Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 21 марта 2019 г.

Язучы битенә кем төкерә?



Айдар хәлим       «Безнең гәҗит» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарының быелгы гыйнвар азагы саннарында шагыйрь, прозаик, публицист Айдар ага Хәлимнең гамәлдәге шартларда Тукай бүләге өчен «ярыш» процедурасыннан баш тартуы игълан ителде. Язма эчтәлегеннән күренгәнчә олуг әдибебезне мондый адымга елның елында этик-эстетик яктан җитлекмәгән язмалар бүләкләнүе этәргән. Әлеге темага язмалар матбугатта даими күренә килә, хәлбуки, атаклы урыс мәсәлчесе язганча, йөк кенә һаман кузгалмый, урынында кала бирә…
          2012нче елның май аенда «Азатлык радиосы»на биргән интервьюсында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова, Тукай бүләгеннән язучылар мәхрүм калуын күздә тотып: «Быел язучыларның битләренә төкерделәр», – дип белдергән иде һәм ул белдерү әле дә булса интернетта эленеп тора. 2017нче елның 27нче апрелендә янә шул ук «Азатлык радиосы» сайтында аның «Тукай бүләген бирү милләтне мыскыл итү булды» исемле мәкаләсе дөнья күрде. Үзе лаеклы дип исәпләгән затларның бүләксез калуына гаепле итеп ул хакимиятне, Казан Кремле әһелләрен, һәм «палицайтлар министрлыгы», дип, эчке эшләр ведомствосын билгели, ә бүләкләнүчеләрне уптым илаһи лаексызга чыгара. Хакимият ничек алай ансат кына кайчандыр халкыбыз күз өстендә каш дип таныган, яклаучысы, гаделлек яугире санаган каләм әһелләре дәрәҗәсен төшерә алган, ничек язучылар фикерен очсызлауга ирешкән, алар белән хисаплашмый башларга җөръәт иткән соң? Бәлки, бүләккә тәкъдим итү хокукын яулаган һәм шуннан тулы куәтенә файдалануга корылышлы ике дистәдән чак кына артык каләм ияләре катламы, язучылар берлегенең брахманнары, дип атыйк микән инде аларны, исем, титул, бүләк юллауда үзара ярдәмләшүгә артыграк бирелеп китеп, күрәләтә чүп-чарга юл ачулары тора-бара аларның фикерләре җитди кабул ителми башлавына китергәндер? Хәер, узган ел Тукай премиясе, кат-кат тәкъдим итүләрдән соң, ниһаять, «Казан утлары» журналы хезмәткәре, Язучылар Берлеге әгъзасы Камил Кәримовка бирелде һәм, димәк ки, бу факт, Фәүзия ханым мантыйгы буенча, әлеге аралыкта язучыларның битләренә төкерми калу булып кабул ителергә тиеш микән инде?
         Тукай бүләге лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Диас Вәлиев исә «Чужой, или очередь на Голгофу» атлы «роман-документ» дип тәкъдим иткән әсәрендә затлы иҗатка юл бирмәү, талантлы авторларны эзәрлекләү, таптау, бетерергә маташу, максатчан чиргә сабыштыру, хәтта ки җинаять җаваплылыгына, психиатрия ярдәмендә җәзага тартуга турылаулар башында тәгаен иҗат әһелләре торуын тетрәндергеч эзлеклелектә, исем-фамилияләрне атап бәян итте. Соңрак, нәкъ менә Диас ага тасвирлаган ысулда, хөкүмәт бүләкләре алган бәгъзе титуллы авторларның әсәрләре камиллектән ерак торуын аерым китап булып басылган (фәнни мөхәррире академик Мансур Хәсәнов) монографиясендә тасдыйкълаган «Мирас» журналы баш мөхәррире академик Әхмәт Сәхаповка төркем белән ябырылу шаһиты булдык. Җитмәсә ул һөҗүмдә Диас Вәлиев белән көрәшеп чыныгу алган «иптәшләр» алгы сызыкта торган булып чыкты… Танылган әдип Ринат Мөхәммәдиев бу матавыкка матбугатта басылган