Блог Рустема Зарипова
Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
четверг, 28 августа 2025 г.
ТАГЫН ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР
***
Бар эч, бар баш китү, графоман
Менә шундыйлыкка иш һәм куш....
Ул бар өлкәгә дә каләм тыга,
Томнары күп . Һәм нүл укылыш....
***
Көчле булу – җаваплылык алу,
Рухи биеклеккә талпыну...
Тупаслык – көчсезнең көчәнүе,
Көчле күренәм, дип калкыну...
***
Галәм чиксез, безнең планета
Чиксезлекнең нәни кисәге...
Ә илен, халкын талаучы затның,
Галәмне талауда исәбе...
***
Ахмак алга омтылучан,
Үзен күрсеннәр өчен,
Акыллы ашыкмый. Дөрес
Бәя бирсеннәр өчен....
***
Икеләнүне ни дип тә белми ,
Әйткәнне бер төшенә дә элми.
Узен гел хаклы, дип саный, мокыт,
Түрә булгач, тукмаучы юк, тотып....
***
Бәхәс оныттыра кемлегеңне,
Югалттыра чама-чигеңне :
Наданнар - ачуыңны чыгарып,
Ә акыллы затлар - җенеңне...
***
Гаделлек , дип утка-суга
Ташлануны ташладык,
Юкны барны күрми генә,
Гомер итә башладык....
***
Әдәби басмалар – асрамада,
Алларында җимле тагарак,
Аларның кыйммәтен, дәрәҗәсен,
Тиражлардан була чамалап...
***
Хатыныңа, "ханбикәм", дип дәшсәң,
Таҗдай балкыр башыңда кәпәч..
Әгәр, "сукыр тавык" , дип җикерсәң,
Син лачын түгелсең, ә әтәч....
***
Акыллы үтәли күрә ахмакларны ,
Әмма ләкин көлми...
Ул үзенең җүләрлеген белә,
Ә ахмаклар -белми...
***
Шома ялагайлар , түрәләрнең
Якыннары белән эш йөртә,
Үзләрен рәнҗетелгәнгә саный
Кытыршыраклары кич – иртә...
суббота, 23 августа 2025 г.
ҖЕТЕ ЯШЕЛ ТИЗ УҢМАСМЫ?
"Татарстан яшьләре", 2018, июнь.
Кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды, ямьле рамазан ае да узып китте. Татарстанда ураза тоту вакыты сәгать ярымга үзгәртеп корылган 2014 нче елдан бирле, Хак тәгалә ярдәме белән һава салкынча торганга күрә, яңача ураза тоту быел да авыр булмады.Матбугатта , VI республикакүләм ифтар уңаеннан ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышындагы ”әлхәмдүлиллаһ, яшәгән җирлегебезнең климатик һәм географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ураза бездә 19 сәгать дәвам итә”, дигән җөмләсе, мөфтиятне ул җитәкләгән чорда җөмһүриятебездә ураза вакыты үзгәртелүен, озынайтылуын ассызыклауны күздә тотты булып аңлашылды...Хәлбуки, мин фәкыйрьгә ниткән климатик үзенчәлек турында сүз баруы һәм климатик үзенчәлекнең ураза вакытын озынайтуга нинди дәхеле -катнашы барлыгы гына аңлашылмады... Һәм географик үзенчәлек дигәндә нәрсә күздә тотыла икәнлеге дә сер булып калды... Туган үскән җиребезнең кай төше кайчан географик һәм климатик яклап ничек төрләнүе хакында фәнни ачышлар ясалуы хакында хәбәрләр ишетелмәде шикелле...
Ураза тоту вакыты-тәртибе үзгәрешен хупламаучы, танымаучы яки танырга теләмәүче мөселманнар да бар, бигрәк тә элек-электән, атеизм котырган дәверләрдә дә дингә тугъры калучы өлкәннәребез арасында...Шул исәптән мин үскән Юлбат авылында да һәм гомер сөргән Шәмәрдән бистәсендә дә андыйлар юк түгел... Бу хакта мин 2014 нче елны “Татарстан яшьләре” газетасының 4 сентябрь санында басылган “Кояштан ник куркабыз?” исемле мәкаләмдә искәрткән идем инде...Әлеге мәкалә “Матбугат ру” сайтына да эленеп, эчтәлеге уңаеннан кызык кына фикер алышулар барды. Әңгәмәдә катнашучы берәүнең, “Татарстан глобусы” буенча ул шулай тиеш, дип теш агартканы да онытылмый... Озын сүзнең кыскасы, мәкаләдә язылганнар белән килешүчеләр байтак булды, сыңар ризасызлык белдерүче дә очрамады, Хак Тәгалә бар иткән кояштан өркүне куәтләүчеләр дә табылмады...
