өчен каләм бордык, озак бирми тилмертсәләр, башыбызны ташка ордык...Үпкәләтәсе килмәде үзебез яшәгән чорны, мәгарәләрдә казындык, яулар өчен текә үрне.Тырышлык бушка китмәде,троглотид, дип шаярттылар,сайрый белеп сайрадык та, түрә итеп кабарттылар... Рәхәткә була ул түзеп , агым уңаена йөзеп, сүзебез әйтелә өзеп, матур-матур җөмлә төзеп...... ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ (Чаян, июнь) (АКЧА эчәкләр турында кечтеки роман) Шәмәрдән-Казан поезды алга чаба, кем кунакка, кем укырга, эшкә бара,кем телефонын азатлап шатлык таба, контролерлар әрле-бирле киләп сара... Бер әңгәмә игътибарны җәлеп итә,такылдаучы вакыт-вакыт кызып китә. Кемгә дә кызык тоелыр кебек, шул зат түрәсенә биргән характеристика : " Атнасына бер көн эштә күренә дә,кабинетта әрле-бирле йөренә дә,безне, эш атларын җыеп сорау ала : йөзне ерта, тешкә тия йөзе кара...Ә инде калган көннәрдә ошбу абзый, гаилә бизнесын ярсып алга каулый. Җитмәгән бер җире дә юк, аннан калмый : барысын да эләктерә, соса, ялмый... Хикмәт шунда-дәү абзыйга сүзе үтә,ялый-ялый, ярый-ярый гомер итә. Гозерен җиткерә аңа өркә -өркә,күз карашын уңга сулга йөртә йөртә... Күптән түгел сөяркәсен рәнҗеткәннәр, ике йөз мең сум окладын киметкәннәр... Йөз егерме меңгә калган - ничек түзәр?Көне- төне елый икән инде гүзәл.... - Ул-шәхси табибым, мине дәвалый,-ди. - Энә кадый, массаж ясый, әвәли, -ди. - Ә Фәләнов ул биләгән кәнәфигә үз чәчбиен утыртырга чамалый-ди... ...Әлләкемнәр әләлләкемнәр булды бүген, ару талу белми комнан бау ишәләр...Аларны иркәли казна хисабына, вазифалы атказанган фәхишәләр.... " Тагын берсе үз моң зарын тезеп сала: - Күз кабакларым йомыла, менә бәла...Уколга даруны үзем сатып алам, кадаганга аерым хак түләп барам..Биш йөз тәңкә каердылар башлаганда,инде хәзер алты меңгә җиткерделәр , -Энәгез алтынмы әллә? -дигән идем, -Ул акча безгә түгел!-дип җикерделәр... Аннары сүз ала янә бер пассажир...Аның кызы декрет ялга чыккан булган. Бер - бер артлы ике онык алып кайткан. Эшкә чыккач, күз керфегенә яшь тулган... Баксаң вакыт күп узды ,дип ,яшь ананың котегориясен түбән төшергәннәр. Хезмәт хакын минимумга калдырганнар,ятлар түгел, үзебезнең мөселманнар... Уңышлылар әйтер: "-Юк, юк, булмас, булмас, дөрес нәрсә түгел синең ишеткәннәр.".. -Болары баласы гына, бик азы ,-дип, чатакама килер җаны күшеккәннәр... Тәрәзәгә карыйм, электричкабыз Биектауга җиткән, шуны кичеп бара.... ...Берәүнең дә күңеле буш түгел ахры, әрнеми тора алмый җаннарда яра.... *** ЯҢА " АЛМАГАЧЛАРЫ " *** Мең тугыз йөз унҗидедә калыкты әтрәк -әләм, таҗлы вирус тантанасы шуннан мантыйкый дәвам.... “Вак син, ә!”не аңлатамы, вакцина” дигәннәре? Ваклык сынавы узабыз, кадалсын, энәләре!.... Күп нәрсәне аңлап булмый татар теленнән гайре,әллә ниткән аталышлар тик аңа гына бәйле...Әйтик, "кутерьма" сүзенең чишмә башы -"арт - өрмә";тюрьма дигән төшенчәнең асыл мәгънәсе -төрмә. “Каторга”, димәк – катырга, “колхоз”да баш иҗек –кол, Сибирь дигәннәре –Себер, Байкал дигәне - бай күл .Ковчег – капчыктан баш ала “түш”тән ясалган “тушка”, Клеопатра –Көлия батыр, Көлиядән – Золушка? ..Гөлбикәгә Көлбикә, дип, дәшкәнме үги ана?... җәбер -золымның төрлесен татый ятимә бала... “Отец” - әтисе дигән сүз, ә “баламут” – мут бала “балабол” –бала булудыр?Безнең эз, сүз һәркайда....Көләч, бул, дип кушылгандыр, Көлия атлы исем дә,Клеопатра - Көлия батыр, патша булган Мисырда Кремль" дигәннәренең, татарчасы -"керемле",“теремок”,дигәннәре дә  аңлата күк “төрем”не... Исемендә  үк кисәтү«алма», атлы җимешнең,"яблоко"ның  төп чыгышы- ябулык , -дип ишеттем.Оҗмахта булмый шул калып,“алма” дигәнне алып, ялгыштырганмы милләтне әллә Иблис атланып. Безнең кавемгә каныгу җирдә  еш кабатланган,  алмалы туган телебез,белмим, ничек сакланган?…        Милләт язмышы чагыла куштырнаклы сүзләрдә, “ээәх, алмагачлары! “, - дип, җырлау язган безләргә...Әле тагын бер халык та, аны үзенчә суза “эх, яблучко”, -дип әйттерә,тыпырдап, кыза-кыза... 17 нче елдан бирле таҗ кия әтрәк-әләм,таҗлы вирус шул бозымнан ялкынлы кайнар сәлам.... ВӘЗГЫЯТЬ Елга бер генә татар язучысын әгъзалыкка кабул итәләр Башкортстанда... (социаль челтәрдән) Елга бер язучы – ул бик күп бит, йөз елга бер туса, була таман....Язучы саналган графоманнар,бертуктаусыз үрчи тора һаман... Гади халык рәхәтләнеп укый Зифа Кадыйрова романнарын, исемле, титуллы лауреатлар утиыралар учлап мандатларын.... Һәммәсенең уртак калыплары , күпчелеге тәмамлаган татфак, артист булалмаган арт исләр бар, башларында түбәтәй, йә калфак... Беркем укымагач, китапларын,милләт уянмый дип акланалар, печтек тиражлы гәҗит –журналда үзара макташып шатланалар...Зифаның уңышы шашындыра,ташланалар аңа көтү белән, иҗатына киертмәкче булы тимер авызлык һәм каеш йөгән... ...Язучылар колхозында кайгы, 300 әгъза чирек гасыр тудырганны, тираж , чит илләргә чыгу җәһәтеннән сырт төшергән Яхинаның бер романы... Елга бер язучы –ул бик күп бит, чын язучы берәү-икәү бездә,лауреат, титуллы, исемлеләр кичкән “диңгез” тирәнлеге- тездә ....

четверг, 15 мая 2025 г.

ӘБИ ИРЕ БУЛУЫҢНЫ ОНЫТКАНДА...

*** Җан сөйгәнеңнең тискәрелеге Күңелеңне хушлап, елмайта... Сулыш алуыңны иркенәйтә, Холык- фигылеңне кылтайта.. *** Сүз-бозау имезә,- диләр, Тиңлиләр аткан укка, Сүз боткасы , диләр тагы..... Аңа чик куя нокта.... *** Хисләреннән гөлләр үрә Шагыйрь - шөгърә; Үзе укыса, ияртә Моңлы мөгърәү... *** Китап- кыйммәтле бүләк!,-дип, Кайчандыр тукыганнар... Аларны яндырганнар да... Күрәсең, укыганнар... *** Курку хисе тамыр, сеңгерләрдә... Чорлар буе сеңгән халыкка... Өннәрен алып, каулап ярыкка, Кемнәрнең кемлеген таныта. Мин дип яши, изә, таптый, Беркемне дә тормый жәлләп... Гөнаһка баткан түрәгә Җирдәге тормышы - җәннәт... *** Кеше чәчәкләрне яратканга Сабагыннан өзә, бәйләм ясый... Кошларны да сөя, шул сәбәпле Аларны читлеккә ябып асрый... *** Акыллы, зиһенен раслар өчен Күп сүз сарыф итә.. Ахмакка, акыллы күренергә Дәшмәве дә җитә... *** Кайсы җырчы, сәхнәгә чыга да, Шигырь сөйли башлый, нотык тота; Такылдавы озаккарак китсә Сару кайный башлый һәм укшыта... *** Эгоист тик үзе белән генә мәшгуль, Гәүдә төз,борын югары, горур атлый, Ә башкалар аның өчен беркем түгел, Шуңа күрә күп сөйләшми, гайбәт сатмый ... *** Мәктәпләрдә балаларны укыталар Тормыш кормыш өчен түгел, ЕГЕ өчен... Укытучы халкы түзем, егылмыйча Сарыф итә бар белгәнен , дәртен, көчен... *** Армый-талмый түбәнлекләр кылып, Үрләр яулый адәм актыгы, Мазлумнарның күз яшьләре белән Сугарылган һәрбер шатлыгы... *** ...Гел дөрес сөйләргә өндәп Кем ул безне котырта? Башкаларны фаш иткәндә, Нигә үзен оныта?... *** Риялылар эшне коры тота, Киеп тормый гына битлекне; Намуслылар , намус саклап микән, Җиренә җиткерми этлекне... *** Эштә бушлай билет өләштеләр, Концертка юнәлде бар гавәм... ... Кайбер йолдызларны алкышладык, Җырын иткәне өчен тәмам... *** Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен, Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда. Бабай булу хыялларыңа чик куймый, Әби ире булуыңны онытканда... *** Кемдер түбәнлекләр кылды, Күтәрелде, «кеше» булды! Кем аның күк кыланмады, Кеше булып кала алды... *** Түрә булсам, хезмәткәрләремә Сеңдерәчәкмен, чыкмый чиктән : -Хөрмәт итүегез кирәк түгел, Миннән курыксагыз, шул җиткән... *** Кызган баштан, нидер әйтеп ташлап, Күпме күңелләрне чатнаттык... Иярләде аңны ул мәлләрдә Тәкәбберлек белән ахмаклык.... *** Талантлы - юк-бар өчен дә борчылучан, Кыю - авызлыклый алмый, кискенлеген... Ә акыллы - адым саен икеләнә, Мокыт - горур, атлый тоеп өстенлеген... *** «Утын пүләне" дисәләр, һич борлыкма, "Буратино" әкиятен дә онытма, Артистларга ансат кына килми уңыш, Остаң ышкыламый таммый сольдо - көмеш... *** Сызган җиңең, оемасын дисәң күңел, Чәчел, түгел, сибел ...Җиң, йә җиңел... Бар да булыр...Тик бер мәлдә түгел. Бер ни килми җиңел генә...Җигел... *** Милли көрәшләрдә болгандык, Татарлыкны җиңде болгарлык. Болгар радиосын тыңларбыз, Безнең күңелгә хуш булгарныс... __________________________________________________________________ *** Бар да шайтанны гаепли,ә бит Аның алдында да сызык тора; Ул бер бәндәне дә мәҗбүр итми, Бары тик котырта, кызыктыра... *** Нинди матур гөл дә бер мәл сула, Тора-бара , вакыт-вакыт, гел... -Бу да бетте,үтте -дип, борлыкма, -Бу да булды , – диеп, елмай, көл... *** "Бөркетләргә япа-ялгыз очу уңай, Бәрәннәргә көтү булып яшәү кулай..." Язучылар җыенында, алай-болай, Шул хәлне аңышмабызмы, кушып Ходай.. *** Тәк дуамал акча түләмиләр, Бер нишләр хәлең юк, эшлисең... Бармак селкетәсе килмәгәндә, Кул селтисең, ирен тешлисең... *** Бик күп нәрсә аңлашылмый. Әмма, Нидер сизенәбез, чамалыйбыз ... Кемнәрнедер үтереп, мактыйбыз, Аннары, эш узгач, яманлыйбыз... *** -Сезне , гел "юк!" дию яклы диләр? -Моңа минем җавап булыр : "Әйе!" -Йокыдан торгач, нәрсә эчәсез? -Эшкә бару - бармавыма бәйле... *** Балалар бакчасы сине төзи башлый, Аннан мәктәп корыштыра, институт; Тапшыралар эксплуатациягә... Башлана футбол уены . Син анда туп...

