Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
среда, 30 июля 2025 г.
Тансыкка тары боткасы
23.01.2014 Мәдәният. "Татарстан яшьләре"
Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романында икенче планда бик үзенчәлекле бер образ бар. Ул – район мәгариф бүлеге инспекторы Хәкимов. Әлеге инспектор ир-атка хас булмаган вакчыллык белән, мәктәпкә килеп, укытучыларның дәресләрен җентекләп, өтере-ноктасына кадәр тикшереп кенә калмый, ә өйләренә дә йөреп, шәхси китапханәләрен барлый, нинди китаплары булуын, нинди газета-журнал-брошюралар алдыруын, конспектлавын тәфсилли. Ни өчен шулай кыланган соң әлеге вазыйфа иясе?
Миңа калса, ул чордагы совет хакимияте нигездә гади, ярлы крестьян гаиләсеннән рекрутланган укытучылардан яралган яңа интеллигенцияне тизләтелгән темпларда җитлектереп, илдәге рухи тормышны әйдәп баручылар, үрнәк авангард әзерләүне әнә шулай көйләгән.
Сабый чагымда безнең җыйнак өебезгә байтак газета һәм журнал килә иде. Балаларның – үз, өлкәннәрнең үз китапханәләре гөрләп эшләп торуы да хәтердә. Укытучылардан күрмәкче, барча авылдашлар затлы әдәбият үрнәкләрен капланып укыды. Виктор Гюгоның татар телендәге әкәмәт калын “Хокуксызлар”ын укып, байтак авыл егетләре йоклаганда төшләнеп саташкандыр дип чамалыйм. А.Чеховның том-том хикәяләре, Л.Толстойның “Яңадан туу” һәм “Хаҗи Моратның башы” китаплары, М.Горькийның “Малайлыкта”, Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты”сы, М.Шолоховның “Тын Дон”ы кергән – дүрт, “Күтәрелгән чирәм”е кергән ике том дисеңме... Барысы да татар телендә иде. Боларга тора-бара Шишковның “Хәсрәт дәрьясы” әсәре, Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”сы, А.Фадеевның “Тар-мар”ы һәм “Яшь гвардия”се, А.Рыбаковның “Хәнҗәр”, “Бакыр кош”лары килеп кушылды. Болар янәшәсендә татар әдипләре иҗаты һич тә югалып калмады – Фатих Хөсни, Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Гамил Афзал, Адлер Тимергалин, Атилла Расих китапларының тышлары, кулдан-кулга йөреп, тәмам тузып бетә иде. Авылыбыз көтүчесе хакында күрше авылның иң чибәр кызын алды дип шау иткәннәр иде берара, менә шул көтүченең, хатыным өчен дип, бездән бер кочак “Совет әдәбияты” журналы күтәреп алып чыгып киткәнен хәтерлим. Әлеге әдәби журнал халкыбызны атаклы язучылары иҗаты белән беррәттән урыс, чит ил классиклары һәм замандаш әдипләр әсәрләре белән дә туган телебездә таныштыруны җайга салган булган. Мәскәү бер көндә төзелмәгән сыман, заманында бу басманың ике йөз меңгә якын тираж җыя алуы нигезендә күпләрнең фидакарьлеге, еллар дәвамында түккән намуслы тырыш хезмәте, гаделлеге ята.
Чит ил әдипләреннән халык яратып, егылып укыган әсәр төрек әдибе Ришат Нури Гүнтекиннең “Чалы кошы” булды дисәм һич тә ялгышмамдыр. Халкыбызның әдәбият һәм сәнгатькә мөкиббәнлеге, яңа чыккан берәр роман, пьеса яки җырның күпчелек тарафыннан хуплануы әсәр каһарманнары исемнәренең яңа туган балаларга еш кушыла башлавында чагылыш тапкан. “Рөстәм маҗаралары” фантастик бәяны – Рөстәм, “Беренче мәхәббәт” пьесасы – Тәлгать, ә “Чалы кошы” романы Ришат һәм Фәридәләрне ишәйткән дип беләм.
“Чалы кошы” романы – дөньякүләм танылган роман, ягъни бестселлер, ул бик күп илләрдә һәм телләрдә таралып, миллионнар тарафыннан йотлыгып укылды һәм укыла. Ят авылга укытучы һәм фельдшер булып килгән кызлар бу әсәрдә үзләрен тануын, мәрхүмә әниемнең дә, аның хезмәттәше – укытучым Сафия апаның да бу әсәрне шулай тоеп, бик яратып укыганнарын беләм. Урыслар әлеге әсәрне “Королек – птичка певчая” исеме аша таныйлар. Аның җирлегендә Төркиядә ике тапкыр фильм төшерелеп, тамырлары әтисе ягыннан – Кырым, ә әнисе яклап Казан татарларына тоташкан Айдан Шенер Фәридә ролен уйнаган 7 сериялесе бик күп илләр, шул исәптән Русиянең “Домашний” каналы аша урыс телле аудиториягә кат-кат җиткерелде.
Телгә алынган шушы телеканалда төрекләрнең “Великолепный век” сериалы бара. “Чалы кошы” фильмын да кайбер бәйрәмнәрдә урыс телеканаллары күрсәткәли. Интернеттан Иранның дөньякүләм танылуга ирешкән “Цвет рая” атлы искиткеч фильмын да табып карау мөмкинлеге бар. Татарстан бюджеты хисабына яшәүче ТНВ каналы Серхия-Херияләр тормышы турындагы сериалларның “валлаһи татар телендә” әйләндерелүенә тәнәфес ясап, рухыбызга якынрак тамашалар, ягъни мин югарыда бәян иткән фильмнарны татарчага тәрҗемә итеп күрсәтсәләр дә ару булыр иде. Ә инде үзебезнең авторларга мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Гази, Атилла Расих, Гамил Афзал, Адлер Тимергалин, Факил Сафин, Фаил Шәфигуллиннарыбызның таң калдыргыч әсәрләреннән телефильмнар төшерелсә, һичьюгы уртакул артистларны җәлеп итеп, музыкаль озатылуда рольләргә бүлеп укулы әдәби тапшырулар да оештырылса, туган телебезнең ниндилеген дөм онытмаска ярап торыр иде.
Шул җәһәттән бер яңалык – интернет аша “Чалы кошы” романы яңа версиядә, сериал рәвешендә күрсәтелә башлады. Иң кызыгы шул: фильм төрлечә – урысча тавышлы тәрҗемә озатылышында һәм кадр астына урысча язылып (субтитрлар белән), безгә ярыйсы ук аңлаешлы төрек телендә дә бара. “Ярый безгә, каткан тезгә, ит булмаса бәлеш тә” дигәндәй, татарча юк икән, төрекчәсенә канәгать итик. Әсәрнең яңа версиясенең тагын бер уңышлы ягы шунда – романда кыскача гына шәрехләнгән, ачылып җитмәгән персонажлар биредә тулы канлы образ булып җитешкән. Бигрәк тә “Великолепный век” сериалында Балибейне уйнаган Бурак Үзҗефет Фәридәнең сөйгәне Камран ролен уңышлы башкара. Бу фильмның фан-клубы оешып, тамашачылар интернет аша әсәрне шушы рәвештә гамәлгә куйганнары өчен рәхмәт яудыралар. Яңа версиядә “Чалы кошы” романында булмаган, сценарийчы өстәгән эпизодлар бар. Әмма алар төп теманы бозмый, киресенчә, тирәнәйтә генә төшә. Әсәрдә кешелеклелек, сафлык, яманлыкка каршы тору үзәккә куелган. Маҗаралы мәхәббәт кыйссасы бәян ителгән бу сериалда көлкеле, күңелле, кызык һәм мәзәк хәлләр дә җитәрлек.
12 гыйнвардан исә 19.00 сәгатьтә “Домашний” каналыннан “Чалы кошы” кинороманының әлеге яңа версиясе күрсәтелә башлый.
Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 3
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9117
Мөхәррир икәнсең, генерал бул!
29.01.2014 "Татарстан яшьләре
Төзелеш институтын тәмамлагач, миңа төрле вазыйфаларда казганырга туры килде. Юл мастеры, өлкән, баш инженер, начальник урынбасары булып эшләгәндә проектта шулай каралган, норматив документлар болай куша, федераль законның фәләненче маддәсендә тегеләй әйтелгән, фәләненче кодексның төгәненче пунктында төгән диелгән дип һәм башка сылтамаларга таянып, хозурыңдагыларны җүләр калдыргалап, акыллы булып йөри аласың әле.