Шәҗәрәмдә берничә буын дин әһелләре торган ( ә Фәхретдин атлы ерак бабам Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе белән хат алышкан, бу хакта Шиһабетдин Мәрҗанинең1989 елны кабат нәшер ителгән “Мөставадел - әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар” китабында 329 биттә язылып, оригиналда 176 биткә сылтама куелган) нәсел вәкиле буларак мин фәкыйрь күңеленә дә, “динне авырайтмагыз” дигән хәдискә чапырыш яңалык, яшермим, хуш килмәде. Дөрес аңлаган булсам ошбу карарны уздырганда мөхтәрәм Җәлил хәзрәт тә энтузиазм күрсәтмәгән һәм Саба районы мөгътәсибе дә бөгелеп төшмәгән...
Совет чорында халыкка хилаф карарлар “хезмәт ияләренең күп санлы хатлары, мөрәҗәгатьләре, теләкләре нигезендә”, дигән кереш җөмлә ышыгында кабул ителгән. Бу яңалыкны гамәлгә ашыру зарурлыгын дәлилләү уңаеннан да ниндидер хатлар телгә алына...Әмма дини басмаларда да , ирекле матбугатта да, интернет сайтларында андый хатлар күзгә чалынмый... Янә килеп ниндидер астрономия галимнәренең дә бу яңалыкка нигезләмә тудыра торган язмалары очрамады...Хәер, фараздан, андый галим табылган очракта да, капма-каршы фикер белән чыгыш ясаучы башкалары авызларына су кабып торырлар , дип кем кистереп әйтә ала... Тик бу хакта да ниндидер фикер алышулар баруы матбугаттта да, интернет форумнарында да чагылыш тапмады. Халыкара танылган дин галиме, үз чорында мөфти булып торган атаклы Риза агабыз Фәхретдинов та мондый үзгәреш зарурлыгы турында ләм-мим бер ни язмаган. Һәм аннан алдагы һәм соңгы мөфтиләрне дә бу мәсъәлә борчымады, тәҗеллеге көн тәртибенә менмәде... Әлеге ноу –хауны тәҗеллеген дәлилләү өчен Татарстанның кайда урнашачагыннан хәбәре юк һәм була да алмаган “ибн Фәлән” тегеләй әйткән, “ибн Төгән” болай әйткән дигән ык-мык сылтамалар белән генә ерак китеп булмый, ләбаса... Аяныч ки, кесәләрендә рәсми журналист таныклыгы йөртүчеләребезнең берсе дә күптән түгел мөфтилек иткән Габдулла, Госман, Ильдус хәзрәтләрнең әлеге үзгәрешкә карата мөнәсәбәтләрен, фикерләрен өйрәнеп, журналист тикшерүе уздырмады...
Алай да танылган журналист Искәндәр Сираҗи язмаларында дин әһелләре дөм үги ителми... Әйтик, быелның16 апрелендә “Азатлык радиосы” сайтында Искәндәр Сираҗи белән корылган әңгәмәдә, ул чыгарган “Сираҗи сүзе” газетасында, аның хәзерге мөфти хәзрәткә мөрәҗәгате турында сүз бара. Минем игътибарны журналистның , “Сез үзегез "татарлар өчен традицион булган ислам" хакында сөйләргә яратасыз, үзегез безнең өчен генә түгел, хәтта Төркиянең үзендә дә артык ортодоксаль саналган, Урта гасырларда торып калган Исмәгыйль ага тәгълиматын таратасыз,” дигән җөмләсе уйга салды.. Ураза тоту вакытын үзгәртү матавыгы әлеге расламага барып чыкмыймы икән алай-болай?... Искәндәр Сираҗи мөрәҗәгатеннән җан тынычлыгын алган янә бер өзек китерү дә урынлы булыр төсле: "27 мартта Русиянең динара шурасында исламга, мөселманнарга, республикабызга бик зур зыян салырдай чыгыш ясадыгыз – ниндидер "ваһһабчылык"ны канун нигезендә тыярга өндәдегез.... Моңа үз башыгыз җиттеме, әллә чиркәү тирәсендә йөрүче берәр "дустыгыз" киңәш бирдеме?”Ягъни , әлеге ачынып әйткән реплика, вакыт үзгәртү турында карар ниндидер “киңәш”кә , басым ясауга буйсынып тумады микән, дигән гөманга да урын калдыра ... Янә килеп, төнге клубларга бару ниятендәге гөнаһлы мөселманнар өчен генә кулайдыр ул иртәңге намазның төн уртасында тәмамлануы...