пятница, 14 марта 2025 г.

АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП...

ТӨШ Әдәбиятчы кабәхәтләрдән дә җирәнгечрәк  башка бер ни белмим.                Вольтер  , француз философы Мин төш күрдем, имеш, трибунага менеп, язучылар җыенында нотык тотам: Тамагым карлыгып китсә, аптырамыйм, стаканнан голт-голт "Шифалы су" йотам Сөйлим,  матди ярдәм  алып, Россияне "П---россия" , дип атап китап язсаң, әдәби  журналда да шуны бастырып,гонарарларга коену җаен тапсаң, армиядә бер көн хезмәт итми генә армиядәге тормышка тел тидерсәң,шундый иҗат өчен хөкүмәтебезнең төрле-төрле бүләкләренә тиенсәң,нишләсәң дә номер үтә, дип куанып,шатлыктан арт шәрифеңне чәбәкләсәң,шигырен җыр куеныннан йолкып ташлап, фронтовик шагыйрь рухын  яңакласаң, депутат булып сайланып мандатлансаң ,кала үзәгендә кәттә фатир алсаң,ә язганың үзгә халык авторлары әсәрләре сюжетларын  кабатласа,текә  түрә ханым сиңа гашыйк булса, һәр бәйгедә  өчәр премия сонса, яки түрәләр башмагын ялап арсаң, нәсел ыруларын данлап роман язсаң,тарихка керү өчен бу  уңай булыр ,яшьләр өчен мондый  үрнәк кулай булыр! ...Такылдавым шул урынында кырт  бүленә,   Дәвамлы, көчле алкышларга күмелә.... ...Баксаң,  түрәбез доклады тәмам икән,  кул чабулар миңа түгел, аңа икән..    Татлы йокымнан айнырга  туры килә, ава-түнә   атлап, кайтып китәм өйгә.. (" БГ" да басылды кебек) Рөстәм Зарипов ФОРСАТ       Төн уртасы, мин ут йотам, бетә , дип СССР. Радиоалгыч  тыңлаштырам, анда  шытыр-пытыр... Бер дулкынга тарам ,кемдер саф татарча   сөйли,җепкә тезеп , бәйнә-бәйнә нәрсәнедер “төйи” :                            “Суверенитет! – дип, тыштан,  кылтаерга  ярый.“Азатлык!” һәм “Бәйсезлек!”-   дип, тырпаерга  ярый;  Кыйбатлатып  сату аша,сосар өчен күпне,авылдан кысу мәслихәт  ,арзан хакка, сөтне! Төбәгеңдә  миллионнан ашса  чучка саны, чишмә суына тәм  өстәр  каты борын каны... Химия сәнәгатеннән файда тап  һәр  чатта,азу ярачак, әлбәттә,рак  чире, як - якта... Һава бозып акча эшләү тапкырлыкка үрнәк;Сулышны акча киңәйтә булган саен күбрәк...                                  Фиргавен кабере төсле кәефханә  корсаң,туташлар,  “мисс” булабыз, дип, калыр бикиничан...  Шәһитләр каны  түгелгән изге  чирәмлектә  рок –музыка, җан өчен,– диң, сихәт кирәклектән...   Сыра бәйрәмнәре кызык ,эчеп күбенешле, сәрхүш кызлар, арт күрсәтеп рәткә  тезелешле, мәчет дивары катында! Әйтелгәндә  азан! Дөрләп янган чакта   учак, кайнаганда  Казан…             Катнаш никахта җиңде, дип, Җиңү паркын ямьләп,марҗа  сыны  торып  басса,булырсың толерант!  Әдәбиятта-сәнъгаттә чүп-чар китсен хутка, будалалыкка юллар ач, батыйльлекне котла... Рәзил –ТВ, рәзил –FM ,Рәзил гәҗит-журнал...Татарның рухи әләмен җилфердәтсен шулар...Синең өчен иң кулае иилләт торсын, бәйдә, катыга утырт син аны,йомшак итеп җәй дә ... Бауман урамында, янә Казансу ярында гөрли татар басмалары затлы биналарда...Татар ашлары йорты да, нинди гүзәл, бакчы...Хосусыйлаштыр һәммәсен, акчасына батчы... Татар гәҗит журналларын берәр яры аткар, “Тар-мар” дигән әсәр тумас, "әппәр" итәр татар.... Милләт аңын бутар өчен,тел җуйдыру аздыр, җырын чүп-чарга батырып, моңыннан да   языр... Явыз Иван ныгытмасын төзекләндер,  балкыт,безнең урамда бәйрәм, дип, канатлансын  маңкорт...  Бафамет сыны калыксын,сакчы сыйфатында,аптырап торганда милләт җиде юл чатында. Зурла, иҗатчы санында йөргән йөзе юкны ,утта янмый, суда батмый                                     Өстә йөзгән  ...” чук”ны,   Ул баш ияр ,  тез йөгенер кушсаң,  җырлар, биер,     Ирек мәйданында сиңа“ Һәйкәл тиеш”, -диер,- “Ленинныкын сүтеп аткач,  Шул урында! Атта!” И,  иснәнер , и,  ялманыр,форсат көтеп, артта...Тән сакчыңның күзе төшсә,кемнеңдер ур(ы)нына,берәр туганына төбәп, яисә угълына,ул, кемдер  яшь  әти булса, гаилә елында, ку син  аны ,селкетмичә кашыңның  кылын  да. Телен озайтса кем, сиңа,әйтмәсәм дә   әйтим,– Ирек ирегеннән язсын,хәкимлектән    Хәким... Күңелкәеңә  килсә хуш, әгәр  шундый  кереш,“килешәм”, дип аваз  сал да, вазифаңа кереш!”             Җиде төн урталарында, байтак еллар элек,радиодулкын  шундый “вәхи китте җанга  элеп.“Риза!” дип кычкырды гүя кайсыдыр, шар  ярып... Ычкынды кулымнан шул мәл гүя  алтын балык... Аннан янә шытыр-пытыр, элемтә югалды, Әллә тапшыру ноктасы тәмугка юл алды Спектакль идеме ул, усал шаяртумы,бүгенгәчә сагышланам, аңлый алмый  шуны.... Колак кактыммы, үтүдән Форбс китабына, нәсел-нәсәбне ияртеп,кәс-кәс атлап кына.... (Интертатта бераз кыскыртып басылды, Болгар радиосыннан укылды)) ***   Шагыйрь һәм фәйләсуф Гомәр Хәйам,ул  бит астроном һәм математик. Һәр сүзенә, нокта өтеренә төгәллек хас  һәм галәми тәртип...Үз - үзен  татарча аңлата (а)лмый татар филологиясе атлы  "гыйлем". Шул "гыйлем"не иярләгән  затлар әдәбият  тотанагы  бүген... Чәмәт* шәкертләре, сезгә сүзем, - Турысын әйткәнгә  рәнҗемәгез....тәнгә сихәт, җанга рәхәт түгел математикасыз кәлҗемәгез... Чәмәт*- Хәсән Сарьянның "Нокталы өтер" әсәре кахарманы, татар филологиясе кафедрасы мөдире        ( БГ дамы, кайдадыр басылды) ВӘГЪДӘСЕЗЛЕК      «Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,«Идел»  исемле  журналга шуны юллаган идем; Әсәрегезне     ошаттык!- дип ,  хуплап,  зурладылар,апрель (2020) аенда“ чыга”, -дип  мәктүб тә юлладылар.Соң мәлдә  баш мөхәррирдән  яман хәбәр саркыды,  кемдер, һәр өтерен укып,  аңа төшкән аркылы...         Кем ул, кайсы, закон бозып  хикәяне тыючы?  " -  Без түгел", - ди “медианерлар” , -  әсәреңне кыючы...   Әдәбияттан әдәпне  ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы,  өер  кылган “эш”ме бу?Гүзәл Яхинаны яклап , язган  өчен , үчме бу?Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки  утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы?       Редакция  кабул имеш, диләр , мөстәкыйль карар... Беләсе килә,  шәхсән кем  салды  әхлакый зарар?   “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек;  Чамалыйм, памперс киеп  йөридер ул  тирес бит...       МАНТЫЙСЫЗ ДА  МАНТЫП  БУЛА, МӨНБӘРЛӘРГӘ КАЛКЫП БУЛА,,,                                  (фельетон)                Фән - логикага буйсына, ул-төп билге ,фәннең асыл тотанагы-мантыйк, инде..Татар филологиясе  - хөр, ирекле,ул  үзгә, башка камырдан, белми чикне ...   Татар филологиясе - гаҗәеп  фән,чөнки үз-үзен  татарча аңлата (а)лмый;Шул  фәннең кандидатлары, докторлары телебезне  тырмачлыйлар, армый-талмый...                Гасырлар буе гарәп, фарсыдан иңгән,рухыбызга  хуш сүзләрне кауладылар...Бушап калган урыннарны,  ауропадан руска күчкән алмаш белән белән ямадылар.. Алфавитка чит  хәрефләр  тактылар да,ул сүзләр ят  яңгырашка тугъры калды.татар теле яңгырашын санга сукмау миллилекнең  асыл моңын  сыеклады...               Асрамадагы  татарча матбугатны, әлеге фән  канат куйган затлар каулый... Милләтпәрвәр битлеге артына посып,гонорар, мандат, титул һәм бүләк даулый......Йөз меңле тиражлар  тузды,җилгәрелде, асрамада ансат яшәүне җайлагач, оядашлар өчен генә мәйдан биреп, басылу һәм бастырылуны сайлагач...              Акылы чамалылары акыл сата,  әтрәк-әләм, ялагае  пычрак ата,кулыннан өч тиенлек эш килмәгәне җитәкчелеккә үпкәләп, шыңшып ята...Шулар Гүзәл Яхинагага  фырладылар, Зифа Кадыйровага  да мырладылар; Чөнки болар  язганнарны  гавәм  укый, ә бу нәрсә тегеләрнең миен чукый...               Миңнәхмәт Сәхаповка да җитештеләр, һәм саулыгын какшатуга ирештеләр...Диас  Вәлиевне талкып рәт чыкмагач, Нәкый  ага Исәнбәткә керештеләр. Ә Гариф ага Гобәйне каргадылар, "Маякчы кызы"н  кудылар дәреслектән..Төркемдәш каләмтотарлар киң сулады, юл ябылгач ихласлык һәм дөреслеккә...                Татар  теле  дәреслекләре үзгәрде...  Әдәбиятыныкылар  бигрәк тә.   Алар түрен   оядашлар биләп алды,тавышлары чыга хәзер бөерәктән...Шулар  бүген чәчмә, тезмә әсәр яза, язганнары китапханәләргә бара;Кибет киштәләре  исә читтә кала, өч тиенгә дә алучы булмаганга...             "Әсәрләр  бездә ярыша , валлаһи",- дип,  китапханәчеләр сырлый   белешмәләр... Шул җирлектә  премия  сосучылар прых-прых, шырык-шырык көлешәләр...   