Ә менә үзең башлык камыты кисәң хәл үзгәрә: язылмаган кануннар хәрәкәткә килеп, тез астыңа ора, астан казыйлар, баш очыңда күсәк уйный, кыскасы, тырпаеп кына әллә кая китеп булмый башлый. Вазыйфаң һәрдаим өстәгеләр белән аралашканда да, кул астыңдагылар белән эш йөрткәндә дә сыгылмалылык таләп итә. Ә бу җанны талкый. Шуңа да талкынулардан ял итүнең үтемле чарасы – күңелеңә ятышлы шөгыль табу. Бар марка җыючылар, бар авиамодельчеләр, экстремаль спорт төрләренә мөкиббән китүчеләр байтак. Бер танышым шырпыдан гаҗәеп корылмалар ясый, икенчесе шешә эченә кертеп җилкәнле кораб корырга маһир. Минем үземне исә гаҗизлектән язу эше белән мавыгу коткара. Ләкин кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, миңа иҗатташ танышларга караганда төзелеш белән бәйле һөнәр ияләре – вуздашлар һәм хезмәттәшләр барыбер җанга якынрак. Төзелеш оешмалары ихаталарына, биналарына керсәм, сулыш ачыла төшә сыман. Яңа түшәлгән асфальт исе дә тансык. Ә менә филология бүлегендә укып, төп кәсеп сыйфатында язу һөнәрен сайлаганнарга, ихтимал, редакция һавасы ныграк килешәдер. Мин кайнашкан берләшмәдә генераль директорны үзе артында генерал дип кенә атыйлар. Аның карамагында меңнәрчә кеше, эшчеләр, белгечләр, берсеннән-берсе куәтле техника, катлаулы агрегатлар, байтак матди ресурслар һәм ел да башкарыла торган эш күләме зур саннар белән исәпләнә. Бер караганда, 10-15 кеше белән идарә итүче мөхәррирне шундый җитәкче белән чагыштыру урынсыз кебек. Хәлбуки, мөхәррир дәрәҗәсен, минемчә, ул җитәкләгән штат түгел, ә газетасы яки журналы җәлеп иткән укучылары саны күрсәтә. Әйтик, йөз мең тиражлыныкы, шартлы рәвештә Р генерал булсын, 15-30 меңле икән – полковник дип торыйк, 10 мең һәм күбрәк – подполковник, 5 мең тирәсенеке – майор, ә аска таба капитан...
Фаразымча, мөхәррир, кәнәфиенә утыргач та, язудан шып тыелырга тиеш. Юкса ошбу урын аңа нибары үз китапларын дөньяга чыгару чарасы гына булып калачак. Нәтиҗәдә, аның кул астындагылар эшне “Аккош, Чуртан һәм Кысла” мәсәлендәгечә өстери башлаячак һәм макулатура ишәйтү көненә калган басманың тиражы бөтенләй кимеп, “татарча укымыйлар” дип сүгенүдән һәм милләтне сүгүдән гайре чара да калмаячак. Тагын бер хәтәр як: баш мөхәррир язган әсәрне, әгәр ул хәтта чүп булса да, гади мөхәррир кире борырга яки төзәтергә кыймый һәм нәтиҗәдә кайчандыр ару саналган иҗатыңның да бәясе төшә. Газета яки журнал, аудиториясе кечкенә булуга карамастан, үз-үзен яшәтә алса, мөхәррир һичьюгы безнең укучыларыбыз затлы дип күзгә төтен җибәрә ала. Бүтән басмалар белән затсыз милләттәшләр генә кызыксына булып чыга моның кешечәгә “тәрҗемәсе”. Сер түгел, хезмәтең ташка үлчим генә булып, асрама көненә калып, шуңа канәгать булып яшисең икән, телисеңме-юкмы, ризык бирүче, ышыкка сыендыручы кубызына биеми булмый. Хәтта филгә дә циркныкы хәленә төшү котылгысыз. Кайбер әдәби һәм матбугат басмалары инде байтактан салым түләүчеләр җилкәсендә җан асрый. Ягъни, карап торганнары – дәүләт абзый алларына чыгарып куйган җамаяк. Мондый җамаякка күнү ирекле яшәүгә омтылышны бетереп кенә калмый, аны танымауга, үзлегеннән яши алучыларны өнәмәүгә китереп җиткерә. Зарур, талантлы авторлар эзләү һәм табу кайгысы калмавы бер хәл, “җимле тагарак”ка борын төрткән тар даирә андыйларны якын җибәрмәү, күрмәмешкә салышу, хәтта читкә тибәрү хәсрәтендә ут йота башлый.
Язганнарым әдәби басмаларга, матбугат чараларына хөкүмәттән ярдәм тиеш түгел дигән фикер уздыру булып аңлашылмасын. Минемчә, ярдәм бик кирәк һәм ул беренче чиратта үз-үзләрен асрый алучыларга, халык өчен зарурларга, әнә шул сыйфатларын хуплап, тиражны искә алып юнәлтелергә тиеш. Башкача булганда, начаррак эшләүчеләрне хуплау килеп чыга лабаса.