интервьюсында сәерсенү һәм ризасызлык белдерсә, сатирик язучы Фәнзаман Баттал тар даирә әдипләр ыргыткан гаепләрен, калкыткан дәлилләрен челпәрәмә китергән «Хакыйкать кадерлерәк» атлы язмасын «Мирас» журналында бастырып чыгарды. Шунда ук мин фәкыйрьнең дә шул дулкында язылган «Кемгә тәүбә итәсе?» исемле язмасы чыгып өлгерде. Аннары, озак та үтми, әрсез һәм ертлач тар даирә йогынтысыннан азат академик «Мирас» журналы чыгудан туктады… Туктатылды. Хакимият таләбе яки гаебе һәм Мәскәү катнашы белән түгел, ә мәгълүм бер төркем язучылар тырышлыгы белән корбан ителде… Әллә соң Муса Җәлил турында язу хокукын аерым шәхесләр үзләштергән һәм алар «бакчасына» керүчене» ник туганына үкендерү көтәме икән? Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның, «Солтангалиев татарның каһарманы түгел, ә хыянәтчесе» дигән фикер салынган язмасы Айдар Хәлим мөхәррир вакытта «Аргамак» журналында басылып чыккан иде. Аннары ул «Муса Җәлил – социалистик реализмның күктән биек сайрар кошы» атлы язмасын ике газетага үзе алып барып бирде. Ошатып алып калганнар. Хәлбуки басмадылар. Хакимиятнең язмага юл ачмауда катнашы юк. Телгә алынган «роман-документ» бәянендә Диас Вәлиевкә каршы татарның иҗади интеллигенциясе саналучылар төркеме, хакимият вәкиле, өлкә комитет сәркатибе Рәис Беляев җитәкчелегендә эш йөртүе хикәяләнә. Алга китеп әйтик, Рәис Кыям улы Беляевны өлком сәркатиплегеннән озату роман-документта, депутат-язучы доносы нигезендә, дип белдерелә.
Диас әфәнденең драматик әсәрләре СССР калаларында һәм шул исәптән Мәскәүдә җәмгысе 75 театрда гөрләп барган шартларда, Казан каласында, үзе раславынча, иҗатына киртә арты киртә корылган… Бигрәк тә Муса Җәлилгә багышланган «День Икс» атлы әсәрен сәхнәгә куйдырмас өчен кемнәребез ни генә кыланмаган, кат-кат тикшерүләр оештырып, әллә ниткән үзгәртүләр таләп иткәннәр, һәм һәркайсының ни әйткәне документаль тәртиптә «роман-документ» дип тамгалаган ул әсәрдә урын алган. Драматургны «тәрбияләүдә» катнашучылар арасында Гариф Ахунов һәм Әмирхан Еники генә уртак линиягә азмы-күпме чапырыш фикер әйтә алган… Ахыр чиктә, Диас әфәнде, илкүләм матбугат чараларын да эшкә җигеп көрәшүләреннән соң, «День Икс» спектаклен сәхнәгә чыгаруга ирешә. Һәм премьерасына, театр директоры тарафыннан кемнеңдер фәрманын үтәп, тамашачылар сыйфатында махсус мәктәпләрдән акылга зәгыйфь балалар китереп утыртыла…
Күренә ки, «язучыларның битләренә төкерделәр» дип белдерү белән эш төгәлләнми, моны кем эшләвен тәгаенләү дә тәҗел… Сатира остасы Фәнзаман Баттал, үзенчәлекле әдип, элекке хәрби очучы Локман Закиров (аның «Мостафа» атлы бәяне үзгәртеп кору чорында Русия күләмендә ел китабы дип бәяләнде), фантастика һәм фәнни фантастика жанрларын ялгызы диярлек өстерәгән Адлер Тимергалиннарны Тукай бүләгеннән «үсепеснең» шул тар даирә вәкилләре үз ишләре файдасына «коткара килде» ләбаса… Инде аларга, безне санга сукмыйлар, дип, «крокодил күз яшьләре» түгү бер дә килешми. Дәүләт химаясындагы әдәби журналга яңаларга, яшьләргә, үз ояларыннан булмаганнарга юлны ябып, тар даирә өчен генә җимле тагаракка кайтарып калдыруларына да хакимият түгел, нәкъ менә «обойма»дагы әдипләр сәбәпче. Кыскасы, биткә төкерүчеләрне әллә каян эзлисе юк… Гүзәл Яхина һәм Диас Вәлиевләргә, әллә ниткән гаепләр ташлап ябырылучыларның борын астындагыларны күрмәүләре таң калдыра… 