БЕЗ  КЕМНӘН  КИМ ? «Әлдермештән Әлмәндәр»не күргәч, таныш җегет, әйтеп куйган  иде тәк дуамал, - "Знакомтесь,  Джо Блэк»...  Андый атлы фильм,  Энсон Хайнлайн әсәре буенча төшерелгән.Карыйм дигәннәр өчен интернетка да эленгән... ..Евгений Шатьконың Колхозга  килеп чыккан галәм кунагы турындагы   әсәре  - "Пришелец"  атлы... Ә  әлеге  танышым Зөлфәт Хәкимнең шундый  кунаклар хакындагы «Кишер басуы" пьесасын   күбрәк яратты... Юрий .Поляковның солдат тормышы хакындагы "Сто дней до приказа» әсәрен дә ул  укыган, аннары Разил Вәлиевнең,Тукай бүләкле , кирза итек кими  язган "Яшисе килә"сен исенә төшереп, моңаеп  утырган.... МӨШТӘРИ УРАМЫНДА УЙЛАНУ Таң калгыч әсәрләр язып була ла ул... Иҗат ителә тиңдәше юк җырлар да... Тик чын талантларның бездә кадере юк,кабергә иңгәч кенә ярый зурларга.... Хәер , анда да тыңгы юк асыл затка ,кинәнүләре җитмәсә исән чакта,башкача ничек аңларга да белмәссең кизәнүне Нәкый ага Исәнбәткә... Дәрдемәнднең мал мөлкәтен талаучылар мәхрүм калдырганнар аны кабердән дә; Сәйдәшне эшеннән каулап, ач -ялангач гомерен сүндерүләре бәгырләрдә.... Рөстәм Яхин аткарылган остазлыктан, Фәрит Яруллин ташланган янган утка...Олылар юлдан алынгач , җай ачылгач,әрсез графоманга, мәнсез шалапутка.... Болар уяу, затлыларны җәһәт таный,талантка юл ябу– яши белү шарты. Чүп чарлары өчен сосып миллионнар, оныталар уңны-сулны, алны- артны... ИЗГЕ  БУРЫЧ (АТКАЗАНГАН   КАРТ ГРАФОМАННЫҢ ӨМЕТЛЕ   ВАРИСЛАРЫНА АТАЛАРЧА КИҢӘШЕ) Әдәбият дәрьясында , агым уңаена йөзеп, титул, мандат, премия алып тору өчен сөзеп,төркемдәшләреңә таян,  ялгызың син тик  йомычка. Бары үзара булышып ирешү мөмкин  уңышка,уздырыштан, бер-береңнең чүп-чарларын мактый- мактый, талантлыларның иҗатын таплый-таплый,  таптый, таптый..            Безнең буын сынатмады, үз дигәнебезне бөктек, Диас Вәлиевне сүктек,Нәкый Исәнбәтне теттек... Гүзәл Яхинга романы сүз дә юк, бераз өркетте,  күп телләрдә, кыйбат хакка таралышы дер селкетте.Зарур китапар басылу безнең арт шәрифкә борыч;  Шуңа күрә талантларга юлны ябу –  изге бурыч!  ГҮЗӘЛЛЕК  ҺӘМ  ШӨКӘТСЕЗЛЕК Гүзәлнең гүзәл романы* көтмәгәндә басылды, күп телләргә тәрҗемәдә бар дөньяга ачылды...Фильм аша да нур чәчте Зөләйханың карашы...Күпләргә таныш тоелды Мортазаның анасы...Илкүләм зур бүләкләргә лаек табылды роман, чит илләрдән дә иреште олылаулар бер заман..Форбс китабына узды, хакы, тиражы аша...Аннары башланып китте,һуш китмәле тамаша... Тотындылар уздырыштан аңа пычрак атарга, ятлар белән уртак сафка басты безнең татар да...Каләм ияләре купты, бар да комнан бау ишә, дәүләт хисабына чыккан томнары әллә ничә...Ул томнарны беркем алмый өч тиенгә дә хәтта. Китапханә киштәләрен шул томнар  кәкерәйтә... Татар китап укымый, дип, аклана иде алар, без-бөек язучы диеп яклана иде алар... Гүзәл Яхина романы ялганнарын фаш итте.. Шуңа,  авторга карата күңелләрен таш итте..Адәм көлкесенә калгач,Гүзәл белән ярышта, текә каләмзатларыбыз төште тирән сагышта... КИҢӘШ Күз алдыңа китер: әйтик,син шыр надан, ә математикадан гомумән бум-бум. Һәм кулыңнан өч тиенлек тә эш килми, такылдарга яратасың, телең озын...Димәк, тел белгечелегенә укып чык та,яула берәр редакция урындыгын. Асрамадагы гәҗитләр һәм журналлар андыйларны якын күреп, бирә урын... "Дуңгызчылык -табышлы тармак" рухында сырла саллы очерклар, мәкаләләр; Ялагайлан, әнә текә түрәләр дә тик тук башак баш ия , дип акланалар...Авылым, дип, әнием дип шигырьләр яз,аннары поэма, повесть, романга күч. Аларны беркем укымый, дип гарьләнмә, асрамадагы басмага шундыйлар төс... Балет өчен яз аңлатма (либретто) ахыр чутта, андыйга да миллионнар тама бүген...Плагиатта тотсалар , җавап шушы: -Адәм баласы хатадан хали түгел... ҖЫР ЯЗМЫШЫ – ИЛ ЯЗМЫШЫ Мәскәү каласында –Дума, Казанда – Дәүсовет, Тулырмы берәр чак безнең сабыр дигән савыт. Дума – боярлардан мирас, ул –мантыйкый дәвам; Совет сүзен совок(соскы)белән буташтыра гавәм...Мәҗлес , йә Корылтай түгел, Киңәш түгел, хәтта.. ..Советка ябышкан булдык,таңы сүнгән чакта ...Милли галәмебез ул чор чиксез иде кебек, талантларга юллар ачык,биксез иде кебек... Гәҗит-журналлар тиражы йөзләрчә мең иде, “суверенитет” алуга, алар капылт шиңде... Татарча җырлар татарча Һәм алар җыр иде, өч ноталы такмакчылык белмим, каян иңде.. Графоманнар армый-талмый үрчетәләр роман, биографиясе юклар сырлый мемуарлар... Сыер калдырган “коймак”ны торт дип булмый сатып, ник рухи галәмебезгәчүп – чар ургый ташып? Әллә гимн матавыгы Бблды “эш”нең башы? Болай дисәк, киермәсме депутатлар кашны?... ... Утлар-сулар кичкәнгәме, яклап, газиз халкын,ул шагыйрьнең шигырьләре җырга күчкән ялкын...Рөстәм Яхин көйләгәне“Туган ягым” атлы, Ренат Ибраһимов аны илгә яңгыратты. Кызык, җырдан текст бунау ампутацияме?Ур(ы)нына яңасын тегү имплантацияме? Ә нишләргә , җыр җәсаде “яңа”дан баш тартса?Яки, алмашынудан соң асылын югалтса? ....Күмәкләшеп җырлаганда канатлана күңел , гимнның җыр булуы шарт, киресенчә түгел... Рөстәм әкә алды “Ока” , ул шулай "зурланды", ә Рамазан Байтимеров* гел кырыйда калды... Композитор агаебыз күчкәч бакыйлыкка,яңа текст өчен бәйге кузгалды бар хутка... Әҗер ике йөз мең тәңкә, гимн** өчен , димәк, татар әдибенә мондый форсат тәти сирәк...Йөз дә сиксән ике шигырь** сынашты ярышта,утыртканчы авторларны вәзгыять, галушка... Шагыйрь кызы әтисенең рухын яклый алды, автор буларак хокукын, хакын хаклый алды. Нәтиҗәдә бәйгечеләр төштеләр сагышка, гимн өчен яңа текст куелды тавышка ...Анысын кем язды, илнең былбыл кошларымы әллә бәйге рәисенең якын дусларымы? Яңа сүзләр музыкага юлдаш булырлыкмы? Җаннарны уртак дулкынга көйләп корырлыкмы? Әҗер барып җитте микән, адресатка туры, өлеш йолкып калмадымы рәзил җаннар кулы? Ошбу хакта кызыксынсак Дәүсоветка язып, авыртмаган башыбызга төшмәс микән казык?.. Җәбер, золым изгән җанны моң дәвалый бары,татар яши алмаячак җырларыннан ары.. Татар яши алмаячак,моңнарыннан язса,юкны-барны җыр, дип белеп, ялгышса, саташса...Сораулар күп , җавабын тик вакыт әйтеп бирер, милләтебез әле беркөн акбүз атта җилер ... Акбүз атта җырлап килер “Туган ягым” җырын ,Киләчәккә илтеп безне күңелләрнең нурын... кайбер искәрмәләр : * Рамазан Байтимеров **Гимн Татарстана — Википедия Рөстәм Зарипов АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП ( Татарстан Язучылар Берлегенең соңгы елларда булмый калган съездларында ясалмый калган чыгыштан өзек. ) ...Әдәбиятка китерде безне татфак атлы каек, акыл саек түгел иде, салмаганда булдык аек . Әдәбиятка керештек, нүлдән, ягъни булып солдат, генераллыкка ирешү - сайлау кичеп алгач мандат. Исем-титул, премия сосар өчен каләм бордык, озак бирми тилмертсәләр, башыбызны ташка ордык...Үпкәләтәсе килмәде үзебез яшәгән чорны, мәгарәләрдә казындык, яулар өчен текә үрне.Тырышлык бушка китмәде,троглотид, дип шаярттылар,сайрый белеп сайрадык та, түрә итеп кабарттылар... Рәхәткә була ул түзеп , агым уңаена йөзеп, сүзебез әйтелә өзеп, матур-матур җөмлә төзеп...... ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ Шәмәрдән-Казан поезды алга чаба, кем кунакка, кем укырга, эшкә бара,кем телефонын азатлап шатлык таба, контролерлар әрле-бирле киләп сара... Бер әңгәмә игътибарны җәлеп итә,такылдаучы вакыт-вакыт кызып китә. Кемгә дә кызык тоелыр кебек, шул зат түрәсенә биргән характеристика : " Атнасына бер көн эштә күренә дә,кабинетта әрле-бирле йөренә дә,безне, эш атларын җыеп сорау ала : йөзне ерта, тешкә тия йөзе кара...Ә инде калган көннәрдә ошбу абзый, гаилә бизнесын ярсып алга каулый. Җитмәгән бер җире дә юк, аннан калмый : барысын да эләктерә, соса, ялмый... Хикмәт шунда-дәү абзыйга сүзе үтә,ялый-ялый, ярый-ярый гомер итә. Гозерен җиткерә аңа өркә -өркә,күз карашын уңга сулга йөртә йөртә... Күптән түгел сөяркәсен рәнҗеткәннәр, ике йөз мең сум окладын киметкәннәр... Йөз егерме меңгә калган - ничек түзәр?Көне- төне елый икән инде гүзәл.... - Ул-шәхси табибым, мине дәвалый,-ди. - Энә кадый, массаж ясый, әвәли, -ди. - Ә Фәләнов ул биләгән кәнәфигә үз чәчбиен утыртырга чамалый-ди... ...Әлләкемнәр әләлләкемнәр булды бүген, ару талу белми комнан бау ишәләр...Аларны иркәли казна хисабына, вазифалы атказанган фәхишәләр.... " Аннары сүз ала янә бер пассажир...