“Т.Я.”ның узган елгы 3 август санында басылган язмасында язучы Рәфыйкъ Юныс кайбер бәгъзе мөхтәрәмнәребезнең иҗади карьераларын ГУЛАГ тегермәненнән, сугыш афәтеннән могҗиза белән исән калган өлкән буын шагыйрьләренең 30лап китабын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырудан башлауларын бәян иткән иде. Гөнаһлы баштан, әллә соң кайчандыр көнебезне “Тыңлагыз, Казан сөйли” дип, татар моңы озатылышында башлаган затлы “Татарстан” радиобызның бай фондында сакланган чын җырчылар башкарган чын җырларыбыз язмаларын да кемнәрдер чүплектә яндырдылар микән дип уйлап куям. Тукай елында Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы” язмасының да “һәр татарның йөрәгендә” булган радио тарафыннан бер тапкыр да әйләндерелмәве мине тәмам пошаманга салды. Әле дә ярый әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, җырларыбыз хәле өчен борчылучы, үзләрен милләт хадиме, милләтпәрвәрләр дип тәкъдим итүчеләребез бетмәгән. “Голос” проектында җиңүчеләрнең берсе Эльмира Кәлимуллинаның интернетта татар эстрадасы хакында каравыл кычкыру кирәклеген искәртүе дә сабыр савытларын түгелдермәгәе...
Төп әдәби журналыбыз – “Казан утлары” да Рауль Мирхәйдәров атлы авторга бер ара туган телендә язучыларыбыз төшенә дә кермәгән әдәби мәйданнарда детектив романнарын бер-бер артлы дөньяга чыгару насыйп итте. Бу очракта журнал татарның шундый урыс телле язучысы барлыгын кат-кат искәртү максатын күздә тотты бугай. Бу башлангычны әнисе татар Чыңгыз Айтматовның ил, дөнья таныган җитди әдәби әсәрләренә юл биреп тә дәвам итеп булыр иде. Урыс телендә язучы Локман ага Закировның бер тын белән укыла торган җан тетрәткеч әдәби әсәрләрен дә туган телебездә яңгырату зарур тоела.
Озын сүзнең кыскасы, милләтебез басмаларында эшләүче мөхәррирләргә “прапорщик” дәрәҗәсе һич төс түгел, алар “генерал” булсыннар, “маршал” дәрәҗәсенә ирешсеннәр иде.
Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 8
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9165
Кайда, нинди шигар кулай?
6 март 2014 ел "Т Я "
Антик чор риваятьләрендә яртылаш кеше, яртылаш ат булган мифик затлар – кентаврлар хакында бәяннар бар. Борынгы чорда атка атлану белән таныш булмаган халыклар җайдакларны башта шулай күзаллаган бугай. Бүгенге көн өчен замана кентаврлары – арт шәрифләре кәнәфигә береккән түрәләр, минемчә.
Ничектер шулай бер табын артында утырганда директор-фәләннәрнең кабинетлары диварларындагы шигарьлар (лозунг, максат – ред.) турында сүз китте дә, милиция майоры, гомере буе БХССта эшләгән Риф ага Хәбиров, хуҗасының карашыннан, тавышыннан, яисә йөрешеннән чыгып, конкрет кабинет диварына лаек шигарь үзеннән-үзе туа дип әйтеп алды. Аның шаяртуы миңа җитә калды, шуннан бирле нинди генә кабинетка керсәм дә, диварына лаек җөмлә эзли башлыйм. Әйтик, берәүнекенә “Шәрә күңеле – бишмәттә, түрә күңеле – ришвәттә” туры килә сыман, икенчесенекенә “Матурлардан – натуралата!” чат ябышыр төсле һ.б.
Ишетеп, укып белүебезчә, Көнбатыш илләрендә хакимият – ил тормышын көйле алып барсыннар өчен халык сайлап куйган кешеләр. Әгәр ышанычны акламасалар, аларны вазыйфаларыннан азат итәргә дә мөмкиннәр. Ә менә бездә кадрларны алмаштыру мәсьәләсе катлаулы. Хәтта кайберәүләр “мәңгелекләр”дән гарык булгач, Берия заманы ысулларын да сагынгалап куя. Аңлашыладыр, су акмаса исләнә, җитәкче кадрлар яңармаса, торгынлык башлана, ә СССРны, мәгълүм ки, карт маразматиклар харап итте. Әллә соң, ниндидер аномалия аркасында, түрәләребезнең арт шәрифләре кәнәфи белән уртак кан әйләнешле органик ялганышка кереп, аларны аеру ампутациягә тәңгәлләшәме? Кәнәфисез калган депутатны яки түрәне күргәнегез бармы? Суга төшкән тавык хәлендә дигән чагыштыру бу очрак өчен уңышсыз, алар көрәкле трактор белән эттерелгән хәрабә өемен хәтерләтә. Яннарында шома яраннары булмау аларны нурсыз калдыра.
