Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
четверг, 7 августа 2025 г.
ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР
***
-Бу ни хикмәт, бар да сине мактый,
Югыйсә син исән , таза һәм сау...
-Түрәлектән киткәч , хәл үзгәрер,
Һәм мактауны алмаштырыр таплау....
***
Усал шаяртуның тәме, яме
Дошманыңның җенен чыгаруда,
Җаен табып, бер үткен сүз белән
Чабып барган атын туаруда...
***
Бюрократлар үрчи, арта тора,
Җенси якынлык кылудан бәйсез...
Алар калдырмакта кешеләрне
Вакыт-вакыт кояшсыз йә айсыз...
***
Дуслар кирәк, җан дусларсыз булмый,
Бәләкәй чакта да, үскәч тә,
Алар күңелеңдә торып кала,
Инде бакыйлыкка күчкәч тә...
***
Төрле чагы була, бу тормышның,
Әле куандыра , әле үрти;
Дошманнарың сиңа кул селтәми,
Дуслар кайчак селти...
***
Каядыр очынып барган чакта
Юл ялгышып адашсаң, бик кыен...
Баруыңның мәгънәсе югалтсаң,
Иелә баш , кәкерәя муен...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың...
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез, - дип әйтәсең....
***
Бүлнисләргә юллар такыр, мин дә урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым,
"Акча эчәкләр", исемле роман сырлыйм..
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Утта янмый , суда батмый, дип тә,
Төшерергә мөмкин күңелне,
"Экскремент", дигән төшенчәне
Шул сыйфатлар ача түгелме?...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
***
Хатын-кызлар ияге дә , русча әйтсәк -
"Подбородок" була-ягъни, сакал асты...
...Камил телебезне кем ни хакка сатып,
Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты?
***
Табиб хозурында каушап калам,
Мин кош гүя, әмма канатсыз....
Халатлылыкның русчасы, имеш,
Була, дип әйтәләр - халатность...
***
(Татар филологына дан!)
Ул тиз таный татар сүзен -
Организм– арган изем.
Ирония - ир он өя,
Ә "сарык күзем" – сарказм...
***
Аһ , бу безнең уңган - булганлык,
Татарлыкны җиңә булгарлык,
«Булгар радиосы»н тыңларбыз,
Ошый ул тараткан "булгарныс."..
***
Уттай яндым, ул боз иде,
Язмышыма күндем...
Мәгъшукам эри башлагач,
Сүрелдем дә сүндем....
***
Булуның аргы ягына чыктым ,
-Без булдырабыз!– дип якландым...
-За«булдыг»а ? - дип , кайсыдыр көлде,
– Көнләшәләр, -диеп акландым......
Рөстәм Зарипов Саба, Шәмәрдән
----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
САГЫШ
Без яраткан затлар китеп бара,
Ташлап та китәләр, калдырып та,
Сагыш салкыны өшетә җанны,
Һәм ялкыны ала яндырып та...
***
Җиңү шатлыгы кичерер өчен,
Җиңел кирәк түгел, читен кирәк.
Дөреслекне ахмаклар да әйтә,
Ә ялганлар өчен зиһен кирәк...
***
Татфакташлар яза кешни-кешни,
Бер-берсен узам, дип, кабаланып;
Нәсер, бәян, романга дөнгечли
Милли һәм сексуаль хафаларын....
---------------------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Уттай яндым, ул боз иде,
Язмышыма күндем...
Мәгъшукам эри башлагач,
Сүрелдем дә сүндем....
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Кем иртүк тора, аңа
Хак Тәгаләдән тама..
Ә кемдер йоклап кала,
Ул да аласын ала..
**
Диктатураны рәсемдә чагылдырсаң, -
Килеп чыга көтү һәм көтүче...
Демократия сүрәте : Шул ук көтү,
Әйдәрләр өч кәҗә, көтүче һәм аның эте..
***
Затлы әсәрләргә юлны яба
Асрама басмалардагы мөхәррият;
Әтрәк-әләм каләмзатка кирәк түгел
Төпле белем, камил акыл, изге ният...
**
***
Кемдер якшылык эшләсә мин шаккатам,
Икенче тапкыр эшләсә тел шартлатам
Өченчесен тиеш санап, инде көтәм,
Дүртенчесен, аяк терәп, таләп итәм...
--------------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Кайгы тез астына ора,
Шатлык куя канат...
Кулда- дилбегә. Каулыйсың.
Кая илтер пар ат...
***
Хәтер үткәндә бутала,
Хыял -киләчәктә,
Күңел - күбәләк, уктала
Чәчәктән-чәчәккә...
***
Котырган эттән ким түгел
Тел ычкынса бәйдан ;
Мондый сәләт ачылганда
Күпләр кала хәйран...
***
Вузлар бушлай укытмыйлар,
Кирәген өйрәтмиләр.
Китапханәдә белем ал,
Бер тиен түләтмиләр...
***
Аякка бахил киясең,
Хастаханага килгәч
Бәхилләшү искә төшә,
Ак халатларны күргәч...
***
Уйлап торырга яратмыйм,
Тартмыйм һәм эчмим,
Шуңа күрә тыныч кына,
Эшлим дә эшлим...
***
Дөнья акылыннан язган,
Шул турыда сөйләшикме?
Каршы көрәшикме, әллә
Җүләрлектә беләшикме?
***
Гәҗит-журнал ахмакка да
Акыл өйрәтә, теләп,
Акылыннан язганга да,
Язылса, була терәк...
***
Җүләрләр патшасы булыр өчен
Акыл кирәк түгел.
Наданнарны алга әйдәкләргә
Комачаулый белем...
***
Салкын канлы ир-ат тигез атлый,
Кайнар холыклысы абына,
Тугърылары хатынын ярата,
Тугъры түгелләре - табына...
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
-------------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Ахмаклар күрәлми акыллыны,
Белемлене – надан,
Кабәхәтләр көлә намуслыдан,
Юмартлардан саран...
***
Миңа бары ул кирәк , дип,
Тырыша каратырга....
Үзеңне сөймәүчене дә,
Ярый ич яратырга...
***
Картлык бик тиз килеп җитә,
Акыл атлый соңарып...
Уй-фикерләр ахыр чутта
Бетә тәмам чуалып...
***
Алга талпына гәвам,
Һәркем тормышы – роман;
Төзәтмәләр кертә заман,
Кемгә шәп, кемгә яман...
***
Татфакташлар яза кешни-кешни,
Бер-берсен узам, дип, кабаланып;
Нәсер, бәян, романга дөнгечли
Милли һәм сексуаль хафаларын....
***
Бүлнисләргә юллар такыр, мин дә урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым,
"Акча эчәкләр", исемле роман сырлыйм..
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий