Страницы
▼
четверг, 5 июня 2025 г.
ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ (Чаян, июнь)
ИЗГЕ БУРЫЧ (Безнең гәҗит, июнь, 2025
(АТКАЗАНГАН КАРТ ГРАФОМАННЫҢ
ӨМЕТЛЕ ВАРИСЛАРЫНА АТАЛАРЧА КИҢӘШЕ)
Әдәбият дәрьясында , агым уңаена йөзеп, титул, мандат, премия алып тору өчен сөзеп,төркемдәшләреңә таян, ялгызың син тик йомычка. Бары үзара булышып ирешү мөмкин уңышка,уздырыштан, бер-береңнең чүп-чарларын мактый- мактый, талантлыларның иҗатын таплый-таплый, таптый, таптый..
Безнең буын сынатмады, үз дигәнебезне бөктек, Диас Вәлиевне сүктек,Нәкый Исәнбәтне теттек... Гүзәл Яхинга романы сүз дә юк, бераз өркетте, күп телләрдә, кыйбат хакка таралышы дер селкетте.Зарур китапар басылу безнең арт шәрифкә борыч; Шуңа күрә талантларга юлны ябу – изге бурыч!
КИҢӘШ (май, 2025)
Күз алдыңа китер: әйтик,син шыр надан, ә математикадан гомумән бум-бум. Һәм кулыңнан өч тиенлек тә эш килми, такылдарга яратасың, телең озын...Димәк, тел белгечелегенә укып чык та,яула берәр редакция урындыгын.
Асрамадагы гәҗитләр һәм журналлар андыйларны якын күреп, бирә урын...
"Дуңгызчылык -табышлы тармак" рухында сырла саллы очерклар, мәкаләләр; Ялагайлан, әнә текә түрәләр дә тик тук башак баш ия , дип акланалар...Авылым, дип, әнием дип шигырьләр яз,аннары поэма, повесть, романга күч. Аларны беркем укымый, дип гарьләнмә, асрамадагы басмага шундыйлар төс...
Балет өчен яз аңлатма (либретто) ахыр чутта, андыйга да миллионнар тама бүген...Плагиатта тотсалар , җавап шушы:
-Адәм баласы хатадан хали түгел...
АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП (май, 2025)
( Татарстан Язучылар Берлегенең соңгы елларда булмый калган съездларында ясалмый калган чыгыштан өзек. )
...Әдәбиятка китерде безне татфак атлы каек, акыл саек түгел иде, салмаганда булдык аек . Әдәбиятка керештек, нүлдән, ягъни булып солдат, генераллыкка ирешү - сайлау кичеп алгач мандат.
Исем-титул, премия сосар өчен каләм бордык, озак бирми тилмертсәләр, башыбызны ташка ордык...Үпкәләтәсе килмәде үзебез яшәгән чорны, мәгарәләрдә казындык, яулар өчен текә үрне.Тырышлык бушка китмәде,троглотид, дип шаярттылар,сайрый белеп сайрадык та, түрә итеп кабарттылар... Рәхәткә була ул түзеп , агым уңаена йөзеп, сүзебез әйтелә өзеп,
матур-матур җөмлә төзеп......
ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ (Чаян, июнь)
(АКЧА эчәкләр турында кечтеки роман)
Шәмәрдән-Казан поезды алга чаба, кем кунакка, кем укырга, эшкә бара,кем телефонын азатлап шатлык таба, контролерлар әрле-бирле киләп сара...
Бер әңгәмә игътибарны җәлеп итә,такылдаучы вакыт-вакыт кызып китә. Кемгә дә кызык тоелыр кебек, шул зат түрәсенә биргән характеристика :
" Атнасына бер көн эштә күренә дә,кабинетта әрле-бирле йөренә дә,безне, эш атларын җыеп сорау ала : йөзне ерта, тешкә тия йөзе кара...Ә инде калган көннәрдә ошбу абзый, гаилә бизнесын ярсып алга каулый. Җитмәгән бер җире дә юк, аннан калмый : барысын да эләктерә, соса, ялмый...
Хикмәт шунда-дәү абзыйга сүзе үтә,ялый-ялый, ярый-ярый гомер итә. Гозерен җиткерә аңа өркә -өркә,күз карашын уңга сулга йөртә йөртә... Күптән түгел сөяркәсен рәнҗеткәннәр, ике йөз мең сум окладын киметкәннәр... Йөз егерме меңгә калган - ничек түзәр?Көне- төне елый икән инде гүзәл....
- Ул-шәхси табибым, мине дәвалый,-ди. - Энә кадый, массаж ясый, әвәли, -ди. - Ә Фәләнов ул биләгән кәнәфигә үз чәчбиен утыртырга чамалый-ди...