Идарәче катлам, административ ресурсны үз кесәсе файдасына көйләп, ил җирлегендә сарайлар төзетсә, нәрсә дә булса җитештерүне җайга салса, аңа рәхмәттән гайре сүз юк. Димәк, илдәшләргә эш урыннары арта, хезмәт хакы була дигән сүз. Әгәр кәнәфидәгеләр законлы һәм законсыз керемнәрен чит илләрдә сарайлар сатып алуга тотса, балаларын, үзләре оештырган мәгариф системасын ошатмыйча, чит илләрдә укытса, үзләре оештырган производствода җитештерелгән машиналарны яратмыйча, читләр машинасында йөрсә, миллионнарын чит ил банкларына салса, боларга халык мәхәббәте имитациясе (ясалма олылау) хасил итү өчен ялагайлар гвардиясе булдыру һәм асрау ихтыяҗы туа һәм ул әрәмтамакларга бүләкләр, исемнәр, титуллар, мандатлар бирәсе була. Шул шартлар үтәлгән очракта гына түрә шома яраннары төрелешендә балкып нур чәчә. Ислам тәгълиматы, бәндәнең хатадан хали түгеллеген ассызыклап, аңа табынуны тыя-тыюын. Ләкин эшкә сәләте ташка үлчим, белем амбары такыр, таланттан мәхрүм, әмма май яккан ипине умыру инстинкты куәтле кемсәләр җимле тагаракка һәм ясалма абруйга тиенү хакына түрә ничек тели аның өчен шулай туңкаерга әзер.
Производствода яисә төзелештә проектта, эш технологиясендә җитди кимчелек табып, кемнең дә булса шул хакта берәр җыелышта ачыктан-ачык белдерүе табигый хәл. Нәтиҗәдә, “күпне күрүче”гә рәхмәт әйтергә һәм җитешсезлекне бетерү өчен чаралар планы төзелеп, ул раслангач, аның үзенә дә шул юнәлештә эш арттырырга мөмкиннәр. Хуш, производствода төрлесен татырга туры килде. Әдәбият белән мавыга торгач, байтак еллар элек мине Язучылар берлегенә әгъза итеп алганнар иде. Баксаң, бу даирәдә кимчелекләр турында сүз кату, гомумән, хупланмый булып чыкты. Төзелештә эш башкаручының – үз, заказчының – үз, проект оешмасының үз техник күзәтүчесе катнаша. Моннан тыш, әле дәүләтнең бәйсез техник күзәтүчеләре контрольлек итә. Ә әдәбият өчен андый күзәтү – әдәби тәнкыйть. Әдәбиятыбызда әдәби тәнкыйть бетүен кисәтеп язган мәкаләләрем редакция тирәсенә елышкан тар даирәгә ошамады бугай. Үзләре уйлап чыгарган “татар башын татар ашый” дигән шигарьларын кабул итмәвемне дә яратмадылар дип чамаладым. Ә инде әдәби мөхәррирләр, мин фәкыйрьне санга сукмыйча, язганнарымны үзгәрткәләп бетергәч, ә мин ризасызлык белдергәч, сабыр савытларын тәмам тутырдымы – берничә танылган әдип төрле матбугат чараларында шәхесемә кагыла торган мәкаләләр бастырырга керештеләр. Мин исә, язган әдәби әсәремә юл бирерләр дә, аннары шуны шәпләп тәнкыйтьләп, шөребен шөрепкәчә сүтеп-җыеп, акылга утыртырлар, ягъни егетләрчәрәк кыланырлар диебрәк көткән идем. Тот капчыгыңны! Җитмәсә, миңа “чакыру ташлаган” кайнар хисле әдипләргә һәм шуларга хәерхаһлы басмаларга карата мөнәсәбәтемне белдерүдә кыенлыклар туды. Нихәл итәсең, урыс телле матбугатка сыгынырга һәм интернетта үз блогымны булдырырга туры килде.
Фикерләрем белән килешмәгән тәкъдирдә, урыс матбугаты мәйданында бәхәс дәвам итәр дисәм, янә ялгыштым, мәгълүм оппонентлардан эстафетаны аноним каләмзатлар кабул итеп алып, минем адреска интернет аша хатлар, шәрехләмәләр ява башлады.