Рамазан ае башланыр алдыннан “Хозур” телеканалындагы мөфти хәзрәт үзенең чыгышында җәмәгать намазларын кыскарак тотуны хуплавын белдереп, моны физиология белән бәйләп сөйләгән иде... Хәлбуки, кайбер имамнарыбыз ул башлаган озынайту тенденциясенә үз өлешләрен кертергә атлыгыпмы, киресенчә, озынрак укуны хуп күрә... Алар, гавәм алдында үзләре кабатларга яраткан“әмирләрегезгә буйсыныгыз” дигән хәдисне “миңа буйсыныгыз”, мин әйткәнгә күнегез” дигән мәгънәдә генә аңлап, үзләренә дә кагылуын танырга атлыкмыйлар... Әйдәгез, бераз гына арифметиканы искә төшереп алыйк ... Тәравих намазына килүче ураза тоткан мөселманнар иң әвәле ике рикагать мәчет намазы, аннары җәмгысе алты рикагатьтән гыйбарәт( дүрт фараз, ике сөннәт ) ястү намазы укыйлар. Аннары егерме рикагать тәравих намазыннан соң, өч рикагать витр намазына чират җитә. Аннары озаклап, тәсфилле дога кылына. Әнә шуларга ураза тоткан 19 сәгатьне кушкач, һәм мәчеткә бару кайтуга юлга киткән вакытны да өстәсәң, егерме дүрт сәгать җитмәсә дә ни гаҗәп? Физик эш белән шөгылләнүче мөселманнар өчен боларны утыз көн буе җиңеп чыгу өстәмәләрсез дә ансат түгел... Шуның өстенә мәчет имамы, әлбәттә изге нияттән чыгып, бу чорда “Тәбәрак” сүрәсен чыгу аерата саваплы, дип белдереп, тәравих намазларын шуның хисабына бүселдерүне җайга салса, ә иң азактан дистәләрчә пункттан гыйбарәт, эш кушу сыман бәйнә-бәйнә тасдыйкълаулы, ләүхелмәхмүздә язылганнарны яңартуны кайгырту мәллә, дип торышлы су буе озынлыгында дога белән сипләүне гадәт итсә, хәлдән тайганчы “амин”, “амин”, дип түзүдән гайре чара калмый.......Хуш, әлеге номер үтә икән, димәк киләсә елга тәравих намазлары кысасында , утыз көн дәвамында тулаем Коръән чыгу планлаштырылу көтсә дә ни гаҗәп, тагын да мулрак савап җыю форсаты ачыла, ләбаса... Ураза вакытын, аннары тәравих намазын, аннары соң дога кылуны озынайтуны үзенчәлекле садизм, мөселманнарны интектерү, алардан көлү ниятеннән, дип бәяләргә исәбем юк, киресенчә, андый тырышлык , хактан да савапны гына арттыра торгандыр.... Аннары шулкадәр күп аятьләрне күңеленә бикләгән имамның ирешкәннәрен диндәшләренә җиткерәсне килүен тәккәбберлек чагылышына сылтап гаепкә алу да гадел булмас..
Миңа имамнарның изге гамәлне тегеләй үтәсәң 27 тапкыр арта , болай да итсәң янә 700 гә тапкырлана ди-ди , гел гел күңелләрне шәхси файда артыннан чаптырырга маташу да гаҗәпсендерә. Яхшылыкны исәп-хисап корып, шуның хәтле савап эшлим дә оҗмахка якынаям, дип түгел, ә күңел чакыруы, йөрәк таләбе белән, азагын уйлап тормый кылу игелеклеләрәк булмый микән? Йомран, әрләннәргә хас инстинктка буйсынып акча, байлык туплауга корылышның, шәхси файда өмет итеп савап эшләү комарына ялгануы матур түгел...Габдулла Тукайның, “оҗмахка да керәсе килми, чөнки анда ибне адәм бар” , дигән шигъри юлы, әнә шундый, комарланып, шәхси мәнфәгатьне алга сөреп оҗмахка ирешүчеләр компаниясенә эләгүгә җаны тармаудан чыгып язылганга охшап тора...