Аның кызы декрет ялга чыккан булган. Бер - бер артлы ике онык алып кайткан. Эшкә чыккач, күз керфегенә яшь тулган... Баксаң вакыт күп узды ,дип ,яшь ананың котегориясен түбән төшергәннәр. Хезмәт хакын минимумга калдырганнар,ятлар түгел, үзебезнең мөселманнар... Уңышлылар әйтер: "-Юк, юк, булмас, булмас, дөрес нәрсә түгел синең ишеткәннәр.".. -Болары баласы гына, бик азы ,-дип, чатакама килер җаны күшеккәннәр... Тәрәзәгә карыйм, электричкабыз Биектауга җиткән, шуны кичеп бара.... ...Берәүнең дә күңеле буш түгел ахры, әрнеми тора алмый җаннарда яра.... ЯҢА "АЛМАГАЧЛАРЫ!” Мең тугыз йөз унҗидедә калыкты әтрәк -әләм, таҗлы вирус тантанасы шуннан мантыйкый дәвам.... “Вак син, ә!”не аңлатамы, вакцина” дигәннәре? Ваклык сынавы узабыз, кадалсын, энәләре!.... Күп нәрсәне аңлап булмый татар теленнән гайре,әллә ниткән аталышлар тик аңа гына бәйле...Әйтик, "кутерьма" сүзенең чишмә башы -"арт - өрмә";тюрьма дигән төшенчәнең асыл мәгънәсе -төрмә. “Каторга”, димәк – катырга, “колхоз”да баш иҗек –кол, Сибирь дигәннәре –Себер, Байкал дигәне - бай күл .Ковчег – капчыктан баш ала “түш”тән ясалган “тушка”, Клеопатра –Көлия батыр, Көлиядән – Золушка? ..Гөлбикәгә Көлбикә, дип, дәшкәнме үги ана?... җәбер -золымның төрлесен татый ятимә бала... “Отец” - әтисе дигән сүз, ә “баламут” – мут бала “балабол” –бала булудыр?Безнең эз, сүз һәркайда....Көләч, бул, дип кушылгандыр, Көлия атлы исем дә,Клеопатра - Көлия батыр, патша булган Мисырда Кремль" дигәннәренең, татарчасы -"керемле",“теремок”, дигәннәре дә  аңлата күк “төрем”не... Исемендә  үк кисәтү«алма», атлы җимешнең,"яблоко"ның  төп чыгышы- ябулык , -дип ишеттем.Оҗмахта булмый шул калып,“алма” дигәнне алып, ялгыштырганмы милләтне әллә Иблис атланып. Безнең кавемгә каныгу җирдә  еш кабатланган,  алмалы туган телебез,белмим, ничек сакланган?…        Милләт язмышы чагыла куштырнаклы сүзләрдә, “ээәх, алмагачлары! “, - дип, җырлау язган безләргә...Әле тагын бер халык та, аны үзенчә суза “эх, яблучко”, -дип әйттерә,тыпырдап, кыза-кыза... 17 нче елдан бирле таҗ кия әтрәк-әләм,таҗлы вирус шул бозымнан ялкынлы кайнар сәлам.... ВӘЗГЫЯТЬ Елга бер генә татар язучысын әгъзалыкка кабул итәләр Башкортстанда... (социаль челтәрдән) Елга бер язучы – ул бик күп бит, йөз елга бер туса, була таман....Язучы саналган графоманнар,бертуктаусыз үрчи тора һаман... Гади халык рәхәтләнеп укый Зифа Кадыйрова романнарын, исемле, титуллы лауреатлар утиыралар учлап мандатларын.... Һәммәсенең уртак калыплары , күпчелеге тәмамлаган татфак, артист булалмаган арт исләр бар, башларында түбәтәй, йә калфак... Беркем укымагач, китапларын,милләт уянмый дип акланалар, печтек тиражлы гәҗит –журналда үзара макташып шатланалар...Зифаның уңышы шашындыра,ташланалар аңа көтү белән, иҗатына киертмәкче булы тимер авызлык һәм каеш йөгән... ...Язучылар колхозында кайгы, 300 әгъза чирек гасыр тудырганны, тираж , чит илләргә чыгу җәһәтеннән сырт төшергән Яхинаның бер романы... Елга бер язучы –ул бик күп бит, чын язучы берәү-икәү бездә,лауреат, титуллы, исемлеләр кичкән “диңгез” тирәнлеге- тездә ....

понедельник, 17 февраля 2025 г.

НӘЗАКАТЬЛЕ ЮМОР

Язучылар берлеге әдәби консультанты Ркаил Зәйдулланың “Т.Я” нең 3 нче ноябрь ( 2011ел) санында дөнья күргән “Гражданин нәчәлник” атлы , минем “Әй, мөкаддәс синтезатор” атлы мәкаләмә җавап буларак дөнья күргән язмасында фәкыйрегезгә карата шактый җылы сүзләр әйтелә. Олы башын кече итеп, шундый күләмдә әтрафлы җавабы өчен , борыңгылар әйтмешли, тәшәккүрләрдән тәгәҗҗепмен...Шул ук вакытта әлеге мәкалә уңаеннан кайбер фикерләрем белән килешмәү бар һәм азмы-күпме ризасызлык та белдерелә. Бу язмамда шундый “ак таплар”ны бетерергә тырышып карыйк.... Иң әвәле авторның үтен кубарган “тәкдиди көчәнүләр” билгеләмәсенә туктыйк.“Ә Шамун Фидаи Тукайның ниндилеген бик яшьли аңлаган һәм шуңадыр, Сталин чоры чалгысы аны унсигез яшендә үк чабып ташлаган” , дигән җөмләм уңаеннан “чынында Фидаиның һаләк булуында Сталинның да Тукайның да катнашы юк ,1920 елда комсомол эше белән авылга барганда кулаклар үтерә”, -дип язалар белешмәләрдә. Ә “комсомол эше” дигәннең продразверстка булуы, ягъни авыл кешесенең соңгы икмәген таларга бару ихтималы да зур,”- дип белдерә. Әлеге мәгълүмат( соңгы җөмләдән тыш) “Әдипләребез” дигән ике томлыкның икенчесендә, 516 нчы битендә китерелә. Анда Шамун Фидаиның (чын исеме Касыйм Шакирҗанов) фотосы да бар. Сүрәттән ундүрт-унбиш яшьлек үсмер малай карап тора. Инде, әйдәгез , мөхтәрәм Укучы, җөмләмдәге хилафлыкны бергәләп тәфтишлик. Комсомолга ул чорда беренче чиратта, укымышлыракларны тартырга тырышканнар. Җөмләдән, әнием дә, аның апа-абыйлары да ( Мөхәммәтгариф улы мирза Мөхәммәтшәриф мулла балалары) , иң өлкән апасы Зәйнәп абыстайдан калганнары бар да комсомолга керәләр. Бар да укымышлы һәм Тукайны күңелдән белүчеләр. Шамун Фидаиның Тукай турында япь- яшь килеш таң калдыргыч шигырь язуы аның да укымышлы булуы һәм шул сәбәпле “аңлылык” күрсәтеп комсомолга килеп кабуы хакында сөйли, түгелме? Ркаил Зәйдулла 1920 нче елны Сталин чоры түгел дип саный һәм формаль яктан караганда ул хаклыдыр , бәлкем. СССР чорында , без укыган дәвердә Сталинны чикләнгән шәхес дип таныталар,ә хакимият аның кулына очраклы рәвештә генә эләккән, янәмәсе. Соңгы елларда, күп кенә яңа мәгълүмат чыганаклары белән танышу форсаты ачылды. Җөмләдән,француз язучысы Анри Барбюс милләтләр буенча халык комиссары ярдәмчесе С.С.Пестковский сүзләренә таянып( бу әле 1918 ел башы), Ленинның Сталиннан башка бер генә көн дә бер эш тә майтармавын, шуңа Смольныйда Сталин кабинеты Ленинныкы янәшәсендә урнаштырылуын, Ленин Сталинны телефон аша һәр эш көне дәвамында чиксез күп тапкырлар чакыртып алуын, яки кабинетына үзе килеп кереп, аны ияртеп алып чыгып китүен, һәм көннең күп вакытын Сталинның, Ленин кабинетында уздыруын бәян итә. Л.Д.Троцкий да «Сталин» дигән хезмәтендә асылда охшаш фикерләрне кабатлый. Революциядән соң ил белән хаким партия җитәкчеләре ВКП (б) Политбюросы идарә итә башлый. Ә аның әгъзалары : Ленин, Сталин, һәм тагын биш кеше.Сталин Политбюро әгъзасы булып 1919 нчы елны, Л.Д.Троцкийдан алданрак сайлана... Ягъни, 1917 нче елдан бирле илдәге барча процессларда, шул исәптән продразверстка уздыруда да Сталинның дәхеле бар...Хәтта ул бу эштә шәхсән , турыдан-туры да катнаша һәм икмәк тапшыру зарурлыгын үгетләгәндә, бер кулак аны “Ә син егет бие, бәлки шуннан соң мин сиңа бер-ике пот икмәк бирермен”, дип хакәрәтли.. Габдрахман Авторханов үзенең “Хакимият технологиясе” атлы хезмәтендә Сталинның, тормышындагы бу моментны онытмавын һәм барлыклы крестьяннар катламыннан хөҗерләнеп үч алуын бәян итә... Мәгълүм ки,һәркемне, шул исәптән укымышлыракларны да Системага хезмәт иттерү һәм халыкны бүлгәләп, бер-береннән кырдыру, бер-беренә әләк яздыруга, җасуслыкка турылау – большевиклар почеркы. Үзара бәрештерүдән исән калган укымышлыларны “халык дошманы” ясап ГУЛАГ тегермәнендә тарттыру да көйләнгән-җайланган. Максат бит халыкларны карусыз массаларга әверелдерү. Соңгы вакытта Русия тарихындагы иң популяр кешеләрне тәгаенләү максатында телесораштырулар уздырылып(2008 нче ел, “Имя России” проекты), илдәшләрнең бик күбе Сталинны сагынуы мәгълүм булды һәм шушы җәһәттән Петербург һәм Ленинград өлкәсе коммунистлары иҗтимагый оешмасының Регион-ара Үзәк Комитеты рәисе Сергей Маленкович, “Сталин –Россиядә иң популяр исем, аны изге буларак канунлаштыру котылгысыз, без Рус Православ Чиркәвенә мөрәҗәгать итәчәкбез һәм егерме беренче гасыр азагында һәр православ йортын Изге Иосиф иконасы бизәячәк”, дип белдерде.. Ә танылган язучы Михаил Веллер, шушы проект нәтиҗәләреннән чыгып ( АиФ, №42, 2008 ел), ” Пушкин- безнең өчен бөтенесе дә, ә Сталин –без үзебез...” дигән диагноз куйды. Казанда Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсе җимерелгәч, ирексездән, Михаил Веллер дулкынында, “Тукай-безнең өчен бөтенесе дә , ә МИнтимер агай - без үзебез?..” дигән фараз йөрәкне сыдырып узды ... Сталинның Ленин тәхетенә утыруы очраклы хәл булмавын раслаучы байтак китаплар арасында Александр Бушковның “Сталин. Боз тәхете” дигәне иң шомлысы... Кыскасы, миңа калса, мәсьәләгә