Аноним каләмзатлар фикеренчә, кәнәфиле әдип – бөек кеше. Алар мантыйгы буенча, әдәби тәнкыйть тә, юмор, сатира һәм карикатура да – әһәмияткә ия булмаган вак-төяк жанрлар.
Сүз уңаеннан шуны да әйтим: “Татарстан яшьләре”ндә “Замана кыйссасы” дигән баш астында сагыш тараткыч, җанны тетрәтеп, күңел сафландыргыч фәлсәфи һәм социаль-фәлсәфи хикәячекләр дөнья күрә. Әдәби журналларга менә шундый юнәлешне үги итмәү кулай булыр иде. Һаман-һаман “Гайфулланың күргәннәре”, “Сәхипҗамалның өшкерелгәннәре” рухындагы эшләнмәләр туйдыра бит. “Тарихи” дип тәкъдим ителгән әсәрләрнең дә тарихилыгына һәм әдәбилегенә һөнәри экспертлар бәя бирер сәгать җиткәндер. Әйтик, район җитәкчеләре турындагы гайбәтләрдән җыештырып, шул гайбәтләрдәге буш күңелле “каһарманнар”ны морзалар, бикәләр, казыйлар дип тамгалап, әштер-өштер узган чорга җирләштереп, “тарихи әсәр” дип тәпәләнгән эшләнмәгә карата тәнкыйть дәшми икән, моның берзаман Тукай бүләгенә тәкъдим ителәсен көт тә тор. Яшерен-батырын түгел: бүгенге татар әдәбияты редакция хезмәткәрләре һәм редколлегиядәгеләр әдәбиятына әйләнеп бара шикелле...
Анысы да монысы, әллә чират озынга, әллә, чыннан да, үпкәләп юлны яптылар, әдәби журналларда инде байтактан әсәрләрем күренгәне юк. Шуңа күрә кайда хата җибәрүемне кайта-кайта анализлап утырам. Ләкин күпме генә тырышсам да, һич таба алмыйм.
Аптыраганнан, әдәбият, мәдәният, җырларыбыз язмышын хәл итүче даирә кабинетларында нинди лозунглар кулай булуы хакында уйлый башладым. Әллә шушы юнәлештә конкурс оештырып җибәрергәме? Шундый бәйге уза калса, анда, әйтик, радио өчен “Безнеке – һәр татарның бавырында!”, концертчы фирма өчен “Ахмак халык такмакка туймый”, нәшрият өчен “Бер басылган, гел басыла”, юл идарәсе башлыгы кабинетына “Юлыгызда булыгыз”, банк җитәкчесенекенә “Бездә акча – мең букча” дигән шигарь ятышлы булмасмы? “Татарстан яшьләре” авторы Марс ага Ахуновның “Гыйбадлыгыңны берничек тә яшерә алмыйсың, авызыңны ачуга чабатаң күренеп тора” дигән җөмләсен, хәлемнән килсә, республикадагы барча кабинет диварларына да алтын хәрефләр белән яздырып чыгар идем.
Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 26
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9328
Җиңүләрдән – җиңүләргә...
1.04.2014 "Т Я"
“Җиңүләрдән-җиңүләргә алып бара партия”... Шулай дип тә җырлыйлар иде заманында. Кайсын теләсәң, катыгын аша дигәндәй, тыңкыш бер җырчы башкаруында аның “җигүләрдән җигүләргә” булып ишетелгәнен дә хәтерлим кебек.
Ул чакларда газеталарда елның-елында “Дуңгызчылык – табышлы тармак”, “Икмәк булса, җыр да була” атлы мәкаләләр дөнья күрүе истә калган. Аларның төп максаты – республикабызда мул уңыш үстерүдә һәм дуңгыз ите җитештерүдә халкыбызны яңадан-яңа уңышларга җилкендерү иде кебек. “Суверенитет” елларында матбугатыбызны бөртеклеләрдән гектарыннан 60-70 центнер уңыш җыеп алынуы хакындагы рапортлар бизәде. Дуңгызлар санын миллионга җиткерү бурычын гамәлгә ашыру хакында да хәбәрдар булып тордык. Хикмәти Хода, узган атнада район газетасы кушымтасыннан укып, бәяләр төшү сәбәпле, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының дуңгыз үрчетүне киметергә, ә мөгезле эре терлек асрау һәм каз үрчетүгә игътибарны арттырырга дигән киңәшенә тап булдым. Баксаң, республикабызда каты борыннар саны шактый кимеп, дүрт йөз мең чамасы гына калган икән инде. Сандугач сайравын чучка чинавына алмаштыру җәһәтеннән яулаган үребездән 2013 елда ук бишенче урынга тәгәрәгәнбез... Дөрес, бу тәгәрәүне, бик теләгәндә, кыйбла табу, иманга кайта башлау, ягъни җиңү дип тә гөманлап була...