...Әлләкемнәр әләлләкемнәр булды бүген, ару талу белми комнан бау ишәләр...Аларны иркәли казна хисабына, вазифалы атказанган фәхишәләр.... "
Тагын берсе үз моң зарын тезеп сала:
- Күз кабакларым йомыла, менә бәла...Уколга даруны үзем сатып алам, кадаганга аерым хак түләп барам..Биш йөз тәңкә каердылар башлаганда,инде хәзер алты меңгә җиткерделәр ,
-Энәгез алтынмы әллә? -дигән идем,
-Ул акча безгә түгел!-дип җикерделәр...
Аннары сүз ала янә бер пассажир...Аның кызы декрет ялга чыккан булган.
Бер - бер артлы ике онык алып кайткан. Эшкә чыккач, күз керфегенә яшь тулган...
Баксаң вакыт күп узды ,дип ,яшь ананың котегориясен түбән төшергәннәр. Хезмәт хакын минимумга калдырганнар,ятлар түгел, үзебезнең мөселманнар...
Уңышлылар әйтер: "-Юк, юк, булмас, булмас, дөрес нәрсә түгел синең ишеткәннәр."..
-Болары баласы гына, бик азы ,-дип, чатакама килер җаны күшеккәннәр...
Тәрәзәгә карыйм, электричкабыз Биектауга җиткән, шуны кичеп бара....
...Берәүнең дә күңеле буш түгел ахры, әрнеми тора алмый җаннарда яра....
*** ЯҢА " АЛМАГАЧЛАРЫ " ***
Мең тугыз йөз унҗидедә калыкты әтрәк -әләм, таҗлы вирус тантанасы шуннан мантыйкый дәвам.... “Вак син, ә!”не аңлатамы, вакцина” дигәннәре? Ваклык сынавы узабыз, кадалсын, энәләре!....
Күп нәрсәне аңлап булмый татар теленнән гайре,әллә ниткән аталышлар тик аңа гына бәйле...Әйтик, "кутерьма" сүзенең чишмә башы -"арт - өрмә";тюрьма дигән төшенчәнең асыл мәгънәсе -төрмә.
“Каторга”, димәк – катырга, “колхоз”да баш иҗек –кол, Сибирь дигәннәре –Себер, Байкал дигәне - бай күл .Ковчег – капчыктан баш ала “түш”тән ясалган “тушка”, Клеопатра –Көлия батыр, Көлиядән – Золушка?
..Гөлбикәгә Көлбикә, дип, дәшкәнме үги ана?... җәбер -золымның төрлесен татый ятимә бала... “Отец” - әтисе дигән сүз, ә “баламут” – мут бала “балабол” –бала булудыр?Безнең эз, сүз һәркайда....Көләч, бул, дип кушылгандыр, Көлия атлы исем дә,Клеопатра - Көлия батыр, патша булган Мисырда Кремль" дигәннәренең, татарчасы -"керемле",“теремок”,дигәннәре дә
аңлата күк “төрем”не... Исемендә үк кисәтү«алма», атлы җимешнең,"яблоко"ның төп чыгышы- ябулык , -дип ишеттем.Оҗмахта булмый шул калып,“алма” дигәнне алып, ялгыштырганмы милләтне әллә Иблис атланып. Безнең кавемгә каныгу җирдә еш кабатланган, алмалы туган телебез,белмим, ничек сакланган?…
Милләт язмышы чагыла куштырнаклы сүзләрдә, “ээәх, алмагачлары! “, - дип, җырлау язган безләргә...Әле тагын бер халык та, аны үзенчә суза “эх, яблучко”, -дип әйттерә,тыпырдап, кыза-кыза...
17 нче елдан бирле таҗ кия әтрәк-әләм,таҗлы вирус шул бозымнан ялкынлы кайнар сәлам....
ВӘЗГЫЯТЬ
Елга бер генә татар язучысын әгъзалыкка кабул итәләр Башкортстанда... (социаль челтәрдән)
Елга бер язучы – ул бик күп бит, йөз елга бер туса, була таман....Язучы саналган графоманнар,бертуктаусыз үрчи тора һаман... Гади халык рәхәтләнеп укый Зифа Кадыйрова романнарын, исемле, титуллы лауреатлар утиыралар учлап мандатларын....
Һәммәсенең уртак калыплары , күпчелеге тәмамлаган татфак, артист булалмаган арт исләр бар, башларында түбәтәй, йә калфак... Беркем укымагач, китапларын,милләт уянмый дип акланалар, печтек тиражлы гәҗит –журналда үзара макташып шатланалар...Зифаның уңышы шашындыра,ташланалар аңа көтү белән, иҗатына киертмәкче булы тимер авызлык һәм каеш йөгән...
...Язучылар колхозында кайгы, 300 әгъза чирек гасыр тудырганны, тираж , чит илләргә чыгу җәһәтеннән сырт төшергән Яхинаның бер романы...
Елга бер язучы –ул бик күп бит, чын язучы берәү-икәү бездә,лауреат, титуллы, исемлеләр кичкән “диңгез” тирәнлеге- тездә ....