Мөхтәрәм Җәлил хәзрәтең , бездә кайберәүләр баш юк килеш, каш керфек төзәтә башлый, дигән гыйбарәсе бер дә истән чыкмый...Мисал өчен бер җомга вәгазендә мунчада бисмилла әйтергә ярамый, дигән фикер тәгәрәтелде. Тәһарәт, госел тәһәрәтен мунчада алганда бисмилла әйтмичә генә алырга тиеш, булып чыга...Янәмәсе анда җен пәриләр... Үзең салган йорт түбәсе астына ванна бүлмәсе яки мунчасы булган, яки ихтасында мунча җиткезгән кеше җен-пәриләрне пропискага кертүче булып чыга...Ә ни өчен ул үз биләмәсендәге “өйдәш”ләрдән шыкаеп бисмилла әйтмәскә тиеш ди? Әле җитмәсә җеннәрнең кайберләре ислам динен тота, һәм алар намаз кыла, дип тә сөйлиләр түгелме соң, мәчетләребездә?...Ислам тәгълиматы кешенең иреген чикләп аны тар кысаларга кауламый. Анда, гамәлләрнең, фәлән төрлеләрен кылсаң, гөнаһлы да саваплы да саналмый, төгән төслеләрен кылу хупланмый( гөнаһ та санаолмый), ә фәлән-фәләннәрне кылу гөнаһка керү дип, котегорияләргә бүленгән. Ә безнең җете яшел дәгъвәтчеләр бөтенесен бер чыбыктан сөреп, ак һәм кара төсләрне генә калдыра, ярый һәм ярамыйга бүлә, һәм ансат кына үз хозурына килгән бәндәләрнең кеше булып кына яшәү мөмкинлеген чикләп әүлиялыкка ирештермәкче...
Ә бер җомгада ишеткән Дәҗҗал турындагы вәгазь гомумән һушны алды... Имеш, ахырзаман алдыннан Хак Тәгалә кешеләргә, ачлык, ялангачлык, чирләр, башка бәла-казалар төяп шул затны җибәрә. Дәҗҗал , күркәм кеше кыяфәтендә килә һәм туктаусыз ишелгән бәлаләрдән араларга вәгъдә биреп кешеләрне үз артыннан иярергә димли. Әмма, аңа иярмәскә кирәк, ди мулла...Күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар , балалары хакына ияреп ялгышачаклар, имеш.... Менә сиңа кирәк булса, балалары хакына аналарның утка суга керүләре хилаф гамәл, имеш... Хет көл, хет ела.. Иң аяусыз атеистлар да нәкъ менә шул дулкында тарих дәвамында динне кире кага. Алар фикеренчә , җир йөзендә гаделсезлекләр адым саен, сугышлар, төрле әшәкелелекләрнең исәбе хисабы юк, һәм рас Хак Тәгалә Җиргә барысын да, шул исәптән явызлыкны да яраткан һәм юллый икән, димәк ул үзе явызлык чыганагы булып тора... Хикмәти Хода, рәсми дәгъвәтчеләребез шундыйлар тегермәненә су коя башлаганмы? Әллә алар, кем әйтмешли, “бергә гомергә”ме соң?... Язучы Георгий Климов, журналист Александр Невзоровларның , дин җитәкчеләре киемнәре погоннарын каплый, дип белдерүләрендә хаклык бар микән әллә соң? Яки динебез сагына алынганнарның халык теленә менгән үтә дә гыйбрәтле тарихи әңгәмәдән хәбәрләре бөтенләй юкмы? Анысының кыскача, якынча эчтәлеге болай:
Университет аудиториясендә Хак Тагаләне явызлыкны яратучы буларак явызлыкка чыгаручы профессорга ,бер студенты,
-Суыклык бармы? – дигән сорау бирә.
- Бар! –ди атеист профессор.
- Ялгышасыз, сэр, суыклык юк, җылылык юклыкны без шулай тамгалыйбыз, ди студент. Аннары,
- Ә караңгылык бармы? –дип сорый.
- Бар! – ди профессор, бу юлы тотлыгыбрак.
- Караңгылык ул яктылыкның абсолют булмавы, - ди студент һәм,
- Ә явызлык бармы? - дигән өченче соравын тәгәрәтә.
- Ничек инде явызлык булмасын, ул һәр кайда, -ди профессор.
- Явызлык ул күңелләрдә Аллаһ Тәгаләнең юклыгы, -дип җавап күндерә студент. Ул студент Альберт Эйнштейн була ...Гомере азагында да ул, галәмдә бик зур Куәт бар һәм ул Куәт мәхәббәт, яктылык та җылылык та, кешеләрнең үзара тартылулары да аннан, Хак Тәгалә Мәхәббәттән гыйбарәт, дип язып калдыра...