            Әйдәгез, төп әдәби журналда басылган әсәрләрне кыскача күз уңыннан уздырыйк… Күтәрәме алар милләтебез дәрәҗәсен, төшерәме? Даими автор Марат Әмирханның «Казан утлары»нда сиксән яшьлеге алдыннан басылган «Ир-Мамай» атлы тарихи романыннан бер өзек: «Ыштаннарыгызны төшерегез, – дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!» («К.У. 2013 ел» №6, 44 б.) Аңлавымча, биредә мәшһүр татар ханының рухи дәрәҗәсе илебез төрмәсе паханыныкы белән тиңләштерелә… Ханыбыз шундый икән, аксөякләребез, тулаем халкыбыз нинди булып чыга инде, җә? Татар дәүләтләрендә кануннар, хөкемдарлар, хөкем карарын җиренә җиткерүчеләр булмаган, аларда төрмәләргә хас әшәке кыргыйлык хөкем сөргән, дип раслау түгелме соң бу? Тохтамышның шанлы бабасы Чыңгызханның атаклы Ясасын инкарь итүгә үк алып барып чыгармыймы әлеге язучы фантазиясе? Шул ук авторның «Гәүһәршад» атлы янә бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз. «…Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады». Чорыбызның атаклы романчысы әлеге дә баягы Паоло Коэльо үзенең «11 минут» романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен «эһ» тә итмичә урам этләре матавыгы яссылыгына төшерә. Алай да Батулла Тукай бүләгенә лаек ителгән (!) «Сөембикә» романы белән мондый дулкындагы әсәр бастырып чыгаручыларның һәммәсенең борыннарына чирткән. Атаклы Сафагәрәй хан әлеге романда Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп, аның кочагына кермәкче була…
Айгөл Әхмәтгалиеваның Мәхмүт Кашгари исемле конкурста Татарстанда – беренче, Бакуда икенче урын алган һәм «Казан утлары» журналында басылган «Капка» хикәясендә татарларга ислам әхлагы да, коммунизм төзүченең мораль кодексы да нәмәгълүм, күзгә кырып салырлык бер генә сөйкемле образ да таба алмыйсың, бар да төнтек, кара эчле һәм мокыт, бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле булуы хакында «Татар Левиафаны» атлы мәкаләмдә бер язган идем инде, кабатлануым өчен гафу үтенәм. Янә килеп «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы ел 16нчы декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның «Чак Гузель Яхина» исемле мәкаләсендә, тузга язмаган, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерелә…
Бүләкләр, урыннарның кемгәлеге алдан ук хәл ителә һәм бүлешүгә кануни төсмер бирү өчен «үги» авторлар статистлар сыйфатында «бәйге»ләргә җәлеп ителә, дип шикләнүләргә җирлек җитәрлек. Кыскасы, язучы битенә кем төкерә, дигән сорауга җавапларны эзлисе дә эзлисе әле… Ошбу җәһәттән, Татарстан гимны текстын кабул итү кыйссасы да ихлас һәм гадел бәянчесен көтә…
           Кыскасы, Айдар ага Хәлимнең, татарның түбәнгә тәгәри баручы абруен кайтаруны Тукай бүләген лаеклы әсәрләргә бирүдән башларга, моның өчен бу бүләкнең яңа уставын, шартларын яңадан язарга кирәк, дигән фикеренә кушылып, әдәби бәйгеләрне бәяләүне китап сөюче абруйлы халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куючы милләттәшләргә тапшырырга вакыт, димәкчемен. Безнең гәҗит, 19 март 2019 ел саны "Айдар Хәлим хаклы")

четверг, 21 февраля 2019 г.

ГАДЕЛСЕЗ ЯРЫШ МӘГЪНӘСЕЗ БУЛА

китап
          Бер мәҗлестә танылган театр артисты белән урыннар янәшә туры килеп, «сүз югында сүз булсын» дулкынында, «хәлләрегез ничек», дигән сөаль биреп, һич теләмәстән, авырткан сөяленә басканмын. Күршем карлыгып китеп, «элек, тамашачы килде микән, дип, балконга күз ташлый идек, хәзер партер уртасына», дип тамак кырды. Гөнаһы кирәкмәс, татар театры тамашачысын җуймасын өчен хакимият тарафыннан чаралар күрелми, дип булмый: биналары, бина яннары җемелдән тора һәм драматурглар үстерүне, иҗатчы алмаш килүен кайгыртып, кайчаннардан бирле «Яңа татар пьесасы» атлы конкурс финанслана. Әмма бәйгеләрдә катнашкан яңа әсәрләрнең күпмесе сәхнәгә күтәрелә алуы хакында конкурс уздыручы абруйлы комиссиянең хисабын ишетәсе килә. Яңа авторларның җиңүче әсәрләре сәхнәгә бик сирәк менә яки гомумән күтәрелми икән, ул очракта бәйгенең өлешчә яки тулаем үзен акламавы игълан ителергә һәм вәзгыятьне үзгәртү кайгыртылырга тиеш сыман…
Фараз итик, җыр конкурсы тамашачы катнашыннан башка, нота һәм текст тикшерүче ниндидер комиссия әвеш-түеше кысасында гына узса, мондый ыгы-зыгы күпләргә сәер тоелыр иде. Чөнки андый конкурста җырлар яңгырарга тиеш! Әмма пьеса бәйгесен сәхнәдән, тамашачыдан аерым форматта уздыру мин фәкыйрьгә акылга муафыйк гамәл үк булып аңлашылмый…
                  Бәйге нәтиҗәләре уңаеннан интернетта, Камал театры сайтында кызыклы фикер алышулар булып алды. Әйтелгән фикерләр, нигездә, бәйгенең яңа авторлар үстерүгә хезмәт итмәве, бүләкләрне гел бер үк, театрның үз авторлары алуына сәерсенүгә кайтып кала. Балачакта җырлаган «мияу-мияу пескәем» җырындагы «саклый торган маеңны үзең ашап киткәнсең» дигән юллары никтер хәтердә яңара… Зөлфәт Хәкимнең бу юлы берүзе өч премия алуы игътибардан читтә калмаган. Шулай ук, һичкемгә таныш түгел бер ханыммы, туташмы авторның бәйге саен җиңү арты җиңү яулавының гаделлегенә шик белдерүче дә табылган.
Әлеге әңгәмәдә мин фәкыйрьегез дә катнашып, блогыма сылтама куеп (http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html), шуннан өзек җиткергән идем.
«…2011нче елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Анда катнашкан әсәрләр, журналда басылудан тыш, интернетка да (матбугат ру) эленде. «Сәйлән» исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенты Ләйсән Гатина әсәренә интернетта утыручылар 29632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик, конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча, журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина һәм әсәре интернетчылар хөкеменнән читтә калдырылган Батулла игълан ителде. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бирелгән. Җитмәсә, әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган… Конкурста авторларның әллә кайчан язылган әсәрләре белән дә катнаша алганлыгы бәйгене мантыйктан читләштерә сыман»…Миңа калса, әдәби журналда пьесалар бастыру кебек мөгез чыгару да уңайсыз сораулар тууына сәбәп калдыра. Укучы сәхнә әсәрләре белән танышкач, тамашачы сыйфатында спектакльне карамаячак ләбаса. Әсәрнең сәхнәгә менү перспективасы юк, диеп акланганда, аны бастыру зарурлыгы шик астында кала.