Икмәк һәм тамаша! Шуларны даулаган борынгы римлеләр. Ә бит бүген дә адәм баласына шул кирәк. Һәм илебез хакимиятенә ошбу җәһәттән үпкәләр урыныбыз юк шикелле. “Тамак тук, өс бөтен, үбәбез марҗа битен”, – дип мактанып язган, имеш, читкә киткән бер татар егете әти-әнисенә юллаган хатында. Шул зимагур шәрехләвенә аваздаш түгелме бүген хәл-әхвәлләребез? Ә тамаша дигәннәре исә, гомумән, тын алырга да бирми башлады кебек.
Дәреслекләрдән билгеле: борынгы Римда гладиаторлар аренада чын корал тотып сугышканнар. Җан кыюларны тамаша кылган гражданин үзенең җиңүче кавем вәкиле булуын тоеп, бер хозурланса, күңеленә хуш гладиатор өчен җан атып, ул өстен чыкса, җиңү хисенә тиенеп тә хушланган. “Җиңү”, “җиңелү”ләр әйләнеше канны сафландыра, яу кырында булачак чын орышларга әзерлек сызыгында тота. Бүген хоккей, футбол матчлары да, ат, машина узышы, спортның башка төрләре дә меңнәрне җиңү хисе белән туендыру мәшәкатендә, миңа калса. Әвәлерәк мин фәкыйрегез миллионнар алучы уенчылар, тренерлар тоткан командаларны бюджет хисабына асрау, хакимият вәкилләре һәм аларның туган-тумачалары булган хәтәр акционерлар кесәсенә акча аксын өчен генә дип уйлый идем... Әмма максатның олысы – гавәмне җиңү хисе белән исерткәләү бугай. Әлбәттә, һәр проектның экономик нигез өлеше була һәм бу матавыкта матди файда күрүчеләр дә бар, билгеле...
Тормыш тоташ җиңүләрдән генә тормый һәм аны тикмәгә генә буй-буйлы зебрага тиңләмиләрдер... Җиңүләр холыкны ныгыта, рухны үткенли һәм чарлый. Ә менә гел-гел җиңелеп кенә яшәү бик яман, чөнки һаман-һаман изелү, тапталу һәм шуңа күнү рухи бөкрелекка китерә, битарафлыкка турылый, хурлыклы бетүгә якынайта. Үлгән балык агым уңаена гына йөзә, дигән әйтем бар. Бәгъзе шагыйребез әйтмешли, балык белән халык рифмалаша. Миңа калса, кешелек тарихында туктаусыз барган сугышларның асыл максаты байлык талауга гына кайтып калмаган. Каннарда инстинктлар куәтен яңарту бурычын да хәл иткән бугай алар. Өстәвенә сугышлар –биниһая тамаша да бит әле.. Ә тамашаның иң тәэсирлесе – үзең катнашканы. Миллионнар – гладиаторлар ролендә. Ахырдан бер өлеш җиңдек дип тантана итә. Ихтимал, мондый афәтләрне хөҗерләнеп тамаша кылучы замана “римлеләр”е дә бардыр. Бүген дөнья игътибары Сүриядәге канлы “тамаша”да иде, инде Украинадагы хәлләргә төбәлгән. Сценарий кайда, кем заказы белән языла – безгә нәмәгълүм. Кырымның диңгез юган яры буенда мул нефть запаслары да табылган бугай. Кайсы як җиңә яки җиңелә, яки ике як та оттырамы – белгән юк. Кораб батканда, аннан күселәр беренче булып кача диләр. Кораб капитаны бортны соңгы кеше булып кына ташлый ала. Шундый алтын канун. Ә бу күпчелек очракта капитан өчен исән калу форсатын калдырмый. Мондый кагыйдәгә тугры калу да – җиңү! Ил корабы өчен дә бу шулай, әлбәттә. Виктор Януковичның купкан корт оясы хәленә төшкән илен ташлап качуы үзе өчен ничектер – анысы караңгы, ә менә украин халкы өчен хурлык.