Миңа калса, Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәр” исемле моңсу комедиясендәге сыман ниндидер Дәҗҗалны кешеләргә эшәкелекләр кылырга дигән фәрман белән Җир йөзенә командировкага озату ышандырмый...Кешеләрнең күңелләре белән ихтыяри Хак Тәгаләдән китүләре явызлыкны “сәхнәгә” чыгара... Илебездә Үктәбр түнтәрелешенән соң мәчет, чиркәү манараларын кисү , күңелләрдән динне каулау ачлык, сугыш афәтләренә, ГУЛАГ золымына, эчкечелеккә, җенси бозыклыкларга, сабый балаларны киң алымда ятим калдыруларга, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әшәкелекләргә юл ачканы якын тарихыбызда гына ләбаса...
Әмма ләкин дини тормышыбызда уңай үзгәрешләр дә шактый...Тиздән мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә өченче мәчет ачылырга тора... Гөрләп эшләп торган ике мәчетнең берсендә көн саен, ә икенчесендә берничә тапкыр ифтар мәҗлесләре узды. Мәчеттә укылган байтак намазларда Төркиядән килгән затлы, тирән белемле кунак, Коръәнхафиз имам торды. Быелгы кунагыбызның исеме Адәм, Коръәнне яттан беләм дип намазларны озын озакка сузмады, кыска - кыска аятьләргә генә мөрәҗәгать итте, тәравих намазлары һич тә ялкытмады, киресенчә күңелләрне сафландырды, нурландырды...
Быел да гает көнендә, Америкадан кунакка кайткан бистәдәшебез Мәдинә ханым Әпсәләмова сабыйлар өчен сый-хөрмәтле, бүләкләр өләшүле кызыклы уенлы- бәйгеле бәйрәм - мөселман сабан туе уздырды... Һәм бу язмада Шәмәрдән тарихында якты сәхифә саналырлык янә бер күңелле вакыйганы искә алып үтү урынлы булыр төсле. Мәдинә сеңелкәшнең әнисе Алсу ханым Фазлый кызы – Җәлил хәзрәтнең мәктәп укытучысы. Җәлил хәзрәт , узган ел бистәбез мөселманнары белән очрашуга килгәч, Алсу ханым аңа зал түреннән гавәм арасыннан торып инглиз телендә сәлам биреп , нәрсәдер тезде...Җәлил хәзрәт аптырап калмады, саф инглизчә җавабын күндерде....
"Татарстан яшьләре", 2018, июнь.
вторник, 19 августа 2025 г.
Җир күчәреннән ычкынмаячак
16.12.2013 Җәмгыять Татарстан яшьләре
“Кол булган кеше патшага әйләнсә, ахмак туйганчы ипи ашый башласа, яманатлы хатын кияүгә чыкса – җир тетри, хезмәтче туташ байбичәсе урынын алса – җир моны күтәреп тора алмый”, диелә Сөләйман пәйгамбәр риваятьләре китабының 30нчы бүлегендә. (“От трех трясется земля, четырех она не может носить: раба, когда он делается царем, глупого, когда он досыта ест хлеб, позорную женщину, когда она выходит замуж, и служанку, когда она занимает место госпожи своей”. Книга притчей Соломоновых, гл. 30).
“Домашний” телеканалында байтактан госманлылар империясенең иң шанлы чоры турында “Великолепный век” телесериалы бара. Төрек солтанының колы Роксолана, тора-бара солтанның никахлы хатыны булып куйгач, биләмәсе өч кыйтгага җәелгән кодрәтле империядә тетрәнүләр башлана. Алтын Урда дәүләтендә хан хатыннарының берсе, Роксолана сыман, әтрәк-әләмнәргә хас тәкәллефсезлек белән законнарны, гореф-гадәтләрне аяк астына салып, җанкыюлар аша үз улын тәхеткә утыртуы аркасында фетнә арты фетнә чыга, хан арты хан алмашына, ә һәр алмашыну аркасында аксөякләр катламы җилгәрелә һәм ахыр чиктә “өйрәсе сыегайган” ил таркалуга дучар була.