формалистларча якын килмәгән тәкъдирдә, 1920 елны Сталин чоры дип атауда әллә ни хата юк дип саныйм. Баксаң, 20 нче ел гына ди сиңа, 20 нче гасырны тулаем аныкы санап, 21нчесен дә аныкы булачак дип юраучы илдәшләребез дә аз түгел икән... Аннары минем ул җөмләдә Сталинны шәхсән гаепләү юк, сүз аның чоры чалгысы турында... “Язучыларга тибеп китү Рөстәм Зариповта гадәткә әверелгән”, -дип гаепли әдәби консультант Ркаил Зәйдулла әлеге язмасында,ихтимал “Казан утлары” журналында әдәби тәнкыйть җанрына караган “Кашка тәкәме, кәҗә тәкәсеме?”, “Пегас кашына микән”, “Тозсызны күзсез дә күрә”, “ Татарстан яшьләре” газетасында “Татар китабын укыргамы ?”, “Татар китабын укыргамы –2“, “Бердәнбер –бер генә”, “Көзгегә бер кара...”, “Үзгә тәкъдимнәр бармы?”, “Мирас” журналының соңгы 12 нче санында (2010 ел) “Кемгә тәүбә итәсе?” дөнья күргән мәкаләләремне күздә тотып... Әллә соң әдәби табынга мәгълүм даирә калыплап торган чүп-чарны тоткарлыксыз уздыру зарурлыгыннан Тукай “кирәкле шәй” таныган тәнкыйть жанры җан тәслим ителеп, мин ул хакта хәбардар гына түгелме? “Берсен берсе бастырышучы” мөхәррирләр турындагы мәзәк өчен Тәлгат Нәҗмине зәвыксызлыкта фашлау гомумән урынсыз. Ул, халык телендә канатлы гыйбәрә буларак чагылыш тапкан әдәбиятыбызга кагылышлы тискәре күренешне ничек бар шулай, дөреслеккә хилафлык китерми теркәгән генә, ләбаса... Нурислам Хәсәнов романын , җимле тагаракка якынайтылган тар даирә авторларныкы өзлексез басылып торган шартларда ун ел дәвамында дөньяга чыгармый тинтерәтүне, язма авторы “ул - документаль әсәр, шуңа кемнәрдер тарафыннан тыелды”, дип белдерүе гомумән мантыйк киртәсенә сыймый. Нурислам Хәсәновның үзеннән белештем, әсәрем документаль түгел, ә матур әдәбиятка карый, дип чатакама килде. Баксаң, монысы ярамаса, башка әсәрләремне чыгарыгыз алайса, дип тә караган әлеге автор романы “типкедә йөргән” ун ел дәвамында... Янә килеп, әлеге әсәрне документаль дип белдерү , авторны гына түгел, мөхәрриятләрне дә кыен хәлдә калдыра. Бәлфараз, вакыйгалар шул эргәдән куерып китсә, һәм Ркаил Зәйдулланың әсәрне документаль дип белдерүе расланмаса( ә роман кысасында бернинди документлар теркәлмәгән), уеннан уймак чыгып, миңа шаярып ыргыткан “гражданин нәчәлник” гыйбәрәсен аңа уен-муенсыз һәм урынлы кулланырга туры килмәгәе, әгәр “прототиплар” закон кысасында дәгъвә белдерә икән... Мәкаләләремдә яңгыраган тәнкыйть фикерләрен Ркаил әфәнде шәхси мөнәсәбәтләр яссылыгына төшерә. Имеш публицистикам шәп , ә әдәби әсәрләремә җитешсезлекләр аркасында редакция мөхәррирләре аркылы төшкән һәм шул сәбәпле мин боларны имеш ки “типкәлим”...Мин, Язучылар Берлегенә һөнәри язучы буларак танылып кабул ителдем. Дөрес, югары белемне татфакта түгел, техник вузда алдым, ризыкъны халык хуҗалыгында эшләп табам, ә әдәбият һәм музыка өлкәсендә рухи зарурият тойган чакларда гына шөгыльләнәм. Әдәби табынга яки сәхнәгә тәкъдим итәр алдыннан иҗат үрнәкләремне осталарга күрсәтәм. Җөмләдән музыкаль әсәрләремне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарга, фәнни –методик үзәк оештырган семинарда Леонид Любовскийга күрсәткәнем булды. Алар фикеренчә җыр жанрында казгана алам булып чыкты. Фасиль ага Әхмәтов, мөгаен якташ булуны искә алып мактап ук җибәрде хәтта. Әдәби әсәрләремә дә таләп-киртә шундый ук. Хәлбуки, Ркаил әфәнде тәгәрәткән фикернең җирлеге бар. Минем проза әсәрләрем – санаулы . Мансур Вәлиев “Идел” альманахына мөхәррир чакта “Аууу” атлы хикәям бер хәрефе дә кыскартылмыйча басылып чыкты һәм радиодан мөхтәрәмнәребез Празат Исәнбәт һәм Равил Шәрәфиевләр укылышларында тапшырылды. Фәиз Зөлкәрнәй мөхәррир вакытта “Идел” журналында “Әләметдин” атлы күләмле хикәям , шулай ук бер хәрефенә дә кагылмыйча дөнья күрде. “ Мирас” журналында “Тозлы яңгыр» исемле хикәям дә шул тәртиптә басылды. “Идел” журналында Нәбирә Гыйматдинова баш, ә Ркаил Зәйдулла бүлек мөхәррире вакытта утыз битлек бәяным( зур хикәя дисәң дә ярый) өч биткә калдырылып(!!!-Р.З.) “дөнья күрде”. Ркаил әфәнде фикеренчә, имеш ул шул “яхшылыгы” әҗерен татый... Ә бит язган әсәр сыйфатсыз икән, авторны урынына утыртуның үтемле чарасы , аны тулаем бастыру , ә аннары күпме кирәк тәнкыйть утында керендерү...Бу җәһәттән шәхси фикереп, гонорар фондын тар даирә файдасына тоту хакына мин язган 30 битне 3 биткә калдырып кемнеңдер файдасына 27 битне экономияләгәннәр. Берөзлексез, даими басылучы автор файдасына... “Рөстәм әфәнде “(Әй, мөкаддәс синтезатор мәкаләсендә .-Р.З.)телгә алган шәхесләр урысча язсалар да, мин татарча кыштырдатып ирешкән нәтиҗәгә генә килделәр. Ягъни, нәтиҗә –нуль”-дип белдерә Ркаил Зәйдулла мәкаләсендә.... Миңа калса нәтиҗәләр төрле. Ул, әйтик, “кыштырдатып” (үз сүзе) Тукай премиясе алды, ә Фәүзия апабыз җинаять җаваплылыгына тартылды. Мин олылап телгә алган мөхтәрәм шәхесләребезнең “ирешкәннәре” , аның һәм аның тирәсендәгеләрнең казанганнары белән тиңдәш тә, төрдәш тә түгел. Шуңа да, “без - халык шикелле, халык ничек- без шулай”, дип кукыраю чама чиген оныту булып аңлашыла . “Язучыларын кайгыртмый”, дип хөкүмәткә үпкәләү дә мәзәк яңгырый... ”Безне тиешле югарылыкта асрамыйлар”, буладыр инде моның кешечәгә тәрҗемәсе. Товарың үтми икән, базар экономикасы шартларында үзеңә генә үпкәләргә кала...Булган кадәресенә шөкер итү лязем. Ркаил Зәйдулланың язмалары арасында минем күңелгә хуш килгәне, Әптелмән сәүдәгәр турындагысы кайсыдыр олы битле газетада басылып чыккан иде. Ул язма яшьлегемдә Рузаевка шәһәре юл идарәсендә өч ай чамасы эшләгән чорымны искә төшерде. Шул калага орынган мең хуҗалыклы , Шәриф Камалның туган авылы Пешләдә яшәдем, андагы мишәр әзиләр белән ныкъ кына дуслаштым. Фатир хуҗам, Сираҗ агай, бераз кәефләнеп алса, хәләл җефетенә : Каффай, йөрәк маем, алтын алмам , иккүзем, бер генә син”, дип башлый да, йөз сиксән градуска капылт үзгәреп, җөмләсен “ кит, фәләнеңне төгән” , дип очлый торган иде. Хатыны Кафизә апаның мондый чыгышларга исе китми : “Адя сүлә, сүлә, ать атясеңне, -дип салмак кына үз эшен эшли. Пешләдә, бер мәҗлестә үзен Аксак Гали дип таныштырган, казна бушлай ипи ашата торган җирләрне урап кайткан агай белән уртак тел таптык. Шул утыруыбызда ул миңа “Әптелмән купис” кыйссасын сөйләп, бәетен җырлап күрсәтте. Кыйсса мондый: ак он белән чит илләргә дә чыгып сәүдә итүче Әптелмәнне бизнес буенча конкурент урыслар төрлечә бөлгенлеккә төшерергә тырышалар. Әмма ул фальш акча да ясавы аркасында боларның һөҗүменә бирешми. Ахыр чиктә, патша заказы белән чит илгә бу чыгарган онга конкурентлар кемнәрнедер яллап, ком куштыралар һәм шул “гаебе” өчен хөкемгә тарталар. Аңа, котылу хакына чукыну тәкъдим ителә. Әптелмән күнми, иманын сатмый, чөнки кыйбла бер генә. ..Кызы Зәлхәбирә мәҗбүри монастырьга озатыла. Менә Гали абый җырлаган бәеттән истә калган өлешләр: Акча ясый торган машинамны Чыгарып басыгыз грәзгә, Йолдыз кашка тимеркүк атымны Чыгарып сатыгыз кенәзгә Кушымта Ай, Әптелмән купис, кем идең Никулай патшага тиң идең.. Чиркәү болдырыннан менгән чакта Тез тамыркайларым калкадыр, Өстәлләрдә тора дуңгыз ите, Валлай- билләй дуслар капмадым, Валлай-билләй дуслар мин капмадым. Кукрәгемә пычак капладым... Кушымта : (шул ук) Зәлхәбирә матур намаз укый, Айлы шәл яулыгын ябынып, Төннәр уртасында үкереп елый Ислам дингенәсен сагынып... Кушымта : (шул ук) Әптелмән агай –милли кахарман саналырлык шәхес. Ркаил әфәндегә кычытмаган җирне кашыйсы урында( минем адреска турылаган үз сүзен үзенә түкми-чәчми кайтаруым), гаярь кавемдәше Әптелмән агай хакында , прозадамы, драматургия өлкәсендәме әсәр иҗат итсә әйбәтрәк булыр иде һәм моңа ул һәр яклап әзерлекле дип чамалыйм. ... “Татарстан яшьләре”ндә басылган мәзәктәге, “р” хәрефен әйтә белмәүче агроном, сукаланган басу җире тирәнлеген үлчәп тракторчыларны шелтәләгәне сыман, бүгенге көнчыгыш шагыйрьләре ысулындагы тәкълиди тәҗрибәләрне, тарихи , сатирик роман яки бәян дип тәгаенләнүче эшләнмәләрне , публицистика дип тәкъдим ителүче үз –үзенә зикердән гыйбарәт бушануларны укыгач , - Сай сөгәсез, егетләр, сай сөгәсез, -диюдән узып булмый, әлегә... Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка) воскресенье, 6 мая 2012 г.