Сүз дә юк, карусызлыкка, коллыкка күнү бәндәнең иреген һәр күзәнәгеннән сыпылдыра. Ә рухсызлар көтүе, аңлашылса кирәк, азмы ул сан ягыннан, күпме – барыбер халык, милләт дип хисаплана алмый. Кырымдагы өч йөз мең кырым татары – минемчә, милләт тә, халык та! Аларның рухи ныклыгын, егәрен, корычтай ихтыярын дөньякүләм таныйлар, хисаплашалар. Ә интернетка эленгән җырлары нинди! Башкаручыларның киенүләре дә зәвыклы, төс-кыяфәт һәм буй-сыннары да соклангыч, үз-үзләрен тотышларыннан затлылык бөркелә, башкару осталыклары искиткеч, дөньяның иң мәшһүр сәхнәләрендә дә йөзгә кызыллык китерерлек түгелләр. Кардәшләребезнең сөргеннәрдән ватаннарына кайтып урнашулары, әлбәттә, искиткеч җиңү. Аларны Хак Тәгалә яңа бәла-казалардан саклый күрсен иде. Русия, Татарстан президентлары аларга ирештергән вәгъдәләрендә торырлар дип өметләник.
Кеше яшәү ямен тойсын өчен аңа ватаны, милләте, туган теле, әти-әнисе, сөйгән яры, торыр урыны, яраткан эше булуы кирәк. Ә булмаса? Ул очракта тормышка ябышып яшәр өчен өмет кала. Ә аны сүндермәс өчен һичьюгы вак-төяк булса да җиңүләр ярап тора. Коры куаныч дәрәҗәсендәгеләре дә, домино сукканда – кәҗә, кәрттә дурак калдыру, шахмат-шашка уенында өстен чыгулар да үзенә күрә җиңүчекләр ләбаса! Гаилә кору, туй, юбилейләр уздыру, йорт җиткерү, машиналы булу, кәттә уку йорты тәмамлау, ару эшкә урнашу. Мактау кәгазьләре, орден-медальләр алу, мандатлы булу, исем-титулларга лаек булулар да шул исемлектә. Җан сату, җинаять кылу аша ирешкәннәрне дә җиңүләр исемлегенә кертү, анысы инде, аңлашылса кирәк, зәвык эше.
Диндә Хак Тәгалә миңа гына табыныгыз, миңа гына коллык итегез дигәннең тәрҗемәсе бер бәндәгә дә – патшамы ул, түрәме, гаскәр башымы, кем генә булмасын, табынмагыз, коллык итмәгез, намусыгыз, вөҗданыгызны бүтән бер кеше ихтыярына тапшырмагыз, рухыгызны, иманыгызны саклагыз, аннан Аллаһы ясамагыз дигәнне аңлата. Баксаң, бәндә өчен җиңүләрдән җиңүләргә баруны дин үзенчә җайга салган түгелме? Көненә бишвакыт намаз уку – җиңү. 30 көн ураза тоту – җиңү. Хәләл хезмәт белән яшәү – җиңү. Хәләл тапканың белән хаҗ кылу – җиңү. Иң зур җиһад – нәфесеңә каршы сугыш, фәхештән, рибадан, исерткечләрдән, буш сүз сөйләүдән, кеше хакына керүдән тыелу. Иң зур җиңү – нәфесеңне иярләү. Ул сине иярләсә – беттең, бу – җиңелү. Гомерең өзелгән мәлдә акылың камил хәлдә булып, Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлебезне телгә алу да җиңү.
Безнең илдә сканворд, кроссвордлар елдан-ел популярлаша бара. Шулардан гына гыйбарәт матбугатның гомуми тиражы 56 миллионга җиткән, имеш. Алар татар матбугатына да үрмәли. Мәгълүм ки, болар белән вакыт үтерү өчен шөгыльләнәләр. Примитив сораулардан торган “башваткыч”ны чишәсең дә, үзеңнең акыллылыгыңа шаккатасың, син – җиңүче. Әле бит, компьютерга җаны белән берегеп, пенсионер әби-бабайлары белән бәхәсләшеп, талашып гомер уздыручы яшьләр күпме? Яраткан һөнәре барлар, хакыйкый иҗатка, фәнгә бирелгәннәр, чын эшкә, бизнеска кереп киткәннәр, ягъни хакыйкый җиңүчеләр, уңышлылар өчен шундый әмәл белән вакытны үтерү, гомерне заяга туздыру – ахмаклык. Тик әтрәгәләмнәрне һәм мескеннәрне дә аңлап була, ихтыяр көчләре нүлгә төшкәннәрнең дә күңелләре кечтеки генә булса да җиңүчекләргә мохтаҗ... Ни хәл итмәк кирәк, яшәү – җиңү. Яшәүдән баш тарту – тар-мар булу.
Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 37
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=9449
Подписаться на:
Сообщения (Atom)