Һәр уңышның матди нигезе бар. Әйтик, яхшы эшче шәп спортчы, атаклы музыкант, бөек конструктор яки галим, кыскасы, үз һөнәрләренең чын осталары пәйда булсын һәм мәйданга килсен өчен, шул максатта чыгымнар тотып, шартлар тудыру, ә иң мөһиме – талантларның канатлары каерылмасынга бу өлкәләр белән чын зыялылар идарәсе булдыру сорала. Мәгълүм ки, әтрәк-әләм җитәкче, димәк ки, әтрәк-әләм хакимият тә затлыга, талантка юл бирмәскә тырыша, аңа каршы сугыш ача. Җәмгыятьне тәшкил итүче һәр берәмлекнең югары катламга омтылучы каймагы, өресе була. Мәсәлән, Октябрь революциясенә кадәр авылдагы ару катлам уңган крестьяннардан һәм руханилардан гыйбарәт булган. Революциядән соң булдыклылар – кулаклар, ә белемлеләр мулла калдыклары дип тамгаланып, бетерелүгә дучар ителгән, сөрелгән, эш өчен кирәк дип табылып исән калдырылганнарының балаларына белем алуга юлны япканнар. Изге урын буш тормый, без үскәндә авыл интеллигенциясен нигездә крестьян гаиләсеннән чыккан авыл хуҗалыгы белгечләре һәм тамырлары крестьянга һәм ара-тирә муллаларга да тоташкан укытучылар тәшкил итте. Тормыш законы шундый: кешеләрдән торган теләсә-нинди төркем, даирә, зурмы ул, кечкенәме, гарасатлар кичереп, чәлпәрәмә килсә дә, пирамида формасына җыелу үзлеген җуймый. Төрмәләрдә дә иерархия бар, анда да формаль түгел катламнарга бүленеш котылгысыз.
Русиядә 1917 елгы революциядән соң Сөләйман пәйгамбәр искәрткән шартлар берьюлы, җитмәсә, җәмгыятьнең һәр буыны-күзәнәгендә диярлек, ягъни төрле-төрле дәрәҗәдәге даирәләрдә бер дулкында үтәлә. Нәтиҗәдә, ачлык, мур кырылышы, ГУЛАГ, сугыш афәтләре, сөргеннәр миллионнар гомерен өзә, ә тора-бара байтак халыклар язмышын кыл өстендә калдыра.
Мәгълүм ки, коммунистик хакимият диннәрне сүгү белән беррәттән, плагиатка барып, аларны үз арбасына җигәргә дә маташты. Мөхәммәд пәйгамбәр г.с.гә Хак Тәгаләдән “Укы!” дип өч кат иңгән вәхине “Укырга, укырга, укырга!” дип үзгәртеп корганнары күз алдыбызда. Янә килеп, христиан динендә изге өчлек – Изге Рух, Ата һәм Ул булса, боларныкында Маркс, Энгельс, Ленин – өч баш бер сурәттә плакатларда гәүдәләнеш алды. Диндә сәхәбәләр олылана, ә коммунистик тәгълимат ялкынлы революционерларга табынуны кодалый. Чиркәү әледән-әле бәгъзе тәкъва бәндәләрне изге дип танытса, КПСС Павлик Морозов, Зоя Космодемьянская, Гастелло, челюскинчылар, панфиловчылар, стахановчылар, Гагарин һәм башкаларны каһарманлаштыруны кагыйдә иткән иде. Дин вәгазь укуны алга сөрде, ә КПСС агитация һәм пропаганда, ягъни үгет һәм коткы белән сукыр черкидәй ябышты.
Коткы дигәннән, безгә мәктәптә укыганда өзми-куймый “бөек урыс әдәбияты” дип сеңдерделәр. Конкрет урысныкы дип ассызыкланучы әдәбиятның, чыннан да, бөеклеге бәхәссез. Ә бу аның милли чикләрне белмәгән халыкчанлыгында, изүчеләрне хурлык баганасына кадаклап, гадиләрне яклавында, кешеләргә терәк, рухи көч, өмет чыганагы булуында, гуманлылыкны кайгыртуында иде. Татар әдәбияты да шундый иде, әлбәттә. Һәм ул, Кол Гали чорыннан башлап, һәр дәвердә хәл кадәренчә шул хакыйкатьне алга сөреп килде. Без белгән чорда, авыл башлыкларыннан алып, төбәк, тармак, хәтта ил җитәкчеләренең үзләре хакимлек иткән даирәләрдә, биләмәләрдә кылган уңай гына түгел, тискәре гамәлләре дә хакыйкый зыялы каләмзатлар тарафыннан газета-журналларда, китап һәм экраннарда гадел бәяләнеп, чагылыш таба алды. Әлбәттә, иң изге эштә дә кабәхәтләр казганырга мөмкин һәм киресенчә. Әйтик, чишмә башында урыс әдибе Михаил Булгаковның “Собачье сердце” бәянында тасвирлаган Шариковлар системасы иң яхшы дигән кешене дә рәхәтләнеп изә. “Миңа нишләсәм дә ярый, аларга берни дә ярамый, миңа күп кирәк, халыкка – шымытыр, аларның күле кипсен, минем диңгез шауласын” – түрәкәй шариковичларның яшәү шигарьләре шушы. Шариковлар токымы, үзләре табынган КПССның умырткасын сындырып һәм СССРны таратып, гомумхалык байлыгына ия булып куйдылар һәм үзләренчә, ягъни “бүлү таблицасы” нигезендә идарә итәргә керештеләр. Нәтиҗәдә, көндәлек тормышыбызда һәртөрле җимерелү-һәлакәтләр нормага әйләнде.