четверг, 30 января 2025 г.

БЕЗ КАПЧЫКТА ЯТМЫЙ....

1970 елны дип истә калган, КИСИ да (Казан төзүче инженерлар институты) укыганда, философия фәне лекциясендә, доцент остазыбыз төп темадан тайпылып , үз фәне тәгълиматына чапырыш дияргә микән, ниндидер Фогт фамилияле философның дөнья вәхшилеккә таба хәрәкәт итә, дигән фикерен ычкындырган иде. Әлеге галимнең лекцияләренә без танымаган кемнәрдер, кереп утыргалавы турында да вуздашлар сөйләнгәләде шикелле...Ягъни, кайдадыр кемнеңдер фикеренчә, кешелек алга, аң, фикер үсешенә, прогресска, коммунизмның бөек җиңүенә таба да түгел, ә вәхшилеккә таба тәкмәрли... Бу бәяләмәдән мәдәният һәм әдәбият да читтә калмый булып аңлашылды.... Инде аннан соң байтак сулар акты...Һәм кешелекнең барган юлы турында шул дулкындагы фикерләр тәгәрәтү дәвам итә.Шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Маликов) Җир шарын, аны тишкәләп, актарып, шартлатып җәфалаучы, һавасын ,суын пычратучы кешеләрдән, бетләрдән арчыган рәвештә дизенфекцияләү хакында, "Җирдән кайтышлый " исемле җан тетрәткеч поэмасы бар. Иерусалим профессоры Юваль Ной Харариның « Кешелекнең кыскача тарихы» исемле хезмәтендә, адәм баласы гомумән, гомер бакый һәрнәрсәгә , барча җан ияләренә, үсемлекләргә, сулар һава һәм эчәр суларга, һәм ахыр чиктә үз- үзенә карата золым корылышында икәнлеге тасдыйкълана. Нәтиҗәдә кешегә дан җырлау кимеп, аның ахмаклана, рухи җимерелә баруы турында әсәрләр дә туа тора. Әйтик, "Идиократия" атлы фантастик фильмда, бер фәхишә туташны мәҗбүри һәм беркатлы бер егетне алдап йолдап , фәлән йөз елдан соң уянуларын программалап, йоклаталар...Алар уянгач, Җирдәге халыкның тәмам тинтәклеккә чыгуына, бозыклыкка батуына юлыгалар. Андагы югары даирәләр боларны чагыштырмача иң акыллы, иң саф күңелле кешеләр булуын аныклый һәм таный, илләре язмышын кулларына тапшыра. Әмма иң тетрәндергәне Дуглас Адамсның "Автостоп ярдәмендә галәм буйлата" исемле фантастик романы булды. Әсәр , автострада узу сәбәпле өегез җимертелүенә, йорт хуҗасының протест белдереп бульдозерлар юлына аркылы ятуыннан башлана.Аның, Ничек инде бернинди кисәтүсез уптым илаһи йортымны җимерәсез, бу бит законсызлык? –дигәненә каршы, Бу хакта белдерү фәлән урында әллә кайчан эленеп торды,күзеңне ачыбрак йөрергә иде - сымаграк җавап бирелә. Ул да булмый галәмнәр буйлата трасса салыну сәбәпле Җир шарын юк итү турында Галәмнәр җитәкчелеге тарафыннан карар кабул ителә. Җирдәге җитәкчеләрнең," Нишләп, безнең хокукларны бозып, каршы дәлилләр китерергә ирек куймыйча , элементар канун нигезеләренә хилафлыкта андый карар кабул ителә?" - дигәннәренә каршы, Бу турыда инде фәлән ел , төгән планетада карар эленеп тора, сез, маймылсымак затлар, үз планетагыздан читкә чыкмыйсыз, кызыксынмыйсыз, -дигән җавап иңә... Әсәрнең эчтәлеге галәм тормышында техник казанышлар гаҗәеп булуы белән беррәттән, бар нәрсәне роботлар эшли башлавы, һәр нәрсәне робот аша ансат хәл итә, теләсә нинди белешмә алу мөмкин булу сәбәпле, тора бара андагы төрле кыяфәттәге акыллы затларның, бигрәк тә югары җитәкчелекнең дөм мокытлыкка чыгуы тасдыйкълана.... Яшерен батырын түгел, нәрсәдер турында нидер белергә теләсәк, хәзер без фәкыйрьләр дә баш ватып тормыйбыз ләбаса , компьютергә сорау бирәбез, телефоныбызны тинтерәтәбез...Һәм моның аяныч нәтиҗәләре килеп чыга башламады да микән инде... Кайчан гына сәхнәләребезне Фәридә Кудашева, Ильһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев кебек талантлар бизи иде. Ә хәзер , артына ут капкан сыман сәхнә буйлап чабышып йөрүче , яки арт боргалаучы, компьютер төзәткән тавышлы "фанерачылар" йолдыз санала һәм үрчи..Әдәбиятыбызда да Тукай, Дәрдмәнд, Исхакыйлар мәйдан тоткан заман булган... Безнең чорда Әмирхан Еники шуларның иң лаеклы дәвамчысы иде. Редакция урындыкларын иярләгән "җайдаклар" монополиясе урнашканга кадәр , диңгезче Миргазиян Юныс, остаз тарихчы, әдәбиятчы галимнәр Мөхәммәт Мәһдиев, Адлер Тимергалин, ветеренария фәннәре остазы, галим Атилла Расих, атказанган табиб Шәриф Хөсәенов, хәрби офицер Зәки Зәйнуллин кебек бай биографияле язучыларның иҗаты белән хозурландык. Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләм,Саҗидә Сөләйманова кебек чын шагыйрьләрнең таң калдыргыч әсәрләрен уку, шуларны атаклы артистларыбыз башкаруында тыңлап калу да насыйп булды... ...Шушы урында, күп гасырлар элек французлардан таралып , байтак халыклар теленә менгән "инде үзебезнең сарыкларга әйләнеп кайтыйк", дигән канатлы гыйбарә урынлы яңгырар төсле.... Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телендә чыга торган Интертат атлы электрон газетасында быелның 14 ноябрендә журналист Рузилә Мөхәммәтованың "Язучылар сөйләшә:"Курыкмыйча исемләп әйтәм - әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!" исемле саллы язмасы дөнья күрде. «Менә дигән шәп әсәрләр язылып дөньяга чыкмый ятадыр – иҗатчылар конкурска бирергә дип көтәдер», – дип борчыла Язучылар берлегенә җыелган язучылар.", дип башлана мәкалә.. ( https://intertat.tatar/news/yazucylar-soilasa-kurykmyica-isemlap-aitam-asarlarnen-in-yaxsysy-mineke-ide-5869501) Әлеге утырышта катнашучыларны, алган исемнәре, бүләкләре, титуллары, фотодагы кәнәгать, горур кыяфәтләреннән чыгып бакканда җирле язучыларның каймагы дисәң дә ярыйдыр. Фикер алышуларның рухи кыйммәтен өлешчә күзаллау хакына, анда яңгыраган кайбер фикерләрдән өзекләр китерү артык булмастыр..... Әлфәт Закирҗанов: Конкурста җиңеп чыккан әсәрләрне мин нигездә дөрес бәяләнде һәм татар әдәбиятында кызыксынып укыла торган әсәрләр барлыкка килде, дип саныйм. Зөлфәт Хәкимнең беренче конкурста җиңгән әсәре – игътибар итегез – сугыш вакыйгаларына бүгенге көн күзлегеннән яңача караш. Дания Заһидуллина: Икенче конкурста Зөлфәт II урын алды. Камил Кәримов: Гафу, бүлдерәм, диалог булсын. Зөлфәт Хәким дигән язучыбыз нинди генә конкурста катнашса да, профессиональ җиңүче. Ул гел җиңүче булачак, чөнки аннан уздыру өчен, ай-яй, үсеп җитмәделәр. Дания Заһидулллина: Беренче конкурска килгән әсәрләрдән Рүзәл Мөхәммәтшинның «Лаләләр» хикәясе һәм Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы бик югары планка куйды. ... Рүзәлнең гаҗәеп хикәя иде, Зөлфәт Хәкимнең романы да бик шәп иде. Икенче конкурста Зөлфәт Хәким тагын роман белән катнашса да, икенче романы беренчесеннән күпкә кайтышрак тоелды, һәм мин аның II урынны алуын дөрес дип саныйм. Вакыйф Нуриев:  Ә быел I урын алган романның теле белән азапландык – дөресен әйтим. Бер вакыйганы йомгаклап бетермичә икенчегә күчүләр, буталып китүләр... Укыганда шактый чәч агарттык. Дания Заһидуллина: Конкурста тел ягыннан камил булган әсәр гомумән юк! Камил Кәримов: Монда җиңүчеләрне һәм җиңелүчеләрне чакырасы булган... Рабит Батулла: Җиңелүче мин бит инде. Әлфәт Закирҗанов: Рабит абый, «мин җиңелүче» дидең. Нинди әсәр белән катнашкан идең – сер түгелдер. Җиңеп чыккан әсәрләрне укыдыңмы? Берәрсен булса да. Фикерләрең ничек? Рабит Батулла: Берәрсен булса да укыдым. Сүз әйтергә дип түгел, I урынны алырга өйрәнергә дип килгән идем. Ринат Нуруллин: ... Күләмле әсәр язган кешегә бик кыен: повесть язсаң, конкурс шартлары буенча аны 2 данәдә бастырырга кирәк. 100 битне 2 данәдә бастырсаң – 200 бит, битен 3әр тәңкәдән санасаң да, әсәрен конкурска бирү өчен кеше акча чыгара. Шуңа беренче 3 урынны гына бирү дөрес әйбер түгел. Гүзәл Әдһәмова: Курыкмыйча исемләп әйтәм – үсмерләр әдәбияты буенча иң яхшысы минеке иде! Әлфәт Закирҗанов: .. Үзеңне үзең мактамасаң, кем мактасын? Илсөяр Иксанова: Конкурс урынына гонорар дисәк, ул барыбер гонорарга китмәс, урыны табылыр. Шуңа болай дип карарга ярамый. Конкурсларда да 100 процент объективлык була алмый, субъективизм керә. Ркаил Зәйдулла: Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде. Камил Кәримов: Бүгенге көннән караганда конкурсларга никадәр акча әрәм ителә. Мин әйтер идем: әйдәгез, шул приз фондын «Казан утлары»на, «Мәдәни җомга»га биреп, аларның гонорарларын арттырып булмыймы? Язасы килмәгән кеше барыбер язмый. Кемнәр җиңәсен дә чамалыйбыз. Әлеге кызыклы әңгәмә уңаеннан, ирекле, үз көнен үзе күрергә сәләтле матбугат чараларында чагылган, кемнәргәдер саллы керемнәр китерүче конкурс – бәйгеләргә кагылышлы фикерләрне искә төшерү артык булмастыр. "Безнең гәҗит"тә, 2022, №35 (7 сентябрь) басылган "Каеннан балан җыйганда" исемле язмага туктыйк. «Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы тәҗеллеге,югары бәяләнүе иң киме хәрби хезмәттә булганнар өчен, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Ул авторның иҗаты белән мин азмы күпме таныш. Аның исерекләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунаклары турындагы "Кишер басуы" исемле пьесасын карагач, Евгений Шатьконың шулай ук сәрхүшләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунагы турындагы "Пришелец" атлы әсәре искә төшкән иде.