             …Мин укыган төзүчеләр институтында «кызыл» сүз сөйләп йөрүче комсомол активисты юлын сайлаган курсташларны карьерачыларга санап, аларга кырынрак карау белән чикләнсәләр, КДУда татар бүлегендә укучы, иҗат белән шөгыльләнүче танышлар үз араларында шымчылар, «шакучылар» булуы хакында чыш-пыш килергә яратты… Имеш, андыйларга рәтләп укымаса да, хәтта дәрескә йөрмәсәләр дә, барча фәннәрдән «биш»леләр тезелә, югары стипендияләр билгеләнә… Хәлбуки, кайбер принципиаль остазлар боларның кемлекләрен яраткан студентларына чишә, дәрескә йөрмәүләренә бәйләнеп, тормышларын катлауландыру очраклары да юк түгел, имеш. Ләкин шомаларны коткару җайлары төрле-төрле, чыгарылыш сызыгына җиткәннәрен кич яки читтән торып укучылар белән имтихан бирдереп булса да дипломга тиендерәләр, ә сызыкка җитмәгәннәрен башка вузга күчәргә ярдәм итәләр, имеш… Диплом алгач, аларны дәрәҗәле эш урыны көтә, булдыксызлыклары, наданлыклары аркасында биләгән урыннарында күңелсез нәтиҗәләргә ирешсәләр, кәнәфинең югарырагына күтәрәләр, дип тә тел шартлата танышларым…
Мин моның ише имеш-мимешләргә ышанмадым, иҗат белән мавыгучыларга язганнарын таныту, бүгенгечә әйтсәк, пиарлану өчен эзәрлекләнүче даны кирәктер, күрәсең, дип кенә фаразладым… Һәм янә бер танышлык әлеге мәсьәләгә катгыйлык өстәде… Әниемнең Мәскәүдә яшәүче мишәр кавеменнән булган фронтовик дусты Роза ханым Баймашеваларга кунакка баргач, аның бертуган энесе Равил абый белән дуслашу бәхетенә ирештем. Ул космик институтта компьютерлар белән эшли иде, фәнни казанышлары юк түгел, үз бүлегенә хезмәткәрләрне, ягъни белгечләрне гел Казаннан, милләттәшләребез арасыннан тарттыруны җайга салган.
               Исеме колакка чалынгалаган мөхтәрәм әдип белән Равил агай корган әңгәмәгә катышырга башта кыймый торуым хәтердә. Хәлбуки, тора-бара үзем дә сизмәстән бәхәскә җәлеп ителдем. Ихтимал, уртак табында ризык бүлешү кыюлык өстәгәндер… Әлеге әдип, илебездәге кайбер милли әдәбиятлар турында, комлык мәйданчыклары (песочница) ыгы-зыгысы, дигәнрәк бәяләмә ычкындырды… «Комлык»тагыларның нәрсәдер әвәләгәннәрен талантлы тәрҗемәчеләр генә чын әдәбият диңгезенә чыгарырга мөмкин, янәсе… Аның фикеренчә, партия һәм хөкүмәтебез кайгыртуы нәтиҗәсендә «комлык» гәҗитләре, «комлык» журналлары, нәшриятлары асрала һәм шунда ат уйнатучылар төрле исемнәр, бүләкләр туплау белән мәшгуль.
               Минем үзебезнең иҗатчылар арасында көрәшчеләр булуын дәлилләргә азапланып, кайберләренең театр балконыннан яшьләр журналы таләп иткән листовка ташлауларын, янә килеп, өлкән буын коммунист шагыйрьләренең китапларын демонстратив рәвештә чүплеккә чыгарып яндырулары кебек егетлекләрен искә алдым. Аның үз туксаны туксан, хакыйкый бунтарьларны хакимият беркайчан да куенына алып, өфләми һәм бәлилләми, имеш…
Әңгәмәбездән аңлавымча, заманча күп кенә әдәбиятларда космостан килүчеләр, суда яшәүче гүзәлкәйләр (русалкалар) турында байтак язылган һәм алар нигезендә фильмнар да төшерелгән. Кулланышта булган материалга «комлык мәйданчыгы даһилары» капланучан, янәмәсе. Әгәр, язарга уйласаң, русча яз, русча басмаларда үзеңне расла, «комлык мәйданчыгы»на бер кереп урнашканнар комнары коелып беткәнче ятларны, сәләтлерәкләрне уздырмау өчен, алган мактаулы исемнәрен калкан итеп, оборона тота, һәм өер белән һөҗүм итәргә дә мөмкин, дип колагыма киртләде…