Әмма Җир күчәреннән ычкынмый. Җирнең күчәреннән ычкынмау сәбәбе, минемчә, элегрәк һәртөрле тетрәнүләрне йомшартучы, аммортизацияләүче иманлы кешеләрдән торган саллы катламның могҗиза белән сакланып калуында иде. Без яшәгән чорда һәм җирлектә ул интеллигенция дип аталды. Интеллигентның һөнәри чакырылышы – намуслы иҗади хезмәт. Бар иде татарда да алар. Табиблар, укытучылар, инженерлар, әдипләр, композиторлар, сәнгатькәрләр... Җырчылар бар иде. “Татарстан” исеме йөрткән йөзек кашыдай радио-телевидениебезне хәтерләүчеләр әле дә күп. Интеллигенциябез хакимият белән билгеле бер ара саклавы, ягъни бер табактан ашамавы, мул табыннан атылган сөяккә алданмавы, махсус җимле тагаракка капланмавы, түрәләргә багышлап мәдхияләр иҗат итмәве, фикъри һәм әхлакый оппозициядә кала алуы, кыскасы, җан сатмавы белән гади халыкның ышанычын һәм ихтирамын казана иде. Һәм халык мәхәббәтеннән егәр алучы зыялылар катламы хакимияткә бәйдән ычкынмау, чыгырдан чыкмау өчен җитди киртә булып торды. Җирле хакимият интеллигенция белән хисаплашырга, аның аң-белем ягыннан һәм әхлакый өстенлеген, ил егәрен арттырудагы өлешен танырга мәҗбүр иде.
Ислам тәгълиматы явызлыкка каршы чык, көрәш, әгәр көчең җитмәсә, сүзең белән, анысына да хәлең юк икән, күңелең белән карыш дип өйрәтә. СССР чорында интеллигенция дә билгеле бер дәрәҗәдә сүзе һәм күңеле белән золымга карышып, үз тормышыннан ямь һәм мәгънә табып яшәде. СССРның иң югары җитәкчелеге, 100 процент шариковлашуның илебезне һәлакәткә китерәчәгенә төшенеп, аңлы рәвештә аларның “башбаштаклыгы”на түзгән дип фаразлыйм.
Милициянең беренче карашка интеллигенциягә катнашы юк кебек. Әмма аның структурасында карак җитәкчеләрне авызлау өчен БХСС атлы хезмәт булып, анда эшләүчеләрне, минемчә, интеллигенциягә кертеп булгандыр. Һәрхәлдә, җинаять эзләү бүлеге оперларының “бөтен кара эш безнең сыртта, ә БХСС хезмәтендә ак перчаткалы интеллигентлар” дип сукранулары шул даирәдә хезмәт итүчеләр өчен сер түгел.
Мондый мәзәк тә бар иде СССР чорында. Имеш, гид чит ил туристларына Мәскәү күрсәтеп йөри. Менә болар Лубянка мәйданына килеп чыга. Туристлар:
– Бу нинди оешма? – дип сорый.
– Бу – КГБ, Совет хакимиятеннән риза түгелләр белән шөгыльләнә торган оешма, – дип аңлата гид.
Йөри торгач, УБХСС урнашкан бина очрый.
– Ә бусы? – дип кызыксына туристлар.
– Монысы совет властеннән риза кешеләр белән шөгыльләнә торган оешма, – ди гид.
Чыннан да, эш урыныннан явызларча файдаланып, халык милкен имүче намуссыз совет җитәкчеләре һәм алыпсатарлар белән көрәшә, ягъни хакимиятнең ришвәткә кереп батмавын кайгырта иде погонлы интеллигентлар. Үзгәртеп кору башлангач, хакимияткә үзенчәлекле оппозициядә торган,К халык ихтирамына лаек БХСС хезмәтенә нокта куелды.