Хәер, "Казан утлары" журналында 2004-2005 елны язылган «Пегас кашына микән?», "Төрле төрле уйласак та" исемле мәкаләлремдә , әлеге җыенда аңа премияләрне китереп бирәләр иде , дип искә алынган Туфан ага Миңнуллин язган, 91 яшькә җиткән картның намазлыкка басасы урында урыс авылына барып эчеп кайтып бакчада үлүе бәян ителгән Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренең Энсон Хайнлайн хатыны белән бергә язган "Явызлыктан өрекмәм" әсәренә (аның буенча төшерелгә "Знакомтесь, Джо Блэк» фильмын интернетка кереп карап була) аваздашлыгы да искәртелгән иде...Кем белә , драматургиядә андый аваздашлыклар гадәти күренештер?.. Мәкаләдә Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр» әсәре дә телгә алына. Ә менә Рузилә Мөхәммәтова катнашкан һәм тасвир иткән әлеге утырышта ул чираттагы бәйгедә премиядән мәхрүм калуына нәүмизлек белдерә, үзен "җиңелүче" дип атый. Даими бүләкләнүләргә күнеккән затларга, андый чараларның берәрсендә исемлектән төшеп калу да күңелләренә тирән яра сала, рәнҗү уята булса кирәк... "Безнең гәҗит"тә, 2015 ел №10(11 март) басылган "Гаделсез ярыш мәгънәсез була"исемле мәкаләдә Камал театры сайтында "Яңа татар пьесасы» атлы конкурста Зөлфәт Хәкимнең беръюлы 3 премия алуы хәбәр итү искә алына . Янә шул язмадан бер өзек: «…2011нче елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Анда катнашкан әсәрләр, журналда басылудан тыш, интернетка да (матбугат ру) эленде. «Сәйлән» исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенты Ләйсән Гатина(Мөгътәсимова) әсәренә интернетта утыручылар 26632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик, конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча, журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина(Мөгътәсимова) һәм әсәре интернетчылар хөкеменнән читтә калдырылган Батулла игълан ителде. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бирелгән. Җитмәсә, әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган… Конкурста авторларның әллә кайчан язылган һәм бүләкләнгән әсәрләре белән дә катнашуы бәйгене мантыйктан читләштерә сыман»...Мин фәкыйрьгә ул бәйгедә нибары ике бит тәтеде, һәм язганыма дүрт мең ярымнан артык мөрәҗәгат иткәннәр иде.... "Безнең гәҗит"тә 2024 ел, май,№5, басылган "Безнең бәйге" исемле мәкаләдән нәни бер өзек : Социаль челтәрдә " Шау-шуны әдәбият белгече КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова чыгарды" , дип башланган язмага юлыкканым булды. Анда Миләүшә ханым "Казан утлары"нда басылып чыккан "Хәл бу ки" исемле әсәрдә Русияне Пидороссия дип "зурлауга" ризасызлык белдерә.Хәзер чит ил агенты дип кабул ителгән Азатлык Радиосы сайтында ( 30 январь 2020 ел) басылган интевьюсендә ул әлеге әсәрне телгә алып ни өчен каршы булуын аңлата, авторныж дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә."Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз"....Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова "Безнең гәҗит"нең 03.06. 2022нче ел санында басылган "Үткәрдеме?Үткәрдек!" исемле мәкаләдәк өзек тә шактый гыйбрәтле эчтәлеккә ия Ул да булса, «Казан утлары» тарафыннан үткәрелгән «татар телен үстерүгә ниятләгән» бәйге. Ният изге, ә менә нәтиҗәләре үтә кызганыч булды.Беренчедән, шартлары «тозлы». Икенчедән, 1500 әсәрне тикшереп торуны кирәк дип тапмадылар. Нигә кирәк ул? Тотасың да, дүрт урынны да бер Лилия Гыйбадуллинага бирәсең. Нигә мыскыл итеп, 1500 кеше катнаштырырга? Бәйгене шул Язучылар берлеге әгъзалары арасында гына үткәрергә кирәк. Зурдан кубып, формаль рәвештә, аннан-моннан үткәрү ник кирәк? Халыктан акча җыймасаң да, анда үзара бүлешергә акча шактый күп бирелгән бит ... Язучылар берлеге, минемчә, шундый алымнар белән әдәбият исеменнән эш йөртүче бизнес-үзәккә әйләнгән контора. Кыскасы, аның сәер гамәлләре үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы тар оешманы хәтерләтә. Анда, минемчә, әлеге дә баягы, «агай-эне ак мыек, бер-беребезне екмыек» дигән гыйбарә хөкем сөрә. "Безнең гәҗит" сыман, асрамадагы түгел, ә үз көнен үзе күрүче «Татарстан яшьләре» газетасының 2022нче елгы 20нче гыйнвар санында Марат Исхаковның тулы биттә басылган "Конкурс" исемле күләмле мәкаләсендә штаттагы һәм штатттан тыш конкурсантлы әлеге төр "бәйге"ләргә карата җиткелекле анализ ясалган һәм оештыручыларның эшчәнлегенә ихлас, катгый бәя дә бирелгән. Хәлбуки, әлеге җыелышта катнашучыларның фикере ирекле газеталарда яңгыраган бәяләмәләргә чапырыш, ә татар әдәбиятының мөшкел хәле , төп әдәби журналларның үз үзләрен яшәтә алмавы, асрамада көн итүе, тиражлары бетемсезлеккә тәкмәрләвенә үзләре өлеш кертүен тоеп микән, борчымый булып аңлашылды. Кемнәргәдер әсәрен бастыру өчен гонорар теләнмәсә дә юл ябык, ә кемнәргә конкурс оештыру аша өеп түләү җайга салынган икән ләбаса... Төп максат, хөкүмәттән конкурска дип акча алу, шуны үз күңелләренә хуш килерлек шартларда урнаштыру булып аңлашылды...Ә ризасызлык белдерүчәләрне җыелыштагы мөхтәрәм язучыларыбыз пүчтәккә чыгару, үпкәләүчеләр итеп таныту, ә даими җиңүче конкурсантларны күккә чөеп мактау буй җитмәс биеккә күтәрү хәстәрендә. Җиңүче әсәрләрнең кыйммәтен тиражлар, укучыларга зарурлык, бәйсез экспертлар, халык хуҗалыгында эшләүче китап сөючеләр катнашындагы, бәйсез, бүләк алганда кемнәргәдер бурычлы булып калмаганнардан гыйбарәт жюри тарафыннан билгеләү турында сүз кузгатучы күренми. Һәм нишләптер ул җиңүче әсәрләр Россия, чит илләрдә генә түгел, үзебезнең Татарстанда да шау-шу уятмый, резонанс тудырмый. Әллә бар алар, әллә юк...Язганнарыгызны укыйлармы соң? -дигән сорауга, кайсыдыр бер шагыйрьнең "үзебез язабыз, үзебез укыйбыз!"-дигән тапкыр җавабы матбугатта ялтырып узганы булды...Ә бит әгәр җиңелүчеләр пүчтәк әсәрләр язарга гына маһир икән, аларны, кемнәргәдер акча түләү өчен , конкурс сыман нәрсә уктмаштыру хакына статистлар сыйфатында катнаштырганнар булып чыга. Ә бу алдашуга тарта. Әгәрдә конкурста" җиңелгән" күпчелекнең әсәрләре камил икән, янә хаксызлык өскә. калка..Ә ни өчен әсәрләрнең кыйммәтен гадел юл белән, әйтик интернетта укылышы саны аша хәл итмәскә? Китап булып басылган очракта бәясе, шул бәягә .сатылышы, тиражы аша. Алай эшләсәң бүләкләү теләгәнчә барып чыкмас , дигән шомлану тотамы якадан? Инде телгә алынган «Печән базары» бәйгесендәге сыман нәтиҗә килеп чыгу өркетәме? Анда бит Ләйсән Мөгътәсимова беренче урынга чыгарылучы конкурсанттан бик күпкә артыграк тавыш җыйган иде. Ягъни,конкурсны финанслаучы мәдәният- әдәбият-сәнгатъне кайгыртучы даирәләр иң югары премиянең , премияләрнең кемгә,кемнәргә, кайсы даими конкурсантларга бирелүен алдан, тулаем яки өлешчә хәл итә дигән гөманлауга да җирлек бар шикелле. Тукай бүләге лауреаты Камил Кәримовның кем "җиңәсен алдан чамалыйбыз, дип белдерүен ихласлык, рухи батырлык үрнәге, дип санарга рөхсәт итегез. Аның конкурска дигән акчаны әдәби басмаларга, үзе эшләгән "Казан Утлары" журналына һәм «Мәдәни Жомга» газетасына бирергә өндәве дә игътибарга лаек...Димәк,әлеге басмаларның үз үзләрен үз көчләре белән яшәтә алмау көненә калуын һәм хәлне төзәтеп булмавын ул таный, бу хәлгә риза-бәхил, моңа кемнәр сәбәпче булуы бетемсезлеккә турылануда үзе керткән өлеш хакында тел озайтасы килми, әдәби журналларга тәк дуамал акча бирегез , ди ул һәм вәссәләм.. Минем күптәнге хыялым, штаттагы һәм штаттагы түгел конкурсантларныкын гына түгел, ә шәп саналучы, хәтта Тукай бүләге алган язучыларның, язучымы, түгелме икәнлекләрен, язганнарын интернетка куеп, укылыштан санап чыгарып бәяләү. Ә үзеңне шулай бәяләү өркетмиме? -дип сораулары мөмкин. Шәхсән үземнең публицистик язмаларым һәм бер-ике әдәби әсәрем эленгән шәхси блогыма (аңа "блог рустема зарипова" дип кереп була) инде 150 мең тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.. "КУ", "Интертат" һәм "МҖ" элгән әсәрләремә мөрәҗәгать итүләргә дә кытлык юк. Рәхмәт яугыры, кайсы игелекле бәндәләр тырышкандыр, "Мин яраткан шигырьләр" атлы сайтка да байтак шигырьләрем аерым-аерым эленгән. Хуш. Инде сүзне янә җыелышта катнашучыларга бирик. Рабит Батулла: "Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җирен «сандугач оясы кебек» дип сурәтләгәннәр. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым.." Әлеге мөхтәрәм әдип яшь каләмдәшләрен остазлыры юлыннан тайпылырга өнди түгелме соң? Мисал өчен Табиб Закир Зиннуровның Звезда Поволжья газетасында басылган Чак Гузель Яхина дигән мәкаләсендә язучы Нәбирә Гыйматдинованың , француз пимадоннасының колхоз рәисе белән Апас районы басуында УАЗ машинасында җенси мөнәсәбкә керү турындагы әсәрнең,( ул аны тузга язмаган дип ассызыклый), Тукай бүләгенә лаек булуын искәртә Бу җәһәттән Рабит әфәнде Батулла да сынатмый. Аның Тукай бүләгенә лаек ителгән "Сөембикә" романында Сафагәрәй ханның Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы һәм җофар исен тоюы тасвирлана . Әллә соң ул, шәхси тәҗибәсенә таянып, сандугач оясына тиңләүне хата, ә шул "оя"ның җофар исе таратуын дөрес, дип халыкны агартырга, дөрес юлга күндерергә телиме?....Төп әдәби журнал авторларының төп тоткан юлы җенси һәм милли хафачылыкка кайтып кала дигән карашта ныгыган идем Моңа бихисап мисаллар "Безнең гәҗит"тә дөнья күркән мәкаләләрдә дә чагылыш таба.... Сүзне янә җыелыштагы язучыларга бирик.Камил Кәримов: "Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел – бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз. " Камил әфәнденең үзенең, үз ишләренең таланты, осталыгы дәрәҗәсен санап үткән авторларныкы тиң саный булып чыга.Хәер исем титуллар алу ягыннан караганда ул аларны узып киткәндер дә инде бәлкем.. Ә бит әлеге авторларның китаплары ару хакка зур тиражларда басыла һәм аларны сатып алалар, иде. "Казан утлары журналы да элек язылучылары күп, йөз меңнән артык тираж җыю сәбәпле, гонарарны язучыга эшләп алган дәрәҗәдә түләгәннәрдер дип чамалыйм. Хәзер бит язылучылар юк дәрәҗәнендә, әдәби басмалар азмы күпме китапханәләргә яздыру аша , налог түләүче хисабына җан асрый. Журналда әсәрләре басылучы авторлар, әйтик Зифа Кадыйровадан аермалы буларак укучыга кызык түгел. Ләкин журнал, укучы зарур санаган авторларны үги саный, якын җибәрми , төркем белән ябырылып "тәнкыйть» итә, ә оядаш авторларны "конкурс" ясап "ярыштырып" налог түләүче хисабына акчага күмелүләрен кайгырта. Ә моны кайнаррак холыклы китап сөючеләребез , паразитлык итүләрен кайгырта, дип уйлаулары да ихтимал... Ирексездән француз философы Вольтерның" Әдәбиятчы кабәхәтләрдән дә җирәнгечрәк  башка бер ни белмим., дигән җөмләсе искә төшеп җанны кымырҗытып куя... Ркаил Зәйдулла: "Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде." Минем Истанбулда яшәүче оныгым Әмирхан Нәҗипов тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Ул университетка йөреп, компьютер программалау буенча бер ел укыды, инглизчә, төрекчә, русча татарча белә Алты яшендә Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә Тукай шигыре укып, интернетта иң күп тавыш җыеп гран при алганы булды. . Мин аны "Ялкын" журналы уздырган әдәби конкурска (2018 ел) инглиз телендә язган фантастик хикәясе белән катнашырга димләдем. Ул, татарча журналлардагы ул укыган әдәби әсәрләр бар да бер алгоритмда, мине аңламаячаклар, дип карышып маташты. "Тутый кош хәбәре" исемле хикәясе бик кыска. Эчтәлек мондый. Вакыйга Истамбулда бара. Укучы малай укучыларны ташый торган автобуска утырып мәктәпкә бара. Босфор буендагы бер мәйданнан, халык күп булу сәбәпле автобус уза алмый. Анда кеше хәтле гәүдәле тутый кыш халык каршында чыгыш ясый. Аны махсус киенгән цирк артисты , дип уйлыйлар. Тик ул үзен чит планета кунагы итеп таныштыра.. Аларда илләр тарафыннан уртакуллыкны хуплау сәясәте уздырылган һәм нәтиҗәдә гавәм попугайлашкан. Сезнең арада да программалашулар аркасында күпмедер дәрәҗәдә эткә, башка хайваннарга ошый башлаган кешеләр күренгәли , ди.Укучы малай мәктәпкә барып җитә алмагач өенә кайтса, әтисенә юлыга. Әтисе футбол карар өчен эштән сорап кайткан, бик бирелеп ике төрек командасының уйнавын күзәтә. Һәм укучы малай, миллион еллар буе футбол күрсәтү аша программалау кешелекне кая чыгарыр микән, дип уйлап куя... Төптән караганда, кешелек даими рәвештә программалануларга дучар шикелле. Диннәр кертү дә шуңа ошый. Эстрадагагы шашынулар, кино сәнгәте, андагы боевиклар, атыш һәм ятышлар, спорт тамашалары да программалау ызанында казгана ләбаса. МММ нар, рекламалар. Демократия дигәннәре дә тоташ программалаука корылган, ләбаса. АКШ тагы соңгы сайлаулар да моңа дәлил булып тора түгелме?Әлеге әдәби конкурслар уздыру матавыгы да әдәбиятыбызны төкәндерүне күздә тоткан программа булмагае... Әлбәттә ул әдәби ярышта фантастик хикәя белән катнашкан оныгыма ниндидер урын тәтемәде, алай да хикәясен бастырулары гәҗәпләндерде, шунысына да зур рәхмәт. Аның киңәше белән мәкалә башында телгә алган дөньякүләм танылган инглиз язучысы Дуглас Адамсның фантастик романнары ("Автостоп ысулында галактика буйлата", "Галәм чигендәге ресторанда") белән таныштым. Алар рус телендә дә кат-кат нәшер ителә икән. Әсәрләр миңа калса шактый катлаулы һәм кызык, вакыйгалар галәм кичүче төрле-төрле кыяфәттәге акыллы затларның аралашулары, аларның яктылык тизлегендә киләчәккә яки үткәнгә сәяхәтләре бәянында үрелеп бара. Ә безнең татарча әдәби журналларга андый әсәрләр дөм юл юк. Татар әдәбиятен иярләгән филологлар өчен, бәлки ялгышамдыр, ялгышсам мең гафу, андый әсәрләр кызык тоелмый, күңелләренә хуш килми күрәсең... Бездә хәзер нигездә "Гаделбөкенең күргәннәре","Әсмабикәнең өшкерелгәннәре" дулкынында сүз үрчетеп, бишәр йөз битле калын-калын эпопеяләр әтмәлләү өстенлек алды. Әдәбият нигездә минем карашка филология белгечлеге алучы, эш урыныннан файдалана белүче редакция урындыгын иярләүчеләр, Хәсән ага Сарьян язган "Нокталы өтер" әсәрендәге , Тукайны төзәтү корылышындагы Чәмәт һәм аның шәкертләре кулына калды... Ә кыскалыкта осталык дулкынында иҗат ителгән җыйнак әсәрләргә карата җыенда катнашучы затлар, түбәнсетеп , евророманнар , дип кенә карый икән... Дәүләт химаясындагы әдәби басмаларның берсенә генә булса да баш мөхәррир итеп татфак тарафыннан программаланмаган, төгәл фәннәрдән белеме, информатикадан хәбәре бар зат куелмаса, татар телендә , егерменче гасыр башында тернәкләнгән һәм инде төкәнгән фантастика жанрына юл яңадан ачылмас шикелле...Ә фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм әдәбиятның да, халыкның да киләчәге юк , дип укыганым булды кайсыдыр япон язучысы китабыннан.. Интернет аша "Казан утлары , автор яңалыклары Рөстәм Зарипов" дип кереп минем "Казан утлары"нда , анда баш мөхәррир булып шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илъфак Ибраһимов, ул грамматика белгече түгел, ә төрле өлкәләрдә хезмәт куеп үзен раслаган шәхес)эшләгән чакта басыла алган өч әсәрем эленгән. "Үзгә юлда" исемлесе – фантастик хикәя. Янә шул жанрга караган, бернинди гонорар да, конкурс бүләгенә дә дәгъва кылмаган ике хикәямне дәүләт асрамасындагы гәҗит-журналларда бастырып булмады. «Кукуруз чәкәне" исемлесен, (2020 ел) апрель аенда чыгарабыз, 20 санын сиңа калдырабыз, дип "Идел" журналы баш мөхәррире язган хаттан соң әсәрне , кемдер соңгы хәрефенә кадәр укып чыгып тыелуы хакында янә шул баш мөхәррирдән хәбәр иреште.....Әмма мондый тыюлар әлеге җыенда катнашучыларга янамый, алар тоткарлыксыз басылачак әсәрләрен йөз меңнәр, миллионнар китерәчәк конкурс игълан итми торып чыгарылуын теләми, тоткарлыйлар икән. Хакыйкый журналист Рузилә Мөхәммәтованың шуны искәрткән җөмләсеннән башланган иде ошбу мәкалә, әгәр Укучы Галиҗәнәпләре онытмаган булса?..) P.S    «Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,«Идел»  исемле  журналга шуны юллаган идем; Әсәрегезне     ошаттык!- дип ,  хуплап,  зурладылар,апрель (2020) аенда“ чыга”, -дип  мәктүб тә юлладылар.Соң мәлдә  баш мөхәррирдән  яман хәбәр саркыды,  кемдер, һәр өтерен укып,  аңа төшкән аркылы...         Кем ул, кайсы, закон бозып  хикәяне тыючы?  " -  Без түгел", - ди “медианерлар”  әсәреңне кыючы...  Әдәбияттан әдәпне  ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы,  өер  кылган “эш”ме бу?Гүзәл Яхинаны яклап язган  өчен , үчме бу?Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки  утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы? Редакция  кабул иткән имеш, мөстәкыйль карар... Беләсе килә,  шәхсән кем  салды  әхлакый зарар?   “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек;  Чамалыйм, памперс киеп  йөридер ул  тирес бит...