              «Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәяным «Казан утлары» журналында шактый озак чират көтеп зарыккач (була торган хәл, якташым Нурислам Хәсәновның «Золым» романы ун ел чират көткән), үзем хөрмәт иткән җирле мөхәррирләрдән алган уңай бәяләмәләр белән чикләнмичә, аны сүзгә сүз русчага авыштырып, Мәскәүгә Равил агайга юлладым, урысча басмаларда дөнья күргән, интернетта «Звезда Повлжья» һәм «Великая Эпоха» сайтларына эленгән язмаларымнан хәбәрдар уртак танышыбызга җиткерүен үтендем…
Атаклы журналист А.Г.Невзоров, урыс әдәбияты көнбатышныкы җирлегендә барлыкка килгән икенчел продукт, дип белдерә… Баксаң, мондый фикердә ныгуда ул ялгыз түгел икән. Ә шул мантыйк җебе буенча киткәндә «комлык»чыларныкы – «өченче сафлыкта» булып чыга… Шуңа күрә, җирлеге татарчарак булсын дип, бәянымны Каюм Насыйри иҗатына сыгыныбрак, кыйссалар тупланмасы шәкелендәрәк оештырган идем. Журналда ул, ниһаять, дөнья күргәч («К.У.», 2014 ел, 7 сан), Равил аганың дусты хуплавына өстәп, сатирик язучы Фәнзаман аганың да купайтуын ишетү күңелгә сары май булып ятты…
«Комлык әдәбияты» дигән билгеләмә җанга барыбер тынгы бирми. Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховның 1969нчы елда бугай, «укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатыйх Әмирханнан соң аңа аксөякләр килгәне юк, ә пләбәйләр шәхескә югары таләп куймый», дигәненә чуан өстенә кутыр дигәндәй өстәлде әлеге сәер бәяләмә… Әлбәттә, мондый хөкемнәр белән килешүе авыр һәм, алар эзсез дә узмый. «КУ» журналында «Пегас кашына микән?» (№9, 2004), «Төрле-төрле уйласак та…» (№7, 2005) атлы тәнкыйть мәкаләләремдә бәгъзе әдипләребез, шул исәптән драматург Туфан Миңнуллин иҗатына карата бәхәс уятырдай фикерләр тәгәрәтеп, «Кырларым, тугайларым» пьесасының икмәк өчен көрәшүче, уңай дип тәкъдим ителгән герое колхоз рәисенең адәм актыгы икәнлеген ассызыкладым (колхоз малайларын тукмый, хатыны белән типтерүче белгече ихтыярына буйсына, хатыны эчә, аңа хыянәт итә, мордар үлем белән үлә, һәм моңа әлеге шәхеснең ирлек, кешелек сыйфатлары роль уйнамый кала алмый!). Әлеге авторның иң күренекле әсәре «Әлдермештән Әлмәндәр»е Американың Миссури штатында туган Энсон Хайнлайн атлы язучының, хатыны белән бергә узган гасырның утызынчы елларында язган «Явызлыктан өрекмәм» әсәренә (ул әсәр буенча «Таныш булыгыз: Джо Блэк» атлы фильм да төшерелгән, кызыксынучылар аны интернет аша карый да ала) аваздашлыгы хакында да искәрттем.
Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы буенча французлар үз тормышларына турылап төшергән шул ук исемдәге, сюжет эзеннән барырга тырышып та, полиция детективы дулкынындарак килеп чыккан фильм «Достоевский мотивлары буенча» дип тәкъдим ителә. Бездә андый практика юк, ахрысы… Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы» пьесасында галәм кунаклары сәрхушлек хөкем сөргән татар авылына рәхим итә. Ә менә урыс сатиригы Евгений Шатьконың җитмешенче елларны гөрләткән «Пришилец» әсәрендә (аның буенча шулай ук кино төшерелгән) космос кунаклары хәмергә битараф түгел урыс авылына килеп чыга… Бик мөмкин, мин, техник белемле әдәбият сөюче буларак, кайбер нечкәлекләрне белеп, аңлап җиткермимдер?..
            Мәкаләмдә телгә алынган «Милициянең йөз кызыллыгы» атлы бәянымда Түбәнүбә атлы язучы персонаж бар. Әсәрдәге шул каһарманның иҗади конкурста берүзе өч премия алуны кайгыртуы турындагы абзац «Казан утлары» мөхәррире тарафыннан кыскартылган. Мөхәррир, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, мантыйкка сыймый, дип фикер йөрткән, күрәсең…

.

АЛАМЫ , ӘЛЛӘ КОЛАМЫ ?