СССРны һич кенә дә кухняларда совет хакимиятеннән зарланып, эчен бушатучы, үзгәртеп кору чорында кыршылган пәлтә киеп, митингларда пар чыгаручы интеллигенция җимермәде. Пролетариат юлбашчысы Ленинның “бетерсә безне бюрократия генә бетерәчәк” дигән даһи күрәзәсе раска килде. Җинаять кылучыны эзләүдә беренче кагыйдә – аны кылудан кем отканлыгын ачыклау. Димәк, отучылар саткан, җимергән булып чыга СССР атлы дәүләтебезне.
Хуш, партия җитәкчеләренә карата гади халыкта ышаныч элек тә әллә ни зур түгел иде һәм кемлекләре танауларына чыккан ул токымның хыянәтенә гаҗәпләнүче булмады да кебек. Ә менә интеллигенциябезнең үз кыйбласыннан тайпылуы авыр кабул ителә.
ГУЛАГлы Сталин чорында да, үзгә уйлаучыларны психушкалар көткән торгынлык елларында да намусын хәл кадәрле саклый алган интеллигенциябезне үзгәртеп кору дәверендә ниткән кырау сукты соң? Миңа калса, кыйбла үзгәрүгә җирлекне хакимияттә утыручыларның язучы, фән кандидаты, фән докторы, академик кебек исемнәрне таныш-белешлек, акча ярдәмендә “яуларга” керешүе тудырды. Үзләре һәм сәләтсез якыннары, куштан һәм шома ялчылары өчен шундый үрләр яуланып кына калмыйча, андыйлар иҗади хезмәт белән бәйле структураларга җитәкчелеккә үк үрмәләделәр.
Зыялылылар бетүе хакында беренче булып “Казан утлары” журналында Мөхәммәт Мәһдиев “Татар зыялысы – ул кем?” дигән мәкаләсе белән инде әллә кайчан чаң суккан иде. Тик ул заманда чын интеллигенциягә чакырылыш та, җирлек тә бетмәгән иде кебек. Әдәбиятыбызда Мәһдиев үзе, Миргазиян Юныс, Адлер Тимергалин, Зөлфәт, Мөдәррис, Фәннур Сафиннар мәйдан тота иде ләбаса! Мәгариф белән үз туган телен, урыс, гарәп, француз телләрен яхшы белгән чын интеллигент, чын академик Мирза Мәхмүтов җитәкчелек итте түгелме? “Татарстан” радио-телевидениебез бик затлы булып, ул чорда күрсәтелгән яки тапшырылган спектакльләрнең, әдәби-музыкаль тапшыруларның югары зәвык белән, җиренә җиткереп әзерләнүе истә калган.
Кол Шәриф мәчете хозурында уздырылган сыра бәйрәмнәре, рок-концертлар татар интеллигенциясенең әхлакый һәм рухи тар-мар ителүе уңаеннан башланган тантаналарның беренче бүлеге иде. Икенче бүлектә ниләр булганын искә төшерүне, өченчесендә ниләр күрәчәгебезне фаразлауны мөхтәрәм укучылар иркенә калдырыйк.
Инде Сөләйман пәйгамбәр кисәткән шартлардагы тетрәнүләрдән зыялыларсыз да сакланып булуы хәл ителгәнгә охшап тора. Мәсәлән, бүген хатын-кыз, хәтта бик теләсә дә, ансат кына дан чыгара алмый. Ярымшәрә хәлдә халык каршына сәхнәгә чыгу да гүзәллек бәйгесе кысасына кертелеп, бер дә хурлыклы түгел, ә дәрәҗәле гамәл санала. Франциядә дүрт ирдән дүрт бала тапкан хатынны әздән генә президент итеп сайлап куймадылар. Йорт хезмәтчеләре, секретарьшалар олигарх хатыннарына әвереләләр һәм иҗтимагый баскычта бүген алар бөтенесе бер югарылыкта торалар. Туйганчы ипи ашаган ахмакларны мәйданнарга, стадионнарга яки экран каршысына җыеп, спорт уеннарына җәлеп итеп, акыртып бушандыру хәл ителгән. Аннан килеп, лаексызларның теләсә-нинди кәнәфигә, хәтта илләр тәхетенә утыртылуы да уенны хәтерләтә. Күбесе, үз ихтыярларыннан мәхрүм хәлдә, без белмәгән ниндидер чын Хуҗаның җептән тартуына буйсынып идарә ителәләр сыман. Кыскасы, Җиргә күчәреннән ычкыну инде янамый.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=8954&ysclid=mejj5a36qq562585098
Подписаться на:
Сообщения (Atom)